Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӘЙНӘП БӘШИРОВА

Яшьлегемдә кош кебек читлектә тоткын иттеләр. Якты дөньяга чыгармый күкрәгемне череттеләр... Ә. хәзер инде азат, мәнге азат мин эшче- ■ мен, Күкрәгем гайрәтле, дәртле, мин иманлы көчлемен. («.Татар кызы» шигыреннән) XIII Бу ышаныч һәм көчне татар кызларына илебез тарихында яңа дәвер ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясе .алып килде. Элек кыерсытылып, кимсетелеп яшәгән татар кызлары киң дөньяга чыктылар. Алар укытучылар курсларында, партия мәктәпләрендә, рабфакларда 'белем ала башладылар. Зәйнәп Бәширова да — шундый яшьләрнең берсе. Илебездә гражданнар сугышы 'барган елларда газета-журналларда аның шигырьләре күренә башлый. Ә 1921 елда яшь шагыйрәнең «Очкыннар» исемле беренче җыентыгы дөньяга чыга. Бу җыентыкка 3. Бәшированың 26 шигыре һәм бер поэмасы тупланган. Китапның эчтәлеге аның исеменә тулы җавап бирә. Чыннан да, андагы шигырьләрдән яшьлек очкыны- дәрте аңкып тора. Биредәге барлык әсәрләргә дә социаль азатлык алган Советлар илендә эшкә, хезмәткә дан .җырлау мотивы хас. «Яшь эшчегә», «Яшь игенче», «Кем соң ул» шигырьләрендә, мәсәлән, яшь язучы намуслы хезмәткә, эшчеләр сыйныфына мактау җырлый, илдә бәхетле тормыш төзүдә намуслы хезмәтнең бердәнбер көч икәнлеген поэзиядә күтәренке пафос белән раслый: Кем соң ул барлык табнгатыге үзенә кол ясый, Кем начар, пычрак жиһанны пакь итә. ал гел XIII «Көрәш җырлары», 1923, Казан. ясый? Кем кара көчләргә нык күкрәк биреп каршы тора, Ярлы илдә якты тормышка нигезләр кем кора? Ке.м соң ул һәр нәрсәләрне булдыра һәм кем ясый. Ул бөек кодрәтле кем? — Эшче — табигать алласы! Дөрес, бу тематикага революция елларында беренче .буларак Мәҗит Гафури мөрәҗәгать итә. Мәхмүт Максуд һәм башкалар -иҗатында да эшкә дан җырлау шулай у.к зур урын алып тора. Яшь шагыйрәнең өлкән язучылар иҗатыннан үрнәк алуы да бәхәссез. Аңын «Кызыл байракка таба», «Кызыл .яшьләр байрагы» кебек шигырьләре, мәсәлән, риторик яңгырашлары 'һәм шигырь алымнары белән генә түгел, бәлки идея, эчтәлекләре ягыннан да Мәҗит Гафури традициясен үзенчәлекле дәвам иттерүне бик ачык күрсәтәләр. Менә бер мисал: Әнә, анда ерак түгел, күрәсезме Балкып тора нурга чумган кызыл байрак. Әнә. чиксез халык агыла шунда таба — Ил яктырткан кызыл нурга таба. Омтылалар гайрәт белән, зур көч белән Караңгыдан чыгып, якты 'юлга таба. 140 Ашкынам мин тизрәк шунда җитәргә дип Югалтмыйча хәзер тапкан ак юлымны, Бергәбергә барып, якты илгә җитик. Әйдә, иптәш, син дә тизрәк бир кулыңны! Якты киләчәккә омтылу, Совет илен бәхетле итү өчен көрәш яшь язучы иҗатында үзәк урынны алып торды. Ул бу көрәштә яшьләрнең зур урын тотуын күрә, аларны иҗади хезмәткә чакыра. Бу яктан аның «Яшь йөрәк», «Яшь күңел», «Яшь көч» >һәм «Нәрсә көчлерәк?» исемле шигырьләре игътибарга аеруча лаеклы. Җиһан да көчле нәрсә—дәртле, утлы яшь күңел шул ул... Кызулыкта аңарга тиңләшә алмый: нинди утлар да. Аның ялкыннарын һичбер баса алмый зур болытлар да... — ди шагыйрә үзенең «Нәрсә көчлерәк?» дип исемләнгән әсәрендә. Гражданнар сугышы һәм аннан соңгы зур ачлык тудырган авыр елларда иҗат ителгән шигырьләрдә үз вакытының сулышы, моңлы күренешләре, әлбәттә, чагылмый калмаган. Без аны шагыйрәнең «Очкыннар» җыентыгына кертелгән «Ярлы илгә карап», «Ярдәмгә!» (ачлык мөнәсәбәте белән), «Көзге җил...» шигырьләреннән ачык күрәбез. Менә бер строфа: Тын тирә-як... Тын җиһан... Тын сахра... Тын барлык галәм... һәр тирә-якта тыныч, рухсыз гына илләр XIV тора, — дип, автор ачлыктан интеккән авылларны күз алдына китереп бастыра. Ләкин комсомолка шагыйрә илгә килгән ул авырлыкларның вакытлы хәл булуын т.ирәнтен аңлый һәм игенчеләрне эшкә, эшчеләр сыйныфын авылга ярдәмгә чакыра. Ыжгырма, җил, тукта, сызгырма син, шомлы тавыш белән улама. Көйләмә син кайгы-хәсрәт көен, үксел- үксеп елама! Көйлә туган илнең шатлыкларын, алда якты көннәр көткәнен, Әкрен-әкрен шулай ярлы илдән ямьсез, караңгы төннәр үткәнен. («Көзге -җил») Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә хезмәт ияләренең җирдә бәхетле тормыш төзүенә, якты киләчәгенә тирәнтен ышану Зәйнәп Баширова шигырьләренең төп рухын билгели. 1923 елда Фәтхи Бурнаш Зәйнәп XIV Илләр — монда аьыллар мәгънәсендә. Бәшированың берничә шигырен үзе төзегән «Көрәш җырлары» җыентыгына урнаштыра. Шул ук елны Зәйнәп Бәшированың «Яшь инкыйлапчы җырлары» исемле тагын бер китабы басылып чыга. Бу фактлар үзләре генә дә 3. Бәширова иҗатының заман өчен актуаль һәм әһәмиятле икәнен раслыйлар. «Яшь инкыйлапчы җырлары» җыентыгына «Яшь гаскәр» («Молодая гвардия»), «Тимерчеләр» («Кузнецы»), «Без яшь буыннар» («Мы поколенье живье»), «Кызыл байрак» («Красное знамя») һәм башка популяр революцион җырларны авторның русчадан тәрҗемә итеп урнаштыруы шулай ук мактауга лаек. Ул җырларны яшьләр үз вакытында бик яратып җырлыйлар иде. 1924 елда В. И- Ленинның вакытсыз арабыздан китүен җир шарының барлык намуслы кешеләре гаять авыр кичерделәр. Ленинизм идеясенең мәңгелек булуын раслаган күп санлы шигырьләр, җырлар, поэмалар иҗат .ителде. Татар язучылары да Ленинга багышланган әсәрләрне эченә алган махсус «Нәфис — әдәби җыентык» чыгардылар. Алар арасында Зәйнәп Бәшированың да «Үлем юк Ленинга» дигән шигыре бар. Ленин үлмәде... Ул мәңгегә — «без»! «Без» белән бергә яши! Мәңгегә үлмәс. Ленин бүген, Ленин иртәгә! Яка көчләр кул алмашка Барсы Җир йөзендә Яше-карты. Зәйнәп Бәшированың күпчелек шигырьләре күтәренке романтик рухта язылганнар. Ул ,иң авыр көннәрдә, ип караңгы төннәрдә дә ки- 141 ләчәк турында уйлый. Мату.р киләчәккә зу-р өметләр .баглый. Еракларга омтылу, җирдә генә түгел, күктә дә .гизәргә дәртләнү бик күптәннән инде халык җырларында гәүдәләнгән. Мәсәлән, халык: Ай югары, ай югары, айга менәсем килә. Айга менеп, түбән карап, сезне күрәсем килә, — дип җырлый. Моны беркем дә, 'беркайчан да «күк җыры» дип атамаган, әлбәттә. Язучының аерым шигырьләрен генә алып, аның да берничә юлына гына тукталып, хөкем чыгара торгач, Зәйнәп Бәширова иҗатына «Татар совет әдәбияты тарихы очер.кы»нда без дөрес будма- ган бәя биреп узганбыз. Анда, Зәйнәп Бәшированың «Озын төннәрдә» исемле шигыреннән: Мәнгегә күктә очып йермәк телим, Әллә канларга барып гизмәк телим. Шунда сикереп, айга менмәкче бүлам, Бик югарыдан жирпе күрмәкче булам. — строфасы китерелә. Мәкаләнең авторы шуны «күктә йөрүче романтикага» мисал итеп ала һәм «...кебек мотивларның еш кабатлануын күз алдында тотып, яшь шагыйрәне тормышка, «җир көндәлегенә» якын килергә чакырып... бер шигырендә XV Ярлы Кәримдә: Күккә очма, Чү, Жуләр кыз, Күктә нигъмәт бирмиләр; Бездәй анда гөр килеп, Богъдай, арышлар икмиләр, — дил язган иде», — дип гомумиләштерү ясый. Турысын әйтергә кирәк, бу ялгышны редколлегия дә күрмәгән. Шигырьнең бер строфасын алып кына мондый гомумиләштерү ясау чынбарлыкка бөтенләй туры килми. Беренчедән, «Озын төннәрдә» шигыре «күктә йөрүче» романтикага һич тә үрнәк була алмый. Дөрес, анда романтик уйлану .бар, ләкин ул заманында яшь шагыйрәнең ашкынулы уйларын, ерак хыялларын чагылдырган, һәм ул хыяллар бүген инде безнең күз алдында тормышка да ашты. Укучыларга ачыграк аңлашылсын өчен, шигырьне тулысы белән китерәбез: Төн буенча йоклый алмыйм, тик ятам. Күзне ялтйолт төрле якка уйнатам. Нәрсәгәдер дәртле XV «Безнең юл», 192*2 нче ел. 3 сап. күңелем ярсына, Киң җиһанга да сыя алмый, тарсына, йокламасам да үзем тормый ятам; Шунда төрле-төрле уйларга батам. Яткан урныма сыялмыйм, тар кебек. Башка жирдә нәрсәләрдер бар кебек. Шунда йөгереп тышка чыкмакчы булам. Кош кебек күкләргә очмакчы булам. Мәнгегә күктә очып йөр мәк телим. Әллә канларга барып гизмәк телим. Шунда сикереп айга менмәкче булам. Бик югарыдан җирне күрмәкче булам. Ай кебек күкләрне бер гизмәк телим. Шул тирән диңгездә бер гизмәк телим. Киң галәмдә йөзү хыяллары бер Зәйнәп Бәширова әсәрендә генә чагылмаган, андый уйлар әдәби әсәрләрдә, халык җырларында күптәннән гәүдәләнгәннәр. Мәсәлән, без аны Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестенда да күргән идек инде. Икенчедән, Ярлы Кәрим дә хаклы түгел. Чөнки Зәйнәп Бәширова берничә ел элек үк инде үзенең «Очкын» җыентыгына кергән шигырьләрендә тормышка никадәр якын торуын һәм халыкчан язучы булып үсә -баруын җитәрлек раслаган иде. Зәйнәп Бәширова иҗатында социалистик революция азат иткән хатын-кызларның горур тавышы ■яңгырый. «Шәрык кызы» («Очкыннар») исемле лирик шигырендә ул үзе кебек меңләгән алдынгы кызларның шул еллардагы кичерешләрен түбәндәге строфада типиклаштырып бирә: Ярсый күңелем... Талпына, коштай очмак була, Сизә: якты көннәр алдында. Ярсый күңелем, шунда житмәк була. Бирешмичә һичбер көчләргә, Талпына ул, түзми, ашкына ул Ил бәхете өчен эшләргә. Бу ашкынулы вәгъдәсен Зәйнәп Бәширова һәм иҗатында, һәм культура эшчәилегендә намус белән үтәде. 1930 елдан бирле Коммунистлар партиясе члены 3. Бәширова пар тия кушкан һәрбер эшне вөҗдан белән башкара. 20 нче еллар татар совет поэзиясенә өлеш керткән, үз шигырьләрендә совет яшьләренең ялкынлы яшьлеген җырлаган. татар матбугатында актив Һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән коммунист-журналист Зәйнәп Бәшированың тууына шушы елның 5 октябрендә 60 ел тула.. Без каләмдәшебезне туган көне белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, әдәби-культура эшчәнлегендә яна уңышлар телибез.