Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ


льяновск — Россиядәге иң матур шәһәрләрнең берсе. Бөек Ленин туган бу шәһәргә табигать үзенең искиткеч гүзәллеген бүләк иткән. Аксыл томан белән өретелгән Идел киңлегенә хараш ташласаң, сине мәңгегә үзенә гашыйк иткән шигъри күренешләр күз алдына килеп баса. Яз көннәрендә шәһәр урамнары сирень, шомырт, чия һәм алма' чәчәкләре исенә күмелә. Безнең һәркайсыбыз өчен дә якын һәм изге ул Россия табигате!
Ульяновск яклары шигърияткә һәм җырга чиксез бай, монда жыр яратмаган, җыр сөймәгән кешене очратуы бик кыен. Мәс- кәү — Рязань — Казан тимер юлы машинисты Сафиулла Измайлов гаиләсендә дә җыр элек-электән иң кыйммәтле хәзинәләрдән саналган. Ярлыларның авыр тормышы турындагы моңсу җырлар, күңелләрне айкап уза торган тирән кичерешле озын көйләр Сафиулла абзый йортында бик еш яңгыраган. Дулкын-дулкын булып еракка та-ралган саф моңнарны тыңлаган чакта күрше-тирә кешеләр шаяру катыш: «Измайловлар хоры җырлый», — дип әйтә торган булганнар.
Яна гасыр ба^ды... 1903 ел... Җәй ахыр-ларында Сафиулла абзыйга депо начальнигының Идел буендагы имениесенә барып, аның ашлык суккычын ремонтлау Һәм игенен сугып бирү бурычы’йөкләнә. Көне-сәга- те белән бала көткән Әсма апа да иренә иярә. Тапшырылган эшне тәмамлап, өйгә кайтырга чыккач, Идел ярына килеп җитә- рәк, Әсма апаны тулгак тота башлый. Озак та үтми, яфраклар шавы һәм кошлар авазы белән тулы урман эчендә дөньяга килгән кыз бала тавышы ишетелә. Якында башка кеше булмаганлыктан, Сафиулла абзый баланы үзе кабул итә һәм, Идел суында коендырып, аны Әсма апага бирә. Асия Из- найлованың тормышы әнә шулай башланып китә.
Хезмәт кешесе өчен авыр, чиксез авыр
8. .с. ә.* № 1. иде ул заманнар. Икеләтә изелгән татар эшчесенә аеруча нык газап чигәргә туры килде. Ислам диненең кырыс законнары татар гаиләсе тормышын һәрьяклап кимсетте, кешеләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның иреккә, белемгә булган омтылышын буарга ярдәм итте. Хәреф танып, бераз укый-яза алырлык белемгә ия булу да татар хатын- кызлары өчен иң зур бәхеттән саналды, чынга ашмаслык хәял булып тоелды.
Тырыш һәм зирәк акыллы Асия ул вакыттагы мәктәп бирә алганнарның бөтенесен дә аңына сеңдерә. Ләкин аңа мәктәптә озак укырга туры килми. Гаиләнең материаль хәле көнпән-көн начарлана һәм бер елдан соң Асия, укуын ташлап, сукно фабрикасына эшкә керә. Эштән кайткач ул йортта әнисенә булыша, кечкенә энеләрен һәм сеңелләрен карый. Шулай итеп, яшь кызның әле ныгып та җитмәгән иңнәренә тормыш йөге бик иртә менә. Аның өчен жирдә бердәнбер юаныч булып җыр яши, беркемгә дә әйтмәгән серләрен, уйларын һәм кичерешләрен ул бары тик җырга ышанып тапшыра, аны үзенең нң якын дусты итә.
Әгәр хокуксызлыкна һәм изүгә нигезләнгән иске тормышны Россия киңлегеннән себереп аткан Бөек Октябрь җиле исмәсә, талантлы бу яшь кызның киләчәккә булган якты өметләре караңгы төндә ялтырап үткән яшев кебек сүнеп калган булыр иде. Карт эшче Сафиулла Измайлов гаиләсе революцияне шатланып каршылый. Бөтенләй яшәреп киткән Сафиулла абзый яңа тормыш төзүчеләрнең алгы сафына баса, улларын һәм кызларын илгә, халыкка турылыклы көрәшчеләр итеп тәрбияли. Аның олы улы Шакир партия һәм дәүләт оешмаларында җаваплы постларда эшли. Кече яшьтән үк тормышта үз урынын табу теләге белән янган Асиягә дә киң һәм якты юл ачыла, ул үзенең: «Укырга!»—дигән күптәнге хыялын тормышка ашыра: илгә укытучы
У
лар кирәк булган чорда педагогия курсларында укый башлый.
Шау-шулы һәм онытылмаслык вакыйгаларны ияртеп, көннәр бер-бер артлы узып торалар. Шул вакыйгаларның берсе Асиянең хәтерендә гомергә сакланачак. Ул авыр һәм канлы сугышларда чыныккан Кызыл Армия частьләренә, шулай ук Сембер хезмәт ияләренә культура хезмәте күрсәтүче театр коллективына кабул ителә. Бу театр аның артистлык талантының үсешенә бяк зур йогынты ясый. Монда, тәҗрибәле артистлар арасында, Асия татар һәм рус драматурглары пьесаларындагы күп кенә рольләрне башкара,
1920—1922 елларда Асия Измайлова РКП (б) ның Сембер губерна комитетында эшли, биредә ул хатын-кызлар арасында эшләү бүлеге инструкторы хезмәтләрен үти, 1921—22 елның кышында комсомолга керә. Ленин комсомолы сафларында тәрбияләнеп, үз бәхетен табуга ирешкән хатын-кыз турында сәхнәгә чыгып җырлау теләге Асиядә бәлки әнә шул чакта ук туган булгандыр. Бу хыялын ул берничә елдан соң, үзенең репертуарына кергән «Комсомолка Гөлсара > җырын башкарып, тормышка ашырды. Әлеге җыр тиз арада яшьләрнең иң яраткан, иң популяр җыры булып әверелде.
Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук уңышка ирешүенә карамастан, Асия үзенә кирәкле белемнең әле җитәрлек булмавын бик яхшы аңлый һәм китаплар арасына күмелә. Кешеләрнең язмышын һәм характерын тирәнтен өйрәнгән Пушкин һәм Тукай, Островский һәм Галиәсгар Камал, Лермонтов, Гоголь, Толстой, Чехов, Горький, Шекспир, Шиллер һ. 6. беек сүз осталары аны сихри бер дөньяга алып керәләр. Ул уз хокуклары, бәхет һәм ирек өчен көрәшүче совет хатын- кызларының тулы канлы образларын тудыру өчен туктаусыз укырга кирәклеген аңлый. Аны Мәскәүгә җибәрәләр. Көнчыгыш хезмәт ияләренең Свердлов исемендәге Коммунистик университет студенткасы буларак, Асия Измайлова монда тирән эчтәлекле лекцияләр тыңлый, семинарларга йөри. Укыйсы, өйрәнәсе нәрсәләр иүп, вакыт җитми. Ләкин ул Мәскәү театрларында барган концертлар һәм яңа спектакльләрнең һәркайсына өлгерергә тырыша, бер ук вакытта Мәскәү музыкаль техникумында җырга һәм музыкага өйрәнә, башкала заводларында һәм фабрикаларында эшләуче татарлар һәм башкортлар арасында пропагандист булып эшли.
Сәнгатькә һәм сәхнәгә мәхәббәт аның бв. тен тормышын биләп ала. Озак та үтми Асия үзенең актив катнашлыгында Мәскәү. дә төзелгән Үзәк Дәүләт татар эшче театры артисткасы булып эшли башлый. Бу атр коллективы тирәсенә Мәскәү ВУЗларьщ. да укучы яшь артистлардан Газиз Айдар, ский, Галләм Саттаров, Әбслмөкәррәм Мәһдиев, Сара Садыйкова һ. б. лар туплана. Алар спектакльләрне Мәскәү театрларында кую белән генә чикләнмичә, Донбасс,. Урал һәм Себер тамашачылары алдында да чыгышлар ясыйлар. Асия Измайлова һәрбер яңа урыннан завод һәм фабрикаларда, кол-хоз кырынла һәм урман әзерләү участокларында туган яңа җырлар алып кайта. Бу җырлар аңың башкаруында тиз арада бөтен илгә тарала. 1924 елда, Донбасска барып кайтканнан соң, Асия Измайлованың репертуарына «Шахта» җыры өстәлә.
Ул елларда әле совет радиосы үзенең беренче генә адымнарын ясый иде. Мәскәү радиостудиясенә беренче тапкыр радиокон-цертлар башкаручы иптәшләр җыйнала башлады. Алар арасында Асия Измайлова’ да бар иде. Шуннан бирле ул радиостудияләр белән аерылгысыз бәйләнештә тора.
Халык ихтирамын казанган Асия Измайлова гастрольләрдә бик еш була. Урта Азия республикаларында булып кайту аңарда аеруча матур тәэсир калдыра. Аның чыгышлары һәркайда зур уңыш белән бара. Милли республикаларга гастрольләргә чыккач, ул үзбәк, таҗик, кыргыз башкорт, төрекмән, казакъ, әзербайҗаң һ. б. халыкларның музыка фольклорын җентекләп өйрәнә, аның репертуарына иүп санлы яңа җырлар өстәлә. Бу җырларны ул Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче тыңлаучыларга җиткерә.
1927 елда Асия Измайлова Казанга кайта. Казан тамашачысы бу талантлы артистканы бик җылы каршылый. Аның дәртле тавышы, төрле халыкларның җырларыннан төзелгән бай репертуары тыңлаучылар тарафыннан югары бәя ала. Республикасы3" ның башкаласында эстрада концертларында чыгышлар ясаудан тыш, Асия Измайлова" ның җырлары радио аша яңгырый, концер1' лар белән ул районнарга чыга. Казанда да элеикечә үк җәмәгать эшләрендә актив Кат" паша.
Талантлы артистканың исеме Татар* станнан ерак җирләрдә дә билгеле. Аны11 Донбасс, Урал Һәм илебезнең башка Ра11 оннарында ясаган чыгышлары халкыбы3!!Ь1Н
культура тарихына матур бер сәхифә булып языла.
1928 елда Казанга. Л. М. Горький килә. Бөек язучы хөрмәтенә оештырылган кон- цертта Асия Измаилова да чыгыш ясый. Бу кичәдә ул татар, башкорт, үзбәк һәм әзербайжан җырларын башкара. Тыңлаучылар аны сәхнәгә кат-кат чакыралар. Алексей Максимович Горький аның җырларыннан бик канәгать кала. Антракт вакытында ул Асия янына килеп, аңа рәхмәт әйтә һәм артистканың өстәлендә яткан «Халык көй-ләре альбомымның беренче битенә түбәндәге сүзләрне яза: «Ирек матурлыкны, матурлык ире юне ярата. 4. 8. 28 ел. М. Горький».
Шул ук көннәрдә күп кенә илләрнең кү-ренекле физиклары Казанга үзләренең дүртенче халыкара съездларына киләләр. Асия Измайлованы алар алдында чыгыш ясарга чакыралар. Данлыклы совет физикларының өлкән буын вәкиле академик А. Ф. Иоффе тыңлаучылар исеменнән аны чын күңеленнән тәбрик итә, Мәскәү һәм Ленинград тамашачалары алдында да ешрак чыгыш ясарга кирәклеген әйтә. В. И. Ленин (Ульянов) исемендәге Казан дәүләт университетының актлар залында уздырылган йомгаклау утырышыннан соң галимнәрнең артистлар белән бергәләп төшкән рәсеменә А. Ф. Иоффе болан дип языл бирә: «Татар халкының яңа сәнгатен тудыручы зур артисткага — Идел буенда уздырылган 4 съездның йотлыгып тынлаучыларыннан. 12 август, 1928 ел. А. Иоффе».
Бу талантлы артистка турында ул Мәгариф Халык Комиссары Анатолий Васильевич Луначарский га хат яза. Халык арасыннан чыккан һәрбер талантка зур игътибар белән караучы Анатолий Васильевич Изманлованы башкалага чакыра һәм Мәс- кәү дәүләт филармониясендә концертлар бирергә тәкъдим итә.
Еллар үткән саен Асия Измайлоааның осталыгы үсә бара. Концертларда чыгыш ясау белән генә чикләнмичә, ул операда да * үзенең көчен сынап карый. Тормышында шатлыклы һәм әһәмиятле ваюыйгаларга бай булган 1927—1928 елларда ул Мусоргскнй- иың «Борис Годунов», Бородинның «Князь Игорь» операларындагы төп рольләрдән саналган хатып-кыз партияләрен башкара.
Тормышны ул җентекләп һәм бертуктау- сыз өйрәңә, үзем үстергән халык арасында ка,Н1ый1 танылган кешеләр белән әледән-әле очрашып тора. В. И. Ленинның балалык Дусты Н. и. Веретенников белән танышуы бигрәк тә кызыклы һәм әһәмиятле. Асия 8*
Измайлоааның репертуарында «Сары, сары, сап-сары» дигән җыр була. Кокушкинода яшәгәндә рекрутларның бу җырын В. И. Ленинга да еш ишетергә туры килә. Баһави исемле көтүче малай җырлаган бу җырны Ильич бих ярата. И. И. Веретенников Ленинның балалык еллары турымда китап яза һәм бу хакта да искә ала. Веретенников хитабы буенча Мәскәү радиосы аша оештырылган тапшырулар вакытында Асия Измайлова әлеге җырны башкара. Автор аңа түбәндәге автографын язып, китабын бүләк итә: «Татарстан АССРныц халык артисткасы Асия Сафиулла кызы Измайлова- га, Баһави җырын гаҗәеп матур итеп җырлаучыга — автордан. Мәскәү. 10. X. 1946 ел. Н. Веретенников».
Халыктан читтә, аның интересларыннан башка яшәүме уена да китермәгән А. С. Из-майлова 1927 елда Коммунистлар партиясе сафына' керә. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, кешеләргә карата сизгер күңелле артистканы халык чиксез ярата һәм ихтирам итә. Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына, Мәскәүнең Дзержинский районы хезмәт ияләре район советына депутат ә аннан соң район советы башкарма комитеты президиумы члены итеп сайлыйлар. Ул күп тапкырлар профсоюз эшчеләренең өлкә һәм Бөтенсоюз съездларына, партиянең район, шәһәр һәм республика конференцияләренә делегат итеп сайлана. Халыв хезмәтчесе дигән мактаулы исемгә ул беркайчан да тап төшермәде.
Асня Измайлоааның үзенә хас булган бер үзенчәлекле ягы бар. Аның иҗаты Совет Армиясенә карата тирән мәхәббәт хисе белән сугарылган. Солдатлар һәм командирлар алдында ул һәрвакыт рухланып чыгыш ясый. Мондый чакларда ул кайчандыр үзенең дә ЧОН отрядларында һәм Коммунистик полкта солдат булуын исенә төшер» торгандыр. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәрендә совет артистлары Ватаныбызның бәйсезлегеи яклап көрәшүче' сугышчылар арасына киткәндә, Асия Измайлова аларның иң алгы сафында булды, Со-вет Армиясе Үзәк йорты тарафыннан оеш-тырылган интернациональ концерт бригада-ларына җитәкчелек итте. Үзенең җырлары белән ул сугышчыларның йөрәкләрен җылытты, аларны батырлыкка, җиңүгә рухландырды. Фронт елларын Асия Измайлова әле дә зур дулкынлану белән искә ала. Ул вакытта аңа кайларда гына чыгыш ясарга туры килмәгән! Аның җырлары блиндажлар- да һәм солдат землянкаларында әле дә яң,-
гырап торадыр кебек, Асия Измайлова дие-таларча рәхмәт кәгазьләрен,, сугышчылар биргән истәлек бүләкләрен, кыр почталары штампысы сугылган өчпочмаклы хатларны иң кадерле хатирә итеп саклый.
Үз халкының турылыклы кызы һәм чын патриоты буларак, Асия Измайлова сугышның башыннан алып ахырына кадәр хезмәт хакының яртысын һәм концертларыннан җыелган акчаның күп өлешен оборона фондына бирә.
Аскя Измайлованың политик һәм Җәмәгать эшчәнлеге үз-үзеиә таләпчән зур художникның иҗади эшчәплеге белән гармоник рәвештә бәйләнгән. Композиторның әйтергә теләгән фикерен тнрәнтсн аңлау, тормышны өйрәнү, кешеләрнең рухи дөньясына үтеп керү, зур тәҗрибә, гомуми белемне һәм сәнгать культурасын үзләштерү, үз алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үтәү, матур тавыш — тормышчан образлар тудырганда Асия Из-майлова™ әнә шулар ярдәм итә.
Татар операсының нигез ташлары салынганда һәм аның беренче кадрларын әзерләгәндә Асня Измайлова бу эштән читтә кала алмады, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында ачылган Татар опера студиясенә укырга керде. 1934 елдан 1939 елга кадәр профессорлардан С. Д.‘ Друзякина, Н. Г. Райский һ. б. лар кул астында уку, сәхнә осталыгына Ф. Н. Каверин, В, Л. Нардов, Л. В. Баратов кебек артистлардан өйрәнү Асия Из-майлованың талантын тагын да үстерә.
1939 елда Татар опера студиясе Мәскәү- дәи Казанга кайта. Студияне тәмамлаучылар беренче татар опера һәм балет театры солистлары булып эшли башлыйлар. Бу театр хәзер совет халкының героин улы шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Асия Измайлова опера һәм балет театры сәхнәсендә күңелгә озакка кереп калырлык образлар иҗат итә. Алар арасында Ң. Җиһановның «Качкын» операсындагы кырыс бәгырьле алпавыт хатын Бикә, П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсындагы Ольга, М. Моздф. фаровнын «Галиябану» операсындагы Ба- дигә карчык һәм Ш. Гуиоиыц «Фауст» операсындагы кызу канлы яшь егет Зи- бель образлары бар. Тамашачылар Асня Измайлованың һәр чыгышын зур түзем-сезлек белән көтеп алалар. Татарстан Хөкүмәте Асия Измайлова™ ТАССРиың халык артисткасы исемен бирел, аңа бик зур хөрмәт күрсәтте.
Татар опера һәм драма театрлары өчея артистлар әзерләү буенча 1944 елда Мәенә ү дә тагың да икс студия оештырылгач, бу коллективларның җитәкчесе итеп Асия Измайлова билгеләнә. Үзенең тормыш юлын укытучы булып башлаган Асия Измайлова үзен тиз арада оста һәм белемле педагог итеп таныта, студентларның һәм укытучыларның мәхәббәтен казана. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү кон-серваториясендә тәрбияләнгән артистка бүгенге көндә дә бу югары уку йорты белән ныклы бәйләнеш тота.
Асия Измайловапы инде күптәннән бирле җыр башкару педагогикасы проблемалары кызыксындыра. Ул берничә еллар буена татар җырларында сүзләрнең әйтелеше проблемасы өстендә эшли. Аның тарафыннан татар сәнгатенең генә түгел, барлык төрки халыкларның сәхнә һәм вокаль сәнгатенең үсеше өчен кирәкле булган бай материал тупланган. Аның бу монографик хезмәте театр белгечләре тарафыннан югары бәя алды.
Моннан берничә ай элек Асия Измайлова™ 60 яшь тулды. Бу алтмыш елның 45 елы якты коммунизм бинасын төзү эшенә багышланган. Асия Измайлованың бай һәм күпкырлы биографиясе Бвек революциядән соң коллыктан, изүдән азат ителгән миллионлаган совет хатын-кызларының тормыш голын бик ачык чагылдыра.
М. ШАҺИӘХМЕТОВ, Ф. САЛЛЛВИ.