Яңа китаплар
Матбугатта киң күләмдә яктыртып үтелгәнчә, Татарстанда казакъ әдәбияты атналыгы бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Татарстан язучылары союзы, газеталар һәм журнал редакцияләре кунаклар иҗатын пропагандалау буенча шактый зур эш башкардылар. Шул җөмләдән Татарстан китап нәшрияты да кунакДАЛА ҖЫРЫ ларны буш кул белән каршыламады — «Дала җыры» исемле китап бастырып чыгарды. Китапка барлыгы унтугыз язучының егерме биш хикәясе һәм зур күләмле әсәрләрдән өзекләр урнаштырылган. Казакъ халкының атаклы язучысы, танылган галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Күренекле шагыйрь һәм прозаик Сәйфи Кудашның «Онытылмас минутлар» исемле мемуарлар җыентыгы рус телендә басылып чыкты. Бу мемуарларның үзәгендә татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури тора. Китапта шулай ук Мәҗит Гафури- ның бөек шагыйребез Габдулла Тукан турындагы истәлекләренә шактый киң урын бирелгән. Җыентыкны укыганда Шәйхзадә Бабич, Мохтар Әуэзовны татар укучылары күп хикәяләре, «Абай» һәм «Абай юлы» романнары буенча беләләр. Бу эпопеянең беренче ике китабы 1949 елда беренче дәрәҗә Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Әлеге җыентыкка язучының «Ятим» һәм «Сунарчы» хикәяләре кертелгән. Өлкән буын язучыларын- нан шулай ук Баембәт Майлинның «Сәхәр вакытында», «Шапайның хаты», Г. Мөсреповның «Аның эзләре», С. Мокановның «Пешекче», Г. МостаФинның «Җаббархан», С. Бмгалнн- пың «Казакъпай» исемле хикәяләрен, казакъ әдәбиятына нигез салучыларның берсе Сәкен Сәйфулликның «Бандитны куучы Хәмит» дигән озын хикәясеннән өзек укырга мөмкин. Китапта яшь буын язучыларга да зур урын бирелгән. Шуларның берсе — 1935 елда туган Калнхан Исхаков. Ул 1959 елдан гына яза башлаган. Шулай булуга карамастан казакъ укучылары арасында аның иҗаты шактый танылып бара. «Дала җыры» җыен * * 4= Сәгынть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Сүнчә- ләй, башкорт шагыйре Булат Ишимгулов, казакъ әдәбияты классигы Баембәт Майлиң һәм әдәбиятның, сәнгатьнең башка бик күп эшлеклеләре җанлы булып күз алдына килеп баса. Автор аларның барсының да бөек рус әдәбияты һәм рус революцион хәрәкәте йогынтысы астында формалашуларын ышандырырлык итеп күрсәтә. тыгына кергән «Туганым» хикәясе вакыйгаларның төзек композициягә салынуы, сурәтләү чараларының гади һәм ышандырырлык булуы белән аерылып тора. Геройларның .хисләре безнең ja- ман яшьләренә таныш һәм якын. Яшь авторлардан тагын Саен Морәтбәковның «Җыр», Карагай Коглы- баевның «Айҗан», Нигъмәт Габдуллинның «Кордашлар», 1936 елда туган Мәгъсүм Сөндәтовның «Йөзек», балалар язучыларын- нан Бирдебәк Сокпакпаев- ның «Сыерчык баласы», «Саша», Үтәбай Тормзнжа- новның «Зиһенле малайлар» һәм «Чатан сыерчык» хикәяләрен күрсәтергә кирәк. Әсәрләрне татарчага язучылардан С. Әдһәмова, Н. Арсланов, М. Хөсәен, журналистлардан Я. Халитов, С. Сабиров, шулай ук Я. Шәмсетдинов, М. Усманов тәрҗемә иткән. Китап татар укучыларына казакъ дуслар тормышын өйрәнүгә, әдәбиятларыбыз һәм халыкларыбыз дуслыгын ныгытуга ярдәм итәрлек булып чыккан. Китап «Беренче карлыгач», «Казакъ даласында», «Шәкертләрнең шатлыгы», «19)7, февраль — октябрь», Сәйфи Кудаш £ НЕЗАБЫВАЕМЫЕ > МИНУТЫ (Онытылмас ■: минутлар) < 155 «Тукай кичәләре», «Гафури Тукай турында искә ала», «Шагыйрьнең мәхәббәте», «Революция дулкыннарында», «Җавапсыз калган хат» 11. б. бүлекләрдән тора. Бу бүлекләрдә тасвирланган вакыйгалар берберсенә нинди дә булса фабула белән бәйләнмәгән. Автор аларны, әдәби көнкүрештә ничек булган булсалар, шул тәртиптә сурәтләгән. Җыентыкка Акмулла, Тукай, С. Рәмиев, Ш. Бабич, М. Гафури, Пушкин, Омар Хайям, Баембәт Майлин шигырьләренең кайбер үрнәкләре, Мәжит Га- фури, Габдулла Тукай, Сә- гыйть Рәмиев, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһн- мов, Фатих Әмирхан, Сә- гыйть Сүнчәләй, Нәҗип Ду- мави, Зариф Бәшири, Фатих Сәйфи-Казанлы, Шәйхзадә Бабич, Һади Такташ, Сәйфи Кудаш, Булат Ишимгулов, Даут Юлтый, Гариф Гомәр, Сәгыйть Агиш, Для Карнай һәм башка әдипләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган. «Онытылмас минутлар» җыентыгы башкорт китап нәшрияты тарафыннан 15.000 данә тираж белән чыгарылган. Бәясе 54 тиен. Татарстан китап нәшрияты шундый исемдә татар композиторлары әсәрләрен бастырып чыгарды. Анда, фортопьяно өчен махсус язылган пьесалар белән бергә, җырлау яки оркестрда башкару өчен язылган ! БАЛАЛАР ӨЧЕН ) ФОРТЕПЬЯНО $ ПЬЕСАЛАРЫ 1 Детские < фортепьянные < пьесы әсәрләр дә. фортопьяно өчен эшкәртеп, урнаштырылган. Андыйлардан, композитор С. Сәйдәшевнын «Совет Армиясе маршы». Ф. Яруллииның «Шүрәле» балетыннан вальс, Ш. Мә- житовның «Юксыну» җыры кебек, халык арасында инде киң танылган күренекле әсәрләрне күрсәтергә мөмкин. А. Ключаревяың «Шүрәле» пьесасы һәм этюды, Н. Җнһаясвиын, «Әкият». «Истәлек», «Уен» дип исемләнгән пьесалары, М. Мозаффаровның сонатинасы һәм ике прелюдиясе фор- топьянода башкару өчен махсус язылганнар. Әсәрләр үзләренең интонацияләре, башкарылу характерлары ягыннан’ күп төрле. Алар башкару техникасының теге яки бу "ягын камилләштерү, күнектерү максаты белән урнаштырылганнар. Н. Җиһанов- ■нык «Әкият» дип исемләнгән пьесасы, мәсәлән, өч кисәктән тора. Беренче кисәк салмак агышлы, моңсу хикәя тәэсире калдыра. Аннары күтәренке рухтагы фразалар китә. И. Шәмсет- дииовныц «Прелюд»ы озын көйләрне уйнау күнегүләре булдыруны күздә тотып язылган. Р. Яхиннын «Прелюдия»сеи уйнаганда, укучы аның импровизация характерында булуын истә тотарга тиеш. Җыентыкның мондый принципта төзелүе бик табигый, чөнки ул музыка мәктәпләренең VII классы өчен кулланма рәвешендә чыгарылган. Китапның ахырында әсәрләрнең ничек башкарылырга тиешлеге турында татар һәм рус телләрендә методик күрсәтмәләр бирелгән. Аны ТАССРның атказанган артисткасы Е. Соколова язган. Төзүчесе — С. Әхмәдул- лина. Бу пьесалар җыентыгы музыка мәктәпләрендә куллану табар, дип ышанырга кирәк. Композитор Аллаһияр Валиуллин үзенең күп кенә массовый җырлары, инструменталь һәм симфоник әсәрләре белән тыңлаучыларга яхшы таныш. Күптән түгел аның «Без җырлыйбыз» дип исемләнгән җырлар китабы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Анда авторның дистәгә якын чагыштырмача яңа җырлары бирелгән. Ленин! Ленин! Сабый балаларның, Ата-апа белән беррәттән. Иң беренче әйткән сүзе у-г Якын күреп, сөеп йөрәктән. Бу юллар безгә яхшы таныш. Мәктәп балалары аларны күптән инде яттан беләләр, классларда, үзешчән сәнгать сәхнәсендә яратып һәм кабат-кабат укыйлар. Менә композитор хәзер аның музыкасын тапкан. Күренекле әднп Кави Нәҗми язган юлларны хәзер җыр итеп тә җырларга мөмкин. Шигырьгә хас гадилек һәм ягымлылык, музыкага күчеп, матур һәм халыкчан яңгыраш тудыра. Җыентык шул әсәр белән башлана. «Братскида яңа ГЭС бар» җырында бөек төзелешнең поэтик үзенчәлеге тотып алынган. Әледән-әле төзелгән электростанция нурларының тайга буйлап таң шикелле балкып узуы музыкада да, текстта да (М. Хөсәен сүзләре) әйбәт тәэсир калдыра. «Туган көнемдә» җыры (3. Нури) шигъри фикернең бөтенлеге һәм матурлыгы белән аерылып тора. «Ни бүләк итим!» дип торучы сөйгәненә лиА. Вәлиуллнн БЕЗ ҖЫРЛЫЙБЫЗ рнк герой: «Миңа ачык зәңгәр күк кирәк, күңел сафлыгың, ягымлы сүзең, йөрәк тавышың кирәк, кыскасы, бүләгеңнән бигрәк, син миңа үзең кирәк!» дип җавап бирә. Кызганычка каршы, башка текстларда, аерым алганда, Ә. Ерикәйнең «Казан ямьләнә», X. Вахитның 156 «Яшьлек килә», Фарих Зәкинең «Бескозырка», И. Арслановпың «Көймәдә» дип аталган жыр текстларында үзенчәлекле поэтик фикер барлыгы сизелми. Алар кун шигырьләрдә һәм жырларда кабатланган сүзләрне тагын бер тапкыр сөйләп чыгудан ары уза алмыйлар. Билгеле, җырның фикер нагруз- касы ныклы булмагач, музыка халыкка барып жи- тәр, дип өметләнергә мөмкин түгел. Моны «Яшьлек килә» жыры бик ачык раслый. Чөнки аның, радио аша күп тапкырлар яңгыравына карамастан, тыңлаучыларда әйбәт тәэсир калдыра алганы, көндәлек тормышта җырланганы юк әле. Җыентыкның күңелне шактый төшергән шундый кимчелеге булуга карамастан, Татарстан китап нәшрияты, аны бастырып чыгарып, үзешчән сәнгать коллективлары һәм йөзләрчә җыр сөючеләр игътибар итәрлек зш эшләгән, дияргә кирәк. «Аюлар турында төрле мәзәкләр йөри. Аюларны халык сөйләмендә дә бик еш телгә алалар. Берәүне көч ягымнан мактарга кирәк булса: — Ул аю шикелле таза, авыр бүрәнәне дә «эһ» тә итми берүзе күтәрә,— диләр. Шулай ук акрын кыймылдаган кешедән i Әдип Маликов < СУ ТАШУЧЫ J АЮ дә аю гадәтләрен табып көләләр. Тик нинди аюга ишарә ясаганлыгы гына ачык әйтелми. Ә бит аюларның төрлесе була...» Әдип Малнковның Татарстан китап нәшриятында быел аерым китап булып басылып чыккан хикәясе әнә шулай башланып китә. Бу хикәя кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган һәм анда ерак тайгада булып узган бер вакыйга турында сөйләнелә. И.ч чигендә торучы солдатлар, яңа урынга күченеп килгәч, кулларына балталар һәм пычкылар алып, үзләренә торак төзи башлыйлар, һәр көн саен тайга эченә юнәлеп, бүрәнә әзерлиләр. Бервакыт ни күзләре белән күрсеннәр, төзелеш өчен дип әзерләнгән бүрәнәләрне тайга патшасы берәм-берәм ярга таба тәгәрәтә һәм аста агып яткан елгага ыргыта. Менә ул тагын бер бүрәнәне өемнән аерып ала һәм тәгәрәтеп карый. Ләкин бу юлы бүрәнә урыныннан кузгалмый. Аю юан һәм авыр бүрәнәгә атланып баса да алгы аяклары белән аны яр кырыена таба шудырырга керешә... Кинәт бүрәнәнең ярдан чыгып торган авыр башы чөйлегеп китә һәм аю башта һавага оча, аннан соң яр астына тәгәри... Солдатлар әлеге аганың баласын гарнизонга алып кайталар һәм ана «Мишка» дип исем кушалар. Хикәядә «Мишка» ның ничек итеп кулга ияләшүе, аның ничек туклануы, солдатларның хәрәкәтен, эшләрен күзәтеп торуы һәм, ниһаять, елгадан мичкә белән су ташырга өйрәнүе тасвирлана... Хәрби тревога уйналгач, батальон тиз генә җыенып юлга чыга һәм яңа урынга күченеп китә. Гарнизонда бары тик «Мишка» гына торып кала. Тактик өйрәнүләрдән соң элекке урынга әйләнеп кайткан солдатлар «Мишка» ны инде якадан очратмыйлар. «Ул, ихтимал, кышкы йокыга талу өчен... үзенә җайлы урын — өн эзләп киткәндер», — ди автор хикәянең ахырында. Хикәя балаларга аңлаешлы, гади һәм җиңел тел белән язылган. Аның һәр битендә диярлек тайга күренешләрен сурәтләгән рәсемнәр күрергә мөмкин. Китап 30.000 данә тираж белән басылган. Бәясе 4 тиен. РСФСР Мәгариф министрлыгының Балалар әдәбияты нәшрияты күренекле татар совет язучысы Абдулла Алишның «Утлы йомырка» дигән китабын рус телендә бастырып чыгарды. Китапка язучының «Кадерле бүләк», «Кешеләр нишлиләр», «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми», «Эшче абый», «Утлы йомырка» исемле хикәяләре, «Атлар», «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Бал корты һәм шөпшә», «Сыерчыклар һәм карт чыпчык» исемле әкиятләре тупланган. Бу әсәрләр балаларны хезмәткә, дуслыкка, тугрылыкка, кешеләрне, табигатьне үз күрергә, яратырга өнди торган вакыйгалар һәм күренешләрне тасвирлауга корылган. Үзенең кайбер хикәяләрендә һәм әкиятләрендә автор мактанчык булуның, кирәк вакытта сер саклый белмәүнең, ялкаулыкның начар гадәт икәнлеген гади һәм истә калырлык образлар, картиналар ярдәмендә ачып бирә. Абдулла Алиш балаларның психологиясен яхшы белә, шуңа күрә дә аларны күбрәк кызыксындырган нәрсәләр турында жыйнак һәм аңлаешлы итеп яза. Моның шулай икәнлеге «Кадерле бүләк», «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми» хикәяләрендә, «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә» әкиятләрендә бигрәк тә ачык күренә. Китапка кергән әсәрләрне рус теленә Г. Кәримова һәм А. Бендедкий иптәшләр тәрҗемә иткән. Абдулла Алишның тормыш һәм нжат юлы турында филология фәннәре кандидаты Гази КашАбдулла Алиш 1 ОГНЕННОЕ ЯИЧКО (Утлы йомырка) шафның кереш сүзе белән ачылган бу җыентыкка балалар кызыксынып карарлык рәсемнәр дә урнаштырылган. Китапмын тиражы 100.000 данә. Бәясе 9 тиен.