ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕНДӘ САТИРИК ТИПИКЛАШТЫРУ
Сатира халык әкиятләренең барлык төрләренә дә үтеп кергән. Сатирик яңгырашы көчле булган әсәрләрне хайваннар турындагы әкиятләрдә дә, хәтта тылсымлы һәм авантюристик-маҗаралы әкиятләр арасында да очратырга мөмкин. Инде тормыш-көнкүреш әкиятләренә һәм мәзәкләргә килсәк, алармы сатира һәм юмордан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел, чөнки сатира һәм юмор алар өчен табигый бер сыйфат булып тора. Татар халкының сатирик әкиятләрендә типиклаштыру аерым социаль типларның, иҗтимагый күренешләрнең иң характерлы сыйфатларын сурәтләүдән гыйбарәт. Халык әкиятендә һәр образ — уңай образмы, әллә тискәре-сатирик образмы— чынбарлыктагы аерым социаль типларның гомумиләштерел- гән чагылышы ул һәм халык әкияте аны сурәтләгәндә шул социаль катлауларга хас булган төп- сыйфатларны беренче планга куя. Мәсәлән, патша яки бай образларында бу типларның табигатенә хас булган ерткычлык, тәкәбберлек, комсызлык һәм саранлык кебек сыйфатлар һәр очракта да басым ясап тасвирлана. Шулай итеп, халык әкиятләрендә типиклаштыру гомумән әдәбияттагы һәм сәнгатьтәге типиклаштыру белән бер юлдан бара. Әмма, шуның белән бергә, халык әкиятләрендә сатирик типиклаштыруның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Халык әкиятләре, фольклорның һәр жанрындагы кебек үк, бер әсәрдән икенче әсәргә күчеп йөрүче ныклап оешкан җыелма образларга ия. Хайваннар эпосында шундый образлардан төлкене, бүрене, аюны, тылсымлы әкиятләрдә төрле фантастик затларны (дию, аждаһа, убырлы карчык һ. б.), патша һәм вәзирләрне, Тазны, солдатны, тормыш-көнкүреш әкиятләрендә байларны, муллаларны, ялчы егетләрне күрсәтергә мөмкин. Мондый гому- миләшкән җыелма образларны әкиятләрнең телдән телгә сөйләнеп йөрүе һәм зур коллективның иҗат җимеше булуы белән аңлатырга кирәк. Әдәби әсәрләрдә төп геройның тирән психологик кичерешләрен, тышкы кыяфәтен, гадәтен һ. б. шундый якларын сурәтләү зур урын алып тора. Халык әкиятендә исә күренеш башкачарак. Әкият героеның портреты киң. һәм җентекләп тасвирланмый. Аңа, гадәттә, тирән кичерешләргә, уйлануларга бирелү дә хас түгел. Күп кенә сатирик әкиятләрдә геройларның хәтта үз исемнәре дә булмый, алар, нинди социаль катлауга керүләренә карап, күмәк исем белән йөртеләләр: патша, бай, мулла, ярлы, солдат, хезмәтче һ. б. Бу бигрәк тә тискәресатирик образлар өчен характерлы: аларның күпчелеге исемсез геройлар итеп бирелә. Кайбер әкиятләрдә уңай геройның үз исеме яисә кушаматы була (Шомбай, Алдар Таз, һ. б.). Бу исемкуша матлар геройларның бер әкияттән икенче әкияткә күчеп йөрүләре аркасында. С 145 ярым күмәкләшкән исемнәр булып яңгырыйлар, аларда геройның нинди социаль тнп икәнлеге дә ачык. Еш кына әкиятче әкият героеның кем икәнлеген алдан ук хәбәр итеп, ана характеристика биреп китә. «Зирәк карт» әкиятендә, мәсәлән, әкиятче патшаның явызлыгы турында башта ук менә нинди сүзләр әйтә: «Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтертә торган була».11 . Байтак әкиятләрнең исемнәре ук төп геройның характерлы сыйфатын күрсәтеп торалар: «Акыллы килен», «Тапкыр кыз», «Уңган егет», «Карт белән ялкау егет» һ. б. Сатирик әкиятләрдә образның төп сыйфаты ачык итеп әйтелсә дә, аның, шәхес буларак, индивидуаль йөзе, индивидуаль сыйфатлары ту- рыдаитуры тасвирлаудан читтә кала. Ләкин геройларга баштан бирелгән гомуми характеристика то- ра-бара, сюжет үсешендә, геройларның эшләрендә, хәрәкәтендә, кыланышларында конкретлаша. Әкият героеның эшләре, кыланышлары индивидуаль, алар тик аңа гына хас һәм менә шушы нәрсә геройны күз алдына җанлы кеше итеп куя да инде. Әкият героеның, шәхес буларак, индивидуаль йөзен күрсәтүдә һәм аның характерын ачуда аерым күренешләрне, вакыйгаларны тасвирлау өчен кулланылган тормышчан детальләр зур роль уйныйлар. Геройның эшен, кыланышын тәфсилләп, нечкәләп сурәтләве белән әкиятче тулы канлы образ иҗат итүгә ирешә. Мәсәлән, «Саламторхан» әкиятендә әкиятче Саламторханның патшага кияү булып баруың менә ничек тасвирлый; «Ярый. Кияү килеп керде. Аш-су әзер. Саламторханга күлмәк китерделәр, җөйсез күлмәк. Саламторхан як-ягына карый, гомердә андый күлмәк кигәне юк аның. Кигәне түгел, күргәне дә юк»12 . Бу өзектә Саламторханның ярлылыгы да, беркатлылыгы да ярылып ята. Әлбәттә, әкиятләрдәге күренешләрне, вакыйгаларны нечкәләп, матурлап тасвирлауда һәм шул рәвешчә 11Татар халык әкиятләре, II к., Казан, 1956, 308 бит (алга таба—Тат. хал. ӘК., II К.). 12 Тат. хал. эк., II к., 276—277 б. 13 Тат. хал. эк., II к., 318 б. тулы канлы, җанлы образлар тудыруда әкиятченең шәхси осталыгын да онытырга ярамый. Татар халык әкиятләрендә геройның төп сыйфатларыннан башка аның характерымда булган икенче дәрәҗә сыйфатлары да күрсәтелә. Ул сыйфатлар, гәрчә аның төп характерын билгеләмәсәләр дә, аны тулыландыру һәм ачыклау өчен, ' ягъни әсәрнең идеясен тирәнәйтү, үткенләндеру өчен хезмәт итәләр. Моның шулай икәнлеген күп кенә сатирик һәм юмористик әкиятләрдә күзәтергә мөмкин. «Мулла белән мужик»13 дигән әкияттә, мәсәлән, мулла характерындагы төп сыйфат итеп аның комсызлыгы күрсәтелә. Ләкин моның өстенә мулла азгын һәм бозык бер кеше буларак та сыйфатлана. Ул мужик белән казыйга барган җирендә дә сабырлыгын югалта һәм, казыйның өйдә юклыгын белгәч, абыстай белән «почмакка кереп уйнаша»да башлый. Шулар өстенә тагы мулла куркак та. Мужикның казыйга: «Юк, казый абзый, мин синең хатының мулла белән көлешкән вакытта ук монда идем инде», дигән сүзләреннән «мулланың күзләре шар булган», һәм ул «эшне казыйга сиздермәс өчен, теләсәтеләмәсә дә» мужик белән тартышмаска «риза булган». Шулай итеп, әкияттә тискәре-сати- рнк геройның характерындагы төрле сыйфатлар торган саен ачыла баралар. Югарыда әйтелгән сүзләр башка төр әкиятләргә дә карыйлар. Образны индивидуальләштерү үзенчәлекләре сатирик характерда булган тылсымлы әкиятләрдә дә, хайваннар эпосында да бер. Мисалларны һәр төр сатирик әкиятләрдән табарга мөмкин. Манда тик шуны гына әйтергә кирәк, хезмәт халкының үз эчендәге җитешсезлекләрне тәнкыйть итүгә юнәлдерелгән сатирик к. .с. элм 146 әкиятләрдә һәм бигрәк тә мәзәкләрдә образны индивидуальләштерү тагын да азрак сизелә. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен «Куркак солдат», «Кесәл яраткан кияү», «Коры куаныч», «Ике ялкау» кебек мәзәкләр 14 белән танышып чыгу да җитә. Сатирик типиклаштыру чынбарлыктагы иҗтимагый күренешләрнең һәм социаль „типларның иң әһәмиятле, иң хас сыйфатларын чагылдыру белән генә чикләнми, ул ары китә, ул художестволы образны көчәйтеп, үткенләндереп, күпертеп бирүгә таба бара. Типиклаштыруның шушындый алымы әдәбиятның һәм сәнгатьнең башка төрләре өчен дә хас, ләкин ул сатирик әкиятләр өчен аерата әһәмиятле. Чөнки образның яисә күренешнең теге яки бу якларын күпертү, гнпербола- лаштыру — халык әкиятләрендә сатирик көлүнең иң төп чараларыннан берсе ул. Тискәре-сатирик күренешнең, шул рәвешчә, көчәйтелеп бирелүе аның социаль асылын тулысынча фаш итүгә һәм аны тирәнрәк аңлауга ярдәм итә. Мәсәлән, сатирик әкиятләрдә байның ахмаклыгы чиктән тыш күпертелеп тасвирлана. Байлар реаль чынбарлыкта акыл ягыннан зәгыйфь булганнар дип әйтү дөрес булмас иде, әлбәттә. Халык әкияте ал арны шундый тискәре буяуларда тасвирлап, хезмәт ияләренең байларга кире мөнәсәбәттә булуларын чагылдыра һәм алар- ны җиңәргә мөмкин икәнлеген исбатлый. Кыскасы, бу күренештә хезмәт халкының уйтеләкләре, оптимизмы чагылганлыгын күрүе бер дә кыен түгел. Татар халык әкиятләрендә һәртөрле изүчеләрне сурәтләгәндә сатирик гипербола еш кына үзенең иң югары дәрәҗәсенә җиткерелә һәм хәтта фантастик гипербола булып яңгырый. Мәсәлән, бер әкияттә мондый хәл сурәтләнә: саран һәм комсыз бай, үзенең тиз көндә үлә- сен ишетеп, яшереп куйган алтын- көмешләрен ашарга тотынган һәм 1 Тат. хал. ак., Ик., 348, 349, 357, 359 битләр. буылып, тончыгып аягын сузган. Әкият аны турыдан-туры «алтын капчык» дип атый15 . 14 Т. Я х п н, «Дәфгылькәсәл мин асса би вә сабият. Казан, Г900 ел, 201 бит. 16 Абага чәчәге, җыентык. Казак, 1962, 119 бит. Образның характерлы якларын сатирик-фа.нтастик гипербола дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләү аеруча хайваннар эпосына һәм тылсымлы әкиятләргә хас. Бу аңлашыла да: хайваннар эпосы да, тылсымлы әкиятләр дә чынбарлыкны фантастик планда чагылдыралар, һәм фантастик гипербола аларның художество тукымасында иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Татар халык әкиятләрендә сатирик образларны тудыруның әһәмиятле алымнарыннан тагын берсе — образларны капма-каршы кую, контрастлылык алымы. Бу чара әкияттә тормыштагы каршылыкларны тулырак чагылдыруга, ягъни сатирик образларның асылын тирәнрәк аңлауга хезмәт итә. Реаль чынбарлыктагы социаль мөнәсәбәтләрне чагылдырган әкиятләрдә уңай һәм тискәре геройның капма- каршылыгы иҗтимагыйсоциаль планда бирелсә (ярлы һәм бай, солдат һәм патша), халыкның үз эчендәге җитешсезлекләрне тасвирлауга багышланган әкиятләрдә контрастлылык нигездә әдәп-әхлак өлкәсенә кайтып кала (намуслы ир һәм хыянәтче хатын; явыз үти ана һәм уңган, тырыш кыз; акыллы бала һәм аныцҗүлэр туганнары һ. б.). Бу контрастлылык геройларның үзара конфликтка, бәрелешкә килүләрен тәэмин итә. Геройларның характерлары да нәкъ менә шул конфликт вакытында тулысынча ачылып китә дә инде. Мәсәлән, «Өч капчык сүз»16 әкиятендә без мулла һәм аның ялчысы Ислам арасында булган бәрелеш вакытында мулланың саран, тәкәббер, өстәвенә азгын да икәнлеген, ә Исламның зирәк, үткен, кыю булуын күрәбез. Герой характерын җанлы диалог ярдәмендә конфликтта ачуны татар халык әкиятләрендә сатирик типиклаштыруның пң мөһим чараларыннан санарга кирәк. 147 Сатирик әкиятләрдә төп конфликттан алып вак эпизодларга һәм детальләргә кадәр бөтенесе дә шартлы. Әнә шушы шартлылык — әсәрнең гадәттән тыш хәлләргә, фантастикага корылган булуы, әкият жанрын 'башка жанрлардан аера да инде. Күпчелек сатирик әкиятләрнең. конфликт нигезендә реаль чынбарлыктагы социаль бәрелешләр, ягъни сыйныфын антагонизм ята. Ләкин халык әкиятендә конфликт реаль чынбарлыктагы социаль конфликтка тәңгәл килә дип булмый. Алай карау сатирик әкиятләрнең характерын аңламауга, анализны вульгарлаштыруга, ягъни әкиятнең художество үзенчәлекләрен юкка чыгаруга китерәчәк. Беренчедән, конфликт реаль чынбарлыктан алынган бер күренеш булып торса да, ул әкияттә фантастик, гадәттән тыш ситуация ачылып китә. Икенчедән, сатирик әкиятләрдә конфликт үзенчәлеге аның чишелешендә күренә. Конфликтның хәл ителүе, чишелеше күбесенчә крестьяннарның гомуми иҗтимагый карашлары белән билгеләнә, һәм ул крестьян карашларының йомшак һәм көчле якларын бик ачык чагылдыра. Сатирик әкият гадәттә экспозициядән башлана. Экспозициядә әкиятче тыңлаучыларны гомуми төстә генә нинди дә булса бер хәл белән таныштыра. Аның шушы гомуми хәлгә яки геройга биргән характеристикасы бик кыска була. «Бер шәһәргә биш чакрым җирдә бер авылда бер карт бар. Иген икми, җигә торган үгезе 'бар, унбиш яшьләрдә бер кызы бар», — диелә, мәсәлән, «Тапкыр кыз» әкиятендә ! . Татар халык әкиятләрен, нинди характерда булуларына карамастан, сүзне «Борын-борын заманда», «Әүвәл заманда», «Булган», «Булган икән» кебек традицион формаларда башлап китү хас. Тик кайбер тормышкөнкүреш әкиятләре генә: «Көннәрдән бер көнне», «Беркөнне» дип, заманны берникадәр якын1 Тат. хал. эк., II к.. 327 б. рак итеп күрсәтәләр. Куп кенә әкиятләрдә вакыйганың урыны-жире дә әйтелми. Әйтелсә дә, тик «бер авылда», «бер шәһәрдә» дию белән генә чикләнелә. Бик сирәк 17 Тат. хал. әк., 1 к.. 238 б. очракларда гына әкиятче вакыйганы конкрет дәүләткә, конкрет калага, яисә авылга бәйләп сөйли. Әкиятче тыңлаучыларны әкият геройлары белән таныштырганда да аларны артык тәфсилләп тормый, нибары: «Бер фәкыйрь егет була. Моның ике як күршесе бик байлар икән»17 кебек гомуми социаль (яисә мораль) характеристика гына биреп уза. Менә шушы хәл — сатирик әкиятләрдә вакыйганың, урын-җирнең һәм геройларның конкрет булмавы, билгесезлеге гаять әһәмиятле. Ул, гәрчә әсәрдә реалистик сызыклар булса да, аңа әкият стиле бирә. Шулай ук бу күренеш сөйләнеләчәк вакыйганың теләсә нинди авылда һәм шәһәрдә, теләсә кайсы вакытны, теләсә кемнәр арасында булу мөмкинлеген дә искәртеп куя. Гадәттә сатирик әкиятләрнең башлангыч өлешендә үк инде төп конфликтка юл салына. Дөрес, кайбер әкиятләрдә (мәсәлән, «Абага чәчәге», «Өч капчык сүз» һ. б.) әкиятче вакыйганы нигезләү һәм аклау өчен гомуми обстановканы киңрәк аңлатырга омтыла. Ләкин андый очракларда да кемнәр арасында һәм ни өчен көрәш буласын чамаларга мөмкин. «Өч капчык сүз» әкиятендә, мәсәлән, комсыз һәм саран мулланың хезмәтчеләре китүе һәм аның, яңа хезмәтче табарга теләп, хәйләгә керешүе көрәшнең нинди юнәлештә барасын алдан ук сиздереп куя. Тик вакыйганың нинди характерда һәм ничек буласын гына көтәсе кала. Сатирик әкиятләрдә конфликт әсәрнең максатына турыдан-туры бәйле. Хезмәт ияләре белән изүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган әкиятләргә социаль конфликт хас, аларда тискәре герой бөтенләе белән фаш ителә, хур була һәм еш кына каты җәзага тартыла. Хезмәт халкының үз тормышындагы караңгы якларын сурәтләүгә 148 багышланган әкиятләрдә исә конфликт артык кискен төс алмый, һәм VJI, гадәттә, тискәре геройны акылга утырту, аиы мыскыл итү, көлү белән тәмамла и а. Үзенең дошманнарына каршы көрәштә уңай герой зур активлык күрсәтә һәм җиңел чыга. Ул гаделлек өчен көрәшә, ул яисә үзен һәм туганнарын яклый, яисә дошманнан үч ала. Тискәре герой уңай герой белән бәрелешкә кереп, үзенең ini дәрәҗәдә түбән торганлыгын күрсәтә. Уңай геройга дошманына каршы көрәштә зур кыенлыклар аша узарга туры килә. Күп кенә әкиятләрдә баштарак тискәре герой уңышка ирешә, тик соңга таба гына уңай герой өстен булып чыга («Ак байтал», «Тапкыр кыз» һ. б.). Бу, бер яктан, тыңлаучыларда кызыксыну уятса, икенче яктан, тискәре геройны җиңеп чыгу өчен зур куәт һәм акыл кирәклеген аңлата. Шулай итеп, сатирик әкияттә уңай героиның активлыгы әсәрнең гомуми идея юнәлешеннән килеп чыга. Уңай геройның социаль дошманнарын аяусыз рәвештә фаш итүе һәм тискәре күренешләргә каршы көрәше хезмәт ияләренең прогрессив уйкичерешләрен чагылдыра. Бу көрәштә хезмәт халкының революцион рухы һәм тирән оптимизмы гәүдәләнә. Реаль тормышта хезмәт ияләре үзләренең дошманнарына каршы көрәштә гасырлар буена җиңүгә ирешә алмаганнар. Ә халык әкияте хезмәт кешесенең изүче соры кортлардан өстен икәнлеген күрсәтеп кенә калмаган, ул аның җиңүен һәр очракта да тәэмин итеп килгән. Сатирик әкиятләрдә конфликтның чагылыш формасы бик күп төрле. Бер төркем әкиятләрдә конфликт уңай герой белән тискәре геройның үзара ярышы итеп бирелә. Бу ярышныңтөрлечә булуы мөмкин: кем акыллырак, кем остарак, җитезрәк һәм үткенрәк. Шулай ук ярышның табышмак-сорауларга жавап бирү аша акыл сынашу формасы да очрый. Әнә шундый конфликт «Зирәк карт», «Өч сорау» 18 Һәм башка күп кенә әкиятләрнең .нигезендә ята. Гадәттә бу 18 Тат. хал. эк., II к., 308. 365 битләр. 1 Тат. хал. әк„ II к., 334 б. ~ Т, Я х и Н, Сабын ва сабияләр өчен мәргүб булган хикәяләр вә мәкальләр Казан, 1902, 57 бит. ^з«Азат хатын» журналы, i960. типтагы конфликт диалог аша бирелә. Халык әкиятләренең сюжет төрлелеге никадәр күп булса, алардагы конфликт үзенчәлекләре дә шулкадәр үк күп. Монда тик шуны искәртергә кирәк, үзләренең идея эчтәлекләре белән һәртөрле ерткычлар, га, залимнарга һәм сорыкортларга каршы юнәлдерелгән әкиятләрдә конфликт гаять үткен һәм тирән итеп бирелә, чөнки аңарда хезмәт халкының социаль карашлары чагыла. Ә халыкның үз эчендәге җитешсез, тискәре якларны фаш итүгә корылган әкиятләрдә исә конфликт йомшаграк, тынычрак формаларда бара. Күп кенә сатирик һәм юмористик әкиятләрдә бертөрле дә уңай герой яки уңай күренеш сурәтләнми, ягъни аларда чын мәгънәсендә конфликт булмый. Бу бигрәк тә кыска, җыйнак сюжетка корылган хайваннар турындагы әкиятләр һәм мәзәк тибындагы тормыш-көнкүреш әкиятләр өчен хас («Әләкче», «Әтәч патша», «Ике ялганчы», «Куркак солдат» һ. б.). Андый әсәрләрдә дә тискәре, караңгы күренешләр аяусыз фаш ителеп, зәһәрле көлүгә •алыналар. Үзләренең социаль дәрәҗәләре яки мораль сыйфатлары белән капмакаршы якта торган геройларның көрәше генә түгел, шул көрәшнең нәтиҗәсе дә бик күп төрле. Конфликтның хәл ителүе, чишелеше бертөрле әкиятләрдә уңай геройның үз дошманын рәхимсез җәзалауга китерү белән бетсә («Шәрә бүре», «Абага чәчәге» «Еланнар» һ. б.), нкенчеләрендә аны көлкеле хәлдә калдыруы белән тәмамлана. («Шомбай», «Кәкре каенга терәткән», «Мулла эләкте» һ. б.).Еш кына ике арадагы көрәш ярлынын байны хур итеп, аның байлыгын үзенә алуы, яисә патшаны җиңеп, аның дәрәҗәсенә ирешүе белән бетә («Закир белән Шакир», «Мулла белән мужик», «Патша кияве солдат» һ. б.). Әгәр сатирик әкиятләрнең конфликт корылышында, ике тип геройлар көрәшендә крестьяннарның 149 революцион карашлары чагылышын күргән булсак, конфликтный хәл ителүендә, вакыйганың чи телешендә крестьян идеологиясенең чикләнгән булуын танырга тиешбез. Чөнки патшаны, байны, мулланы хур итү, мәсхәрәләү яки җәзага тарту белән бергә, без крестьяннарның үзләренең дә байлыкка кызыгуларын, бай дәрәҗәсенә ирешү теләкләрен күрәбез. Крестьяннар үзләренең дошманнарыннан үч алып, шәхси байлыкка, шәхси бәхеткә ирешү турындагы хыялдан ары китә алмаганнар. Бу хәлне исәпкә алма}' сатирик әкиятләрне чамадан тыш революцион эчтәлекле ител күрсәтүгә, йомшак якларын шомартуга, ягъни тарихи дөреслекне бозуга китерәчәк. Сатирик әкиятләрне гаять дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч иткән чараларның иң әһәмиятлесе — комик күренешләр. Алар әкиятләрдә төрле алымнар ярдәмендә оештырыла. Биредә әкиятчемен шәхси осталыгы да зур роль уйный. Әкиятләрдә көлкелекомик хәлләрдән иң таралганы итеп югары катлау вәкилләрен физик һәм мораль яктан җәберләүне, аларны кыйнауны күрсәтергә кирәк. Халык үзенең әкиятләрендә явыз патшага, кансыз байларга һәм комсыз муллаларга аяусыз чаралар куллана, аларны мәсхәрәли һәм җәзалый. Реаль тормышта хезмәт ияләрен изеп, куркытып һәм буйсындырып килгән кешеләрнең әкиятләрдә мескен бер хәлгә төшүләре, ягъни чынбарлык белән әкият арасындагы контрастлылык, комик эффект тудыра. Моңа мисал рәвешендә «Сыер булган», «Күке кычкыргач, көтүче хезмәт хакы ала» Һәм башка әкиятләрне күрсәтергә мөмкин. Комик ситуация еш кына тискәре геройның иң гади, иң элементар әйберләрне белмәве яисә эшли алмавы аркасында да килеп чыга. Мәсәлән, «Мужик белән алпавыт» әкиятендә алпавыт мужиктан үч алу нияте белән «тимер эшенә» тотына. Ләкин аның кулыннан берни килми; ул мужикка сука калагы ясарга алынса да, бик озак тырыша-нитә торгач, калак урынына «бер нәрсә очлап бирде, без дә түгел, шөшле дә түгел» J . Тискәре геройны мыскыл итү, аны көлкеле хәлгә төшерү чарасы итен читләтеп сөйләшүне дә күрсәтергә була. «Кинәт кергән алтын тәңкә» дигән әкияттә2 , мәсәлән, патша белән тегермәнченең үзара «сәер» сөйләшүен вәзир аңламый, һәм ул азакта, шуны аңлар өчен, күп акчалар түгә һәм, «шәрә калып», хур була. Кайбер әкиятләрдә (бигрәк тә һәртөрле ахмаклар, сараннар, ялкаулар, русча белмәүчеләр турындагыларында) геройның сөйләшүе, эшләре, кыланышлары ук вакыйгага юмористик төс бирә, чөнки аларда кеше тормышында гадәти булган нормаларны бозу чагыла. Әкиятләрдә геройларның үзара мөнәсәбәтләре нихәтле генә кискен булмасын, алар нинди генә бәрелешләргә—конфликтка кермәсеннәр, әгәр дә конфликтка комизм хас булмаса, андый әсәрләрне, әлбәттә, сатирик яки юмористик дип булмас иде. Инде сатирик әкиятләрдә типиклаштыруның кайбер башка якларына тукталып китик. Алдарак без халык әкиятләрендә геройларның эчке һәм тышкы портретларын тәфсилләп сурәтләү хас түгел, дигән идек. Гомумән алганда, бу шулай. Геройның тышкы портреты, мәсәлән, бөтенләй диярлек күрсәтелми. Халык әкияте бу яктан гаять саран. Геройның йөзе күрсәтелгән очракта да гадәттә конкрет детальләр әйтелмичә, аның турында «матур, чибәр, карт, яшь» кебек гомуми-аб- стракт эпитетлар белән генә чиклә- нелә. Ул гомуми эпитетлар да әле нигездә образ өчең түгел, бәлки сюжетны үстереп җибәрү өчен хезмәт итәләр. Мәсәлән, «Мулла эләкте» дигән әкияттә3 бер ярлы кешенең хатыны яшь тә, чибәр дә икәнлеге әйтелә. Нәкъ менә шуңа күрә дә аңа азгын мулланың күзе төшә, һәм мулла, ахыр чиктә «кармакка эләгеп», хур була. Еш кына конкрет деталь сатирик образның теге яки бу ягын күрсәтү өчен дә файдаланыла. «Шомбай» әкиятендә, мәсәлән, моның бик матур үрнәген табарга мөмкин. Ялчының тышкы кыяфәтен үзгәртүләре әкиятнең сюжетын хәрәкәткә кигерү, җайландыру өчен һәм шулай ук саран бай белән аның хатынының аңгыралыгын, ә егетнең тапкырлыгын, үткенлеген күрсәтү өчен кирәк. Әсәрдә геройның тышкы кыяфәтен күрсәткән конкрет деталь шулай ук комик эффект тудыру ягыннан да әһәмиятле. Шомбайның өс киемнәрен әйләндереп, бүреген артка таба борып киюләрен ишеткән тыңлаучының кайсы гына елмаймыйча түзәр икән? Сатирик әкиятләргә геройның эчке портретын, аның рухи хәлен киң һәм тирән итеп тасвирлау да хас түгел, дигән идек. Чыннан да, бик күп сатирик әкиятләрдә {аеруча революциягә кадәр язып алынганнарында) моның шулай икәнлеген күрергә мөмкин. Әмма сатирик әкиятләрдә геройның психологиясе бөтенләе белән чагылмый дип кистереп әйтү дә дөрес булмас. Биредә иң әү- вәл әкиятнең телдән сөйләнүен истә тотарга кирәк, һәр әкиятче үзенең сөйләү сәләтеннән, осталыгыннан чыгып, сюжет барышында теге яки бу моментка басым ясап, аны сүз һәм тавыш ярдәмендә бизәп, чарлап китә. Геройның рухи хәлен дә ул игътибарсыз калдырмый. Моны ул, гадәттә, кискен, хәлиткеч моментларда — бигрәк тә диалогларда тавыш һәм интонация ярдәмендә чагылдыра. Бу исә образны җанландырып җибәрә, аны реаль кеше рәвешендә күз алдына китереп бастыра. Ләкин халык әкиятләренең нәкъ менә шушы әһәмиятле ягын язма текстта күрсәтеп булмый, шунлыктан ул тикшерүдән читтә калып килә. Сатирик әкиятләрдәге типик образларның индивидуаль ягы турында сүз барганда бу моментны да кстән чыгарырга ярамый. Шулай да, кайбер әкиятчеләр геройның рухи хәлен язма текстка кертерлек дәрәҗәдә итеп бирүгә ирешәләр. Моны алар гадәттә ре- м ! Халык әкиятләре, төзүчесе Г. Разин (Бэшироа), Казан, 1940. 129 бит. 20 Халык иҗаты, Казан, 1940, 200 бит. арка-ха р актер истина я рдәмеидә эшлиләр. Мәсәлән, оста әкиятче Мөхәммәтша Дәүләтшин «Алтын чәчле кыз» дигән әкиятне сөйләгәндә: «Патша золымлыкка бара, начарлыкка, гел золымлыкта бит аның күңеле — ул егетнең, хатынына кызыга» 19— дип, явыз патшага үзеннән психологик характеристика биреп китә. Совет чорында (аеруча соңгы елларда) язып алынган тылсымлымаҗаралы һәм новеллистик-маҗаралы характердагы сатирик әкиятләрдә төп геройларның уй-кичереш- ләреи әнә шулай тулырак бирергә омтылу аермачык сизелә. Сатирик әкиятләрдә типик образ иҗат итүдә еш кына геройларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләре дә зур гына роль уйный. Бу күренеш аеруча хайваннар эпосына хас. Әкиятче теге яки бу хайванның сөйләшүен сурәтләгәндә тавышын да шул хайванныкына охшатырга тырыша. «Шәрә бүре» әкиятендә, мәсәлән, бүре, айгыр куш аяклап тибеп җибәргәч: «у-у... у... ач калдым... атның койрыгында алтын кыл булганын кайчан күргәнең бар... — дип, улап җибәргән» диелә20. Әкиятне сөйләгәндә тиешле җирендә тавышны да хайваннар авазына охшатып сөйләү, һичшиксез, образны җанландырып җибәрә һәм тыңлаучыларда — бигрәк тә балаларда—зур кызыксыну уята. Ләкин күпчелек әкиятләрдә геройларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләре ягыннан аерма ясалмый. Ул гадәттә әкият сөйләүченең гомуми сөйләү стиле белән кушылып бара. Шуңа күрә без сатирик әкиятләрдә геройларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләрен, типик образлар тудыру чарасы буларак, бик чикләнгән рәвештә генә кабул итәргә тиешбез.