Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАРИФ ГАЛИЕВ ХИКӘЯЛӘРЕ


АЯ атур әдәбият сөючеләр ара-
’•■сында үзләренең зәвыклары, әйләнә-
тирәгә мөнәсәбәтләре, тормышны
танып белүләре белән зурлардан
аерылып торган нәни дусларыбыз бар.
Бүгенге татар совет язучылары, Г.
Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, А. Алиш,
Ә. Фәйзи, Ф. Кәрим, Б. Рәхмәт
традицияләрен дәвам иттереп, алар
өчен берсеннән-берсе кызыклы һәм
матур әсәрләр иҗат итәләр.
Күптән түгел Татарстан китап
нәшрияты балалар китаплары киштәсен
тагын бер әсәр белән баетты. Ул —
Гариф Галиевиең «Абыем кебек
буласым килә» исемле хикәяләр
җыентыгы. Бу— Гариф аганың кеч-
кенәләргә атап язылган әсәрләре
тупланган бишенче җыентыгы. Гариф
Галиев балаларга бөтенесе илледән
артык хикәя бүләк итте инде. Алың
«Куырылмаган борчаклар», «Күч җыя
белмәү бәласе», «Җәй көие», «Курайлы
елга» китапларын укучылар җылы
кабул иттеләр. Өл' кән язучының иҗаты
болар белән генә һич тә чикләнми.
Аның очерк һәм публицистик
мәкаләләрен, пьеса һәм
миниатюраларың халкыбыз яратып
укый һәм карый.
Гариф Галиевне үткер күзле язучы
дип әйтәсе килә. Чөнки анын
игътибарыннан тормыштагы иң нечкә,
хәтта сиземләргә кыен булган күренеш
һәм вакыйгалар да читтә калмыйлар.
Иң гадәти, иң күнегелгән, күпләр еш
кына игътибарсыз калдырып үткән
күренеш һәм вакыйгаларда ул тирән
м әгънә күрә.
. Мисалга, хикәяләрнең берсен —
«Коймакны кем пешерде?» исемле- сен
алыйк. Балалар күзлегеннән караганда,
әсәр бераз сәеррәк тә башлана төсле.
Таба белән табагач гауга куптаралар.
Автор биредә баштан ук үгезне
мөгезеннән эләктереп ала. Ул беренче
җөмләдән үк аллегория куллана.
(Әйтергә кирәк, аның күп кенә
хикәяләренә хас күренеш бу.
«Борчаклар борчылалар», «Туп түгел
— төп», «Бар иде бер пластмас тарак»
һ. б.).
Предметларны җайландыру әдә-
биятта күптән мәгълүм нәрсә. Ләкин
күләме белән бик кечкенә һәр әсәрдә дә
һәрвакыт яңалык ачарга дигән
критерий юк бит әле. Мәгълүм әдәби
алымнарны уңышлы кулланып,
кирәкле, әһәмиятле әсәр иҗат итү
шулай ук файдалы эш эшләү була
түгелме соң? Г. Галиевнең бу хикәясе
нәкъ шуңа үрнәк була ала да. Югарыда
әйткәнебезчә, автор төп иагрузканы
аллегориягә йөкли. Таба, табагач,
камыр, су, йомырка, май, утын, шырпы
хикәядә һәркайсы коймакны мин генә
пешерәм дип дәгъвалыйлар. Биредә
искитмәле берни дә юк, диярләр. Әйе,
шулай да булсын. Ләкин нәкъ әнә
шушы «гадәти» күренешләрнең
мавыктыргыч сюжетка төренүләре бала
күңелен җәлеп итә. Вакыйга
барышында бала эш процессы белән
таныша, танышып кына калмый —
өйрәнә дә. Ләкин авторның максаты
балаларны эш процесслары белән
таныштыру гына түгел. Аның алдында
зуррак максат тора.
Китапны укучы бала, чыннан да,
коймакны пешерүдә боларпың кайсысы
төп рольне башкара соң, дип баш
ватканда, вакыйгага тагын бер
персонаж — Хезмәт килеп катнаша.
— Монда иң зур абыегыз бар әле, сез
аиы онытасыз! — дип, мич алдына
килеп басты таза беләкле Хезмәт. —
Бодайны чәчел үстереп он итүче,
чуенны коеп таба, тимерне эретеп
табагач, күкертне ваклап шырпы
ясаучы, кызыл балчыктан кирпеч
сугып, ул кирпечләрдән мич салучы,
утыннарны кисеп, шул мичләргә
тутыручы кем? Ул — мин» (61 нче бит.)
Автор биредә тереклекнең, тор-
мышның тоткасы хезмәт булуын
балалар аңына сеңдерүне максат итеп
ала һәм, конкрет мисаллар үрнәгендә
гомумиләштерүләр ясап, шуңа ирешә
дә.
« — Инде коймак пешерү тәмам
булды. Утыннар янып, май эреп бетте...
Мичнең төтене, майның исе икесе бергә
кушылып, тышка чыгып киттеләр. Эш
беткәч, зәңгәр миски үзенең капкачы
белән мич алдыннан кузгалды һәм
өстәлгә менеп утырды, табагач үзенең
күптәнге сабына таянып .стена буена
барып сөялде, чуен таба киң һәм тигез
йөзе белән сәкегә капланып ятты.
Хезмәт коймакларны ашарга
утырды» (62 нче бит).
Бар нәрсәне кеше, аның хезмәте
тудыра.
Яки «Борчаклар борчылалар» хи-
кәясенә тукталыйк. Бу әсәргә карата
уңай фикерләр аз әйтелмәде. Без дә,
аларга кушылган хәлдә, кайбер
моментларга тукталып үтүне кирәк
саныйбыз. Г. Галиевнең күпчелек
әсәрләрендәгечә, биредә дә укучы,
мавыктыргыч вакыйга һәм күренешләр
белән танышып, үзенә эстетик ләззәт
кенә алып калмый, ә практик һәм
теоретик яктан белемен дә баета. Мәзәк
бер «ситуация» белән башланып киткән
бу хикәядә бала агрономия фәне буенча
тулы бер дәрес ала. Ләкин шуны ачык
әйтергә кирәк, ул — лекция дә, доклад
та түгел, ә мул детальләргә таянып,
балалар теле белән искиткеч җылы итеп
язылган, җиңел агышлы, тулы канлы
әдәби әсәр.
Җыентыктагы күпчелек хикәя-
ләрнең үзәгендә уртак бер нәрсә —
хезмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсе ята.
Мәсәлән, «Безне кычыткан... чакмый»,
«Ак самовар ак торсын», «Беренче һәм
икенче очрашу», «Яңа! өй бетергәндә»,
шул ук «Борчаклар борчылалар»,
«Коймакны кем
пешерде?» әсәрләрендә автор хез-
мәтнең зарури икәнлеген, аңардан
башка яшәү мөмкин түгеллеген
конкрет дәлилләр белән исбатлый. Бу
хикәяләр балалар күңелендә эшкә,
хезмәткә ихтирам һәм мәхәббәт
хисләре тәрбиялиләр. Китапның
тематикасы болар белән генә чикләнми,
әлбәттә. «Шәриф һәм шөреп»,
«Каравылчы бабай хәйләсе», «Гауга
куптаручы Гата», «Тавыкның... пәкесе
буламы?» хикәяләрендә Г. Галиев төп
игътибарын әдәплелек, намуслылык
мәсьәләләренә юнәлтә.
Мәгълүм булганча, күп кенә әдәби
әсәрләрдә вакыйга драматик
киеренкелек шартларында бара. Бу —
әлбәттә кирәкле һәм законлы күренеш.
Ә менә балалар өчен язылган әсәрләрдә
андый моментларның күбәеп һәм
чамадан тыш кискенләшеп китүен алай
ук зарури хәл дип санап булмый. Чөнки
ул китап сөюче нәни дусларыбызны
ялыктыра, арыта, хәтта алай гына да
түгел — урынсызга борчылырга,
тетрәнергә мәҗбүр итә. «Абыем кебек
буласым килә» җыентыгындагы
хикәяләрнең берсендә дә мондый
моментны очратып булмый, автор
драматик киеренкелек белән бөтенләй
мавыкмый. Киресенчә, ул
вакыйгаларны нәкъ менә балалар
табигатенә хас сабырлык, тыйнаклык
белән алып бара да. һәм бу укучыларга
язучы сөйләгәннәрнең барын да
диярлек үзләштерергә ярдәм итә.
Г. Галиев хикәяләре сурәтләү ча-
раларына бай, теле нәниләр күңеле
кебек саф һәм төзек. Менә берничә
мисал: «Дөньяны ташлап китү бик
җиңел булмады Кыш бабайга. Ул, күз
яшьләрен тамыза-тамыза, өй
түбәләреннән, лапас башларыннан ап-
ак юрганнарын җыеп ала башлады» (14
иче бит).
Зурлар әдәбияты өчен ритмик
хикәяләү алымы бик үк ятышлы
булмаса да, нәниләр аны ошатып
укыйлар. Г. Галиев андый алымны да
еш куллана. Аның «Бар иде бер
пластмас тарак...» хикәясе менә бодай
башлана.
«Бу түгел иде әкиятләрдәге кыйм-
мәтле алтын тарак, бу иде бары тик
пластмас тарак. Шулай булса да,
магазинга кергән кешеләр озак
тордылар аңа карап. Алар карап
торганда уйлады эченнән тарак:
«Кешеләргә булыр микән ярап? Әгәр
булмаса ярап, минем эш харап...» (103
нче бит) һ. б.
Гаҗәеп нечкә күзәтүчәнлек, иң гади,
иң күнегелгән күренешләрдәй тирән
мәгънәле нәтиҗәләр чыгару,
вакыйгаларның сабыр агышы, телнең
сабыйлар күңеле шикелле сафлыгы һәм
төзеклеге — Гариф Га- лиевнең иҗат
алымын, стилен билгеләүче сыйфатлар,
безнеңчә,. әнә шулар.
Җыентыкның уңай яклары никадәр
генә күп булмасын, кызганычка каршы,
ул житешсезлекләрдән барыбер азат
түгел. Кыскача шуларга тукталып үтик.
Сүзне китапны ачып җибәрүче «Абыем
кебек буласым килә» хикәясеннән
башлыйк. (Әгәр аны чын мәгънәсендә
хикәя дип атап булса...) Ул барыннан да
элек көндәлекне хәтерләтә. Җитмәсә
«Мин» (өченче класс укучысы) ча-
мадан тыш күп белә. (Абыйсы белән
булган сөйләшүне хәтерлик.)] Автор
шуны үзе дә сизеп булса кирәк,
«Мин»нең авызыннан мондый сүзләрне
әйттертә: «Алар, син (Мин., Г. С.) гел
олы кешеләр шикелле уйлыйсың...
диләр» (6 нчы бит).
«Минем балыкка йөрүләрем»
китапның сигез битенә сузылса да,
аның укучыга тәэсир итү көче бит
ярымлык «Беренче һәм икенче очрашу»
хикәясенә тиңләшә алмый. Чөнки
«Минем балыкка йөрүлә- рем»дә автор
вакыйгага, хәрәкәткә җитәрлек
игътибар бирмәгән. Ул шәһәр
малаеның җәйге каникулда авылга
кунакка баруын коры теркәү генә
булып чыккан. Кыскасы, вакыйга
булмау шулай хикәяне төс-
сезләндергән. Менә «Кызыклы рапорт»
хикәясе. Әйтүе кыен — аңлый
алырлармы икән балалар бу хикәяне!
Әсәр үзе матур гына башланып китә.
Җәйге каникул вакытында балалар
мәктәп участогында эшлиләр. Мөнир
дә (хикәянең төп герое) шунда. Ләкин
Мөнир бәхетсезлеккә юлыга — аның
аягына ат баса, һәм Мөнир эшкә йөри
алмас була. Иптәшләреннән аерылуны
ул авыр
кичерә. Ләкин дуслары аны ташла-
мыйлар.
Аңа һәр көн бер кәрзин үрергә
кушалар. Мөнир ул эшне сөенә- сөенә
башкара. Бөтенесе табигый, бар да
ышандыра. Ләкин эш моның белән генә
бетмәгән икән әле. Елга буенда көннәр
буе кәрзин үреп утыручы Мөниргә
пионерлар күпердән үткән һәрбер
транспортны күзәтергә боералар. Бу
нигә? Менә нәрсә өчен кирәк икән ул.
Автор хикәягә өстәмә вакыйга кертә.
«Мөнир линейкада шулай кызыклы
рапорт биргән көннәрнең берендә,
Куышлы авылыннан илле километр
чамасы ераклыкта, ике юл чатында
милиционерлар бер мәет таптылар» (79
нчы бит). Мөнирнең күзәтүләре бушка
китми — аның ярдәмендә
җинаятьченең эзенә төшәләр, имеш.
Мөнир бит: «Мин биредә утырганда
бер генә автомашинаны, бер генә
мотоциклны, бер генә велосипедны да
күздән ычкындырмаска тиешмен.
Хәтта авыл өстеннән үткән самолетны
да...» ди (82 иче бит). Әйтерсең,
пионерлар җинаять буласын алдан ук
белеп торганнар һәм шуңа Мөнирне
күпер төбенә утыртканнар да.
Пионерларның ни өчен Мөниргә андый
задание бирүләре генә ачылмый кала.
Кыскасы, күпер төбендәге вакыйга
ышандырмый.
«Туп түгел, ә төп...» хикәясен дә бик
үк уңышлы чыккан дип булмый.
Әсәрдә ике дистәгә якын малай
турында сүз бара, ләкин алар барысы
да, автор сүзләре белән әйтсәк,
«томана»раклар.
Җыентыктагы хикәяләрдә үз-үз-
ләрен акламаган һәм ышандырмый
торган башка характердагы детальләр
дә юк түгел. «Борчаклар бор-
чылалар»да, мәсәлән, «йөзен җыер-
чыклар каплаган, яңаклары эчкә
баткан, түгәрәк кенә ак сакаллы, үткен
карашлы бер бабай» бер мизгелгә
күренә дә юкка чыга. Аны шундук
автор үзе дә, укучы да оныта. Нәрсә
өсти ул әсәрнең төп юнәлешенә?
«Минем балыкка йөрүләрем» исемле
хикәянең герое — 10-12 яшьлек бала
менә ничек сөйли: «Иртән тору белән
үземдә бетмәс-төкәнмәс көч барлыкны,
әллә нинди бер рәхәтлек эчендә
икәнлегемне сизәм. Тәннәрем
җиңеләеп киткән, күңелем тагын
тынычланган, башым ял иткән, үземне
гел яңадан туган баладай хис итәм» (52
нче бит). Боларның бала сүзләре
түгеллеген, ә авторныкы икәнлеген
һәркем ачык сизә булса кирәк. «Песигә
хат килде» хикәясендә дә бабайның,
йомышым бар дип, малайны өйдә
калдырып, югары урамга менеп китүе
шулай ук ышандырып бетерми. Автор
моны малайны ялгыз калдырып
уйландыру өчен эшли булса кирәк.
Ләкин ул эпизодның ясалмалыгы күзгә
аермачык бәрелеп тора. Талантлы
язучы Г. Галиев бу очракта, һичшиксез,
уңышлырак деталь таба алган булыр
иде.
Теләк шул ■—Г. Галиев һәр әсәренә,
андагы һәр детальгә үзенең күпкырлы
бай иҗаты югарылыгыннан торып
таләпчән килсен иде.
Г. СӘЙФЕТДИНОВ.