Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРБИЯ КОРАЛЫ, КӨРӘШ КОРАЛЫ

Бу елның июнь көннәре күңелләргә тирән сеңеп калдылар. Барлык табигатьнең сокландыргыч матур булып гөрләп үскән, чәчәк аткан бу көннәре совет кешеләренең һәммәсендә дә яңадан-яңа якты хисләр уятып, эшкә көч-дәрт өстәп җибәрде, алга омтылышны бермә-бер арттырды. Шундый гаҗәеп көннәрнең онытылмас вакыйгасы булып, Ватаныбызның башкаласы Мәскәү Кремлендә партия Үзәк Комитеты Пленумы үткәрелде, анда иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — идеологик эшебезнең чираттагы бурычлары тикшерелде. «Партия һәм халык эшчән- легенең төп йомгагы — СССР да социализмның тулы һәм тәмам җиңүе, Ватаныбызның инде коммунизмның башлангыч чикләренә чыгуы, — диде иптәш Л. Ф. Ильичев үзенең докладында. — Совет җирендә Ленин идеяләре, ленинизмның революцион рухы тантана итә. Ленин идеяләренең җиңүе өчен көрәш 'тарихында соңгы унъеллык аерым урын алып тора. Бу еллардагы иҗтимагый-политик алга китеш хәзерге буынның язмышына гына түгел, бәлки киләчәк буыннар язмышына да тирәнлеге һәм масштабы ягыннан гаять зур йогынты ясады». Нәкъ менә шушы әйтелгәннәрнең дөреслеген чагылдырып торган гүзәл вакыйгалар июнь көннәрен тарихи көннәргә әверелдерделәр: чираттагы совет космонавтлары Валерий Быковский һәм хатын-кызлардан беренче космонавт Валентина Терешкова, бөтен дөньяны тагын бер тапкыр таңга калдырып, галәм киңлегенә бер-бер артлы күтәрелеп киттеләр, тәүлекләр буе космоста очтылар һәм гаять әһәмиятле, зур фәнни-практик бурычларны бик яхшы үтәп, җиргә, Ватаныбызга, исән- сау әйләнеп кайттылар. Мәскәү комсомолецы очучы Быковскийның һәм Ярославль тукучысы Терешкованың бу тиңдәшсез батырлыгы — безнең фән-техникабызның үсешен күрсәтүче искиткеч зур факт булу белән бергә, совет кешеләренең бөек рухи көчен дә, социалистик идеологиянең һәм совет системасы, тәрбиясенең тантанасын да раслап тора. Совет кешеләрен батырлык, фидакарьлек, Ватанга, халыкка, коммунизм төзелеше эшенә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә, гомумән партиябезнең гаять зур, катлаулы, җаваплы булган барлык идеологик эше өлкәсендә әдәбият һәм сәнгать күренекле урыннарның берсен алып тора. Никита Сергеевич Хрущев язучыларны партиянең иң якын һәм турылыклы ярдәмчеләре дип атады. Узган елның 17 декабрендә, бу елның 7 8 мартында әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән булган очрашуларда һәм партия Үзәк Комитетының июнь Пленумында сөйләгән ялкынлы речьләрендә иптәш Хрущев язучыларның һәм барлык сәнгать эшлеклеләренең халык алдында, партия алдында зур җаваплы булуларына аеруча басым ясады. Чыннан да, хәзер, илебездә киң колач Б 4 белән коммунизм төзү көннәрендә, барлык идеология эшенең, аның әһәмиятле тармагы булган әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең роле күп тапкырлар үсеп китте. Коммунизмның материаль-техник базасын булдыру өчен тарихи көрәш алып барган совет кешесен рухи азык белән тәэмин итү, аны тәрбияләү, үстерү, хисләрен баету — әдәбият һәм сәнгатьнең төп һәм изге бурычы шул. Коммунистик җәмгыять белән капитализм арасында кискен көрәш бара. Бу көрәштә без шундый алдынгылыкка ирештек ки, империалистик сугыш чукмарлары безне корал көче белән җиңә алмаячакла- рына тәмам ышандылар. Экономик фронттагы көрәштә исә без аларга караганда күп тапкыр зуррак адымнар белән атлыйбыз. Әмма безнең дошманнарыбыз да йокламыйлар, алар көрәшне, күбрәк һәм мәкерлерәк төстә, идеология фронтына күчерә баралар, идеологик диверсия юллары белән совет кешеләренең аңнарын, йөрәкләрен агуламакчы булалар, антикоммунизм дигән «пәрдә» белән хезмәт иясе халыкларының күзен томаларга омтылалар. Алар «әдәбият, сәнгать — партиясез ул», «иҗатта берни белән чикләнмәгән ирек, ягъни анархия булырга тиеш», «аталар-балалар проблемасы» һ. б. әнә шундый ялган теорияләр күтәреп чыгалар. Хәзер идеяләр сугышы күп төрле өлкәләрдә алып барыла, һәм ул әдәбият, сәнгатьтә үзен аеруча нык сиздерә. Турысын әйтергә кирәк, кайбер дан сөкәче язучылар, художниклар буржуа идеологиясенең мондый агулы кармакларына эләкмәделәр түгел — эләктеләр. Мәсәлән, кайберәүләрнең абстракционизм, формализм белән мавыгулары шуны күрсәтә. Партия һәм совет җәмәгатьчелеге аларны үз вакытында фаш итте, кискен гаепләде, яман чирдән котылу юлларын күрсәтте. Идеоло нең фикерен ачык әйтте. Бер төркем ялган «новаторлар»га карап кына гомумән совет әдәбияты хакында фикер йөртү зур хата булыр иде. Күпмилләтле совет әдәбиятының бер өлешен тәшкил иткән татар совет әдәбияты, шулай ук, халыкка, Ватанга, кешелекнең якты идеалларына турылыклы хезмәт итә. Бу сыйфатларның чыганагы Пушкин һәм Тукайлардан, Горький һәм Коләхметовлардан, Маяковский һәм Ибраһимовлардаи килә. Ул бөек традицияләрнең гүзәл дәвамын без Һади Такташ һәм Муса Җәлил, Шәриф Камал һәм Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов һәм Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов һәм Мирсәй Әмир кебек талантлы язучыларыбызның иҗатларында ачык күрәбез. Әйе, әдәбият ул — тәрбия коралы, көрәш коралы. Дистәләрчә еллар буенча төрле бәхәсләрдә, көрәшләрдә сыналган һәм социалистик реализм методына нигезләнгән, партиялелек, халыкчанлык рухы беләк сугарылган әдәбият кына шундый көчле корал була ала. «Зур революцион, иҗат пафосы булган күренекле әсәрләр генә кешенең күңеленә һәм аңына тирән үтеп керә, аңарда югары гражданлык хисләре һәм у3 , еН .. Ке^ еЛ3^ ^әхете өчен көрәшкә багышларга кыюлык тудыра» —ди гия өлкәсендә янәшә тыныч яшәү мөмкин түгел. Партия бу турыда үзе Безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез сәламәт нигездә үсә, социалистик реализм позицияләрендә нык тора, халкыбызны партия Программасын- да күрсәтелгән югары мораль кодекслар нигезендә тәрбияләүне, коммунизм өчен фидакарь көрәшкә туплауны, халыклар дуслыгын ныгытуны үзенең төп бурычы итеп саный. э T&Ui<; e3 ба™Рлык күрсәткән космонавт Быковскийдан һәм Тереш- Т™ KU7a6bt2bi3 - “И яракай әдәби героегыз скийнын «Knnnf $Un сорагач - плаР, иң беренче итеп, Н. Остров- скииның «Корыч ничек чыныкты» романын һәм аның герое Павел Коочагинны атадылар. Бу - бик характерлы. Чөнки нәкъ менә шундый 5 әсәрләр, шундый, әдәби геройлар үрнәгендә безнең кешеләребез, бигрәк тә яшьләр, һәр яктан сокланырлык алдынгы кешеләр булып тәрбияләнәләр. Бездә генә дә түгел. Н. Чернышевскийның Рахметов, Э. Вой- ничның Кигәвен, М. Горькийның Павел Власов һ. б. образлары үрнәгендә төрле илләрдә никадәр революционерлар тәрбияләнүен искә төшерик. Д. Фурмановның Чапаевы, А. Фадеевның Левинсоны һәм яшь гвардиячеләре, Б. Полевойның Мересьевы, П. Павленконың Воропаевы, Г. Бәшировның Нәфисәсе, Г. Әпсәләмовның Г азину ры, Назимовы, М. Әмирнең Миңлекамалы — үзләрендәге батырлык, фидакарьлек, патриотлык кебек гүзәл сыйфатлары белән укучыларны гашыйк иткән бу образларның тәрбияви көчләре әйтеп бетергесез зур! Актуаль әдәби проблемалар турында, форма һәм эчтәлек, уңай герой һ. б. турында сөйләгәндә бездә кайвакыт бик абстракт фикерләр дә әйтелә. Әдәбиятның югары художестволылыгы өчен көрәшне берьяклы аңлап, аны эчтәлектән аерып, аңардан өстен итеп сөйләү, кимчелексез уңай герой булмый ул, дип раслаулар, кайберәуләрнең, хәтта, әдәбиятның төп үсеш юлы геройларны күрсәтүдә түгел, бәлки гап-гади кешеләрне генә күрсәтүдә булырга тиеш, дигән, ягъни әдәбиятны «геройсыз- ландыру» («дегероизация»)^ кебек бик ялгыш, зарарлы, чыгыш ясау очраклары да билгеле. Безнең иң бөек, иң изге сүзләребезне «купшы сүзләр»гә кайтарып, аларны куллану художестволылыкны түбәнәйтә дигән тавышлар да ишетелгәли. Ялкынлы пафостан, көчле публицистик алымнардан тартынууңайсызланусыман нәрсәләр дә үзен сиздергәләп куя (бигрәк тә поэзиядә). Янәсе, болар барсы да — коеп куйган уңай геройлар, лозунгка охшаган зур сүзләр — риторика, коры, агитация... Андый фикердә торучы иптәшләргә җавап урынына әле генә югарыда санап үтелгән авторларны, аларның китапларын һәм геройларын хәтерләренә төшерү дә җитәр иде кебек. Соңгы елларда, бигрәк тә шәхес кулыгын һәм аның калдыкларын бетерә барган безнең көннәрдә, уңай образларның да иң уңае булган Маркс, Энгельс, Ленин образларын әдәбиятта киң чагылдыра башладык без. Рус әдәбиятында Н. Погодин, Г. Серебрякова, Э. Казакевич һ. б. язучылар бу өлкәдә зур уңышларга ирештеләр. Бездә исә драматург Риза Ишморатны мактап телгә алмыйча мөмкин түгел. Ул, беренче буларак, студент Владимир Ульянов образын зур сәхнәгә күтәреп чыкты. Шулай ук Сибгат Хәким, Гали Хуҗи. М. Ногман поэмалары һәм шигырьләре аша бу сөекле образ күңелләргә бик якын булып кереп . урнашты. Гомумән социаль зур темаларны, чын мәгънәсендә уңай геройларны күтәреп чыккан «Давылга табан», «Үлмәс җыр», «Алар дүртәү иде», «Газинур», «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», «Гади кешеләр», «Онытылмас еллар», «Саф күңел», «Миңлекамал», «Муса», «Замана балалары», «Без үскәндә», «Җәяүле кеше сукмагы», «Хәзинә», «Беренче мәхәббәт», «Йолдызым» кебек киң танылган әсәрләр, С. Хәким, X. Туфан. Ә. Исхак, М. Садри, Ш. Маннур, Ә. Ерикәй, Ш. Галеев, Г. Афзал, И. Юзеев шигырьләре һәм җырлары укучыларның һәм тамашачыларның ихтирамын һәм мәхәббәтен яулап алдылар. Заманыбызның уңай героен тудырганда, кешене ярлыландырып, бик гади итеп түгел, бәлки барлык характер байлыгы һәм катлаулылыгы белән югары күтәреп күрсәтергә кирәк. Бүгенге герой — коммунизм төзүче совет кешесе, киң фикер йөртүче, тирән хис итүче зур кеше ул. Язучы аңа бик гади кеше, беркатлы кеше, кечкенә кеше итеп, өстән аска таба карый алмый. Бүгенге әдәби герой, чын тормыштагыча, зур фикерләр иясе һәм киң карашлы булсын. Ул гади эшчеме яки колхозчымы, әгәр язучы аны әнә шундый сыйфатлардан мәхрүм итә икән, бу чынбарлыкны бозу була. Чөнки бүгенге совет эшчесе һәм колхозчысы тормышның хуҗасы, коммунизм төзүче, ул һәрьяктан бай һәм катлаулы тормыш белән яши. Аны шул үз югарылыгында күрергә, аны яратырга, 6 аңа ышанырга кирәк— шулай эшләгәндә генә без бүгенге көннең уңай героен уңышлы күрсәтә алырбыз. Бу урында сөекле Мусабызны тагын бер тапкыр искә аласы килә. УЛ лирик иде һәм шул ук вакытта политик иде, ялкынлы публицист һәм агитатор иде. Шунлыктан аның лирикасы безнең барыбызга да ■ шагыйрьләргә дә, прозаикларга да, драматургларга да, очеркистларга да иҗатта, яхшы үрнәк булып тора. Муса Җәлил иҗатының бу гүзәл сыйфатлары турында, бик ачык мисаллар китереп, күп язылды. Шуңа күрә мин, аларны кабатлап тормастан, бу урында Мусаның сокландыргыч язмышына кагылышлы бер тарихи фактны гына китереп үтәргә телим. 1957 нче елда Ленин премияләре комитетының әдәбият секциясе утырышында Муса Җәлил кандидатурасы тикшерелә. Аның иҗаты турында язучы һәм галим Мохтар Әуэзов доклад ясый. Әнә шул утырышта катнашкан әдәбиятчы Е. Книпович менә нәрсә яза: ««... Доклад дип тә әйтеп булмый аны. Юк, ул (М. Әуэзов) бөек нәрсә турында — художник һәм кеше батырлыгы турында — бөек сүзләр белән сөйлә/t бирде. «Моабит дәфтәре» шигырьләрен укыганда, — диде ул, — икенче бер өстәмә хисләрдән, ягъни болар барсы да үлемгә хөкем ителгәннән соң язылган булуын тою хисеннән һич аерыла алмыйсың. Шундый шартларда иҗат ителгән көчле шигъри юлларны укыганда вакыт-вакыт күзләрең яшь белән тула. Ул кеше миңа факел-йөрәк булып күренә, үзенең янып-ялкынланып торган йөрәген сугышның барлык дәһшәте аша югары күтәреп алып чыккан Данко булып күз алдына килеп баса. Ул үзе — лирик, һәм шушындый халәттә лирик булып калу өчен никадәр көч-куәт кирәк! Ул сагышсагыну хисләре белән яза, әмма батырлык сыйфаты аннан беркайчан да аерылмый. Кызы турында сөйләгәндә, ул Ватаны турында сөйли, сөеклесе турында сөйләгәндә, ул Ватаны турында сөйли, һәм ул тагын җәллад балтасы астында да Ватаны турында уйлавын әйтә. Ул һаман үсә бара, батырлыгы арта һәм бөек патриотлык үрнәген күрсәтә, чын-чыннан бөек эшләр башкаручы. кеше биеклегенә күтәрелә. Зоя да аның сүзләрен җырлаган, Матросов та аның җырларындагы сүзләрне кабатлаган дип уйлыйм мин. Аларны мин шулай күз алдыма китерәм. Шул кадәр эмоциягә бирелеп сөйләвем өчен гафу итегез, ләкин бит болар барсы да чын хакыйкать» ' Муса Җәлил иҗатының асылын Мохтар ага Әуэзов шулай бик дөрес һәм төгәл характерлый һәм, Мусаның үзе кебек үк, зур кешеләр, зур эшләр, зур хисләр, зур сынаулар, зур о/^иңүләр турында зур сүзләр кулланудан һич тә тартынмый, моны бик табигый дип карый, хакыйкатьнең үзе дип саный. Вез кабатланмаслык бөек тарихи чорда яшибез. Совет кешеләре титаник көч куеп коммунизм җәмгыяте төзи. Бу төзелеш халыкара хәлләрнең катлаулы шартларында алып барыла. Безгә бик зур һәм авыр сынаулар да үтәргә туры килә, ләкин тарих нинди генә сикәлтәле юллар белән бармасын, без вакытны үз файдабызга эшләтәбез, һәм без үз чорыбызны иң героик чор, иң бәхетле чор дип хаклы рәвештә атыйбыз. ләтта аның мәгълүм трагик моментларында да һич тә башлары- оызны имибез, киресенчә, давылларда чыныгабыз, оптимистик рухыбызны һич тә төшермибез. Безнең бүгенге әдәбиятыбыз да әнә шундый чорны шундый кешеләрне шундый эшләрне, шундый характерларны чагылдыра, due, безнең әдәбиятыбыз зур Һәм бөек эшләр турында зур юм оөек сүзләр белән язылган гүзәл поэма булып яңгырарга, КПСС Программасында әйтелгәнчә, «Миллионнарча кешеләр өчен шатлык пэм илһам чишмәсе булып хезмәт итәргә» тиеш. 1 «Литературная газета» 1962 ел, 105 сан. Бит халык тышкы формасы белән бик ялтыравыклы булып, күренгән, ләкин сай эчтәлекле кайбер ыбыр-чыбырларны түгел, яки вакытлыча булган кимчелекләребезне чамадан тыш күпертеп, чебенне филгә әйләндереп тасвирлаган нәрсәләрне түгел, бәлки тирән идея эчтәлеге булган, гражданлык пафосы белән сугарылган, зур тормышыбызның зур хакыйкатен, зур кешеләрен зур сүзләр, образлар ярдәмендә гәүдәләндергән әсәрләрне генә үзенеке итеп кабул итә һәм көндәлек эшендәтормышында корал итеп куллана. «... Бүгенге совет кешесе кулына ни килеп эләксә, шуны укып ләззәтләнүче, нинди көй ишетсә, аны яратып, отып калучы, теләсә нинди рәсемгә карап шаккатучы, ягъни теләсә нәрсәне дә үзенә җан азыгы итеп алучы кеше түгел» — моны, барыбызга да ишеттереп, 480 нче номерлы төзү-монтаж идарәсе механигы иптәш Ф. Мортазин әйтте ’. «Эштән соң, ял вакытларында, мин китап укыйм, радио тыңлыйм, кино һәм театрларга барам. Хезмәт героикасын, аның бөеклеген чагылдырган, кешегә дан җырлаган, тормыш матурлыгын сурәтләгән китап укысаң, пьеса яки нәфис фильм карасаң, музыка тыңласаң, күңелне якты хисләр били. Уйланасың да, шатланасың да! Тагын да тырышыбрак, тагын да дәртләнебрәк эшлисе килә» — моны, барыбызга да ишеттереп, Арча идарәсе, Муса Җәлил исемендәге колхоз члены иптәш Рәфкать Сафиуллин әйтте 1 2 . Әйе, әдәбиятны тәрбия коралы, көрәш коралы дибез икән — укучыларны коммунизм рухында тәрбияләүдә хезмәтнең төп һәм хәлиткеч роль уйнавын без бер минутка да истән чыгармыйбыз. Кеше үзенең эше, хезмәте белән данлы, кешенең батырлыгы да, матурлыгы да хезмәттә күренә. Коммунизм миллионнар хезмәте белән төзелә һәм шул бөек хезмәтне җырлау, шуңа өндәү, хезмәт нигезендә кешеләрдә коммунистик мораль тәрбияләү — әдәбиятның төп бурычы ул. Әдәбият — партияле ул, гомумпартия эшенең аерылмас бер өлеше ул. Бөек Ленин әйтеп калдырган бу билгеләмәгә, шушы бердәнбер дөрес принципка турылыклы булып иҗат итү совет әдәбиятына һәрвакыт уңышлар китерде, халкыбызга хезмәт итүдә көчебезне һәм сәләтебезне кызганмаска өйрәтте, зур иҗатка рухландырды, канатландырды. Чөнки без, барлык совет халкы кебек үк, үз иҗатыбызда партиябезнең акыллы һәм зирәк җитәкчелеген һәр даим сизеп-тоеп торабыз һәм бу безнең каләмебезне үткерли, илһам чишмәбезне баета. Шагыйрьләребез бүген: Партиянең җитәкләүче кулын Ильич кулы итеп тоябыз, дип җырлыйлар икән — алар совет халкының һәм, әлбәттә, иҗат интеллигенциясенең дә фикерен әйтеп бирәләр, аларның иң мөкатдәс уй-хис- ләрен чагылдыралар. Безнең өчен бер нәрсә бик ачык һәм бәхәссез: үз иҗатыбызда партия политикасын иң актив рәвештә тормышка ашыру өчен көрәшми торып, төп бурычны үтәү, ягъни халыкка хезмәт итү, халык язучысы булу мөмкин түгел. «Халык белән бергә булырга теләгән кеше һәрвакыт партия белән бергә була. Партия позицияләрендә нык торган кеше һәрвакыт халык белән бергә була» дип өйрәтә иптәш Н. С. Хрущев. Нык ышаныч белән әйтергә мөмкин: язучыларыбыз партия белән, халык белән гел бергә булырлар һәм Ленин партиясе җитәкчелегендә Кышкы Сарайны штурмлаудан космосны штурмлауга чаклы данлыклы юл үткән батыр совет халкы алдында үз бурычларын һәрвакыт намус белән үтәрләр.