ӘНВӘР ДАВЫДОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
D ер язам да бер сызамын, көн үтә — укып карап, уйланам, эчтән сызамын; ■бар эшем, дим, юккарак— алмыймын сайлый сүземнең җыйганын күклем утын. Күпме соң шулай түзим мин,— ■көн дә иң баштан тотын! Мин күрәм шунда и рәнҗеп, юл да ел саный-саный: җырда мин һаман ©йрәнче-к, ә мәхәббәттә сабый. ** сез минем җырларым, Мин сезне язган төнне һич тә жәлләп тормадым Сезгә йөрәк дәртемне. Ләкин, кичерегез сез, Кайчак шулай урамда Зур кранның өзлексез Эшен карап торганда, Бер күтәреп бер этаж Салуын карыймын да, Бер сүз сезгә карата Туа минем уемда: Күчеп килер кешеләр Озакламый бу йортка, Котельныйдаң эшчеләр Бирерләр җылылык, та; Кран .бер кизәнүдә Салган һәрбер бүлмәгә Җан — яшәү, эзләнүләр — Кереп тулад мәңгегә. Ун ел шигырь тезгәнем Тиң булыр микән шуңа — 9 Кранның бер кизәнеп Тудырган тормышына. Шатланыр едем, шунда Күрсәм эченә бүлмәнең, Яктыга һәм җылыга Тиң булып, җыр кергәнен! 196!. ХАТЫН-КЫЗЛАРГА МӘДХИЯ Нигә малай чакта рәхәт үләндә аунавы? Чөнки кайткач, әнкәеңнең ачуланган булып әйткән сүзендә тоясың мәхәббәт яңгыравын. Ник унсигез яшьтә кичләр матур була, айлы була?— Чөнки синең йөрәгеңдә бар дөньяга йомшаклык һәм бер гүзәллек биреп торган зәңгәр күзле, нечкә билле шатлыгың һәм кайгың була. Ник утызда эштән арып кайткан чакта ләззәт була буыннарда? чөнки йомшак, җылы куллы тормыш үзе, бәхет итеп, кулыңа су салып тора юынганда. Ә идәннән: — Әти! — диеп, синең матур, зәнгәр күзле үлемсезлегең атылып керә куеннарга. Ник алтмышка җиткәч кеше һаман саклый мәхәббәтен һәм өметен бу тормышка? Юлдашының озын чал чәчләрен күреп, бар гомере күз алдыннан үтә кебек, һәм аңлый ул: узмаганнар еллар бушка... Итәгеннән күзенә карый оныклары, илтәмен дип күзе нурын еракларга, яңа чорда — алда торган борылышка. Дан сезгә, хатын-кызлар: Аналар, хатыннар, зур һәм нәни кызлар! 1963. ТУКАЙГА (Һәйкәленә карап) ^орасың син шәһәр уртасында, Кояш нурларына коенып; Шигыреңнең, гүя, яртысында Иреннәрең тора тыелып. 10 Әйтер сүзен, гүя, тел очында, Ләкин бераз каушап калгансың, Таныш түгел яңа тормыш шавына Күңелеңне ихлас салгансың. Сиңа карап шулчак сагыш белән, Сагыш белән күңел талпына: Эрет, эрет металл салкынлыгын, Тибрәт ирнең һәм дәш халкыңа! Язгансың син үпкәң даны белән Аның зарын кара елларда, Кем бар, кем бар синнән хокуклырак Шатлык җырын аның җырларга?!.' Табар идең бүген шундый көйләр, Җир күкрәге аткан фонтаннар Кебек, алар бөтен җпр йөзенә Сөйләр иде, Нинди шатлык белән Гөрләп яши бүген татарлар. Бу шатлыкның лаек җырчысы син. Ләкин үлми хәсрәт көең дә: Залимнарга нәфрәт, Киләчәккә омтылыш Таба күңел «Әл л үк и » евдә. Кайгыда да халык, шатлыкта да Җырын эзләп сиңа тартыла. Эрет, эрет металл салкынлыгын, Тибрәт ирнең һәм дәш халкыңа! 1963. ГАДЕЛЛЕК ӨЧЕН И күңел бер сикеренә, бер шатлана: Зур дөреслек илдә итте тантана. Партиям, сөйгән сыйфатларың шушы: Син — дөреслек һәм азатлыкның дусы. Бинахак алалылар акландылар, Бик лаек кешеләр азатлык алдылар! Бу чараны хуп күрә бит бар халык, Ул тора тик кайчагында таң калып: Күпме ел төзгән, көрәшжән, тирләгән, Артталыкка бер карыш юл бирмәгән, Саклаган ул Октябрь яулауларын, Күлмәгендә күрмәгән ямау барын, Шаккатырган дөньяны эшләр белән, Ялтырап торган төзелешләр белән! Калган ул еллар лаеклы дан белән. Ннк ләкин тиңли кара зиндан белән Партиянең ничәмә еллык эшен Партиядән чын ирек алган 1кешең?1! н Бар халык каршында ул үзе, гүя, Иң кырыс судья хокукына ия. Гүя, ул тоткынга кергән .ноктадан Бар гадел төзелеш һәм эшләр туктаган. Яшь шәһәр өстәү илеңнең күркенә Ул кичергәннең янында чүп кенә. Азат калып, төзеп йөргән һәр кеше — Культның булган, әйтерсең, ярдәмчесе... Аңлыймын мин, бер дә нигезсез яла Саф кешенең куплена зур эз сала. Тик авыртып рәнҗесә дә җан-йөрәк, Туп-туры итеп аңа әйтү кирәк: — Күрче, син, бар зурлыгында—ил юлын Бер минутка туктатырлык көч югын: Волховстройдан Днепрогэслар аша Куйбышев ГЭС, Әлмәт, «Восток»ларгача! 1963. ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ҮЛЕМЕНӘ -^ара -идем урамнан, Елмайгалап бераз: — Шөкер, миңа исәнлек Китерде, — дип, — бу яз. Юк иде бүгенгедәй Тын һәм рәхәт көлгән... Кинәт телде йөрәкне Шомлы хәбәр: үлгән!.. Көннең якты тонына Кара керде килеп; Кояш артык кызды да Корым коя кебек... Әллә ничек, ;бүтәнчә Чыңлады бар тараф; Бар чыңлаулар өстендә Җан өзгече: «Шәрәф...» Өзелгәндәй далада Үз тавышым, дәшкәч... Ник тидең, үлем, аңа, Ул бит минем яшьтәш?! Бу дөньяда ул әле Аз татыды .рәхәт. Сабый күк — киенергә дә Өйрәнмәде рәтләп. Ихтирам өстәл еңдә Утырмады түрдә; Данның ишек катыннан Китеп барды гүргә. 12 Бу дөньяда әйтәләр Үзендә дип гаеп; Йөрде, имеш, кычкырып, Йөрде, имеш, таеп. Кырык яшьтә шагыйрьне Мактау бездә харам. Аның тормыш эзеннән Гаебен эзләп барам. Илдә ызгыш барганда Ул дөньяга килгән — Илнең, яңа тормышы, Яна көне белән. Ил өстендә азатлык Нур сибүен тоеп, Өйрәнгән баш имичә Яшәргә ул, кыеп. Кыю — димәк, усал ул — Кемдер гаеп тапкан. Тик аның күкрәгенә Фронт йолдыз таккан. Кайткач, тагын ду килеп, Йөргән дуслар белән. Үткен телләр тагын да «Усал» исмен биргән. йөргән шулай кычкырып, йөргән шулай «таеп»... Димәк, дөрес әйтәләр, Үзендә, дус, «гаеп»... Ихтирам өстәлендә' Утырмыйча түрдә, Данның ишек катыннан Китеп бардың гүргә. Тик үкенгән күк чыңлый Бүген бөтен тараф. Шул чыңлаулар өстендә Җан өзгече: «Шәрәф». Май, 1963. УРТА ИДЕЛДӘ БАЛАЧАК Әрекмәннәр, кычытканнар — Балачак джунглие. Җимешләре арасында Какы иң җүнле не. Я, 'нәрсәсе белән артык Ерак тропикларың! Әзер тора җәяләрең, Әзер тара укларың. 13 Барасың -колак торгызып, Син — иң соңгы могикан. Арсланнар бардыр монда. Бик дәһшәтле як икән. Ак яуларны -эзәрлекләп Чабасың, син — Будённый. Ике аяк арасында Таяк ат — «Акбүз» уйный. Я! Бер нәрсә булсын инде! Шунда Тын Дон аксын я; Күренсен, син яшерен укып, Яшерен сөйгән Аксинья. Менә чишмә сукмагында Күренә землемер кызы. Ике якка җилфер-җилфер Бәргәләнә лентасы. Күзе зәңгәр. Куе кара Чәчләрендә төн исе. Ул Гамлетның Офелиясе, Корчагинның Тонясы. Карап торам күзләренә, Әйтер сүзләрем җуям. Көләкөлә тарта аны Шук Гапсаттар — Дон /Куан. Чыгасың басу юлына, Эчеңдә ун Атилла. Кырга чапкан арба артыннан Күңелкәең атыла. Ачу белән утыйсың син Кырда чүп үләннәрен. Татлы итеп әрни йөрәк, Татлы арый тәннәрең. Өйдә әниең урын җәя, Күз йомып, онтыласың. Елмаясың. син, коткарып Печоринның Бэласын. 1963. мт бу җирнең иң җи-р шагыйремен, Омтылмады күңелем күкләргә. Бәлки шуңа күрә артык гади. Тупас күренәмдер күпләргә. Ләкин бүген, кулыма алу белән, Минем җирне сөйгән каләм дә Кәгаземә эзен сыза-сыза Ракетадай чөелә галәмгә. Үпкәләмә, Пушкин, кичер, Тукай, Дөрес аңла, Маяковский, Миңа үрнәк хәзер башка шагыйрь, Шигърият м-иңа ул өсти. Совет халкы ул! Галәм дәфтәренең Иң беренче чиста битенә Үрелеп ‘язды матур, утлы юллар, Укый-укый күңел сикеренә. Моңардан да озын гомерлерәк Шигъри сүз әле булмаган. Ул кичәр бар катастрофаларны, Дөньяларга күчәр дөньядан