Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ


ТЫЧКАНГА МӘЧЕ ДӘ КӨЧЛЕ
Көннәрдәй бер көнне Зәйнулла белән Шәйдулла мәҗлестән кайтканда, бәхәсләшә торгач, сугышып киткәннәр. Зәйнулла Шәйдулланы нык кына тукмап ташлый. Берничә көннән соң, Шәйдулла «Дөньяда иң көчле кем?» —дип бәхәсләшеп торучылар янына барып чыккан да:
— Иптәшләр, дөньяда иң көчлесе Сәми Зәйнулласы, — дип кычкырып җибәргән, ди.
КЫСТАТКАН — КОРЫ КАЛГАН
Берәү күршеләренең аш өекытына туры килгән. Күршеләре моны ашарга утырырга чакыралар. Бик ашыйсы килсә дә, бераз кыстасыннар әле, дип утырмый бу. Күршеләре, кабат бер сүз дә әйтмичә, ашауларын беләләр. Әлеге кеше, түземлеге бер дә калмагач:
— Сез нәрсәдер әйткән идегез, мин ишетмирәк калганмын, тагын бер кабатлагыз әле,-дя икән күршеләренә.
БИБИЛАТЫЙФА
Бер кыз һәр кич «Библиотекага барам» дип чыгып китә дә бик соң кайта икән. Беркөнне әбисе:
- Балакаем, шул Бибилатыйфәларга барасың да барасың, нигә үзе безгә бер дә килми соң ул? - дип сораган ди монарда н.