Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗаты турында сүз алып барганда, моңарчы аның бер ягына — идея эчтәлегенә күбрәк игътибар юнәлдереп кнлен- де. Аның шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе буларак нинди хисләрне кичерүенә һәм нинди идеяләрне чагылдыруына күбрәк тукталынып, ул хисләрне һәм идеяләрне укучыга җиткерү өчен нинди сәнгать чаралары куллануы турында аз сөйләнелде. Тукайның шигъри осталыгын — әдәби стилен, телен, сурәтләү чараларын, ритмикасын, рифмалар системасын һ. б. өйрәнү һаман да тиешле күләм алганы юк әле. Мондый хәл бөек шагыйрьнең иҗатына дөрес, тулы бәя бирүгә һәм әдәбиятка килүче яшь талантларның Тукайның шигъри осталыгын үзләштерүенә комачаулый. Тукай татар поэзиясенең эчтәлегенә генә түгел, бәлки аның теленә һәм сәнгатьчә эшләү чараларына да зур яңалыклар кертте. Билгеле булганча, егерменче йөз башларынача татар поэзиясе нигездә гарәп, фарсы һәм төрек сүзләре белән нык чүпләнгән иде. Иҗатының (бигрәк тә башлангыч чорында) гаять зур өлеше гарәп, Фарсы һәм беркадәр дәрәҗәдә төрек теле йогынтысында булуга карамастан, Тукай бу йогынтыдан арына барып, йөзләрчә шигырьләрен һәм күп кенә зур күләмле әсәрләрен саф татар телендә язды. Шул ук вакытта ул шигырь телендә яшәп килгән бик күп китап сүзләрен халыкның сөйләү телендә, җыр, әкият, мәкаль һәм әйтемнәрендә кулланылган чын халыкчан сүзләр белән алыштырды. Теленең халыкчанлыгы ягыннан Тукай заманындагы һәм аннан элекке бер генә шагыйрь дә аның белән тиңләшә алмады. Тукай үзенең иҗатында шигырь төзелешенең өч төрле метрикасын—• гарәп-фарсы, борынгы төрки-татар һәм татар халык җырлары метрикасын кулланды. Шулардай иң зур урынны (78 проценттан артыгын) гарәп-фарсы үлчәүләре белән язылган шигырьләр ала. Тукай шигырьләре арасында борынгы төрки-татар үлчәүләре белән язылган шигырьләр сан ягыннан икенче урында тора. Шулар өстенә ул шигырь төзелешенә, татар халык җырларыннан алып, аңарчы беркем тарафыннан да кулланылмаган өр-яңа үлчәүләр өстәде. Нәтиҗәдә, шигырь төзелеше татар теленең фонетик үзенчәлекләренә тулысынча туры килә торган үлчәүләргә баеды; һәм мөстәкыйль татар шигырь төзелешенең барлыкка килүенә юл ачылды. Тукай шулай ук, татар халык | җырларындагы рифмалардан фай-/ даланып, рифма системасын тулы! яңгырашлы катлаулы рифмалар бе1 лән баетты. Жанрларының күптөрлелеге ягыннан да 'бүгенге татар поэзиясе Тукайга бурычлы. Көнчыгыш поэзиясеннән кергән гарәп-фарсы шигырь жанрларын (касыйдә, газәл, мәдхия, һөҗү, мәрсия, вәсыф, кыйтга, хикмәт, бәет) киң куллану һәм аларның эчтәлеген заман таләпләренә туры китереп үзгәртү белән бер- рәттәң, Тукай рус һәм көнбатыш поэзиясеннән алып, татар поэзиясе Т 134 нә ©р-яца жанрлар (станс, романс, элегия, мәсәл, пародия, эпиграмма, җыр һ. б.) өстәде. Тукай поэтик фикерне укучы күз Г алдына җанлы рәвештә китереп бас- ' тыруга хезмәт итә торган сурәтләү чаралары өлкәсендә дә зур яңалык 1 кертте. Бу яңалык — көнчыгыш поэзиясеннән кергән гаять дәрәҗәдә күперенке, абстракт бизәкләрне һәм образларны татар халкының реаль тормышына бәйле булган, аның сөйләү телендә һәм авыз иҗатында яшәп килгән конкрет образлар белән алыштырудан гыйбарәт булды. Тукайның иҗаты шигырь белән сөйләүнең дөнья поэзиясендә кулланыла торган стилистик алымнарының бик күп төрен эченә ала. Әкият яки поэмамы, публицистик шигырь яки лирик җырмы, шаян такмак яки сатирик эпиграммамы — нинди генә жанрда язылган булуына карамастан, — алариың барысында да һәртөрле чагыштыру, тиңләү, дсара- каршы кую, охшату, кинаяләп әйтү һ. б7”ш. кебек сурәтләү чаралары тулып ята. Тирәнтен күзәтүчән, нечкә хисле һәм хыялга бай шагыйрь буларак, ул укучыга әйтергә теләгән фикерен һәрвакыт җанлы сурәтләүгә корылган шигырь теле белән сөйләп бирә. Шимал яктан чыгып, бәркъ орды бер нур, Зыясыннан әһали улды пәрнур, — дип башлана аның 1905 нче елда чыккан иң беренче шигырьләреннән берсе. Бүгенге телгә күчереп әйткәндә, бу: «Төн ягыннан чыгып, бер нур яшьнәде һәм үзенең яктысы белән бөтен халыкны нурландырды», —> дигән сүз була. Юк, яшен генә дә түгел икән әле ул-, Нә дәүләт милләтә, нә бәхет вә талнгь, ______________________________________ Бу гәз төн яктан улды шэмсе талигь, — ягъни, «Милләт өчен бу никадәр байлык, никадәр бәхет һәм нинди матур киләчәк: бүген төн яктан кояш туды». Гадәттә кояш чыкмый торган төньягыннан шундый якты булып чыккан һәм татар милләтенә шундый оәхет һәм матур киләчәк вәгъдә иткән нәрсә ни соң ул? Моны шигырьнең аннан соңгы юлларыннан белеп була: сүз Россиянең төньягында, Петербург шәһәрендә татар телендә «Нур» исемле газета чыга башлавы турында бара икән ’. Газетаны шагыйрь матур кызлар күзләрен ала алмый карап торырлык көзгегә дә охшата, айда язылган сүзләрне җепкә тезелгән энҗеләр белән дә тиңли. Кыскасы, гүзәл образлар һәм күренешләр белән тулы шигырь теле белән сөйләп бирә. «Голүмең бакчасында...» дип башланган беренче шигырендә ул кешеләрне белемнәр бакчасына керергә, мәгариф мәйданында ат уйнатырга, наданлык йокысыннан уянып, караңгылык урдасы белән сугышырга һ. б. чакыра. Шпгырь бабында юк бәндә мәһарәт, Фәкать бу тугрыда кылдым җәсарәт, — ягъни, «шигырь язу өлкәсендә миндә осталык юк, бу — шул өлкәдә батырчылык итүем генә» дип кулына каләм алган яшь шагыйрьнең беренче шигырьләре өчен мондый сурәтләү чаралары бик җиткән, әлбәттә. Гыйшыкны утка, гашыйкны утта һәлак булучы күбәләккә, шигырь китабын гөл бакчасына, горур кызларны гашыйкларның җанын алучы газраилгә тиңләүләр, гөлгә гашыйк булган былбыллар, гүзәллек шаһына кол булган шагыйрьләр, аерылу утлары, гамь гаскәрләре һ. б. кебек көнчыгыш поэзиясеннән кергән тиңләү һәм чагыштырулардан киң файдалану белән бергә, Тукай үз иҗатының беренче көннәреннән үк шигырь теле белән сөйләүнең мондый чараларын халыкка якын һәм аңлаешлы чыганаклардан '— халыкның үз сөйләү теленнән, әкият һәм җырларыннан, мәкаль һәм әйтемнәреннән эзли, аларны торган саен күбрәк куллана һәм иҗатының ахырына таба бөтен шигырьләрен шул чараларга корып яза. Без аның беренче шигырьләрендә үк инде «йортыңда таракан туярлык та аш юк», «милләт ертыгының җөең җөйлим», «бер алманы биш ки1 Тукай башта бу газетаның реакцион йөзен тапый аямаганлыктан, беренче газета буларак, аның чыгышын шатланып каршы ала. 135 ■сәккә бүлик», «сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк», «дүрт күз белән көтү», «ярлыны тунау», «җиң сызгану», «билне буу», «яңак төбеннән ут чыгару» кебек саф татарча чагыштыру һәм кинаяләп әйтүләрне бик еш очратабыз. Чагыштыруны Тукай үзенең иҗатында аеруча күп һәм уңышлы кул- .лаиа. Татар халык җырлары да бит нигездә шундый чагыштыру чараларына корылып төзеләләр. Дүрт юллык җырларның беренче ике юлы күп вакытта нинди дә булса бер күренешне ала да, җырчының кичерешләрен шундый күренешләр белән янәшә куеп, аларны бер-берсе белән чагыштыра — охшата, тиңли яки каршы куя. Иделләр агып бетсә дә, Комнары кала икән; Хәсерәтләре үтсә дә, Моңнары кала икән. Тукайның бик күп шигырьләре тиңләүгә корып язылган. «Картлар» исемле шигырендә ул яшьлеге үтеп киткәннән соң башка яшьләрне сөюдән тыючы картларны акчасын оттырып бетергәннән соң бүтәннәрне карта уйнамаска өндәүче кешегә тиңли. Шигырь шундый тиңләүгә корылган афоризм белән тәмамлана: Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше. Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше! «Кичке теләк» шигыре дә нигездә шундый тиңләүгә корылган. Биредә ул мае бетеп сүнгән лампаны шул лампа сүнгәннән соң берни дә яза алмыйча караңгыда ятучы шагыйрь белән тиңли, һәм шундый нәтиҗә чыгара: Ни бәхет, дим, иртәгә кич син тагын да янмасаң. Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам! Тукай шигырьләре арасында шактый катлаулы тиңләүгә нигезләп язылган аерым юллар да куп. Мәсәлән, «Сагыныр вакытлар» исемле шигырьнең мондый юлларын алырга була: Туйса иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, Яд итәм, бизсәм үземнән, миң сабыйлык чакларын. Биредә шагыйрь уз-үзеннән туйган кешене тормышыннан туйган иблис белән һәм сабыйлык чагын оҗмах белән тиңли. Бу шигырь ■тиңләү һәм 'охшатуларга аеруча бай. Сабыйлык чагын ул «күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы» белән һәм гомернең «нурланып үскән яшел яфрак чагы» белән тиңли, сабый вакытта аңа үсеп утырган һәр чәчәк апасы һәм сеңелесе булып күренә, һәр алмагач абзасына охшый, күк йөзе зәңгәр зөбәрҗәт булып, яткан җире кыйммәтле ташлар түшәлгән урын булып күренә. Әлегә бернинди гүзәл тарафыннан да биләнмәгән күңелен шагыйрь чәчелмәгән җиргә охшата. «Әхлаксызлык» шигырендә тиңләү аеруча көчле. Бу шигырендә ул дөреслекме әйтүдән куркучыны акча урлавы фаш булудан куркучы карак образында күз алдына җанлы итеп китереп бастыра: Тик хәзер йөз сумны урлап килгүче угры кебн, Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без. Тукай шигырьләрендә охшатуга корылган аерым образлар да күп. Каткат киенгән кешене ул кәбестәгә (Мин бөтенләй бер кәбестә: бар кием ун кат минем), белемгә омтылган яшьләрне диңгез төбенә төшүче водолазларга (тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары) охшата. «Хәстә хәле» исемле шигырендә тәнне җанның бишмәте белән, авыруны исә шул бишмәтнең ертыклары белән, ә тәнне дәвалауны шул ертыкларны ямау белән тиңли. «Өзелгән өмет» шигыренең ана каберенә мөрәҗәгать иткән юлларында чагыштыруның моңарчы охшашы күрелмәгән алымы кулланыла. Бу шигырендә ул лирик геройның анага мәхәббәте ни дәрәҗәдә көчле булуын күрсәтү өчен, сыйфатлары ягыннан капма-каршы нәрсәләрне янәшә куеп, бер-берсе белән чагыштыра: Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең ... кабрең ташы. Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы. Дөньяда иң каты һәм иң салкын нәрсә — ана кәбере өстеңдәге таш— 136 иң җылы һәм иң йомшак нәрсәдән дә — кеше күңеленнән дә җылырак һәм йомшаграк булып чыга. Шагыйрь ана каберенә тамган күз яшьләрен дә капма-каршы сыйфатлар белән билгеләп, бер үк вакытта иң «ачы» һәм иң «татлы» яшь дип атый. Тиңләүнең гадн күзаллау мөмкинлегеннән ашып киткән гиперболик үрнәген «Валлаһи» исемле шигырьдә күреп була: казакъ далаларындагы һаваның сафлыгын ул «Ак күмәч берлән ашарлык саф һава» дип, гадәттән тыш көчле итеп күз алдына китерә. «Читен хәл» шигырендә кояшны канлы тап белән һәм таңны ак кәфен белән тиңләү лирик геройның настроеннесен бөтен кискенлеге белән ачып күрсәтүгә хезмәт итә: Каршыма чыкма, кояш, сия, канлы тап! Ак кәфендәй син җәелмә өскә, таң. Чынлап та: яшәү бирүче кояш канлы тап булып, ә дөньяны бизәүче гүзәл таң кәфен булып күренә икән, лирик геройның хәле нинди булырга тиеш1 . Охшату чараларын чын художникларча оста куллану үрнәге «Буран» шигырендә бирелгән. Бу шигырендә ул тын юлны үлгән еланга охшата: Төн буе яткан иде үлгән елан күк юл тыныч, Чыкты сок кайдан адаштыргыч бураң-, — бу куркыныч? Буран вакытында һавада карларның бөтерелеп очып йөрүен тасвирлау өчен шагыйрь укучы күз алдына әкиятләрдә генә ихтимал булган фантастик күренешләрне китереп бастыра: Әллә ычкынганмы баудан 1\аф тау арты ,, җеннәре? Я тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре? Кар булып җирдә очамы ошбу мендәр йоннары? Иөгрешеп йон аулый мәллә Каф тау арты җеннәре? Шигырь шулай ук искиткеч көчле охшату белән тәмамлана: бөтерелгән кар аша күктән карап торган ай шагыйрьгә гүяки газап чигүче ярлыга биек чарлагыннан көлеп карап торучы бай булып күренә: Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай келә, Мин фәкыйрь михнәттә гүя — чарлагыннан бай көлә. Тукай шигырьләрендә охшатуның ике күренешне янәшә куеп, берсен икенчесе белән инкарь итү төре да очрый. Мәсәлән, «Көзге җилләр» шигыренең беренче ике юлы шундый алымга корылган: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый. Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый. Шул ук шигырьдә капма-каршы күренешләрне бер-берсе белән чагыштыру алымы да урый ала: Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән. Sep телем икмәк, дип, анда назлы нечкә бил елый. Охшатуның гади төреннән дә Тукай еш файдалана. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигырендә- татар бае тарафыннан .мәсхәрә ителеп, урамга чыгарып ташланган кызның узган кешеләргә тилмереп каравын ул яраланган кошның яки адашкан этнең тилмерүле карашына охшата. Бу чара мескен кызның кыяфәтен укучы күз алдына бик җанлы итеп китереп бастыра: Атылган кош, адаштырган эттәй. Үткәннәргә мәэюсь карыйсың. Курәм, ике иренең селкенәдер, Кайсы татар баен каргыйсың? «Хәстә хәле» шигырендә үз тирәсендә йөргән кызларны гадәттәй тыш күренешкә —■ кыш көне очып йөри торган күбәләкләргә, ә үзен кызыл кан һәм ит кенә күрә торган бәйле корбанлыкка охшатуы лирик геройның настроениесен тулырак ачып күрсәтүгә булыша. Сатирик әсәрләрендә комик эффектны көчәйтү максаты белән Тукай ирониянең барлык мөмкинлекләреннән файдалана. «Кисекбаш» поэмасында ул реаль һәм фантастик күренешләрне берләштергән гротеск алымын оста куллана. Анда Кисекбашны күргәч, кешеләр белән бер- рәттән җансыз әйберләр дә елый башлыйлар. Атлыйдыр һәркем күзеннән яшь сыгып, Аглый кибеттән кәләпүшләр чыгып. 13/ һәм аяк астында ятка» тиреләр, Барча: «Ай мескен! дә Ай мескен!» диләр. Шунда тау-тау торган он капчыклары, Аглыйлар саилче 7 кыз, карчыклары. Шул ук әсәрдә базар әһелләренең ■беркатлылыгыннан җиңелчә генә көлеп алу да чагылып китә. Базар картлары Кисекбашның хатынын һәм баласын Дию кулыннан коткару ©чей патшадан солдат сорарга тәкъдим итәләр: Кайсы әйтә: Патшадан солдат сорыйк, Ул Диюне ядрә берлән аттырыйк. Кайберәүләр бу турыдагы мәсьәләне хәтта Россиянең Дәүләт думасына куеп .тикшерү кирәклеген таләп итәләр. Сатирик ачы көлүнең чамадан тыш арттырып җибәрелгән гиперболик формасы шуннан соң башлана: мөселман батыры Карәхмәт башны урыныннан да кузгата алмагач, Кисекбаш аның бу омтылышын тилелеккә саный: Ул баш әйтә: «Бу Карахмәт шаштыму? Ул күтәрерлек җиңел бер башмы бу? Бер түгел, меңләп Карәхмәт килсә дә, Хәтта Зайкни, Медведев бер булса да, һич насыйп булмас аларга кузгату; Файдасыздыр кузгатырга күз ату. Башның шундый авыр булуының сәбәбе нәрсәдә соң? Кисекбаш моны, зур горурлык белән мактанып, үзе аңлатып бирә: Чикмәсен бушка газапны — булмый да. Чөнки бар мең пот тәгассып бу мидә. Бу мидә йөзләп гыйнат амбары бар. Би мидә мең пот сыраның пары бар. Бу мидә бардыр җәһэләт ун вагон, Мин беләмлек дәгъвасы бер мең вагон. «Иске — изге» фикер бардыр бер келәт, «һәр җәдит — кяфер» — егерме склад... Шулай итеп, кечкенә генә баш мең пот консерватизмны, йөз амбар кирелекне, мең пот сыра парын, ун вагон наданлыкны, мең вагон мин беләмлекне, бер келәт искелек яклауны һәм егерме склад яңалыкка каршы килү фикерен сыйдырган булып чыга. Шунда хәзер булган базар әһелләре башның бу сүзләрен ишеткәч: «Аһ, нинди изге баш!» дип, аңа чын күңелдән соклану белдерәләр. Поэма дәвамында мондый гиперболик алымның төрле формалары кулланыла. Мәскәүски урамы (хәзерге Киров урамы) белән Крестовников 7 С а п л ч е — хәер сораучы, теләнче. заводы (хәзерге Жиркомби- нат) арасындагы ун-унбиш минутлык юлны «йөгерек аттан да каты» һәм «җәядән аткан уктан да каты» барган трамвай «бер сәгать, бер көн вә өч көн» эчендә генә үтә. Карәхмәт белән Кисекбаш Кабан күленең күп булса ярты сәгать эчендә барып җитәрлек урынына җиде көн һәм җиде төн үткәч кенә барып җитәләр. Кабан күленең төбенә дә Карәхмәт алты мең колач озынлыктагы бауга тотынып ун тәүлек буе төшә. Тукай шигырьләрендә сатираның көчле стилистик алымы сыйфатында бер сүздә хәрефләрне урыннарыннан күчерү юлы белән бүтән мәгънәдәге сүзне китереп чыгару үрнәкләре дә бар. Мәсәлән, «Минһаҗ» исемле шигырендә ул югары уку йорты мәгънәсендәге «Галия» сүзендә хәрефләрне урыннарыннан күчерү юлы белән «Гаилә», ягъни семья сүзен китереп чыгара: Таш ташыйлар: анда Минһаҗ «Галия» нигзен сала. Туй ясыйлар: монда Минһаҗ гаилә нигзен сала. Салыныр да, төпләнер дә, бик уңайдыр соңгысы, Шикләнәм мин, әллә ник булмас кеби әүвәлгесе. Бу шигырьдә сүз һиндстанда укып кайткан Минһаҗ исемле алдакчы интеллигентның Саратов губернасындагы Хвалын өязендә мәдрәсәи галия (югары уку йорты) салам дип, халыктан акча җыюы һәм җыйган акчасыннан хисап бирмичә, бер бай кызына өйләнүе турында бара. «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасында Тукай мондый алымнан аеруча оста файдалана. Кисекбашның хатынын һәм баласын Дию кулыннан коткару өчен Кабан күленең төбенә төшкән Карәхмәт зур бер сарай алдына килеп чыга һәм сарай капкасы өстендә мондый сүзләр язылган яшел вывесканы укый: «Монда сакин боже фирка җаиия, Табигыйннәр мәзһәбе гайнання». 138 Татарчага күчереп әйткәндә, бу. «Биредә алланың җинаять партиясе, Гайнан юлыннан баручылар тора», — дигән сүз була. Гайнан — заманында «фирка!! Наҗия», ягъни «Коткару партиясе» дип аталган ди- ни-полнтик секта төзегән Гайнан Вәесев исемле бер аферист. Поэмада Гайнан Вәесевнең Дию итеп алынуы һәм аның партиясен «Наҗия» («коткару») сүзендәге хәрефләрне урыннарыннан күчерү юлы белән «Җинаять» партиясенә («Җания») әйләндерү поэманың фаш итү көчен бик нык арттыра. Юк нәрсәне бар итеп, яман эшне яхшы эш итеп күрсәтү комик эффектны арттыруга хезмәт итә. Тукай үзенең көлке шигырьләрендә мондый алымга да зур әһәмият бирә. «Авыл халкына ни җитми» дигән шигырендә шагыйрь нәкъ менә шундый алымны куллана: Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар. Казенный булса да гәрчә, эчим дисә, аракы бар. Җитәр төсле түгелдер ул ничек хәмд итсә 1 алланы, Хисапсыз әйләгән ихсан 8 иманны һәм имананы. Шигырьне укып чыккач, авыл халкының чынлыкта бер нәрсәсе дә юк икәнлеге, шуның өстенә, бик күп имана (җир налогы) түләгәнлеге һәм дингә ышану, аракы эчү кебек «яхшы» эшләргә генә хокуклы икәнлеге ачык күренә. Әсәрнең көлкелеген арттыру өчен аерым сүзләрне тискәре мәгънәсендә кинаяләп әйтү үрнәген «Авыл җырлары»ндагы түбәндәге юлларда күрергә мөмкин: йөгралмадым, җиталмадым, тоталмадым үрдәкне; .Иран халкы онытмыйдыр шаһтан күргән хөрмәтне. Биредә сүз, әлбәттә, Иран шаһының халыкка ниндидер яхшылык эшләве турында түгел, ә бәлки, киресенчә, аның халыкка күрсәткән газаплары һәм җәберләре турында бара. Мактаган булып мыскыллауның иң көчле үрнәген «Мөнтәкыйть» («Тәнкыйтьче») шигырендә күреп була. Бу шигырендә ул һәрвакыт һичбер урынсыз бәйләнүче тәнкыйтьчедән ачы көлеп, аны үзенең дусты дип һәм 'Хәмд итсә — мактаса. 9 И х с а н әйләгән — биреп яхшылык -иткән. мәгънәсез тәнкыйтенең һәрбер сүзен үткен кылыч дип атый. Күп сөйләндем, яхшы инде мөнтәкыйтьләр сүкмәсә, Берсе барлык язганымны җиргә себереп түкмәсә. Ул кавемнән булмыйдыр тәхрирчедән 9 һичкем тыныч. Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч. Тәнкыйтьченең шагыйрьгә ни дәрәҗәдә дуслыгы һәм сүзләренең ни дәрәҗәдә үткен икәнлеге шигырьнең шуннан соңгы юлларында бик ачык күренә: Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!»— дип куя. Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» — дип куя. Ул тота ат койрыгын да: «Бу озын сач!»— ДИП куя, «Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя. Әсәрнең көлкелеген көчәйтә торган стилистик алымнардан, җыр яки шигырьнең аерым юлларында мәгънәсез сүзләр куллану үрнәген ■шагыйрьнең «Авыл җырлары»нда табарга мөмкин. Биредә ул аерым җырларны халык иҗатындагы «пешмәгән җыр»ларга охшатып, баштагы юлларын юри мәгънәсез итеп яза: Башыңдагы чабатаңның сиксән сигез серкәсе, Бу дөньяда шөһрәт алды Бэдигь мәзин күркәсе. Кашың кара «хи» кебек, әлептәге «би» кебек, Сотрудниклар булса булсын Хөҗҗәт, Наурузи кебек. Бу юллар халык җырларындагы «башыңдагы бүрегеңнең» һәм «кашы, кыйгач «хи» кебек, әлептәге «би» кебек» (ягъни гарәп әлифбасындагы «х» һәм «б» хәрефләре кебек) дигән сүзләрне бозып язу юлы белән төзелгәннәр. Бу җырлар ара3 Тәхрирче — язучы. 139 сыйдагы «Японнар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр», дигән юллар да халык җырындагы «атадыр», «ятадыр» сүзләрен юри бозу юлы белән эшләнгәннәр. Сәнгатьчә сурәтләү чаралары сыйфатында халык телендәге образлы әйтем, тәгъбир һәм мәкальләрдән файдалану ягыннан Тукай үз заманындагы гына түгел, бәлки үзеннән сонгы бик күп шагыйрьләрдән дә уңай якка аерылып тора. Аның шигырьләрен укыганда, мондый әйтем һәм тәгъбирләрнең күплегенә хәйран каласың. Шагыйрьнең хәтере, ■гүяки, шундый әйтем һәм тәгъбирләрне дыңгычлап тутырган зур бер келәт! Тукай алардан бик җиңел файдалана. Авың шигырьләрендә нинди генә әйтемнәр һәм тәгъбирләр юк! Менә аңа кемнең дә булса дәшми, сүзсез калуын күрсәтергә кирәк. Моны ул китап телендәгечә, дәшми, сүзсез калды, дип әйтәсе урында, «иренен тешләде», дип, сурәтләү юлы белән күз алдына китереп бастыра. Буш сүз сөйләп утыруны ул, халык телендәге «суган сату» әйтеме белән аңлата. Ялганчыны ул «борчак сибүче» дип атый. Бик каты кайгырып, газаплануны «ут йоту» дигән кыска гына, ләкин образлы сүз белән күз алдына китерә. Мондый әйтемнәрне куллану, бер яктан, фикерне кыска итеп әйтергә мөмкинлек бирсә, икенче яктан, аны укучының күз алдына җанлы итеп китереп бастырырга ярдәм итә. Мәсәлән, «Кечкенә генә бер көйле хикәя» дигән әсәрендә, аның төп каһарманнарыннан берсе булган Сафы й абзыйның гомергомергә тире һәм йон сәүдәсе белән шөгыльләнүен, бу эштә зур тәҗрибәле кеше булуын аңлату өчен «теше чыккан» дигән кыска гына образлы бер сүзне ала: Тире сатып, йон алып чыккан теше, Бар эше шул, юк кеше берлән эше. Татарда көне-төне кабак тирәсендә генә чуалучы кешеләрне «кабак тастымалы» дип атаганнар. «Улмы? Ул...» шигырендә Тукай танцы кичәләреннән калмый йөрүче булдыксыз интеллигенттан көлү өчен, шул әйтемне бүтән җирлеккә күчерә: Шәп сикергечтер үзе, нәкъ тастымалы тапцаның, Ул аяклар, мин сиңайтнм, «траттата да траттата!». Шушы әйтемне үзгәртеп кулланмаганда, теге интеллигентның шундый сыйфатын тулысынча аңлатып бирү һәм күз алдына китереп бастыру өчен күпме гади, прозаик сүз ( кирәк булган булыр иде! Шигырьнең тәэсир көче дә бу очрактагыча көчле булмас иде. Тукай иҗатында әйтемнәрнең татар халык сөйләвенә генә хас булган, башка телгә тәрҗемә итеп булмый торган идиоматик төрләре дә еш очрый. Бер шытырдауны ишетсәм, авызыма җаным килә; Уйлыймын: шелтә кылырга әллә вөҗданым килә? «Тәрәддөт вә шөбһә» шигырендәге «авызыма җаным килә» дигән бу сүз нәкъ менә шундый идиоматик әйтемнәрнең берсе. Ул үлү (җанның авыздан чыгып китүе) дәрәҗәсенә җиткән куркуны аңлата. «Яшен журналы хакында» исемле шигырьдәге «лахәүлә уку» сүзе дә шундый ук идиоматик әйтем: Ялтырый милли болытларның арасында «Яшен», Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр, яшьнәсен ул, яшьнәсен. Юл табар золмәттә калганнар, төшерсен шәүләсен, Таш йөрәкләр һәм яшен күргәч, укыр «лахәүлә»сен. «Ләхәүлә» уку — ул күк күкрәү, яшен яшьнәү кебек дәһшәтле моментларда укыла торган «Ла хәүлә вә ла кувәтә...» дип башлана торган дога укуны күздә тота. Халык әйтемендә ул гаять дәрәҗәдә куркуны аңлата. Бу шигырьдә Тукай «Яшен» журналының каткан йөрәкле кешеләрне шундый куркуга төшереп, «ла хәүлә» укырга мәҗбүр итәчәге турында сөйли. Сурәтләү чарасы сыйфатында татар халык мәкальләрен куллану ягыннан да Тукай күпләрдән аерылып тора. Мәкальне ул шигырьгә бөтен килеш кыстырып җибәрми, бәлки әйтергә теләгән фикеренә буйсындырып сүтә, үзгәртә, өсти һәм 140 шигырьнең табигый бер күзәнәге итеп кертел җибәрә. Мәсәлән, «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырендә «Бөкрене кабер генә төзәтә» дигән мәкальне шундый иҗади эшләү үрнәген күрәбез: Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим, Тәңре фәйзе минем күңелгә эз салыр. » Сурәтләү чаралары сыйфатында халыкның сөйләү телендәге, мәкаль һәм әйтемнәрендәге образлардан файдалану турында сүз барганда, Тукай иҗаты өчен бик характерлы ' булган бер моментка тукталмый үтеп булмый. Иҗатында хезмәт темасының еш чагылуы, хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә мәхәббәт һәм ихтирам белән каравы, укучыда тырыш хезмәткә мәхәббәт уятырга омтылуы ягыннан заманындагы күп шагыйрьләрдән аерылып торган Тукай бик еш очракларда халык телендәге образларның да хезмәт эш- чәнлеге белән бәйлеләреинән файдаланды. Тырышып эшләү урынына тир түгү, бил бөгү һәм җиң сызгану, бирелеп хезмәт итү урыныңа хезмәт эчендә йөзү, файдасыз эш эшләү урынына юкны бушка бушату, эшсез тик йөрү урынына «сикерткәдәй сикерү» кебек әйтемнәрне аның шигырьләрендә еш очратырга мөмкин. «Көзге җилләр» шигырендә ул хезмәтчел игенчеләрне җир-ананың иң сөекле эшчән уллары итеп тасвирласа, «Эшкә өндәү» шигырендә хезмәтнең ‘бөеклек һәм хөрмәт чыганагы булуын раслый. «Иһтида» исемле шигырьнең соңгы юллары кеше хезмәтенә чын мәгънәсендә дан җырлау белән тәмамлана: Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт! Яшә тугры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт! Ике зур шагыйрьне бер-берсенә каршы кую өчен түгел, бәлки сурәтләү чараларын кайсысының кайдан алуын билгеләү өчен биредә шагыйрь Дәрдемәнд кулланган шигъри образлар чыганакларына күз төшерү кызыклы. Бу күз төшерү алтын приискысы хуҗаларыннан берсе булган миллионер шагыйрь Дәрде- мәиднең мондый образларны байлык, IM ал-мөлкәт, сәүдә, базар, янчык, хәзинә, баю, бөлү кебек нәрсәләр белән ‘баглы чыганаклардан алуын күрсәтә. «Килки зарым» шигырендә ул үз иҗатының кыйммәтен базар кабул итәрлекме, юкмы булуы ягыннан чыгып билгели: Килки зарым! Юк язарым, Чөн кабул итми базар... Үтми акчаң, Кайда букчаң — Тпз алып үкчәң күтәр. «Ни гамь бөлсәм» шигырендә дөньяның иң зур бәхетсезлеге итеп байлыктан аерылу, бөлү күренеше алына. («Ни гамь бөлсәм, әгәр үлсәм, ни ваем...»), ул үлем белән бер дәрәҗәдәге бәхетсезлек итеп күрсәтелә. Дәрдемәнд кеше тарафыннан эшләнгән зур эшләрнең кыйммәтен дә энҗе һәм бриллиант кебек асыл нәрсәләр белән бәяли, андый эшләрнең беркайчан да ятып калмаячагын, ә бәлки тиешле бәясенә «үтәчәк» икәнен (ягъни сатып алыначак икәнен) белдерә: Энҗе, алмазлар югалмас һәм ятып калмас, үтәр. Саф мәхәббәт темасына багышланган «Хәят» шигырендә дә Дәрдемәнд сәүдә телен һәм сәүдәгәр образын кулланмый кала алмый. Менә ул сабыйлык яшеннән яңа гына чыккан һәм курчак уйнап утырган яшь кыз янына барып керә. Шагыйрь гөнаһсыз кызны күреп, аңа гашыйк була/ Шушы гыйшкын да ул сәүдә өлкәсеннән алынган образлар белән аңлата: Чөнки мәшгульдер үзе, кылды ишарәтләр кузе„ Гамьле куңлемнән кнбет ачтым, кичеп бер ягына. Шунда алыш-биреш, уртакка пайга кереш күренешләре башлана: Сорды ул гөл «Кем, нидер сәүда?..— Дидем: — Сәүдаи гыйшык! Тамды гөлләр, түкте ул дөрләр «Керэм уртагына!..»- Шушы мисаллар гына да Дәрдемәнднең телне баету чараларын базардан эзләргә чакыруы («Урамнан һәм базардан чүплә сүзне...») очрак 141 лы күренеш түгел икәнлекне күрсәтәләр. Тукай үзенең шигырьләрендә мәкаль һәм әйтемнәрдән файдалану белән бергә, шундый мәкаль һәм әйтемнәргә якын торган йөзләрчә канатлы сүзләр, афоризмнар иҗат итте. Аларның кайбер үрнәкләрен түбәндәге юлларда күрергә мөмкин: Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше. («Ата илә бала»). һәр олуглар эшләгәнлектәй’ олуглыклар таба, «Уйнады» дип бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә. («Эшкә өндәү»). Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар. («Гөнаһ»), Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине сон кайсы дус дошманга сатмый? («Кемне сөяргә кирәк?»). Бармак белән, каткан җирне казып булмый. («И слахчыларга» ). Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош. («...гә»).' Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса, адәм түгел. ( «Сәрләүхәсез» ). Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк? («Тәләһһеф»), Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү? Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач? («Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»). Шигъри сөйләмнең образлылыгын көчәйтүче стилистик алымнардан берсе булган кинаяләп әйтүнең төрлечә үрнәкләре Тукай иҗатында шулай ук еш очрый. «Егетләр» шигырендә ул тормышның уңай якларын гына күргән 'кешене, кинаяләп, «дөнья бакчасының тик розасын» күргән кеше дип аңлата. «Муллалар» исемле шигырьдә аларның бертуктаусыз мәҗлесләргә йөрүен «йөриләр бу кешеләр сөйрәлеп һәрдәм бәлешләргә» дип яза. Тукай шигырьләрендә кинаяләп әйтүнең метафорик формалары да бик еш урын ала. Мондыйларга азатлык кояшы, хөррият кочагы, тормыш күге, күңел кошы, мәхәббәт кайчысы, тугмак сыйраты һ. б. кебек сүзләрне кертергә мөмкин. Үзенең шигырьләрендә муллаларны ул акбашлар яки чалмалылар дип атый, яңалык яклы яшьләрне тар чалбарлар дип йөртә, полицейскийларны кылычлылар дип ала. Кинаяләп әйтүнең шәһәр исеменә корылган формасы да Тукай иҗатында аз түгел. Мәсәлән, «Тотса Мәскәүләр якаң» шигырендә «Мәс- кәү» сүзе шәһәрне түгел, ә бәлки татар байларына көтәчәккә товар биреп торучы Мәскәү сәүдәгәрләрен аңлата. «Авыл җырлары»ндагы Вар- шау сүзе («Бөтен Казан абыстае агент хәзер Варшауга»), шулай ук шәһәрне түгел, ә бәлки Варшавадагы сәүдә фирмасын күздә тота. Нинди дә булса билгеле бер вакыйганың үзен сөйләмичә һәм каһарманының исемен телгә алмыйча, кинаяле ишарә юлы белән шул вакыйганы искә төшереп үтү — шулай ук шигырьнең образлылыгын көчәйтүче чаралардан берсе. «Милләтчеләр» шигырендә Тукай шундый алым өчен дини мифологиядәге Юныс пейгамбәр образын ала: Көймә бата, йота торган балык өчен Фида булган мөрәүвэтле бер җан кирәк. Тукай бу шигырендә буржуаз милләтчеләр тарафыннан һәлакәткә дучар ителгән татар милләтен дини әкияттәге гигант балык тарафыннан туктатылган көймәгә охшата һәм аны коткару өчен балык авызына ташланып, үзен корбан итәргә әзер торган куркусыз бер кеше кирәклеген сөйли. Биредә ул үзен шулай корбан иткән Юныс пейгамбәр турындагы әкиятне искә төшерә. Шигъри сөйләмнең эмоциональ тәэсирен көчәйтү максаты белән әсәрдә җанлы яки җансыз нәрсәләргә эндәшү, мөрәҗәгать итү һәм сорау кую кебек риторик фигураларның төрле формалары да Тукай иҗатында киң урын ала. Ничек диләр? еппе шагыйрь диләрме? Шигырь язмак белән шагыйль диләрме? Сәмавп сүз! Халык аңлар микәй соң? Аны аңлаучылар аклар микән соң? Бу шигырендә Тукай шагыйрьгә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итә. Ләкиң бу сораулар берсе дә 142 җавап таләп итә торган сораулар түгел. Алар шигырьне җайландыру нияте белән куелган риторик сораулар гына. «Сәмави сүз!» дигәндәге эндәш тә мөрәҗәгать чарасы итеп түгел, бәлки «шагыйрь» дигән исемгә күтәренкелек төсе бирү өчен кулланыла. Әсәрнең укучыга эмоциональ тәэсирен көчәйтү өчен җансыз нәрсәләрне җанландырып яки хайваннарны телгә китереп сөйләштерү үрнәкләрен Туканның әкият һәм мәсәлләрендә генә түгел, бәлки аерым шигырьләрендә дә еш күреп була. «Ар. ба, чана, ат» шигырендә бервакытны бергә килгән ат белән арба һәм чана үзләренең тормышларыннан кешеләрчә сөйләшеп зарланалар. «Яңгыр илә кояш» шигырендә дә кояш белән яңгыр нәкъ җанлы кешеләрчә бер-берсе белән сөйләшәләр: Кояш әйтте: «һаман мин яктырырмын-. Вә бер дә батмамын, янып торырмын». Диде яцгыр да: «Туктаусыз явармын, Кара җирне юешләр, елгалармыи», Тукай үз иҗатында халык җырларыннан һәм әкиятләреннән дә иҗади файдалану үрнәкләрен бирде. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигырендә ул үзенең героен тасвирлауга халык җырындагы «керфегеннән гөлләр тама» дигән сыйфатлауны хезмәт иттерә: Көчле — көчсез, ярлы — бай булды һаман да бер анар, һәр карашта ул иде чын керлегеннән гөл тамар. «Казан вә кабан арты» дигән шигырьдә фәхеш йорты тотучы карчык халык әкиятләрендәге адашкан кызларны урмандагы өенә алып кереп, алардаи авыр эшләр эшләтүче һәм соңыннан идән астына ябып, чикләвек ашатып симерткәннән соң пешереп ашаучы^ убырлы карчыкка ох- шатыла. ««Иолдыз»дан да курка» шигырендә шагыйрь «Йолдыз» исемле либераль газетадан да куркучы авыл агаен халык мәсәлендәге куяннан да куркучы бакага тиңли: Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм, Бу бака хәтта кн «Йолдыз» дан да курка, дпп келәм. Шигырьдә сүз, образ, синоним һәм башкаларны бер-берсенә өстәп рәттән куллану кебек стилистик алымнардан торган көчәйткечләр Тукай иҗатында 10 Ләим — саран, комсыз кеше.. шулай ук еш урын ала. «Хатыннар хөррияте» исемле шигырендә ул шундый көчәйткеч сыйфатында хөрлек һәм азатлык, уй һәм фикер кебек синонимнарны рәттән язып китә: Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга, Бөтен фпкрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә. Мондый көчәйткечләрнең аерым сүзләрне, күренешләрне яки образларны мәгънәсе үсә барган тәртиптә, тезү үрнәкләре дә еш очрый: Көрәш угрында ар, тал, тирлә, имгән; Өмет итмә булышмакны ләимнән! 10 («Тирмши»). Күңелсез, кызганыч, мескен булырсың. Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. («Туган, авылъ). Тукай, Пушкиннан тәрҗемә ителгән «Мәхбус» (тоткын) исемле шигырьнең беренче строфасында да шундый көчәйткечне кулланып, төрмәдәге шартларны һәм тоткынның хәлен бик күп буяулар белән күз алдына китереп бастыра: Утырам мин тимер читлек эчендә, Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә; Караңгыда, каты җирдә, юештә, һаман бертөсле җирдә, бер рәвештә. Төрмәдәге шартлар Пушкин шигырендә: «Сижу за решеткой в темнице сырой» ди и бер юл белән генә бирелгән. Тукай исә, югарыда китерелгән шартларны тәрҗемәгә үзеннән өстәгән. Образларны берсе өстенә икенчесен өстәүнең мәгънә ягыннан үсә бару тәртибендә түгел, бәлки төшә бару тәртибендә төзү мисалын «Теләү бетте» шигырендә күрергә мөмкин: Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. Көчәйткечләрнең бер төре сыйфатында бер үк сүзне рәттән берничә тапкыр кабатлау үрнәген «Су анасы» исемле хикәядә күреп була: Су анасыннан котылгачтан, тынычлангач, әни Әй орышты, әй орышты, әй орышты соң мине! Бер ук сүзләрне аркылылашты- рып кабатлау алымын шагыйрь шул ук хикәясендә куллана: Мин качамын, ул куадыр, ул куадыр, мин качам, Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам! Бу алым укучы күз алдына китерергә теләгән күренешнең динамикасын, һичшиксез, бик нык көчәйтә. Шигырьдә фикернең җыйнаклыгын һәм образларның тыгызлыгын тәэмин итүче алым сыйфатында теркәгечләрне төшереп калдыру мисаллары Тукай иҗатында аеруча урын ала. Моның иң матур мисалын «Туган җиремә» шигырендә күрәбез: Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синец Жанга ягымлы икәндер ялкынын да дулкынын! Җөмләтән изге икән ич: имешең, чишмәң. кырың, Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың. Һәр фосуле әрбәгаң: язың, көзең, җәй, кыш көнең; Барча, барча: ак оек, кипдер, чабата, ыштырың; һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларын: Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарыйкларын. Бу юлларда шагыйрь егермедән артык нәрсәне санап чыга һәм шулар арасында нибары өч урында д а, дә, һәм теркәгечләрен куллана. Укучы күз алдына китереп бастырырга теләгән күренешне көчәйтү өчен нинди дә булса хәрәкәтнең тавышын, халәтен яки төсен бирә торган ымлыклардан һәм алкушымчалардан Тукай үз әсәрләрендә уңай килгән һәр очракта диярлек файдалана: Чыгып барганда дөп-дөп тппкәлнләр, Яман сүзләр белән дә сипкәлиләр. («Ысуле кадимче»). Ярым җисме ачылмыш, ялтырыйдыр, Үзе туңган вә дер-дер калтырыйдыр. («Шәкерт якут бер тәсадыф»). Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк. («Шүрәле»), Ап-ачык бу бер җәваптыр сүздә түгел, басмада. («Китмибез»), Балалар турында сүз барганда,, аларныц үз сөйләү теленә якын сүзләрне куллану шигырьдәге настроениене тулырак ачуга хезмәт итә. Тукай моны шундый һәр шигырендәдиярлек исәпкә ала: Тәти читек, тәти күлмәк, шганнарны Баш аегыма өеп куеп яткан чагым. («Бәйрәм вә сабыйлык вакты»). Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. («Гомер юлына керүчеләргә»), Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим, Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик «нәни». («Йокы алдыннан»). «Бай баласы» шигырендә егылмасын дигән сүз урынына ул балаларча әйтелгән «түп итмәсен» дигән сүзне кулланып, шигырьнең комик эффектын арттыра: Тот, җаным, тот, аумасын — түп итмәсен, тот баскычын. Шунда ядыңнан чыгарма кассаның да ачкычын. * Образлы шигырь теле белән сөйләү остасы Тукай, чын мәгънәсендә халык шагыйре буларак, сурәтләү чараларының төрле алымнарын үзенә кадәр булган гаять зур шигъри мирастан гына түгел, бәлки андый чараларга чиктән тыш бай булган халык иҗатыннан, башлыча, аның сөйләү теленнән, мәкаль һәм әйтемнәреңнән, җыр һәм бәетләреннән алды. Халыкның теләкләрен аның үз телендә, үз сурәтләү чаралары белән сөйләп бирү шагыйрьгә халык күңеленә тагын да тирәнрәк керергә ярдәм итте. Халык иҗатындагы иксез-чиксез сурәтләү чараларын художество әдәбияты агымына кушудан гыйбарәт булган бу новаторлыкны Тукай үз иҗат практикасында тормышка ашыру белән генә чикләнмичә, аны халык әдәбиятына багышланган хезмәте белән теоретик яктан да нигезләп, барлык башка язучыларны да үз иҗатларын шундый юл белән үстерергә чакырды. Тукайның кыю бу башлангычы татар демократик әдәбиятын халыкка- якынайтуга сәбәп булган төп чараларның берсе булды