Логотип Казан Утлары
Хикәя

Бригадир

Казаннан тугыз-ун чакрым төньяктарак зур төзелеш мәйданы җәелеп киткән. Ул шулкадәр озын, киң, аны тирәли әйләнеп чыгарга гына да шактый вакыт кирәк булыр иде. Якында гына зур урман. Урман читеннән кызыл, ак кирпечләрдән салынган яңа цехлар башланып китә, ә алардан арырак әре панельдән коелган окладлар, лабораторияләр, башка биналар тезелеп киткән. Еракта, яшел бодай басулары, ә арырак, зәңгәр кук белән тоташкан офыкта, шундый ук төрле корылмалар галереясы һәм биек торбалар күренә. Җәйләрен, сызылып алсу таң атканда, якындагы урман эченнән сандугачлар сайравы, кәкүк тавышы, бихисап кошларның күңелле хоры /ишетелә. Кояш чыгып та өлгерми, бодай кырлары өстендә тургай җырлары яңгырый башлый. Төзелеш мәйданын буйда,н-буйга тимер юл линиясе кисеп уза. Кояшта ике сызык булып ялтырап торган рельслар тирәсенә заводка китерелгән өр-яңа машиналар, электр кабельләре, торбалар, тагын әллә ниләр, әллә нинди җиһазлар бушатылган. Алар монда Уралдан, Мәе- кәүдән, Украинадан—илебезнең төрле почмакларыннан китерелгән. Иртән смена башланыр алдыннан өсләренә комбинезон, җиңел костюмнар кигән төзүчеләр — карты-яше, хатыны-кызы — барчасы төзелеш капкасыннан ашыгып керәләр дә эш урыннарына сибеләләр. Озак та үтми, киеренке хезмәт башлана. Ун меңнәрчә кирпечләр стеналарга өелә, йөзләрчә кубометр җир казыла. Бетон эстакадалар өстенә торбалар сузыла, төрле машиналар, цехка кертелеп, үз урыннарына урнаштырыла, әллә никадәр тимер, корыч конструкцияләр челтәре үрелә, бетон салына һә.м башка эшләр эшләнә. Бу көн саен шулай! Төзелештә кая карама — машина! Озын стрелкасын горурланып күккә күтәргән, чүмечләре белән әйләнеп торган экскаваторлар дисеңме, үткен пычагы белән җир актаручы бульдозерлар, башнялы краннармы, чебен урынына очып торган үзбушаткычлармы, тагын әллә никадәр, әллә ничә төрле яңа машиналар. Боларның һәркайсың кешеләр, югары разрядлы белгечләр эшләтә. Машиналарның күбесе көне-төне хәрәкәттә. Батыр төзүчеләр ал арны авызлыклап җиккәннәр дә, коммунизм корылмаларыннан берсен— органиксинтез заводын салып яталар. К 120 Заводның беренче чираттагы объектлары инде кешелекнең якты, киләчәге — коммунизмга эшли башлады. 13 июльдә Казан органик- синтез заводы үзенең беренче продукциясен — фенол һәм ацетон бирде. Төзүчеләр һәм завод эшчеләре бу җиңү бәйрәмен зур итеп билгеләп үттеләр. Буш урында, кырда әкияттәге кебек үсеп чыккан гигант корпуслар янына республикабыз башкаласының меңнәрчә хезмәт ияләре җыелды, төзүчеләрне котлап ялкынлы сүзләр, җыр һәм музыка авазлары яңгырады. Бу ■көнне бик күп алдынгы төзүчеләрнең исемнәре мактап телгә алынды. Котлау чыгышларында шундыйларның берсе—шушы завод төзелешендә дистәләгән миллионнарча кирпеч тезгән Әфләтун Закиров һәм аның бригадасында эшләүче егет һәм кызларның исемнәре дә -күп кабатланды. . * ■■ * Әфләтун Казан органик-сиитез заводын салырга комсомол путевкасы белән килде. Ул — урта буйлы, аксыл чырайлы, егерме биш-утыз яшьләрендәге исеше. Башта үзе ташчы булып -кирпеч өйгән, юлларга таш җәйгән, аннан берничә ел бригадир ярдәмчесе булып эшләгән, ә хәзер — комплекслы зур бригаданың җитәкчесе. Аның бригадасында төрле һөнәр кешеләре — балта осталары, арматурачылар, ташчылар, малярлар, электросварщиклар — барлыгы утыз кеше эшли. Аларның күбесе икешәр-өчәр төрле эш белә. Ә Закиров үзе унлап профессиягә ия. ...Әфләтун бүген дә эшкә иртәрәк килде. Төнлә эшләгән кызлар өчесе дә аны ачык чырай белән каршы алдылар. — Нихәл, эшләдегезме? — диде ул, .исәнләшкәннән соң. — Әйе! Кушылганы артыгы белән булды, иптәш бригадир! Закиров югары .катка менде дә эш урыннарын карады, кызлар күтәреп куйган кирпечләрне, измәне, башка материалларны тикшереп чыкты, һәммәсе дә ул кушканча төгәл, пөхтә башкарылган. Бригадир төнге сменадан -канәгать иде. Бераздан ул, чаттагы бетон плиталар каршысыиа килеп: — Дүртесен теге чатка күчерегез! — диде. Кызлар аларны, берәм-берәм ыргакка эләктереп, кран белән кушылган урынга күчереп куйдылар. Әфләтун аска төште. Аяк астында аунап яткан электродларны махсус ящ.икка илтеп салды. Моңа аның кәефе кырылды. Хуҗасызлыккаг әрәм-шәрәм итүгә каршы куп еллар буе бөтен көче белән көрәшеп килсә дә, аның һаман булгалап торуы кәефен җибәрде. — Бу ватык кирпечләрне җыегыз! Забутовкага ярый алар! — диде. Кызлар моны да тиз генә эшләп алдылар. Аның бүгенге көнгә кичтән үк уйлап куйган планы бар иде: цехның дүртенче катын салып бетерергә дә, дүрт кызны, ике егетне штукатур эшенә куярга. Эшне кызурак тотып, бу цехны да берничә .көн алданрак бетерәсе килә иде. Шуңа күрә ул бүген гадәттәгегә караганда да тизрәк бөтерелеп йөрде. Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык кимеде, эссе була башлады. Эшкә - көндезге смена -кешеләре җыелды. Ала-р барысы да бригадирны олылап, хөрмәтләп исәнләштеләр. Әфләтун алар уртасына кереп басты да куе кара чәчләрен кояшта уңган фуражкасы астына җыеп; Иптәшләр, кичә партия җыелышында төзелеш срокларын тизләтү турыңда карар кабул иттек. Без бер атнадан яңа цехка күчәрбез. Бусын бик кызу тотарга кирәк!—диде һәм, күзен бригада членнарына йөртеп, өстәп куйды: — Кем, нәрсә әйтә? 'Кирәк икән, без эшлибез! Материалы гына җитсен! — диештеләр төзүчеләр... 121 Әфләтун тәҗрибәле дүрт ташчыны бинаның чатларын өяргә бастырды. Бу эш бик җаваплы. Оста ташчы горизонталь һәм вертикаль юнәлешләрне отвес яки уровень белән дә, үзенең үтә сизгер күз карашы белән дә тоярга тиеш. Эшләгәндә, бер кирпеч салган саен, уровень куеп тикшереп булмый бит. Чаттагы .кирпечләрнең измә белән ябышуы да бик нык булырга тиеш. Дүрт чатка дүрт оста басканнан соң, ала.р арасына икенче, өченче разрядлы ташчылар куелды. Подсобный эшчеләр дә һәркайсы, бригадир сүзләрен игътибар белән тыңлап, уз урыннарына таралдылар. Эш башланды. Тигез ритм белән эш кайный. Төзүчеләр «яхшы 'булсын, нык булсын!» дип тырышып эшлиләр. Бригадир үзе дә, барлык эшләрне дә күзәтерлек биек бер урынга басып, зур җитезлек белән кирпеч тезә башлады. Менә ул кемнеңдер дөрес эшләмәвен күреп алды, тиз-т.из атлап, бинаның икенче ягына узды, яшь ташчы Равил Шаһиев явына туктады да кирпечне ничек алып, ничек салсаң, иплерәк икәнен күрсәтеп бирде. Аннан тимер-бетон плита җәючеләр ягына үтте. Кара мыеклы, озын буйлы берәүгә нәрсәдер әйтте, тегесе, аны бик игътибар белән тыңлаганнан соң, кранчы кызга куллары 'белән ишарә ясады. Ә кыз плитаны берничә сантиметрга эчкәрәк тарттырды. Озын, авыр плита, кысрыкланьш, урынына кереп ятты. Аста кирпеч, измә ташучы үзбушаткычлар йөреп тора. Берничә кыз кирпечләрне, измәне кран белән өскә күтәрә. Югарыдагы ярдәмче эшчеләр аларны эш урынына ташыйлар. Цехлар күзгә күренеп күтәрелә. Инде ничәсе әзер! Аларны озакламыйча сынап та карарлар. Әле кайчан гына бу урыннар ачык дала, шәп-шәрә кыр иде бит. Кыш көннәрендә аркаларына мылтык аскан аучылар гына бу җирләргә куян, төлке атарга йөри иде. Ә хәзер?! Күп булса ике-өч ел вакыт узгандыр, күпме цехлар үсеп чыкты! һәр цехы бөтен бер заводка бәрабәр. Закировның йөрәге җилкенеп китте, күңеле күтәрелде. Үз кулларың белән салынган мәһабәт корылмаларны күрү нинди рәхәт ул! Завод стеналары белән бергә кешеләр дә үстеләр. Әнә Илгиз Гал- ләмов. Аның кулында кирпечләр уйнап тора. Әйтерсең, һәр хәрәкәт алдан ук саналган, үлчәнгән. — Измә китер, Сания! — ди ул һәм үзеннән ерак түгел яшь кенә бер кызга тиз генә карап ала. Сания Шәйхиева — кран күтәргән кирпечләрне, .измәне ташып торучы кыз — Илгизнең тиз эшләгәнен белә, аның алдында һәрвакыт кирәкле материаллар булып торсын өчен тырыша. Әфләтун Илгизнең төзелешкә беренче килгәнен бүгенгедәй хәтерли. Ул “чакта Гагарин урамында торак йорт салалар иде алар. Тәбәнәк буйлы, өстенә ФЗӨ формасы кигән, чем кара күзле, чандыр гына бер малай иде Илгиз. Баштарак рәт чыкмас моңардан, белмим, кирпечне дә бик азапланып күтәрә, дип шикләнеп куйпалады. Ләкин берничә атнадан соң Илгизнең бөтерелеп, чабыл йөрүе, әле тегесен, әле мояы- сын сорашып, бөтен нәрсә белән кызыксынуы, чая, үткен, өстәвенә бик ягымлы булуы бригадирның баштагы уйларын юкка чыгарды. Ике айдан соң аңа аерым эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин иде инде. Хәзер исә чатларны аннан оста өюче, ишекләрне, тәрәзә рамнарын аңардан дөрес утыртучы юк. Ул хезмәттә үсте, эштә чыныкты! Хәер, төзелеш белән бергә үсүче бер Илгиз генә түгел, алар бик күп Закиров, иптәшләре турында шулай уйлана-уйлана, дәртләнеп кирпеч өюен дәвам итте. и Шул вакыт аның күз алдына балачакның бер картинасы килеп басты. Сугыш башланганның икенче язында, елгада ташу кузгалгач, шау 122 лап аккан калын бозлар авыл күперен ишеп, агызып киттеләр. Ул елларны авылда ак сакаллы картлар, яшүсмерләр, хатын-кызлар гына иде. Картлар, яр кырыена җыелышып, җимерек күпернең хәрабәләренә сукранып карап тордылар. Берничә көннән, су кимегәч, «кайгырып эш чыкмас», дип үзләре күпер салырга тотындылар. «Бабка» дип аталган авыр бүкәнне кул белән күтәреп, баганалар кактылар. Әфләтунның бабасы — сыңар куллы, сары сакаллы карт хатын-кызны, бала-чаганы пичек эшләргә кирәклеген өйрәтеп торды... Әфләтун бүгенге көн техникасын ул чактагы авыр кул эше белән чагыштырды да аңа бу ике картина бер-берсеннән җир белән «сүк арасыдай күренде. Хәер, бу чынлап та шулай бит! Ә вакыт никадәр генә узды! Әфләтунның бу уйларын астан ишетелгән әрнүле тавыш бүлде: — Әфләтун абый! Измә бетте! Бригадир баскыч буйлап аска йөгерде. — Ник измә бирмисез? Эш туктый бит! — диде ул, телефон будкасына кереп. Измә әзерләп торучы .машинаның, чыгымчы ат көбе.к, көтмәгәндә туктау гадәте бар иде. Кайчак 15—20 минуттан ходка җибәрәләр, ләкин бүген зур шестерня ватылганга, алай тиз төзәтә алмадылар. Закиров бер-бер артлы деспетчерга да, баш механикка да шалтыратты: — Эш туктады, сез ки карынсыз?!—диде ул, ачулы тавыш белән. Аннары үз бригадасыннан ике слесарьны машинага утыртып, ярдәмгә җибәрде: — Булышыгыз! Җибәрмичә кайтмагыз! Бу арада ташчылар берәм-берәм түбәнгә төштеләр дә, ышыкка утырып, гәпләшергә керештеләр. Измә булмау турында борчулы, әрнүле .сүзләр әйтелде. Кайсы механикны сүкте, кайсы тәэминат бүлеге кешеләрен әрләде, запас частьлар җитешмәве, ремонтның сыйфаты начар булу телгә алынды. Берничә минут сүзсез тордылар. Озын буйлы, ябык, ■карасу йөзле, кара мыеклы ташчы кызык кына анекдотлар сөйләп алды. Гөр килеп көлештеләр. Берничә ел Кавказ ягында эшләп, әллә никадәр мәзәкләр отып, андагы гадәтләрне өйрәнеп кайткан бу ташчы — Габделсаттар исемле иде. Ләкин кыскалыкны яратучан халык аңа кайсы Гәпсаттар дип, кайсы Саттар, ә кайберәүләр хәтта бер «Т» хәрефен дә төшереп «Сатар» дип кенә җибәрәләр. Моңа аның һич хәтере калмый. Габделсаттар, урыныннан торып, үлән арасыннан чәчәкләр өзде. Мыекларын төзәткәләп, чалбар кигән яшь, матур бер кыз каршына килеп басты. Сул кулын күкрәгенә куйды, уң кулы белән аңа чәчәкләр тәкъдим итеп: — Душа любезный! Ал! Ал, бәгырем, миннән бу чәчәкләрне! Кайнар мәхәббәтем билгесе! — диде. Аның Дон-Жуан булып боргаланыл- сыргаланып кыз тирәсендә кылануыннан барысы да гөр килеп көлештеләр. Кыз башта кызарынды, оялды. Аннан Саттар кулындагы чәчәкләрне бәреп, җиргә төшерде: Кит, карт юләр! — диде. Саттар, авыз-борыннарын җыерып, артистларча төрле мимикалар ясап, моңаеп кызга карады, иелеп, җиргә сибелгән чәчәкләрне җыйды да икенче кызга тәкъдим итте. Бусы да алмады. — Димәк, мине карт дисез, алмыйсыз, — диде ул, кимсангән булып кыланып. Яше 35 тирәләрендә булса да, һаман да әле өйләнмәгәнгә аны кызлар «картлач» дип йөртәләр икән... Ниһаять, ике үзбушаткыч белән измә китерделәр. Ташчылар бик тиз үз урыннарына таралдылар. Ике сәгатьләп вакыт бирелеп эшләделәр. Әмма тагын бүленергә туры килде, астан янә баягы кызның тавышы ишетелде: Әфләтун абый! К-ирпеч бетте!' 123 — Ник алданрак әйтмисен, беткәч кенә әйтәсең! - ди-п кычкырды Әфләтун, ачулы тавыш белән. — Нәрсә бар — калган барысын ящикка тутырыгыз да күтәртегез! Кызлар «калдык-постыкны» ящикларга тутырып бирделәр. Ьу кирпечләрне өю — ташчыларга 10—15 минутлык кына эш иде. Әфләтун диспетчерга шалтыратты да эшсез калган ташчыларны башка эшкә куйды, үзе прорабка китте. Прорабның бик тыныч кыяфәттә: — Нишләмәк кирәк, көтегез! — диюе аны чыгырыннан чыгарды. Ул кызып китте: — Көтегез — сүз түгел ул! Мин көтәрмен, план көтми бит! диде. Ничек тыныч утыра аласыз? — Мин прораб кына, үзем кирпеч сукмыйм, тәэминат кешеләре белән әрләш син, ник миңа әйтәсең! — диде прораб, бер дә тынычлыгын югалтмыйча. Закиров тәэминат бүлеге начальнигы Лев Абрамович Альтерманга шалтыратты: — Кичә җыелышта ни әйттегез? Вәгъдәгез кайда? Алдау түгелме бу? — диде. Ярты сәгатьтән кирпеч төялгән ике машина .килеп туктады. Эшли генә башлаганнар иде, янә баягы кызның тавышы ишетелде: — Әфләтун абый! Кран ватылды! Бу нинди хәерсез көн булды соң, гел кирегә китә. Бу кранга күптән ремонт кирәк иде б.ит инде, һаман төзәтмиләр. Әфләтун, бер слесарьны, ике электрикны алып, кранны тикшереп карады. Лебедка тормозларын көйләп, бер моторның муфтасын алыштырдылар. Ярты сәгатьтән -кран эшли башлады. Ул көнне эшнең һич рәте-юне булмады. Кирпеч булды, измә бетте. Измә булды, агач бетте. Астагы кыз гел шулай «Әфләтун абый, фәлән бетте», — дип канга тоз салды. Әфләтун кешеләргә әлегә һич кирәге булмаган вак-төяк эшләр бирергә мәҗбүр булды. Икенче, өченче, дүртенче көннәрдә дә шулай җәфа чиктеләр. Бу хәл хәтта атнага сузылды. Прораблар белән талашып кына хәлләр үзгәрмәгәч, бригадир парторг янына керергә булды. Кич иде. Эчтә тулган үпкәләрне, эшнең начар баруын сөйлисе бик тә килде. Па.рто.рг Петр Николаевич Кондеев аны ачык йөз белән каршы алды. — Эш бармый, чара күрегез! Кирпеч белән измә эшне тоткарлый,— дип башладгы Әфләтун һәм китте тезеп, китте тезеп! Тимер-бетон әйберләрнең җитешмәвен дә, агачның, тактаның сыйфаты начар булуын да, — эчендә ни бар, һәммәсен бушатып салды. Кондеев, күзлеген маңгай естенә күтәреп, хәзер мин уты-сәгате белән ничек итеп я.рдәм итү турында уйланды. —■ Әфләтун Закирович, селикат заводы ремонтка туктаган, кирпеч шуңа начар килә. Боларга чик кую турында барыбызга да җыелып сөйләшергә кирәк безгә, — диде... II Җыелыш соңгарак калып башланды. Төзүчеләр клубы халык белән шыгрым тулы иде. Залга ташчылар, арматурчылар, монтажчы слесарьлар, шоферлар, экскаваторчылар һәм башка профессия кешеләре җыелды. Дүртенче т.рестның 23 нче төзү-монтаж идарәсе начальнигы Николай Дмитриевич Ма.ршов президиумнан залга күз ташлады Беренче рәттә прораблар, инженерлар һәм тәэминат бүлеге мөдире — такып башлы, шактый тулы гәүдәле абзый— Лев Абрамович Альтерман 124 утырган Урта рәтләрдә — эшчеләр, бригадирлар, мастерлар. Идарә начальнигы Закировны, Маукаевны, Алтынбаевны һәм янә берничә бригадирны мактап телгә алды. Аның доклады кыска булды: узган анда план 95 процентка гына үтәлгән. — Нәрсәдән өзелә соң график? — Сәбәп шунда: оештыру һәм материаллар белән тәэмин итү начар! Фундаментларга бетон кою аксый, супподряд оешмалары барлык эшләрне бер җепкә бәйләп, 'бер юнәлештә тартмыйлар! — диде ул, йомгак ясап. Докладтан соң беренче сүзне балта остасы Анисимов алды. Ул такталар юеш, начар булудан зарланды, еш кына тиешле үлчәүдәге кадак булмавын әйтте. — Материаллар белән тәэмин -итегез, аннан карап карарсыз безнең ничек эшләгәнне! — диде. — Эш бездән тормый, кирәк икән, ике смена да эшләрбез, тик план гына тулсын, — дип өстәде битләре кояштан янган бер ташчы. Закиров та сүз алды. Аның әйтер сүзләре күптән әзер иде, һәр сүзен йотлыгьип тыңладылар. Кирпеч, .измә, башка материаллар хакында да сөйләде ул, фәлән числода, фәлән сәгатьтә тик тору фактларын да китерде. Бригадада утыз кешенең «ничәмә сәгать эшсез торуына фәлән кеше гаепле дип, фамилиясен әйтеп, һәрберсенә бармагы белән төртеп күрсәтте. — Зур химия төзелеше — союз күләмендә удар төзелеш! Партия моңа зур игътибар би.рә. Аның продукциясен -бөтен ил көтә бит! Әгәр материал җитәрлек булса, минем бригада яңа цехны бер ай алдан тәмамларга сүз бирә! Менә безнең йөкләмә!—диде ул ахырдан. Моңа барысы да гөр килеп кул чаптылар... 111 ... Ике ел вакыт узып китте. Әнә шундый җыелышларда, киңәшмәләрдә эшчеләр карары нигезендә күрелгән чаралар эшкә файдалы нәтиҗәләр бирде. Кирпеч, измә, тимер-бетон әйберләре, агач һәм башка материаллар белән хәзер төзүчеләр яхшы тәэмин ителәләр инде. Төзелешнең беренче -елларында көн саен диярлек аяк астыннан чыгып торган төрле бәла-каза вакыт үтү белән бөтенләй азайды. Төзелеш башланган елларда: «Төзүчеләргә утын кирәкми, алар үз йомычкаларын ягы-п та кыш чыгалар», — ди.п әйтә торганнар иде. Хәзер исә төзелеш мәйданында елап эзләсәң дә, бер йомычка тапмассың. Тәрәзәләр, баскычлар, башка күп кенә агач һәм бетон әйберләре төзелешкә әзер көе килә. Бу инде—баштанаяк бина салу түгел, бәлки заводларда ясалган аерым детальләрне җыю гына! Куәтле индустриаль базада зур комплекслы бригадалар оешканнан соң, хезмәт җитештерүчәнлеге дә артты, эшнең сыйфаты яхшырды, кул хезмәте кимеде, материалларны әрәм-шәрәм итү бетте. ... Менә фенол эшкәртү цехы. Буе аның йөз метрдан артык, ә иңе илле метрлар чамасы. Заводның иң зур цехларыннан берсе бу. Әле күптән түгел генә Закиров бригадасы бу цехның соңгы ташларын салган, соңгы тәрәзә рамнарын утырткан иде. Хәзер -инде монда, июль урталарыннан башлап, химик продукция эшләнә. Бу продукция .илебезнең төрле почмакларындагы дистәләрчә зур - предприятиеләргә җибәрелә. Әфләтун бүген бирегә дус кызы Санияне алып килде. Идәннәренә шакмаклы керамика җәелгән, биек, киң тәрәзәләреннән кояш нуры оөркеп торган -бу зур - цех аның -иң зур горурлыгы — хезмәте җимеше. Үзеңнең хезмәт җимешең белән горурлануыңны, йөзләрчә моторларның тигез ритмлы 'гүелдәвеннән туган -күңел күтәренкелеген иң якын кешең белән уртаклашу — бик табигый хис. Бу горурлык хисе, бу күтәренкелек Саниягә дә күчте. Яшел, зәңгәр төокә буялган насосларга, зур самоварларга охшашлы вакуум жиһазларына, тагын әллә нинди зур машиналарга ул сокланып карады. Цех эче чиста һәм якты. Машиналар тирәсеннән сирәк кенә кешеләр үтеп йөри. Әфләтун белән Сания цехның аргы очына уздылар. Насослар, вакуум машиналары нечкә һәм юан торбалар белән тоташтырылган. Алар эченнән төрле химик матдәләр куыла. Эш режимнарын, басымны, концентрацияне—'барысын да автомат приборлар язып .бара. Пар, су, көчле һава басымы, азот, кислород шушы торбалар, машиналар эчендә химик матдәләрне, әллә нинди катлаулы реакцияләр вакытында, бер халәттән икенче халәткә күчерә, углеводородларга бай булган нефтьне һәм газны фенолга, ацетонга әверелдерә. Атаклы инглиз язучысы Герберт Уэллсның бөр хыялый романында пәрәвез җебедәй чәчтән дә нәзек җептән үрелгән баскыч берничә кешене күтәрә алган, өзелмәгән. Нинди материалдан булган соң ул? Безнең совет галимнәре моңа җавап бирделәр. Андый җеп хәзер чынбарлыкта бар. Ул «анид сүс» дип атала. Элек нефть эшкәрткәндә пропилим газы һавага очып исраф булган. Хәзер бу газдан да пропилил сүсе эшләнә. Ясалма каракүл дә үзенең дөньяга килүе белән химия галимнәренә бурычлы... Алар, лабораториягә кереп, фенолның үзен дә күрделәр. Кызгылт- сары төстәге, тәмле ислемай кебек куе сыекча икән ул... * • « — Кирпеч, тузан арасында эшләгәнче, цехка күчсәң әйбәтрәк булмасмы?— диде Сания, урман сукмагы буйлап җәяүләп кенә кайтыр юлга чыккач. — Автоматлар белән генә эш итәсе бит. Әфләтун, барган уңайга, саргая башлаган зур-зур яфраклы өрәңге ботагын сындырып алды, аның белән озынборыннарны куа-куа, нидер уйланып, беравык сүзсез атлады. — Бер күнгәч, тузаны аның бөрим түгел, — дип башлады ул сүзен, акрын гына тавыш белән. — Дөрес, көзге пычракларда, яңгыр астында манма суга батып, кышкы әче бураннарда туңа-туңа тышта эшләргә туры килә. Әйе, бездә заводтагы кебек цехлар юк. Әмма, үзең уйлап кара: күз алдында тирә-якның үзгәрүе, аның яңа бизәкләргә төренүе, һәр җирдә яңа биналар калкып чыгуы, бу эшләрдә өйнең дә өлешең булу, әллә кем әйтмешли, җан рәхәте бирә. Завод биналарын кара син, Гагарин урамындагы яңа йортларга кара. Алардагы һәр кирпеч, һәр кубометр бетон безнең .куллар аша үткән! Ул йортларда кемнәр генә тормый! я әйт! Хезмәтеңнең шулкадәр кешеләргә рәхәтлек бирүе — бәхет түгелме бу? Минемчә, дөньяда моннан да зур бәхет юк! Әфләтун тагын тынып калды. Аның күзләре очкынлы ялтырыйлар иде. Сания аңа ягымлы итеп карады: — Үз эшеңнең патриоты син,— диде ул һәм Әфләтунның пиджак якасына кунган яфрак кисәкләрен сыпырып төшерде. — Эшеңнең тәмен беләсең!.. Әйе, Әфләтун Закиров үз эшенең тәмен белә. Ә эшнең, хезмәтнең тәмен белгән кешегә хөрмәт зур бездә. Аңа ышаныч күрсәтәләр, сүзенә колак салалар. Закировиың эшчеләр арасында да, җитәкчеләр каршында да абруе зур. Ул, хезмәт ияләренең Ленин район Советы депутаты һәм КПССның Казан шәһәр комитеты члены буларак, мөһим эшләрне хәл итүгә катнаша. Аның җитәкчелегендәге коммунистик хезмәт бригадасы— төзелештә алдынгы бригадаларның берсе