БЕРЕНЧЕ МӨГАЛЛИМ
Мин, торып, тәрәзәмне ачып җибәрдем. Бүлмәмә салкынча саф һава кереп тулды. Таң әле беленеп кенә (килә. Аның күксел яктысында - мин эшли башлаган картинамның эскизларын һәм этюдларын '.карыйм. Аларны шактый куп сызгалаит ташлаганмын икән инде, әмма картинаның үзе турында хәзергә берни дә әйтеп булмый әле. Күрәсең, шушы җәйге таң шикелле күңелемдә акрын гына туып килгән һәм менә тиздәнтиздән ап-ачык 1буль»п, котылгысыз булып туарга тиешле төп әйтәсе фикеремне һаман тотып алалмыйм әле. һәр көнне таңнан торьпп, мин әрлебирле йөри-йөри һам-ан уйланам да уйланам. һәм уйлаган саен, картинамның бары яхшы ният кенә булудан уз a а л-м а в ы.н а ч ы к к үр әм. Мин эшләнеп бетмәгән әсәрем турында иң якын дусларыма да алдан сөйләргә яратмыйм. Бу үз эшемне артык зур сер итеп сакларга теләүдән килми, билгеле. Бишектәге баланың кем булыш үсәсем алдан белеп булмаган шикелле, эшләнеп бетмәгән әсәрнең дә ничегрәк килеп чыгасын алдан юрап кую һич мөмкин түгел... Әмма шулай да бу юлы мин, гадәтемә каршы килеп булса да, язылып бетмәгән картинам турында кешеләргә сөйләргә, дөресрәге — картина турындагы фикерләремне алар белән уртаклашырга телим. Башкача мөмкин түгел, чөнки мин бу эшне ялгыз тына ерып чыга алмам дип куркам. Миңем .күңелемне дулкынландырган, кулыма буяу алырга мәҗбүр иткән вакыйга шундый зур ки, ялгыз үзем генә мин аны аңлап та, колачлап та бетерә алмам дип шикләнәм. Ахырынача илтеп җиткерергә көчем җитмәс, күңелемә тулганны түгөп-чәчеп бетерермен дип куркам. Кешеләр миңа киңәшләре белән ярдәм итсеннәр иде, файдалы фикерләрен әйтсеннәр иде, ниһаять, хыяллары белән геиә булса да, минем белән янәшә 'мольберт каршында торып, минем шикелле үк дулкынлансыннар иде дим. йөрәк җылыгызны кызга нм аса гыз, якынрак килегез, мин сезгә ул вакыйганы сөйләп бирергә тиешмен. Безнең авыл Акъяр таулар итәгендәге .киң җайдакта утыра. Таулар арасыннан җайланка бик күп шарлавык елгачыклар агып төшә. АвылМ 78 дан түбәнрәк, Каратау итәкләренә «чаклы киң «казах даласы — Сары үзән җәелеп ята. Бик еракта, кара җеп шикелле даланы ишсен, тимер юлы үтә. Ә авылдан -югарырак, түбә җирдә ике зур тополь агалы үссп утыра. Мин бу агачларны, үземне хәтерли 'башлаган 'вакыттан бирле, беләм. Безнең авылга кайсы яктан гына килмә, иң өлек, таудагы маяклар төсле, шул ике агач «күренә. Белмим, әллә бала чактан ук күңелгә бик нык сеңеш калганга күрә, әллә инде художник .булуым сәбәпле — мин поезддан төшеп, дала аша а.вылыма кайткан саен, иң элек күңелем белән җанга якын шул агачларны эзли торган идем. Нинди генә 'биек булмасыннар, аларны ерактан тиз генә күрү мөмкин түгел, ләкин шулай да мина алар, һәрвакытта бар булып, күз алдымда торалар төсле булып тоела «иде. Ерак җи-рләрдән туган авылыма миңа күп татырлар кайтырга туры килде, һәм менә кайткан саен мин йөрәгемне сызлаткан сагыш белән: «Кайчан гына күрермен икән шул игезәк топольләрле? Тизрәк авылга җитсәм иде дә тизрәк яннарына менсәм иде. Төпләренә басып, яфракларының шаулавын рәхәтләнеп 'бер тыңласам иде!» дип уйлый торган идем. Безнең авылда төрле агачлар бик күп, әмма бу ике тополь берсенә дә ошамаган, — аларның телләре дә, җаннары да, әйтерсең, үзенә башка иде. Көндезме, «кичме — кайчан гына килмә, алар һәрвакыт чайкалыш, - ботакларын селкетеш, яфракларын җилфердәтеп өзлексез шаулап утыралар. Төрле авазлар чыгарып шаулыйлар алар. Бер тыңласаң, гүя салмак дулкыннар ярдагы комны шыштыр-шыштыр юган шикелле тоела,- бер тыңласаң, гүя ботаклары буйлаш күзгә «күренмәс ялкын йөгереп узгандай, ниндидер кайнар, дәртле чыштырдау ишетелгән төсле була; кайчагында исә бу ике тополь, кинәт кенә тыныш калалар да, аңнары кемнедер сагынгандай «бөтен яфраклары белән калтыранып, көрсенешухылдап куялар. Ә җир өстен к-ара болытлар каплап, давыл күтәрелгән чакта алар бөгелә-сытыла, яфракларын коеп, ургылган ялкындай, дәһшәт белән үкерергә тотыналар. Күп еллар узгач кына .мин 'бу ике топольнең серенә төшендем. Алар бөтен җилләргә ачык калкулык өстендә утыралар, шунлыктан аз гына искән җилдән дә һәр яфрагын лепердәтеп шөбердәргә, шауларга гына торалар икән. Әмма -бу нәрсәне белү минем бала чактан ук аларга сокланып каравымны һич киметмәде. Барыбер хәзер дә алар миңа гаҗәп серле матур булып, җанлы булып «күренәләр. Шул арның ышыгында бит инде минем балачагым, чынаяк тәтиләре шикелле, торып калды. Мәктәптә укулар беткән көнне без, малайлар, кош оял-арын туздырыр өчен шул топольләр янына йөгерешеп бара идек. Кычкырып-шау- лап, куыша-куыша калкулык өстенә менгән саен, бу -ике мәһабәт тополь, «.хуш килдегез!» дигәндәй, чайкал а-чайкала, яфракларын назлы җилфердәтеш, безне каршы ала торгач иде. Ә без, яланаяк йолкышлар, бер-беребезнең җилкәсенә ба!сы'п, ботактан ботакка үрмәли башлый идек. Агач башындагы кошлар, бездән өркеп, көтүләре белән һавага күтәреләләр һәм, яман шаулашып, безнең өстә әйләнергә тотыналар иде. Ләкшм без алардан куркып тормыйбыз, кайда ул! Кем җиңелрәк, ке-м җитезрәк дип ярышаярыша һаман өскәрәк, һаман биеккәрәк күтәреләбез. Менә -шул чакта баш әйләндергеч биеклектән ки«нәт безнең күз алдыбызда әкияттәге төсле игечиге «күренмәгән сихри бер дөнья ачыла иде. Җирнең искиткеч зурлыгы безне таңга калдыра иде. һәрка«йсыбыз атланьлп утырган ботакларыбыз дан, тын алырга да куркып, кошларны да онытып, шул алдыбызда җәелеш яткан чиксез киңлекләргә сихерләнгәндәй карап тора идек. Безнең өчен иң зур бина булып саналган 79 колхоз абзары моннан бәладәй генә бор саграй булыш күренә. Ә авыл а.ртыннан ук чирәмле дала җәелеп китә. Аның чиге каядыр томанлы рәшә эчендә өреп югала. Без күзебез җиткән кадәр шул җылык-җылык уйнаган күк дала түренә карыйбыз, анда моңарчы безгә билгесез ниндидер яңа җирләрне, яңа елгаларны күргәндәй булабыз. Бу елгалар көмеш җеп төсле генә -булып күренәләр, һәм без, ботакларда тынып утырган килеш, дөньяның чиге әллә шушы микән, шуннан да ары тагын зәкгәр күк, ак болытлар, далалар, дәрьялар бармы икән дип уйлыйбыз. Агач башында без ниндидер түбәндә булмый торган җил тавышын ишеткәндәй 1була'быз, һәм шул җилдән селкенешкән яфраклар безгә каядыр бик-бнк еракта билгесез яңа җирләрнең барлыгын гүя шыпырт кына сөйли кебек иде. Mini топольләрнең шаулавын бер үк вакытта куркудан һәм шатлыктан кысылган йөрәк белән тыңлыйм, һәм әлеге билгесез, ерак җирләрне күз алдыма китерергә тырышам... Тик шул чакта мин бернәрсәне уйларга онытканмын: ә кем утырткан соң монда бу агачларны? Ни уйлаган, ни сөйләгән, нәрсә турында хыялланган ул, билгесез кеше, бу агачларны түбә өстенә мендереп утырткан чакта? Топольләр үсеп утырган калкулыкны бездә ни өчендер «Дүшән мәктәбе» дип атап йөртәләр иде. Әле дә хәтерлим, берәрсе атын эзләп йөргәндә очраган кешедән: «Карале, минем туры бияне күрмәдеңме?» дип сораса, кеше аңа: «Әнә тегендә, Дүшән мәктәбе янында төнлә атлар утлап йөргәннәр иде, барып кара, шунда юкмы икән», дип әйтә торган иде. Олылардан күр мә ли, без, малайлар да, уй лап-ни төп тормыйча: «Әйдәгез, -киттек Дүшән мәктәбенә, каргалар оясын туздырырга!» — дип бер-беребезгә кычкыра торган идек. Чынлап та ул калкулык өстендә кайчандыр мәктәп булган дип сөйлиләр. Ләкин без үскәндә анда мәктәпнең эзе дә юк иде инде. Бала чакта мин мәктәп урынын хәтерләткән берәр нәрсә табылмасмы дип шактый каранып, эзләнеп йөрдем, ләкин берни дә таба алмадым. Шуннан соң татын да ныграк уйлана калдым: «Ни өчен бу шәп-шарә калкулыкны Дүшән мәктәбе дип йөртәләр икән соң?»... Ахырда авылыбызның бер картыннан «әйт әле, бабай, кем булган ул, Дүшән?» дин сорадым. Бабай кулын гына селтәп, миңа болай диде: «Дүшәние кем дисеңме? Әнә теге инде, хәзе-р дә безнең авылда тора бит әле, Аксак куй нәселеннән бер кеше, шул ияде. Күптән йөри инде ул монда, яшь чагында комсомол иде. Ә теге калкулык өстендә кемнеңдер ташландык бер сарае тора иде. Дүшән менә шул сарайны мәктәпкә әйләндереп, балалар укыта башлады, һәй, кызык заман иде ул чагында! Кем ат ялына тотынып ияргә менә алса, шул үзен нәчәльниккә саный иде. Менә Дүшән дә күңеленә ни килсә, шуны эшләп йөрде. Ә хәзер инде аның мәктәбеннән бер таш кисәге дә танмассың, тик исеме генә торып калды...» Мин үзем Дүшәнне а>з белә идем. Мин белгәндә инде ул олы яшьтәге, бөкрәя төшкән озыи буйлы, дугаланып торган -куе кашлы бер кеше иде. Аның йорты инешнең аръягында, икенче бригада урамында иде. Үзе ул колхозның мирабы 1 булып, гел кырда эшләп йөри иде. Кайчагында ул үзе кебек үк ябык, нечкә озын 'сыйраклы атка атланып, ияренә syp китмәнең бәйләп, безнең урамнан узып китә торган иде. Аннары ул, картаеп, кыр эшен ташлады, почта йөртергә тотынды. Ләкин бусы болай тына. Эш менә нәрсәдә. Минем ул чактагы аңлавым буенча, комсомол ул берәүдән дә курыкмый торган, җыелышларда ялкынлы сүзләр сөйли торган, кирәксә, ялкауларны, карарларны газеталарга тотып яза торган, авылның иң кыю, иң чая егете булырга тиеш. Шуңа күрә мин бу агарган сакаллы, аз сүзле, юаш агайны канчандыр комсомол 'Мирап —җир сугара торган арыкларны караучы. 80 булган, җитмәсә, үзе юньләп укый-яза белмәгән башы белән балалар укытып йөргән дип күз алдыма китерә дә алмын идем. Юк, бу нәрсә хәтта минем башыма да сыймый -иде. Дөресен генә әйткәндә, Дүшән турындагы сүзләрне мин авыл арасында йөргән бер әкият диеп кенә саный идем. Ләкин ул алай түгел икән. Былты.р көз авылдан мина, яна мәктәп ачылу тантанасына чакырып, телеграм-ма -килде. Билгеле инде, безнең авыл өчен мондый шатлыклы вакыйгадан читтә калып булмас дип, мин берсүзсез кайтырга булдым. Хәтта голга да иртәрәк чыктым, — кайтыш, ансын-мо-нсын караштырып, к үртәнм әрдән бера-з яңа рәсемнәр дә сызгалап алырмын дидем. Чакырылган - кунаклар арасында академик Сөләйманова да булачак икән. Ул бер-икекөнгә генә-килеп, авылдан туры Мәскәүгә китәчәк, имеш. Бөтен илгә даны таралга-н бу хатынның -кыз чагында безнең авылдан киткәнлеген мин ишетеп белә идем. Шәһәргә күчеп тора башлагач, мин үзем дә аның белән таныштым. Бу вакытта инде ул олыгайган, юан-айгаи, шома итеш тараган чәчләренә чал төшкән бер хатын иде. Университетта -кафедра мөдире иде ул, философиядән лекцияләр укый, академиядә дә эшли һәм еш кына чит илләргә дә барьнп кайта иде. Эше бик күп булганлыктан, миңа аның белән алай якыннан ук танышып китәргә туры килмәде, ләкин 'очрашкан саен ул миннән безнең авыл турында сорашмыйча калмый иде, һәм минем эшләрем турында кыс- кача гына булса да, үзенең фикерен әйткәли иде. Бер вакытны мин аңа кыеп әйттем: — Алтынай Сөләймановн-а, безгә бер туган авылга кайтып, авылдашларны күреп килгәндә ях-шы булыр иде, — дидем. — Анда Сезне ба.рсы да беләләр, менә бездәй нинди кеше чыкты дип мактаналар, ләкин Сезнең үзегез турында читтән генә ишетеп торалар, хәтта әле, безнең данлыклы галимебез безне өнәп бетерми ахрысы, туган авылына бер генә тапкыр да - кайтканы юк дип сөйләнәләр. — Әйе, кайтып килгәндә ярар иде шул, — диде Алтынай Сөлән-мановна, күңел-сез генә ел-м-ае/п. — Күптән, бик күптән инде, минем авылыбызда булганым юк. Дөрес, якын туганнардан берәү дә калмады калуын, ләкин эш (анардамыни? Әйе, кайтырга кирәк, кайтмыйча ярамый, туган якларны үзем дә бик сагындым. Мәктәптә тантаналы утырыш ачылыр алдыннан -гына авылга академик Сөләйманова килеп төште. Аның машинасын тәрәзәдән күреп алгач, халыкның барысы да ишелеп ура-м-га чыкты. -Карты-яше, белгәнебелмәгәне, барсы -да аның кулын кысып (күрешергә тотындылар. Алтынай Сөләйманова үзе дә бу кадәр зурлап каршылауны көтмәгән иде булса кирәк, ничектер югалып калган төсле күренде ул миңа. Кулын күкрәгенә куеп, башын и-я-ия, ул ха-лык арасыннан көчкә -генә -сәхнәдәге президиумга уза алды. Билгеле -инде, Ал тан ай Сөләйм-ановна үз гомерендә тантаналы утырышларда а-з (булмагандыр, һәр җирдә аны шатланып, зур хөрмәт күрсәтеп каршы алганнардыр, әмма ләкин менә монда, гади авыл мәктәбендә, авылдашлары тарафыннан күрсәтелгән кадер-хөрмәт аны чыпчыклап дулкынландырды, күңелен нечкәртте, һәм ул ихтыярсыз күзенә килгән яшьләрен-ничек яшерергә белмичә утырды. Тантаналы утырыштан соң пионерлар кадерле кунакның. муенына кызыл галстук бәйләделәр, чәчәкләр китереп бирделәр, һәм яңа мәктәп- нең мактау -кенәгәсенә дә аның исемен иң беренче итеп язып куйдылар. Аннары укучыларның үзешчән түгәрәге бик күңелле концерт (күрсәтте, шуннан сон. мәктәп директоры безнең барыбызны да —кунакларны һәм -колхоз активларын — үз өенә (алып китте. Монда да Алтынай Сөләм-мано-внаны бик куанып, зурлап -каршы алдылар, кыйммәтле -келәмнәр түшәлгән табынның пң түренә утыртты- лар, кыскасы, аңа һәртөрле хөрмәт һәм игътибар күрсәтергә тырыштылар. Гадәттәгечә мәҗлес бик күңелле иде, кунаклар-шаулап сөйләшәләр һәм әледән-әле тостлар күтәрәләр иде. Шулай матур гына ашап-эчеп утырган чакта бер малай кереп, хуҗага әллә ничә телеграмма бирде. Телеграммалар кулдан кулга китте; болар барсы да шушы авылдан укьип киткән кешеләрнең яңа мәктәп ачылуны котлап биргән телеграммалары иде. Директор малайдан: — -Карале, улым, бу телелра-ммаларны Дүшән карт китердеме әллә? — дип сорады. — Әйе,—-диде малай. — Дүшән әкә әйтә, юл буенча бертуктаусыз атымны куаладым, тантаналы утырышка китереп җиткерим дигән идем дә булмады -бит, ди... Аксакалның кәефе кырылганла гой. — Ә нишләш ул тышта калды, атыннан төшсен дә өйгә керсен, чакыр үзен! — диде хуҗа. Малай Дүшәнне чакырырга дап -чыгып китте. Минем (белән янәшә утырган Алтынай Сөләймановна, малай сүзләрен ишеткәч, ничектер сискәнеп куйгандай -булды, кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй миннән, кем ул, Дүшән, дип сорады. — Ә ул колхозның почта ташучысы, Алтынай Сөләймановна, — дидем мин. — Әллә сез Дүшән аксакалны белә идегезме? Алтынай Сөләймановна беләм дигән төслерәк итеп башын кагып куйды, аннары урыныннан тор м акчы булды, ләкин нәкъ шул чакта тәрәзә турысыннан үтеп -киткән атның тояк тавышы ишетелде. Ул да булмый, яңадан теге малай килен -керде. — Агай, -мин аны чакырган идем дә кермәде, хатлар таратасым ба.р д|[ип китте. — Бик .яхшы, әйдә, хатларын таратсын! — диде кунаклардан кемдер. — Картлар белән утырырга димәгән монда... — Ә, сез белмисез әле безнең Дүшәнне! Ул — закон кушканча гына йөрергә ярата. Эшен бетермичә торып бер җиргә дә кермәс. — Дөрес, бик кызык кеше ул. Сугыштан соң, госпитальдән чыккач, Украинада торып калган иде, авылга -кайтуына әле биш кенә ел... Каберем туган җиремдә булсын дип кайттым, ди. Бетен гомерен дуадак каз шикелле оясыз-нисез уздырды шунда... — Керсә, яхшы буласы иде дә бит, йә, ярый инде, — диде хуҗа дз кулын селтәп. — Ә сез беләсезме, иптәшләр, кайчандыр бит без шул Дүшән мәктәбендә укып йөргән идек,—диде-хөрмәтле кунакларның бе-рсе .ая-гүрә басып, һәм бокалын күтәрде.— Ә бит ул үзе могаен әлифбаны да юньләп белмәгәндер... — Әйе шул, дөрестән дә шулай .иде шул, — диештеләр кунаклар, көлешеп. — Сөйләмә дә инде! Ни генә эшләп карамады ул Дүшән. Ә без бит аны чынлап торып мөгаллим дип йөргән булдык. Көлешү беткәч, бок-ал күтәреп торган кеше тагын телгә килде: — Ә менә хәзер кешеләр бе-знең күз алдыбызда ничек үстеләр. Академик Алтынайны бөтен ил белә. Без барыбыз да урта белемле, ә бик күпләребезнең югары белеме ба-р. Менә бүген без а-вылыбызда яңа урта мәктәп ачтык, шушы үзе генә дә инде тормышның никадәр үзгәргәнен күрсәтеп тора түгелме. Шулай булгач, әйдәгез, авылдашлар, киләчәктә дә безнең улларыбыз һәм кызларыбыз үз заманнарының алдынгы кешеләре булсын өчен бөр эчеп җибәрик! Т-абындагылар барысы да бу тостны куәтләп, -шаулашып кар-шы алдылар, тик Алтынай Сөләймановна гына ни өчендер кызарды һәм бокалына да .иреннәрен тидереп кенә -алды. Ләкин бәйрәмчә кәефләнеп утырган кешеләр аның бу хәлен сизми дә калдылар. в. ,с. Ә." xv 9. 81 Алтынай Сөләймановиа сәгатенә дә берничә тапкыр карап алды. Ә кунаклар урыннарыннан кузгалыш урамга чыккач, мин аның кешеләрдән бер читтәрок, арык буенда, әлеге калкулык өстендәге, җилдән чайкал а-■чайка ла үсеп утырган ике топольгә ничектер онытылып карап торуын күрдем. Кояш инде күгелҗем томан белән өртелгән дала читенә төшеп юара иде. Аның сүрелтән кызгылт нурлары топольләрнең очларын 'моңсу-талгын гына якты.рта иде. Мин Алтынай Сөләймановиа янына килдем. — Хәзер топольләр яфракларын коялар, ә менә сез алармы яз көне, яфрак ярган чакларында күрсәгез иде, — дидем. — Мин дә шул хакта уйладым әле,— диде Алтынай Сөләймановиа, авыр гына сулап, һәм үзалдына әйткәндәй өстәп куйды: — Әйе, һәрбер җан иясенең үзенә генә килә торган язы да, көзе дә ‘була икән. Аның күз төпләренә вак кына җыерчыклар төшкән, сулыгын калган йөзеннән ниндидер бер уйчан-хәсрәтле шәүлә үтеп киткәндәй булды. Топольләргә ул ничектер „хатын-кызларча бик сагышлы карап тора иде. һәм кинәт мин үз каршымда академик Сөләймановнаны түгел, ә шатлыгын да, хәсрәтен дә яшерә белмәгән гади кыргыз хатынын күргәндәй булдым. Шушы минутта бу галим хатын, әлеге безнең җырларда әйтелгәнчә, дөньяның иң биек ноктасыннан да кычкырып-дәшеп, кире кайтарып булмый торган яшьлеген сагынып уйлана иде бугай... Менә ул топольләргә караган килеш нидер әйтмәкче булды, ләкин кире уйлады ахрысы, кисәк кенә кулындагы күзлеген киеп куйды. — Мәскәү поезды моннан унбер сәгатьтә үтә шикелле? — Әйе, унбердә үтә. — Алайса, миңа җыенырга кирәк. — Нишләп болай кинәт кенә?.. 'Сез бит, Алтынай Сөләймановиа, монда берничә көн тормаичы идегез? Халык җибәрмәс сезне. — Юк, -минем ашыгыч эшләрем бар. Хәзер үк миңа китәргә кирәк. Авылдашлары күпме генә кыстамасыннар, күпме генә үпкә белдермәсеннәр, Алтынай Сөләймановиа калырга һич риза булмады. Ул арада караңгы да төште. (Кәефләре кырылган авылдашлары аны машинага утыртып, икенче вакытта яңадан берәр атнага кайтуын үтенеп һәм вәгъдәсен алып, озатып җибәрделәр. Мин Алтынай Сөләймановнаны озатып .калыр өчен аның белән бергә станциягә киттем. Ни өчен ул болай кинәт кенә китәргә булды соң? Мондый шатлыклы бер көндә, авылдашларының хәтерен калдырып, китүен мин .берничек тә аңлый алмадым. Юлда барышлый шул хакта берничә кат сорарга җыенсам да ничектер кыймадым. Килешмәс дип куркудан түгел, ә барыбер җавдп бирмәс дип уйладым. Юл буенча ул нәрсә хакындадыр бик нык уйланып, дәшмичәсөйләш‘М'И'чә барды. Шулай да станциягә җиткәч, мин дңардан сорамыйча булдыра алмадым: — Алтынай Сөләймановиа, сезнең нәрсәгәдер кәефегез китте бугай, әлл-ә без хәтерегезне калдырдыкмы? Юк-юк, һич алай уйлый күрмәгез! Кемгә минем хәтерем калсын ди? Ихтимал, ба.ры үземө калган дыр... Әйе, үз-үземә хәтерем калу мөмкин иде әле. Шулап итеп, бик сәер генә нитеп барды Алтынай Сөләймановиа... Озакламый мин дә шәһәргә кайттым, ә берничә көннән соң һич көтмәгәндә аңардан хат алдым. Алтынай Сөләймановиа, Мәскәүдә озаграк торырга тиеш булуың хәбәр иткәннән .соң, түбәндәгеләрне язган иде: «Бик ашыгыч итеп җибәргән икән дип сөйли башладылар. Ул заманда «мәктәп», «укыту» дигән сүзләр безнең өчен бик яңа сүзләр иде, ә күпләр исә аларны юньләп төшенеп тә бетмиләр иде. Бу ишеткәннәр чынмы, ялганмы, ышанырга- мы-юкмы дип торган арада, беркөнне авыл халкын җыенга чакырдылар. Минем агам: «Ай, бу нинди җыелыш тагын, гөнаһ шомлыгы!» — дип зарлана-зарлана атына менде дә китеп барды, аның артыннан бала-чагалар иярделәр, алар.га кушылып мин дә йөгердем. Без 'барып җиткәндә биш-алтысы атка атланган, калганнары җәяүләп кенә килгән кешеләр уртасында әлеге кара шинель кигән, ак чы-райлы егет нидер сөйләп тора иде. Шул чакта тыңлаучылар арасыннан каткан тире тунлы бер карт егетнең сүзен бүлде: — Карале, улым, — диде ул, ашыгудан бераз тотлыгыбрак, — элек балаларны мулла укыта иде, ә без синең атаңны яхшы беләбез, ул да бит нәкъ безнең төсле бер томана иде... Кай а-рада әле син мулла булып өлгердең? Дүшән, картка та,ба борыла төшеп, җавап бирде: — Мин мулла түгел, аксакал, мин—комсомол. Хәзер балаларны мулла урнына мөгаллим укытачак. Мин армиядә укырга-язарга өйрәндем, менә минем муллалыгым шул. — Ә бу ярый... Бусын ях1шы иткәнсең,— диештеләр арадан кайберәүләр, егетне куәтләп. Менә комсомол мине мөгаллим итеп балалар укытырга җибәрде Ә моның өчен безгә мәктәп кирәк. Мин үзем әнә теге түбә җирдәге и-ске сарайны, сезнең ярдәмегез белән, мәктәп итеп корырга уйлап торам Ни әйтәсез, авылдашлар, киңәшләрегезне бирегез! 84 иеп тик тордылар. — Без ярлы халык,—диде Дүшән тавышын 1баса төшеп,—без гомер буе изелеп, тапталып, караңгыда яшәдек. Ә хәзер совет хөкүмәте безне яктыга чыгарырга, күзләребезне ачарга тели. Менә шуның өчен без бал-аларыбызны укытырга тиешбез. Дүшән, «йә, шулай түгелме» дигән төсле, беразга туктап калды. Әлеге каткак тун кигән, кайчан әле син мулла булдың, дип сораган карт килешкәндәй әйтеп куйды: — Ярын инде 'алайса, бик теләсәң — укытырсың, -безгә ни... Без законга каршы түгел. — Ләкин миң сезнең ярдәм итүегезне сорыйм. Безгә әнә төге тау түбәсендәге -байдан калган абзарны мәктәп итеп төзәтергә кирәк, инеш аша басма салырга -кирәк, кышлык угын әзерләргә кирәк. — Туктале, егет, син алай бик зурдан купмале!— диде әлеге гел ■кирегә тырнаучы Сатымкол. Аннары, тагын теш. арасыннан гына черт төкереп, атарга җыенгандай, бер күзен кыса төште: Мәктәп ачам, имеш! Кем син ул кадәр? Өстеңдә туның, астыңда атың юк, бер карыш сөргән җирең, бер баш малың юк. Ничек кенә яшә- мәкче буласың, син, чибәр өгет? Көше малын куыпмы?.. Ләкин бит безнең куарлык малларыбыз ккк. Маллы кешеләр тауларга китеп беттеләр. Дүшән моңа каршы бик усал итеп җавап бирмәкче булган -иде дә тыелып калды. Бары акрын гына әйтеп куйды: Торырмын әле ничек тә... Хөкүмәттән эш хакы алырмын. ’ күптән шулай дияргә кирәк пде!—Сатымкол җиңеп чыккан •.-ер кыяфәт белән ияде өстендә тураеп утырды..— Менә хәзер аңлашылды. Алайса гладе снн, егет, әнә шул хезмәт ханыңа мәктәбеңне дә ач. балаларны да укыт. Казнаның акчасы барсына да җигәр. Ә безне юкка борчыма, безнең үз .мәшәкатебез дә баштан ашкан п ШуЛаЙ АКДе ДӘ У^’ пТЫН * б0рып’ 'китеп тә барды. Бүтәннәр дә аның артыннан иярделәр. Ә Дүшән, бичара, кәгазен тотып, ялгызы гына торКешеләр бу егет нәрсә кыйратмаучы 'була, дигән төсле бераз уйланып тордылар. Шул чакта балдан бирле җыендагы сүзләргә колак салып, ияренә таянып утырган Сатымкол агай, сыңар күзен йома төшеп һәм теш арасыннан гына бер төкереп, әйтеп куйды: — Туктале, егет, синең укытуың безгә нигә ‘кирәк соң әле ул? Дүшән бу көтелмәгән сорауга .ни әйтергә белмичә аптырап калды. — Чыннан да шулай'бит, — диештеләр арадан кемнәрдер. Халыкның бер ише кузгалышып шдулашырга тотындылар: — Без борын-борыннан китмән белән тамак туйдыручы дихканнар. Безнең балаларыбыз да шулай яшәрләр. Аларныңтүрә буласылары юк. уку нигә аларга? Син инде, егет, безнең башны юк-бар белән катырма! Дүшән гаҗәпләнүдән бу кычкыручыларның әле б&р1сенә, әле икенчесенә ту.п-туры карап сорады: — Сез чынлап та балаларыгызны укытуга каршы торасызмы? — Торсак ни, әллә көчләп кушар идеңме? Ул эаманна.р үтте инде. Без хәзер ирекле халык, ничек теләсәк, шулай торачакбыз! Дүшәннең йөзенә кан йөгерде. Шинеленең каптырмаларын ашыгып ычкындырды да, эчке 1кесәсен1нән дүрткә бөкләгән 'бер кәгазь чыгарып, шуны халыкка ■селкеп -күрсәтте: — Димәк, сез менә бу совет пөчате басылган, балаларыгызны укытырга кушкан язуга каршы киләсез? Ә кем сезгә ирек бирде, җир-су бирде? Я, кем совет властеның законына каршы бара? Җавап бирегез! Ул соңгы сүзен шундый ачу белән әче итеп -кычкырды ки, тавышы, атылган уктай көзге тын һаваны ярыш, таш-кыяларга барып бәрелгәндәй - булды. Берәү бер оүз әйтергә җөрьәт итмәде, барысы да башларын 85 ды .да калды. Шул чакта мин аны «бик кызгандым, 'күзләремне алмыйча аңа, кая барыр, нишләр инде бу дип, тик карал тордым. Бары агам аты өстеннән миңа: «Нәрсә син монда авызыңны ачып торасың, көнҗәлә баш!» — дип «кычкыргач кына, мин башка «балалар артыннан йөгердем. Икенче көнне без, кызлар, инеш буена төшкәч, шунда Дүшәнне күрдек. Ул көрәк, китмән «һәм бер иске чиләк тоткан килеш инешне кичеп, калкулыкка таба «китап бара иде. Шул көннән башла«п, без аны ялгызын гел шул тау түбәсендә күрә торган булдык. Тик караңгы төшкәч кенә, ул, елга -аша чыгып, авылга кайта «иде. Еш кына без аның бау белән бәйләп аркасына кура яки салам күтәрен барган чагын да күрә идек. Ерактан аны шәйләп ал«ган кешеләр, өзәңгеләренә «басыл «һәм кулларын күз өстенә куеп, бер-берсеннән гаҗәпләнеп соры«й«Л1ар иде: — Карагыз әле. әнә теге аркасына салам күтәреп барган кеше мөгаллим Дүшән түгелме соң? — Шул үзе. — һай, бичара. Мөгаллимлек эше дә ансаттан түгел, күрәсең. — Шулай булмыйча... Кара син аны, бай ялчысыдай, аркасына купме төягән. — Ә сүзләрен тыңласаң, әллә кем дип белерсең! — Аиың «кулында «пичәтле «кәпазь бар «бит, .шуңа таяна инде ул. Бервакытны без, кызлар, далада капчык тутырып кизәк җыйганнан соң, авылга кайтышлый, мөгаллим нишли икән дип, шул калкулыкка ■күтәрелдек. Мондагы балчык белән сыланган иске сарай кайчандыр бер байның җылкылар абзары булган. Кышкы бураннарда колынлаган бияләрне шушында китереп япканнар. Совет «власте булганнан соң бай каядыр «күчеп «киткән, ә иске сарай тора да тора әле. Тирә-ягын кычыткан, әрекмән, тигәнәк басып бетергән, — күптән инде бу җиргә аяк баскан «кеше дә юк иде. Хәзер килеп карасак, ни күр-ик, «сарай әйләнәсендәге чуп үләннәр уталып беткән, «бер читкә өеп «куелган, тирә-як чистарып калган, ә сарайның яңгырдан кубып төшкән стеналары яңа балчык белән сыланган, каерылып яткан ишеге әйбәтләп тупсасына утыртылган иде. Без капчыкларыбызны җилкәдән төшереп, ял ;итәр өчен җиргә утырырга да өлгермәдек, ишектән балчыкка буялып беткән Дүшән үзе килеп чыкты. Безне күреп, ул башта бераз гаҗәпләнеп калды, аннары «битендәге тирен сөртә-сөртә елмаеп дәште: — Кайдан сез болай, кызлар? Без бер-беребезгә карашып алдык. Оялудан җа-вап бирмичә торуыбызны сизеп, Дүшән безгә күз кысып куйды. — Капчыкларыгыз үзегездән дә зур «икән... Ярый, я«хшы иткәнсез, кызлар, монда килеп. Сез укый торган мәктәп булачак инде бу... Мәктәбегез әзер «дисәк тә ярый... Менә әле «бер почмакка мичсыман нәрсә салдым, әнә, күрәсезме, озын морҗасы да чыгып тора. Хәзер инде кышлык утын әзерлисе генә калды, шәт ансы да булыр, далада кура «күп ич! Ә идәнгә калынрак ител салам түшәрбез, шуннан «соң укуны башлап җибәрергә дә була. Йә, әйтегез, укырга йөрерсезме? Мин арада зуррагырак идем, шуңа күрә беренче башлап җавап бирдем: — Җиңгәм .җибәрсә, йөрермен, — дидем. — Йә, ник җибәрмәсен ди,— җибәрер. Ә исемең ничек синең? — Алтынай,— дидем мин, күлмәк ертыгыннан күренгән теземне итәгем белән каплап: — Алтынай—матур ибем, —диде ул, һәм' ничектер бик ягымлы итеп елмайды. Аның елмаюыннан хәтта йөрәк җылынып киткәндәй булды. 86 — Ә кем кызы соң син? MIHH җавап бирмәдем; кешеләрнең миңа кызганып‘карауларын яратмый идем. Минем өчен кызлар җавап бирделәр: — Ул ятим кыз, атасында тора. — Алайса, менә нәрсә, Алтынай, — диде Дүшән тагын елмаеп,— ■eiBii бүтән балаларны да мәктәпкә дәш, ярыймы?.. Сез дә, кызлар, килегез, яме! — Ярый, агай. — Мине мөгаллим дип йөртерсез. Ә хәзер мәктәпне карыйсыгыз киләме? Курыкмагыз, керегез. — Юк, без китәбез, өйгә кайтырга «кирәк, — дидек без, уңайсызланып. — Ярып алайса, барыгыз. Укырга килгәч күрерсез инде. Ә мин, караңгы төшмәс борын, далага барып, кура алып кайтыйм әле. Дүшән бау белән урак алды да кырга таба китте. Без дә торып, капчыкларыбызны күтәреп, авылга таба атладык. Кинә? минем күңелемә бер уй килде. — Туктагыз әле, кызлар! — дидем мин, иптәшләремә. — Әйдәгез, кизәкләрне мәктәптә бушатып калдырыйк. — Ә өйгә буш кул белән кайтыйкмы? — диделәр кызлар. — Кара син аны, акыллы башны! һәм минем әйткәнемне дә көтеп тормыйча, алар тизрәк өйләренә кайтып киттеләр. Хәзергә кадәр әле ..мин шул чакта кызлардан ни өчен аерылып калуымны аңлап җиткәнем юк. Аларның мине тыңламыйча китүләренә үпкәләпме, әллә булмаса бик кече яшьтән үк тупас кешеләр тарафыннан гел изелеп, .кыйналып, үзем теләгәнне бервакытта да үги алмыйча килгәнгә күрәме, белмим, әмма минем «кинәт шул билгесез кешегә, елмаеп йөрәгемне җылытуы өчен, миңа бер-ике генә авыз җылы сүз әйтүе өчен рәхмәт йөзеннән бер яхшылык эшлисем килде. һәм мин беләм, мин аңлыйм хәзер, нәкъ менә шул көннән, шул бер капчык кизәктән минем киләчәк язмышым, шатлык һәм газаплар белән тулы яңа тормышым башланды. Чөнки нәкъ шул көнне мин гомеремдә беренче тапкыр һич икеләнеп тормыйча 'һәм берәүдән дә «курыкмыйча, үзем кирәк дип тапканны, үзем теләгәнне эшләдем. Кызлар ташлап киткәч, мин, тиз генә борылып, капчыктагы кизәкләремне Дүшән мәктәбенә илтеп бу- шатты'м да, яңадай кизәк җыяр өчен тау итәгенә, чокыр-чакыр буйларына чаптым. Әйтерсең, зур бер .изгелек эшләгәндәй, мин йөрәгемдә гаҗәп бер шатлык, тәнемдә «искиткеч бер җиңеллек тоеп, аякларымның кая басканын да, кая таба чапканымны да белмәдем. Гүя кояш та минем бу шатлыгымны күреп тора иде. Юк, чынлап та, кояш минем ни өчен бу кадәр сөенеп, рәхәтләнеп, җилдәй очып йөрүемне һичшиксез белгәндер. Мин бит кечкенә генә булса да бер изгелек эшләдем. Кояш инде дала түренә төшеп бара иде, ләкин ул, мине күргәч, юрп батарга ашыкмый иде кебек, ул минем юлымны яктырта, иске бишмәтемнең ак төймәләрендә җем-җем чагыла, йөземнән, маңгаемнан иркәләп сөя иде. Ә мин чабам да чабам, куанычымнан үземне белештермичә җиргә, күккә, җилләргә эчемнән генә кычкырам: «Карагыз сез миңа, карагыз! Мин нинди бәхетле! Мим укырга барачакмын, мин мәктәпкә йөриячәкмен, үзем генә түгел, бүтәннәрне дә артымнан ияртәчәкмен!..» Белмим, шушы хәлдә күпме йөргәнмендер, ләкин кинәт исемә төшеп, тукталып калдым: миңа кизәк җыярга кирәк ләбаса! Тик гаҗәп хәл,— җәй буе монда күлме мал нөрп иде, атлаган саең кизәк табыла торган иде, ә бүгем, үч иткәндәй, һич табып булмый үзен... Әллә мин яхшылап эзләмим инде? Бер урыннан икенче урынга тик йөгереп йөрим шунда! 8/ Караңгы төшкәнче капчыгымны тутыра алмам ахрысы дип курка да башладым. Ул арада кояш та баеды, чокыр-чакырларга караңгылык ятты. Мин вак'чиялек арасыннан ашыгып кырга чыктым. Минем әле кичке далада япа-ялгызым бервакытта да калганым юк иде. Буш, тын калкулыклар өстенә төннең кара канаты акрын гына җәелде. Капчыгымны җилкәмә күтәрдем дә, куркудан үз-үземне белештермичә, «авылга таба чаба башладым. Минем котым алынган иде, мин бәлки кычкырган да, елаган да булыр идем, әмма ләкин сәер бер уй — минем бу кадәр коелып төшүемне Дүшән күрсә ни әйтер — дигән уи мине кычкырудан да, елаудан да тыеп калды, һәм ул чынлап та м-ине каяндыр күзәтеп тора кебек иде, шуңа күрә мин ничек тә каушамаска, артыма борылып карамаска тырышып чаба бирдем. Өйгә мин тирләп-шешеп кайтып кердем. Учак алдында утырган җиңги мине күргәч тә аягүрә басты. Ул бик явыз, бик усал хатын иде. — Син болай кайда .югалдың? — диде ул, каршыма килеп; мин сүз әйтергә дә өлгермәдем, капчыгымны тартып алып, бөр читкә ыргытты.— Шушымы көн буена җыйган кизәгең? И п т әш кызларым к а й ты п җитүләренә мм и е м өстән әл әкл әп өл ге р гә н - нәр икән инде. — Әх син -йөзең кара булгыры! Мәктәптә сиңа ни калган, ник шунда дөмекмәдең? — Җиңги 'минем колагымнан -борып алды да кыйный да башлады. — Менә сиңа, менә сиңа, әрәм тамак! Ятим 'бозау асрасаң, авызыңборның май булыр, ятим бала асрасаң, авызың-борның кая булыр! Кеше балалары өйләренә ташыйлар, ә син өйдән читкә ташыйсың! Икенче мәктәп ягына a-як басып кына кара, сыйрагыңны сугып сындырырмын... Күрсәтермен мин сиңа .мәктәпне!.. Мин дәшмәдем, мин түздем. Тнк соңыннан учак каршына утыргач кына тавышсыз-өнсез, яшьләремне күрсәтмәскә тырышып, соры песинең аркасыннан сыйлый-сыйпый, еладым. (Бу песи мин елый башладым исә гел алдыма менеп утыра торган иде.) Әлбәттә, мин кыйналудан хурланып еламадым, — мондый кыйналуларга мин күнегеп беткән идем ■инде, — ә җиңгинең мине үтерсә дә мәктәпкә җибәрмәячәген белеп, шуңа әрнеп еладым. Бу хәлдән соң берничә көн үткәч, беркөнне иртәнчәк урамда этләр өргән, кешеләр шаулашкан тавышлар ишетелде. Баксаң, мөгаллимәбез Дүшән, өйдән өйгә кереп, мәктәпкә балалар җыеп йөри икән. Ул заманда безнең авылда урам дигән нәрсә юк иде, са-ры балчыкка сыланган бер- ике генә тәрәзәле тәбәнәк өйләр төрлесе-төрле җирдә сибелеп утыралар иде. Менә шул өйләр арасында Дүшән, шау-гөр килгән бер кәгү балалар ияртеп, йөри нмеш. Безнең өй авылның иң читендә иде. ;Нәкъ шул чакта без җиңги белән агач киледә тары төя идек. Ә агаем сарай янындагы базга күмелгән бодайны, күрше базарга илтеп сатар өчен, чыгарып маташа иде. Без ике авыр киле саплары белән алмашлап тары төябез, ә үзем шул арада, мөгаллим б&згә таба киләме икән дип, карап та алгалыйм. Нигәдер килеп җитмәс дип куркам. Җиңгинең мине мәктәпкә җибәрмәсен бик яхшы белсәм дә, мөгаллимнең безгә дә килеп җитүен, һич югы минем кайда, ничек торуымны күреп китүен бик тели идем. Мин хәтта, борылып кына китмәсен иде, килеп кенә җитсен пде дип, эчемнән кемгәдео ялвара да идем. Әмма ул безгә дә килеп җитте. — Исәнме, җиңги, алла куәт бирсен! Инде алла бнрмәсә, менә без сезгә булышырбыз! Күрәсезме, без күпме?—диде ул, бер көтү шәкертләре белән безнең ишек -алдына кереп. н 1 Җиңги авыз эчепнән генә нидер мыгырданыш куйды, ә агаем баздан башын да күтәреп карамады. Дүшән моңа игътибар итеп тормады. Ишек алды уртасында яткан бүкәнгә килеп утырды да кесәсеннән кәгазь, каләм /чыгарды. — Бүген ’.мәктәптә укыта башлыйбыз. Сезнең кызыгызга ничә яшь? Җиңги җавап 'бирмичә 'бары киле сабыш гына ачу оелән утыртып куйды. Ул сөйләшеп торасы килмәвен бөтен кыяфәте белән күрсәтергә тырыша иде. Мин, ни бул.а инде дип, эчемнән генә калтырый да 'башладым. Шул чакта Дүшән, миңа карап, елмаеп куйды. Минем йөрәгем тагын ҖЫЛЫНЫ1П киткәндәй булды. — Алтынай, сиңа ничә яшь? — дип сорады ул миннән. Мин җавап бирергә кыймадым. — Ә сиңа аның яше нигә -кирәк? — диде җиңги җикеренеп. — Ятим балага нинди уку ул, әнә ата-аналы балалар да укырга бик атылып тормыйлар әле... Әйдә, җыеп килгән өереңне иярт тә кит -моннан, бездә эшең булмасын! Дүшән кисәк кенә урыныннан торды. — Сез, җиңги, уйлабрак сөйләшегез!.. Ятим булып калуында ул үзе гаеплемени? Әллә ятимнәрне укытмаска дигән закон бармы? — Синең законыңда эшем юк, минөм үз законым! йөрмә кеше өйрәтеп! — Закон бездә барыбыз өчен дә бер. Бу кыз бала сезгә кирәкмәсә, безгә кирәк ул, Совет властена кирәк... Каршы киләсез икән, без бүтәнчәрәк сөйләшербез! — Кайдан килгән начальник бу!—диде җиңги, күкрәген киерә биреп. — Аны кем ашатып асрый, — минме, әллә син брәдәк, хәерче малаемы, ә? Белмим, ни белән беткән булыр иде бу талаш, ләкин нәкъ шул чакта баздан бил тиңке ялангач агаем күтәрелеп чыкты. Ул үзе өйдә чагында хатынының ирләр эшенә тыгылуына һич түзә алмый иде. Еш кына моның өчен хатынын кыйнап та ташлый иде. Хәзер дә аның җен ачулары кузгалды булса кирәк. — Әй син, катын!— дип акырды ул, баздан чыга-чыга. — Кайчаннан бирле син йорт башы булып алдың әле, үзең белмәгән нәрсәгә тыгыласың. Бар, әнә эшеңне кара. Ә син, Таштинбәк малае, килгәнсең икән, альпп кит кызны, хет укыт, хет чукындыр, тик монда эзең булмасын! — Ә, шулаймыни әле, ул мәктәпкә йөрсен, ә мин... бөтен эш минем өскәмени тагын?.. —диде җиңги, чәрелдәп. Агаем а:як тибеп бер генә кычкырды: — Җитте сиңа! Бер яманның бөр яхшысы дигәндәй, шулай -итеп миңа да мәктәпкә йөрү насыйп булды. Шул көннән башлап, Дүшән, һәр иртән өйдән өйгә йөреп, безне мәктәпкә җыеп алып китә иде. Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, мөгаллим безне салам җәйгән идәнгә утыртты, һәркайсыбызга бөрәр дәфтәр, каләм һәм кара такта бирде. Такталарыгызны тез өстен ә куегыз, язарга уңай булыр — диде ул безгә. Аннары стенада эленеп торган 'бер рәсемгә күрсәтте: — Бу Ленин! Шушы рәсем гомерем буена минем күңелемдә сакланып калды. Соңыннан мин бервакытта да ул рәсемне ни өчендер бүтән күрмәдем шуңа ахрысы мин аны хәзер дә «Дүшәннеке» дип йөртәм. Бу рәсемдә Ленин иркен генә френч киеп, яралы кулын кара чүпрәк белән муенына 88 Ь9 асып төшкән аде. Сакалы җиткән, йөзе сулган, кепкасын бераз арткарак этәргән. Күзләре кешегә 'бик туры, тыныч карый, һәм бу җылы бөркегән йомшак караш безгә гүя: «Белсәгез иде сез, балалар, киләчәктә сезне нинди матур тормыш көтә!» — дип әйтеп тора кебек иде. Чынлап та шул рәсемгә караган саен, гүя менә Ленин минем киләчәгем турында уйлана кебек тоела иде-миңа. Дүшән бу гади кәгазьгә төшерелгән рәсемне күптән үзендә саклап йөрткән булса кирәк, аның чит-читләре тузып, кырылып беткән иде инде. Шуңардан башка мәктәп стенасында бүтән бер рәсем дә юк иде. — Мин сезне, балалар, хәреф танырга, саннарны аерырга, укырга, язарга өйрәтермен, — диде Дүшән безгә. — Кыскасы, үзем .белгәннең барысына да өйрәтермен. һәм дөрестән дә ул бик зур чыдамлык белән безне укытырга тотынды. һәр бала янына чүгәләп, ул каләмне ничек тотарга икәнен күрсәтте, ә -аннары безгә таныш булмаган яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирде. Мин хәзер дә, уйласам, хәйран калам: ничек итеп бу үзе дә юньләп язу танымаган, кул очында бер генә дәреслек, хәтта бер генә әлифбасы да булмаган егет шуадый зур эшкә тотынырга җөрьәт итте икән. Жаде бабадан алып, гомер-гомерләренә надан булып килгән халыкның балаларын укыр гаязарга өйрәтү —бу уен эш түгел бит! Шуның өс- тенә Дүшән кулында программа, методика дигән бернәрсә дә юк, ул алд.рның хәтта дөньяда 'барлыгын да белми иде. Ул безне бары тик үзе белгәнчә, үзе аңлаганча, үзенең көч-«хәленнән килгәнчә укыта иде. Әмма аның бу эшкә ихлас күңелдән гаҗәеп бер дәрт белән тотынуы, әлбәттә, бушка китмәде. Үзе дә белмәстән, ул искиткеч зур фидакарьлек эшләде. Әйе, бу фидакарьлек иде, чөнки без, моңарчы үз авылыбыздан аяк атлап беркая чыкмаган кыргыз балалары, шул идәненә салам түшәлгән, стена ярыкларыннан каршыдагы кар таулары күренеп торган, мәктәп дип аталган абзарга йөреп, икенче бер күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәеп зур дөньяның барлыгын белдек. Нәкъ менә шунда, Дүшән авызыннан без дөньяда Әүлпя-ата, Ташкентлардан да зуррак Мәокәү дигән кала барлыгын, анда Ленин торганын ишеттек. Без Талас даласы кебек очсыз-кырыйсыз диңгезләр барын, анда таудай караблар йөзеп йөргәнен, лампага сала торган керосинның җир астыннан чыгуын белдек. Ниһаять, без Дүшәнне тыңлап, киләчәктә тормышның'бик әйбәтләнеп китәсенә, безнең авылда да ак таштан зур тәрәзәле мәктәп салыначагына һәм без инде анда идәнгә тезләнеп түгел, ә парталарга утырып укы яч агыбызга ышандык. Әз-’мәз хәреф танып, әле «әти», «әни» ди:п яза да белмәстән, без дәфтәр битләренә «Ленин» дип язарга өйрәндек. Без инде «бай», «батрак», «Советлар» дигән сүзләрне өйрәнеп алдык. Дүшән әле безгә бер елдан «революция» дигән сүзне дә өйрәтергә булды. Аны тыңлаган чакта без үзебез дә гүя, аның белән бергә, -акларга каршы сугышып йөрдек. Ә Ленин турында ул шундый дәртләнеп, ялкынланып сөйли иде, әйтерсең, менә аның тере кыяфәтен һәрвакыт күз алдында күреп кенә тора иде. Хәзер мин аңлыйм инде, Дүшән ул чакта безгә бөек юлбашчы турында халык арасында йөргән төрле легендаларны сөйләгән икән, әмма без, сөтнең ак булуына ышанган шикелле,' аның һәр сүзенә ышанып утыра идек. Бервакытны без, балаларча беркатлылык белән, аңардан сорап куйдык: — Мөгаллим, сезнең Ленин белән кул бирешеп күрешкәнегез бармы? Дүшән ничектер көенгәндәй мтөп башын чайкады. — Юк, балалар, миңа Ленинны бар генә тапкыр да күрергә туры килмәде. Шулай диде дә, бездән уңайсызланыш булса кирәк, авыр гына сулап куйды. һәр айның азагында Дүшән үз эшләре белән волостька китә торган нде. Ул җәяү бара, җәяү кайта, шунлыктан ике-өч көн вакыт үтеп китә иде. Мондый көннәрдә без аны чынлап торып сагына идек. Мин исә бертуган агамны көткән шикелле зарыгып көтә идем ашы. Әледән-әле, җиңгәмнән качакурка гына, өй артына чыгып, әнә шул дала юлына, бөрмәле капчыгын җилкәсенә аскан мөгаллимем кайчан гына күренер, кайчан гына мин аның йөрәкне җылытырдай итеп елмаюын күрермен, кайчан гына акыллы сүзләрен ишетермен дип, күзләрем талпанчы каран тора идем. Дүшәниең шәкертләре арасында яшькә иң олысы мин идем. Шуңадыр ахры, бүтәннәрдән яхшырак укый да идем. Мөгаллимнең һәр әйткән сүзен, һәрбер күрсәткән кәрефен чын ихластан тыңлап, күңелемә салып бара идем. Минем өчен ул өйрәткәннәрне белүдән дә әһәмиятлерәк нәрсә юк иде. Дүшән биргән дәфтәрне саклан, мин хәрефләрне, сүзләрне урак очы белән җ-иргә, күмер белән өй, абзар стеналарыңа, чыбык белән юл тузанына яки ак карга язын йөри идем, һәм, дөресен әйтергә кирәк, ул чагында минем өчен Дүшәннән дә акыллырак, укыгаирак кеше дөньяда юк кебек иде. Менә акрынлап кына .кыш та килеп җитте. Суыклар башланганчы, без тау астымдагы чуер ташлар өстеннән шаулап аккан инешне тәпиләп кенә кичеп йөрдек. Тора-бара кичеп йөрү мөмкин булмый башлады,— боздай салкын су аякларны уттай көйдереп ала нде. Бигрәк тә кечкенәләргә бик авыр иде, аларның хәтта күзләренә мөлдерәп яшьләре килә иде. Ахырда Дүшән үзе алариы, кайсын аркасына атландырып, кайберсен култык астына кыстырып, елга аша ташый башлады. Хәзер менә шуларны исемә төшергәч, мин кешеләрнең ул чакта никадәр надан, явыз булуларына шаккатам. Алар, бигрәк тә таулардан тегермәнгә килүче бай кыргызлар, Дүшәннән көлә торганнар иде. Яхшы сары тун, төлке бүрек кигән һәм кыргый, таза атларга менгән бу кешеләр, кичү турысына җиткәч, күзләрен акайтып, Дүшәннән мыскыллап көләргә тотыналар иде. — Ка.рале, кара, берсен аркасына күтәргән, икенчесен култыгына кыстырган! — дип берәрсе камчысы белән төртеп күрсәтә, ә икенчесе, баш бирмәс атына сугып, өстәп җибәрә: — Әх, шайтан алгыры, белмәгәнмен, менә кемне икенче хатынлыкка аласы калган икән! һәм алар көлә-көлә, безнең өскә су, пычрак чәчрәтеп, узып китәләр иде. Ш'ул чакта минем аларны куып җитәсем, тезгеннәреннән тогып аласым һәм оятсыз иөзләреиә: «Безнең мөгаллим турында әшәке сүз әйтәсе булмагыз! Сез тупас, явыз кешеләр!»—дип кычкырасым килә иде. Әмма мин көчсез бер кыз гына шул, нишли алам мин, бары күзләремә килеп тыгылган рәнҗү яшьләрен йотып калырга гына туры килә иде миңа... Ә Дүшән үзе аларның көлүләренә дә, сүзләренә дә һич игътибар итми иде, тик сезгә кызык-мәзәк әйтөп, күңелебезне юатырга гына тырыша иде. Елга аша басма салыр өчен мәктәпнең «агачы да, тактасы да юк иде, шуңа күрә без беркөнне дәрестән соң Дүшән белән икәү, балаларны 90 91 кичүдән чыгарып бетергәч, яр буенда калдык, һич .югы басып чыгарлык кына булса да ярар дип, елгага ташлар салырга тотындык. Ә бит, чынлап уйлаганда, безнең авыл кешеләренә 'балалар өчен берничә киртәдән басма сальип бирү берни дә тормас иде. Ләкин ул заманда, әйткәнемчә, кешеләр үзләренең кара наданлыклары аркасында мәктәпкә һич әһәмият бирмиләр иде, ә Дүшәнне эшсе-злектән генә балалар укыткан булыш йөрүче бер җүләргә саныйлар иде. Телисең икән — укыт, теләмисең икән — барсын да куып җибәр, — менә ничек кенә карыйлар иде алар. Үзләре гел ат менеп йөргәнгә күрә, 1басманың ал арга кирәге дә юк иде. Әмма шулай да авыл халкы бераз уйлап карарга тиеш иде: ни өчен һәм кем өчен бу бүтәннәрдән 'бер ягы 'белән дә ким- хур булмаган яшь егет, шулкадәр азап-кыенлыклар күрәкүрә, мыскыллап көлүләр ишет ә-ишетә, шундый иокитмәле чыдамлык һәм тырышлык белән алариың балаларын укытып йөри соң? Без елгага таш салган чакта җиргә кар төшкән иде инде, су үзәкләргә үтәрлек салкын иде. Бертуктаусыз суга яланаяк керел-чыгып йөргән Дүшән, белмим, ничек түзгәндер инде. Ә мин, әйтерсең, утлы күмерләргә баса-баеа керә идем. Бер керүемдә шулай минем балтырларымны кинәт көзән җыерды, ;миң хәтта кычкыра да алмадым, тик акрын гына ава башладым. Шул чакта Дүшән, тиз генә ташын ыргытып, килеп җитте дә мине ике куллап күтәрел алды һәм, ярга чыгарып, үзенең шинеленә утыртты. Ул алмаш-тилмәш минем күм-күк аякларымны ышкырга, кып-кызыл кулларымны угаларга, аларны тыны 'белән җылытырга тотынды. Үзе һаман: — Булды, җитте, Алтынай, утырып кына тор, җылын, — дип сөйләнде,— мин ялгызым да эшләп бетерермен... Мин яңадан суга кермәдем, шинель өстендә бөрешеп, туңып утыра бирдем. Ниһаять, Дүшән ташларны салып бетереп, ярга чыккач, итекләрен кия-кия, миңа бер карап алды да елмаеп дәште: — йә, ничек, җылындыңмы инде? Шинельне син ябынып утыр, менә шулай! Аннары бераз дәшми торып, сорап куйды: — Әйт әле, Алтынай, теге вакытта мәктәп янына кизәкләрне син салып киткән идеңме? — Әйе, — дидем мин. Ул «мин үзем дә шулай уйлаган идем» дигән төсле, а®ыз кырые белән елмайгандай итте. Аның шушы кечкенә генә бер нәрсәне дә исендә тотуын күргәч, мин куанычымнан алмадай кызарып киттем, түбәм күккә тигәндәй булды... һәм Дүшән минем шатлыгымны сизмичә калмады. — Якты чишмәкәем ени минем!—диде ул, аркамнан сөеп. — Укырга да бит синең сәләтең бар. Их, кулымнан килсә, мин сине зур калага җибәрер идем. Нинди кеше булып чыгар идең син анда! Шулай диде дә ул, кисәк кенә торып, шаулап аккан елгачыкка таба бер-ике адым атлады һәм башын каерып, кулларын җилкәсенә куеп, еракка, таулар өстеннән шуган ак болытларга карап тора башлады Ни уйлады икән ул шук чакта? Бәлки, чынлап та мине зур калага җибәреп укыгу, кеше итү турында хыяллангандыр? Ә мин аның шинеленә төренеп, эчемнән һаман бернәрсәне кабатладым: «Я рабби, Дү- шәи минем бертуган агам булса иде! Мин аның муенына сарылып, кы- сып-кысып, күзләремне йомып, колагына шт кадерле сүзләремне пышылдап әйтә алсам иде!» Без аны ул чакта ук инде шушы кешелеге өчеи, изге ниятләре өчен, безнең киләчәгебез турында уйлануы өчен барыбыз да бик ярата идек Балалар гына булсак та, без аны аңлый идек шикелле. Югыйсә, безне һәр көп ачы җилгә каршы өшеп-катып, кар ерып, калкулык өстенә ме- 92 иәргә нәрсә генә мәҗбүр итәр иде? Без бит үзебез теләп мәктәпкә бара идек. Безне беркем кумый да, көчләми дә иде. Шул мәктәп дигән абзар эчендә без, суыктай өс-башыбызга бәс кунып бетсә дә, чыдап утыра идек, мөгаллимнең сөйләгәннәрен шылт итмичә тыңлый идек, тик ара- тирә’берәмләп кенә мич янына барып, кулларыбызны җылытып килә идек. Менә шулай укып йөргән көннәрнең берсендә, әле дә яхшы хәтерлим. зәһәр суык январь аеның азакларында, Дүшәи ©йдән-өйгә кереп, безне мәктәпкә җыеп алып китте. Ул бу көнне гадәттән тыш җитди иде, сүзсез иде. Бөркет канатыдай кашлары тартылган, йөзе чуендай каралган,— бер кемгә карамыйдәшми бөкрәя төшеп атлый иде. Мөгаллимебезне мондый кыяфәттә безнең әле беркайчан да күргәнебез юк иде. Аңа карап, ниндидер зур бер каза — бәхетсезлек барлыгын сизгәндәй без дә шым гына мәктәпкә таба атладык. Гадәттә, һәрвакыт алдан Дүшәи юл салып, аның артыннан мин, минем арттан калган балалар бара торганнар иде. Бу юлы да шулай кар ерып алдан Дүшәи китте, һәм менә кешенең аркасына карап та аның хәлен аңларга мөмкин икән. Зур бер хәсрәт баскандай, ул иңбашларын салындырып, аякларын көчкә сөйрәп бара иде. Әле дә күз алдымда: без торналардай тезелешен калкулыкка күтәреләбез: нәкъ алдыбызда бөкерәйгән кара шинель, аннан югарырак дөяләр өркәчедәй сырланып яткан һәм җил өреп тузан көйрәткән аппак кар көртләре, ә алардан да югарырак аксыл салкын күктә ялгыз кара болыт эленеп тора. Мәктәпкә килеп кергәч, Дүшән гадәтенчә мичкә-мазар ягып тормады. — Аягүрә басыгыз! — диде ул безгә. — Бүрекләрегезне, түбәтәйләрегезне салыгыз! Без бүрек-түбәтәйләребезне салдык, ул да бүреген башыннан йолкып алды. Ни өчен икән° бу дип берни аңламыйча торабыз. Ниһаять.. Дүшән карлыккан тавыш белән тотлыга биреп әйтте безгә: — Балалар... Ленин вафат... Җир йөзендәге бөтен кешеләр тирән кайгыда хәзер... Сез дә урыннарыгыздан кузгалмыйча, тавышыгызны чыгармыйча тик кенә торыгыз. Менә... аның рәсеменә карагыз. Исегездән чыкмасын бүгенге көн! Мәктәп эчендә тирән бер тынлык урнашты. Бары ярыклардан кар өргән жил тавышы гына ишетелеп торды. Барлык шәһәрләр, барлык авыл-карияләр, гөрелдәп-гүләп эшләгән заводлар, җир селкетеп чапкан поездлар, кыскасы, бөтен дөнья туктап-тынып калган бу минутта без дә, мөгаллимебез белән берлектә, башларыбызны иеп, күңелебездән Ленин белән саубуллашып, тантаналы бер тынлыкта басып тордык. Бу минутта без үзебезне Ленинга иң якын кешеләр итеп, аның үлеменә иң нык хәсрәтләнүчеләр итеп тойдык. Ә стенадан өстенә хәрби френч кигән, яралы кулын муенына аскан Ленин һаман әүвәлгечә безгә карап тора иде. һәм аның ачык, җылы карашы безгә: «Әй балалар, белсәгез иде, 'киләчәктә сезне нинди матур тормыш көтә!» дип әйтә кебек иде... Әйе, ул бу минутта да гүя безнең киләчәгебез турында уйлый иде... ...Шактый тынып торганнан соң, Дүшән җиңе белән күзләрен сөртеп алды. Балалар! диде ул безгә акрын гына.—Мин бүген волостька китәм. Партиягә керер өчен... Бер өч көннән әйләнеп кайтырмын. Шушы өч көн минем өчен салкын кышның иң зәһәр, иң рәхимсез көннәре булып тоелды. Әйтерсең, табигать бөек кешенең дөньядан китүенә, дөньяның бушап калуына түзә алмагандай көне-төне котырынды. тау араларында бертуктаусыз җил үкерде, далада кар бураны дулады, зәмһәри суык тимердән чыңлап торды. Кыокасы, табигать, үзенә урын тапмагандай, бәрелде-сугылды, үкерде-елады. 93 Тау итәгенә ябышып яткан безнең авыл да тынып, шым булып калды. Өйләреннән аяк атлап берәү дә чыкмады, тик морҗалардан сыек, нечкә төтен генә күтәрелде. Шуның өстенә тирә-юньдә бүреләр күбәйде. Көндезләрен алар өерләре белән юлларга чыктылар, ә төннәрен авыл тирәсендә таңга кадәр бертуктаусыз ачтан улап йөрделәр. Мөгаллимебез өчен мин һаман куркып тордым. Бу яман суыкта бер кат шинель белән генә ничек чыдап йөрер ул? Ә кайтыр көне җиткәч мин, йөрәгем нидер сизгәндәй, бөтенләй тынычлыгымны җуйдым. Әле- дәи-әле өйдән йөгереп чыгып, аппак дала юлына карап тора башладым. Ләкин дала буш, анда беркем дә, бернинди җан иясе дә күренми иде. «Кайда йөрисең син, мөгаллим? Зинһар өчен соңга калма, якты күздә кайта күр. Без сине көтәбез, кадерле мөгаллимебез! Ишетәсеңме, без сине зарыгып көтәбез!». Әмма дала өнсез иде, дала минем ялваруымны ишетми иде, һәм мин, аптырагач, гаҗизлеккә төшеп елый идем. Минем бер чыгып, бер кереп йөрүемә җиңгинең чынлап ачуы- килә башлады. — Нәрсә син бүген ишектән китмисең? Утыр әле урыныңа, әнә җебеңне эрлә. Балаларны туңдырып бетердең, тагын бер чыгып кына кара! — диде ул миңа янап, һәм бүтән аяк та атлатмады. Кич якынлашты, караңгы да төшә башлады, ә мөгаллим кайткан- мыюкмы,— миңа билгесез. Мин урынымда утыра алмыйм, тик эчемнән, кайтмый калмагандыр, вәгъдә иткән вакытында кайтып җитә иде ул, дип кенә үземне юатырга тырышам. Ләкин шуныц артыннан ук ни өчендер миңа ул юлда авыргандыр, көчкә генә кайтып киләдер кебек тоела башлый. Төн, буран, адащып калуы бар ласа, ходаем! Юк, мин тынычлана алмыйм, кулым калтырый, әледән-әле җебем өзелә... Бу хәлне күреп алгач, җиңгинең тәмам җен ачулары кузгалды. — Ни булды сиңа бүген? Әллә кулың кордымы?—дип кычкырды ул миңа. Аннары түзмәде, — җикеренеп куа башлады: — Утырма каршымда җебеп, нәләт орган нәрсә! Бар, әнә Сайкал карчыкка капчыкларын илтеп бир! Мин куанычымнан чак сикереп тормадым. Дүшән бит нәкъ шул Сайкал карчыкларда фатирда тора! Шуның өстенә әле Сайкал әбн белән Картанбай бабай миңа әнием ягыннан бераз туган да тияләр. Элек мин аларда еш кына була идем, кунып калган чакларым да бул- галый иде. /Книги шуны хәтерләпме, әллә инде ходай үзенә эшкәртепме, минем кулыма капчык тоттырды да: — Бар! — диде, — коры талкан шикелле туйдырып бетердең спн мине бүген... Куна калдырсалар, кайтып та йөрмә... Әйдә, бар, күземә күренмә! Мин, капчыкны эләктереп, тиз генә чыгып -киттем. Буран, пәри туедай, котырына иде. Җил бер тынып, бер ярсып, минем битемә салкын карны китереп сылый. Капчыкны култык астыма ипләп кыстырдым да яңа гына узган ат эзеннән авылның икенче очына йөгердем. Ә күңелемдә бер генә уй: «Кайттымы икән мөгаллим, кайтып кына җиттеме икән?» ...Барып кердем, тыным бетеп, бусагада туктап калдым, ә ул юк. Сайкал әби хәтта куркып китте. — Ни булды сиңа? Берәр бәла-каза бармы әллә, тыныңны да ал алмыйсың? Юк, болан гына. Менә капчыгыгызны китердем... Бүген миңа сездә купа калырга ярыймы! 94 — Кала гына күр, кызым!.. Көздән бирле килгәнең дә юк иде, әйдә, уз. Әмә учак каршына утыр, җылын! — Ә сип, карчык, казанга ит салып җибәр,— диде тәрәзә янында киез итекләр төпләп утырган Картанбан бабай. — Кунакны сыйларга кирәк, тиздән менә Дүшән дә кайтып җитәр. Вакыт иде инде, бик вакыт иде, хәер, төнгә чаклы кайтып өлгерер, минем атым өйгә таба шәп чаба. Озак та үтми тәрәзәләргә караңгы төште, төн дә килеп җитте. Йөрәгем урынында түгел, һаман сызлана, эт өргән тавышлар ишетелгәндә кысылыпкысылып куя. Ә Дүшән юк та юк. Ярын әле, Сайкал әби, бертуктаусыз сөйләнеп, ничектер вакытның үткәнен сиздерми иде. Әнә кайта, менә кайта дип көтә торгач, ярты төн дә җитте. Ахырда Картанбан бабай түзмәде, урыныннан торып: — Яле карчык, урын җәй әле булмаса, — диде. — Бүген кайтмады, күрәсең. Нәчәльникләрнең йомышы бетәмени аның, җибәрмәгәннәрдер. Югыйсә, күптән кайтып җиткән булыр иде. Карт ятарга җыенды. Миңа урынны мич артына, почмакка салып бирделәр. Ләкин мин йоклый алмадым. Бабай да озак кына әйләнеп-тулганып, йөткеренеп, догаларын укып ятты, аннары, пошынып, әйтеп куйды: — Атым ни хәлдә икән? Бер уч печән бирми кеше хәзер, ә солыны акчага да табып булмый. Ахырда бабай йоклап китте булса кирәк, — тынды. Ләкин җил көчәйде. Әле түбәдә улап йөрде, әле тәрәзәне килеп дөбердәтте, әле стенага сарылып кыштырдады. Бабайның сүзләре мине тынычландыра алмады. Мин һаман менә мөгаллим кайтып керер дип көтеп, хәтта буш даладан аның ялгыз кайтып килүен күз алдыма китереп, хыялланып ята бирдем. Шулай борчылып, уйланып ята торгач, ниһаять, йоклап киткәнмен, ләкин күпме йоклаганымны белмим, тик бер заман ниндидер шомлы тавыштан күземне ачып җибәрдем. Чынлап та каяндыр ерактан сузып кына улаган тавышлар ишетелә иде. Бүреләр!—дидем мин, котым алынып. Берничә генә түгел, көтүләре белән булса кирәк, улаган тавышлары, җил үкерүенә кушылып, бер якыная, бер ераклаша иде. Канчан исә бөтенләй якыннан, авыл эченнән ишетелгән төсле була иде. — Буранга шулай котырыналар ахрысы,—диде карчык, пышылдап кына. Бабай, дәшмичә, бераз колак салып ятты да кисәк кенә урыныннан торды. — Юк, карчык, буранга түгел бу! Кемнедер — атнымы, кешенеме — камалап алырга чамалыйлар. Ишетәсеңме? Алла сакласын, Дүшән генә була күрмәсен! — Карт ашыгып караңгыда тунын эзли башлады. Ут кабыз, карчык, ут кабыз! Алла хакы өчен тизрәк кыймылда! Без куркып, калтыранып урыныбыздан тордык. Ләкин Сайкал әби лампасын табып ут кабызганчы, тышта бүреләрнең котырып улаулары кинәт кенә бетте дә куйды. Әх, эләктерделәр, явызлар! — днде карт, өзгәләнеп, һәм таягын алды да ишеккә ташланды. Ләкин нәкъ шул чакта урамда этләр өрергә тотындылар, кемдер тәрәзә турысыннан, салкын карны шыгырдатып, йөгереп узды, һәм салмак-каты итеп ишекне кага башлады. Ишек ачылуга өнгә иң элек ак болыттай бөтерелеп суык пар кереп тулды. Аннары пар белән бергә, абынып-сөртенеп, төсе качкан, тыны беткән Дүшән килеп керде. Керде дә ишек яңагына сөялде. — Мылтык! — диде ул, сулышын көчкә алып. 95 Ләкин без аны юньләп ишетмәдек тә. Минем күз алларым караңгыланып китте, колагыма бары карт белән карчыкның: «Синме бу? Д алла.шзге Баһаветдин үзеңне саклаган икән!»—-дип әйткән сүзләре генә ишетелеп калды. — Мылтык, мылтык бирегез! — диде Дүшән, һаман бер үк сүзне кабатлап. •— Мылтык юк, нигә ул сиңа, нишләмәкче буласың? — Алайса, таяк бирегез! Картлар, Дүшәнгә ябышып, ялвара башладылар: — Юк, юк, улым, чыкмыйсың, җибәрмибез! Үтерсәң дә җибәрмибез! Мин әллә ничек кенә хәлсезләнеп киттем, аягыма басып тора алмыйча, тизрәк урыныма яттым. Дүшән авыр итеп бер сулап куйды. — Авылга җиткәндә генә бит, — диде ул, камчысын ачу беләи почмакка ташлап. — Кайта-кайта ат бик ©шәнгән иде, аннары бүреләр артыбыздан төштеләр, шулай да мәхлук чаба торгач авылга килеп җитте. Килеп тә җитте, көлтәдәй, авып та китте. Менә шунда гына бүреләр аңа ябырылдылар. — Нишлисең, хәерле каза булсын инде, ярый әле үзең исән калгансың. Ат егылмаса, сине өстерәп төшергән булырлар иде. Алланың рәхмәте белән изге Баһаветдин саклап калган үзеңне!.. Әйдә, чишен, учак каршына утыр. Кая, итекләреңне тартыйм. — Карт, учларына төкереп, иелә дә башлады. — Ә син, карчык, ашыңны тизрәк җылыт. Алар учак алдына утырдылар. — Язганнан узмыш юк, хәерле булсын! — диде карт, җиңелчә бер көрсенеп. — Нишләп соң болай бик соңга калдың? — Волкомда утырыш озакка сузылды, Кара әкә. Мин бит партиягә кердем. — Анысы яхшы булган инде... Алайса, икенче көнгә калу кирәк иде, сине бит аннан чыбыркылап кумаганнардыр. — Мин балаларга бүген кайтып җитәргә сүз биргән идем, — диде Дүшән. — Иртәдән дәрес башлыйбыз. Картанбай бабай ачуыннан хәтта калкынып куйды. — Әх син, җүләр, җүләр!— диде ул, башын чайкап. — Карчык, ишеттеңме, нәрсә ди? Маңка малайларга бүген кайтып җитәм дип сүз биргән, имеш! Ә исән-сау кайтып җитә алмаган булсаң, ул чагында нишләр идең? Әзерәк башың бармы синең, ни сөйләгәнеңне беләсеңме? — Бу бит минем вазифам, Кара әкә, минем эшем. Син миңа менә шуны әйт: волостька моңарчы гел җәяү генә бара идем бит, ә бу юлы, нишләптер, синең атыңа атланып ■киттем ... һәм менә бүреләргә калдырып кайттым! — Юкны сөйләмәле! — диде Картынбай, ачулана биреп. — Атны оныт син, башың сау калган, шуңа шөкер ит. Ә мин гомер буе атсыз яшәдем, бер дә исем китми аңа, үзебезнең совет власте барында тагын атлы булырмын әле, курыкма! — Дөрес әйтәсең, картым,— диде Сайкал әби дә җыламсырап.— Булыр әле, булыр, иншалла, атсыз тормабыз... Мәле, шушыны кайнар чагымда гына эчеп җибәр әле. Бераз сөйләшми тордылар. Аннары Картынбай, учактагы кизәкләрне өештереп, уйчан гына сүзгә керешеп китте; Карап торам мин снңа, Дүшән, болай җүләр дә кебек түгелсең, киресенчә, акыллы гына егет күренәсең, ә шулай да аңлап җиткермим мин сине... Нп өчен генә син башыңны шул мәктәпкә, шул ыбыр-чыбыр балаларга бәйләдең? Бүтән эш тапмас идеңмени? һич югы берәрсенең малын көтәр идең, тамагың тук, өстең бөтен булыр иде. 96 — Аңлыйм, Кара әкә, миңа яхшылык теләп сөйлисең инде син... Ләкин унлап кара, әгәр шул ыбыр-чыбыр балалар үскәч, сезнең төсле, безгә мәктәп кирәкми, уку-укыту кирәкми дип әйтсәләр, ул чагында совет властеның эше бик хөрти булыр иде бит. Ә син үзең совет власте торсын, яшәсен дисең. Надан халык белән ничек яшәсен ул? Аннары үз эшемнән мнн бик канәгать бит. Тик менә яхшы итеп укыта гына алсам иде, бар кайгым шул гына минем... Ленин дә бит әйткән... — Ә Ленин дигәннән менә тагын, — дин Картанбай Дүшәннең сүзен бүлде, — син аның өчен бик хәсрәтләнәсең. Ләкин бит инде яшь түгеп кенә Ленинны яңадан кайтарып булмый. Юк лабаса әҗәл даруы, юк, нишләтәсең! Әллә син бүтәннәр Ленин турында хәсрәтләнмиләр, ут йотмыйлар днп уйлыйсыңмы?., йөрәкләребез әче төтен көйрәтеп ята безнең дә... Белмим, синең сәясәтеңә туры киләме-юкмы, әмма мин Ленин өчен, икенче дендәге кеше булса да, һәр көнне биш тапкыр гыйбадәт кылам... Тик шулай да, күпме генә без синең'белән кан еламыйк, аңардан мәгънә булмаячак. Шуңа күрә мин карт башым белән уйлап куям: Ленин ул халыкның йөрәгендә калды, халыкта яши ул, шулай булгач, атадан балага кан белән күчәчәк ул... — Рәхмәт, Кара әкә, бу сүзләрең өчен рәхмәт! Бик дөрес уйлыйсын син... Ленин үлсә дә, без Ленинча яшәячәкбез. Аларның бу сөйләшүләрен тыңлап ята торгач, мин ничектер төшемнән өнемә әйләнеп кайткан шикелле булдым. Моңарчы бит мин Дүшәннең исәнсау кайтып керүенә һаман ышанып бетмичә яттым. Ә хәзер минем уянган күңелемә, юл алып киткән язгы ерганактай, шундый бер шатлык кереп тулды ки, мин бу шатлыкка гарык булып, түзә алмыйча, үксеп елап та җибәрдем. Ихтимал, дөньяда беркемдә, бервакытта да минем кебек мондый шатлык кичермәгәндер. Бу минутта минем өчен берни дә — бу балчык өй дә, буранлы төн дә, каядыр авыл читендә Картанбайның бердәнбер атын йолкып ашаучы бүреләр өере дә — әйе, берни дә юк иде. Минем өчең бары, дөньяны тутырган нур шикелле, йөрәгемә сыеша алмаган иксез-чиксез бәхет кенә бар иде. Шушы бә- хет-шатлыктан елавымны ишетмәсеннәр дип, мин, башымнан ук бөркәнеп, авызымны томалаган булдым. Ләкин Дүшән барыбер ишетеп калды ахрысы: — Кем ул анда, мич артында елап ята? —диде ул, сагаеп. — Алтынай ул, бая бик курыккан иде, шуңа елый, күрәсең,— диде Сайкал әби. — Алтынай? Мондамыни ул? — Дүшән урыныннан тиз генә торды да минем яныма килеп тезләнде һәм акрын гына иңбашыма кагылды. — Алтынай, ни булды сиңа? Ник елыйсың? Мин стенага борылып яттым да тагын да катырак еларга тотындым. — йә, чырагым, куй, ярынмы соң бу хәтле куркырга? Син дәү кыз бит инде, йә, бер карале миңа... Мин Дүшәннең муйныннан кочаклап, юеш, кайнар битем белән күкрәгенә капландым, әмма елавымнан һич кенә дә тыела алмадым. Шатлыгым миңа, әйтерсең, бизгәк булып ябышкан иде. — ^Ук .?але> моның йөрәге урыныннан купкан булса кирәк, — диде Картанбай да минем яныма килеп. — Карчык, тор әле, бераз имләп, өшкереп кара әле үзен, булмаса. Сайкал әби килеп, авыз эченнән нидер укына-укына, минем битемә башта салкын су, аннары җылы су бөркеде. Ләкин алар берсе дә минем йөрәгемнең куркудан түгел, ә чиксез зур бәхеттән «купканлыгын» белмиләр-иде, билгеле... Хәер, мин үзем дә аларга моны аңлатып’бирә алмаган булыр идем. Ниһаять, миң тынычланып, йокыга киткәнчегә кадәр, Дүшән минем кайнар маңгаемнан акрын гына сыйпап, янымда утырып торды. Кыш узып, яз да килде. Бихисап маллар көтүедәй бөтен даланы иңләп килде ул. Яна сауган сөт исен, җир исен аңкытып, тауларга җылы һава алып килде ул. Кар көртләре чүкте — утырды, тау түбәсендәге бозлавыклар эреде— шуышты, ерганаклар кузгалды, һәм торган саен көчәя барып, юлында очраган бөтен нәрсәне юып-агызып, тирән чокырларга ыргылып-шаулап коя башлады. Бәлки, яшьлегемнең беренче язы булгандыр бу... һәрхәлдә мин аның килүен шулай хис иттем. Безнең мәктәп торган калкулыктан күз алдында гаҗәеп матур бер дөнья ачылды. Яз гүя кулларын җәеп таулардан йөгереп төшә дә, тыела-туктый алмыйча еракка-еракка, кояшлы томан белән өртелгән дала чигенә хәтле чабып бара кебек. Ә анда, җир читендә, кар суларыннан зәңгәр күлләр ялтырап ята кебек, анда, каядыр офык артында, атлар кешни кебек, һәм аннан, дала түреннән, торналар көтүе мамыктай ак болытларны канатлары өстендә алып киләләр кебек... Аларның салмак-моңсу тавышлары йөрәкләрне җилсетеп, үзләре белән каядыр еракка чакыра — дәшә кебек. Яз килгәч безнең күңелләребез бердән ачылып, күтәрелеп китте. Без кипкән такыр җирдә төрле уеннар уйный башладык, бер сәбәпсез- гә дә көлә, шаулый, шаяра башладык, ә дәрес беткәч, авылга җиткәнче гел чабышып, куышып кайттык. Минем болан көлеп, чабып йөрүем җиңгәмә бер дә ошамый иде. Әлдән-әле ул миңа: — Син нәрсә болай котырынасың, тиле, — ди торган иде.— Буй җиткән кыз бит инде син, синең ишеләр әнә күптән кияүгә чыгып беттеләр, ә син һаман мәктәп белән җенләнеп йөрисең. Тукта, мин белермен әле сине нишләтергә!.. Дөресен генә әйткәндә, җиңгинең бу янауларына минем артык исем китми иде, — гомер буе шулай битәрләп тора бит инде ул мине. Ә буй җиткәнсең дигән сүзләренә килгәндә, дөрес, мин бу язын ничектер кинәт кенә үсеп киткәндәй булдым. Ләкин, Дүшән әйтмешли, мин әле һаман тузган башлы, саргылт чәчле үсмер кыз гына! Хәер, мин бер дә саргылт чәчле түгел, ул көлеп кенә шулай дигән була. Ә менә үсеп җиткәч, мин нинди сылу, матур кыз булырмын әле. Дүшән әйтә: «Синең, Алтынай, йөзең ачык-мөлаем, ә күзләрең кечкенә йолдыз кебек ялтырап тора», ди. Бер көнне мәктәптән кайтып керсәм, безнең өн алдында киртәгә бәйләп куйган ике ат тора. Иярләренә, йөгәннәренә караганда, болар таудан килгән кешеләрнекенә охшыйлар. Хәер, элек тә безгә алар базардай яки тегермәннән кайтышлый кергәлп торганнар иде. Бусагадан атлап керүемә җиңгинең әллә ничек кенә хихылдап әйткән сүзләрен ишетеп калдым: «Син, агаем, саранланып утырма. Асыл кошны кулыңа эләктергәч, үзең үк миңа рәхмәт әйтерсең әле, хи-хи-хи!» Табындагылар аңа кушылып көлештеләр, ә миң килеп кергәч, барсы да кисәк кенә тынып калдылар. Киез өстенә җәелгән ашъяулык янында кызыл чырайлы, зур, таза бер кеше утыра иде. Ул тирле маңгаена төшереп кигән төлке бүреге астыннан гына миңа карап алды да, тамагын кыргалап, башын читкә борды. — Ә, кызым, кайттыңмыни, әйдә кил! — диде җиңги, миңа төче генә елмаеп. Агаем икенче бер кунак белән киез кырында карта уйнап утыра иде. Алларында бишбармак, аракы. Икесе дә шактый исерекләр. Безнең соры мәче табым янына килгән генә иде, кызыл чырайлы кунак аның маңгаена шундый каты итеп чиртте, бичара мәче чыйнап бер читкә ташланды. Минем дә алар яныннан тиз генә борылып чыгып 7. .С. ә.- № 9. 97 98 китәсем килде, ләкин ничектер кыюлыгым җитмәде. Шул чакта җиңги әйтеп куйды: — Бар, кызым, суынмас борын казаннан үзеңә аш сосып ал. Җиңгинең болан төчеләнеп каршылавы мине сагаерга мәҗбүр итте. Нидер сизенеп, борчылып, мин ишек алдына чыктым. Бер-ике сәгатьтән кунаклар атларына атланып, китеп бардылар. Алар киткәч тә җиңги мине битәрләргә тотынды. Шунда гына бераз җаным тынычлангандай булды. Исерек баштан гына төчеләнеп маташкан икән дидем. Шул ук көнне безгә Сайкал әби дә килеп җитте. Мин ишек алдында идем, шулай да алариың өйдә сөйләшкән сүзләрен ишетеп калдым. — Нишләмәкче буласың син, алладан курыкмыйча? Харап итәсең бит син аны! — диде әби, бик ачынып. Үзара шулай кызып бәхәсләшкәннән соң, әби өйдән бик тузынып килеп чыкты да, миңа бер үк вакытта ачулы һәм кызганулы караш ташлап, китеп тә барды. Мин тәмам коелып төштем. Нигә ул миңа шулай карады икән, әллә берәр нәрсә белән хәтерен калдырдыммы икән дип, аптырап уйларга мәҗбүр булдым. Ә икенче көнне мәктәпкә килгәч, мин Дүшәннең, ниндидер кайгысы бар шикелле, унчан, борчулы булуына игътибар иттем. Ләкин ул үзе моны сиздермәскә тырыша иде. Шулай ук миңа туры караудан да тыела кебек иде. Дәрес бетеп, барыбыз да өерелешеп тышка чыккач, ул минем артымнан кычкырып: — Көтеп тор, Алтынай, — диде, һәм яныма килеп, күзләремә туры гына карап, кулын иңемә салды. — Син бүген өеңә кайтма. Аңладыңмы? Минем йөрәгем жу-у итеп китте, бары тик хәзер генә мин җиңгинең нәрсә эшләргә җыенганын аңлап алдым. —Җавабын мин үзем бирермен, — диде Дүшән,— ә син бездә торып торырсың. Тик миннән ерак йөрмә. Куркудан төсем бөтенләй качкан булса кирәк, Дүшән минем иягемнән йомшак кына тотып, гадәтенчә көлемсерәп һәм күзләремә карап: — Ә син курыкма, Алтынай!—диде. — Мин барында сиңа берни дә булмас. Укы, мәктәпкә йөр, бер нәрсә турында да уйлама. Югыйсә, син бик куркак кыз бит. — һәм нидер исенә төшеп, кычкырып көлеп куйды: —Хәтерлисеңме, теге буранлы төндә Кара әкә, сине өшкертергә дип, Җайнак агай карчыгын чакырткан иде. Мин әйтәм, нигә ул карчык дим. Каракә әйтә, кызның йөрәге кузгалган бит, өшкерсен, ди. Мин әйтәм, эзе булмасын, ул сихерче карчыкның монда дим, өшкергән өчен берәр сарыгыңны алып китәр дим, җитмәсә атыбызны да бүреләрдән ашаттык дим. Каракә соңыннан миңа үпкәләп тә йөрде. Карчык алдында мине хур иттең ди. Ә шулай да алар бик әйбәт картлар, яхшы күңелле кешеләр... Ә хәзер өйгә кайтыйк инде, Алтынай, әйдә, кайтыйк! Мөгаллимне артык борчымас өчен мин үземне ничек тә кулга алырга тырыштым, ләкин шомлы уйлардан барыбер котыла алмадым. Җиңгинең теләсә канвакытта килен, мине алып «китүе мөмкин иде. Ә алып китсә инде, алар мине теләсә нишләтә алалар, берәү дә аларны явыз ниятләреннән тыя алмаячак. Шуңа күрә төн буе хәтәр көтеп, минем күзләремә йокы да кермәде. Дүшән минем хәлемне, әлбәттә, аңлый иде. һәм мине юатыр өчен булса кирәк, ул икенче көнне мәктәпкә ике агач үсентесе алып килде. Дәрестән соң минем кулымнан тотып, мәктәптән читкәрәк алып китте дә: Хәзер без синең белән, Алтынай, бер эш эшләп ташлыйбыз, — диде, серле генә елмаеп. — Менә бу тополь үсентеләрен мин синең өчен 7* 99 алып килдем. Хәзер без ал арны шушында утыртабыз. Алар үсеп, ныгып җиткән арада син дэ үсеп, кеше булып җитәрсең. Синең бит күңелең яхшы, акылың бар. Миңа калса, син укымышлы бер кеше булырсың әле. Эне, әйе, менә әйтте диярсең... Хәзергә әле син дә, нәкъ шушы топольләр кебек, талчыбыктай яшь кенә үсмер кызсың... Әйдә, утыртыйк әле боларны үз кулыбыз белән, Алтынай... Бәхетең синең укудан булсын, якты йолдызым!.. Бу көмештән топольләр милем биеклек кенә иде. Казып утырткач, каяндыр искән йомшак җилдән аларның вак кына яфраклары дәртле генә шөбердәшеп куйдылар. Әйтерсең, аларга җан кереп китте. — Кара, нинди әйбәт утыралар! — диде Дүшән, артка чигенеп.— Ә хәзер әнә теге чишмәдән үзләренә су ерып кертик. Ничек кенә үсеп китәрләр әле алар! Түбә өстендә нәкъ менә ике бертуган шикелле басып торырлар. Үткәнсүткэииәр аларга сокланып карап узарлар, һи, тормыш та әле ул чакта бөтенләй икенче төсле булыр, Алтынай... Яхшы заманнар килер, исән булсак. Дүшәинең бу изгелеген күреп, шул чакта күңелемә нинди хисләр тулганын әйтеп бирергә мин менә хәзер дә сүзләр таба алмыйм. Хәтерлим, сихерләнгән шикелле, мин аңа бары сүзсез генә йотылып карап тордым. Әйтерсең, мин аның йөзендә күпме сөйкемле матурлык барын, күзләреннән күпме миһырбанлык, сафлык бөркелүен, кулларының никадәр көчле һәм өлгер булуын, иреннәренең йөрәкләрне җылытырлык итеп эчкерсез елмаюын бары шул чакта гына күрдем. Моңарчы һич таныш булмаган ниндидер бер яңа хис йөрәгем төбемнән җылы дулкын булып күтәрелде. Минем аңа ташланасым һәм: «Мөгаллимем, сезнең шушындый кеше булып тууыгыз өчен, мин сезне кочаклап үбәргә телим!» дип әйтәсем килде. Ләкин мин моны эшли алмадым, оялдым, тарсындым. Ә бәлки эшләргә кирәк тә булгандыр... Без калкулык түбәсеннән якты күк астында җәелеп яткан яшел далага, ерактагы тау битләренә озак кына сүзсез карап тордык. Мин хәтта үземне көткән куркыныч хәлне дә онытып җибәрдем. Иртәгә мине ни көтә, ни өчен җиңги мине эзләп килми, дип тә уйлап тормадым. Ләкин мин үзем берни уйламасам да Дүшән боларның барысын да уйлап йөргән икән. Авылга кайтышлый ул миңа: — Син артык борчылма, Алтынай, — диде, — ничек тә берәр җаен табарбыз. Берсекөнгә мин волостка барам, шунда синең хакта да сөйләшермен. Бәлки, сине калага укырга җибәреп булыр. Калага китәсеңме? — Сез ни кушсагыз, мин шуңа риза, агаем! — дидем мнн. Каланың нинди җир икәнен бөтенләй белмәсәм дә, Дүшән әйткәч, миңа җитә калды. Мин шунда ук кала турында хыялланырга тотындым. Билгесез җирдән бер курыккандай булдым, бер тизрәк шунда чыгып китәсем килде, — кыскасы, кала дигән җир башымнан чыкмас булды. Икенче көнне дәрестә утырганда да мин һаман кала турында уйландым. Ничек барып җитәрмен, кемгә керермен, кайда торырмын? Әгәр берәрсе үзенә кертсә, мин аның утынын ярыр идем, суын китерер идем, керен юар идем дип үземчә исәп кордым. Бу уйларыма шулкадәр йотылганмын икән, тышта чабып килгән атларның тояк тавышларың ишеткәч, кинәт сискәнеп киттем. Ә атлар шундый каты чабып киләләр иде, әйтерсең, менә хәзер безнең балчыктан әвәләгән мәктәпне таптап, ишеп китәргә тиеш иде алар... Без барыбыз да сагаеп, тынып калдык.’ — Балалар, игътибар итмәгез, укуыгызны белегез, — диде Дүшән' ашыгып. Шул арада кинәт ишек ачылып китте һәм бусагада минем җиңги күренде. Дүшән аңа таба атлады. 100 — Сезгә ни кирәк? — Миңа ни кирәгендә сезнең эшегез юк,—диде җиңпи, көләргә иткәндәй усал ыржаеп. — Кызны кияүгә бирәм, менә шул! Әй, син, әнчек, тор урыныңнан! Җиңги миңа ташланмакчы булды, ләкин Дүшән аның юлына аркылы төште. — Монда укучы кызлар гына, кияүгә бирердәйләре юк! — диде ул, тынычкор ы гына. — Ә, шулаймыни әле? Әй, сез, ирләр, сөйрәп чыгарыгыз шул эттән туган әнчекне. Җиңги кул изәп чакыруга, ишектән берәү керә башлады. Бу әлеге шул безнең өйдә утырган төлке бүрекле, кызыл чырайлы кеше иде. Аның артында тагын күсәкләр тоткан ике кеше күренде. Мөгаллим урыныннан да кузгалмады. — Әле син безнең кызларга хуҗа булмакчы буласыңмыни? — диде кызыл чырайлы кеше, Дүшән өстенә аюдай килеп. — Кит, юл бир! — Сезнең монда керергә хакыгыз юк, бу мәктәп!—диде Дүшән, ике кулы белән дә ишек яңагына тотынып. Җиңги чинап кычкырды: — Әйттем бит мин сезгә, кызны үзенә хатын итмәкче, шуңа бирми ул аны! Кызыл чырайлы кеше камчысы белән селтәнеп, акырып җибәрде: — Төкерәм мин синең мәктәбеңә! Ләкин ул сугып өлгергәнче Дүшән аның касыгына китереп типте,— кеше урталай бөгелеп, ухылдап, авып китте. Шул ук минутта әлеге күсәкләр тоткан икесе мөгаллим өстенә ташландылар. Балалар чырылдашып миңа сарылдылар. Ишек чәлпәрәмә килеп, каерылып төште. Мин үземә ябышкан балаларны сөйрәп, кыйнаучыларга таба атылдым: — Тимәгез мөгаллимгә! Сукмагыз! Менә мин, мине алып китегез, мөгаллимне кыйнамагыз! Дүшән артына борылып : карады. Аның башы-бите канга баткан иде. Ярсып, котырынып ул, җирдән бер тактаны күтәреп алды да, дошманнарына кизәнеп, безгә кычкырды: — Авылга, авылга чабыгыз, балалар! Алтынай, кач! Ләкин аның тавышы өзелеп калды. Кулына китереп суктылар булса кирәк, ул тактасын төшереп җибәрде дә кулын күкрәгенә кысып, артка чигенә башлады. Ә тегеләр аны, котырган үгезләрдәй үкереп, дөмбәсләргә тотындылар. — Бәр әйдә, бәр! Тазарак! Башына ор! Җаны чыксын! Шул арада котырынган җиңги белән кызыл чырайлы кеше мине эләктереп алдылар да, чәч толымымны муеныма урап, тышка сөйрәп чыгара башладылар. Мин бөтен көчемне җыеп, кул-аягым белән тибе- «ә-тырнаша тартыштым һәм шулай тартышып азапланганда котлары очып, катып калган балаларны, кара канга баткан Дүшәнне күреп җан ачысы белән кычкырып җибәрдем: — Мөгаллим! Дүшән агаем! Ләкин Дүшәннең миңа ярдәмгә килерлек хәле калмаган пде инде. Ул әле стенага сөялеп, аяк өстендә торып маташа иде, тегеләр китереп суккан саен исерек кешедәй башын чайкап-чайкап куя иде. Мине җиргә егып салдылар да кул-аягымны бәйләделәр. Шул ук вакытта Дүшән дә, ниһаять, гөрселдәп җиргә ауды — Мөгаллим! Шунда ук минем авызымны томалап, ат өстенә күтәреп, аркылы салдылар. Кызыл чырайлы кеше ияргә сикереп атланды да мине кулы, 101 күкрәге белән басып тора башлады. Теге күсәкле кешеләр дә йөгереп чыгып, атларына менделәр. Кузгалып киттеләр. Җиңги минем башыма суга-суга, йөгерә-атлый бераз ияреп барды: — Менә сиңа, менә сиңа! йә, кирәгеңне алдыңмы? Шулай озаталар синең пшене! Мөгаллимең дә дөмекте... Ләкин нәкъ шул чакта арттан буылып кычкырган тавыш ишетелде: — Алты-на-ай-ай! Мин асылынып барган башымны көчкә генә күтәреп, каерылып карадым. Безнең арттан коточкыч кыяфәттә, кулына таш тотып, Дүшән йөгереп килә пде. Аның артыннан бөтен балалар кычкырып, җылашып чабалар иде. — Туктагыз, ерткычлар! Туктагыз! Җибәрегез аны, җибәрегез! Алтынай! — дип кычкыра иде Дүшән, йөгереп килә-килә. Мине урлап баручылар туктадылар. Әлеге икесе атлары белән Дүшән тирәсендә әйләнә башладылар. Дүшән сынган ун кулының җиңеп тешләп, сул кулындагы ташны тегеләрнең берсенә төзәп, атып җибәрде, ләкин тидерә алмады. Шуннан соң тегеләр күсәкләре белән ике селтәнүдә Дүшәнне сугып ектылар да чаптырып киттеләр. Минем күз алларым караңгыланып китте, тик бары Дүшән янына йөгерешеп килгән балаларны гына шәйләп калдым. Кая, ничек итеп алып барганнарын мин хәтерләмим. Күпмедер вакыттан соң бер киез йорт эчендә күзләремне ачып җибәрдем. Нәкъ уртадагы төнлектән тыныч кына җемелдәшкән йолдызлар күренә иде. Каядыр якында гына елга шаулый иде, төнге әтәчләр кычкыра иде. Сүнгән учак янында агач тамырыдай кибеп, корып беткән бер карт хатын тын гына утыра иде. йөзе аның җир төсле кап-кара иде. Мин икенче ягыма әйләнеп яттым... Ах, бу кызыл чырайны бер күз карашым белән үтерә алсам пде. — Катын, торгыз үзен! — диде кызыл чырайлы кеше. Кара хатын килеп, таяктай каты куллары белән мине җилкәмнән селкетә башлады. — Токолыңны IV ипкә китер, әйт үзенә, чәбәләнеп маташмасын. Югыйсә барыбер мин аны... — диде дә кеше тышка ук чыгып китте. Ләкин кара хатын селкенмәде дә, бер генә сүз дә әйтмәде. Әллә ул телсез пде? Аның сүнгән көл төсле күзләрендә бернинди уй да, хис тә юк иде. Беләсездер, көчек чагыннан ук кыйналып үскән этләр булалар. Явыз кешеләрнең ни эләксә шуның белән башларына гел сугып торуларына алар акрынлап күнегәләр. Әмма ул этләрнең күзләре шулкадәр бушап, җансызланып кала ки, бу күзләргә карап булмый башлый, карасаң— җаннар өшеп китә. Менә бу кара хатынның да нәкъ кыйналып үскән этнеке төсле үлек күзләренә карагач, мин үземне дә кичектер үлгән, кабердә яткан төсле хис иттем. Тик тыштан ишетелгән елга тавышы гына минем әле тере булуымны исемә төшерде. О, Җиңги, бәдбәхет, кара елан, минем бүген түккән күз яшемдә һәм канымда тончыгып үлсәң иде! Мәңгелек ләгънәт сиңа!.. Бу төндә мин, унбиш яшем тулар-тулмас, хатын булып калдым... Мине көчләгән ул ерткычявызның балаларыннан да мин яшьрәк идем әле... Өч көннән соң мин моннан ничек тә качарга булдым. Артымнан куа чыгып тотсалар-тотарлар, юлда үлсәм-үләрмен, әмма мөгаллимем Дүшән кебек соңгы сулышыма кадәр сугышып үләрмен дидем. Төнлә тавыш-тынсыз сакланып кына ишеккә бардым, ләкин ишек кыл аркан белән кат-кат төенләп һәм бик нык итеп бәйләп куелган иде. IV Токо л — икенче хатын, көндәш. 102 Караңгыда ул төеннәрне чишү мөмкин түгел иде. Шуннан соц мин киез өйнең астыннан шуып чыгарга тырышып карадым. Ләкин күпме тырышсам да чыгып булмады, чөнки өйнең итәкләре дә тыштан арканнар белән бик нык бәйләнгән иде. Берәр үткен нәрсә табын алариы кисәргә кирәк иде. Капшанып эзләнә торгач, мин бер агач кисәге табып алдым һәм шуның белән киез астын казырга тотындым. Әлбәттә, бу юкка гына азаплану иде, ләкин мин ул хакта уйлап та тормадым. Миндә бары бер генә теләк иде—ничек кенә булса да моннан чыгып качарга, бу хәшәрәтмен гырылдап йоклавын ишетмәскә, үләргә туры килгәндә дә бу зобани белой иректә чәйнәшеп-сугышып үләргә! Мин — токол, янәсе, аның икенче хатыны, имеш. О, никадәр җирәнгеч, җан өшеткеч бу сүз минем өчен! Кемнәр, нинди бәхетсез заманнарда уйлап чыгарганнар бу сүзне? йә, кыз кеше өчен кемгәдер икенче хатын булудан да, тәнең-жаның белән кол булып яшәүдән дә түбәнрәк, хурлыклырак язмыш булырга мөмкинме соң? Кубарылып чыгыгыз ка- берләрегездәи, бәхетсез җаннар, торыгыз ләхетләрегездән, мәсхәрәләнгән, изелгән, хур ителгән кол хатыннар! Сезне, адәм чыдамас газаплардан өрәккә әверелгән хатыннарны күреп, ул кара еллар бер тетрәнсен, ичмасам! Мин чакырам сезне, шул золматның соңгы корбаны — мни чакырам! Үз-үземне белештермичә ярсып, кабаланып җирне казыдым да казыдым. Җир ташлы иде, казырга авыр иде. Таягым сынды, тырнакларым каерылып, канга батып бетте. Инде кул тыгарлык итеп казыгач кына тышта яктырта да башлады. Этләр өрергә тотындылар, күршедәге кешеләр торып чыктылар. Елгага төшен барган җылкыларныц тояк тавышлары, уяулы-йокылы куйларның пошкыра-төчкерә кузгалулары ишетелде. Аннары кемдер килеп, киез өйнең ишеген бәйләгән бауларны чишә башлады. Бу әлеге телсез кара хатын иде. Авыл күчәргә җыена иде шикелле. Әле кичәгенәк мин аларның тауларга таба, яңа җәйләүгә күчеп китүләре турында колак кырыем белән генә ишетеп калган идем. Мин тагы да тирәнрәк өметсезлеккә төштем,— таулардан качуы йөз мәртәбә авыррак булачак иде. Казыган чокырым яныннан кузгалмыйча тик утыра бирдем. Кара хатын мине күрде, ләкин бер генә сүз дә әйтмәде. Гүя аның дөньяда да, беркемдә дә, бер нәрсәдә дә эше юк иде. Ул хәтта ирен дә уятып тормады. Ә кызыл чырайлы хәшәрәт юрганнарга, туннарга төренеп, аю шикелле, һаман гырылдап йоклый иде әле... Кара хатын өйнең бауларын, киезләрен сүтеп алгач, мин, читлектәге кош шикелле, шәрә .киртәләр эчендә утырып калдым. Ерак түгел елга буенда кешеләр атларга, дөяләргә аркалап йөкләр төйиләр иде. һәм менә мин атка атланган өч кешенең шулар янына килеп туктавын күреп алдым. Җайдаклар йөк төяп ятучылардан нидер сорадылар да безнең якка таба килә башладылар. Башта мин аларны шушы авылны- кылардыр дип уйлаган идем, ләкин күземне ачыбрак карагач, кинәт өнсез калдым. Аларның берсе Дүшән, ә калган икесе милиционер киемендәге кешеләр иде. Мин бер мәлгә исемне җуйгандай булдым, шатлыгымнан хәтта тавышымны да чыгара алмадым. Мөгаллимем исән! Ләкин шул ук мизгелдә йөрәгемне тирән әрнү, утлы пычактай, телеп узды: мин бит хәзер беткән, хур ителгән кыз инде... Дүшәииең башы-бите ак марля белән чорналган, бер кулы муенына асып бәйләнгән иде. Ул атыннан төште дә, килеп, ишекне тибеп ачты һәм тул-туры йоклап ятучының өстенә барып, юрганың тартып алды. lop! -диде ул, дәһшәт белән кычкырып. Теге башын күтәрде, күзләрен угалады, аннары сикереп торып Дү- шәигә ябышмакчы булган иде дә, үзенә төбәлгән ике наганны күргәч, 103 бөкерәеп, шиңеп калды. Дүшән аның якасыннан борып алды да, үзенә таба тартып, дер селкетеп: — Адәм актыгы, эт! — диде, агарынган иреннәре белән пышылдап.— Актык көнең җитте синең! Кузгал! Кызыл чырай сүзсез генә урыныннан кузгалды, ләкин Дүшән яңадай аның иңбашыннан эләктереп алды да, йөзенә туп-туры карап, өзелергә торган тавыш белән әйтте: — Син бу кыз баланы үлән урынына таптадым, издем дип уйлагансыңдыр... Юк, ялгышасың, андый заманнар үтте хәзер, безнең заман килде, ул харап булмады, ә син, син бетәчәксең!.. Ана ■итекләрен кияргә ирек бирделәр, аннары кулларын артка каерып бәйләделәр дә үзен ат өстенә мендерделәр. Милиционерларның берсе атның тезгенен тотып алдан атлады, икенчесе аның артыннан китте. Мин Дүшән атына атландым, ә ул үзе җәяүләп кенә минем янымнан бара башлады. Күп тә китәргә өлгермәдек, артыбызда берәүнең җан ачысы белән шашынып кычкырган тавышы ишетелде. Карасак, әлеге кара хатын безнең арттан чабып килә икән. Килеп тә җитте, котырган кешедәй кулындагы ташы белән кызыл чырайлының төлке бүреген бәреп тә төшерде. — Гомеркәем буена канымны эчкән өчен бу сиңа, зобани! —ди иде ул, үкереп-чыпнап. — Азапта үткән кара көннәрем өчен бу сиңа, аждаһа! Тере килеш җибәрмим мин сине! Бәлки, кырык ел буена башын күтәрмәгәндер бу хатын, ә менә хәзер бөтенесе, бөтенесе аның йөрәгеннән тышка атылып, бәреп чыкты. Ачыргаланып кычкырган тавышы тау араларына китеп, кыяларга бәрелеп яңгырый иде; кулына ни эләксә, шуның белән иренә тондырып, бертуктаусыз ләгънәт ора иде ул аңа: — Баскан эзләреңә үлән үсмәсен! Гәүдәң кырда черсен, күзләреңне каргалар чокысын! Бер ходаем үзе сине яңадан күрергә насыйп итмәсен! Бет, дөмек, чәнчел, албасты! Ул шулай шашынып кычкырды-акырды да, кинәт үкереп елый-елый, юлдан читкә, кырга таба чаба башлады. Әйтерсең, ул җилдә тузгыган озын кара чәчләреннән качып бара иде. Атка атланып чыккан күршеләре аның артыннан куа киттеләр. Болар барсы да миңа саташулы төш шикелле тәэсир итте. Күз алларым караңгыланды, зиһенем 'чуалгандай булды. Дүшән, атның тезгененнән тотып, алданрак атлый иде. Ул да акка чорнаган башын түбән иеп, сүзсез генә бара бирде. Шактый гына вакыт үтен китте. Шыксыз тау-чокырлар артта торып калды. Ике милиционер бездән шактый алга киттеләр. Ниһаять, Дүшән атны туктатып, талчыккан күзләре беләк беренче тапкыр миңа күтәрелеп карады. — Алтынай, кичер мине, мин сине саклый алмадым, — диде ул, һәм кулымны алып, яңагына куйды. — Әмма син мине кичерсәң дә мин үземне бервакытта да кичерәчәк түгелмен. Мин, ат ялына капланып, үксеп елый башладым. Дүшән, миңа елап бушанырга ирек биргәндәй, акрын гына чәчемнән сыйпап, янымда сүзсез генә басып торды. — Тынычлан, Алтынай, киттек,-—диде ул, ахырда. — Беләсеңме, миң сиңа нәрсә әйтмәкче булам. Өченче көн мин >волостка барган идем. Шунда сине калага укырга җибәрү турында сөйләштем. Син калага китәчәксең, ишетәсеңме? Бер чылтырап айкан якты инеш янына килеп житкәч, Дүшән атны тагың туктатты: 104 — Алтынам, төш әйдә, юынып ал, — диде ул миңа, һәм кесәсеннән кечкенә сабын кисәге алып бирде. — Мә, шуның -белән юын. Теләсәң, чишенеп кер, мин читкә китеп, атны бераз үләндә йөртермен. Аннары оныт бөтенесен дә, уйлама, исеңә төшермә бервакытта да... Коенып ал, җиңеләеп китәрсең. Ярыймы! Мин башымны гына кагып куйдым. Ул атын җитәкләп читкә киткәч, чишендем дә сакланып «ына суга кердем. Инеш төбендә ак.^яшел, зәңгәр, кызыл ташлар ялтырап ята иде. Күгелҗем су минем тубык араларыннан каннап-ургылып ага иде. Иелеп, учларым белән суны алдым да түшләремә сиптем. Боздай салкын су тәнемне чиркандырып-янды- рып агып төшкәч, мин ихгыярсыздан көлеп җибәрдем. Бу минем соңгы ■көннәрдә беренче мәртәбә көлүем иде... Нинди рәхәт икән ул—-көлә алу! Тагын берничә кат салкын суны өстемә сиптем дә ургылып-бөтере- леп аккан шарламага ташландым. Күз ачып йомганчы агым мине икенче яктагы сайлыкка чыгарды. Торып, тагын шарлама уртасына ташландым. Инешкәем, алып кит миннән бу көннәрнең -бөтен пычрагын, бөтен шакшысын! Үзең кебек, үзеңнең шушы я-кты суың кебек мине дә саф, па-кь итеп калдыра .күр! — ди идем мин, җиңеләеп, сөенеп көлә-көлә. Ни әчеп кешеләрнең баскан эзләре йөргән юлларында мәңге бетмәс булып, уелып калмый икән? Әгәр мин бүген Дүшән белән бергә кайткан юлыма борылып чыксам, анык баскан эзләрен җиргә ятып үбәр идем. Мине азат иткән бу көн, мине киредән тормышка кайтарган, мина яңадан өмет, ышаныч биргән бу сукмак, бу юл минем өчен .мәңгегә изге ■булып, кадерле булып калсын иде. Рәхмәт мине җылыткан бу кояшка, рәхмәт мине яшәткән бу җир — анага! Ә ике көннән соң Дүшән мине станциягә озатып куйды. Башымнан мондый хәлләр кичкәч инде мин үзем үк авылда калырга теләмәдем. Яна тормышны яка җирдә .башларга кирәк иде. Минем китәргә теләвемне кешеләр дә дөрес дип таптылар. Сайкал әбием белән Каракә бабаем, кулыма азык-төлекләр тоттырып, мине елый-елый озатып калдылар. Озатырга дип күрше-күлән дә, хәтта әлеге гел кирегә тырнаучы Сатымкол агай да килгән иде. — йә, хәерле юл, кызым, аллага тапшырдык! — диде ул миңа.— Бер дә борчылма, мөгаллимең Дүшән биргән киңәшләрне тотсаң — хур булмассың. Без дә бит инде кайбер нәрсәләрне аңлый башладык. Мәктәп балалары — шәриктәшләрем — безнең арба артыннан шактый җир йөгерешеп бардылар һәм озак кына кул болгап, карап калдылар. Минем белән Ташкенттагы балалар йортына тагын берничә ятим малай бара иде. Станциядә безне күн тужурка кигән бер рус хатыны каршы алды. Соңыннан, гомерем эчендә миңа бу тополь агачларына күмелеп, таулар итәгеңдә утырган станциядән күп тапкырлар үтәргә туры килде. Мәңге онытылмас ул. Монда минем .ярты йөрәгем торып калды. Әкрен генә иңеп килгән тымызык язгы кич, безнең аерылышуны сизгәндәй, ничектер аеруча моңсу, сагышлы иде. Дүшән бу минутта үзенә никадәр авыр булуын пичек тә белдермәскә тырыша иде, ләкин мин аның хәлен бик ачык күреп тора идем, йөрәгемнең әрнеп сызлануы, кайнар бер төер оулып, минем дә бугазыма килеп тыгылган иде. Дүшәп берөзлексез тутырып күземә карый, акрын гына чәчемнән, битемнән хәтта бишмәт төймәләремне сыйпый иде. Mini сине, Алтынай, үз янымнан бервакытта да, бер генә адымга да җибәрмәс идем, ди ул миңа. — Әмма моны эшләргә минем хакым Син укырга тиешсең. Миңа бит уку дигән нәрсә яхшылап эләкмәде. Әйе, сиңа китәргә кирәк. Син, бәлки, киләчәктә чын мөгаллимә булып 105. чыгарсың, шул чакта, бәлки, безнең хәзерге мәктәпне исеңә төшереп, көлеп тә куярсың... Мәйле, шулай .булсын ул, шулай булуы яхшы; Еракта ике тау арасын яңгыратып поезд кычкырды, озакламый утлары да күренде. Станциядәге халык урыннарыннан кузгала башлады. — Менә син китәсең дә, — диде Дүшән .калтыранган тавыш белән, һәм каты итеп кулларымны .кысты. — Бәхетле бул, Алтынай... Бернигә •карамын укы, укы, яме! Мин, «яшемә буылып, аңа сүз кайтарып әйтә алмадым. — Елама, Алтынай! — Ул минем күзләремне сөртте, аннары кинәт исенә төшереп әйтте. — Ә теге без утырткан топольләрне мин карал үстерермен. Синең укыл, зур кеше булып кайтуыңа алар да матурланып үсеп җитәрләр. Шул арада поезд да килеп туктады,—бу .кечкенә станциядә ул озак торырга тиеш түгел иде. — Иә, саубуллашыйк, Алтынай! — диде Дүшән .һәм мине кочаклап, маңгаемнан үпте. — Хәерле юл сиңа, исән-сау барып җит, хуш, кадер- лем!.. Мин вагон баскычына мендем, артыма борылып карадым. Дүшән кулын муенына аскан килеш боек кына басып тора иде, — һич онытасым юк аның бу кыяфәтен... Аннары соңгы тапкыр -кагылырга теләгәндәй ул таза .кулын миңа таба сузды, ләкин шул минутта поезд да кузгалып китте. — Хуш, Алтынай! Хуш, чырагым! —• Хуш, мөгаллим! Хуш, минем кадерле мөгаллимем! Ул бераз вагон белән янәшә атлап барды да’, «поезд кызулагач, туктап торып калды. Аннары нәрсәнедер исенә төшереп, кинәт кенә алга омтылып, кычкырды: — Алты-на-ай! Ләкин соң иде инде, мин берни дә ишетә алмадым. Әмма аның соңгы мәртәбә кинәт пидер әйтергә теләп кычкырган тавышы хәзер дә әле колагымнан китмичә тора. Менә поезд туннельгә барып керде, аны узып, киң, тигез казах даласына килеп чыкты, һәм, отыры кызулап, мине билгесез яңа тормышка таба алып китте... Хуш, минем мөгаллимем, хуш, минем беренче мәктәбем, хуш, минем балачагым, хуш, минем телдән әйтелмәгән беренче мәхәббәтем... Әйе, мин Дүшән сөйләгән калада тордым, Дүшән сөйләгән якты тәрәзәле зур мәктәптә укыдым. Аннары рабфакны тәмамладым, шуннан соң мине Мәскәүгә — институтка укырга җибәрделәр. Югары белемгә ирешүе минем өчен бик авыр булды. Хәзерлегем бүтәннәргә караганда түбән иде, шуңа күрә көн-төн тырышырга туры килде. Бик авырга килгән чакларда, юк, булмас, ташлармын ахрысы, дип өметсезлеккә бирелеп уйланган вакытларым да аз булмады. Ләкин беренче мөгаллимемнең киңәшләрең исемә төшереп һәм аның алдында зур бер җаваплылык хис итеп, мин аеруча бер кабыну-яну белән тагы да бирелебрәк, тырышыбрак укырга тотындым. Рабфакта укыган чагымда мин ана хат яздым. Бу хатта мин беренче тапкыр аңа үземнең мәхәббәтемне белдердем... һәм яныма чакырдым. Ләкин аңардан җавап килмәде. Минемчә, ул, .һаман шул изге теләгеннән чыгып, бу кызый укысын әле, аңа мин комачауламыйм әле, дип уйлаган булырга тиеш... Ә бәлки икенче бер сәбәп тә булгандыр. Белмим әмма ул чагында мин бик .күп уйландым, газапландым, ләкин .икенче тапкыр язарга җөрьәт итмәдем. Беренче диссертациямне мин Мәскәүдә якладым. Бу минем өчен бик зур җиңү, бик зур уңыш пде. Шушы озак еллар дәвамында миңа авылыма .кайтырга туры килмәде. Аннан сугыш башланды һәм менә 106 салкын жара көздә безне Мәскәүдәи Фрунзега күчерделәр. Шул чакта мин әлеге Дүшән мине озатып җибәргән кечкенә станциядә төшеп калдым. Бәхетемнән, безнең авыл аша совхозга кайтучы бер малайны очраттым, шуның арбасына утырып киттем. И, кадерле туган җир, менә нинди авыр чакта миңа синең изге туфрагыңа кайтып төшәргә туры килде! Син нинди үзгәргәнсең, авыллар яңарган, юллар төзекләнгән, таза күперләр салынган, .күпме яңа җирләр сөрелгән, — мин бик шатмын, бик шатмын, әмма бу рәхимсез сугыш безнең очрашуыбызны караңгылап, күңелсезләп тора түгелме соң?! Авылыма якынлаша барган саен, мин тынычлыгымны җуя бардым. Ерактан у.к мин аның бик үзгәргән урамнарына, яңа йортларына, бакчаларына карап килдем. Ә теге безнең мәктәп утырган калкулык өстендә янәшә ике топольне күргәч, минем бөтенләй тыным кысылды. Шул ук секундта күз алдыма бөтен тере кыяфәте белән мөгаллимем килеп басты. — Дүшән! — дип пышылдадым мин, үз гомеремдә беренче тапкыр иң якын, иң .кадерле кешемә дәшкәндәй итеп. — Дүшән, син мине онытмагансың икән, син аларны саклап үстергәнсең икән... Рәхмәт сиңа, рәхмәт! Миңа күрсәткән бөтен изгелекләрең өчен рәхмәт! Олаучы малай, минем күзләремдә яшьләр «үреп, борчыла калды. — Апа, сезгә ни булды? — Юк, чырагым, юк, болан гына ул... Ә син бу авылда кемнәрне беләсең? — Барсын да беләм. Монда мина бөтен кеше таныш. — Ә Дүшәнне... теге мөгаллим Дүшәнне беләсеңме? — Дүшәннеме?.. Ул бит армиягә китте. Мин аны үзем менә шушы арбада военкоматка илтеп .куйдым. Авылга җиткәндә генә мин малайга туктарга куштым һәм арбадан төштем. Төштем дә уйга калдым. Мондый авыр вакытта авылга кереп, танышларны эзләп, өй борынча: «Сез мине таныйсызмы, мин бит шушы авылдан киткән кыз булам» дип сорашьнп йөрергә нигәдер күңелем бармады. Ә Дүшән юк инде, ул сугышка киткән... Шуның өстенә минем беркайчан да агам белән җиңгәмнең күзенә күренмәм дигән антым да бар иде. Бик күп нәрсәне кичерергә була, әмма аларның миңа кылган явызлыкларын кичерү мөмкин түгел иде. Башта ук мин аларга күренмәскә дип уйлап кайткан идем. Шуңа күрә, авылга кермичә, тоттым да әлеге калкулык түбәсенә киттем. Их, топольләр, топольләр! Сез нечкә чыбыктан менә нинди дәү агач булганчы, күнме сулар агып китмәде! Шул вакыт эчендә сезне утырткан, сезне үстергән кешенең дә бөтен якты хыяллары, бөтен теләкләре тормышка ашты. Ни өчен соң сез бу кадәр моңлы шаулыйсыз, нинди хәсрәтегез бар? Әллә зәһәр кыш якынлашудан, ачы җилләрнең яфракларыгызны йолкып, очырып бетерүеннән зарланасызмы? Әллә булмаса, сезнең дә тамырларыгызда :ил хәсрәте, ил сыкрануы агамы? Әйе, кыш килер, зәһәр суыклар, күз ачкысыз бураннар булыр, әмма алар артыннан яз да килер... Бик озак мин көзге яфракларның шаулавына колак салып тордым. Агачларга ерыл китерелгән арыкны кемдер күптән түгел генә әйбәтләп чистарткан ахрысы, -китмән эзләре хәзер дә бик ачык .ярылып ята әле. Арыктагы тын, якты суда сары яфраклар акрын гына йөзеп йөри... Ә мин укыган мәктәпнең монда бер ташы да калмаган, хәзер әнә тегендә, авыл уртасында кечкенә яңа мәктәпнең калай түбәсе күренеп тора. Ниһаять, мин калкулыктан төштем дә, юлда очраган бер атка утырып, кире станциягә китеп бардым. 107 Сугыш 'булды, аннары җиңү килде. Халык ачы хәсрәт 'катыш зур шатлык кичерде. Балалар әтиләренең кыр сумкаларын иңнәренә асып мәктәпкә йөгерделәр, сәламәт калган ирләр кайтып, эшкә тотындылар, ә кайтмый калганнарының хатыннары елый-елый күзләрен оетерделәр. Ләкин аларныц да күбесе өметләрен өзмичә һаман көтәләр иде әле... Бөтен кешеләр дә бер үк вакытта гына кайтып 'бетмиләр ич! Миңа Дүшәннең язмышы билгесез нде. Калага килгәләгән якташларым, ул хәбәрсез югалды, бу турыда безнең авыл Советына кәгазь дә килде, дип сөйләделәр. Ә кайберәүләр, ул үлгән булырга тиеш, диеп тә өстәделәр. Чынлап та шактый .вакыт үтеп китте, ә Дүшәннән бер хәбәр дә юк иде. Вакыт-'вакыт мин үзем дә, кайтмас ахрысы инде минем мөгаллимем, дип уйлый торган идем. Ләкин мин әле күңелемә никадәр кайгы-сагыш тулганлыгың белми идем. Кырык алтынчы елның салкын көзендә мина Томск университетына фәнни командировкага барырга туры килде. Себергә минем беренче тапкыр баруым иде. Көзге Себер табигате бик шыксыз һәм караңгы чырайлы нде. Тимер юлның ике ягында да стена шикелле утырган тайга урманы сузыла. Ара-тирә очраган аланлыкларда карайган түбәле, .морҗаларыннан ак төтен сузылган сирәк авыллар күренеп кала. Туңган кырларга инде беренче кар яткан, анда җилдән кабарынган каргалар очып йөриләр. Ә күк йөзен салынкы кара болытлар тоташ каплап алган иде. Ләкин миңа җылы поездда баруы бер дә күңелсез түгел иде. Янәшә купеда култык таяклы бер солдат кайтьш бара, — шул бертуктаусыз төрле мәзәкләр, анекдотлар сөйләп, безне юл буенча гел көлдереп килде. Аны бөтен вагон халкы яратып киттеләр. Менә бер көнне, Ново- сибирскины узгач, безнең поезд бер разъездда бик аз тына вакыт тукталып торды. Мин әлеге солдатның ниндидер мәзәгеннән көлә-көлэ, вагон тәрәзәсе янында басып тора идем. Поезд кузгалды, кызулый башлады, менә кечкенә генә станция бинасы да артта торып калды. Стрелочник будкасы яныннан узганда мин кинәт артка чигендем, аннары яңадан тәрәзәгә капландым. Анда, кулына кечкенә сары флаг тотып, Дүшән басып тора иде! Үз-үземне белештермичә: — Туктатыгыз поездны! — дип кычкырып җибәрдем һәм вагон буйлап ишеккә ташландым. Күземә стоп-кран чагылды, мин .һични уйлап тормастан шуны көч белән тартып өздем. Вагоннар бер-берсенә килеп бәрелделәр, тормозлар шыгырдады һәм поезд кинәт артка таба тартылып куйды. Сәндерәләрдән әйберләр дөбердәп коелды, савыт-сабалар төшеп ватылды, хатын-кызлар, балалар акырып елашырга тотындылар. Кемдер бик ачы кычкырып җибәрде: — Кеше тапталды! Миң инде вагон баскычына чыгып баскан идем, үземне белештермичә упкынга атылгандай, түбән сикердем һәм берни аңламыйча, күрмичә стрелочник будкасына, Дүшәнгә таба чаба башладым. Артымда кондукторларның свистоклары чырылдады, 'вагоннардан пассажирлар коелды. Мин исә поезд буйлап чаптым да чаптым, ә каршыма Дүшән йөгереп килә иде. — Дүшән, мөгаллимем!—дип кычкырдым мин, аңа ташланып. . Ул тукталып калды, берни аңламыйча миңа карап тора башлады. Әмма бу Дүшән иде, аның йөзе, 'аның күзләре иде, тик ул мыек үстергән дә бераз гына картаеп киткән иде. — Сеңелем, сезгә ни булды, ни сөйлисез? — диде ул, -казакчалап, ____ Сез ялгыштыгыз ахрысы, мин стрелочник Җангазин булам, исемем Бәйне... — Бәйне? Оятымнан, хәсрәтемнән, әрнүдән кычкырып җибәрмәс өчен мин тизрәк ике кулым белән йөземне капладым. Нишләдем мин, нишләдем? Ни өчен җир ярылып китми минем аяк астымда? Бу каза-к агайдан, тирәмә җыелган бу халыктан мин хәзер .кичерү сорарга тиешмен, ләкин башымны иеп, таш сын шикелле, -катып торам да торам. Җыелган халык та ни өчендер тын гына торалар. Ни өчендер кычкырмыйлар да, тиргәмиләр дә... һәм кинәт шушы авыр тынлыкта бер хатын үксеп җибәрде: — Бичара, -ирем дип алданды бит... Халык кузгалышып куйды. — 1"1ә, кирәк -бит шулай ялгышырга!—диде бер калын тавыш. — Бу каһәр суккан сугыш аркасында ниләр генә кичермәдек без,— диде әлеге хатын. Казак агай минем йөземнән кулымны алды да йомшак кына: — Әйдәгез, сеңелем, мин сезне озатып куям, — диде. — Өшисез бит... Ул бер як култыгымнан, тагын бер офицер икенче як култыгымнан тотып, миме акрын гына вагонга таба алып -киттеләр. Кешеләр безгә юл бирделәр. Кемдер минем җилкәмә мамык шәлен китереп салды. Минем әлеге күршем, - яланбаш, култык таякларында безнең белән янәшә атлый иде. Әлдән-әле алгарак чыгып, минем йөземә-карарга тырыша иде, һәм шундый шат күңелле, мәзәкләр сөйләүче, утиы-суны кичкән бу .кеше хәзер менә елый иде шикелле... Мин дә елый идем, һәм миңа телеграф чыбыкларының шаулавы матәм маршы булып ишетелә иде. Юк, күрә ал.мам инде мин аны, мәңге күрә алмам! Вагонга килеп җиткәндә генә безме поезд начальнигы туктатты. Ул бармагым селкә-селкә нидер кычкыра. Ниндидер суд турында, штраф турында сөйләнә. Ләкин мин берни дә аңламый идем. Минем өчен нишләтсәләр дә барыбер иде. Начальник миңа, кул куярга дип, ниндидер кәгазь сузды, тик минем .каләм тотарлык та хәлем калмаган иде. Шул чакта күршем начальник к-улыннан кәгазьне тартып алды да, култык таягы белән җиргә төртеп кычкырды: — Тимәгез сез аңа! Мин кул куярмын, мин стоп-кранны тартып өздем... Җавабын үзем 'бирә.м! Вакытыннан кичеккән поезд Себер җире буйлап ашыга-ашыга алга чапты. Күрше купеда кемдер бик моңландырып акрын гына гидрасын чиртте, һәм русның тол хатыннары җырлый торган озын җыр булып минем күңелемә дә су-гыш -китергән моң-хәсрәт, авыр сагыш тулды. Еллар үтте. Үткәнгә кайту юк, гел киләчәк турында хыялланып, кайгыртып вакыт узды. Мин соң гына иргә чыктым. Ирем яхшы кеше. Семьям бар, балаларым бар, тату гына торабыз. Хәзер мин философия фәннәре докторы.мын. Еш кына чыгып та йөрергә туры килә. Күп кенә илләрдә дә булдым. Ә менә авылыма кайтырга туры килмәде. Моның, билгеле, үз сәбәпләре бар иде, ләкин мин акланырга теләмим. Туган җир белән, авылдашлар -белән араны өзү, әлбәттә, ярый торган эш түгел. Әмма нишлим, язмыш! Билгеле, мин -берва-кытта да үткәндәге хәлләрне онытмадым, оныта да алмый идем, ләкин мин ничектер алзр- дан ераклаштым. Тауларда кайчак кеше сукмагыннан читтә торып калган чишмәләр очрый. Берәү дә су эзләп янына бармагач, аны акрынлап куе үлән басып китә, читтән ул күренми дә башлый. Инде кеше исенә төшереп, эзләп барса, һәм куе үләнне аерып караса, ул гаҗәп-хәйраи кала: искиткеч саф, чиста, тоны-к чишмә тыныч кына елтырап ята. Кеше иелеп карагач, аның күксел тирән төбендә үзен дә, күкне дә, кояшны да ап-ачык кур-э. Шул чагында ул, юк,'бу чишмәне һич онытырга ярамый икән, бүтәннәргә дә аны күрсәтергә кирәк булыр дип уйлый. Әмма шулай уйласа дз 108 109 ул аны бераздан татын оныта. Нәкъ менә шуның кеб&к хәлләр тормышта да булгалый... Соңгы мәртәбә авылыма кайтып киткәч, мин дә әнә шундый онытылган саф чишмәләрне исемә төшердем. Минем авылдай кинәт кенә китеп баруым сезне бик гаҗәпләндергәндер, 'билгеле. Менә хәзер генә сезгә сөйләгән бу озын вакыйганы ■мин ни өчем шул чакта ук кешеләргә сөйләп бирмәдем соң? Ләкин, дөресен әйтим, бу мөмкин эш түгел иде. Мин бөтенләй тынычлыгымны җуйган идем, миңа бик оят иде, шуңа күрә тизрәк китәргә булдым. Ул көнне мин Дүшән белән очрашырлык та, аның күзләренә туры карый алырлык та хәлдә түгел идем. Миңа тынычланырга кирәк иде, таркалган фикеремне җыярга, авылдашларыма гына түгел, бөтен кешеләргә сөйләргә тиешле сүзләремне яхшылап уйларга кирәк иде. Аннары авылдашларым тарафыннан миңа карата күрсәтелгән чамасыз кадер-хөрмәт тә минем намусымны бик газаплады. Бу кадер-хөр- имәтләр асылда миңа түгел, ә Дүшән агага, 'безнең беренче мөгаллимебезгә. авылыбызның беренче коммунистыма күрсәтелергә тиешле иде. Яна мәктәп ачылган көнне тантаналы җыелышның түрендә ул утырырга тиешле иде. Ә киресенчә килеп чыкты. Мәҗлес түрендә без җыелышып утырдык, ә Дүшән, безнең алтын .кешебез, бу вакытта авыл буйлап хат таратып йөрде. Мондый хәлләр, кызганычка каршы, безнең тормышыбызда аз булмады. һәм мин кат-кат әрнеп уйланам: кайчан гына, ничек кенә итеп без гади кешегә карата игътибарыбызны, хөрмәтебезне югалттык соң? Ә Дүшән менә аны бервакытта да югалтмаган! Ярый әле без хәзер бу хакта икейөзләнмичә, ачыктуры итеп әйтә алабыз. Моның белән без бөек Ленинга тагы да якыная төшкән кебек булдык. Дүшәннең үз вакытында нинди мөгаллим булуын хәзерге яшьләр белмиләр. Ә авылның өлкән буын кешеләре инде үлеп тә беттеләр. Дүшән шәкертләренең күбесе сугышта батырларча һәлак булдылар. Димәк, Дүшән турында мин сөйләргә тиешмен. Кызганычка каршы, мин моңарчы'авылымда була алмадым, Дүшән турында берни дә белмәдем, һәм бик күп вакыт үтү аркасында аның кыяфәте минем күңелемдә, кадерле музей әйберсе шикелле генә булып, торып калды. Әлбәттә, мин кайтып аның алдына барачакмын әле, баш иеп гафу үтенәчәкмен әле... ДАәскәүдәп кайткач та мин авылга барачакмын. Яңа ачылган мәктәпкә Дүшән исемен бирегез дигән тәкъдим ясамакчы булам. Әйе, ул мәктәпкә һичшиксез аның исемен, хәзер почта ташып йөрүче гади колхозчы исемен бирергә кирәк. Сез дә, шул авылдан чыккан кеше буларак, минем бу тәкъдимемне якларсыз дип ышанам. Бик үтенәм мин Сездән моны... Мәокәүдә хәзер вакыт төнге сәгать ике. Мин гостиницаның балконында, шәһәргә җәелгән утлар диңгезенә карап, уйларыма чумып, басып торам. Авылыма ничек итеп кайтуым, мөгаллимем белән очрашуым, аның агарган сакалыннан үбүем турында хыялланам мин... Торып, тәрәзәмне киңенчә ачып җибәрдем. Бүлмәмә сал кынча саф һава кереп тулды. Таң вакытының ачылып килгән яктысында мин башлап куйган картинамның эскизларын һәм этюдларын карыйм. Алар шактый күп җыелган инде, ә мин һаман яңаларын башлыйм. Картина турында фикер йөртергә иртәрәк әле. Мин әле һаман иң кирәклесен таба алмыйм шикелле... Менә иртәнге тынлыкта арлы-бирле йөри-йөри мин уйланам да уйланам, һәм уйланган саен картинамның туып җитмәгәнен, аның .яхшы ният кенә булудан узмаганын аңлый барам. Ләкин, эшләнеп бетмәгән булса .да, минем ул картина турында сезнең белән киңәшәсем, сөйләшәсем килә. Сез инде үзегез дә бу картинаның Дүщәигә, авылыбызның беренче мөгаллиме, беренче коммунистына багышланган булуын сизә торгансыздыр. Әмма мин бу кешене, бу кешенең катлаулы тормышын һәм рухи дөньясын дөрес сурәтли алырмынмы, — хәзергә үзем дә ышанып бетмим әле. Ничек итеп бу мөлдерәмә тулы тормышны түкми-чәчми сезгә илтеп җиткерергә, замандашларым? Мин бу әсәрне сезнең ярдәмегез белән тудырылган уртак иҗатыбыз итеп күрергә теләр идем. Аны инде мин язмыйча кала алмыйм, әмма күпме уйланулар, күпме шнкгазаплар китерә ул миңа! Кайчагында мин, булмас, барып чыкмас дип, тәмам өметсезлеккә төшәм. Нигә сон мин бу эшкә тотындым дип үкенә башлыйм. Азаплы хәл! Ә кайчагында исә мин үземдә кинәт шундый бер көч-кодрәт тоям ки, бөтенләй менә таш-тауларны әйләндерердәй булам. Аеруча бер кабыну белән, нигә дим, әлеге Дүшән һәм Алтынай утырткан топольләрне киндергә язмаска дим. Шул тополь очыннан яланаяк бер малайның киң дөньяга сихерләнеп карап утыруын күрсәтмәскә? Мин үзем дә бит балачагымда шул топольләргә, тарихын белмәсәм дә, сокланып караш үстем. Яки, нигә дим, бу картинада Дүшәннең балаларны кулына күтәреп салкын елга аша ташуын, ә кыргый атларга атланган төлке бүрекле надан, тупас кешеләрнең аңа мәсхәрәле карап узуларын сурәтләп бирмәскә? Ул чагында картинаны «Беренче мөгаллим» дип атарга да мөмкин булыр иде. Яки менә мөгаллимнең Алтынайны кечкенә станциядә озатып калуын язарга да була. Хәтерлисезме, кузгалып киткән поезд артыннан ул ничек өзгәләнеп кычкырып кала! Хәзер дә әле Алтынайның колагыннан китмәгән шул җан авазы шикелле һәркемнең йөрәген тетрәтерлек картина тудырып булмас идемени! Шулай димен мин үземә. Күп, бик күп уйлар килә минем башыма, тик менә эш кенә һаман әле алга бармый. Хәзер дә әле мин нинди картина туасын белмим. Ләкин бер нәрсәне бик яхшы белеп торам: мин уйланачакмын, эзләнәчәкмен, әмма ул картинаны барыбер тудырачакмын. Ә. Еники тәрҗемәсе