Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ХАЛЫК. МӘЗӘКЛӘРЕ

ТӨКЕР, КҮЗ ТИМӘСЕН  Сугыш елларында, керосин булмагаплыктан, егермеле лампа куыгын бик кулланмыйлар иде. Бер хатын күршеләрендә егермеле лампа янып торганын күреп: «Әбәү, утыгыз бигрәк якты яна инде!» — дип сокланган. Хуҗа хатыны, коты очып: «Төкер, җүләр, күз тидерәсең бит», —дип орышкан моны. Шуннан тегенең кызган куыкка төкерүе булган, куык чәлпәрәмә килеп ватылып та төшкән. ҺӘР АДЫМЫ ИСӘПЛЕ Элекке вакытта бер карт балаларына: Сез, балалар, йөрегәндә озын-озыи атлап йөрегез, — дигән. — Нигә, әтк? — дип сораганнар балалары. Чабаталарыгыз озаккарак чыдар,-дип җаоал биргән карт. САМОЛЕТ КОЧЕГАРЫ Самолетлар әле яңа гына күренә башлаган заманда бер мактанчык егет, үзен эшкә алуларың сорап, заоодка килгән. - Хәзергә башка эш юк, әгәр булдыра алсагыз, кочегар эше тәкъдим итәбез, — дигәннәр аңа. - Булдырам, әлбәттә, миң бит аэропланда кочегар булып эшләгән кеше, — дигән егет.