ЯХШЫ ӘСӘР - МӘХӘББӘТ КЕБЕК
И юнь Пленумы карарларын без —шахтерлар иң кирәкле һәм иң вакытлы документ итеп каршы алдык. Ул карарларда безнең уйтеләкләребез ачык һәм бөтен тулылыгы белән яктыртылган. Әйе, яңа басылып чыккан роман, поэма яки шигырьләр белән танышкач, бу әсәр миңа ничек ярдәм итә, күңелдә нинди рухлану хисе уята дип үз-үзеңә сорау бирәсең. Абстракционистлар, формалистлар дип аталган «новаторлар»ның халык иҗат иткән үлмәс әсәрләрне искергән дип акырынуларын ишеткәч, безнең сөялле кулларыбыз үз- үзләреннән йодрыкландылар. Юк. Г. Тукай, С. Сәйдәшев, һ. Такташ, М. Җәлил традицияләрен онытучы һәм әллә нинди геометрик сызыклар, күңел болгаткыч, колак пәрдәләрен ертырлык джазлар белән мавыгучылар табыла икән, алдан ук белеп торсыннар — хезмәт кешесе андый ялган әсәрләр алдында беркайчан баш имәячәк. Чөнки андый тамга һәм мәгънәсез кубикларны без аңламыйбыз, андый хәсрәт «художниклар» безгә Суриков, Шишкин, Левитан, Репин һәйкәлләренә чәчәкләр салырга комачауламасыннар. Бәхеткә каршы татар әдәбиятында 'һәм сәнгатендә андый җилкуарлар юк, Ләкин шул ук вакытта өлгереп җитмәгән әсәрләр дә дөньяга чыккалый. Мондый әсәрләрне аяусыз судья — халык бик т-из танып ала һәм тәнкыйтьли. Без, шахтерлар, Г. Ибраһимов, һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни, С. Хәким әсәрләрен яратып уку белән бергә, классик язучы Шәриф Камал иҗатына бүген дә башыбызны иябез. Чөнки ул — безнең әдәбиятыбызда беренче мәртәбә шахтерлар тормышын яктырткан «Козгыннар оясында» әсәрен иҗат иткән язучы. Аның бу әсәрен укыганда элекке шахталарның җимерек забойлары, таш төшеп изелгән шахтер мәетләре һәм алар- ны әче яшь белән соңгы юлга озаткан ертык штанлы шахтер балалары күз алдына килә. Әйе, китапны укыгач, элекке шахтаның үлем фабрикасы булуына тагын бер кабат ышанасың һәм шахтер мәетләре өстенә гүзәл бина коручы чит ил, рус капиталистлары исемен тирән нәфрәт белән телгә аласың. Шахтер егетләр элек үзләренең сөйгән кызларына: «Күмер төшеп, таш басмаса, Кайтырмын жан кисәгем», — дип, үзәк өзгеч хатларны юкка язмаганнар шул. Бүгенге шахтаны күргәч, безгә бөтен мөмкинлекләрне тудырган туган илебезгә, Ленин партиясенә, совет халкына тагын бер кабат чын күңелдән рәхмәт укыйбыз. Чөнки бүгенге шахта метро кебек якты, чиста һавалы, тулысыңча механикалаштырылган. Аңа шахтерлар үзләре хуҗа. Безнең шахта иң. мактаулы исем — «Коммунистик хезмәт шахтасы» дигән исемне яулап алу өчен көрәшә. Илебезгә ай саен планнан тыш дистәләрчә эшелон күмер бүләк итү белән бергә, безнең шахтерлар И 152 әдәбият һәм сәнгать белән дә тпрәнтен кызыксыналар. Кадерле язучыларыбыз, без сезнең әсәрләрегезне укып рухланабыз һәм киләчәккә таба зур адымнар ясыйбыз. Ләкин максатыбыз — коммунизмга ничек, нинди әзерлекләр белән барырга икәнлеген өйрәткән әсәрләр татар әдәбиятында бик аз әле. Минемчә, моның төп сәбәпләреннән берсе — күп кенә язучыларның һаман да иске, инде күптән үтелгән күренеш һәм тормышны тасвирлауга алтын вакытларын артык күп бирүләрендә. Дөрес, тарихны өйрәнү һәм аны халык массаларына җиткерү бик мактаулы һәм дәрәҗәле эш. Тик ул һаман бер урында таптанып тор}' һәм алда нур чәчеп торган якты киләчәкне күрмичә гел артка таба карау булып калмасын иде. Соңгы елларда үткән заман тормышын чагылдырган шактый әсәрләр -иҗат ителде. Минем шуларның берсенә—Гариф Гобәйнең «Без үскәндә» повестена берничә суз әйтеп үтәсем килә. Китап белән танышып чыккач, миңа анда сөйләнгән күренеш һәм вакыйгалар безнең авылда барган кебек тоелды, ә геройлары исә безнең авыл кешеләрен хәтерләтте. Чөнки бу әсәр гади, аңлаешлы тел белән, чын тормыш материалына таянып язылган. Гарәфетдин күп кенә яклары белән Власовка охшый, дип әйтәсе ■килә. Шуңа күрә без автордан Гарәфетдинне ярты юлда калдырмыйча, ә М. Горькийның Павел Власовы кебек ялкынлы революционер дәрәҗәсенә үстереп җиткерүен көтәбез. «Җәяүле кеше сукмагы» һәм бигрәк тә «Утызынчы ел» романнарын без, «Күтәрелгән чирәм» кебек, Татарстандагы колхоз оештыру чорың бөтен тулылыгында яктырткан әсәрләр булыр, дип көтсәк тә, өметебез тулысыңча акланмады. Чөнки «Күтәрелгән чирәм»дәге Давыдов, Нагульнов, Разметнов кебек революциягә чын йөрәге белән 'бирелгән коммунистларны безгә Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» романында күрергә һәм алар белән бергә тирләп колхоз оештырырга насыйп булмады. Дөрес, анда романның соңгы битләрендә колхозга керергә өндәп йөргән «ячейка башлыклары» күзгә чагылып китә-китүен, әмма шуларга ■карап кына партиянең кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерүдәге җитәкчелек роле ачык чагыла дип һич әйтеп булмый. Яхшы әсәр чикләрне белми торган, .милләт һәм кешенең төсен аермый торган мәхәббәт кебек ул. Шуңа күрә дә Г. Әпсәләмовныц «Сүнмәс утлар» романын биредә татар һәм башкортлар гына түгел, руслар һәм башка милләт кешеләре дә яратып укыйлар. Валерий Макаров, Матвей Яковлевич, Уразметовлар семьясы белән танышкач, менә кайда ул коммунизмны якынайтучы чын совет кешеләре дип уйлыйсың. Күптән түгел шахтада күмер бораулаганда мин күңелгә якын, таныш сүзләр ишетеп туктап калдым. Күрше забойда эшләгән иптәшем Андрей: Сердце с последним дыханием жизни Выполнит твердую клятву свою: Песни всегда посвящал я отчизне, Ныне отчизне я жизнь отдаю. — дип, дәртле бер рус халкы көенә җырлый икән. Мин күмер боравын куйдым да Андрей янына киттем: — Дустым, шахтада кычкырып җырларга рөхсәт ителми бит,— дидем. — Беләм, беләм. Тик менә Моабит төрмәсендә үлем алдыннан безгә атап «язган шагыйрьнең бу сүзләрен көн дә бер кычкырып җырлама- сам йөрәгем тынычланмый. Мин сезнең Мусагызны, ә хәзер сезнең генә түгел безнең Мусаны көн дә үзем белән 'бергә шахтага күмер чыгарырга алып төшәм, ул минем беләкләремә көч, ә йөрәгемә бетмәс дәрт бирә. Гади шахтерның бу эчкерсез, дулкынландыргыч сүзләрендә язучыга карата никадәр хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләре барлыгын 'һәркем аңлый. Без язучылардан әнә шундый үлемсез әсәрләр көтәбез. Ә тормышка тәрәзә аша карап кына, Кара диңгез ярлары буенда гына безнең фидакарь хезмәтебезне тасвирларга маташкан язучыларга кү- целләребез һәрвакыт йозакта булачак. Күптән түгел генә Прокопьевск шәһәрендә, «3—3—бис» шахтасының культура йортында булып үткән «Татар совет әдәбияты» кичәсендә шәһәр советы депутаты, 20 ел буена шахтада эшләүче мактаулы шахтер Габдельфәт Сафаров болан дигән иде: «Безнең хөрмәтле ә дипләребезнең ■бүгенге шахтерлар тормышы-көн- .күреше турында бер генә әсәр дә иҗат итмәүләре талантлары җитмәгәннән түгел, ә ара ерак дип шикләнүдән, шахтага төшсәң, бәла-казасы булыр дип шөбһәгә калудан булса кирәк. Андый уйларыгыз булса, бөтенләй баштан чыгарып ташлап, рәхим итегез безгә, дуслар. Чөнки Ш. Камалның «Козгыннар оясында»гы кәйлә, керосин лампалары хәзер инде бары тик безнең шахта каршында оештырылган .музейда гына эленеп торалар». Ш. Камал да өстәл артында утырып кына үзенең «Козгыннар оясында» әсәрен, Габдрахман Әпсәләмов та шәһәр бакчасында чәчәк исләре иснәп кенә «Сүнмәс утлар» романын һич тә .иҗат итә алмаган булыр иде. Чөнки бу романның соңгы битен укып бетергәч, ирексездән «автор бу заводның баш - инженеры булып эшләмәдеме икән» дип унлап куясың. Килегез монда, язучы иптәшләр! Чөнки шахтерның һәр сменасы, аның гүзәл эш үрнәкләре поэма һәм шигырьләрдә генә язып бетерә алмаслык батырлыклар белән тулы. Сез керфекләренә күмер пудрасы сөрткән егетләрне, йөзләрчә метр җир астында эшләүче «җир асты космонавтларын» бер генә төшеп .күрсәгез дә, бу— сезнең тормышыгызда мәңге онытылмаслык сәгатьләр 'һәм иҗат эшегездә иң уңдырышлы иген җыеп алган вакытлар булыр. Мәңге үлмәс В. И. Ленин образын, аның балачагын, сөекле шагыйребез Г. Тукай образын әдәбиятта искиткеч осталык һәм талант белән иҗат •иткән якташыбыз хөрмәтле Сибгат абый Хәким дә бу сүзләрне ишетми калмас дип ышанабыз. Без үзебезнең туган республикабыздан бик ерак торсак та, аның йөрәк тибешен көн дә ишетеп торабыз, уңышларына чын күңелдән шатланабыз. Чөнки шәһәргә Казаннан дистәләрчә «Совет әдәбияты», «Азат хатын» һәм «Чаян» журналлары килү — бу кызыксынуның ачык мисалы. Шушы көннәрдә генә оештырылган «Совет художниклары күргәз- мәсе»нә килеп керү белән без иң беренче татар художниклары исемнәрен эзләдек. Әйе, залдагы картиналар арасында РСФСРның халык художнигы Харис Якуповның да эшен .күрү безне чиксез шатландырды. Ул рәсем хакында тау инженеры, коммунистик хезмәт участогы начальнигы Н. Ситников менә нәрсә язган иде: «X. Якуповның «Сыер савучы» рәсеме үзенең оста эшләнүе һәм милли колориты белән тамашачыларны үзенә тартып тора. Мин намуслы, хезмәт сөюче батыр татар халкы белән бик күп еллар бергә яшәдем. Художникның бу рәсеме барлык татар хатынкызларының матурлыгын, ягымлылыгын, кунакчыл йөзен үзенә җыйган». Бу сүзләрне укыгач, язарга дип алган каләмебезне кире куйдык. Чөнки бу юлларда барыбыз өчен дә уртак сүзләр язылган иде. Әйе, яхшы әйберне — рәсемме, көйме — халык бик тиз аера белә, аңа шунда ук үзенең бәясен дә бирә. Без — шахтерлар :һәм барлык хезмәт ияләре туган республикабыз язучылары, композитор һәм художникларыннан әнә шундый югары ■идеяле, халыкчан, бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә торган әсәрләр көтәбез һәм партиябезнең июнь Пленумы карарлары сезнең мактаулы иҗат юлыгызда •мәңге сүнмәс маяк булыр дип ышанабыз.