ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ЛИРИКА
• и Юешлеләргә— мин дә тешле, Асылда .мин тешлерәк; Усалларга усал җавап Кайтару отышлырак. Кырысларга — мин дә кырыс, Хәтта мин кырысрак; Чиертсәң дошман борынына, Дөньяда тынычрак. Миңа бер тапкыр суксалар, Мин өч тапкыр кундырам; Шартлап сынып төшә кусәк Явыз дошман кулыннан. Юашларга — мин дә юаш, Хәтта .мин юашрак; Саф күңелле дусларга мин Юлдаштан юлдашрак. Керсезләргә —• мин дә керсез, Җанымны бүлеп бирәм; Чөнки мин .батыр халкы-мда Шундый ук сыйфат күрән. ^ши әле киң дөньяда Тар күңелле кешеләр; Кешеләрне, елан кебек, Чагарга йөрүчеләр. Бар әле шундый шыксызлар, Кер эзләп казыналар; Казыйлар, тирәнәйтәләр Явызлык базын алар. Хәер, андыйлар турында Озак сөйлисе килми; Якты заман яктысында Ят күләгәләр кими. 61 Шулай да 'бу мәсьәләне Читкә куеп торалмыйм; Золымга каршы көрәштән Мин үземне тыялмыйм. Чөнки мин исән, акыллы, Күз-колаклы, аяклы; Мин 'һәрвакыт заман яклы, Ә заман минем яклы. Якыная безгә кояш, Яктылык якыная; Биек таулар, алсу таңнар, Нурлы йөзләр елмая. Ак болытлар күк күлмәккә Салынган астар кебек; Кояшның яртысын сиңа Бирәсем килә бүлеп... Синең керсез кулларыңда Нурлар атлыгып торсын; Нурлар атлыгып торсын да, Юллар яктырып торсын. Әгәр кояш бирә алмасам, Бирермен күңелемне; Ул кояштан ким яктыртмас Киң колачлы гомреңне. Ямьләнеп китә бөтен жир, Кыйбладан җилләр килсә; Бакчаларда алмагачлар Ак челтәргә төренсә. Матурлана шомыртлар да Сыргаларын таксалар; Саф сулы тонык чишмәләр Челтерчелтер аксалар. Чибәрләнә, яшел шәлен Ябынса, зифа тирәк. Әллә шуңа күрә микән Ашкына ярсу йөрәк? Әллә шуңа микән җылы Сүзләр килә телемә; Әллә шуңа ашыгам микән Ямь өстәргә илемә?.. 62 Л айчан да бер вакыт җитәр, без китәрбез, Таулар калыр, гөлләр, сулар, яңгырлар; Дөнья калыр. Матур яшәү өметләре Якты йолдыз кебек кабынып калырлар. Ә исәннәр тормыш бәхтеи татыр, сөенер, Яшәү даласыннан якты ямь эзләр; Нәкъ шушылай шатланып та, зарланып та. Гомер кичергәннәр кабердәгеләр. Яна таңнар килер, яңа җирләр сөрелер, Яңа учакларда утлар янарлар; Үзебез белән берни алып китмәбез без, Хөкем сөрер варис булып калганнар. Октябрьда кабынып киткән бөек ялкын Маяк булып туар гасыр юлында; Еллар җырлар, ташлар сөйләр горурланып: Без яшәгән данлы заман турында. Хыял эзләр табылмаган йолдызларны, Күзен текәп киләчәк түрләренә: Ана төсле ягымлы җир күкрәк сөтен Кызганмыйча бирер бәбиләренә. г 1 ел ястыкта ятып туйдым инде, Кар шикелле нигә эрим мин? «Картайган!» дип еллар алдамасын, Тау-таш күтәрергә телим мин!.. Тынлык түгел, давыл кирәк миңа, Юк, куркытмый мине авырлык; Миңа кирәк'ашкынулар яме, Тынлык булган җирдә давыл юк!.. ин кайгырма, мин казыган җиргә •К&м дә булса килеп төшәр, дип; Мин бит баз казымыйм, кое казыйм. Чордашларым саф су эчәр, дип. #/сем китте бер адәмгә, Аптырадымйөдәдем мин; Мин бәхет көрим .кешегә, Ул кинәт бәреп төшерә Кулымнан көрәгемне. ■° ик кыйбатлы алтын сәгать алдым, Алданганмын кызыгып нәләткә; Алмаштырдым аны гади генә, Дөрес йөри торган сәгатькә. ■^акыт бик бай, ләкин бик саран, Билгеле ул борын-борыннан: Тарих түтәленнән йолкып ташлый һәрбер ясалманы тамырыннан. /**»ир әйләнә, барлык әшәкене Чүп базына атып әйләнә; Халык яши, чөнки аның юлы Сафлык нуры белән ямьләнә. Тик саф эшләр, мәрмәр һәйкәл кебек. Озак яши, кеше калдырса; Иреклеккә хаклы түгел кеше, Хисе ярлы, купле тар булса... 1962