Логотип Казан Утлары
Поэма

ДЕВОН ҖЫРЫ

Сичәсе бу Әлмәт яшьләренең, Чәчәк кебек кызлар биредә! Моңлы вальс очырып кына йөртә: Динә кулы Зөбәй иңендә. Киң җилкәле Зөбәй — сажин кадәр, Сажин ярым булыр буе да! Кыз, кояшка чыккан күбәләктәй, Күз нурында аның коена. ...Зөбәй аны озата бара... Тагы Сүз табалмый җаны кыела. Ни сөйләсә дә ул бу назлыга, Ахмак чыгар төсле тоела. Бөдрә сүзләр чын түгелдер кебек, Яратканы аның физика. Хисләреңне формулалар белән Әй, аңлатып булсачы икән!? Ул югалып кала, тагын каушый, Белми теленә нәрсә килгәнен; Сөйләп китә, ни булса шул диеп, Буровойда эшләп йөргәнен: — Беренче көн... ышанмаган күзләр, Качарсың, дип, барыбер, паринкәй. Шул ышанмый торган карашлардан Авыррак нәрсә бар икән? Яңа, диеп, әй, җигәләр мине, Бар нәрсәне ташыйм җилкәдә. Күперчеккә атам «чыңк» иттереп, Озон сулыйм, хәлем китсә дә, — Пневманы очырып йөртәм... Эшкә Үчегүем — ятим үскәннән! Үлсәм үләм, тик сынатмыйм дигән Иблисдевиз миндә күптәннән... Качып кына уч төбемне карыйм, Каз куыгы кебек кабарган. Миң учымны йомам шытырдатып, Үч алгандай юри шулардан. Кинәт ачы сызгырдылар: шәмне Күтәрергә помбур сигналы. Өч метр юк, ләкин борау беткән һәм куярга кирәк яңаны. Канлы уч төбем утта пешә, гүя... 5, »С. Ә." № 9. 65 Рәхәтләнеп китә бушагач,,. Тагы да хәлем беткән кебек булды, Смена килеп, эштән туктагач. Өйгә кайттым, ләкин кулым белән Ишекне дә тотып ачалмыйм. Әни кертә курка-курка гына... Күзе белән Очрашудан юри качам мин. һәм үзе дә төшенә, аш китерә, Кашыкны да куллар тоталмый. Әнинең күзенә яшьләр килә, Ә мин көләм, Чүмереп кенә токмач йотам мин... Сынау өчен шулай эшләткәннәр, Ә мин сынатмадым, үчектем. Ул чак камыр идем, хәзер менә Эш — уендай, алай көч түкмим... ...Зөбәй тынды. Үзен-үзе тыйды, Мактанудан чыкты бу аның. Динә тыңлап бара көлә-көлә, Зөбәй өчен әллә куанып?.. ...Кайту белән Зөбәй — физикага... Болай ачык аңлашыла да,— Формулалар, очар кошлар кебек, Никтер бик тиз баштан шылалар? Тагы тотына формулаларга, Су ефәге чарыкка уралгандай Параболаларга урала. Шул кызыйның карашлары, күзе! Зөбәй йомшап төшә шикелле. Ачуы килә... Үзенә, тач иттереп, Ачу белән куя икеле! «Торречелли бушлыгыдай башым, Ихтыярсыз бугай мин, юләр! Киләм дә төртеләм шул кызыйга Гүя мин бер перпендикуляр!» ...Башланды бу шулай: бер кичәдә Очратты да таныш егетен, Динә китеп барды. Зөбәй калды Багана күк. Моңа шаһит — төн! Гамьсез, тыныч иде Динәгә ул, Тынычлыгы шунда коелды. Кадерле нәрсәсен йөрәгеннән Чукып алдылар күк тоелды. Мин-минлеге генә тыйды аны, Артларыннан качып барудан. Гүя, бик нык алдады аны кемдер, Эче әрнеште шуңа янудан. Дннә килә алга: ак кофтадан, Ә аяклар — койган, төз алар. Горур гына шул аяклар белән йөрәккәен таптап уза ла! Ә егете чибәр, фырт нәрсәкәй, Мыегы нечкә — тычкан койрыгы. Динә белән тычканлымәчеле Уйнап йөри кебек тоелды. 66 Динә килә алга: конус юбка, Шул конуста — матур аяклар. Куян баласыдай ак туфлиләр, Алар бергә ничек тиң атлар? ...Шул кич, гүя, аңга килде Зөбәй, Борчу алды җанын, гәүдәсен: Шул кичне ул алып кайтты өенә Үзе белән Динә шәүләсен! ...Соңра аңлаштылар: Ул — егете икән иптәш кызының, Аралары киткән бозылып... Зөбәй сөенә... Онытылгандай йөри Гыйшыгына чумып башыннан... Аңлы тормыш әле аңа менә Башлангандай яңа шушыннан... Динә искә төшә, Ихтыярсыз Баш иясе килә шул кызга. Ник әнигә буйсынасы килми Егермедән әзрәк узуга?.. — Әллә аңа кашыгың төштеме? — дип, Төрттерәләр дуслар Зөбәйгә. Ул кызара... Тик Динәгә бара — Инеш аккан кебек түбәнгә. Яралыга шәфкать туташыдай, Җанга кирәк никтер ул гына!.. ...Зәй буена килеп чыкты Зөбәй, Тынды карап Зәйнең суына. Агым борды уен бүтән якка: ...Мастер Гриша ята больниста; Пневмага кулын кысты ялгыш, Эшләгәндә ярсып бер кичтә... Шулай пневма кинәт отказ бирә, Кыскан һава дөрес килмиме? Хикмәт нидә? Әллә юашым кибәк? Таба алмый шуның бер 'Ибен? ...Өйгә кайтып, Сызымнары өстенә ташланды. Кеше хәзер телевизор җыя, Ә мин?.. Детальләргә Гел шикләнеп карый башлады. Баш вата ул шундый илһамланып, Тапкан кебек була хикмәтне. Аннан тагы барсы җимерелә, һәм җенләнә эзләнү дәрте. г * * * буровойда — газета, анда шундый Мактаганнар Зөбәй вахтасын Ә Зебәйнең кәефе бик кырылды, Шапырынуны сөйми. Хет кайсын! Нинди файда, нинди мәгънә шулай «Ура, ура» кычкырып язудан? 5* 67 Метр саен борау алмаштыру — Энә белән ‘кое казудай!! Ә шул турыда фикер куертылса, Булыр иде нинди зур файда. Алмаз кирәк, Кем әйтмешли, менә Эт башы күмелгән җир кайда!! ...Зөбәй юкка -болай... Аның эше М а ст ерн ы да га җә п л ән д ер ә: Авария бригадасын да ул Чакырып тормый, үзе бетерә. Менә бүген дә бит төнге вахта, Авария ясан, утырган. Элеватор йозагы ватылган да һәм торбалар төпкә сыпырган... Төне буе газап чиккән вахта, Аварийны килгән, ул карап, Яннан тишәргә дип акт язып Киткән менә... Эх, син ярканат! Зөбәй бүртә .моңа ачуыннан, Күкрәкләрен кыса күлмәге... Нинди хурлык, Индикатор, гүя, Чалып куйган «үлем элмәген». Ток шикелле сукты Зөбәйгә бу: — Җыйган мая җилгә бит оча! Ярты ай кирәк кабат тишү өчен!: Бу хәл булмас ләкин һичкайчан! Атып бәрде Зөбәй баш киемен һәм әйтте ул җыеп вахтасын... Тотындылар... Торба ауларга, Күрмәделәр 'Көннең, яктысын! Буровой эшчесе Мөнзир, балыкчы күк Тирләп беткән, суга мангандай. Тик кепкасын салса, пар бөркелә, Казан капкачларын алгандай. Бармаклары .мөгез кебек соры, 'Мөгез кебек буын -буынлы; Сөялләре агач мәшкәседәй, Тотса, сытар йомшак кулыңны... Мөнзирне бит яхшы белә Зөбәй, Атна эшләсен рәттән, ялыкмый, һич зарланмас, ләкин эшсез — үләр, Судан чыгарылган балыктай. Мөнзир дәшми, түзә кул эшенә, Зөбәй түзми. Аңа бик таныш; Риза гына булып яшәдеңме, Китеп булмый алга бер карыш! ...Теш ыржайтып ята бораулар, Крокодилның авызы шикелле... „.Галим төксе болай... Эшләгәндә генә йөзе ачыла, була сөйкемле... ...Помбур Галим отпускадан килде, Сөйли ялда ниләр булганын: G8 — Сабан туйда эчелгән бит, каһәр, Эчкән көе... өйләнеп куйганмын. Үзем пич тә хәтерләмим — икмәк! Иртән торсам — бер кыз янымда; Толымнары ята күкрәгемдә... Шунда килдем, гүя, аңыма. Матур гына бер кыз, Азнакайда Таныштырган иде бер апам. Салган баштан: — Сиңа әйләнәм, — дип, Апкайтканмын өйгә бит, шайтан! Үзем берни белмим, болван кебек, Ул да риза булган, имансыз. Күзне ачсам, авызын ерып ята Шалкан кебек йомры битле кыз. Тордым да чәй эчтем каты итеп, Шарикларым бераз тегеләй. Эчтән уйлыйм: әллә өйләнмимме, Уем белән муен бөгелә. Уйдан кайтам, Үзеңә хуҗа түгел икәнсең, дир, Юкка гына чалбар кигәнсең, дир... Сизгән кебек, елмаеп карый: — Ихтыярың, үз кыярың, — ди... Ул да миндәй кеше баласы, дим, Мәкерлегә бер дә охшамый; Эреп китә минем карашымнан, Килгән миңа, килгән ышанып... Ышанычны таптау миннән булмый, Сөймим Әйткән сүздән кире чиккәнне! һич үкенмим, аек көе өйләнми Йөрер идең куркып, шикләнеп!.. ...Сүз бүленә. Эшкә тотыналар, Төшерәләр тоткыч забойга. Тоткыч голын Зөбәй акбур белән Сызып куйган кара калайга, һәм тормозны йөртә шуңа карап... Авыр аңа, кысыла гел тыны... Күп этләнгәч, капты! Зөбәй тормозда сак, Скрипкәчедәй, Гүя, ала авыр нотаны. Шундый сак күтәрә, Зур балык эләккәч, Кармакны сак тарткан шикелле... Менә торба... токым сыдырганга Ялтырап тора, гүя. никельле. Берсе артыннан берсе... «Шәмнәр» макарондай Кәкре-бөкре булып беткәннәр... Роторда — Галим, Мамонт сөяге күк ачкыч тоткан. Җир астыннан дию көткәндәй... 69 ...Соңгы торба, Кое сиртмәсе күк, Асылынды чыгып, блокта. — Уф!—дип куйды, Мөнзир,— Шушы каһәр Күпме аларның көчен йолыкты! Барсы иркен сулыш алып куя, Нервылар бушая, Мускуллар эриләр гел майдай!.. Шул минутта, Кинодагы кебек, Пәйдә була парторг Зәкиев. Егетләрне кочып-кочып үбә, Мактый-мактый; — Шайтаннар! —диеп. Ярты ай маташасын — ярты көндә! Осталык бит менә ничек ул! Фидакарьләр, риясызлар, Сезнең белән Коммунизмга булмас кичегү! Зәкиев шат, кызып-кызып сөйли, Күтәренке: — Зөбәй, ни гозер? Бораулар кирәкме? Дию башы астыннан Китерәләм табып мин хәзер! һәм Зөбәйгә төбәп әйтеп куя: — Авария тагы Туксанда. Долотоны жиргә күмгәннәр дә Утыралар ясин чыккандай... ...Эш башлыйлар... Зәкиев булышып йөри. Аппетитың, диләр, ачылыр! Торба ташый узкоколейкада... — Телефонга! — дия кайсыдыр. Ул будкага керә... Аннан чыга Сөмсерләре, гүя, коелып. Зөбәйләргә кул МЗИ дә китә Вахтавойга утырып, боегып... «Ханов тагы тайган больничныйга, Җаваплырак эшләр чыккандыр. Пенсиягә чаклы гына диеп, Тоталар бит каһәр сукканны. Пенсиясе җитү минутларын Мең күз белән көтә бар кеше. Кайчан китә инде убыр, диләр. Тоткарлавын күреп һәр эшне»... Төн караңгы. Лейкадан сипкәндәй, Чак кына вак яңгыр сибәли. Күбәләкләр оча кебек Баганалардагы Якты лампочкалар тирәли. Динә аңа якын елышып бара, Гашыйкларга төн ул — рәхәт өй. Юлны бүлгән су бар, Динә әйтә: — Син күтәреп кенә чыгар! — ди. 70 Динә асыла Зөбәй муенына, Якын гына — Бантик ирененең сулышы. Нәкъ су уртасында, Зөбәй ирене белән Паяльниктай ана ябыша. — Әйдә безгә! — Динә кулдан тарта, Аерыласы килми аның да! — Әниләр кунакта, соң кайталар... ...Менә алар өйнең залында. Стеналар, идән, диваннары,— Барсында да шәрыкъ паласы. Фарфор, хрусталь, мәрмәр... Бер музейга Кергән кебек булып каласың. Динә бүлмәсе. Неон лампалар Томса гына сихри нур коя... Сыгылмалы фигурасы белән Динә йөри — матур һәм чая. Чәй әзерли... Электр самовары... Төзәтенә, карый көзгедән. Көлә-көлә шәрап агыза: — Менә Бу — әни яраткан «эязе»дән! Ә Зөбәйгә куя биш йолдызны! Зөбәй әйтә: — Мин эчмим, диеп. Динә әйтә: — «Яратсаң, эчәрсең!» Сокландыргыч елмаеп, көлеп. Эчмичә дә Зөбәй булдыралмый Бу алтынчы йолдыз янында. Әллә нәрсә уйлавы бар, аңа Ышанмау кебек була тагын да... Динә әйтеп куя: — Премияләр Күп аласың, диләр, малай, син? Гәз<ит саен сине күтәрәләр, Борын чөя күрмә алай син? — Мин ясала белмим, Динә, күрдең... Акча кирәк әле. Дөресе — Яшәр идем мин акчасыз җирдә, Кайда намус үлчи бөтенесен!.. •— Әй, син идеалист! — ди Динә аңа... — Тукта, көлмә, ә шулай булса: Акча түгел, кешеләргә иткән Яхшылыгың байлык саналса?.. Юк, ясала белмим, Әллә ничек, көн дә Яшәү кызык була бара соң! Динә, Тормышның сукмаксыз җиреннән Синең белән килә барасым!.. Ә Динәнең шатлыгы таша шундый, Ышанычлы яры булганга; Күп кызларның яшерен гыйшкы —Зөбәй Гел аңа «буйсынып» торганга... 71 ...Бергә тора башлау — Потлап тоз ашау, Диюләре, ахры, ялгандыр. Динә белән Зөбәй тоз ашамый, Ә торалар менә ал да гөл. Хыялга бай Динә, үзе нәфис, Сөйдерә белә, сөеп туймыйсың. Бала кебек шундый гөнаһсыз ул! Мин бәхетле, диеп уйлыйсың. — ...Ә аннары, Зөбәй, Син зур күтәрелгәч. Шәп квартир — душлы, ванналы. Бала да кирәкмәс, яшәп калыйк, Гомер кыска, Зөбәй... аннары... Эх, хыяллар, ә яшьлек хыялым Минем летчик-лейтенант иде. Әнә Гагаринның хатыны хәзер... Юк, Зөбәй, мин сиңа шат инде! йөрәгемнең күзен бәйләдең дә Гашыйк иттең' мине үзеңә. Әни үгетләрен ишетмәдем, Саңгырауландым әти сүзенә... Алар каршы иде, мин үкенмим, Син үсәрсең барына үч итеп. Гайбәтчеләр чиның зурлыгыннан Шартласыннар шунда ис китеп... Зөбәй, җаным, тик син мине тыңла, Минем сүздән чыкма, уңарсың. Хатын-кыз ул күбрәк тоя, сизә, Таян менә һәрчак .шуңар син! ...Завмагазин — дус кызымның ире, Бер дә чыкмый хатыны сүзеннән. Шуңа һамаи эштә күтәрелә, Хәзер йөри тузлар эзеннән. — Ха-ха-ха! — дип Зөбәй көлә кинәт, Аткан кебек, гүя, мылтыктан,— Син юморист икән, Динә! Ай-яй! — Фу, йөрәгем, юләр, куркыттың! Ярар, әйтмим, тормыш үзе өйрәтер, Син беркатлы, туры, Зөбәер... Куй сопроматың, ярат инде мине... — Әх, Динә, син матур һәм сәер!.. — Яле, кара туры күзләремә, Мине ■сөясеңме, Зөбәер?.. Сөйсәң, тыңларсың син, Зөбәем! ЛАинә аңа, Гүя, икенче ана, Буйсынасы килә аңарга... Зөбәй уйлый: Динә сихерледәй, Аның белән .мин гел яңарам. Бөтен нәрсә матур күренә мина, Кигән кебек сихри күзлек ммн. Гүя, миңа үскән ике канат, Очып кына йөрим кебек мин! ..Дилә Зөбәй инженер Хановка, Хисләр канатында очынып. Пиевма «серен» кичә Мөнзир белән Тапты алар, ахры, чокчынып. Алла янына кергән кебек курка. Ишектән үк: «Әйдә, хуп!» — диде. Ампулдагы сыеклыктай күзен Әрле-бирле китереп, иелде Сызымнарга. Борыны сөнге кебек, Кашы кашка килеп тоташты. Маңгайларын жыера гармун кебек... «Эш начар!» дип, Зөбәй бетәште... — Хе-хе-хе-хе! — Яна түгел! Кызык! Уйладыңмы, юкмы файдасын? — Мин — киңәшкә! Бәла — компрессорда... — Расчет кирәк! Санау кайда соң? — Ансыз булмый!.. — Авызын ера Ханов, Хата табуына сөенеп... — Уф! — дип касыгын тота,— Кызган, дия Күзләренең кара төене... — Сочига... — ди Ханов жәлләттереп,— Мин кнткәчтеи, замга кертерсең!.. ...Чыккач Зөбәй: «Ник суймады моны? Бәлки, лүчтәктер бу, Ахмак кебек шуны йөртерсең... Үзен саклый торган адәм, ахры, Бу кешедән калган тойгы шул»... ...Буровойда — Зәкиев! Аңа әйтте: — Ә Хановмы? Хитрый кеше ул! Җаваплырак бер эш чыкты исә, Больничный га китә хәйләләп, Юкка суд юк, Классик лавировщик! һәр бәлане үтә әйләнеп. «Давыл үткәч» чыга больничныйдан, Яңгырдан соң чыккан әрләндәй... Саф та, пакь та, анкета да чиста, Әйтсәң дә ул аңа гарьләнми!.. ...Зәкиев колун ала һәм борауның Тешләренә суга, кизәнә. Тик колунның йөзе батып керә, Ә борауда — тырнак эзе дә!! Нинди каты! Токым аннан каты! Менә сиңа тере сопромат! Метр саен — борау алыштыру, Шул авырткан жиргә дәва тап!.. — Снабженец Гаязовка беркөн Гаеп өйдем, Усаллык һәм мәкер дип анда, Каты гына итеп шелтә бирдек... Гаеп булган Ханов шайтанда. 73 Ханов кушуы белән борауны Тиеш түгел бүтән кеше алган... Ханов: «Кушмадым, — ди, — кая .боерык? Мин кәгазьгә генә ышанам!?» Үзе кушкан, инде койрык болгый, Куркып хәзер читкә тая ул... һәм кешенең тормышка ышанычын Бер пычаксыз-нисез суя ул! Коммунизм аца — тик көнлек эш, Көн үткәрсә — төшә җилкәдән. Кайтып китә, коммунизм кала Кабинетта көтеп иртәгә... Ә Гриша, Зөбәй, Галим, Мөнзир... Акча өченме шулай яналар?! Җаваплылык — полк байрагыдай, ■Иңнәрендә алып баралар!.. ...Эттәй арып эштән кайта Зөбәй, Өй тын, һәм ул тизрәк — сызымга... Заочник бит штурм белән ала, һаман әле укуы сузыла. Кинәт Динә кайтып керә — ишектә, Гүя, Сәйдәш музыкасы кебек, Матур, моңлы... һәм ул сине Гел икенче, яңа кеше итә! Менә шуңа — Тормыш кадерлерәк... Бер җанга җан булып яшиләр... Ә Динәнең кайчак болытлары Кабаралар һәм дә яшьниләр. Юктан гына: Зөбәй иске киемен, (Костюмнар һәм чалбар-мазар да) Абыйсының балаларына бирә, Алар алтау — ярый аларга. Динә җенләнә гел:—Сатсаң менә, Акча булыр иде, белмисең... Ыбыр-чыбыр иптәшләрең .килә, Син шуларны сыйлап йөрисең... — Ә дуслардан башка нинди тормыш?! — Димәк, алар миннән кадерле?! Син файдалы кешеләрне чакыр?! — Такма, зинһар, андый җәберне! ...Динә кәгазь, каләм алып тагы, Әй тотына акча чутларга. Книжкегә бүген күпме салган, Күпме калган расход тотарга? Иң ләззәтле занятиесе шул, Акча аңа тере шикелле. Кулындагы акчалары белән Ул сөйләшә тиле шикелле... ...Уйландыра Динә холкы аны: Әллә -инде гаеп үземдә? Үземдә дә, әлбәт, бардыр инде! Шул гаепне тап та тезгенлә! Мөнзир әйтә:—Өйләнгәч тә, брат, Кулга алырга кирәк хатыңны!.. 74 — Ташла! Иске! Ә син үзем кул(а Алдынмыни Гайшә-алтынны? — Кая инде! Душасы шәп үзе! Миңа әйтте аны бабайлар... — Шул-шул! Хисләр борып йөртә, диләр, Ә хисләрем бармый аланга!! — Син фәрештә булмак буласыңмы? — Шаярма ла, зинһар, имансыз. Беребез дә яшәми бит инде Алга чакыра торган идеалсыз! ...Кеше күңелләре, ай, катлаулы! Тик эш рәхәт, барсы ап-ачык: Җиң дә каты катлам хыянәтләрен, Фаҗигасез син девонга чык!.. — ...Динәне мин беләм, дия идем, Хәзер үзем кайчак таң калам... Галим белми иде, Нинди тора! ...Уйларга да инде оялам!.. Динә үзен кулга .алды, йомшак: —- Зөбәем! — ди, — акыл - иясе. Асылдылар аңа ап-ак куллар, Иреннәрнең кызыл чиясе... Шулар иркәсеннән Зебәй эри, Ачуы эри, язгы карсыман. Динәгә дип алган кылычлары Кулдан төшә, бетә ярсуы... ...Өч көн, өч төн Зөбәй буровойда Авария белән этләнде... Зәюиев теге сызымнарда Мәгънә барын әйткәч, Дәртләнде... Пневманың дефектлары бетәр, Ул канатмас бүтән .кулларны! Динә менә йөрәкне каната, Берәр әмәл шуңа, юл бармы? Физикалар, сызым, формулалар Көчсез монда, беләм мин ансын! Акча вирусы белән авырганга Нинди шәбрәк дәва табасы? Ул вирусны җиңәрмен дип беләм, Яратуым радий нурлары Кебек аны дәваларлар. Динә Кирәк миңа, тормыш кулларым!.. ...Лаборантка Динә эштә утыра, Пробиркалар, лупа, кислота... йотылып гәзит укый, Дүрт көн инде Зөбәйнең кайтканы юк, Язганнармы әллә шул хакта: «...Мастер Иванов сүзләре: Зөбәй Токым гыйлмен белә. Ә токым Кеше кебек каты һәм йомшак, һәрберсенә аерым подход кирәк. Авариясез эшли ул һәрчак! 75 һәрбер деталь өчен әрни егет Чын коммунистларча...» Корреспондент: «Зөбәй бүгеннән Авыр участокка күчә... Гаганова чакыруына ияреп... Калмасын дип буровой артта! Димәк, премияләр бетә, коры оклад, Шәхси интерестан баш тарта!..» Гади мәкалә бу, Ә Динәгә сукты яшен кебек: — Юк, юк, булмый, инде түзәлмим! Яши белми торган кеше белән Нигә һаман үзәк өзәм мин?!. Керфегенә тезелә сәйлән яшьләр, Әнисемә кайта, елый ул. — Хискә бирелеп аңа чыккан булдың, Менә хисләр шулай алдый ул! — Юк, юк, әйтмә! Мин аны яраттым! Тик буйсынмый жанны яра ул! Мин әйткәнчә эшләми, хыялымны Челпәрәмә китереп бара ул! Хатын сүзен закон итмәгән ир Үрли алмый... Буйсынмагач миңа — .ирмени?!. Иптәш кызым ирен биетеп тора, Миң аңардан, әйтче, киммени?! ...Эштән кайткач Зөбәй — Динәләргә... Кертмәделәр аны өйгә дә! — Кызыбызны һәлак .иттең!—диеп, Сукты, гүя, әби түбәгә... ...Төндә — Зөбәй, гүя, бүре, Ә йөрәген Талый нидер чәнчеп һәм телеп. Баскан җире җимерелеп төшә, Беренче һәм юка боз кебек, һаман бара, гүя, бата-бата, Аякларын ала суырып. Тагы чума, гүя, тагы ала, Бер егыла, китә бер торып... Зәңгәр утлар күренә кара булып, Айның йөзе нишләп кара соң? Нишләгән бу дөнья? Орбитадан Ычкыныпмы әллә <бара соң?! Скважина пульсен тойгач кына Ачуларын әзрәк тыялды. Проходкасы әйбәт барып чыккач, Хисләреннән айнып, тын алды. Известнякиы III үтте фаҗигасез, Гамма борау белән кистереп. Яна дуслар шундый шатландылар, Зөбәй осталыгын хуп күреп... Известнякның валчыкларын карый: Бриллианттай матур, Күзләреңнең явын алырлык. III Иң каты токым, шуннан соң гына нефть чыга. Динә исенә төшә — Гүя, хәнҗәр йөрәген телеп үтә... Каннар саудырып... Динә исенә төшә... Зөбәй аңа дәшә? — Ник сөюне шулай Бар нәрсәдә буйсыну дисең? Динә килеп муенына сарыла, һәм күзләрен йома, Аның белән инде нишлисең? — Нигә? — ди ул күзен йомган килеш, Юк аңарда дөнья кайгысы. Гүзәллегенә әллә таянып әйтә, Әллә үзе... Әллә кайсысы... ...Шаяра ул. әллә сөю белән, Уенчыктай карый аңарга. Ул — баладай, Уенчыкның эчендә ни диеп, Тели аны ватып карарга... ...Менә Динә запискасы: — «...Мин яратам, ләкин Син буйсынмыйсың, Акыллы киңәшем тотмыйсың. Килешердәй булсаң, кил иртән, Мин көтәм!!» ...Зөбәй йөри төндә, яраланган Мин-минлеге шашкан чагымы? Девон кирелеген җиңде Зөбәй, Ә кыз холкын җиңә алырмы? Төн тынычлык бирә бары аңа, Төн салкыны баса ташуны. Боз нейлоны белән каплап ала Ерганакны, уйны, басуны. Зөбәй табаннары, гүя, Күкрәк тыңлый торган Врач трубасы... Сулышы тоя җирнең һәм авазын шәйли. Бар нәрсәне килә онытасы! Бара, гүя, басып җирнең Клавишларына. Һәм җир гүли җир кешесенә, Җир астында Девон ургылуы Матур җырдай булып ишетелә