СЫЕР САВУЧЫ КЫЗ
Qуз алып, ул трибунага Күтәрелгән чагында, Тауларда калган авылым Искә төште тагын да. Таң ата. Кыялар алсу... Күрән ишек алларын: Сыерлар чыга, ишетеп Көтүчеләр авазын. Сөйкемлеләр... Мактыйм икән Тик нинди сүзләр белән? Ал арның каршына басып, Баш исен һәрбер үлән. ...Трибунага менә яшь кыз, Карыйм сәхнә ягына... Тәрәзәсен таң яктырткан Иорт килә күз алдыма. Таң нурлары сүрелгәнче, Кувшинын алып кулга, Әңкәм май яза... Җылы сөт Чайпалган кебек була. Якын, мондый күренешләрнең һәммәсе якын аның... Савыттагы эремчеккә .Сөт ага әнә тагын. Куе сөт ага мул булып, Сабырлыгыңны җуйма. Өстәл янына утырам, Бишенче кашык — миңа. Кинәт сыерыбыз авырды — Туйдыручыбыз безнең. 112 Сөтсез пешкән кичке ашның Нинди булуын .белдем. «Сау калсын берүк!» — шул булды һәммәбезнең уенда. Сыер янында утырып Чыктык без төн буена. ...Зур бинада кыя кебек Трибуна әнә залда. Сыер савучы сеңелкәш Сак кына менде аңа. Үз гомерендә беренче кат Югалып калды тәмам. Кулларын кая куярга Белмичә тора һаман. Сүзләр табалмый, ә аңа Карыйлар төрле яклап. Оялудан һәм каушаудан Елап җибәрми чак-чак. Күземне алмыйча аннан, Торып дәшәсем килә: — Монда бары да үз кешеләр, Оялма, сеңелем, сөйлә!.. Тау кызы ишетә кинәт һәм сизенә барын да: Ике кыз, әйе, аңардан Көлә ишек янында. Көләләр... Юк, оялмыйлар, Күз төшерәм аларга: Ачык күлмәк... Килгәннәрдер Концерт-мазар карарга. Иреннәрен буяганнар, Чәчләрдә — салам төсе. ...Сыер савучы аларга Кыядан карый төсле. «Тәти» кызларга әйтә ул Горур һәм тыныч калып: — Сез, шөпшәләр, күп гөжлисез, Балыгызны күрми халык. Чәчмисез дә, урмыйсыз да Эш иң-иң кызу чакта. Фермада сыер сау.мыйсыз, Су китермисез хәтта. Бәясен белсәгез иде Хет бер хезмәт көненең... Кыен кайчак, тик зарланып Үтмәс, днмен, гомерем. ■8. „с. ә.* м 9. 113 Трибунада уңыш көтмим, Юлым фермага узар. ...Кая ул көлү! Ишеккә Шылдылар теге кызлар. Таулар итәгендә йөргән Сыерлар һа май истә. Ак бидоннардагы сөтне Шоферлар ерак илтә. Сыер савучы арттырды Безнең йөрәк җылысын. Зал аягүрә хуплады Аның кайнар чытышын. ТАРТЫЛАМ МИН КАЙНАР ХИСЛЕЛӘРГӘ Тартылам мин кайнар хислеләргә, Чал керсә дә күптән чәчемә. Гомер уза, ә мин, гүя, һаман Тик унтугыз гына яшемдә. Еларгамы, 'белмим, көләргәме; Нәрсә әйтим инде аларга: Унтугыздагылар һич теләми Мине яшьтәш итеп санарга. Тоеп шушы ачы хакыйкатьне Кулым куям күкрәк өстенә... Йөрәгемне тотып каравымны Сизми әле алар берсе дә? Р. Гәрәй тәрҗемәләре. СИГЕЗЪЮЛЛЫКЛАР и * керә шарлавык, агым су гүли Аккан чагында таулар яныннан. Шаулый елгалар, агымнар көлә, Бераз «төшергән» шагыйрьләр сыман. Нигә, су, көлеп, шаулыйсың шулай, Илең, җиреңнән ’соң кат үткәндә? Мин тынып калам, сагышка чумам Туган яклардан читкә киткәндә. ■°иш кенә минут күрәсе бардыр Яктысын бәлки шаулы дөньяның. Шулай да кеше эшли, борчыла, Әйтерсең, йөз ел томере бар аның. Ә еракларда йөз, мең гасырлык Таулар, шаушулы халыкны күреп, Тынганнар, кырыс сагышка батып, Биш минуттан соң бетәсе кебек. 114 Ь иек тау башы якын күренә, Сузсаң әгәр дә кул җитәр кебек. Ә карлар ярып, ташлы_ сукмактан Менгәндә, чиген булмый һич күреп. Безнең хезмәт тә бик җиңел сыман, Ә язар өчен утырсаң инде, — Ялганмый сүзләр, һәм җыр язудан Җиңел саныйсың тауга менүне. /Аырлаган кошка, сандугачларга Бервакытта да таш ыргытмагыз. _ Кызлар, үзегезне сөйгән егетне Сез берчакта да кыерсытмагыз. Син, мәхәббәтем, миңа бик кырыс,, һич көтмәгәндә тиргәп ташладың. Үзең сизмәдең әйткән сүзләрең йөрәгемә таш булып ятканын. Авылыбыздагы бер яшь кешенең Кап-кара чәчле хатыны бар иде. Егерме яшькә чыккан вакытта, Аларны канлы сугыш аерды. Егерме яшьлек герой хатыны Утыра баскычта ап-ак чәч белән. Кадерле исем йөртүче улы Инде әтисен узган яшь белән. л ау елгасында тиле су анда: Көйгән кыялар күпме көтсә дә, Ашыга түбәнгә, сулар күп җиргә. Үз әйләнәсе корып бетсә дә. Яратучыңнан син дә еракта, И, йөрәк, йөрәк, бәла син миңа. Ашкындырасың тау елгасыдай Кирәгебез зу-р түгел урынга. • ышта яңгыр шау-шу килә, Яшеннәр күкне телә. Җаныма әрнү һәм шатлык, Сөю һәм ачу иңә. Шатлыкны бирәм дусларга, Әрнүне җырга түгәм. Сөю — халкыма, үземне Шелтәлим ачу белән. 115 А өтмим аны. Килеп тынлыкка, Иң кирәкле сүзне чакырмыйм. Күз яше күк, ул да яныма Чакырусыз килсен, тартынмый. Килсен дә ул күчсен кәгазьгә Вакытымны күпкә сузмыйча. Якын дус бит килә һәм керә Ишекне дә шакып тормыйча. Н. Мадьяров тәрҗемәләре. ИШЕКТӘГЕ ҺӘМ КАПКАЛАРДАГЫ ЯЗУЛАР атыр булып саналмады, Акыл белән дан алмады; Шулай да баш и син ана,— Кеше иде ул. дөньяда. б'й, куркак, шатланма бер дә, Батыр ята, дип, кабердә: Мылтык, хәнҗәрләрен гүргә Алып китмәде ул бергә. ■* Юк, аның хәзинә-маллары булмады — Ярлы тау егете ята бу урында. Кайдадыр җырлыйлар—аның җырлары, Кайдадыр җырлыйлар — аның турында. * л: яз килер, диеп көтте, Эрер, диде, карлар... Яз килде, үтеп тә китте — Барыбер инде аңар. ■° олай дип әйтте кызга язмышы: Сайла — я карт .ир, я кабер ташы. 116 .А^элс бетте мосафирның... Ул йоклый чит илгә килеп. Сөя иде туган илен, Илеңне син сөйгән кебек. / ере кеше, Кайгырма син кара язмышка аптырап, Синең хәлең .минекеннән куп яхшырак! ХӘНҖӘРГӘ ЯЗЫЛГАН СҮЗЛӘР si әнҗәремнең очы — Дошман күкрәгенә. Ә дус куллар өчен Хәнҗәр сабым менә. -/Иасайма хәнҗәрем бар дип, Егеткәем, бел: Мондый хәнҗәрлеләр җирдә Син генә түгел. si әнҗәр тота белү өчен, онытма, кордаш, Кулларыңа караганда кирәклерәк баш. *5 ик түземсез була хәнҗәр — Тотса ахмак; Акыллы кулында хәнҗәр — Сабырсалмак... 117 МӨГЕЗ ҖАМГА5 ЯЗЫЛГАН СҮЗЛӘР Эчемлекнең эшен кылышка Булдыралмый кайчак кылыч та. Эчсәң дә бикләнеп-качып Өйдә, үзең генә, — Барыбер эчкәнең ачык — Бөтен авыл белә. Л'айчак җам ишетеп белгәннәрне Җиткералмый белеп хәтта тәңре. Эчемлекне эчкән чагында — Син хуҗасы аның, син олы. Т.ик аңларсың тиздән, ашыкма, Ул — хакимең синең, син — колы. •^>ик шәп — кеше эчсә эчә белеп, Егетлек ул .менә ичмасам! Тик шундадыр бәлки чын егетлек — Эчемлекне бер дә эчмәсәң?! ПАНДУР ҺӘМ ЧАГАНАДАГЫ 6 ЯЗУЛАР ^ин, чагана, хәнҗәр түгел, Тик хәнҗәрдән кодрәтең киң: Тереләрне үтерде ул — Үлеләрне терелттең син. ^андур теле 'булса сиңа чит-ят. Аңа орынма син. Кем булсаң да барыбер — яшь яки карт, Бул үз юлыңда син. КЫЯЛАРДАГЫ ЯЗМАЛАР ■^ла син кайгыда чакта, Башкача булмый; Болытлы, яңгырлы чакта Ташлар да елый. ^Сыюлык үрли кыя башына, Ә өметсезлек таудан ташлана. 5 Җам — эчемлек эчә торган савыт. ’Пандур һәм ч ага н а —музыка кораллары. БУРКАГА ЯЗЫЛГАН СҮЗЛӘР Уц батырга, акыллыга килеште, Карыйк, булыр микән сиңа килешле?! ■IV* ине ябынып, батыр Сугышларга атылыр; Үлсә, миңа төренеп Өенә тәне кайтыр. ИЯРГӘ ЯЗЫЛГАН СҮЗЛӘР Угыр иярдә картаеп сыгылганчы, Я атыңнан авып җиргә егылганчы. ь'атыр ир я иярендә утыра, Я гүрдә ял итә тыныч йокыда. С*иңа гуып-үсәргә бу иярдә: Синең өчен түшәк тә ул мендәр дә. Н. Арсланов тәрҗемәләре