Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФЕЛЬЕТОНИСТНЫҢ ГЕРОЙЛАР КИШТӘСЕННӘН

САБИР БӘХТИЯРОВ

айбер укучылар фельетониста ар тормышта шаян буладыр дип
уйлыйлар. By фикер дөрес үк түгел, .иптәшләр. Тормышта шаярып
йөргән авторларның иҗатында көләрлек-елмаерлык нәрсә табылмавы
да мөмкин. Укучыны көлдерер яки елмайтыр өчен кашларыңны җыерып,
тирләп-пешеп язарга кирәк.
Дөрес, сирәк-мирәк фельетонистаарга да күңелле көннәр очрый. Мәсәлән,
язган нәрсәсе матбугатта чыгып, аңар укучылардан җавап килгән чорда.
Җавапны геройлар үзләре дә җибәрәләр. Шул җавапларны укыганда,
фельетонист үз геройларының әлегә кадәр күзгә чагылмаган сыйфатларын ача.
Хәзер фельетончыга җавап язган геройларның кайбер типларына
тукталыйк.
ПРИНЦИПИАЛЬ ГЕРОЙ
рман караучы Гарифулла урман хуҗалыгы директоры Сәмигулланың
мораль зәгыйфьлеге, ачыграк итеп әйткәндә, хатыны өстеннән
хатыннар белән чуалуы турында газетага язган иде. Шул уңай белән
Сәмигулла абзый мондый приказ чыгарды: «Беренчедән, шуны дөресләргә:
мин фәрештә түгел, мин — кеше. Икенчедән, принципиаль җитәкче буларак,
шуны да күрсәтеп үтәм: автор үзе дә фәрештә түгелдер. Аның шәхси
тормышын тикшерү өчен комиссия төзергә.
Өченчедән, комиссия атна эчендә тикшерү материалларын доклад
формасында миңа тапшырырга тиеш.
Дүртенчедән, шул материалларны өйрәнгәннән соң, Гарифулланы эштә
калдыру-калдырмау мәсьәләсен хәл итәргә».
ШАЯН ГЕРОЙ
әрәпов лекция укып йөри икән. Аның бердәнбер темасы булган.
Болай дип аталган ул: «Алкоголь һәм аның зарары». Әйтергә кирәк,
начар тема түгел. Тик шунысы хикмәтле: укыган лекциясе өчен акча
алган көнне үк эчеп бетерә икән аны Шәрәпов.
К
У
Ш
Менә шул турыда кемдер фельетон язып чыгарган. Ә икенче көнне
Шарапов авторга килгән дә:
— Молодец икәнсең! —ди икән, тегенең кулын кысып. — Шәп язгансың.
Ләкин, мин булмасам, кайдан моның кебек факт таба алган булыр идең?
Димәк, фельетонда минем дә өлеш бар. Юмый булмый моны, агай-эне.
БЕРКАТЛЫ ГЕРОЙ
омфорт ярата торган бер «түрә» турында газетада фельетон язып
чыгардылар. Производствоны киңәйтер өчен җибәрелгән акчаны бу
«тү.рә» үзе тирәсендә затлы җиһазлар булдыруга — кабинет
бизәкләүгә тотып бетерә икән. Соңгы чорда ул учреждениенең ихатасындагы
иске, ләкин әле яшәрлек торак йортларны ваттырып, алар урынына төрле
ерткыч хайваннар сыны куйдыра.
Фельетонда ирония белән болай диелгән иде: «Иптәш Йомартов әле
куелган сыннар белән генә чикләнмәс, учреждениесендә сәнгатьне үстерү өчен
яна мөмкинлекләр табар».
Шул фельетон уңае белән иптәш йомартов редакциягә мондый җавап
җибәргән:
«Сезнең теләкне җиренә җиткерергә тырышабыз, учреждениебездә
сәнгатьне үстерәбез, шул максат белән тагы да җәнлек сыннарын китертәбез».
СИРӘК ОЧРЫЙ ТОРГАН ГЕРОЙ
айон газетасында эшләүче журналист өлкә матбугатында үзенең
редакторы турында ’фельетон язып чыгарды. Фельетонда редакторның
куркаклыгы һәм эшне алдан күрә белмәве тәнкыйтьләнгән иде. Фельетон
чыгу белән редактор журналистларны чакырып алды да үзенең
җитешсезлекләрен һәм ялгышларын таныды, фельетонга югары бәя бирде,
аның авторын беренче мәртә!бә талант дип атады.
Бер атнадан соң әлеге редактор путевка юллап тапты һәм фельетонисты
Сочига курортка җибәрде.
К
Р