Логотип Казан Утлары
Поэма

ЙОЛДЫЗСТАН

без чыгасы юлга жир уллары Хәстәрләнгән, озак җыенган. Кызу атылып янган метеорсыман, Коперниклар сүнгән бу юлда. Галилейлар янган, Брунолар — Безнең көнгә төшкән яктысы. Инквизитор утларында дөрләп, Фән иткәннәр шуның чаткысын. Калугада туып, рус Гакылы йолдызларга юлны өйрәткән. Тарихлардан үзен эзләмәгез, Постаменты аның — Йөрәктә... Эшләдекме инде Җирдә барысын, Гафу ителдеме ялгышлар? Лаек улы булалдыкмы Җирнең, Ишеттекме кайнар алкышлар?.. Таныймы ул безне улы итеп, Гражданины итеп тоямы? Яна маҗаралар эзләп кенә Ташлыйбызмы әллә ояны?.. Болытлардан узып менәр булса, Очкыч сыный элек моторын, йолдыз булып атылып янам икән, Нуры булып Җиргә кайтырмын. Вакыт җитте! Алда яшь гасырлар Мәңгелеккә капка ачарлар: Җемелдәвек планеталарга, Елмаюлы ерак утларга. 93 — Хәерле юл! — Җилдә ромашкалар Арындылар көмеш чыклардан. Безне биләүләргә биләгән Җир Төтенсыман дымга төренде... Бу очышка безнең старт инде Унҗиденче елда бирелде. Хуш, туган җир! Экрандагы төсле Күренә синең күксел йомгагың. Пыялага башын куйган килеш Сине күзли сирень куагы... Ул пассажир бүген, әйтерсең лә. Шигърияттән үзе бер вәкил. Матурлыкны яклап юлга чыккан, Ассамблеяга, гүяки! Я, нихәл соң, Җирнең тарту көчен Җиңеп булдымы соң, сирень дус?.. Корыч кабырчыкка кермәс йөрәк, Космоста да мин бит синең дус! Икебез дә бер үк туфрактан без, Максатлар да бер үк тарафтан... Минем йөрәк алай бай да түгел — Сагынган да бары, яраткан... Шул ярату, дускай, күтәрмиме Айга төбәп безнең корабны?! ...Киек кошлар алтын каурыйларын йолдыз җилләрендә таратты. Кометалар, метеорлар ява, Казык йолдыз яна якында. Галактика дулкыннары кага Иллюминаторым артында... О, Җир нинди! йомры, Өмет төсле Түм-түгәрәк, тигез һәрьякка! Койган шарын шулай мастер карый Әйләндереп ике бармакта. Үзе туган Җиргә тәпиләрен Бик сак кына тидерә ятсынудан... Без дә шулай ят бер дөньяда. — Сәлам, Йолдызстан! Җир исемле бер йолдыз яна... Сабыемны китерәм күз алдыма: Ташлаган да барлык тәтиләрен, Чит бер планетага баскан кебек, Баш очында 51 Ул үпкәле түгел бугай безгә. Төзелешләрдә ашны оныттык ич! Тере килеш янып топкаларда, Хәл җиткәнчә үзен җылыттык ич! Бармакларны суык санаганда Өлеш тиде йөрәк җылысыннан. Җир кинәнә, җылынып, без кабызган Магнитканың кайнар сулышыннан. Кул тимәгән далаларны сөреп Калдырдык без, Юллар ердык бозлы суыкларда; Яз илчесе — яшел кошлар булып Яфрак кунды шәрә чыбыкларга. Легендага тиңдәш эзләр уеп, Туңа -туна, бозга басып йөрдек. Бил тиңентен ап -ак көртләр ярыл, Ил каршына язны ашыктырдык. Ал -ак карлар төште җирне сагынып, Ак бәхетләр, гүя, кагынып төште! Җиргә җитмәс йолдыз янып бетте, Сагынудан микән, кабынып көчле... Офыкларда комач байрак булып Әнә инде яңа таң яна... Эфирлардан соңгы хәбәр көтеп Җир уллары кабат уяна. Таң башлана анда Гимн белән, Караңгыны җиңә Яктылык; Анда кояш Тормыш каршысына Тау артыннан чыга атлыгып. Бакчаларны яңгыр сугардымы, — Яфракларда чыклар атына... Әй, туган Җир! Безнең көлү, күңелдәге сафлык, һәммәсе дә синең хакыңа... Синең яктың безгә килгән кебек, Безнең җылы сиңа җитәрме? Кояш юлына ракета гынамы? — Сине сөю безне күтәрде! Көндәгечә тормыш кайный иде Яшел планетаның иңендә... Кеше булып җиргә килдең икән, Кеше булып тудың икән, Максатларың бар бит синең дә... 95- Син йөрисең материклар буйлап, Ил йомышын төяп җилкәңә. Кеше икән, синдә — җир язмышы: Кирәк сиңа тыныч Иртәгә. Прогнозлар расмы, һава ничек. Яз кайтамы иске эзләрдән? Телескоплар, Айны якынайтып, Тауларыннан ниләр күзләгән? Торпедалар, кара дельфиннардай, Уйнаклаша Куба ярында. Хиросима... Уран бизгәгеннән Тынып кала сабый Карында... Әле анда, кыяр-кыймас кына, Кошлар куна шәрә куакка... Нагасаки... Әле яңа гына Яшел чырай кайта кыякка... Крейсерлар тубына күкрәк куеп, Дулкыннарга ава яшь кыя. Европаның тимер капкасына Кага-кага, Мадрид яшь коя... Офыгыннан күтәрелгән кояш Көнен башлый шулай уянып. Егерменче гасыр... Атом чоры... Бу — гадәтн көне Дөньяның... Чу, каләмем! Нигә төштек әле Мәшәкатьле Җир уртасына?.. Әйдә, хыял, син күтәрче тагын Романтиклар орбитасына! Аида ямьле! Туплар авазыннан Ичмасам бер йолдыз селкенми!.. Планеталар тып-тын йөзеп йөри Аквариумда маймыч шикелле... Хыялымда кошлар юлы буйлап Күтәрелгән чакта түргәрәк. Җир эндәште: — Минем язмыштан тыш Бәхетегез булмас түгәрәк! Син сәгатькә карап утыра идең, Тыныч иде әле карашың... Сәгать угы кинәт сикереп алды Гасыр белән гасыр арасын. 96 Ак кәгазьгә күчереп утыра идем Нокта куйган хыял -фикерне, — Дөнья, тын кал! • — Эфир дулкыннары Чынбарлыкка мине китерде. Нишләдегез, тугры фикерләрем. Каләм, Алдашумы иде ниятен?! Бу минуттан Геройлары бит без... Чынбарлыкка күчкән Әкиятнең!.. Жюль -Верннар, Уэллслар кайда? — Күреп калсын дөнья кызыгын: Социализм күккә ялгап менде Чынбарлык һәм әкият сызыгын!.. Сез кайда соң бергә шатланырга, Кайда соң сез, даһи фантастлар, Оракуллар, Йолдыз багучылар, Романтиклар, Шагыйрь Такташлар?! Тавышыгыз кайда, Дидал, Икар, Ник тындыгыз тарих төбендә? Легендалар кайда? Эндәшмисез? Нигә соң сез ләм -мим бүгенгә? Күрдегезме инде, иоир уллары, Чыкты безгә нинди канатлар! Галактика ярларына карап, Кузгалдылар космик кораблар. Әйтерсең лә алар язып менде Хыялларның чынга ашканын. Хыялмыни! Миллион рупорлардан Җир тыңлады улы дәшкәнен: «Хәлем яхшы, яхшы! Очып үтәм Азиянең зәңгәр иртәсен, Европаның төнен... Ә экранда, минем бәхетем булып, Туган Җирем, йөзеп үтәсең!» ...Җир уллары Галәм океаныннан: «Хәлем яхшы!» — диеп эндәште. Ташлар булып, ташлар гамьсез булмас, Ул йолдызлар, беләм, көнләште... Хөр Россия менде, Колумб кебек, Тыныч ярышларга юл башлап. Җир әйләнә типте Рус йөрәге, Социализм узды кояшка!.. Йолдызстан! Әй, йолдызлар иле, Таңда искән җиләс җилләрдә Җир малае сиңа шушы җырын Сәлам ител язып җибәрә. Кайберәүләр сөйли: кеше анда Җирдәгедәй абынып егылмас. Тыныч тормыш! Әмма бодай уңмас, Чәчәкләр һәм кайнар җыр булмас. Сөйләсеннәр, әйдә, әүлиялар! ■— Үз күзебез күрер барысын да... Чәчәкләр һәм тормыш җырын яклап. Сирень шаулар тәрәз каршында... Җирдә бар да әйбәт: Көн тууга, Ямь өстәргә аяз иртәдә, —• Чыкта сугарылган комач гөлләр Шау чәчәкле башын күтәрә. һавалары шундый зәңгәр аның, Көн үткәндә безнең кыектан, —■• Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, Өлеш чыга хәтта болыттан... Сандугачка — тәхет, Безгә — бәхет, Җир бик уңай оя корырга. Җир уллары! Кирәк безгә аның әйләнешен Сугышларсыз юлга борырга. Ымласа да ерак планеталар, Чакырса да йолдыз юллары, Биеклеккә карап талпынсак та, — Җир максаты булыр Югары. Җем-җем итә илем йолдызлары, Космонавтлар җырлап узганда. Туган җирем! , . Күкләр көнләшерлек Йолдызстан төзедек без анда! Ә шулай да җирдә эшләр күпме! Җиң сызгана хезмәт ярышы... Дулкыннарын Айга кага инде Кулунданың алтын арышы. Безнең яшьлек төзелеш мәйданында Йөгәнләде ярсу Падунны. Тизлекләрне куа яңа тизлек, Еллар сорый бүтән адымны. 7. ,С. ә.- 8. 07 Эшләр күпме! һәрчак көрәшләргә Чакыру булыр алгы сызыктан. Туар көннәр! Башка батырлыкны I Ггьлан итәр Бүтән Левитан! Күрәзәлек нигә? Болан да бит Реаль хәлен илнең хис итәм: Ерак таңнан, әле күрелмәгән, Яна шагыйрь тавышын ишетәм! Күреп торам яңа космонавтның Галәмнәрне айкап Кайтасын. Сөйгәненә, Сувениры итеп Бирер гашыйк Зәңгәр Ай ташын...