Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ


АДӘМ БАШЫ НИЛӘР КҮРМИ
Элек бер кешенең ике хатыны булган. Берсе карт, икенчесе яшь
хатын икән. Ир, чәчләре агара башлагач, хатыннарына ак чәчләрен
чүпләргә кушкан. Карт хатыны кара чәчләрен, яшь хатыны ак
чәчләрен чүпли, ди. Шулай чүпләтә торгач, моның башында бер чәче
дә калмаган, ди.
АЙ-ЯЙ, БУ КАЗАН,..
Таутерәк дигән авылдан бер карт Казандагы улына кунакка барган.
Вокзалга килеп төшкәч, шәһәргә ка'рап, бераз хәйран булып торган да:
— Ай-яй, бу Казан безнең Таутерәк кадәр ике бар икән! — дип
әйтеп салган.
ФОНАРЬ АЛГАН ИМЕШ...
Колакка катырак бер егет кесә фонаре сатып алган һәм шуның
турында гына уйланып, макталасы килеп йөри икән. Бер иптәше
очрап:
Исәнме, Нурислам, — дигән икән, теге егет, фонарь турында
сорый дип белеп:
— Ыы-ы, кесәдә,— дип җавап биргән.
Мәзәкләрне йриючы Рим КӘ РИМОВ.