Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ХАЛЫК, МӘЗӘКЛӘРЕ


БАШЫҢ ИКЕ БУЛСА, БАРЫРСЫҢ
Бер юлчы рус кешесе татар картыннан юл сораган. Карт, озын-
озак уйлап тормастан, юлны болан өйрәткән:
— Вәт, знакум, туп-турыга тут па шул, киртә буйлап юл пашул,
дөбер-дөбер лрашул, налевы чокыр украл, направь: лес удрал,
нсмнушкы пайдуш умирал, — дигән.
Юл «караклар» чокыры белән «качкыннар» урманы буеннан
барып зират янына чыга икән. Рус кешесе уйлап-уйлап торган да,
төшенә алмагач, кире борылып киткән.
НИЧЕК КИСИМ?
Берәү улыннан:
— Улым, ипине ике кул белән тотып ашарлык итеп кисимме,
әллә бер кул белән тотып ашарлыкмы?— дип сораган.
— Булгач, булгач, ике кул белән тотарлык булсын инде.—
дигән улы.
Карт улына телемне шундый юха итеп кисеп биргән, егет ике
кулы белән тоткач та телем калтырап тора икән.