УЙЛАРЫМ
Парчалар
* :>:
If
ырга чыксам, җаным рәхәтләнә, Иркенлеккә күңлем күнеккән;
туфрактан күпме җырлар туган» Ничә буын монда көн иткән...
Әллә шуңа, әллә бүтән сәбәп, Түзә алмыйм хисләр ташуга: Мәҗлесләрдә җырламаган кеше, Җырлап җибәрәм мин басуда!
*
о
'-,зак йөреп туган якка кайттым, Кардәш-ыруларым саулармы?
Гаҗәпләнеп карыйм тар инешне, Кечерәеп калган тауларны.
...Бераздан соң күрдем: якташларым Сынатмыйча еллар кичкәннәр;- Таулар кечерәйгән, ә кешеләр, Ә кешеләр ничек үскәннәр!
* $ &
Узем сөргән басуларда йөрим, Калкулары таныш, үзәне.
Кайнар тирләр тамган җирен кеше Кабат кайтып күрми түзәме?
Эшләпәмне салып, сәерсенеп, Утырам мин таныш ермакта.
Шул ук җирләр... Ләкин бу туфракка Якын да мин, шактый ерак та...
*
Чәчтерделәр судан үләне дә, Чәчтерделәр безгә магар да; Чәчтерделәр хәтта чумиза да, Күксагыз да, соя-мазар да!
76
Күктән яуган бик күп әмерләрне Шушы җирдә үтәп тордык без. Кәгазь чәчеп алар акча алды, Нәрсә чәчсәк — шуны урдык без...
•Г/ елеп алыр, кесәсенә салыр, Бер күгәргән кадак тапса да. Исе китмәс — колхоз машинасы Кар-яңгырда тутыгып ятса да.
Мондый караш белән гомер итсә, Бик күңелсез булыр азагы...
«Юк, күңелләр күгәрмәскә тиеш!» — Шундый булсын көннең кадагы!
•вәгазьләрдә, сүздә син бик юмарт: «Кадерлебез, дисең, җир-ана!» Шактый имдең аны, хәзер инде Син үзең дә ризык ’бир аңа.
Җир улысың икән, гамьсез булма, Күңелләрне моңа өйрәтмик;
Ана безгә мәрхәмәтле икән, Анага да кадер кирәк бит!
•Л"ояш исе сеңгән чәчләреңнән Ник бер генә тагын үпмәдем? Күкрәгеңә төшкән толымнарны Ник бер генә тагын сүтмәдем?
Ник бер генә тагын сүтмәдем дә, Ник бер генә тагын үрмәдем? Сагынырмын диеп белмәдем шул, Үкенермен диеп белмәдем
дер шешә су алдым кызык .өчен, — Диңгез күргән дуслар көлмәсләр.
Күрмәгәннәр — зәңгәр зур диңгезне, Моңа карап, барыбер белмәсләр.
Тамчы җырлар бирәм икеләнеп, Үз хисләрен күпләр танырмы...
Моңа карап, шаулы зур тормышны Күз алдына китерә алырмы?
* " *
■/Иедуза ул болай бик матур да, Ләкин аның эче су гына.
Коенганда орынып китә калса, Кәефеңне бозар... шул гына.
77
Чирканудан йөзне чытып куйдым Ул тәнемә тигән бер мәлдә, һәм исемә төште көтмәгәндә, Шул медуза кебек бер бәндә.
ч I
Төркиядә — туган илләрен;
Өч йөз елга якын саклаганнар Изге итеп туган телләрен.
Горур казакларга III моның өчен Урынлыдыр рәхмәт дисәк тә. Кайберәүләр оныта туган телен Туган туфрагында яшәп тә.
итләремнән, күзләремнән мине, Муенымнан сарылып үбәсең; Кочагыңа алып тибрәтәсең, Сагынгансың син дә, күрәсең.
Кем килсә дә шулай каршылыйсың... Тик таратмыйм синең гайбәтне.
Кичерсәм дә, бары сиңа гына Кичерәм, диңгез, мондый'гадәтне!
£2 ер як яры белән диңгез — бездә, Икенчесе белән — ятларда. Уртасыннан үткән чиккә барып Туры килә көн-төн сакларга.
Килер бер көн, диңгез саклаулардан, һава бүлүләрдән бушарбыз: Ай, кояш күк бар да уртак булыр, Бөтенесен бергә кушарбыз.
*
❖ ❖
Тамчылардан торган минем гомер Чиксез диңгез түгел — елга ул; Сирәк тамчы булып саран тамсаң, Җитәр иде шәт йөз елга ул.
Тамчылар да, беләм, ташны тишә, Тик башканы тели күңелем: Тиз үтсә дә, ташлар тәгәрәтеп, Ташкын булып үтсен гомерем!
III 1707—1708 елларда К. Булавин җитәкчелегендә булган баш күтәрү бастырылгач, Теркингә качкан крестьяннар һәм казаклар нәселеннән меңләгән кеше 1962 елны Советлар Союзына кайтты. Сүз шулар турында бара.
W *
йөз елга якын сагынганнар ■ туган илләрен;
78
*
❖ ф
^фык аръягына киткән юллар Ашкындыра икән нилектән? Офыкларга карап юл чыгуны Яраттым мин элек-электән.
Баганалар нинди зур-зур атлап Китеп барган ерак үрләргә. Киткән алар серле киләчәккә — Мин күрәсе яңа җирләргә...
*
С*ирәк йөргән кеше юлдан курка, Калдыралмый җылы почмакны.
Ә мин менә сәфәр җилләренә Рәхәтләнеп ачам кочакны.
Юл читенә баскан баганалар Чакрымнарны, әйдә, санасын; Юллар үзе каршы йөгергәндә Ничек инде туктап каласың?
Ф л
Л^ан хатын кайта көньяктан; Егет бара сынау бирергә.
Геолог кыз китә Себертә, Тайгаларны айкап йөрергә.
Карчык кайта онык карарга; Солдат кайта ялга ун көнгә; Бер карт бара улын җирләргә. Сүз катмыйча юлда беркемгә...
*
* *
■Исәннәрнең исенә төшереп Утта үткән еллар хакында,— һәр кешене күздән кичереп, Солдат тора юллар чатында.
Булсын безнең гомер юлы да Алар үткән юлга ялгарлык, һәйкәлләрнең күзенә һәрвакыт Кызармыйча туры карарлык!
$
-Л^амай курганында мәңгелек ут Янып тора көн-төн һаман да. Сугыш дигән афәт беткәч җирдә, Бездән соңгы тыныч заманда
Син сүндермә, кеше, бу ялкынны, Янып торсын шулай ялт итеп; Батырларны онытмаска дип без Сезнең исемнән дә ант иттек!
*
т
. екә кыяларның кәрнизеннән — Упкын кырыеннан юл бара. Бормаланып бара-бара да ул, Болытларга кереп югала.
Аска карыйм — биек дигән таулар Нинди кечерәеп калганнар.
Мин үтәргә куркам бу юллардан, Ә кемнәрдер шуны салганнар!..
*
хАир сөргәндә, юлга җиткән саен Кем күтәрсен гел-гел төрәнне? Күп очраттым рәттән юлларны да Басуларга кушып сөргәнне.
Моны күреп юлчы аһ-ваһ килми. Вакытлы хәл — моны ул аңлый; Кешеләргә әгәр кирәк икән, Андый юллар гомер югалмый!
❖
У.ллар әйтә: «Яхшы — юлларның Мин күрмәгән якка киткәне». Кызлар әйтә: «Әйбәт — юлларның Сөйгән ярым янына илткәне».
Ата-ана көн дә һәр иртә
Каерып ачар иде капканы: Әйтер иде: «Яхшы — юлларның Туган якка алып кайтканы!»
Сәбәплеме, әллә сәбәпсезме, Икеләнәм дә кайчак, шомланам. Тиле генә гел авызын ера, Сагышланам да мин моңланам.
Әй, кайда сез, кайда, күңелемә Тынгы бирми торган юлларым?
Әй, кайда сез, кайда, сиздермичә Рәхәт языла торган җырларым?..