Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИЛ, БҮРЕ ҺӘМ ТАШБАКА


(Халык мәзәге буенча)
/>елмим, чынмы, ялгаммы,
Булмаганмы, булганмы, —
Тик сөйлиләр шул хакта:
Фил, Бүре -һәм Ташбака
Кайсыдыр бер бәйрәмдә
(Сәбәп белән һәрхәлдә!)
Теләгәннәр эчәргә
Бер яртыны өчәүгә.
Телисең икән теләк. Аны үтәргә кирәк.
Ләкин к>к бит урманда Ларек та, ресторан да.
Шулай булгач, аларга Тегене ничек табарга!
— Бар, — дигән Бүрегә Фил,— Син авылга барып
кил.
Барыр идем үзем дә, — Авыр түгел бу бер дә, —
Мондый гәүдәм белән мин Кибеткә бит керәлмим!
Бүре әйткән: — Шту син! Ике башлы мәллә мин,
Курыкмыйча, авылга Көпә-көндез барырга?
Ул авылда бит, җаный, Мине һәрбер эт таный!..
Бүрегә ярамагач, Фил дә бара алмагач, Туры килгән
авылга Ташбакага барырга.
Ул да каршы килмәгән, Бармыйм-фәлән димәгән,
Берәр сәгать җыенып, Чыгып киткән киенеп.
Авыз суларын >сөртеп,
Калган тегеләр көтеп.
Көткәннәр дә көткәннәр, Тәмам арып беткәннәр, г
(Ташбаканың тизлеге һәркемгә бит билгеле!)
— Эх, — дигән шунда Бүре, — Батты бит, чәнчелгере!
Фил әйткән: — Тыңлап сүзем. Барасың калган үзең.
Белә идек бит аның Ничек кыймылдаганын.
Үзебез шул шыр тиле, Хәзер бер ел көт инде!..
Ишек артында шулчак Нидер куйган кыштырдап, һәм
Ташбаканың шуннан Тавышы килгән болдырдан:
— Нәрсә тагы анда сез Җыелып мине сүгәсез?
Иптәшләргә ярыйм, дип, Тукта, тизрәк барыйм, дип,
йөри торгач йөгереп,
Чак төшмәдем егылып. Кадерен белмичә шуның,
Китерсәгез ачуым, — Дигән ул, ачуланып, — йөрмәм
дә әле барып!.. Аның бары болдырдан Төшеп барышы
булган.
* *
Бу юлы акрын кыймылдау Файда иткән: Тегеләрнең
бәйрәме Аек үткән!
КАРТ СКУЛЬПТОРГА
(Шаяру)
/Җ*итмешкә җитәм инде, дип, Күрсәтмә чаллы башың.
Ниндидер алдау бар монда, Килми һич ышанасым!
Яшеңнең чынын,, мөгаен, Йөрисең син яшереп.
Минемчә, яшәгәнсең син Мең еллар моннан элек.
Гасырдан ашып гасырга һәм күчеп диннән дингә,
Кешеләр турында җирдә Бер әкият яшәп килә:
Кайчандыр алла кешенең Балчыктан ясап сынын,
Җан өргән, имеш, шуңарга. Без — нәселе, имеш,
шуның...
Бу—адәм ышанмый торган Буш әкият тик, әлбәттә.
Ләкин бит тормыштан алмый Ясалмый бер әкият
тә!
Л1ин шуннан ясыйм нәтиҗә: Мең еллар элек
моннан Үзең һәм синең һөнәрең Дөньяда инде
булган.
Балчыктан кеше ясавың
Шул заман халкы күреп. Тудыргандыр бу әкиятне,
Сине алла дип белеп!
АТАЛАР, ЬӘМ БАЛАЛАР
и йдә, — дигән, бик дәртләнеп, улы Бер совхозның
җитәкчесенә, — Цирк ачып, фокус күрсәтәбез
Совхоздагы бөтен кешегә!
Бик мактады, юкса, сине теге Идарәдән килгән зур кеше:
Юктыр, диде, Мәскәү циркында да Аның кебек оста
фокусчы!
«/ти,— дигән колхоз башлыгына Иң бәләкәй кызы бер
кичен, — Күзең начар булгач, син, әби күк, Нигә
күзлек киеп йөрмисең? Сине тирги, юкса, кәнсәләргә
Килеп йөри торган әниләр: Үгез кебек ирләр монда
утыра. Шуны да бит күрми ул, — диләр!
БЕРКАТЛЫЛЫК
• омшап китеп
Сарыкларның
Күңеле,
Алганнар, ди,
Порукага...
Кемне? ...Бүрене!
# ' я
Төзәлмәсме дип,
тавыклар
Беркөнне
Алганнар, ди,
Тәрбиягә...
Кемне?
...Төлкене!
Биш ел инде
Эчмим, дигәч,
Аракы, Алганнар,
ди, Главвинога...
Кемне?
Биш ел буе
Утырып чыккан
Каракны!
КОРБАННАРЫ
АҢЛАТУ
(Идеологияләрнең янәшә тыныч яшәве теориясен
яклаучыга)
Ике идеология җирдә Пычакка килә
пычак. Яшәсен алар, дисең син, Кочакка
килеп кочак! • Моның син нәрсә икәнен
Аңлыймсың үзең, тиле! Мәкерле дошман
шулай бит Рупоры итә сине!
КИНАЯСЕЗ МӘСӘЛ
*4 як сөртми уза да ул синең түргә:
— Бигрәк шапшак яшисең! — дип, сине сүгә.
БЕЛМИ УЛ!
Тәнкынть юк, дип, романыма, Эче
поша мескеннең.
Белми ул: укып чыгарга Хәле җитми
һичкемнең!
ТӘНКЫЙТЬЧЕ ДУСКА
У ңын — сулга, сулын — уңга киеп бер көн: -- Бу
итекләр, — дигән" берәү, — явный брак!.. Кире
баштан укып кайбер әсәрләрне:
— Брак! — дисең, нәкъ шуның күк, син дә, брат!
СИРӘК-МИРӘК
Узең язу беләи бергә, Сирәк-мирәк
Бүтәннәрнең язганын да Уку кирәк!