ӘТИСЕ ЮЛЫННАН
Очерк увашстан урманнары куенына сырышып ага-ага Зөягә килеп тоташа торган Карлы елгасы буена чыгып баскач (көн бик эссе булды, басуларда йөреп, ул шактый арыды), колхоз председателе Рәүф Әһлнуллин беравык агымсуга карап торды. Су, сөзәк ярдагы комнарны кузгата-кымшата, юлын салмак кына дәвам итә. Киң көмеш тасма булып борыла-сырыла аккан елга уртасында агым уңаена ай чайкала. Шул минутта Рәүф күңеленә әтисенең яратып җырлый торган җыры килде: Агымсу буйларын иңләп йөзәрсең, үрдәккәем; Бик күп кайгыларга түздең. Түзәрсең, йөрәккәем... Хәтердә шул җыр канатландымы, Рәүф әтисен көчле бер сагыну белән искә алмыйча калмый. Чыннан да, җырның ертыгы юк дисәләр дә, үзенә килеп торган ишесен җырлаган бит Габдулла абый. Бик күпне күргән ул, әчесен дә, төчесен дә күп татыган. Әмма уфтанып калучылардан булмаган. Татыган кыены илгә-көнгә яхшылык китергәнен белгәнгәдер, үзен елдан-ел яшәрә баргандай тойган. Сиксән йортлы Кыр Тәүгелдесе авылында иң беренче булып «Гөрләвек» колхозын оештырган кешегә тәмсез сүзләр ишетергә дә, янаулар күрергә дә, кулак берданкасының көпшә авызына курыкмый карарга да туры килгән. Әмма Габдулла абый үзенекен иткән, күмәк хуҗалыкны ныгытуга бар көчен салган. Партия солдаты буларак шулай тырышкан ул, намусы кушканча эшләгәнгә аруталу белмәгән. Ил күген сугыш болыты баскач, ике дә уйламыйча, кулына корал алган офицер-коммунист 1942 елда Смоленск өчен барган аяусыз сугышларда һәлак булган. Халык телендә кайгылы исем алып, «кара пичәт» дип йөртелгән кәгазь килгәк көн Рәүфнең хәтеренә гомер-гомергә уелып калды. Тол калган әнисенең тыелгысыз үксеп елавы, әле дә нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында. Фронттан әтисе язган соңгы хатны укып күздән яшь түгүләр, яшь кенәме соң, кат-кат күздән кан түгүләр ничек онытылсын. Ут эченнән килгән кош теледәй хатны Рәүф әле дә булса изге хатирә итеп саклый. «...Соңгы араларда, Хәлимәм, мин синең турыда, улларым турында бик еш уйлыйм, — дип язылган анда. — Дөресен генә Ч 127 әйтсәм, йөрәгем сызлана. Сугыш — чүрәкәй уены түгел. Кем белсен, бик ихтимал, мин дә әйләнеп кайталмам. Теләгем бер: улларым кеше булып үссеннәр, канат чыгаргач та яныңнан очмасыннар иде. Аларны, Хәлимәм, үзең өчен дә, минем өчен дә ярат, тәрбиялә...» Аннан бирле инде ничә җәй, ничә кыш үтте. Эш белән мәшгуль булгангамы икән, гомер үткәне сизелми дә. Әле менә кичә генә шикелле, Рәүф хәрби-диңгез флотыннан туган авылына кайтып төшкән иде. Диңгезче егет хезмәт срогын тәмамлап кунакка, гына кайткан, дип юраучылар да, Мәскәүгә китәчәк икән, шунда эш сөйләшеп кайткан, диючеләр дә булды. Әмма егетнең үз исәбе исәп иде. Бәхет эзләп <ил гизәр заманмыни? Безнең чорда бәхетең дә, байлыгың да үз кулыңда. Төплән дә эшлә, эзлән, тырыш, җимешен шунда татырсың... Бу кадәресе Рәүф Әһлиуллии өчен ачык иде. Аның эчен пошырганы икенче бер мәсьәлә: белем дигән хәзинәсе чамалы. Сигез, классны тәмамлау белән генә кемне шаккатырырсың! Аннары иң мөһиме шул — белемсез килеш кирәгенчә эшләү дә мөмкин түгел бит. Шуңа күрә әнисе Хәлимә апаның борчу катыш кызыксынулы соравына ул өзеп җавап бирде: — Беркая да китәргә уйламыйм, әнкәй. Авылда калам. Синең яныңда. Шулай да зур булышчың буладмам. Тугызынчыга укырга керәм,— диде. Килдураз урта мәктәбенең тугызынчы классында «телняшкалы абый»ны сәерсенебрәк каршыладылар. Рәүфнең үзенә дә баштарак җайсыз булды. Балачага арасында әзмәвердәй башың белән йөр инде менә! Теге чакта аның белән сигезенче класста укыган кешеләр вуз. курсын бетереп киләләр. Алай да зарар юк, үкенечле түгел! Ул бит ил чиге сагында булды, диңгезчеләр тормышының кырыс мәктәбен узды. Ә белем алуны бишектән ләхеткә кадәр, дигәннәр борынгылар. Парта аралары бераз таррак булса да чыдарга туры килде, тугызынчы классны тәмамлады ул. Дүрт ел буена булган өзеклектән арынып, эзгә төшкәч, унынчы классны читтән торып тәмамларга карар итте. Клуб мөдире һәм «Үзәк» колхозы комсомол комитетының секретаре булып эшләгәндә, өлгергәнлек аттестаты алды. Бу моннан җиде ел элек, 1956 елның җәендә булды. Рәүфкә туган авылында озак яшәргә туры килмәде. Әүвәле аны комсомолның Буа райкомына секретарь итеп сайладылар, аннары «Ватан» һәм Ленин исемендәге колхозларда партоешма секретаре булып эшләде, ә I960 елның августында «Память Ленина» колхозы членнары аны артель идарәсе председателе иттеләр. Әһлиуллинның эреләндерелгән хуҗалык җитәкчесе буларак биографиясе әнә шул чактан башланды. Партия райкомы секретаре Георгий Федорович Мамаков аңа бу хакта әйткәч тә, Рәүф бер мәлгә тынып калды. Уен эш түгел, җиде кат үлчәп киссәң дә чакка киләсе. Күңеленнән ул гүя колхоз төзелеше ветераны булган әтисе белән киңәште. Ә әтисе аңа әйтерсең лә: «Алын, улым, алын. Тормышны төпкә җигелеп тарткан хәерле. Безнең яшьлек тә шулай үтте. Кырый-кылтыкта йөрмәдек, тормыш ташкынының уртасында булдык», дигән төсле булды. Дөрес, үлгәннәр эндәшмиләр. Әмма тамырларда алар каны ага, күңелләргә алар тәрбиясе сеңгән бит. Анык бер карарга килү Әһлиуллинга яңа дәрт өстәгәндәй итте. Ул озын какча гәүдәсен стройдагыча турайтты, кояшта янган йөзендә үзүзенә ышаныч нуры балкыды, куе соры күзләрендә тәвәккәллек очкыны кабынды. Мин риза, Георгий Федорович, гомуми җыелышка тәкъдим итеп- карагыз, —диде ул райкомның беренче секретарена. — Семьягызда каршылык булмастыр бит?—диде Мамаков төпченә төшеп. 128 — Тиеш түгел кебек инде болай. — Рәүф кырт кисеп кенә «юк, булмас!» димәде, чөнки бу мизгелдә фикер бизмәненә хатыны Саниянең уйларын да салып алды. — Сания аңлар, иптәш Мамаков. Сүз моның белән генә очланмады. Әһлиуллин барачак колхоз турында райком секретаре бәйнә-бәйнә сөйләде, бер нәрсәне дә бизәк- ләп-чуклап күрсәтмәде, алтын таулары да вәгъдә итмәде. «Память Ленина» колхозы кешеләре — чувашлар һәм татарлар — гаять эшчән- нәр. Бу яктан аларга һичкайчан тел-теш тидерә алмассың. Әмма күптән түгел генә эшеннән читләштерелгән председатель дисциплина дилбегәсен кулыннан ычкындырган. Шуннан файдаланып, сирәк-мирәк кенә ■булса да «үз ягына» каеручылар табылган, артель байлыгына күз кыздыру фактлары ачылган. Хәлиткеч чор, гаять җаваплы вакыт — дәүләткә ашлык сату бара, ә колхозның хәле һич кенә дә мактанырлык түгел. Көзге чәчү соңгару куркынычы астында. Терлекчелектән продукция алу гафу ителмәслек кимегән. — Менә шундый колхозга тәкъдим итәбез сезне, — диде райком ■секретаре, сүзен йомгаклап. — Җиңел булмас. Ләкин шуны истә тотыйк: безгә берәү дә җиңеллек вәгъдә иткәне юк. Солдат хезмәте гомумән аисат була алмый, ә без — партия солдатлары. Әһлиуллинны колхозчылар хуплап каршыладылар. Бу зур фактор иде. Сиңа ышаналар икән, уңышның мәгълүм бер өлеше инде ул. Яшь председатель колхоз активын, артельнең аксакалларын җыеп сөйләште, коммунистлар белән киңәште. Киңәшле туй таркалмый дигәндәй, аңа, яңа урынга килеп төшкән кешегә, байтак файдалы фикерләр әйттеләр. Алших һәм Теңкәш авылларын берләштергән бу колхоз таң калырлык зур да, кимсетеп сөйләрлек кечкенә дә түгел. 3600 гектар җире бар, шулардай 3375 гектары — сөрү мәйданы. Ярты мең баштан артык мөгезле эре терлек асрыйлар, дуңгызы, сарыгы, кошы да шактый күп. ■Әүвәлге елларда бакчачылык белән дә артель телдә уңай яктан йөргән. Тәмәке чәчәләр. 1959 елда, яңа бәя белән исәпләгәндә, барысы 258050 сум керем-алган булганнар. Күңелне иң борчыганы — төзелеш. Җәмәгать терлекләренең абзарлары бик искергән, кош-кортка юньле-рәтле урын юк, машина паркы хәл-хәленчә ярыйсы гына булса да, гаражлар ташка үлчим диярлек. Ашлык амбарлары да аптыраганнан кодагый төсле генә. Терлекчеләргә өйләр салдырасы бар. Югыйсә, ат урынына эшләгән кешеләрнең яллары һич нормаль түгел. Кыскасы, эш муеннан. Аларны илгә таянып кына башкарып булачак. Әһлиуллин үзенчә төп курсны әнә шулай билгеләде. Агроном Василий Михайлович Григорьев та, механизатор-брпга- дирлар Фәрит Каримов белән Алексей Мостяков та, зоотехник Петр Быков та аның планнарын һәм ниятләрен хупладылар. Шулай да беренче чираттагы эш хезмәт дисциплинасын ныгытуга чын-чынлап керешүдән гыйбарәт иде. Эшкә иренчәк чыгучылар белән кырысрак сөйләшә башладыңмы, күзеңә төрткәндәй итеп: Волков Иванның хезмәт көне йөзгә дә тулмый. Ул да без йөргән сукмактан иөри. Нигә шундыйларны күрмисез?! — диләр. Читтә эшләп яманаты чыккан Волковны Әһлиуллин идарәгә чакырды. Бер барып өндәп килделәр, ике, өч... Назланып кына, үз бәясен күтәреп кенә килде агай. Ни хәлләр бар соң. иптәш Волков?—диде председатель. — Эшче көчләребез җитми, Иван агай, ә син менә күрше авылларда кәсеп кылып йөрисең. Хезмәт көне минимумың да тулмаган. Ничек була соң әле бу болаи? 1..1 азагына чаклы тутырам мин аны! — дип җавап бирде теге, -бернигә дә исе китмәгәндәй. 129 — Юк инде, иптәш, — Рәүф мәсьәләне сырты белән куйды, — хуҗага эшләгән көнлекче кебекләр кирәкми безгә. Эшлисең икән — җиң сызганып, юк икән — Устав күрсәткәнчә чара күрәбез. Башкалар синнән киммени? Кара син Афанасий Киргизовны. Дистәләрчә елын терлекчелектә үткәрә. Сыер савучы апалы-сеңелле Сабирҗановаларны күр әнә. Механик Алиев Сөләйманга күз сал. Көн димиләр, төн димиләр, ут уйнатып эшлиләр. Ә син шулар белән беррәттән колхоздан файда күр мәкчесең. Мондыйларга урын юк бит бездә... Әңгәмә озак дәвам итте, «Зур тәңкә» шаукымы кагылган останы эшкә кайтаруы җиңел генә булмады. Инде күз тимәсен, ябырылып эшли башлады дигәч тә, чыгымлап куйгалады, тирә-юнь авылларга күз төшергәләде. Шулай да игә килде, коллективтан йөз чөерә алмады. Хаклык өчен әйтик, Иван Волков хәзер әйбәт эшләүчеләрдән исәпләнә. Колхозда эшләрнең юл алганын күргәч, моннан ун-унбиш ел элек читкә тайган кешеләр дә авылга әйләнеп кайта башладылар. Николай Сергеев, әйтик, шундыйларның берсе. Идарә исеменә гариза язып килде ул. «Колхоз өчен үземне бөтенләй югалган кеше дип исәпләмим. 1948 елдан бирле артель члены булмый йөрүемне гафу итеп, мине яңадан колхозга кабул итсәгез икән. Җәмәгать терлекләрен көтәр идем»,— дип язган гаризасында. — Соң булса да уң булсын! — диделәр идарә членнары. — Бәлки, ниһаять, акылына килгәндер. Кайтсын, эш күрсәтеп карасын. Уртак тырышлык белән тәмамланган хуҗалык елы матур гына нәтиҗәләр бирде. Еллык керем 299 290 сумга җитте, хезмәт көненең бәясе дә артты. Бер бакчачылыктан гына да узган елгы 490 сум урынына 4630 сум керем алынды. 1961—62 еллар аерата киеренке хезмәттә узды. Бу еллар яшь председательнең җитәкчелектә колач җәю дәвере буларак гыйбрәтле. Авыл хуҗалыгы җирләрең тиешенчә эшкәртү өчен көрәш, сортлы орлыклар гына чәчүгә күчү, терлекчелектәге авыр эшләрне машинага көйләү, тө- зелеш-корылмаларны ишәйтү һәм башка мөһим эшләр белән узды ул еллар. Сүз уңаенда дип кенә түгел, басым ясап әйтик: комсомолда һәм партия оешмаларында эшләп үскән Рәүф Әһлиуллин хезмәттә материаль һәм мораль кызыксындыру чараларына зур әһәмият бирде. Партбюро секретаре Усман Мөхетдинов һәм комсомол комитеты секретаре Вәгыйзь Кәримов белән бергәләп, күргәзмә агитацияне көчәйтү, агитаторларның эшен юлга салу, авылларда лекция пропагандасын кирәгенчә оештыру, культура учакларының эшен яхшырту буенча бик күп эш башкардылар алар. Хезмәт алдынгылары күз уңында булдылар, аларның тәҗрибәсе һәркемгә ирештерелде. Эшенә күрә җимеше ди- мәктән, производство батырлары өстәмә түләвең дә, ял йортларына путевкаларын да тиешенчә алдылар. Очраклы түгел бит: 1962 елда колхозның тулай кереме 505452 сум булды! һәр хезмәт көненең бәясе 1,11 сумга күтәрелде. Бакчачылыктан керем—12 688, тәмәкедән 6707 сумга җитте. Колхозчыларның хезмәт көннәренә ашлык һәм акчадан тыш, яшелчә дә, җиләк-җимеш тә бирелде. Узган кыш озын булды, яз җиткәч тә чатнама суыклар терлекләрнең дә, кешеләрнең дә теңкәсенә тиде. Шулай да бу озын кыштан «Память Ленина» колхозы членнары артык зыян күрмәделәр, быелгы җәйне алар «эһ» тә итмичә каршыладылар. Көздән бөтен мәйдан туңга сөреп калдырылды, чәчүлек фонды тулысынча салынды, фураж мул иде. Техника, кем әйткәндәй, сугышчан әзерлеккә китерелде. 25 егет үз колхозларында укып, механизаторлык һөнәре алдылар. Мал-туар яңа салынган менә дигән абзарларда асрала башлады. Әйтергә ансат* дуңгызлар өчен дүрт рәтле абзар салынды, 80 баш сыерга яңача җнһазландырылган бина корылды, 1500 баш тавыкка, 3000 чебешкә кетәк 9. »С. Ә." 9. 130 лек эшләнде, 10 автомашинага гараж һәм ремонт мастерское булдырылды, терлекчеләр өчен дә ферма усадьбаларында өч өн өлгерде. Үткән ел һәр савым сыер өч мең литр чамасы сөт бирде, дәүләткә продукциянең бу төрен сату планы шактый арттырып үтәлде. Иг һәм йомырка сатуда да колхоз соңгы елларда күрелмәгән нәтиҗәләргә иреште. Елның башта коточкыч коры килеп, аннары тоташ яңгырлы булуына да карамастан, һәр гектардан уртача ундүрт центнерга якын уңыш алынды. Ә яз... Яз яңа мәшәкатьләр алып килде. Күршедәге Муса Җәлил исемендәге колхоз кешеләре «Память Ленина» авыл хуҗалыгы артеле- белән берләшү теләге белдерделәр, район оешмалары да, гомуми эш файдасын күздә тотып, шул курсны якладылар. Шулай итеп, теңкәш- леләр һәм алшихлылар яңа бер сорау алдында калдылар: нишләргә? Кабул итәргәме, юкмы ызандашларны? Чамалары, турысын әйтергә кирәк, чамалы. Агымдагы елның март аен нибары 190 центнер фура?к белән каршылыйлар. Көздәй туңга сөрмәгән җирләре әллә никадәр. Терлекләре арык, ябык. Чәчүлекләре җитешми. Барыннан да битәр, эшче көчләре юк. Өстәвенә хезмәт дисциплинасы чамасыз йомшак. Артель кечкепә-кечкенә 5 торак пунктны берләштерә. Бер авылдан йөреп икенчесендә эшләү мисаллары бар (югыйсә теге авылда маллар азыксыз һәм сусыз калала-р!). Рәүф тагын уйга калды, тагын киңәште, үлчәде- исәпләде. Ниһаять, һәр ике колхозның да гомуми җыелышларында бердәм карар кабул ителде: берләшергә! Берләштерелеп яңадан сайланган идарә утырышы давыллы узды. «Память Ленина» колхозы кешеләре, күршеләренә ярдәм кулы сузган- чакта, ызандашларының авырткан җирләренә дә кагылмый калмадылар, кимчелекләрне күзгә терәп әйттеләр. Яңа кушылучылар, хак сүзгә җавап юк дигән кебек, элекке күршеләренең, хәзерге колхоздашларының сүзенә ныклап колак салдылар. Бердәм хәрәкәт итү планы расланды. «Кайда берлек — шунда көч» дип рас әйтәләр. Эреләндерелгән колхоз язгы чәчүгә бердәм кереште. Чәчкеч таккан куәтле трактор тәүге адымын атларга торганда,. Рәүф Әһлиуллин «ДТ-54»не «авызлыклап» баручы Сәет Мөхәммәтҗа- нов янына килде. — Кәефләр ничек, Сәет туган? — Атака алдыннан ничек булырга тиеш соң? Шәп кәеф, иптәш Әһ- лиуллин! Кыска тотарбыз эшне. — Кузгалдык алайса. Хәерле сәгатьтә! Трактор үкереп алга ыргылды. Гәрәбәдәй бодай бөртекләре гөл туфрагыдай эрмекләнеп, язгы кояш нурларында парланып яткан җир куенына елыштылар. Агрегат хәтсез үк юл алгач, аны күз карашы белән озатып калган председатель, агроном Василий Михайловичка карап, сүз кушты. Көздән туңга «сөреп калдырган мәйданнардан уңышның зурысын өметләнергә була, тик бит әле язын сөреп кенә чәчәчәк гектарлар да бар... — Удар көчне шунда ташларга инде, Рәүф Габдуллович,— диде- Григорьев. Шунсыз дым запасы, сихерче әмереңә буйсынгандай, бик тиз юкка чыгачак. Килде бит аның көзе дә былтыр, — диде Рәүф, узган елның теңкә корыткан айларын хәтергә төшереп. Урак башлангач ике айдан артык яңгыр ишеп торсың әле. Иләкләп түгел, чиләкләп, мичкәләп яуды лабаса! Хәл узган елны чыннан да мөшкел булды. Игеп урырга дип басуга- кергән комбайннарны икешәр трактор белән сөйрәтеп чыгарырга кирәк иде. Корыч арканнар шартлап өзелгән чаклар еш кабатланып тор 9* 131 ды. Басуга техника керә алмагаилыктан, тунга сөрелми калган җирләр дә байтакка җыелды. Производство командирлары шуны тагын оер тапкыр күңелләреннән кичерделәр. — Чыгымчы табигатьне җиңү авыр шул әле, Рәүф Габдуллович, - дип куйды аннары агроном. — Ерак киләчәк эшедер әле ул ясалма яңгырлар... — Тау артында түгел ул, Василий Михайлович, әмма бүгенгә шул капризларны ныклап өйрәнү һәм аларны оста итеп алдый белү белән чикләнергә туры килә. Килер бер вакыт, кирәк көнендә кирәк кадәр явым-төшемен кеше үзе булдырыр. Бөтен байлыкны, кешеләрнең зур акыл көчен фәкать тыныч хезмәткә генә багышлар чак җиткәч булыр бу. Хәзергә бит, үзең әйбәт беләсең, дарыны да коры тотарга, коралның да менә дигәнен булдырырга кирәк. — Аңлыйм, шунсыз ярамый,—дип өсти Василий Михаилович. — Ярамый! һәм ике ир дөнья хәлләре турында сөйләшеп китәләр. Әле кичәме- бүгенме генә радиодан ишеткән, яңа килгән газеталардан укып белгәннәре турында фикер алышалар. Сүз иярә сүз китеп, янә колхоз хәлләренә әйләнеп кайталар. Шунда агроном сорап куя: — Имтихан сессиясенә кайчан китәргә соң әле сиңа, Рәүф Габдуллович? Ничә фәннән тапшырасы була? — Председатель кайчан укый инде, Василий Михайлович. Язгы чәчүне тәмамлагач, уракка төшкәнче, карчык белән парлашып барып кайтырга ният. Ничек килеп чыгар тагын... парткомнан ни диярләр... Ә имтиханнар, шөкер, җитәрлек. , Сүз Рәүф Әһлиуллинның читтән торып Югары партия мәктәбендә укуы турында иде. Парлашып барып кайту дигәне—Рәүфнең хатыны Саниянең педагогия институтында читтән торып белем алуына ишарә. Алар идарәгә кайтып кергәндә, партбюро секретаре Госман Мөхет- динов товарлыклы-сөтчелек фермасына кузгалырга тора .иде. Ярышның биш көнлек нәтиҗәләренә йо.мгак ясадылар. Шул уңайдан савымчылар белән сөйләшеп аласы бар. Ә култык астындагы төргәкләрдә җиңүчеләргә бүләкләр. — Аз гына сабыр ит, мин дә барам, — ди председатель, партоешма җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп. — Бүген, кем әйткәндәй, беренче буразнаны чәчкән көн булгач, фермаларда була алмадым. Кояштан да иртә торган идем югыйсә... Агроном идарәнең түр стенасындагы барометрга текәлгән. Карап кына канәгатьләнми, бармаклары белән күрәзә приборының пыяласына шакып карый. Приборның угы теләр-теләмәс кенә кыймылдап ала да, якын көннәрдә тагын чалт аяз һәм коры буласын күрсәткән бүлемтектә туктап, хәрәкәтсез кала. ц— Былтыргы хәл генә кабатланмаса иде инде, — ди Василий Михайлович, тирән борчылып. — Әүвәле кыздырыпмы-кыздырды. Тишелешкә дә, тишелеп чыккан кадәресенең буй тартуына да комачау ясады. Ура башлагач, булган кадәрен җыярга җай бирмәде. Барометр ялгышмый иде. Быел да, җирнең җелеген суырырга теләгән төсле, кызу кояшлы, кайнар җилле көннәр аз булмады. Таң сызылып, көн тудымы, игенче, карашын офыкка текәп, болыт көтте яңгыр өметләнде. Ә явым, бик назландырып кына, июнь урталарында гына киләсе итте. Язгы кыр эшләрен бик тиз тоту, чәчелгән мәйданнарны тулысынча диярлек катоклау, рәт араларын эшкәртүне, өстәмә рәвештә ашлама кертүне кирәгенчә оештырулар гына игеннәрнең кара кучкылланып, куе булып үсүләрен тәэмин итте. Шулай да арыш уңышына явымсызлык тискәре тәэсир ясады. Башакка шәп кенә булса да арыш сирәк иде. Димәк, урып-җыюны иң кыска срокта һәм иң rcraobi сыйфат белән уздырырга кирәк. Е Башта борчак өлгерде, аннары, үкчәгә басып, арыш урагы җитте. Лларны юллап чыгуга, күз ачып, як-якка карарга да өлгермәделәр, бодай урырга керештеләр. Эш, көткәнчә, шәп барды. Таңны таңга ялгасалар ялгадылар, ил-көн алдында кызарырлык булмадылар. Ватанга ашлык сату планы да үтәлде, чәчүлек фонды да иирәк кадәр салынды, фуражлы да булдылар. Күмәк хуҗалыктагы уртак уңышта, әлбәттә, производство корабленыц штурвалында баручы Рәүф Әһлиуллинның да күркәм өлеше бар. «Молодец, улым, шулай кирәк, йөзебезгә тап төшермәдең. Киләчәктә дә юлың туры булсын», — дияр иде аңа әтисе, исән калып, Рәүфнең кем булып үсүен, эшен, омтылышларын күргән булса. Хәер, аның әтисе улларының нәкъ шундый булып үсүләре, аларның матур киләчәге өчен башын салды бит. Ә эшен аның, омтылышларын халык күрде һәм зур итеп бәяләде — тынгысыз коммунист, дәртле оештыручы Рәүф Әһлиуллин быел язын Татарстан )Верховны'й Советына депутат итеп сайланды.