Логотип Казан Утлары
Повесть

ТОМАН ТАРАЛА

 нн, озын кунычлы резина итекләремне сазга әйләнгән тирестән көч-хәл белән суырып ала-ала, абзардан чыктым да ферманы әйләндереп алган киртәгә килеп сөялдем. Яз килүенә куанып елмаючы кояштан качкандай, күзләремне жиргә текәп уйга калдым. Әле «ичә генә тап-таза бозау иде... Нилектән шулай кинәт үлде соң ул? Ашату җитмәдеме? Әллә салкыннанмы? Мин читән абзарларга, ишегеннән пар ургылып торучы ферма өенә карап алдым. Кыш буена күпме көч куеп карап чыккан малның кинәт кенә үлүенә, гүя, әнә шул тишек-мошык абзарлар, киртә почмагында җиргә сырышып утыручы йорт, анда көнозын парлана торган арыш саламы гаепле иде. Кайчанга кадәр шулай азапланырбыз? Берәр вакыт хәл ала алырбызмы?.. Шул вакыт ачык жил капка янына җирән кашка выжлап килеп туктады, һәм артсыз чанадан чырылдаша-чырылдаша кызлар коелды. Күрше колхоз кызлары лабаса. Капка баганасына ат бәйләүче егеткә күзем төшүгә, тәнем буйлап эсселек йөгереп узды. Илгизәр! Ул арада кызлар, мине сырып алып, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар. Илгизәр, якын килергә базмагандай, төркемнән читтәрәк тукталып: — Бригадирыгыз кирәк ие, фермада дип җибәрделәр, —- диде. — Мөнирме?.. Монда күренмәде ул, идарә тирәсендәдер әле. Илгизәр зур соры күзләрен тутырып миңа карал алды да кызларга дәште: — Кызлар, киттек. Сөйләшергә башка вакытта да өлгерерсез. Бригадирларын эзләп табыйк. — Нигә килгән идегез? — дип сорадым мин кызлардан. — Делегация... Илгизәр уйлап таба инде. Канал казып, суны болыннан икенче якка җибәрәбез дип йөр.и бит, — дип җавап бирде кызларның берсе. Аннары алар чанага тиз генә төялештеләр дә, эрегән 'кар суларын як-якка чәчрәтә-чәчрәтә, атны аргы урамга таба чаптырдылар. Аларны хәзер генә күреп алган сыер савучылар, мине сырып алып: М 23 — Нигә килгәннәр, нишләп йөриләр? — диештеләр. — Мөнирне эзлиләр. Шәмсия апа, авызын ача-ача, киерелеп алды да: — Әй, йөриләрдер әле юкны бушка әйләндереп,—дип мыгырданды. — Зур эш белән йөриләр. Болында канау казырга диләр. — Әйттем бит, — дип хихылдады Шәмсия апа. — Үткән ел да сөйләнеп .карадылар да, пычагым да барып чыкмады. — Бәлки быел барып чыгар. — Белмим шул... Яулык астыннан тырпаеп чыккан житен чәчләрен жыйгалап, яныма Рәзинә килеп басты: — Галиулла абзый тузына. Бозауның үлүен синнән күрә, баядан бирле сине сүгә. йөрәкне кысып торган ачуым кинәт кабынып китте: — Ничек оялмый ул. Аңа кызганыч, имеш, минем йөрәк әрнеми дип беләмени? Коры салам ашатып нинди мал чыдасын... Кара тут йөзле Катифә апа, минем сүзне куертып: ♦ — Сыерлар күтәртә башлады инде. Бүген «Алатыр»ымны көчкә торгыздым,—дип сөйләп китте. Безнең янга килеп туктаган Галиулла абзый, калын иреннәрен ша- пылдаташапылдата: — Башка колхозларныкы ни ашый дип беләсез. Әнә барып карагыз, шул саламны чәйниләр. Ашата белсәң, салам да азык. Ашата белмәсән, «ечән дә азык түгел. Карарга иренәбез дигез инде, — дип кычкырына башлады. — Галиулла абзый, сөйләнмәгез лутчы, — дип тыпырданды чандыр буйлы Маһинур. — Ашату җитми сыерларга, факт ла. Бер ай бит инде сыерларның юньле азык .күргәне юк. Иртән бернәрсә бирмибез, көндез ватык машинада аннан-моннан туралган салам. Кич белән тагын шул парланган салам. Анын өстенә ике-өч кашык он сипкән булабыз да бит, ач сыерга нәрсә ул. Өстәвенә, елгага куып төшереп, бозлы су чөмертәбез. — Минем ни гаебем ‘бар, гпрсидәтельгә сүләгез; кара, кара, барысы да миңа ябырылганнар. Әллә булган азыкны яшереп ятаммы?—диде Галиулла абзый, эчкә баткан кечкенә күзләре белән безне бораулап. Катифә апа уйчан тавыш белән: — Ябырылырлар шул, Галиулла, чыннан да аптыраш бит, — дип куйды. — Син идарә тирәсендә чуала торган кеше. Гыймранга әйт әле, ичмасам онын бераз арттырсын. — Әйтелгән... белә, белә... Прсидәтель кеше бездән күбрәк белә... Өйрәтәсе юк,—.дип мыгырдана-мыгырдана Галиулла абзый китеп барды. Хатын-кызлар аның бөкрәя төшеп чайкалучы озын гәүдәсенә ачулы гына карап алдылар да таралыштылар. Мин, уйлана-уйлана, бозаулар абзарына керү юлын тирестән арчырга тотындым. «Карау кирәк», имеш. Минме шул бозаулар өчей тырышмадым. Көн саен каян-кая ничәшәр көянтә су ташыдым. Аз булса да эчләрепә җылы керсен дидем, аны һәр көн җылытып эчердем. Азыкны да мөмкин кадәр ләззәтлерәк итеп хәзерләргә тырыштым. Абзарларын да һәрвакыт чиста тоттым. Тик яз гына бераз күцелсезлекләр китерде. Салам түбәдән үт.кән су абзар эчен сары сазга әйләндерде, стеналарның балчыгы җебеп төшәргә тотынды. Көн саен ишәя баручы тишекләрне төнге ачы җилләр бик тиз тапты, маллар пычракка баскан килеш калтыранып төи чыгалар иде. Бәлки әле бозавымның үлүе дә шуңардан- дыр... Юк... Азыктан... Печән язга чыгуга ук бетте. Кайчаннан бирле инде малларны пешекләнгән салам белән тотабыз... 24 Кичкырын мине идарәгә чакыра килделәр. Председатель Гыймран абзый мине .күрүгә, усалланып елтыраучы күзләрен йөземә текәп, сүгәргә кереште: — Бозаулар үтерергә тотындыңмы, кызым, ә? Я, әйт, нигә -кешечә- эшли белмисез? Мәктәптә нәмәгә үрәтеп чыгаралар сезне, ә? Кемгә ошап ялкау хәзерге яшьләр... Берсенең бер кулыннан эш рәте -килми... Нишләргә сезнең белән, ә, нишләргә? Мин аны артык тыңлап тора алмадым. Тирә-ягыма җыелышкан кешеләргә кыенсынып кыпа карап алдым да атылып урамга чыктым. — Нинди хурлык... Нинди хурлык!.. Бөтен кеше алдында мәсхәрә итте. Нәрсә уйламаслар... Халыкка ничек -күренергә... Нишләп ул мине шулай мыскыл итә?.. Башымны салындырып, өйгә кайтып җитүгә үк кызу йөрүдән сулышы капкан Рәзинә килеп керде. — Гөлназ, беләсеңме,—диде ул миңа, борчулы карап, — синең урынга Гөлфияне җибәргәннәр. Үзеңә әйттеләрме? Мин агарынып киттем. Гыймран абзыйның баягы сүзләре хәзер генә аңыма барып житте. Димәк, минем инде фермада кирәгем юк... Рәзинә, эчке кичерешләремне аңлап алып, юата башлады: — Борчылма әле... Әйбәтләп -кенә уйлашыйк. Без җыелышып Гыймран янына барыйкмы әллә дигән идек, үзең белән сөйләшик дидек. — Кирәкми... Бара күрмәгез... Аңа ялынаммы соң... Алай иткәнче авылдан башымны алып чыгып китәм. — Кызма әле. Колхозда эш бетмәгән лә. — Хурлык, Рәзинә, билләһи хурлык... Рәзинә киткәч, аннан-моннан гына капкалап алдым да, -күңелем сызлануга түзә алмыйча, ятагыма сузылдым. Ләкин уйлар тынгы бирмәделәр. Бик озак аунап -ятканнан соң, тордым да ян тәрәзә каршына килдем һәм, челтәр пәрдәләрне ике якка аерып, төн тынлыгына чумган авыл өстенә -карадым. Авыл йоклый... Аның бернәрсәдә гаме юк. Рәхәтләнеп, тыныч йоклый. Ә миңа нишләргә? Зарымны кемгә барып сөйләргә?.. Ю.к, беркем алдында да үземне түбәнсетмәскә... Авылдан китәргә... Әйе,әйе, шул Гыймраннарга үч итеп китәргә... Туган авылымны, әнием -каберен, аунап үскән яшел аланнарны — барысын да ташлап китәргәме? Оныта алырмынмы мин аларны? Кайда табармын шундый лркен яланнарны, шаулы урманна.рны, арыган тәннәргә көч бирүче йөгерек чишмәләрне... Бигрәк якын шул күңелгә туган яклар. Көзге сал-кын яңгырларына кадәр нигәдер үз, кышкы ачы җилләренә чаклы җанга ятым. Кар болытларын бөтерелдереп, кырлар буйлап йөгерүче өермәләренә кадәр үзен яраттыра. Шуны сизгәнлектән, -кешеләрнең күңелен күрергә теләгәндәй, ул, йөгерәйөгерә, урамнарга ап-ак ка-рлар түши, шул карлардан, уйный- уйный, биек таулар өя; алар кояш нурлары астында гәүһәр бөртегедәй ялтырыйлар, ә төннәрен көмеш тәңкәләргә бизәләләр, һәм тирә-юнь әкияттәгесыман сихри төскә керә. Җәй көннәре үзенә бер матур. Кая гына күз салсаң да иксез-чиксез- яшел диңгез. Авыл йортлары әнә шул диңгез эчендәге утраусымаи агарынып, калкып тора. Морҗалардан күксел төтен баганасы сузылганда, аны, ирексездән, кузгалып китәргә торган корабка охшатасың, ә авылны ярып, болыннар буйлап агучы тирән елга бу корабны билгесез җиргә тоташтыручы корыч басмага охшый. Хыялыңда шушы басма буйлап тирбәлә-тирбәлә атлап әллә нинди серле җирләргә аяк басасың, түбәләре күккә ашкан сарайларда, күз күрмәгән гүзәл бакчаларда йөрисең. Күзләреңне ачсаң — тирә-ягың хыялдан да матур. Әнә шул матурлык күңелдә ниндидер шашкын дәрт тудыра. Дөнья искиткеч гүзәл, кешеләр- 25 чиксез ‘бәхетле тоела 'бу минутта. Бар нәрсәне күкрәгенә шашып кысасы да сөеиеп-сөенеп көләсе килә... Әле кайчан гына мин әнә шулай хыял дөньясында яши идем. Үземне җир йөзендә иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп сизә идем, һәм тормыш мәңгегә шулай дәвам итәр .кебек иде. Ә хәзер... Хәзер минем язмыш дулкыннар өстендә чайкалучы ялгыз йомычка кебек. Дулкыннар, дулкыннар! Кая чыгарып ташларсыз әнә шул төрле якка чайкалучы йомычканы?.. Дулкыннардан юкка җавап көтәм. Алар үзләре дә язмыш -коллары бит. Язмыш исә алар 'белән үзе теләгәнчә уйный. Алар белән генә түгел, кешеләр белән дә шаяра ул. Минем 'белән шаярмадымыни... Әлегедәй хәтеремдә... Нәкъ шушы минутта урамда җырлаган тавыш ишетелде. Җыр минут саен көчәя барды: Аннан бирле, беләсеңме, күпме ел үтте? Ләкин ул көннәр йөрәкне кабат җилкетте. Ул чагында кем уйлаган яр булырсың дип, Тормышка бергә керерлек пар булырсың дип... «Илгизәр! Менә ке.м белән -киңәшергә кирәк. Нишләп мин аны бөтенләй онытканмын әле». Мин чөйдән үрелеп пальтомны алдым да, аны кия-кия, атылып урамга чыктым. — Илгизәр! — Гөлназ... — Кнләлмам дигән идең? Илгизәр елмая, аның матур уелган борын канатлары дерелдәп китә: — Иртән ферма капкасы янында бик моңаеп басып калдың,-—ди ул, минем кул аркамнан сыйпап. — Барып хәлеңне сорашыйм дидем... — Ник килмәдең? Шулай китеп 'баруыңа аптырап калдым. — Үзем дә аңламыйм. Кыюсыз мин... Мөгаен, шуңа килә алмаган- .мындыр. — Менә бит син нинди... Ә минем бер -бозавым үлде... Илгизәргә бүгенге хәлләрне ачынып сөйләргә тотындым. Илгизәрнең йөзе үзгәреп китте: — Ачтан үлде дип уйлыйсыңмы? — диде ул, миңа текәлеп карап.— Берәр йогышлы авырудан түгелме? Фельдшер чакырттыгызмы? — Белмим, мин кайтып киттем. Анда больше бармыйм. Мин авылдан китәм, башка кала алмыйм. Аңлыйсыңмы, районга китәм! Ничек тә берәр эш табылыр әле. — йогышлы авыру булса, бөтен тирә-якка таралуы бар, — диде Илгизәр минем сүзләргә колак та салмый, аннары кулларымнан тотып алды да:— Ачуланма, Гөлназ, мин китим, фермагызга сугылып чыгыйм, нинди авыру - икәнен тәгаен‘белергә кирәк... Иртәгә районга киңәшмәгә китәбез, андыймондый күренмәсәм, юксынма, ярыймы,— диде һә.м эре- эре адымнар белән - караңгы тыкрыкка кереп югалды. «Менә бит ул нинди. Мин үземнең бөтен йөрәгемне аңлатырга, кайгымны аның белән бүлешергә теләдем, ә аның исе дә китмәде... Яратмый ул мине, яратмый. Ялгыз мин тормышта, шундый ялгыз... Ә кайчандыр бер-беребезне бер сүздән үк аңлый идек. Нинди якын дуслар идек... Мин һәр таңны, кыршылып беткән портфелемне тотып, мәктәпкә бара идем. Басуны үтәм, күперне чыгам, олы юл буйлап сузылган үркәчле тау бетүгә аның артыннан Илгизәр күренә... Без бергә китәбез. Сүз таба алмый аптырагандай, бераз тын барабыз. Аннары Илгизәр миңа карап ала да сүз башлый. Ә ул сүзне һәрчак таба. Илгизәр әдәби китаплар укырга ярата торган иде. Төнебуе укып чыга, ә иртән эчтәлеген миңа сөйли. Мин дә укыган китап булса, без фикер алышырга, бәхәсләшергә, сүз көрәштерер 26 гә керешәбез, -вакыт-ва-кыт ачуланышыпта китәбез, ләкин икенче «өнне үк яңадан дуслашабыз... Илгизәр, мәктәпне бетереп чыккач, армиягә китеп барды. Ничек юксындым мин аны баштарак... Тора-бара аның юклыгына ияләштем. Тик мине шулай тиз онытуына хәтер калу гына ара- тирә йөрәкне чәнчел алгалый иде. Ә айлар узгач, ул да басылды. Әйе, уйламый идем инде мин аның турында... Көннәрнең берендә Илгизәрдән хат килеп төште. Туганүскән җирләрен тирән сагыну белән тулган иде аның хаты. Иң каты күңелләрне дә эретерлек җылылык бөркелә иде аңардан. Җавап хатымны да аның үзенеке кебек ягымлы язарга тырыштым... Тора-бара хатлар ешайдылар. Ә андагы сүзләр тагын да ягымлырак яңгырый башладылар. Уйчан йөзле, моңлы бу егетнең әнә шундый күңел байлыгына гаҗәпләнү белән бергә, аңа йөрәктә моңа кадәр билгесез бер якынлык туды. Безнең дуслык тирәнәйгәннән-тирәнәй- де... Әнә шулай рухланып йөргәндә миңа бик зур бәхетсезлек килде, көтмәгәндә генә йөрәк авыруыннан әнием үлеп китте. Мин канаты каерылган бәпкә кебек моңаеп калдым. Анам белән бер туган Сәрвәр апа мине үз канаты астына сыендырды. Ә Илгизәрнең хатлары бу көннәрдә минем өчен иң зур юанычка әйләнде. Балалык чорым бетүен мин нәкъ менә шушы вакытта аңладым. Сәрвәр апа җилкәсендә ята алмавымны да аңладым. Миңа эшкә тотынырга туры килде. Урта мәктәпне бетерү, вузга китү, шәһәр урамнарын горурланып таптау хыяллары барысы да җилгә очты... Башта үзем кебек кыз-кыркыннар белән чүп утадым, печән җыйдым, ашлык чистарттым, тагын шундый әллә никадәрле эшләр эшләргә туры килде миңа. Ә берәр елдан соң идарә мине фермага, бозаулар карарга куйды. Нәкъ шушы елны Илгизәр армиядән кайтты һәм үзләренең колхозына ферма мөдире булып урнашты. Ара-тирә ул безнең авылга кичәләргә килгәли башлады... Көннәрнең берендә без район үзәгенә үзешчән талантлар концертына бардык. Без кызлар белән башта ук күмәкләп биедек тә тамашачылар янына төшеп утырдык. Бервакыт сәхнәгә Илгизәр чыгып басты. Аның өстендә кара костюм, ак күлмәк өстеннән кара галстук таккан. Чем «ара чәчләре дулкындулкын. Битләре алланып яна. Бу минутта йөзләгән -күзләрнең аңа сокланып төбәлүен мин бөтен йөрәгем белән тоям... Менә ул әкрен генә тавыш белән җырлап җибәрде, аның-калтыравыклы тавышы торган саен көчәя барып, бераздан бөтен залны тутырып агылырга кереште. йөрәкләрне тетрәткеч моң барлык акылны, тойгыларны суырып алды да әллә нинди сихри дөнья эченә алып кереп китте. Бу минутта Илгизәр минем өчен кул җитмәслек ерак тоелды, шул ук вакытта йөрәккә моңа кадәр беркайчан да татымаган рәхәтлек тулган иде. Концерттан соң без аның белән бер чанада кайттык... Ат чаптырып барганда, чана кисәк салулап китте һәм барыбыз да юл читендәге ап- ак кар өстенә тәгәрәштек. Мин шул вакытта бит очымны кемнеңдер кайнар сулышы яндырып алуын тойдым. Башымны күтәрүгә күзләрем Илгизәрнең ялкынлы карашы белән очрашты. Ул кисәк иреннәремә үрелде, мин читкә тайчандым, аннары сикереп тордым да көлешә-көле- шә кар атышып уйнаучы яшьләргә кушылдым, йөрәгемнән ташып чыккан бәхеттән исереп көлә-көлә, кар «омарлыкларын егетләр өстенә томырырга керештем; алар бигрәк тә Илгизәр өстенә еш яудылар... Аннары чаналарга төялештек. Мин Илгизәр белән янәшә утырдым. Ул төн тынлыгын ярып җырлап җибәрде. Без аның җырын күтәреп алдык. Кайтып җиткәнче җырлаша-җырлаша кайттык... Шуннан соң Илгизәр безнең авылда ешрак күренә башлады. Ә мин аның килүен түземсезлек белән көтә торган булдым. Шул ук вакытта үземдә юктан гына да тартыну, оялу сизә башладым. Илгизәр сүзгә саранланды, илтифатсызрак та күренә башлады. Мин еш -кына аның -кайбер кыйланышларына җавап табарга тырышы-п, төннәр буе баш ватып чыга идем. Шундый ва- 27 хытта күңелдә ниндидер кимсенү, хурлану сизелә, күңел тула... Менә бүгендә, ул мине тынычландырыр, дип уйлаган идем... Юк, аңламый ул мине. Берәү дә аңламый... Икенче ■көнне беркая чыкмадым, һаман эч -поша. Алда ниндидер билгесезлек. Туктаусыз уйлансам да бер .карарга килә алганым юк. Кичен безгә Рәзинә керде. Минем борчылып сөйләгәинәремне тыңлап торды да, җилдә ярылган зур кулын селкеп: — һәй, аптырамасана, — диде. — Гөлфиянең тагын бер бозавы авырый, котылганыңа шатлан, эш бетмәс әле. — һәм коңгырт күзләрен кыса төшеп елмайды. — Син монда балтаң суга төшкәндәй боегып утырасың. Авылда кызлар шау-гөр килә. Егетләр армиядән кайткан бит. — Кемнәр? — дидем мин, аның кабарынкы кызыл иреннәренә текәлеп. Рәзинә шаулатып көлеп җибәрде; — Шаяртам. Нияз үзе генә. Шулай берәм-берәм кайтып торсалар да бик әйбәт.... Тәрәзә янында кузгалмый торуымны күргәч, аның чырае җитдиләнеп китте. — Я, киен, — диде ул, боерган тавыш белән. — Юкка-барга болай борчыла торган булсаң, ай-һай авыр булыр сиңа, Гөлназ. Дөнья бер көлдерсә, биш елата дигәннәр бит борынгылар. Чыныгырга кирәк безгә, ишетәсеңме, чыныгырга! — Әйтергә ансат... Менә үзең кичерсәң... — Барыбер суга төшкән чебеш шикелле утырмас идем. Бик исем китте ди шул Гыймраннарга... Я, киен диләр сиңа. — Беркая да бармыйм. Кешегә күренергә оят, — дидем мин, киреләнеп. — Илгизәр килсә дә чыкмыйсыңмы? — Бик исем китми, чыкмам да. Аннары, ул бүген килә дә алмый. Районга киңәшмәгә китәбез, диде. — Ә мин сине барыбер алып чыгам. Ялгызыңны өйдә боектырып утыртаммы соң. Я, киен тизрәк, соңга калабыз. Яшьләр аргы яктан бая ук җырлашып чыктылар,—дип сөйләнә-сөйләнә Рәзинә шәлем белән пальтомны чөйдән алды һәм ай-ваема карамыйча киендереп алып чыгып китте. Клубта бүген күңелле иде. Яшьләр күп. Якшәмбе көн булганга, районда эшләүче кызлар, егетләр дә кайткан. Барысы да көр күңелле. Берсеннән берсе шаянрак сүзләр әйтешеп көлешәләр. Алар арасында көндезге борчуларым онытылгандай булып, күңел күтәрелеп китте. Ул арада гармоньчы Сәхил, озын муенын боргалый-боргалый, тармо- «ен сызып җибәрде. Егетләр-кызлар парлашып уртада бөтерелергә керештеләр. Билгеле, мин дә уенга кушылдым. Чүпләмле уйнаганда Галиулла абзый кызы Мансура белән парлашырга туры килде. Күзем аның өс-башына төште... Мансура гармонь итәкле зәңгәрсу йон күлмәк кигән, аягында ялтырап торган лаклы түфли. Кулында алтын сәгать. Аннары мин үземнең, өс-башыма күз салдым: минем өстә үзем теккән бизәкле штапель күлмәк, аягымда ялтыравыгы күптән беткән боты. Кая инде, Мансура белән чагыштырырлыкмы... Мансура сигезенче классны аннаи- моннан ермачлап чыкты да, районга китеп, сельпога эшкә керде һәм аз гына арада өс-башын чын ясау итте; бирнәсе сандыкка сыймый, диләр; өенә шикәр-чәен гел кайтарып тора. Ә минем өс-башы.мны да рәтләп карый алганым юк. Күңелгә, башкалар да безне чагыштырып утырмыйлармы, дигән шик йөгерде һәм каерылып кешеләргә карадым. Күзләрем шунда ук Нияз 28 ның зур кара күзләре белән очрашты. Аның түгәрәк йөзендә елмаю чагылды. йөрәк әкрен генә кысылып кунды. «Нияз! Без килгәндә юк иде, яңа гына кергән ахры. Карасана ничек үзгәргән, менә дигәп егет булган... «Безнең кызлар өсбашларын да рәтли алмаганнар», дип көлеп утыра микән»... Мин уен беткәнче башымны күтәрмәдем. Уен беткәч, кемнәндер качарга теләгәндәй, ашыгып клубтан чыктым. Урам тын. Карасу зәңгәр күктә күптәй инде йолдызлар кабынган һәм берсеннән-берсе уздырып елтырыйлар. Аксыл болытларга ' төренгән ай вакытвакыт, йөзен ачыл, көлеп җибәрә дә яңадан, оялчан кызлар шикелле, юка болыт пәрдәсен бөркәнә. Еракта күксел томан па уралган биек таулар сузылып китә. Шул таулар кочагыннан атлыгып исүче жил яз һавасын алып килә. Ул чәчләрдән сыйпый, пальто чабуларына уралып шаяра. Эх, җилләр, җилләр! Шаяннар сез, бер «айгы-хәсрәтегез юк. Әй, йөрәгеңне әнә шул җилләргә ачып сала алсаң «кән, өчендәге бөтен сагышыңны суырып алырлар иде дә еракларга илтеп адаштырырлар иде. һәм кеше анадан яңа тугандай җиңеләеп калыр иде... Тын урамнар буйлап озак йөрдем. Клубта, ахры, уен бетте. Урамны яшьләрнең шат тавышлары каплады. Кемдер сузып-сузып гармонь тартырга кереште, егетләр аңа кушылып җырлап җибәрделәр, кызлар бертуктаусыз көлеште... .Бераздан урам тынып калды. Тау башындагы зәңгәр томан куера төште. Әмма минем һаман өйгә керәсем килмәде. Капка баганасына сөялгән килеш, уйландым да уйландым. Аргы очтан, бер-берсенә сыенып, егет белән кыз килеп чыкты. Алар туктап нәрсәдер сөйләшеп алдылар да, кире борылып, яңадан караңгылык эченә кереп югалдылар, тик кызның кычкырып көлгән тавышы гына бик озак яңгырап торды. «Әнә кешеләр ничек матур яши, — дип уйлап алдым мин, -ирекссздән аларның бәхетенә көнләшеп. — Ата-анам исән булса, бәлки мин дә болан газапланмас идем, башкалар кебек көр күңелле 'булыр идем. Урта мәктәпне бетерер идем дә вузга керер мдем. Укыр, белем алыр идем. Ә хәзер... Юк, болай яшәмәскә... Китәргә, авылдан китәргә... Дөнья күрергә, кеше булырга кирәк...» -Мин төне буе шундый уйлар белән хыялланып чыктым. Әле канчан гына уйларга да батырчылык итә алмаган чнт-ят җирләр, хәзер инде билгеле бер төскә кереп, күз алдында туктаусыз әйләнделәр; күз күрмәгән матурлыклар вәгъдә итеп, үзләренә әйдәделәр... Мин, тәмам бер карарга килеп, ашкындыргыч хыяллар канатында тирбәлә-тирбәлә, таң алдыннан гына йоклап «.иткән идем. Әмма таң нурлары озак йокларга ирек бирмәде... Тиз генә торып киендем дә туп-туры идарәгә киттем. Иртәрәк булгангамы, анда кеше -күп түгел. Түр өстәл янында Гыймран абзый белән бригадир Мөнир кызып-кызып сүз көрәштерәләр. Башкалар, әле Гыймран абзый, әле Мөнир ягыннан бәхәскә тыгылып, аны тагын да куерталар; бүлмә эчендә колак тондыргыч шау-шу күтәрелә. Ниһаять, Гыймран абзыйның түземлеге чигенә чыкты, кулында әйләндергәләп утырган карандашын өстәлгә ыргытты да, юан гәүдәсенә хас булмаганча җиңеллек белән, урыныннан күтәрелде. — Син теләсә нишлә, ләкин мин районның күрсәтмәсен боза алмыйм,— диде ул ярсыган тавыш белән.—Синең сүзең белән эшләргә башым ике түгел. Мөнир дә, киң җилкәләрен җыера төшеп, урыныннан торды: — Үзебезгә яхшы булсын өчен әйтәм, — диде ул үгетләүчән тавыш белән. — Допустим, шул пар җиренә борчак я кукуруз чәчтек ди. Беләсеңме, күлме уңыш алачакбыз. Җәй буена барыбер тик ята бит. — Юк, безнең аңа көчебез җитми. Аңлыйсыңмы, техника да, кешеләр дә аңа җайлашмаган. Ике көймәнең коерыгын берьюлы тотмыйлар. 29 Бернәрсә дә'барып чыкмаячак. Бел, андый эш өчен Гыймранны җавапка тартачаклар! Бригадир бер читтә -посып калачак. — Алай уйласаң мантып булмас, Гыймран абзый. Гомер 'буе шулай бер урында таптанырбыз. Кая карасаң—анда җимерек: ферманы рәтлисе бар, клубны си-пләтергә кирәк. Ә доход китерердәй нәрсәбез бар? — Аларым аның хезмәт көненә дә эшләтербез, авыз чылатып та торма. — Үткән ел да шулай дигән идек, Гыймран абзый. Я, эшләттекме? — Өлгерә алмадык, үзең дә күрәсең. — Башка колхозлар өлгерә, -без генә өлгерә алмыйбыз, — диде Мөнир, чыраен сытып. — Башка .колхозларның бар кешесе бердәм: эшли дә, ашый да беләләр. Бездә бригадирга кадәр миңа теш кайрый. Алар тирәсенә өелешкән кешеләр төрле яктан сүзгә катнаштылар. * — Гыймран кордаш, дөрес сүләмисең,— диде Сәлимгәрәй абзый, чал кергән мыегын сыпыргалап. — Башка авыл кешеләре чаклы гына эшлибез инде анысы... — Дөрес, дөрес, башкалардан бер дә калышмыйбыз. Тик ел азагында алар йөкләп-йөкләп икмәк -ала, без шымытыр тотып -калабыз. —• Эш ягына килгәндә, анысы, тырышабыз инде. — Алайса, кая китә эшләгәнегез? — диде Гыймран, кызып. —Минем әемә кайтамы әллә? Күреп торасыз, сездән хужы яшим... Бүлмәдә яңадан кемнең нәрсә сөйләвен аңламаслык шау-шу күтәрелде... Минем янга, ишек буендагы скамьяга, Сәлимгәрәй абзый килеп утырды. Ул, трубкасына яфрак тәмәке уып тутыра-тутыра: — Мөниргә катышасы да юк,— дип сөйләнде. — Гыймранның үзсүзле икәнен белеп тора. Чукынса чукына, үз дигәнен эшли Гыймран. Кире катыннарсыман. Бер чак бер катын белән ир пычак белән кайчы өчен спорлашканнар. Катыны сүзен бирмәгәч, ире тегене ачудан суга ыргыткан бит, әй. Катын барыбер сүзен сүз иткән, ике-бармагын өскә чыгарып кайчы күрсәтә-күрсәтә су төбенә киткән. Гыймран да .шуныңсыман. Ай- яй, аның белән эшләве... Сәлимгәрәй абзый шәлперәйгән яңагын сыпырып куйды да трубкасын дулатып суырып алды. Аннары яңадан миңа таба борылды: — Син соң нигә килгән иең, кызым? — Авылдан китәргә уйлыйм. Сәлимгәрәй абзыйның сирәк ак .кашлары .маңгаена сикерде: — Бәрәкәт, нишләп тагын, тик торганда? — Монда ни бар? Эшләп эшең күренми... — һе... Безнең ишегә китеп тә инде. Кара сакалың кая да арттан калмый, диләр. Әллә тагын да начаррак була. — ? — һе, әйбәт -булыр дисеңме? Нишлисең бит, күңел дигәнең эзләнә шул... Адәм баласы түгел, кошлар да бер җирдә, генә тормый.. Үземнең дә заманында дөнья күрергә ният бар иде дә, җыенып чыгып китә алмадым. Хәзер инде картаелды. Яшьләр, йөрегез, әйдә. Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Дөнья күрү ярап куяр. Ошамаса, кайтырсың, үз нигезең, үз җирең дигәндәй... Шулай сөйләшеп утырганда ишектән сузылып Нияз килеп керде. Нияз белән биредә очрашудан уңайсызланып, аңа яным белән борылдым. Ул безнең якка күз ташлап алса да, бүлмә эче балта сабы элеп куярлык төтен булганлыктан, кемнәр булуыбызны төсмерләп бетерә алмады, гаскәриләрчә тарт-торт басып, тул-туры Гыймран абзый янына узды. — Әнә булган кеше нинди,— диде Сәлимгәрәй абзый, Ниязга иша 30 рәләп. — Авызы ашка тимәгән, аягы эштә. Тракторчылар курсына җибәрегез, дип йөри... Мин, Сәлимгәрәй абзыйның сүзе беткәнне дә көтми, җәһәт кенә урынымнан торып, урамга чыктым. Тау өстендәге агач башларында тәгәрәп кояш шаяра. Бер төркем бала шаугөр килеп мәктәпкә бара. Кызлар, яшь киленнәр көлешә-кө- лешә амбар ягына таба атлыйлар. Бөтен җирдә тормыш гөрли, берәү дә үз язмышыннан зарланмый. Тик мин генә, кая бәрелергә белми, ары сугылам. бире сугылам... Бераздан тагып идарәгә килдем. Анда берәү дә булмагач, чыгарга дип кнре борылган идем, түр бүлмәдән кемнәрнеңдер сөйләшкәннәре ишетелде. Ябылып бетмәгән ишеккә якынрак килдем. Сөйләүченең тавышыннан Нияз икәнен танып алдым. Ул ачынып сөйли бирде: — Колхоз бераз арулангандыр дигән идем, Гыймран абзый. Баксаң, тагын да арткарак киткәнсез. Әнкәй белән сеңел, икәүләп эшләп чак тамакка җитә, дип зарланалар. Ә янәшәдә миллионер колхозлар... Ничек аңларга моны? Хикмәт нәрсәдә, Гыймран абзый, җиребез уңыш бирмиме? Кешеләребез эшләмиме? — Отчасти барыбыз да гаепле,Нияз,— ди Гыймран абзый.— Халык та, менә без, колхоз җитәкчеләре дә. Нәрсәнедер күреп җиткерә алмыйбыз. Яшьләргә дә үпкә зур. Ун классны бетерсә, шәһәргә укырга китә дә кире кайтмый. Армиягә китсә, шунда кала... Яшьләрдән хәзер файда аз... Аның бу сүзләрен ишетүгә минем тыным кысылып куйды, аның янына атылып кереп: — Сез соң... сез эшләгән кешенең кадерен беләсезме? —дип кычкырасым, үзем турында, соңгы көннәрдәге бөтен кичерешләрем турында сөйләп бирәсем килде. Әмма, йөрәк шулай талпынса да, Нияздан тартыну минем аякларымны, гүя, баскан урыныма богаулаган иде. Нияз, Гыймран абзыйның сүзләрен җөпләп: — Анысын дөрес әйтәсез, — диде. — Әмма, Гыймран абзый, болай яшәү авыр бит, халыкка авыр, беләсезме. Яшьләр дә шуңа китү ягын каералардыр. — Ә безгә, картларга, монда -калучыларга җиңелме? — диде Гыймран абзый зарлы да, ачулы да тавыш белән. — Олылар инде күпме кичергәннәр, күпме сугыш җәфаларын җилкәләрендә татыганнар, колхоз төзегәннәр. Аларга инде күптән ял итәргә вакыт. Ә сез... Сезнең анда эшегез юк. Сезгә рәхәт тормышны китереп тоттырсыннар, төзеп бирсеннәр; я, андый тормыштан нинди дурак баш тарта, я, нинди дурак риза булмый. Их хәзерге яшьләр!.. Аңламыйм мин сезне, билләһи аңламыйм. Нияз йомшак тавыш белән: — Кызмагыз, Гыймран абзый, — диде, — нәрсә әйтергә теләвегезне беләм. Сүзләрегез дөрес. Тик колхозның артта калуына бер без, яшьләр генә гаепле түгелдер. Гыймран абзыйның сүзләре бу юлы ярсулы яңгырады: — Бәлки барысына да Гыймран гаепледер. Синең шуны әйтәсең киләдер. Ә исеңдәме, син пацан чагында мин кем -идем? Районда кем беренче икмәк сдавайт итә — «Таллы яр» колхозы прсидәтеле Гыймран, кем иң куп ит сдавайт итә — Гыймран, кем ин -күп сөт сдавайт -итә — Гыймран. Хәзер шулар барысы да нуль, ишетәсеңме, нуль. Ул вакытта бодай күмәче генә ашатып симерткәнемне оныттылар. Барысын да оныттылар... Менә халык нинди... Хәзер бөтен җитешсезлеккә Гыймран гаепле... Барысына да Гыймран гаепле. Я, мин гаепле бит. Ә, ник дәшмисен? — Мин сезне гаепләргә .килмәдем, — диде Нияз. — Мин йомышымны күптән әйттем. Укырга җибәрегез, комбайнчылар курсынамы, трактористлыккамы... — Әйе, сезгә укырга кирәк. Ә безгә уку тимәде... Үзебезнең тырышлык белән алдырдык... Эх, яшьләр, .яшьләр, исегезгә төшәр төшүен... 31 Мни, баскыч шыгырдавым ишетеп, ишек яныннан читкәрәк тайпылдым. Киереп ачылган ишектә Галиулла абзыйның куян бүреге күренде. Аның сәйлән чаклы гына күзләре бүлмәне җәһәт кенә айкап алдылар да миңа тукталдылар: — Әллә хуҗалар берсе дә юк инде? — Белмим. — Әй, әттәгенәсе, Гыймран бик кирәк не бит... Син нишләп һаман монда ураласың, китә дигәннәр ие. — Минме? — дидем Галиуллага туры карап. — Җибәрмиләр. Гыймран абзый зуррак эшкә куябыз ди. — Зуррак эшкә? — Галиулланың иреннәре мыскыллы кыйшайды; ул, нәрсәдер әйтергә теләп, минем каршыма ук килеп туктады. Мин исә, тур бүлмәдәгеләрнең бирегә килеп чыгуларыннан шүрләп, тышкы ишеккә юнәлдем. Чыгып киткәндә, Галиулла абзыйның йөрәгенә кадап берәр сүз әйтү нияте белән, аңа таба борылдым; шулвакыт аның тонык күзләре белән кабат очраштым, әмма бу юлы алар миңа мыскыллап түгел, ә нәфрәт белән текәлгәннәр иде. Мине бөтен йөрәге белән дошман күрүен тик шушы минутта гына аңладым. Димәк, аңа минем фермадан китүем кирәк булган. Бозау үлү мине фермадан куу өчен сәбәп кенә. Дошман .күрерлек нәрсә эшләдем соң мин аңа?.. Эшләдем шул. Әле дә хәтеремдә... Кыш урталары иде. Бер дә беркөнне фермадан кайтканда мине җигүле ат куып житте, анда Галиулла абзый жәелеп утырган иде. Ат чаптырып барган уңайга, чанага сикереп мендем. Аңа хуш исле печән тутырылган. «Иң соңгысы, бу да бетсә, нишләрбез», дип сөйләиә-сөйләнә сыер башына бияләй кадәр генә печән бүлгәләүче сыер савучылар күз алдыма килде. — Эшләр шәптән түгел бит, Галиулла абзый, — дип сүз башладым. Галиулла абзый, сирәк сары керфекләрен күтәреп, миңа карады: — Нәрсә турында син? — Бер тамчы печән .калмады. Җирләр -ачылганчы сыерлар йөгенмәсме? Галиулла абзый көчәнеп кенә елмайды: — һәй, сеңел, колхоз маллары үрәнгәннәр инде алар, пычак та булмас. Әллә быел гына шушы хәл дип беләсеңме... На-на... ■Мин тынып калдым. Галиулла абзый исә, кар өстенә чыртлатып төкереп алды да, сүзен дәвам итте: — Ничево, сеңел. Ияләшерсең әле. Башта шулай була ул. Фермага килеп кергәч, мин дә синең кебек пошаманга калдым: ашым аш булмады, йокым йокы булмады. Аннан, китте үз җае белән, һаман әле шул килеш барабыз, алга да .китмибез, артка да калмыйбыз. Без инде шуңа үрәнгән... На-на... Мин чана кырыенарак елышып утырдым. Кинәт бик күңелсез булып китте. Өстәвенә, төньяктан искән салкын җил, көчәя барып, колак төбендә елак тавыш белән сызгырырга кереште һәм эч пошуны тагын да арттырды. Атның кисәк туктавы мине уйларымнан айнытты. — Төш, кызым, кайтып җиттең, — диде Галиулла абзый, чыбыркы сабы белән безнең өй ягына төртеп. Юл уртасына баскан килеш, чаптырып барган ат артыннан озак карап тордым. «Берәр елдан .мин дә нәкъ Галиулла абзый кебек уйлый башлармынмы?.. Ә башкалар, Катифә апа, Рәзинәләр нигә башкача сөйли? Алар да бит күптәнге эшчеләр. Юк, Галиулла абзый ялгыша. Тормыш һаман алай бармаска тиеш. Борылыш кирәк. Әйе, борылыш ясарга вакыт, Ләкин, ипчек итеп? Нәрсәдән башларга?» ...Бер көнне гомуми җыелыш булды. Җыелыш барышында ферманы телдән төшермәделәр. Рәзинә дә, Катифә апа да, башкалар да бер-бер 32 артлы фермадагы житешсезлекләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Тик нигә сон Галиулла абзыйны берсе дә телгә алмый, нигә аны читләтеп үтәләр? Җитешсезлекләр өчен ул да гаепле бит. Мин, кыюланып китеп, сүз сорадым һәм Галиулла абзыйның үз эшемә игътибарсыз каравын, булсын өчен түгел, бәлки көн үтсен өчен генә селкенеп йөрүен, чана тутырыл фермадан печән ташуын, башка шундый кимчелекләрне түкми- чәчми сөйләп бирдем. Түр өстәл артында утыручы Гыймран абзый, ике катлы ияген итләч куллары белән ышкый-ышкый: — Фермадагы хәлләрне, кызым, күп сөйләдек, беләбез. Менә син эшне ничек яхшыртырга •конкрет, тәкъдим керт, — диде. Мин, кызышкан яңакларымны учлап, урыныма утырдым. Гыймранның мыскыллы тавышы аңа карата күңелдә ниндидер ачы нәфрәт уятты. «Нинди кеше бу Гыймран абзый? Неужели безнең фикер аның-©чей нуль. Мин бит жаным әрнегәнгә сөйлим... Нинди тәкъдим кертә алыйм әле мин...» Мөнирнең сүзләре мине айнытып җибәрде: — Эшне ничек яхшырту турында, Гыймран абзый, синең белән мин уйларга тиеш, — диде ул. — Гөлназның сүзләре дөрес. Бездә .кадрлар сайлауга игътибар юк. Бу мәсьәләне күптән кузгатырга вакыт. — Галиулладан моңарчы берәү дә зарланмады. Үз эшен белә, күптәнге кадр. Нәрсәсе ярамый? — диде Гыймран абзый. Шушы сүзләрне генә көткәндәй, Галиулла абзый иң арткы скамья- дан тавыш бирде: — Молодец минем кызлар. Ал-ял күрми эшләгәнгә бик куп рәхмәт әйттеләр. Гөлназ сеңел аеруча молодец. Тик менә, Гөлназ сеңел, мине сүләдең, сүләдең дә үзегез турында дәшмәдең бит әле. Сез ничек эшлисез, башта менә шуны тикшерергә кирәк, — дип, безне хурлап алып китте. Янымдагы ферма кызлары: «Гөлназ Галиулла абзыйның авырткан җиренә тиде, әнә ничек дулый. Ояты да юк икән, эшли торып пычрак ата», — дип пышылдаша башладылар... Җыелыштан чыгуга, Мөнир куып житте: — Бергә кайтыйк әле, Гөлназ, сөйләшәсе сүзләр дә бар, — диде ул минем белән рәттән атлап. — Галиулла абзый турындамы? — Түгел лә,— дип .куйды Мөнир, кулын селтәп,— җыелыш саен шул хәл. Вакыт әрәм итеп сөйләгән булабыз да, я, кемнең исе китә, Гыймранны күрдең бит, нәрсә дип утыра. — Гомер буе шулай яшәрбез, колхозга беркайчан да кот кунмас кебек тоела, Мөнир. Мөнир тын гына елмайды: — Ә мин әйтәм, өметне өзәргә ярамый. Бу хәл күпкә бармас, Гөлназ, .мин әйтте диярсең... Беләсеңме, нәрсә турында сөйләшәсем килә синең белән? Кичә мәктәп директорын күрдем. Мин сигез класс белән туктаган килеш бит. Көчен җитсә, ике елга берьюлы хәзерлән дә җәйгә экзаменнар сдавать итәрсең, аттестат зрелости бирербез, ди. Шәп фикер бит, ә. Аннары заочно институтка керергә була. Көне буе шул турыда баш ваттым, аннан син искә төштең. Сиңа бит тагын да җиңелрәк, бер генә ел укырга. — Заочно хәзерләнеп булыр дип уйлыйсыңмы? — Ник булмасын, башкалар укый бит. — Булдыра алмам, математика шундый авыр. Укытучы аңлатып та таманга килә иде әле. — Тотынып кара, Гөлназ. Булдырачаксың... Быел хәзерләнеп өлгер- мәсән, киләсе елга бирерсең... — Әйбәт фикер, Мөнир. Уйлап карармын... Хәзер исә мине фермадагы хәлләр борчый. Анда бөтенләй хуҗа юк бит, кайчанга кадәр шулай барыр, — дип мин Мөниргә ферма хәлләрен җентекләп сөйли башладым... Шушы көнне без Илгизәр белән беренче тапкыр ачуланыштык. Кайтып җитәрәк, койма буенда -кемнеңдер торуын күрдем. Мин аның Илгизәр икәнен шунда ук шәйләп алдым. Мөнир дә, ахыры, аны күрде, саубуллашып, тиз генә үзләренә кереп китте. Илгизәр каршыма килеп басты. — Төн матур, ә, Гөлназ?.. Егет тә ярыйсы. Нигә бик тиз аерылыштыгыз?— диде ул миңа мыскыллы карап, тавышы исә ачулы яңгырады. — Илгизәр! Юләр булма. Ул бит безнең бригадир Мөнир абый. — Абыйдыр шул. Ә мин чыннан да юләр, дөрес әйтәсең. Акыллы кешеләр янында юкка буталам, — аның тавышы калтыранып китте. Ул миңа чәнчеп карап алды да, исемә килеп өлгергәнче, зур-зур атлап китеп тә барды. Мин бер тын кузгалмый тордым. «Хурлык та, шул ук вакытта күңелгә дә рәхәт. Илгизәр миннән көнләште... Димәк ярата. Яраткан кешедән генә көнләшеп була диләр бит. Ярата... юкса көн аралаш килеп тә йөрмәс иде. Тукта! Нишләп аны үпкәләтеп кайтарып җибәрәм»... Илгизәр артыннан йөгерә башлавымны үзем дә сизми калдым. Мин аны елга аша салынган тар басма янында куып җиттем һәм юлына аркылы бастым. — Илгизәр, мин сине бу килеш җибәрмим. — Нишләтергә җыенасың? — Үпкә пешереп ашатырга исәп. — Үпкәли дип уйлыйсыңмы? Юк, тамчы да үпкәләмим. — Ачуың гына килдеме, һе-һе-һе... — Кызык булса, таң атканчы көл. Ә миңа кайтырга кирәк... Кит юлдан. — Китмим,—дидем .мин үзсүзләнеп һәм .иңбашларымны киеребрәк бастым. — Үзеңне дә җибәрмим... Син көнче. Кемнән көнләштең бит әле. Мөнир абыйдан... Ә .мин... Мин шундый кешене яраткан булам. Кисәк күңелем тулып, күзләремә яшь тыгылды һәм, үзем дә сизмәстән, башымны Илгизәрнең күкрәгенә куйдым. Ул башта, аптырап калгандай, артка чигенде, шунда ук аның куллары сак кына яңакларымнан учлады... Берәр минуттан әле генә булып узган бөтен үпкәләр, зчулар, яңгыр тамчысыдай, юкка чыкты. Аларны берсеннән-берсе назлы сүзләр, йөрәккә үтеп кереп, бөтен акылларны тетрәтерлек утлы караш, татлы иркәләү алыштырды. — Яратам, өзелеп яратам, — дип пышылдады 'иреннәремнән суырып үбеп Илгизәр инде ничәнче кат. — Мин дә. Мин сиңа ант итәм. Беркайчан да, синнән башка беркемне дә яратмаска ант итәм... Ишетәсеңме... — Мин дә. йөгерек елга, биек таулар, кара урман, ишетәсезме? Беренче мәхәббәтемә беркайчан да хыянәт итмәокә ант итәм! — Я, минем арттан -кабатла, — дим мин, аның муеныннан кочып алып, — беркайчан да, беркайчан да үпкәләшмәскә, беркайчан да көнләшмәскә ант итәм... — Юк. анысы булмый, — Илгизәр мине кысып кочаклап алды.— Теләсә кайчан, теләсә кем белән йөрергә не позволю, ишеттеңме? Минеке икән минеке. Башка беркем белән дә йөртәсем юк. — йөрмим дә. Ә Мөнир абый белән мин сине таныштырачакмын. Аның нинди кеше икәнен күрерсең. Юкка үпкәләвеңне дә аңларсың. Ишетәсеңме, Илгизәрем, юләркәем? — Аңлашылды, Гөлназкаем... Күрәсеңме, әнә таң да ата... Мин бит бригадир кеше, йөгерергә кирәк... 3. ,С. Ә.- .V, 8. 33 51 Мин өйгә очып кайтып кердем. Бүгенге күрешүне, бу төндә әйтелгән сүзләрне мәңге-мәңге онытылмаслык итеп гомерем буе хәтеремә сеңдерәсем килде һәм кулыма көндәлегемне алдым. «Илгизәр! Игътибар иттеңме? Бүгенге төн нинди -матур иде? Күңел күзең белән карадыңмы — тирә-як нинди серле иде. Ябалак-ябалак яуган «арлар нинди саф иде. Ә безнең мәхәббәтебез ал ар дан да керсезрәк тоелды миңа. Аңлыйсыңмы, бу минутта син миңа үземнән дә кадерлерәк идең? Бу .көн минем хәтеремдә мәңге калыр, йомшак »карлар, талгын җилләр безне гомер буена бүгенге кебек назларлар. Килер көннәр мәңге-мәңге әнә шулай матур булыр»... Бу көнне эшкә гадәттәгедән иртәрәк бардым. Минем арттан ук ферма өенә Рәзинә килеп керде, аннары башка кызлар җыелды. Без җыелыштагы хәлләр турында сөйләшергә генә тотынган идек, ишекне киереп ачып, Галиулла абзый керде. Ул сүзсез-нисез генә яныбыздан әйләнеп үтте дә яңадан ишек катына китте һәм борылып безгә кычкырды: — Кайчан бетә гайбәтегез? Малларыгызны кем карар дип беләсез? Гөлназ, бозауларың кичәдән бирле эчмәгән, аякларында чак торалар, кичә дә кояш баемас борын кайтып киткәнсең. Мин җәһәт кенә аңа таба борылдым: — Галиулла абзый, ни сөйлисең, башкалар белән бергә кайттым. Алагаемга эчереп киттем. — Беләм ничек эчергәнеңне, .күрәм. Барыгызның да ничек эшләгәнен күрәм, — диде Галиулла абзый, иреннәрен ачулы кыйшайтып, һәм ишекне шартлатып ябып чыгып китте. — Кара, кара, нишләгәнен белми, җен шаукымы тигән моңа, — дип кызлар көлешеп алдылар... Менә шул көннән башлап Галиулла абзый юк сәбәпне дә бар итеп миңа һаман бәйләнә торган булды, эшемнән гел таеп тапты. Ялкау, дип идарәдә сөйләгәнен дә ишеттерделәр... Билгеле, бозау үлү мине кудырту өчен сәбәп кенә. Бөтенесен юри кайнаштыра... Бәлки... бәлки бозау үлүгә дә ул гаепледер... Юк... Андый ук оятсызлыкка бармас. Шулай да барса?.. Бармас... Ләкин фермадан китүем аны сөендерәчәк. Авылдан да китсәм, башы күккә тиячәк. Калганнарга да көн күрсәтмәячәк. Нишләргә соң? Нишләргә? Шул вакыт мине Мөнир дәшеп туктатты. — Нәрсә булды, бик аптырагандай күренәсең? — диде ул, йөземә текәлеп карап. — Болан гына. — Бозавың үлгән диләрме? — Әйе, — дидем мин, авыр сулап. — Шуның өчен фермадан да чыгардылар. — Анысын да ишеттем. Хәтта китәсең дип тә сөйләделәр. Әле өеңә бармакчы идем. Ай-яй, Гөлназ, нинди көчсезлек... — Бер гаепсезгә кыйланалар бит. Синеңчә, мин нишләргә тиеш? — Көрәшергә, үзеңнең кемлегеңне эш белән күрсәтергә тиешсең, акладыңмы? Ә син китә.м, имеш. Китсәң Галиулла кебекләрне сөендерәсең генә. — Нишлим СОҢ? — Сугышта үлеп калган бер укытучыбызны еш искә төшерәм, ул безгә бервакыт: «Онытмагыз, сезнең юллар бик бормалы, барган чакта биек киртәләр дә очрар. Сезгә чигенергә дә туры килер. Кирәк икән, чигенегез һәм өр-яңадаи көч җыегыз да ■бернинди киртә дә каршы тора алмаслык итеп 'һөҗүм ясагыз. Шул чагында сезгә алга бару өчен бернәрсә дә комачаулый алмас»,-—дигән иде. Ә эштәге уңышсызлык— үзенә күрә киртә, Гөлназ. Син аны, орылмыйча, әйләнеп үтәргә, авыл з* 35 чы ташлап китәргә дә гайбәттәй котылырга УЙЛЫЙСЫН. Я, 'бу көчсезлек түгелме? —Юк, мнн көчсез булырга теләмим, Мөнир... Мин көчсез түгел, аңла... Киңәшемне тотасын, икән, сиңа сүзем шул, таналарны саварга. енрәтәбез. Озакламый бозаулый башларлар. Бер группасын ал шулар- ның. Риза булсаң, Гыймран белән пычакка пычак килеп булса да урнаштырам. — ? — Теләмисеңме? — Болан гына әйтәлмим... Уйлап карармын... — Яхшылап уйла, алайсан, үкенерлек булмасын... * * Шулай итеп, мин яңадан фермада. Билгеле, яңа эшем баштагы көннәрдә авыр булды. Беркайчан да сыер савып караганым юк иде минем. Ә монда дистәдән артык сыер, дөресрәге — таналар. Саварга бөтенләй өйрәтелмәгәннәр, һәркайсының— үз характеры, үз көе. Ә арада куып тотып, бәйләп куймыйча саудырмый торганнары да бар. Күпме көч, күпме түземлек кирәк. Бармаклар авыртуга, иңбашлар сызлауга түзә алмыйча, вакыт-вакыт, әллә 'бу эшне ташларгамы, дип уйлаган чакларым да булгалады. Нәкъ шундый минутларда узган көннәр, Гыймран, Галиулла абзыйларның мыскыллы елмайган йөзләре, Мөниргә биргән вәгъдәм искә төшә һәм әллә каян агылып көч кергәндәй була иде. Тора-бара мин барысына да күнектем, бармаклар хәйран гына тупаслансалар да, шактый җитезләнделәр. Таналар да ияләштеләр, ә яз ахырына күбесе бозаулады. Эш тагын да күбәйде... Аннары инде җәй килде. Җирләр ачылды. Үләннәр яшәрде. Сыерларның мичкә коршавыдай өскә калкып чыккан кабыргалары тигезләнә төште. Фермада мәшәкать тә кимеде. Идарә вакыт-вакыт безне икенче эшләргә дә җибәргәли башлады. Беркөнне -мине, шофер Гаяз абый белән, автобазага ниндидер машина частьлары алырга җибәрделәр. Автомашина чокырлы-чакырлы юлдан сикерә-оикерә чаба, хәтсез- дән бирле яңгыр күрмәгән юл өстендә соры тузан болыты айкала, юлның ике ягына тезелгән телеграмм баганалары, яшел кырлар каршыва йөгерә, уҗымнар хәтфә кебек күпереп килә. Бар табигать иркенләп сулыш ала. Тнрә-ягыма сокланып .карап бара торгач, автобазага килеп, җиткәнебезне дә сизмәгәнмен... Юлга чыкканда, барып җитү белән йөкләрне тиз-тиз төяргә дә шунда ук борылып .кайтырга ниятләгән идек. Ләкин уйлаганча килеп чыкмады. Башта каядыр эш белән киткән директорны көтеп утырдык; анысы кайтуга, завхоз суга төшкәндәй юкка чыкты: анысын хәтсез көтәргә туры .килде. Эшне - бетереп, кайтырга чыкканда, кояшның соңгы нурлары да инде офык артына кереп яшеренгән иде. Бераз баруга урман артыннан кара болыт күтәрелде һәм тиз арада’ бөтен күк йөзен томалап алды. Күп тә үтмәде матур гына булып ләйсән яңгыр сибәли башлады. Ул минут саен көчәя барып, бераздан чиләкләп коярга кереште. Күпме еллар юньләп ремонт күрмәгән юл тиз арада ләмгә әйләпде. Машина, чыгымчы биядәй, киреләнергә кереште: әйбәт кенә барган җирдән шып туктый да, көпчәкләре, тирә-якка пычрак, чәчрәтеп, бер урында үкерә-үкерә әйләнергә керешә. Гаяз абый газны арттыра, җан көченә рычагны баса. Машина бер дә кузгалырга уйламаса, без икәүләшеп сикереп төшәбез дә, мин арттан этәм, Гаяз абый ал тәгәрмәчләр астына чылбыр ташлый. Машина, бераз хәл кергәндәй, сел- 36 кенеп куя һәм көчәнеп кенә алга тартыла да уфылдый-уфылдый кузгалып китә. Шулай азаплана-азаплана барганда, районнан эштән кайтып килүче Мансура очрады. Аңа кабинадан, кысылыбрак, урын бирдек. Ул, өстендәге өряңа зәңгәр плащ итәкләрен җый галап, менеп утырды да, кулындагы кечкенә генә кара сумкасыннан көзге алып, иңбашына тузгып төшкән чәчләрен төзәтте һәм, әллә кай төшеннән иннек чыгарып, иренен буярга кереште. Шундый чакта да матурлык турында кайгырта Мансура. Ә мин... Кыяфәтемә күз төшүгә, кызарып киттем: -күлмәк итәкләрем пычрак, чәчләрем иңбашыма чуалып төшкән. Мансураның да еш- еш миңа карап алуың сизгәч, уңайсызлануым тагын да артты. Итәкләремне җыйгалап, аңа ян белән утырдым. Машина сикәлтәгә туры килде ахры, кисәк кенә сикереп -куйды. Безнең башлар кабина түшәмен «-капшап» алды. — Проклятая дорога, — дип сукранды Мансура, баш түбәсен тотып. — Мондый көндә кайтып йөрмәскә иде, — дидем мин. — Кайчаннан бирле авылга -кайткан юк. Әллә ниләр булып беткәндерсыман. — Бер үзгәреш тә юк. һаман эш тә эш. Мөнир бригадирлар курсыннан кайтты. Нияз да тракторчылар курсын бетереп кайткан. — һе... йөрер инде грязьга батып. Тапкан эш. Комбайнчы да түгел. — Үзенә ошагач, теләсә нишләсен. — Аның урынында булсам, авылда калып та тормас идем. Юньле кеше монда кайтамы? Авылга ябышып яткан кешегә шаккатам. Ни кызык табалардыр. Нияз урынында булсам, белер идем нишләргә... Үткән ел Казанда булдым. Вәт ичмасам тормыш. Урам тутырук халы-к, мин сиңа әйтим, бәйгемени... Ул киемнәрен күрсәң: капрон да нейлон... Кибетләргә керсәң, борылып чыгасы килми, йортлары ни тора. Идәннәренә чаклы чынаяктан. Су ташыйсы юк, мичкә ягып интекмисең, мунчасына чаклы үзендә. Бөереңә таянып тик ята бир. Вәт кайда ул тормыш... Мин дә районда .калмыйм. Обязательно китәм... Казанга китәм... Мансура шәһәр тормышын очынып-очынып ма-ктый бирде. Ә машина һаман авылга якыная барды. Электр утлары торган саен яктырак җемелдәштеләр. Яңгыр да сибәләүдән туктады. Көчле жил чыгып, болытларны як-якка таратырга кереште. Җир шактый җилләде, чокырларда күл-күл тонып торган сулар гына күптән түгел иңгыр яуганлыкны хәбәр итәләр иде. Гаяз абый чокыр-чакырларны әйләнебрәк үтәргә тырыша. Әмма алар, үч иткәндәй, адым саен очрап, тизлекне әкренәйтәләр. Машина Корыган елга аша салынган .кечкенә күпергә дөбердәп барып керде һәм кисәк сикереп куйды да шып туктады. Мотор ярсып уларга кереште. Пычрак чәчеп зырылдаучы тәгәрмәчләр баткаклыкка һаман тирәнрәк .керә барды. Без өчәүләп машинадан сикереп төштек. Әмма бу юлы шофер кулындагы чылбырның да, минем көчемнең дә файдасы тимәде... Машина, кадаклап куйгандай, урыныннан -кузгалмады. Күпер култыксасына таянып торучы Мансураның түземлеге чигенә чыкты. — Тиз булыр микән? — диде ул, хафаланып. Биленнән брезент алъяпкычын чишеп, тәгәрмәч астына бөтәрләп тыгып маташучы Гаяз абый ачулы тавыш белән: — Бар, бар, тәпили тор, — дип кычкырды. Мансура ялындырып тормады: плащ -итәген күтәрә төшеп, чиста урыннарны сайлап баса-баса, авыл ягына юнәлде һәм бераздан күздән дә югалды. Караңгылык һаман куера барды, күктә болытлар яңадан кабарынгандай тоелды. Без күпме генә тырышсак та, машина бер карыш та урыныннан кузгалмады. Артык көч куюдан минем үлеп эчәсем килә башлады, маң 37 гайдан, бөтен тәннән туктаусыз тир акты, гәүдәне хәлсезлек басты. Бу азапның иге-чиге булмассыман тоела башлады миңа бу минутларда. Белмим, күпме азапланганбыздыр—•■көтмәгәндә арттан ике ут көлтәсе сибелде. Безнең янга йөк машинасы дөбердәп килеп туктады. Кузовтан кешеләр сикерешеп төште. Алар арасында Илгизәрне күргәч, йөземә эсселек бөркелде, гәүдәмә әллә каян агылып көч керде. Тиз генә төзәтенеп алдым да, йөгереп килеп, башкалар белән рәттән машинаны этешергә керештем. Әмма янымдагы Илгизәр калын җилкәләре белән мине читкәрәк этәрде һәм команда бирде: — Раз, два, взяли! Машина, яшелле-мөшелле тавышлар чыгарып, үкереп җибәрде һәм көчәнеп тартылды; шунда ук зырылдый-зырылдый китеп тә барды. Үзебезгә булышкан кешеләргә рәхмәт әйтергә дә онытып, машина артыннан йөгердем... Бераздан безнең машина күңелле генә гүелдәп авылга таба чаба иде инде. Күп тә үтмәде без авыл башындагы амбар алдына килеп туктадык. Аның янында айкалучы ирләр шунда ук машинадагы йөкне бушатырга керештеләр. Мин, үземнең кирәгем юклыгын күргәч, өйгә кайтырга ашыктым. Идарә турына җитүгә, капка ачылып китте һәм аннан Нияз килеп чыкты. Аңа бәрелмәс өчен, җәһәт кенә читкә авыштым. — Бәрдемме? — диде Нияз, борчылып. — Тырышкан идең дә, тайпылып өлгердем. Нияз күңелле генә көлеп җибәрде: — Ха-ха-ха. Эреләнеп, исәнләшми, сөйләшми йөргәнең өчен, каты итеп бер бәрергә кирәк иде дә, моментны ычкындырдым, күрше. — Й, Нияз, М1ин сезгә нинди күрше булыйм. — Кара инде, Гөлназ, әллә оныттың да? Безнең иске өй сезнең читәнгә терәп салынган иде. Көн-төн бергә уйный идек. Берчак шулай әнкәй туфраксага чия киптерергә куйган, мин шуны сизеп алдым да өскә менеп киттем; син, чия көтеп, аста калдың. — Хәтерләмимме соң. Минем алъяпкычка -кипкән чия салдың, салдың да, күп булды микән, дип үрелеп караган идең, мәтәлеп килеп төштең. — Ха-ха-ха. Син дә онытмагансың икән. Мин аны армиядә дә иптәшләргә гел сөйләп көлдерә идем. Син ул чакта менә шулай, кашык буе гына идең. Ә хәзер танымаслык булып үсеп җиткәнсең. Мин, аның туры карашыннан уңайсызланып, башымны аска идем: —• Әнә кайтып та җиткәнбез ләбаса. Ярар, Нияз, сау бул. — Тукта әле, Гөлназ. Курска киткәнче дә үзең белән бер рәхәтләнеп сөйләшә алмадым. Кырыкмыш тай кебек кыргыйлангансың, гел качу ягын каерасың. — Рәхмәт шундый матур сүзләреңә. — Ха-ха-ха... Әллә үпкәләде инде. Шаярып әйтәм лә, күрше, кәефең кырылмасын тагын. — һи, андый сүзләргә генә кәеф китә башласа... Без катырак сүзләргә дә күнеккән, тиз генә бөгелерлек түгел. — Бу сүзең өчен молодец. Шулай кирәк... Әй, авылдашлар, сагындыргансыз бит... Кара әле, Гөлназ, уенга чык, яме. Үзем каршы алырмын, вечердан соң озатып куярга да могу. — Карап карармын... Мин кайтып кергәндә, Рәзинә бездә иде. Ул, мине күрүгә, борчылган кыяфәт белән каршыма атлады: — Әллә берәр күңелсезлек бармы, Гөлназ? Чыраең качкан. Мин ачу белән кулымны селкеп куйды-м: — Янгырга эләктек тә батып яттык. Көчкә кайтып җиттек. Ярый 38 әле күрше авыллар очрады, алар чыгарыштылар... Фермада ни хәлләр?.. — Таналарыңны бүлешеп саудык... Ачуланмыйсындыр бит? — диде Рәзинә, елмая төшеп. — Тыңлата алдыгызмы? — Тырыштык инде,— диде Рәзинә, алгарак чыгып торган теш казналарын күрсәтә-күрсәтә көлеп. — «Акбаш»ыңны арканлап тоттык. — Үземнән башка кешене якын 'Җибәрмәс дип уйлый идем. Җиңелгән... Рәзинә ишекле-түрле әйләнеп килде дә, ике тәрәзә арасындагы кыршыла башлаган көзгедән карый-карый, зарланып алды: — Бу арада гел өйдә дә, гел өйдә. Беркая барган юк. Фермада да, ичмасам, күңел ачарлык бер кызыл почмак та оештыра алмыйбыз. — Галиулла абзыеңа нәрсәгә кызыл почмак? Кеме бар аның фермада? Кызы, беләсең, районда. Безнең белән кайтты. Киенгән-ясанган. — Беркая да бармыйм дигән идем, чыкмый каламмы болай булгач,— диде Рәзинә, канатланып. — Читтә йөргән килмешәкләр авыл туфрагын ду китереп таптый-таптый биегәндә, боегып өйдә утыраммы соң? Әйдә, җыен тизрәк. Мин тиз генә юынып, аннан-моннан капкалап алдым да киенергә тотындым: бөрмә билле алсу ефәк күлмәгемне кидем, кайчы очын учакта кыздырып, яңгырга күпереп киткән чәчләремне бөдрәләдем. Җиңелмә генә пудра да сөртенеп алгач, хәзер инде миңа көзгедән баягы пычракка баткан чырайсыз кыз урынына чиста, матур киенгән алсу йөзле кыз елмая иде. Рәзинә, миңа тутырып карап: — Матурсың син, Гөлназ, — дип куйды. — Кашларың кап-кара, скарлыгач канатыдай сызылып киткән, күзләрең үзенә бер төрле, шә- мәх ә-зәңгәр... — Мыскыллавыңмы бу, Рәзинә? — Юләркәй син, — диде Рәзинә, мине кочып алып. — Мактаганны яратмыйсың. Мин бит дөресен әйтәм... Эх, белмисең... Миңа шулай әйтсеннәр иде... — Үзеңне син һәрвакыт кимсетәсең. Әмма сөйкемле син, шуны беләсеңме? — Юатучыларга мохтаҗлыгым юк. Ямьсезлегемие беләм мин... Татлы телләнмә, яме. Мин аның киң иңбашларына иркәләп кагылдым: — Матурлыктамыни хикмәт, Рәзинә. Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк, дип тикмәгә генә әйткәннәр дип уйлыйсыңмы? Минемчә, кешегә иң элек акыл кирәк. — Анысы дөрес. Акылың булмаса, чибәрлек бер эшкә дә ярамый шул. — Шулай булгач, нигә көенәсең? — Минме көенәм? Уйлаганым да юк ичмасам... Башка көенечләр дә җитәрлек... Шулай да чибәр кешегә каравы рәхәт, беләсеңме, Гөлназ... Чибәрне яратам шул, тинтәк егетләр кебекмен. Мин аның сүзләреннән кычкырып көлеп җибәрдем. Рәзинә дә миңа кушылды. Яңгырдан соң тына була торган җиңелчә хуш ис аңкып торган түгәрәк аланга килгәндә, карт өянке астына җыелышкан яшьләр гармонь- ■чыга кушылып җырлыйлар иде. Рәзинә, килеп туктаган шәпкә, пышылдап: — Каршы якка кара әле, — диде. Анда өянкегә таянып Мансура тора иде. Ул, чигүле ак кофтасының якаларын рәтли-рәтли, тирә-ягына карана. 39 — «Таллы яр»да әдәм карарлык кызлар юк, егетләр өерләре белән яртымнан чаба, дип мактана икән. Ухажорлары кая булды микән бүген. Ул арада безнең янга Илгизәр килеп басты. — Кызлар, мине үз компаниягезгә аласызмы, чит авылныкы булганга егетләрегез үзсенми, — диде ул, елмая төшеп. — Белмим шул. Гөлназ, компания өчен ярарлыкмы, бу кешене беләсеңме?— дип көлде Рәзинә, күзеннән шаян очкыннар чәчеп. — Компаниянең иң түренә бастырабыз. Безне Корыган елга күпереннән чыгаручыларның берсе булыр бу. Рәхмәт тә әйтә алмавыма көенгән идем, килүеңә сөендем, — дидем мин, Илгизәрнең назлы карашы астында кызарынып. — Нигә кызларыбыз бездән ятсыналар дисәм, чит егетләр биздерәләр икән,— дигән тавышка без өчәүләп күтәрелеп карадык. Каршыбызда, авызын ерып, Нияз басып тора -иде. — Каршы алырмын дигән идем, кызлар, сүземдә тора алмадым, — диде ул акланган тавыш белән. — Мөнир кармак салган җирдә дөньяны онытып утырганмын. — Әнә, Мөнир дә кайтып килә, — диде Рәзинә, су буе ягына күз ташлап, үзе тиз генә төзәтенеп алды. Күп тә үтмәде, безнең янга Мөнир килеп туктады. Ул арада йөгереп Мансура килде: — Ай, балыклары ла балыклары, — дип лепелдәде ул, таякка киер- телгән чабакларны Мөнир кулыннан тартып алып. — Ой, ничек кызганмыйсыз шул мескенкәйләремне... Кара, кара, берсе тере... — Ул кисәк сикереп куйды һәм чытлыкланып көлеп җибәрде. — Әй, белмисең шул балык каптыруның ләззәтен,—диде Мөнир, дәртләнеп. — Җитмәсә, урыны нинди бит әле... Күз алдында яшел болын җәелеп ята. Елга көмеш тасма кебек боргалана-боргалана сузыла. Кояш нурларына чагылып дулкыннар тәгәрәшә... Шул чагында калкавычың кисәк кенә батып китә. Ә син ыргылып торасың да кармагыңа ташланасың... йөрәк леп-леп тибә башлый, күзләр кармак җебенә текәлә: чуртан каптымы, әллә чабакмы дисең, ә күңелнең бер почмагы, һәй, бот буе җәен килеп чыксачы, дип өметләнә... Шуннан кармагыңны тартып җибәрәсең... — һәм чәнти бармак буе маймыч ялтырап -килеп чыга, җәен тал астында койрыгын болгый-болгый синнән көлеп ята, — дип Рәзинә кычкырып көлеп җибәрде. Мөнир, йон каплаган таза беләгенә шапылдатып суга-суга: — Маймыч белән азапланмыйм анысы, көн дә мондый-мондын чабакларны гына ташып торам, — дигән иде, Рәзинә татын да кычкырыбрак көлә башлады. — Балыкчылар моның шае, моның шае балык каптырдым, дип беләкләренә суга-суга мактаналар да гомер буе күгәргән беләк белән йөриләр ди. Сезнең дә беләкләрегез күгәреп беткәндер әле. — Кара, кара, телгә нинди чая,— диде Мөнир, елмаеп, һәм егетләргә таба борылды. — Авылның, бөтен кызлары мондый булса, өйләнергә кыз тапмабыз, ә? — Барысы да андый түгел кебек, — днде Нияз, миңа көлемсерәп карап. Мин, уңайсызланып, керфекләремне түбән төшердем. — Кешесенә күрә усал да буласың, — диде Рәзинә, җитдиләнеп. — Ягез, юк-барны сөйләнеп вакыт уздырмагыз инде, — диде Мансура, баскан урынында тыпырданып, — Әнә Сәхил вальс уйный, кайсыгызны танцыга чакырыйм. Ул егетләргә берәм-берәм карап алды да Илгизәрнең иңбашына ап-ак беләкләрен салды. Алар, әйләнә-әйләнә, түгәрәккә таба киттеләэ. 40 —■ Илгизәр, кара, сүз куешканча булсын, иртәгә таңнан ук бөтен яшьләрегез белән болынга... — дип кычкырды Мөнир бу парның артыннан. — Беләм, белом, — дип җавап кайтарды Илгизәр. Алар биегәнне боегып карап торасым килмәде, мин Ниязны танцыга үзем чакырдым. Нияз, мине култыклаган килеш артына борылып, әйдәгез, сез дә калмагыз, дип Мөнир белән Рәзинәне дә әйдәде. ■— Аяклар күнекмәгән, — дип елмайды Мөнир, безгә карап, — я -гармоньчыны саташтырырмын... Нияз, мине әйләндерә-әйләндерә: — Кара безнең кызларны, — дип елмайды. — Бер дә шәһәр кызларыннан ким түгелләр. Берсеннән-берсе чибәрләр, үзләре танцыга да остарып беткәннәр. — Әллә безне урманда үскән дип белдеңме? —■ Алай ук димәсәм дә, болай ук та дип уйламаган идем. — Ничек инде болай ук? — Менә шулай инде, — дип елмайды Нияз, күзеннән шаянлык бөркеп... — Кызый, бүген озата барам үзеңне... — Йокың калыр, — дип елмайдым мин, аңа туры карамый гына. Ул арада гармоньчы уйнаудан тукталды. Шунда ук минем янга Илгизәр килеп җитте: ■— Гөлназ, бу юлы икәү биибез, — диде ул. — Биеми тор, яме, — диде Нияз, -минем кулымнан тотып түгәрәккә таба тарта-тарта. — Башка авыл егетләре өчен үстергән кызларыбыз юк, шулаймы, Гөлназ. Мин үз алдыма гына елмаеп: «Безнең дуслыкны белми шул Нияз, белсә, болай кыйланмас иде», дип уйлап куйдым. Шул ук вакытта аның әнә шулай үзсүзле һәм кыю булуы күңелгә ошап китте... Илгизәрнең хәтере калмады микән дип уйлап, ул басып калган якка мин әледән-әле күз ташладым. — Әллә егетеңме? — дип сорады Нияз, минем борчылуымны төшенеп. — Егетем шул. — Чибәр нәрсә. Бер синең генә башыңны әйләндермидер? — Шуның белән нәрсә әйтергә телисең? — Кая барса, шунда кызыдыр дим. —■ Ул, син уйлаганча, начар кеше түгел. — Яратасың? — Ну яратсам... — Бик шәп... Тик аны синең өчен өзелә дип әйтмәс идем... Әнә, кара, кара, партнершасының авызына кереп бара, — диде ул, кинәт минем беләгемнән тотып, бер кырыйдарак вальс әйләнүче Илгизәр белән Мансурага күрсәтәкүрсәтә. — Әйтәм бит, мут нәрсә... Ә син яклашасың. Мин, аңардан кулларымны ычкындырып, түгәрәктән чыга башладым. — Син нәрсә? — диде Нияз, гаҗәпләнеп. — Синең белән биисем килми. — Турысын әйтүем ошамыймы? Мин тәҗрибәдән чыгып сөйлим. Сиңа яхшылык телим. Бик артык ышанып китмә дим. Син шуңа ачуланасың. Әй-яй, серкәләре су күтәрми бу кызларның. Әйдә, танцы бетте. Егетең янына илтәм... — Синнән башка да барырмын, татарга толмач кирәкми, яме,— дип мин кырт кына борылдым да, яшьләрне аралый-аралый, Илгизәргә таба киттем. — Илгизәр, сүзем бар. — Тыңлыйм, Гөлназ. — Монда сөйли алмыйм; әйдә, йөрик бераз су буенда. 41 — Гөлназ, үзең беләсең, иртәгә канал казыйбыз. (Мөнир белән алар- га кайтырга сөйләштек; аның эзләп йөрүе бар. — Бар алайса. — Гөлназ, үпкәләмә. Безнең аның, белән сызымнарны тикшерәсе бар. Төн бит кыска... Синең белән иртәгә йөрербез, яме. — Сау бул, Илгизәр. Минем кәефем .кырылды. Хәтта Рәзинәне дә көтмичә, аланнан ялгызым гына кайтып киттем. Болынлыктан тармакланып агучы елганы иске юлына җибәрергә дип инде берничә ел сөйләп киләләр иде. Ниһаять, без бүген шул эшкә керештек. Булачак каналның озынлыгын үлчәп, кеше башына тигезләп бүлдек тә ккешәрләп эшкә тотындык. Миңа күрше авыл кызы Сәгыйдә белән бергә эшләргә туры килде. Ул да минем кебек үк фермада сыер сава икән. Без эш турында сөйләшеп киттек. Сүз арасында ул: — Абзарларыбыз начар, азык җитми, шуңа күрә сыерларның да сөте >аз, дип зарлана идегез. Быел безнең үкчәгә басып барасыз әле. Сводкаларда аерма аз гына,—диде. — Сводкадамыни хикмәт... — Тагын нәрсә кирәк? — Безгәме?.. Бик күп нәрсә кирәк... һи, сөйли китсәң. Мян канаудагы сулы балчыкны чиләккә тутырырга керештем. Шул вакыт каршыдагы таллыктан бер кочак шомырт чәчәкләре күтәргән Мансура килеп чыкты. Ул, эшләп буламы, дип кенә үтмәкче иде, Сәгыйдәгә күзе төшеп, тукталып калды. — Әбәү, Сәгыйдә, нишләп син монда, районда эшли идең лә? — диде ул - гаҗәпләнгән тавыш белән. — Авылга кайттым. Җир тырнап үскән кеше лә мин. Көн-төн район юлын таптауның .кызыгын тапмадым; аннары, аның ипие дә бездәге кебек тәмле түгел, җиң сызганып эшләп ашамагангадыр инде, — диде Сәгыйдә, елмаеп. — Бик матур йөри .идең, үзгәреп киткәнсең,.—диде Мансура, аңа баштанаяк сынап карап. — Каралганмындыр. Әйтәм ич, кояшта да аерма бар, районныкы бер төрле кыздыра, авылныкы бөтенләй башкача... Үзең нишләп йөрисең?.. Кияүгә чыкмадыңмы әле? — диде Сәгыйдә, «көрәге белән канау кырыйларыннан балчык кантарларын кисеп төшерә-төшерә. — Юк... Подходящийлар очрамый, һе-һе-һе. — Тирә-ягыңда менә дигән егетләр була торып, тиң таба алмыйсыңмы?. Артыңнан бик йөриләр дип сөйли идең бит. — йөрү беләимени. Юньлесе булмагач... — Ай-яй, егетләрне бигрәк кимсетәсең. Аларның берсе дә кешедән ким түгел. Үзегезнең Ниязны гына ал, менә дигән егет, әллә кемнәреңә ярарлык. Безнең Илгизәр начармы? Бер ара син аны ошатам дип тә сөйләп йөрдең әле. — Илгизәрнеме? — диде Мансура, уңайсызланыбрак. — Ю,к ла. Болан гына әйтелгәндер... Нәрсәсенә исем китсен, обыкновенный авыл егете инде. — Аңлашылды, — диде Сәгыйдә, күзләрен ачулы кыскалап,— сиңа я прокурор, я инженер-фәлән кирәктер. Эзлә... Эзлә! Бәлки табарсың да. Сәгыйдә, аягы белән ныгытып басып, көрәген җиргә батырды да бпк зур балчык кантарын куптары-п, ярсулы көч белән читкә атып бәрде һәм, гәүдәсен турайтып, яңадан Мансурага карады: — Әйтсәм әйтим, — диде ул, сүзләрен сузып-сузып кына,— безнең егетләр дә бик акылсыз түгелләр. Бәлки сиңа прокурор да өйләнер, нн- 42 женер да өйләнер. Әмма безнең егетләрне тиз генә өйләндерә алмассың. Алар да кемнең кем булуын бик яхшы күрәләр. Мансура кызарып китте: — Мин нишләгән? — диде ул, үртәлеп. — Берни дә эшләмәгән, — диде Сәгыйдә, тыныч кына. — Безнең егетләрнең беркемнән дә ким түгеллеген әйтәсем килә. Алар берсе дә син уйлаганча мәми авыз түгел. Теләсә кемгә эләкмиләр безнең егетләр. — Анысын сөйләмә инде, кемнең эләгүен, кемнең эләкмәвен мин дә бик яхшы беләм. Теләсәм, шул мактаулы егетләрегезнең башын шундый итеп әйләндерермен... — Тырышып кара. — Л1ин тырышмам. Үзләре йөгерерләр, менә күрерсең. Әйткән иде диярсең, һи-һи-һи... — Мансура жпңүчән кыяфәттә тәкәббер елмайды һәм баскан урынында бөтерелеп алды да жылт-жылт атлап китеп барды. — Әй, чибәр үзе, — диде Сәгыйдә, сокланып. — Кем белә, бәлки әйләндерер дә... Мин дәшмәдем. Үз уйларыбызга чумып, сүзсез генә эшли башладык. Бу кичне мин аланга, Рәзинәне дә көтеп тормыйча, иртәрәк киттем. Анда мине Илгизәр каршы алды. Ул бүген дә авылларына кайтып тормаган, Мөнирләргә генә кергән икән. Зур имән төбендә Сәхия иренеп кенә гармонь тарта. Шөпшә билле Маһинур Мөнирнең сеңелесе Сәхил каршысына баскан да, кулларын бутыибутый, аңа нәрсәдер аңлата. Бер кырыйдарак кызлар көлешә- көлешә сөйләшеп торалар. Бөрмә итәкле ап-ак күлмәк кигән Мансура да агач арасыннан килеп чыкты да кызлар янына тукталды. Алар янында бераз боргаланып торды да, биек үкчәләре белән шак-шок баса-баса, Сәхил янына килде: — Сәхил дус, ялындырмый гына өздереп уйнап жибәр әле, күңелләр ачылсын, — диде ул. Сәхил бию көе уйный башлады. Мансура житез .генә бөтерелеп алды да тыпырдый-тыпырдый түгәрәкне әйләнеп чыкты, аннары йөгереп кызлар янына барды. — Кызлар, әйдәгез берәр уен уйныйбыз. — Чүпләмле-чүпләмле уйныйк, — дип шаулаша-шаулаша кызлар агылып уртага чыктылар. Сәхиягә жан .керде, аның нәзек бармаклары гармонь телләре өстендә дәртләнеп биергә кереште. Уен бик күңелле булса да, мин аңа бөтен йөрәгем белән бирелеп китә алмадым. Түгәрәк уртасында бөтерчек кебек әйләнүче ак күлмәкле кызның үзенә парга гел Илгизәрне чакыруы әледән-әле күзгә ташланып, эчне пошырып тора иде. Бер тапкыр алар түгәрәк уртасыннан шактый ераклашкач, йөрәк жу итеп куйды: «мөгаен ул Илгизәрнең «башын әй- ләндермәкчедер». Аны сайлагандыр. Илгизәрне кисәтеп куяргамы әллә, барысын да сөйләп бирергәме?..» Алар бин-бпп яңадан төркемгә якынлаштылар. Мин җиңел сулап куйдым. «Юкка шикләнәм. Күпме тырышса да, Мансура берни чыгара алмас. Илгизәр мине ярата. Шулай булгач, нишләп Мансураның кармагына эләксен ул». Мин Илгизәргә карап елмаеп куйдым. Илгизәр очынып минем алга килеп басты һәм тыпырдый-тыпырдый мине биергә чакырды. Мин атылып аның каршысына чыктым, без бии-бии түгәрәкнең икенче ягына киттек... Бераздан Илгизәрнең яңадан Мансура белән әйләнүе күзгә ташланды. Ләкин бу юлы инде мин моңа әһәмият итмәдем, эчке бер шатлык белән рухланып башкалар арасында бөтерелә бирдем. 43 Түгәрәк уртасында мине Нияз тотып алды: — Нәрсә булды сиңа, Гөлназ?—диде ул, сәер карап. — Ник алай сорыйсын? — дидем мин, кинәт биюдән тукталып. Без аның белән кырыйгарак чыктык. Нияз көлеп җибәрде. — Нигә курыктың. Мин бит сине мактарга теләдем. Күзләрең дә, йөзең дә үземнеке түгел. Синнән бүген тирә-якка нур сибелә... Юк, гадәттәге Гөлназ түгелсең син бүген. — Шундый сүзләргә бик оста син, Нияз. — Әллә берәр кызның, Нияз мактады, дигәне бармы? Мин андый сүзләрне сиңа гына эзләп таба алам. — Син аларны эзләп азапланма, андый сүзләр миңа барыбер ошамый. — Андый сүзләр ошамаган хатын-кызны минем күргәнем юк. — Күрмәсәң күр, андый сүзләрне мин чынлап яратмыйм. — Алдыйсың... Ха-ха-ха, күзләрең башкача сөйли... Гөлназ, китмә, китмә; ошамаса, башка әйтмим... Әйдә биибез... Биегәндә мин, уңайлы чак туры китереп, Ниязга: — Ишетәсеңме, егетләрнең мәхәббәткә карашларын бик беләсем килә, — дидем. — Аңлап бетермим, — диде Нияз, мина сораулы карап. — Аңлатып бирә алам. Тик бернәрсә дә яшермичә, турысын җавап бир. Әйтик, син бер кызны яратып йөрисең ди. Икенче бер кыз килде дә сиңа үзенең яратуын әйтте ди. Бу кыз теге син яраткан кыздан чибәррәк тә, киенә-яоана да белә, кыйланчык та ди. — Ха-ха-ха... Менә нәрсә сорыйсың икән... Беләсеңме, Гөлназ, мәхәббәткә закон язылмаган. Мәхәббәт ул акыл түгел, ә хис, аңлыйсыңмы — хис. Мин андый хәлдә нншләремне белмим. Мөгаен, хисем нәрсә кушса, шуны эшләр идем. — Алайсаң адәм баласына акыл ник бирелгән? — Акылмы? Акыл! Үзең уйлап кара, акылсыз булсаң ничек яшисең. Безгә коммунизм төзергә, галәмгә очарга, Айга, йолдызларга менәргә кирәк... Юк, хиссез яшәргә була, ә акылсыз яшәү мөмкин түгел. — Синеңчә, акыл бары эштә кирәк. Ә .мәхәббәт мәсьәләсендә чикләнергә тиеш. Юк... Бу, минемчә, дөрес түгел... Әйт әле, Нияз, ирләр барысы да синеңчә уйлыймы? — Үзегез... Кызлар... Син үзең үк хискә буйсынмыйсыңмыни? Тирәягыңда синең Илгизәреңә караганда биш өлеш артыграк егетләр 'бар. Ник аларны күрмисең, ник Илгизәр артыннан йөгерәсең? — Анысы синең эшең түгел... — Ха-ха-ха... Үзең акыл турында сөйлисең. Шул чагында безнең янга Илгизәр килде. — Гөлназ, мин сине эзлим, — диде ул, мине култыклап алып.— Әйдә, таралабыз. Мин Мөнирләргә керәм. Син тыныч кына кайтып йокла. Иртәгә бит эш көне, ял ит. — Сиңа хәтерем калды,— дидем мин Илгизәргә, аланнан ераклашкач.— Мансура янында айкалуың ошамый миңа. — Синең Нияз янында буталуың миңа ошый дип уйлыйсыңмы? — Мин буталаммы... Ул бит үзе. — Мин дә буталмыйм. Мансура үзе килә. Аны куып җибәримме, аннан мин нинди егет булам. — Ул бәлки өйләнешергә үк тәкъдим ясар, риза булырсыңмы? — Ха-ха-ха. Гөлназ, нәрсәләр сөйлисең. Акыллы кыз егетләргә өйләнешергә тәкъдим ясыймы? — Ник көләсең? Сезгә эшләргә яраган нәрсә безгә ник ярамый? Хатын-кыз әллә кеше түгелме? 44 — Гөлназ, бүген син сул ягың белән торгансың... Я, бер назлыйм әле үзеңне, йөрәкләргә ял булсын. Усал, кара син аны, әллә ниләр сөйли, — дип ул мине кочагына алды. Мин, аның күкрәгенә сыена төшеп, күзләренә туры карадым: — Илгизәр, башка берәр кыз менә шулай сыенса, иркәләр идеңме? — Ничә тапкыр әйттем... Гөлназ, яратам... Ишетәсеңме, яратам мин сине. Менә тыңла: Үзәкләрем өзелә, Бәгърем, белмисең генә; Айга — Зөһрә, таңга — Чулпан, Миңа татлык — син генә. Илгизәр әкрен тавыш белән һаман җырлый бирде. Ә мин, борчыганым, урынсыз сораулар белән күмгәнем өчен оялгандай, йөземне анын күкрәгенә яшердем һәм тынып калдым. Әнә шул тынлыкта Илгизәрнең җырына кушылып язгы гөрләвекләр чылтырагандай, сандугачлар сайрагандай, агачлар шаулагандай тоелды. Гүя табигать йокыдан уянганда аңа кушылып җырлый, үз балаларын иркәләп сыйпый, аларның мәхәббәтенә шатланып иңри иде... Бераздан мин чынбарлыкка кайттым. Җырлаудан тукталып, уйчан карашын еракларга төбәгән Илгизәрнең кулларыннан тотып: — Рәхмәт, Илгизәр. Хәзер бар кайт. Мөнир абый сөйгән кызыннан да зарыгыбрак көтәдер, — дидем. — Киттем, Гөлназ. Сау бул... Икенче көнне без тагын канау казырга чыктык. Илгизәрне мин ерактан ук күреп алдым. Аргы башта Мөнир белән канау озынлыгын үлчәп йөриләр иде. Кичәге урынга килеп эшкә тотындым. Сәгыйдә бүген юк иде. Күп тә үтмәде канау эченә Нияз сикереп төште. — Гөлназ, нихәл? — диде ул, киң елмаеп. — Әйбәт кенә. — Күрәм, бик әйбәткә ошамаган. — Нәрсә күрәсең? — дидем мин, аңа туры карап. — Хәлеңне әйтәм, бик әйбәттән күренми дим. Илгизәрең постоянный түгел дидемме? Син шуны үлеп яклашкан булдың. Ирләр алар күбесе шулай. — Бернәрсә дә аңламыйм... — Аңлыйсың. Белмәмешкә -генә салышасың. Кичә Мансура янына куна кергән бит. — Ялган! Гайбәт таратасың. — һа, минме гайбәт таратам? Ай-яй, Гөлназ, минем хакта шулай начар уйлыйсың дип белми идем... Ышан.масаң, әнә Мөнирдән сора, сөйләп бирер, — дип Нияз .хәтере калган кыяфәт белән канаудан өскә үрмәләде. Мин беравык нишләргә белми аптырап басып тордым. Аннары көрәгемне ыргыттым да канаудан чыктым һәм йөгерә-атлый Илгизәр янына киттем. Илгизәр, кулындагы метрын Мөниргә тоттырып, минем каршыга атлады. — Нәрсә булды, Гөлназ? — диде ул, борчылып. — Сөйләшәсем бар. Халык күзеннән читкәрәк китик. Без аның белән агач арасына кердек. Илгизәрнең түземлеге чигенә чыкты. — Нәрсә бар, әйт тизрәк? — диде ул, минем кулымнан тотып. Кулымны тупас кына тартып алдым да апа туры карамый гына: — Мансура янына куна кергән дип ишеттем, — дидем. — Ах, менә нәрсә, — диде ул көлемсерәгән тавыш белән. — Кем җиткерде аны шул арада. 45 — Димәк, дөрес. —Дөрес тә, дөрес тә түгел. Кайтып килгәндә каршы очрады да ияреп Мөнирләргә керде. —Шуннан төнне бергә уздырдыгыз, шулаймы?—дидем мин калтыравыклы т-авы-ш белән. — Их син, бозау( Илгизәрнең йөзе каралып китте. — Бозаумы? — диде ул ярсыган тавыш белән. Аның күзләре уттай яна, йодрыклары йомарланган ;иде. Мин тыелгысыз ачу белән: —Бозау! — дип кычкырдым. Илгизәр минем өскә ыргылуга, мәче җитезлеге белән бер як читкә сикердем һәм туры килгән сукмак буйлап йөгерә башладым. Бераздан үзем эшли торган канауга сикереп төштем һәм юеш җирне ярсыпярсып казырга керештем. * * Әле кайчан гына челтерәп гөрләвекләр .ага, карылдаша-карылдаша каргалар оя кора иде. Ә хәзер печән өсте дә килеп җитте. Көлеп торган көннәрнең берсендә безнең колхоз -печән өмәсе оештырды. Сызылып таң атуга ирләр, иңбашларына чалгыларын салып, болынга юнәлделәр. Алар артыннан, ак алъяпкычларын, чуар яулыкларын йомшак җилдә җилфердәтә-җилфердәтә, -кыр казларысыман тезелешеп кызлар, яшь киленнәр агылды. Аларның иңнәрендә ап-ак тырмалар, үзләре бертуктаусыз гөлдердәшәләр, ара-тирә шау-гөр килеп көлешеп алалар. Бигрәк күңелле инде шушы печән өсләре. Аны кешеләр юкка гына зарыгып көтеп алмый шул. Яшь киленнәр чуар күлмәкләрен, бәби итәкле алъяпкычларын юкка гына ел башыннан ук хәстәрләп куймыйлар, ә яшь кызлар биеп торган җиңел тырмаларын бер-берсенә күрсә- тешә-күрсәтешә тиккә генә мактанмыйлар. Егетләр дә корыч чалгыларын юкка гына тырыша-тырыша кайрамыйлар. Бу көннәр кешеләрнең күнелен җилкендерә — картларны яшәртә, яшьләр йөрәгендә дәрт кабыза. Бүген бөтен авыл 'болында. Без дә, фермадагы эшләрне тиз генә бетереп, бирегә килдек. Әнә кояшка каралып янган Маһинур, нечкә гәүдәсен боргалыйборгалый, печән күбәсе тәгәрәтә. Аның янында ак яулыгын маңгаена ук төшереп бәйләгән, таза, тыгыз тәнле Рәзинә, авыз эченнән көйли-көйли, җитез генә эшли. Аның кырыенда матур ак йөзле Шәмсия апа һәм озын буйлы какча яңаклы Катифә апа, тырмаларын салмак -кына йөртеп, нәрсә турындадыр гәпләшәләр. Бездән ерак түгел төбәклектә ирләр печән чаба. Аларның чалгы тавышлары күңелдә моңсулык тудыра. Ул якка күз салган саен, .яшел болынны ярып иң алдан баручы озын буйлы Нияз -күзгә ташлана. Ул, ак күлмәгенең изүен чишеп җибәргән дә, аякларын киң аерып басып шундый иркен селтәнә, гүяки, ташып торган көченнән арынырга тырышкандай тоела һәм шуның белән игътибарны ирөксездән үзенә тарта. Сагыш белән тулпан күңел ачылып киткәндәй була... Ләкин шунда ук күзләр яңадан күрше колхоз болынына текәлә. «Аларда да бүген өмә. Ирләр арасында Илгизәр дә бардыр. Билгеле, бар. Ул да шулай безнең болын ягына моңаеп карый микән. Карамыйдыр. Караса, ал.ай эшләмәс иде. Яратмагач, иик ул антлар бирде, ник моңлы җырлары белән назлады, ник шашып-шашып иркәләде икән... Яраткандыр. Бәлки хәзер дә яратадыр. Әмма мин нишләдем? Нишләдем? Мин үзем хыянәтче. Аның күз алдында Нияздан үптердем. Ничек соң ул шулай килеп чыкты?» Минем уйлар үзеннән-үзе үткәннәргә китте... Илгизәр белән бозылышуга бераз вакыт узды. Бер кичне Рәзинә ашыга-кабалана безгә килеп керде дә: «Күрше авылда «Тихий Дон» бара икән, Гөлназ, бөтен авыл яшьләре шунда китте. Әйдә без дә менәбез, җыен тизрәк», диде. 46 Без чыкканда, капка янында Нияз басып тора иде. йөземдәге аптырауны күреп, Рәзинә: «Нияз әйтмәсә.белмн кала идек: ничек башына килгән, ул чакыра керде», диде. — Ярар, отчет бирмә, Гөлназдан барыбер рәхмәт ишетмәм, — диде Нияз. Мин исә, елмая төшеп: — Бу юлы рәхмәт әйтәм. Ул киноны күптән карыйсым килә иде, — дидем. — Алайсаң кызурак барыйк, өлгермәвебез бар,— дип Нияз ике ягыннан икебезне култыклап алды... Клубка кереп, арттагы буш рәткә урнашуга бездән ике-өч кенә рәткә алда утыручы Илгизәр күзгә ташланды. Аның янындагы кара бөдрә чәчле кызның Мансура икәнен таныгач, коелып төштем. Нияз сүз кушты. Аның сүзен ишетмәмешкә салышып, читкә борылдым: хәлемне берәүгә дә сиздерәсем килми иде. Бәхеткә каршы, шунда ук ут сүнде, кино башланды. Экранда ниндидер атлар чабышты, кемнәрдер йөгереште, кемнәрдер атышты... Аннары килгәндәге кебек үк өчәүләп кайтырга чыктык. Нияз белән Рәзинә кино турында туктаусыз бәхәсләштеләр. Нияз ара-тирә миңа да сүз кушкалады. Үзенең сорауларына юньләп сүз кайтармагач, миңа гаҗәпләнебрәк карап алды да артык борчымады. Мөгаен, Нияз бу минутта мине яхшы аңлагандыр. Илгизәр белән Мансураны күргән булырга тиеш ул. Бәлки әле безне дә шуларны күрсәтү өчен чакыргандыр. Юк ла... Тиле... Башка әллә нинди уйлар килә. Ниязның аларда ни эше булсын... Моннан соң да Нияз мине берничә тапкыр уеннан озата кайтты. Бер кичне Илгизәр дә килгән иде. Мансура кайтмаган иде. Илгизәр гел Мөнир белән йөрде. Мин бу юлы башка көннәрдәгечә шат күңел белән түгәрәктә бөтерелмәдем. Илгизәрне читтән генә күзәтеп, зур карама астында басып тордым. Бер ара Нияз яныма -килде. — Күрше, ник уйнамыйсың? — диде ул, гадәттәгечә шат елмаеп.— Балтаң суга төшкән кебек боегып торасың. Нәрсә булды? — Берни дә булмады. — Әйдә биибез. — Биисем килми. — Алайсаң бераз йөреп килик. — йөрисем дә килми. Нияз, хәтере калып: — Гаҗәп кеше син, ялындырырга бик яратасың, — диде. — Ялындырмыйм, просто кәефем юк. — Кәефең булмаса, әйдә кайтарып куям. — Нияз, теге көнне әйттемме башка озатма дип? Нияз көлеп җибәрде. —һе, сезнең әйткән бер сүзегезне чистый монетага алсаң гомердә кыз чырае күрмәссең. Кызлар озат дип тормас. Әйдә, ялындырма, оза- гам, киттек, — дип Нияз, ай-ваема карамастан, култыклап алып кайтып китте. Үзебезнең турыбызга килеп җиткәч кереп китәргә теләгән идем, Нияз юлыма аркылы басты. — Сөйләшик бераз, Гөлназ, — диде ул йомшак тавыш белән. — Нигә гел миннән качасың? Нинди начарлык эшләдем? Үзеңә яхшылыктан башка бернәрсә дә теләмим. Ә син берни аңламыйсың. Я, әйт ичмасам берәр ягымлы сүз. — Ягымлы сүзләр әйтә белмим мин. — Алайсаң кара миңа бер матур итеп. — Нияз, нәрсә булды сиңа? Шул минутта Нияз миңа таба иелде дә көчле куллары белән кысып кочаклап алды һәм иреннәремә үрелде. Мин аны җан көчемә этеп җи 47 бәрдем дә капка келәсен ычкындырып, ишек алдына йөгереп кердем... Әрнүдән, хурланудан төн буена йоклый алмый чыктым. Икенче көнне эштән бушаган бер арада яныма Маһинур килде. Ул миңа карап-карап алды да: — Гөлназ, бер сүз сорыйммы үзеңнән?—диде. — Сора, Маһинур. — Әйт әле, сип миңа дусмы? — Дус... — Ә башкаларга? — Барыгызга да дус. — Нигә серләреңне бездән яшерәсең? — Нинди серләремне? — дидем мин, гаҗәпләнеп. — Нияз белән йөргәнеңне ник әйтмисең? — Нияз белән?! Аны сиңа кем әйтте. — Кем әйтсен... Илгизәр белән Мөнир абый үбешеп торганыгызны күргәннәр. >Кичә төне буе пышын-чышын сөйләшеп чыктылар. — Дөрес түгел, дөрес түгел! — дидем мин, йөземне кулларым белән каплап. — Их син! Җитмәсә, танасың. Яратмыйм мин андый кызларны! Илгизәр абыйдан кай җире артык аның. Яратмыйм мин сине, ишетәсеңме, яратмыйм, - - дип Маһинур минем яннан йөгереп -китеп барды. Шушы вакыйгадан соң миңа Илгизәрне күрергә туры -килмәде. Нияз белән дә ялгыз очрашмаска тырыша башладым... Тау ягында ярып паровоз кычкы-ртканга сискәнеп китеп, тирә-ягыма күз салдым. Хатын-кызлар һаман тын гына эшлиләр. Кояш туктаусыз югары күтәрелә, эсселек көчәя бара. Ара-тпрә, талчыккан тәннәрне рәхәтләндереп, җиләс җил исеп куя. Ул басу ягыннан иген исе китерә, бу ис печән исләре белән аралаша да борыннарны, тамак төпләрен кытыклый, җиңелчә генә башны әйләндерә. Бу минутта эсселек онытыла, күз карашы, ирексездән, киң басулар өстенә текәлә. Басу, төрле төсләргә кереп, әкрен генә дулкынлана, башакларның бер-берсенә бәрелеп чыштырдавы ишетелгәндәй була. — Уракка төшәргә дә вакыт җитте, — дип куя хатыннарның берсе. Башкалар сүзсез генә басу ягын-а карыйлар. — Югары басуда бодай бик начар, анда бер, монда бер сәлперәеп утыра, — ди икенчесе. Почык борыны өстенә бөрчек-бөрчек тир тамчылары тибеп чыккан Маһинур да сүзгә кушыла: — Күрше авылның бодае вәт ичмасам бодай, шундый куе, биек, хәтта мине күмә. Катифә апа өметсез генә кулын селти: — Кая алар'белән ярышырга. Аларның хуҗалары хуҗа ла. Көз кердеме, кырга тиресен чыгарта, көлек түктерә, карың вакытында тоталар. Эшләтә дә, ашата да белә шул. Безгә кая... Югары басу үз гомеренә тирес күргәне бармы; кары да калмый, җил очыртып чокырга тутыра. — Безнеке булганын да ашата алмый, — дип ялгап алып китә Шәмсия апа. — Үткән ел күпме бодайны ындыр табагында яңгыр астында калдырып яндырды. Эштән чыккач -кына һәркем үз өлешен чистартып алды... Хатын-кызлар авыр сулыйлар. Хәрәкәтләре салмаклана, йөзләре уйчанлана. Ләкин бу күңелсезлек озакка бармый. Кызларның берсе, керфекләрен си-рпә-сирпә, күңелле генә җырлап җибәрә: Җилкәләрен биетә-биетә, Гармонь уйный җанашым. Керфек асларыннан карап, Сикертә кара кашып. 48 Җырны .калганнар дәррәү күтәреп ала. 2Кыр, 'болыннарны иңләп, дәртләнеп агыла башлый. Бер тамчы су сусауны көчәйткән кебек, бу җыр да кешеләрнең дәртен кузгатып җибәрде. Алар җыр артыннан җыр сиптеләр, хәрәкәтләре җитезләнде, чырайлары ачылды. Кояш тагын да югарырак күтәрелде. Маһинур чабылган җир өстенә сузылган шәүләсен табанлап үлчәде дә кычкырып җибәрде: — Төш жнткән, күләгә дүрт табан. — Яшә, Маһинур, — дип көлде Шәмсия апа, зур күкрәген дерелдәтәдерелдәтә, — үзем прсидәтел булсам, чаң төбенә генә бастырып куяр идем дә, шәүләңне үлчәп, тик кагып тор иең. Маһинур, кара кашларын уйнатып: —һи, Шәмсия апа, син председатель булганда, мин министр булырмын,— дип елмайды. — Тәүбә диең, юләрләр, — диде Катифә апа, чын-чыилап шөбһәләнгәндәй итенеп, — хәорәт прсидәтелләр, хәсрәт министрлар сездән башка әз дип белдегезме бу дөньяда. Ул арада тирә-якны яңгыратып чаң кагарга керештеләр. Без, тырмаларны күбәләр астына тыгып, әрәмәлеккә таба, сыек төтен баганасы салмак кына күккә үрләп менгән җиргә, төшке ашка киттек. ...Халык табын яныннан кузгала -башлауга, шыплап тутырылган күн сумкасын иңенә асып, почтальон кыз Нәсимә килеп җитте. Без ул китергән газеталарга ябырылдык. —Кызлар, котлыйм үзегезне, — дип кычкырды Нияз, район газетасын селки-селки, — сөт савып алуда күрше колхоз кызларын куып җиткәнсез. Иллә булган да үзегез. Мәгез, карагыз әле. Кызлар белән бер-беребезгә карашып алдык. Әмма Ниязның сүзләренә җавап кайтаручы булмады. Мин, кулыма газетаны йомарлап тоткан килеш, уйлана-уйлана әрәмәлеккә барып кердем. Әрәмәлектә үзенә бер дөнья, үзенә бер матурлык. Яшел яфраклар берберсенә бәрелеп күңелле генә лепердәшә. Алар өстендә төрле-төрле бөҗәкләр уйнаша. Күләгә эзләп яфрак асларына поскан кошлар чыркылдаша. Әнә энә карагы, аллы-гөлле канатларын җәеп, пырылдап очып бара. Үлән араларында ниндидер -кош балалары пипелдәшә. Чү, куе үләннәр кисәк тибрәнеп китте һәм алар арасыннан, буй-буй кара сыртларын уйнатып, нәни кошчыклар йөгереп узды. Аннары тирә-як беразга тын калды. Тик якындагы балан куаклары гына, кызарып пешеп килүче җимешләре белән мактанырга теләгәндәй, киемнәрне төрле яктан эләктереп тарткалыйлар иде. Мин, тирәягыма сокланып, тын гына басып тордым. Якында гына быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Ул да булмады, сукмакта Нияз белән Шәмсия апа күренде. Үз-үземә хисап бирмәстән, балан куагы төбенәрәк елыштым. Минем турыга җитәр-җит- мәс, Шәмсия апа сукмактан читкә борылды. Нияз аның артыннан атлады, бераздан алар шомырт куаклары арасында күздән югалдылар. Нишләп йөриләр болар икәүдән-икәү генә?.. Тавыш чыгарудан куркып, урынымнан кузгалырга базмый торганда кемдер: — Гөлназ, нишләп йөрисең? — диде. Сискәнеп артыма әйләндем. Каршымда Мөнир басып тора иде. Аны очратуыма шатланып елмайдым: — Менә ял итәм, агачлар, кошлар белән серләшәм. — Мин төбәклектәге болынны карап кайтмакчы идем, ничегрәк икән, — диде Мөнир, аяк астындагы җете кызыл канәфер чәчәген таптаудан курыккандай, ашыга-ашыга сукмакка төшеп. — Әйдә, бергә әйләнеп кайтабыз. Күңеллерәк булыр. Без әрәмәлек эченнән бормаланып сузылган сукмак буйлап алга юнәлдек. һәрвакыт җитди чырайлы, уйчан соры күзле 'бу егетне ни өчендер хөрмәт итә идем. Ул, армиядән кайтып бераз эшләгәч, читкә чыгып китте. Әмма берничә ел йөргәч, яңадан авылга әйләнеп кайтты да колхозда эшләргә тотынды. Аннары аны бригадир итеп куйдылар. Яше утызга якынлашып килсә дә, һаман буйдак килеш. Шул якка кактырып берәр сүз кушсаң, кызлар кебек кызара. Колхоздагы җитешсезлекләрне дә, уңышларны да иң элек ул күрә. Җнтешсезлекләр өчен чын күңелдән көенә, ә уңышлар булганда бар кешедән ныграк сөенә. Бәлки мин аны әнә шулай янып яши белүе өчен хөрмәт итәмдер. Шулай уйланып барганда, Мөнир, колакларын сагайтып: — Әллә печән чабалар инде?—диде, һәм икебез дә шым калдык. Су буе ягындагы әрәмәлек эченнән ялгыз чалгы тавышы ачыграк ишетелде. Без гуп-туры шул якка юл тоттык. Күп тә үтмәде, кечерәк кенә аланга килеп чыктык. Анда Сәхил тярләп-пешеп печән чаба иде. Ул, безне .күрүгә, эшеннән туктады; печән -пакосларын тараткалады да безнең каршыга атлады. — Мөнир абый, орышасыңмы? — диде ул, гаепле тавыш белән. — Башыңнан сыйпап булмас, — диде Мөнир, калын печән пакосла- рыннан күзен алмыйча. — Колхоз мондый комрыкларны чабып тормас, әрәм булып кына кала бит, Мөнир абый. — Юк, Сәхил, чабабыз, —*• диде Мөнир -кырыс тавыш белән. — Ферма малларына бер айлык курмы чыга моннан. Хәзер егетләрне җыеп киләм дә аударып ташлыйбыз. — Мөнир абый, нишләргә киңәш бирәсең? Мин шушы колхозда эшлим. Ә малларга кышкылыкка бер тамчы курмым юк. Тегеннән чабарга ярамый, моннан чабарга ярамый. Мал асрамагыз дигән сүз бит бу. — Аңлыйм, Сәхил. Үзең уйлап кара, сиңа сүз әйтмәсәк, синнән күреп башкалар да колхоз болыным чабарга тотынсалар, аларга сүз әйтмәсәк, я, шуннан нәрсә килеп чыгар? — Шулай да нишләргә соң, Мөнир абый? Мөнир авыр сулап куйды да килгән юлдан кире борылды. Аның чырае сытылган, калын кашлары җыерылган иде. — Сәхил дә инде, тапкан чабар урын, — дидем. — Юк, Сәхмлдә түгел гаеп, — диде Мөнир кырыс тавыш белән. — Безнең оештыра белмәвебездә. Ул дөрес әйтә, болыннан чабарга ярамый, аланнан чабарга ярамын. Эскерттан өләшмибез, колхозчылар нишләргә тиеш, синеңчә. Урлашыргамы? Кыек юлга аларны үзебез этәрәбез түгелме? — Кыек юлга... Әйе шул... Мөнир, Мөнир абый, минем күңелемне күлме вакытлар инде менә нәрсә борчый... Их, сөйләп бирергә хәтта телем бармый. — Тыңлыйм, Гөлназ, сөйлә! Уңайсызланма. — Бая аш вакытында безне эшебездәге уңышларыбыз белән котладылар, мактадылар. Ә без... безгә, беләсеңме, ничек уңайсыз булды. Аңлыйсыңмы, оят безгә... Мөнир гаҗәпләнеп миңа текәлде. Аңа шушы хәлне сөйләп бирдем. Язын сыер башына сөт савып алуда без бик күп колхозлардан калыша идек. Ул чорда сөт турындамы соң уйларга? Бу вакыт без җирләр ачылганчы сыерларны ничек йөгендерми калу турында уйладык... Ә җирләр ачылып, үләннәр баш калкыткач, җиңел сулыш алдык, инде барысы да рәтләнер кебек тоелды. Әйе, озак та үтмәде, эшләр алга тәгәри башлады: сыер башына сауган сөт күләме көнпән-көн артты. Галиулла абзый кемнең күпме сөт сауганын ун көнгә бер генә тикшерсә дә, район газетасындагы сводкаларда саннар көн аралаш үзгәреп торды. Әйе, газетада 4. .С. Ә." № 8. 49 50 саннар күзгә күренеп күтәрелә барды. Әмма бу безне сөендермәде, бәлки хафага салды. Бу сводкаларның күз буяу, башкаларны алдау икәнлеген сизенә идек без... Беркөнне Галиулла абзый сөтләрне үлчн башлауга аның янына Рәзинә килеп басты... Менә Галиулла абзый сөтләрне үлчәп бетерде дә гомуми сумманы чыгарды. Без аны төреп алдык. Рәзинә, каяндыр газета чыгарып, Галиулла абзыйга сузды: «Я, Галиулла абзый, аңлат,— диде ул.— Ни өчен блокнотыңда саннар болан, ә сводкаларда башкача». Галиулла абзый, күзләрен чыт-чыт йомгалап, «общий ул, общий», дип мыгырданды. «Ә общий нигә артык чыга?», дип кычкырыша башладык без. Шуннан ул серне ачты: таналарның берсе дә исемлеккә кертелмәгән икән. Ә бездә быел егермедән артык тана бар, һәммәсе бозаулады, сөтләре дә шактый гына була... Хәзер аңлашылдымы?.. Менә шуңа күрә кеше күзенә күренергә оят. Бигрәк тә күрше колхоздан оят. Алар белән ярышабыз бит... Шуннан соң үзара киңәшләштек тә Гыймран абзый янына киттек. Ул көлде генә, әллә фермада бүген генә эшлисезме, таналар беренче елны бер җирдә дә исәпкә кертелми, диде... Ә син, бригадир, моңа -кадәр шуларны да белми йөрисең икән... — Ишеттем лә. Гыймран абзый 'белән әйткәләшеп тә .алдык. Парторг белән дә сөйләштем. Гыймранны җиңеп буламыни. Райкомга барсаң, тагын әллә ничек, үз колхозыңның данын төшерү кебек. — Курыктыңмы?..—дидем, аңа мыскыллы кара-п. — Ә без .курыкмадык. Барысын да бәйнә-бәйнә яздык та район газетасына җибәрдек. — Чынлап сөйлисеңме? — Чынлап. Нигә күз буяп яшәргә. — Менә сез нинди! — Гыймран абзый тузыныр инде. —■ Тузынсын... минемчә... — Мөннр, кисәк минем беләгемнән тотып, станга таба ымлады. — Кара, -нәрсәгә җыелышканнар анда, тизрәк атлыйк әле. Ул адымнарын кызулатты. Миң йөгерә-атлын аңа иярдем. Станга килеп җиткәч, халык төркеме уртасында Сәлимгәрәй абзыйны күреп алдым. Аның -һәрвакыт шат йөзенең' чытыклыгыннан, сары мыек чылгыйларының чәбәләнеп аска салынып төшүеннән үк яхшы хәбәр белән йөрмәве аңлашыла иде, һәм шулай булып чыкты да. Сәлимгәрәй абзый әрнегән тавыш белән: — Тотып бәргәлимме, дигән нем, .качты ләгънәт. Күкрәп-утырган чиялеккә ни җаның белән көтү -керт-мәк кирәк. Ничек җаны сыкранмаган,—■ дип сөйләнә иде. Кешеләрнең төсе бозылган. Кайберәүләр: — Үз белдеге белән алай эшләмәс! — дип көтүчене яклашалар. Икенчеләре аны ярсып тирги. Шау-шу минут саен арта барды. Шул чак безнең янга шомырт кара идарә айгыры җилдереп килеп туктады. Трантастан Гыймран абзый төште. Төркемне аралап эчкә керә-керә, ул: — Эш вакытында бу нинди тамаша, — дип кычкырды. Халыкның нәрсә өчен шаулашуын аңлагач: -— Чиялеккә көтүне үзем керттердем,— диде. — Малларны йөртер урын юк... Бала-чага, хатын-кыз гел шул чиядә. Бераз эшләрләр. Күптән төбе-тамыры беләм корытыр идем... Сәлимгәрәй абзый җилтерәп Гыймранның каршысына килеп басты. — Корытмый тор. Без аны ата-бабадан бирле саклап .киләбез, — диде ул янаулы тавыш белән. — Акыл өйрәтергәме исәп?—диде Гыймран абзый һәм өзек-өзек тавыш белән көлеп җибәрде. Сәлимгәрәй абзыйның мыек чылгыйлары кинәт өскә сикерде, ул, ярсып, кулын күтәрде дә: 51 — Юк, исәп тәпәләргә,—дип, Гыймран абзыйның өстенә килә башлады. Халык тын калды. Гыймран абзый арткарак чигенде. Алар янына .шуида ук Мөнир белән Нияз йөгереп килде. Нияз, Сәлимгәрәй абзыйны култыгыннан алып, «Алай ярамый, тынычлап, барысын да тикшерерләр», дип сөйләнә-сөйләнә читкәрәк алып чыкты. Гыймран абзый исә .ярсып тузынырга кереште: — Миңа, колхоз прсидәтеленәме кул күтәрә? Мин... мин күрсәтермен аңа кемлегемне... Үкенер әле, алдыма тезләндерермен... Мөнир, аны тынычландырырга тырышып: — Гыймран абзый, кызмагыз... Барысын да тикшерербез. Халык катнашы белән тикшерербез. Чиялек турында да... Сәлимгәрәй абзыйны да...— дип сөйләнә иде. Халык арасында Сәлимгәрәй абзый, ярсып: — Подсуд китәрлек эш бит. Юньле прсидәтель халык милкен шулай туздырамы... контр ул, чынлап әнтәм, контр, — дип кычкыра. Гыймран абзыйны трантаска утыртып озатып җибәргәч тә, шау-шу тиз генә басылмады. Кешеләр, сүзне куертасылары килеп, әледәи-әле: — Ай-яй, Сәлимгәрәй абзый, яман кызу кеше икәнсең, — дип аңа төтен җибәрәләр. Сәлимгәрәй абзый яңадан кабынып китә. Кайберәүләр: — Сәлимгәрәй абзыйга алай кыйланмаака иде. Ни әйтсәң дә, Гыймран колхоз прсидәтеле. Аңа кул күтәрү яхшы эш түгел, — дип Гыймран абзыйны яклашалар. Икенчеләре исә: — Сезнеңчә, дәшмәскәме? Бәлки Гыймранның башыннан сыйпарга кирәк булгандыр, — дип боларга «ташланалар». Нияз минем .янга килә. — Вәт тамаша,—• ди ул, телләрен чыртлатып. — Тпз генә туктарга исәпләре юк боларның. — Ошамыймы?—дип елмаям мин. — Әрәмәлектә озагр-ак йөриләр аны, ишетмәс идең. — Нинди әрәмәлек? Кайчан күрдең? — Кара, кара, оныткан да. Шәмсия апа белән*пдегез. — Ә-ә-ә, — дип көлеп җибәрде Нияз. — Синең белән булсам көне буе йөрер идем. Шәмсия белән ни кызык... Мин, уңайсызланып, читкә кмтәм. — Егетләр, җитте сезгә,— дип кычкыра Мөнир бәхәсләшүчеләргә,— бөтенесе тиешле урында тикшерелер. Эшкә тотынырга кирәк. — Тикшерелер бик. Үзең үк Гыймранны яклашырсың әле,— ди аңа егетләрнең берсе. — Яклашмам, — дип җавап бирде аңа Мөнир ачулы тавыш белән.— Нинди хуҗа икәнен кү.птән белам. Акылы булса, шул чнялекие киртәләп алыр иде дә ел саен йөзәрләп-йөзәрләп доход каерып ятыр иде. Сәлимгәрәй абзый ялгап алып китә: — Әнә башка колхозлар бакча тергезә, шуның доходына клуб сала, ферма төзи, .колхозчыларга йортлар өлгертә. Без булган байлыкның да кадерен белмибез. Күз алдыгызда, нинди алма бакчасың кәҗәләрдән кимерттек, быел чиялекнең башына җитә .яздык... Яшьләр, иң карыйсыз сез? Киләчәк бит сезнеке... Ник эшне үз кулыгызга алмыйсыз? Я, ни көтәсез? Белемегез бар, көчегез бар, — ди ул, яшьләргә инәлеп. — Әйтүе ансат. Гыймран абзыйга баш булып кара, күрсәтер ул. — Нишләтер? Бернәрсә дә эшләтә алмас. 52 ■— Аңа күптән башкаларга юл. бирергә вакыт, алырга кирәк председательлектән, и вәссәләм. Бәхәс өр-яңадан кызып китә. Кояш баегач, атларга төялешеп, авылга кайттык. Аида безне тагын бер яңалык көтә иде. Җыр, гармонь тавышлары ишетеп, карт-коры, бала-чага урамга сибелде. Хәтта ишек алдында хуҗасының калган ашын көтеп ятучы этләр дә, гадәти булмаган хәлдән шиккә төшеп, өрә-өрә тавыш килгән якка йөгерделәр. Үз кешеләре икәнен таныгач, гафу үтенгәндәй койрыкларын кысып, алар тирәсендә әйләнергә керештеләр. Без өйләргә таралыштык. Сәрвәр апа мин кайтуга куйган самоварын өстәлгә китереп утыртырга да өлгермәде, идарәгә чакыра килделәр. Чиялек вакыйгасын тикшерәбездер дип барган идем, алай булып чыкмады. Мин килеп кергәндә өстәл янында Гыймран абзыйның буш креслосы каршында урта яшьләрдәге ят бер кеше утыра иде. Аны ферма кызлары урап алганнар да нәрсәләрдер сөйлиләр. Мин кергәч, Маһинур, әлеге кешегә ымлап, без язган хатны тикшерергә редакциядән килгән, дип пышылдады. Әлеге кеше, аның сүзен ишетеп, елмаеп куйды һәм миңа сораулар яудыра башлады: — Сез дә фермада эшлисезме, фамилиягез ничек?.. Күптән эшлисезме? Нинди эштә?.. Таналар савасыз! Миңа нц кирәкле кеше икәнсез әле. Ничә танагыз бар, көненә ничә литрлап сөт бирәләр?.. — Ул, күн тышлы кечерәк кенә дәфтәренә нәрсәләрдер сызгалый-сызгалый, тагын әллә никадәрле сораулар бирде. Ниһаять, киереп ишек ачылды, һәм Гыймран белән Галиулла абзый икәүләп килеп керделәр. Гыймран абзый, урынына җайлап кына килеп утырды да, безне берәм-берәм күзеннән кичерде, аннары, ятышсыз елмаеп, әлеге кешегә мөрәҗәгать итте: — Ну, башлыйбыз. Җыелып беттек. Әлеге кеше җитди карашын Гыймран абзыйга төбәде: — Без биредә баядан бирле сөйләшәбез. Язылганнар барысы да дөрес, кызларыгыз молодец икән. — Мин бер үзем, — диде Гыймран зарланган тавыш белән. — Колхоз зур, ә эш муеннан. Барысын да күреп бетереп булмый шул. Күз җитмәү бәласе инде. Ферма мөдире үз белдеге белән эшләгән... Гаеп аңарда. Әнә җавап бирсен үзе. Өстәлнең икенче башыннан Галиулла абзыйның карлыккан тавышы ишетелде: — Ни сөйлисең, Гыймран кордаш. Оныттыңмы? Бу турыда без синең белән таналар бозаулап бетмәс борын ук сөйләштек,— диде ул, әле Гыймранга, әле газета вәкиленә карый-карый.— Икмәктер, яшермим, числосын гына тәгаен әйтә алмыйм. Сөйләштек, бик шәпләп сөйләштек. Үз телең белән әйттең, таналар группасын аерып торма, сөтен сыерларга яз, дидең. — Хәтерләмим, — диде Гыймран, йөзен күтәр.мичә генә.—Үз гөнаһыңны икенче кешегә аударма. Законны бозгансың икән, җавап та бир! — Соң миндә генәме әллә шундый хәл? Башка бригадалар да шулай язалар бит, — диде Галиулла, аптырашка калган кыяфәт белән. — Башка бригадаларда таналар икс-өч, ә синдә егерме биш... Бу эшең белән син бөтен колхозга кара яктың, эшеңнән алу мәсьәләсен куячак м ык, — диде Гыймран. Кызлар пышылдашырга керештеләр, берсе әкрен генә көлеп җибәрде, икенчесе аның янтыгына төртел алды да, эшне төгәлләнгәнгә санап: — Я, без китик инде, — диде. -— Кинога керербез дигән идек, —диештеләр калганнары, аның сүзен элеп алып. 53 — Барыгыз, бар, — диде район кешесе, күзлек астыннан елмаеп.— Иртәгә фермагызга барам. Калганын шунда сөйләшербез. Без, 'идарәдән чыгып, клубка таба йөгердек. Кино инде башланган иде. Шулай булса да, экранга караудан элек, залдагыларга күз салдым. Нигәдер, үземә бик якын, бик сагынылган күзләр белән очрашырмын кебек тоелды. Әмма, каерылып-каерылып карасам да, мин күрергә теләгән кеше залда юк иде. Урыны янәшә туры килгән Нияз, иелә төшеп, колагыма пышылдады: — Әллә мине эзлисеңме, күрше? Яныңда утырам бит. — Күптән әйтәләр аны, — дип елмайдым мин. Ләкин артыма борылып карарга башка кыймадым. Нияз мине тагын озата кайтты. Тулган ай йолдызлар арасында әкрен генә йөзә. Без урам уртасыннан салмак кына атлыйбыз. Нияз армиядә хезмәт ит-кән вакытларын сөйли. Аның сүзләре төн тынлыгына ятышып җай гына агыла. Тора-бара яңадан дуслык, мәхәббәт турында сөйләшеп киттек. Нияз бүген нишләптер бик басынкы иде. Сүзләрен дә уйлап, җитди тавыш белән сөйли. Сүз җаенда мин аңарга: — Мәхәббәт турында сөйләшергә яратасың, тик үзеңнең эч сереңне һич тә ачмыйсың. Хәйләкәр син, әйеме, Нияз, — дидем. — Егет булып җиттем, гаскәри хезмәтне тутырып кайттым, күпме гомер узды. Беркем белән дә истә калырлык итеп гыйшык тота алмадым,— диде Нияз салмак тавыш белән.—Я, шулай булгач нәрсә сөйлим? — Синең йөрмәгәнеңә кем гаепле, кызлармы? — дидем, аңа кызыксынып карап. Нияз, миңа туры карап: — Минме әллә? — диде. — Кызлар сиңа үзләре тәкъдим ясармы? — Алай дип әйтмим дә. Гашыйк булалмагач... — Хәзер дә соң түгел. — Анысы шулай да. Күңел төшкән кыз ни әйтер бит. Мин, елмаеп: — Башта сүз салып кара, — дидем. — Менә үзеңә сүз салсам? — диде Нияз, зур кара күзләрен миңа төбәп. — Миңа?.. Юк, юк... — читкәрәк тайпылдым. — Үзең киңәш бирәсең, үзең кырт кисәсең,—диде Нияз, күңелсезләнеп. Аннары кисәк кенә кулларымнан тотып алды: — Гөлназ, мин бит чынлап әйтәм! — Нияз, кулымны җибәр. Андый сүзләреңне ишетәсем дә килми. — Алай киреләнсәң, беркөнге кебек тотармын да үбәрмен. — Башка алай кыйланмаска сүз бирдең. Тагын шулай эшләсәң, якыныңа да килмәм. — һе-һе-һе... Тимим. Сүземдә торам... Я, бар, кер, Гөлназ, йокла. Мине төшеңдә күрмәссеңме. Кара аны, төшеңдә дә куып җибәрә күрмә. Гомер буе егет заты күрмәссең, каргышым төшәр. Мин өйгә кердем һәм, түр тәрәзә янына килеп, урамга карадым. Нияз урам уртасында һаман басып тора нде. «Нигә минем тирәдә чуала ул? Ә бүгенге сүзләре? Юк, шаярмый, чынлап ошата булса кирәк... йөрәккә керердәй егет ул. Төскә-биткә матур. Телгә үткен, кеше арасында үзен тота белә... Әйе, теләсә кайсы кызга ошардай егет. Әмма күңел...». Мин ачу белән пәрдәне тартып төшердем, «йөрәктә һаман шул Илгизәр. Ник юксынам мин аны бу кадәр, ник бер генә тапкыр да килеп чыкмыйсың?.. Юк, килмә, килмә... Кирәкми... Мин, сөйкемле елмаеп күз алдымда басып торган Илгизәрнең шәүләсеннән котылырга теләгәндәй, чытырдатып күзләремне йомам... 51 Җәйге бер көн. Яшел болын өсләрен чуар чәчәкләр канлаган. Шул чәчәкләр арасыннан Илгизәр белән җитәкләшеп атлыйбыз. Ул, миңа карап елмая-елмая, әкрен генә җырлый. Ара-тирә, иелеп, чәчәкләр өзә дә минем чәчләремә, түшемә, толымнарыма калып. Без, бәхеткә чумып, атлыйбыз да атлыйбыз. Юк, бу Илгизәр түгел, Нияз, имеш. Ул җырламый, кычкыра-кычкыра көлә, имеш. Көтмәгәндә юлны ургылып агучы елга бүлә. Ә елганың теге ягыпда бер кыз безгә кулын суза. Нияз, елга ярындагы ташка басып, аңа үрелә. Кыз Ниязның кулына ябыша. Нияз бу якка тартыла, әлеге кыз аны үзенә тарта. Ул да булмый, кисәк көчле дулкын күтәрелә һәм Нияз белән әлеге кызга китереп бәрә. Мин кычкырып җибәрәм һәм тиргә батып уянып китәм... Тышта кемдер дөп-дөп ншек кага. Өстемә халатымны аннан-моннаи гына элеп, йөгереп чыгам. — Гөлназ, — дип кычкыра /Мөнир кабаланган тавыш белән,— фермада эшеңне тиз генә бетер дә, көрәк-чиләгенне күтәреп, бәрәңге алырга бар. Кар төшәсе ди. Калган чәйне кайнарлатып, ашык-пошык эчтем дә фермага йөгердем. Бер-ике сәгатьтән бәрәңге җиренә киттем. Тышта салкын. Төньяктан. битләрне чеметтереп, ачы җил исә. Бәрәңге җиренә барып керүгә, брезент плащына төренгән Мөнир очрады. — Кешеләр янына бар. Егетләр .казып торыр, ә сез чүпләрсез, — диде Мөнир, җил-җил барган шәпкә. Мин ул күрсәткән якка киттем. Кешеләр ашык-пошык эшлиләр. Ара-тирә бер-берсен үткен сүзләр белән «чәнчеп» алгалыйлар. Шаян табигатьле Сәхил, Нияз казыган бәрәңгене чүпли башлавымны күрепг -— Кара, кара Гөлназны, Нияз тирәсендә бик еш чуала башлады, — дип үчекләде. Аның сүзен мин ишетмәмешкә салышсам да, чая Маһинур дәшми калуны килештермәде. — Чуалса, әллә Ниязның укасы коелыр дип куркасыңмы?—диде ул. Башкалар көлешеп алдылар. Кешеләрнең көлүенә кәефе килеп, Сәхил: •— Күз тидерерсез дип шикләнәм, — диде. — Без болай да бармак белән геиә -санарлык, авырып-нитеп китмәсен... Авыз эченнән җырлый-җырлып бәрәңге чүпләүче Шәмсия апа, хәтере калган кыяфәттә: — Сугыш чыгып, җан кебек ирләрне харап итмәсә, сез хәсрәт чүл- > мәкләренә әйләнеп тә бакмас идек. Әйдә, шапырыныгыз инде, — дип мыгырданды. Аңа каршы берәү дә җавап кайтармады. Нияз сүзне икенчегә борды: — Кар чынлап төшәр микәнни, бәрәңге харап була бит. — Кене килеп җиткәч кенә тотынмаска иде, — диде Рәзинә. Эшчеләр янына килеп туктаган Мөнир, акланырга теләгәндәй: — Гыймранга гел әйтә килдем, — диде. — Башка эшләрне бетерик, бәрәңгегә кайчан да соң булмас, диде. Кар төшкәч тә эшләнерлек эшләрне бетердек. Бәрәңге калды. Кызып эшләүдән йөзе кызыл чөгендер төсенә кергән Нияз, көрәгең өстерәтеп, Мөнир янына килде: — Күрше колхозның бәрәңге комбайны бушамадымы икән? Үзем эшләтеп карар идем. Курста өйрәнеп азапланган идем. 53 Мөнирнең йөзе ачылып китте. —Ничек моңарчы башка килмәгән. Буштыр, минемчә, — диде ул, шатланып. — Әйдә, Гыймран айгырын җигәбез дә элдертәбез... Егетләр, эшне сүлпәнәйтмәгез... Рәзинә, озакламый машина килер, күз-колак булып тутырышып җибәр. —Бар, бар, борчылма, эшләрбез, — диде Рәзинә, тынычландыргыч тавыш белән. Теге вакыт редакциядән килеп тикшереп киткәннән соц, фермада шактый үзгәрешләр булды... Галиулла абзый шул көннең иртәгесен, берни булмагандай, эшкә чыкты. Икенче көнне дә таңнан килеп, безгә кычкырынып йөри башлады. Шул вакыт Маһинур мөлдерәмә тулган чиләген сөт үлчәгеч янына китереп утыртты. —Кая куясың, күзең чыкканмы әллә, сал әнә битонга,—дип кычкырды Галиулла абзый, ачык бидонны күрсәтеп. —Үзең савып сал, — диде Маһинур тыныч кына.— Моннан ары үлчәмичә бер тамчы да салмыйм. Эшләгәч, тиешле хакын да аласы килә. Башка колхозларда сауган сөткә карап түлиләр. Бездә дә шулай булырга тиеш. Шуны таләп итәчәкбез дә. Давай, үлчә! — Приказ бирергә син кем, сал диләр битонга, — дип акырды Галиулла абзый, кызарып-бүртеп. Алар тирәсенә башка эшчеләр җыелды. —Акырынма, Галиулла абзый, — диде Рәзинә, аның янына җилтерәп килеп. — Маһинур дөрес әйтә. Үлчәмичә бер тамчы сөт тә бирмибез. Син үлчәмәсәң, үзебезнең дә кул бар. — Дөрес, дөрес. —Кызлар дим, китерегез сөтләрегезне, үзем үлчим, — диде Рәзинә, кискен бер карарга килгән тавыш белән. Сөт үлчәгечкә беренче булып Маһинур сөтен бушатты. Үлчәнгәп сөтен йөгерә-йөгерә бая Галиулла абзый күрсәткән бидонга салырга барганда, Рәзинә Маһинурга: —- Тукта, анда салма! — дип кычкырды. — Кичәге сөт анда. Иртәнге сөтне аерым салырга кирәк. Ул тиз генә ачымый. Сепараттай соң бозауларга эчертергә була... Шушы көнне без идарәгә килеп, Галиулла абзыйны фермадан алуларын, аның урынына Рәзинәне куюларын таләп иттек. Чөнки Рәзинә озак еллар фермада эшләгән, эшнең бөтен нечкәлекләрен белә, шуның өстенә, тырыш та... Гыймран абзый башта күнмәде. Икенче көнне бер- иичәбез ачудан эшкә чыкмадык. Шуннан соң гына председатель безнең теләк белән исәпләшергә мәҗбүр булды. Рәзинә яңа эшенә тиз ияләште. Ферма аның туган йортына әйләнде. Рәзинәнең тырышлыгын халык тиз күреп алды һәм башкачарак карый башлады. Мөнирнең дә менә хәзер аны үз урынына ышанып калдыруы юкка гына түгел... Молодец ул Рәзинә. Мөнир белән Нияз китүгә, безнең янга Гыймран абзый килде. Ул, утлы табага баскан мәче кебек, әле бер, әле икенче төркем янына йөгерә: болай да ашыгып эшләүче эшчеләрне тагын да ашыктыра, кабаландыра иде. Кешеләрнең йөзләренә ачу бәреп чыкса да, берсенең дә сүзләшәсе килмәде, дәшмәделәр. Көндезгә көлдә пешкән бәрәңге ашап, ял да итми яңадан эшкә кузгалуга, комбайн килеп җитте. Комбайнчы Ниязга гына ышанмаган, үзе дә килгән. Алар шунда ук эшкә башладылар. Алынган җир күзгә күренеп арта барды. Кешеләрнең күңеле күтәрелеп китте. Көлгән, шаярган тавышлар ешрак ишетелгәли башлады... Кич якынлашты. Җнл тагын да көчәйде. Иртән анда-санда гына күренгән болытлар, куерып җитеп, түбәнрәк шуыштылар, көй караңгыланып китте. Ул да булмады, бурый-бурый кар яварга кереште. Яр- 56 тылашы диярлек алынмаган бәрәңге җире безнең күз алдында ап-ак кар астында калды. Бу күңелсезлек кешеләргә нык тәэсир итте. Кая барсаң да, кем янына тукталсаң да шушы хәлне сөйләделәр. Ә сыер савучылар аеруча кайгыга төштеләр. Моңа кадәр бәрәңгенең эшкә ярамаганын фермага китерәләр иде. Ул безнең өчен бик кадерле мал азыгы иде. Быел менә шуңардан да мәхрүм калдык. Бер тапкыр сүз арасында Рәзинә, уфтанып: — Кул артым авыр булды, кызлар. Уңмадыгыз яңа мөдирдән, — дип куйды. — Моңа безнең мөдир генә гаепле булса, кызлар җаен табар иде,— дип көлде Катнфә апа, салынкы ияк астын ышкый-ышкый. — Галиулла кебек, тотарлар да очырырлар иде. — Көлмә, көлмә, Катнфә апа, — диде Маһинур, уйланып. — Минемчә, бу юлы Гыймран абзый очар. Халык моңарчы түзде, моннан соң дәшми калмас. — һи, гомердә очасы юк аның, — диде Катнфә апа, кулын селтәп. — Өмет тә итмә, көтмә дә. Түшәккә егылганчы, урынында какаеп утырыр. — Мин әйтәм, оча. Бер кеше дә аны калдыру ягында түгел, — диде Маһинур. Аннары ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды да: — Кызлар,— дип кычкырды, — әйдәгез уңыш бәйрәменә концертмы, театрмы хәзерлибез. — Концерт хәзерлик. — Театр куйыйк. Атлаган саен концерт туйдырды инде. — Я, концерт диючеләр кул күтәрсен! һе, икәү генә. Алайсаң театр хәзерлибез. — «Зәңгәр шәл»не. — Юк, хәзерге тормыштанрак алынганны. — Алайсаң «Зифа»ны, я «Рәйхан»ны. — Юк, «ЗӘЕГГӘР шәл»не.— диде Рәзинә уйчан тавыш белән. — Хәзерге тормышны халык күреп тә белә. Үткән тормышны карасыннар. Шул вакыттан гыйбрәт алсыннар да хәзергесенең кадерен белсеннәр. — Алайсаң «Зәңгәр шәл»не хәзерлибез? — диде Маһинур, кызларга сораулы карап. — Я, тавышка куям. Кайсыларыгыз «Зәңгәр шәл» ди... Күпчелек. Хәзер инде артистлар сайлыйк. — Мәйсәрәгә Гөлназны. — Юк, кызлар, — дим мин, кулларымны селтәп,—Мәйсәрәгә җырларга кирәк. Мин җырчы түгел лә. — Тавышың моңлы синең. Ничек тә азапландырырсың. Төсең килә, буен килә. — Булатка кем? Булаткамы? һем... — Нияз, Нияз булсын. — Ул җырлыймы? — Җырламаса, шигырь белән әйтер. — Җырлый, җырлый. Үзәкләрне өзмәсә дә, бераз маташтыра. — Туктагыз әле, кызлар, — ди Рәзинә, көлемсерәп. — Авылда бездән башка дэ яшьләр бар. Алар ни әйтер бит. — Күндерәбез аларны, бүген үк яшеп сөйләшәбез, яме, Рәзинә, — ди Маһинур, аның янында сикергәләп. Икенче көнне үк без «Зәңгәр шәл»не куярга хәзерләнә башладык. Көндез эш. Кичен клубка йөгерәбез. Юк-бар нәрсәләр турында уйланырга вакыт та калмый. Сәхнәгә чыгар көн килеп җитәрәк, һәрберебез үз ролен яттан белә иде. Без бу көнне түземсезлек белән көтә башладык. 57 Уңыш бәйрәме алдыннан отчет-сайлау җыелышы булды. Гомер буе авыз ачмаган кешеләрнең дә кайберләре кызып-кызып яртышар сәгать сөйләделәр. Өстәл артында утыручы Гыймран, кара тиргә төшеп, ашъяулык кадәр яулыгы белән әледән-әле үгезнеке кебек муенын ышкый, буразна-буразна сыр сузылган маңгаен сөртә... Председательлек итүче парторг Зиннур абый, «тиз тотыгыз, озак сөйләмәгез», дигән кебек кулындагы карандашын әледән-әле каршы- сындагы сулы графинга бәрә. Ләкин моңа берәү дә игътибар итми. Авылда мондый җыелыш елга бер-ике тапкыр гына булганга, кешеләр күптәннән җыелып килгән барлык аһ-зарларын бушатып бетерергә тырышкандай күренәләр. Минутлар, сәгатьләр әкрен генә үтә торды. Халык >инде сөйләп тә, тыңлап та арыды. «Сөйләүләрне туктатырга», дип кычкырган тавышлар ишетелә башлады... Ниһаять, председательлеккә кандидатлар күрсәтүгә күчтеләр. Кешеләр, җанланып китеп, авылдагы активрак кешеләрнең фамилияләрен кычкырырга тотындылар. Берсе Мөнирнең дә фамилиясен кычкырды. Шуның артыннан ук берәү Гыймран абзыйны да яздырды. Аның фамилиясен ишеткәч, зал тынып калгандай тоелды. Ләкин шунда ук яңадан дөрләп китеп, яңа фамилияләрне кычкыра башлады. Ә бераздан кандидатларны берәм-берәм тикшерә башладык. Гаҗәпкә каршы, Гыймран абзый яңадан председатель булып үтте. Моны белүгә, зал гөжләргә тотынды. Кайберәүләр кул чапты, кайберәүләр сызгырды. Арада «без каршы», «риза түгел» дип кычкырган тавышлар ишетелде. Зиннур абый бу юлы кулына мәктәпнең чиләк кадәр кыңгыравын алды һәм, аны бар көченә шалтырата-шалтырата, кешеләрне тәртипкә чакырды. Тавыш басыла төшкәч, җыелышны ябык дип белдерде. Ничек шулай туры килгәндер, клуб ишегеннән без Сәлимгәрәй абзый белән бергә чыктык. Сәлимгәрәй абзый аяк астына туры килгән балчык кантарын ачу белән читкә тибеп очырды да: — Күрдеңме?.. — дип миңа таба борылды. Аның кипшенгән аксыл иреннәре дерелдәп куйды. — Мондый хәлне көтмәгән идем. Валлаһи дип әйтәм, юләр безнең халык. Безгә килеп кушылган Мөнир: — Нинди халык булсын монда, — дип куйды сүрән генә тавыш белән, — икенче, өченче бригадалардан абсолютно бер кеше юк. — Гыймранны быел очыртабыз дия күптән теш кайрап йөриләр ие, көне килеп җиткәч, өйләрендә посып утырып калганнармы... һе-һе-һе. — Мондый көндә бяш-алты чакырымны җәяү килеп кара әле син,—• диде Мөнир, бүрек читеннән тырпаеп чыгып торган колак яфракларын угалап. — Гыймран абзый машина җибәрмәгән, шул ачудан да килмәгәннәрдер. — Уйлап таптым, — дидем мин, барудан кисәк тукталып.—Мөгаен, бик күбәүләр Гыймран абзыйның председатель булып калуына риза булмаслар. Әйдәгез, иртәгә һәр бригаданы үзебез йөрел чыгабыз. — Гыймранга каршы агитация тарату була ла, — диде Мөнир, күңелсез генә. — Нинди агитация булсын, — диде Рәзинә ачулы тавыш белән,— үз правобызны даулау була ул. Беләсезме, без берәүне дә берничек тә үгетләмәбез. «Гыймранның председатель булуына ризасынмы?» дил кенә сорарбыз. — Алайсаң, тагын җыелыш җыйдырабыз, ә? — диде Сәлимгәрәй абзый, сакал баскан очлы ияген сыпыргалап. — һе, шәп фикер бу... Алай булганда таң белән үк теге бригадаларга үзем барам. — Сәлимгәрәй абзый, берәрсен иярт тә икенче бригадага кит, — 58 диде Мөнир ачык бер карарга килгән тавыш белән. — Ә мин менә кызлар белән өченчегә барам. Кызлар, ризамы? — Риза, риза... Икенче көнне без иртәдән кичкә кадәр авылларда йөрдек. Аерым- аерым сөйләшә торгач, Гыймранның председатель булуына канәгатьсезлек күрсәтүчеләр без уйлаганнан да күбрәк булып чыкты. Мөнир бу турыда шул көнне үк Зиннур абый белән сөйләште. Ә Зиннур абый райкомга шалтыраткан... Икенче көнне авылга районнан вәкил килеп төште һәм, өй саен йөреп, халыкны яңадан клубка җыйдылар. Күрше бригадаларга кешеләрне алып килергә машиналар җибәрелде... Бу көнне театр буласы иде. Җыелышның озак булмаячагын белгәч, спектакльне башка көнгә күчермәскә булдык. Шунлыктан, үзебез башлап йөрсәк тә, председательлеккә яңа кеше сайлауда катнаша алмадык; пыр тузып пәрдә артында кайнаштык: сәхнәне җиһазладык, рольләрне кабатладык. Аннары сәхнә артына чыгып киенергә тотындык. Шул вакытта председатель булып Мөнир сайлануын кереп әйттеләр. Бер мәлгә «артистлар» тын калдылар, аннары, дөньяларын онытып, бәхәсләшергә тотындылар. — Яшь, эшли алмас, — диде Нияз, кашларын җыерып. — Тырышыр, тәҗрибәлерәк кешеләрдән өйрәнер, — диде Рәзинә шатланган тавыш белән. — Гыймраннан да хужы булыр, бөтен эшне аударыр. — Син үзең хужы. Белмисең әле минем абыйны, иртә сөйләнәсең, — дип, Маһинур әлеге сүзләрне әйткән Сәхилгә «ташланды»... Залда кул чапкан тавышлар яңгырады. —Әнә, «артистлар», сезне чакыралар, —• диде Рәзинә, сикереп торып.— Хәзерләнегез, пәрдәне ачам. Мин инде Мәйсәрә булып киенгән идем. Кыяфәтемә тагын бер кат күз салу өчен, зур көзге торган почмакка йөгердем. Бөтенесе тәртиптә кебек. Дерелдәвемне җиңәргә тырышып, сәхнә ишеге янына килдем. — Ачам, чыгыгыз тизрәк!—дип пышылдады карт остабикә булып киенгән Рәзинә, дулкынланган тавыш белән. Мин батыраеп сәхнәгә атладым. Аннары пәрдә күтәрелде. Күңелемдә сөйлисе сүзләрем дә, җырлыйсы җырларым гына калды. Калган бар нәрсәне оныттым... Спектакль уңышлы гына барды. Тавышым көчсез булганга, тыңламаслар, шаулашырлар, дип курыккан идем. Җырлап җибәргәч, залда чебен очканы да ишетелерлек тыллык урнашты... Халыкның уеныбызны яратыл каравы безгә канат бирде. Сәхнәдәгеләр чын артистларга әйләнделәр. Бер тапкыр сәхнә артына чыккач, яныма Маһинур йөгереп килде: — Арткы ишек янында Илгизәр тора, чыгып керсен әле, ди. Озын итәгемне күтәрә төшеп, сәхнә артындагы ишеккә таба йөгердем. — Гөлназ, кая чабасың, хәзер сиңа сәхнәгә чыгарга, — дип кычкырды Булат киемендәге Нияз. Мин, кире борылып, сәхнә ишегенә килдем. Биш-ун минут үткәч, сәхнәдән чыктым да туп-туры арткы ишеккә йөгердем. Ләкин анда берәү дә юк пде инде. Нәүмизләнеп, Маһинур янына килдем: — Илгизәр көтмәгән, киткән. — Шулаймыни. Нияз чыгыл керде бит. Көтәргә әйтмәде микәнни... Нияз! — Итәгеңә ут каптымы әллә, нигә кычкырасын, — диде Нияз, аның янына килеп. 59 — Бая Илгизәргә берәр сүз әйттеңме? — Әйттем, — диде Нияз шаярган тон белой.— Безнең авылга киләп сарма. Кызларыбызны барыбер сезгә бирмибез, дидем. — Шаяртма әле, Нияз. — Ха-ха-ха. Н-ишләп шаяртыйм. Дәресен әйтәм. — Әй онытып торам, — диде Маһинур, шатланып. — Ул бит безне иртәгә үзләренә чакырды. «Асылъяр»ны куялар. Шәрәф булып уйныйм ди. Гөлназ, барабыз, яме. Шунда сөйләшерсез. Ашыккандыр, шуңа көтмәгәндер. — Барабыз, — дидем мин, канатланып... Ләкин икенче көнне безне клубка чакырдылар. Авылның бөтен яшьләре җыелган иде. Беренче булып Мөнир сүз башлады: — Бүгенге көн илебезнең яшьләренә нинди зур бурычлар йөкләвен сөйләп тормыйм, — диде ул, зал өстенә җитди карап. — Бүген меңләгән совет яшьләре моңарчы дала бөркетләре генә каңгырап йөргән иксез-чиксез далаларны буйсындыра, эссе чүлләрне яшәртә. Менә шушы яшьләр бүген бездән: «Иптәш, коммунизм төзелеше өчен нинди өлеш керттең?» дип сораса, нәрсә әйтер идек? Зал тынып калды. Мөнир берәр минут уйланып торды да яңадан сөйләп китте: — Мин дә сезнең кебек үк яшьләргә кертәм үземне, каршы килмә- сәгез, — диде ул, көлемсерәп (зал гөжләп алды). — Үз сүзем үземә дә кагыла. Миңа халык колхозга җитәкчелек итүне йөкләде. Әмма сезнең ярдәмнән башка бернәрсә дә эшли алмыйм, иптәшләр. Колхоз рәткә керсен дисәгез, дазай булышыгыз. Ферманы аякка бастырудан башлап җибәрергә кирәк, дип уйлыйм. Я, иптәшләр, фикерләрегезне әйтегез. Бергәләп киңәшик. Иң элек урыныннан Сәхил торды. — Мөнир абый, беренче үземне яз, — диде ул. — Фермага эшкә кү- чәм. Нинди эш-кә куйсагыз да риза... Аның артыннан башкалар да берәм-берәм күтәрелде... Бик күп сүзләр сөйләнде, бик яхшы фикерләр әйтелде бу көнне... Без соң гына таралыштык. Чыгуга мине Рәзинә култыклап алды. — Әй, Гөлназ,—диде ул пошынулы тавыш белән,—белсәң иде йөрәк януын. Бүген күпме кеше фермага килергә теләк белдерде, дәртләнеп сөйләделәр, ә минем эчемдә туктаусыз бүре улады. Аңласаң син, торып басарга да, алыгыз мөдирлектән, көчем җитми, дип кычкырырга теләдем, булдыра алмадым. Әй, кыюсыз мин. — Акылыңдамы син, — дидем мин, аңа туры карап. — Сиңа нәрсә җитми? — Күрмисеңмени? Ничә ай эшлим, нинди алга китеш бар, я әйт? Яна килүчеләргә мин нәрсә өйрәтим; я, нинди киңәш бирим. Мин нинди җитәкче... " — Юкка бәргәләнәсең, Рәзинә. Хәлебез Галиулла абзый заманын- дагыдан начар түгел. Сөт савып алу арттымы, артты. Язга җитәрлек азыгыбыз бармы, бар. Фермага су керттекме, керттек... Кем тырышлыгы белән эшләнде, я әйт? — Хәзер җитешсез лекл әр не сана. Сөт савып алуда район күләмендә иң артта сөйрәләбезме, сөйрәләбез. Салам белән печәннән башка азыгыбыз юкмы, юк... Кукурузны башка колхозларның яртысы чаклы да җыеп ала алмадыкмы. Абзарларыбызда җил улыймы... Җентекләп уйласаң, тагын әллә никадәр җитешсезлекләр табылыр... — Аларга син гаеплеме? — Җитәкче кеше бернинди җитешсезлеккә дә күз йоммаска, тук 60 таусыз көрәшергә, эзләнергә тиеш. Ә мин аларга каршы ничек көрәшим, нишлим, я? Безнең артта: — Кызлар, нәрсә бүлешәсез? — дигән тавыш яңгырады. Без, сискәнеп, икебез берьюлы әйләнеп карадык. Эре-эре атлап Нияз килә иде. — Менә, Рәзинә эшеннән зарлана, — дидем мин, сүзсез калуны килештермичә. — Авыр диме? һәй кызлар, юк икән үзегездә баш та, — диде Нияз, шаян елмаеп. — Берәрсе сикереп торыр да лично үземне фермага җибәрүләрен үтенер, дип җыелыш буе өметләнеп утырдым. Тәки тәкъдим итмәдегез бит. Рәзинәнең йөзе ачылып китте. — Үзең нигә авызыңа су кабып утырдың? —- диде ул, көлемсерәп. — Үч иткәндәй, кьпблыгым юкка чыкты, тел кыймылдатырга курыктым... Ну, кызлар, кайгырмагыз,— диде ул, икебезне ике ягыннан култыклап.—Мин Мөнирдән сорап та тормам, «кәҗә тәкәсенә» атланып килермен дә түгәсе тиресегез бармы, кайтарасы курмыгызмы, выжлатып ташып бирермен. Килештекме? — Ул тракторларның ияләре бар инде, сине көтеп ятмыйлар, — диде Рәзинә, җитди тонга күчеп. — Аларның икесен дә Мөнир кырга тирес ташырга кушабыз диде. Безгә курмы ташырга әлеге дә баягы атлар инде. — Ну, без атларга да риза. Алай эре өйрәнмәгән,—диде Нияз, бүреген батырыбрак киеп. — Туңасыңмы әллә? — дип елмайдым мин. — Туңарсың да. Ике яктан ике кыз барасыз. Икегезнең бер кешенеке чаклы да җылыгыз юк. Җә, якынрак килегез әле, — дип безне Нияз үзенә табарак тартты. Рәзинә, «кайтып җиттем, җибәр», дип аның култыгыннан ычкынды һәм, саубуллашып, өйләренә таба борылды. Икәү генә калгач, Ниязның шаянлыгы җилгә очты. — Менә уйламаганда нинди үзгәрешләр колхозда, ә, Гөлназ? —■ диде ул, уйчанланып. — Ничек уйлыйсың, Мөнир колхозны алып бара алырмы? — Белмим шул. Гыймран абзый булып ул сынатты. Мин аның район теленнән төшмәгән вакытларын әле дә хәтерлим. Хикмәт нәрсәдә? Нигә шулай сынатты ул? — Эх син. Эшнең төбенә карый белергә кирәк... Йөз йортлы кечкенә колхозны җитәкләргә көче бик җиткән аның. Колхоз зурайгач, кешеләр дә төрлеләнгәч, техника да күбәйгәч, сынатмый хәле юк. Андый колхозны җитәкләргә баш та кирәк. Тырышлык белән генә алдырып булмый. Кәйсезлеген үзе дә аңлый иде ул. Ләкин шуны ачыктан-ачык танып, эшеннән отказаться итәргә батырлыгы җитмәде. Мин-минлек комачаулады. Әйләндереп төшергәннәрен көтте... Завхоз ител куярга кирәк дип сөйләнәләр. — Риза булыр микән? —- Риза булмый нишләсен. Галиулла абзыегыз кебек өйдә ятсынмы? Үзебезнең турыга җиткәч, Ниязның култыгыннан ычкынмакчы булган идем, ул, көлә-көлә, мине үзенә табарак тартты: — Я, я, ашыкма, тыш шундый рәхәт, йомшак карларга керт-керт басып бераз йөрик... — Нияз, — дидем мин. аның сүзен бүлдереп. — Әйт әле, кичә Илгизәр белән нәрсә сөйләштегез? — Белмим, — диде Нияз, миңа карамый гына. — Кызлар белән сөйләшсәм хәтердә булыр иде, егетләр белән нәрсә сөйләшкәнне онытам мин. 61 — Шаярма инде, Нияз. Мин бит чынлап сорыйм. — Синең урында булсам, аны телгә дә алып тормас идем. — Горурлыгың юк дисеңме? — Әйтермен дә. Аның исе дә китми. С-ин үлеп барасың. — Исе китмәсә, килмәс иде. — Эче пошкач киләдер. Кая барсын. — Нияз, син көләсең?.. — Көлмим... Кызганам. Мансура белән кыйланышын күрдең бит. Сабак булмадымы? — Нияз!.. — Ярар, ярар, башка бер сүз әйтмим. Киттем, җә балавыз -сыга башларсың. Бир кулыңны, — дип Нияз минем көчсезләнеп калган кулларымнан тотты һәм сак кына үзенә таба тартты. Шул вакыт кемдер хи- хахайлап көлеп җибәрде. Мин ялт итеп әйләнеп карадым. Урам уртасындагы юлдан, безнең якка карыйкарый, бер хатын-кыз узып бара иде. Мин аның Шәмсия апа икәнен төсмерләдем. Нияз кулларымны шунда ук ычкындырды да җәһәт-җәһәт китеп барды. Мин ераклаша баручы Ниязга карыйм, үзем Илгизәр турында уйлыйм. Мин аны берничек тә оныта алмыйм. Нишләп күңелдән китми ул. Бәлки йөрәккә яра ясагангадыр. Илгизәр! Күңелеңдә ниләр бар? Нигә уйларыңны миннән яшерәсең?.. Күктә тулган ай йөзә. Ул да минем кебек үк моңая кебек тоелды. Мин, аңа карап, әкрен генә җырлап җибәрдем. Зәңгәр күктә йөзгән айның Бер нуры булыр идем, Күзләреңә сөеп карап. Гел янып торыр идем. Ай, көлеп җибәргәндәй, кисәк яктырып китте дә болыт астына керде. Җир өсте караңгылыкка чумды. Мин боегып кына өйгә юнәлдем. А Безнең бөтен көнебез диярлек фермада үтә. Ләкин монардан берәү дә зарланмый, барысы да күнеккәннәр. Менә бүген дә абзардагы эшләрен бетереп кергәннәр дә, дулап янган мич тирәсенә җыелышып, җылыналар. Берсе нәрсәдер сөйли, калганнары, аның авызына карап, көлешәләр. Шәмсия апа гына, телогрейкасы эченнән ташып чыгарга торган күкрәкләрен биетә-биетә, әле мич янына килеп чүмәшә, әле тәрәзә янына барып баса да авыр сулап урамга карый. Буш чиләкләрен дыңгырдата-дыңгырдата, бер өер салкын ияртеп килеп кергән Катифә апа: — Дежурга кайсыгыз каласы? — дип сорады. — Минем чират. Шуңа утырам да. Юкса күптән таер нем, — диде Шәмсия апа. — Тот алайсаң, •— дип Катифә апа аңа ачкычлар бәйләмен сузды. Сипкелләре кимегәнгәме, агарып киткән Маһинур, Шәмсия апага таба борылып: — Өеңдә берәр нәрсә булдымы әллә, Шәмсия апа? — дип сорады. Кызларның берсе: — Җәнкәй-җанашлары көтәдер әле, минем беркемем дә булмагач, җәелеп утырам, — дип чыркылдады. Шәмсия апаның итләч иреннәре җәелеп китте: — һи-һи-һн. Җегәр барда нигә сөешмәскә. Катифә апа ана кырыс кына карап алды да бозланып каткан бияләйләрен мич башына ыргытты: — Әй, Шәмсия, бала-чага алдында шул киреле-мырылы сүзләреңне сүләнмәсәнә. 62 — Кит моннан, Катифә апа, нинди бала-чага булсын болар. Без бала-чага дип авыз ачарга куркабыз, алар капка төбендә егет кочалар. Булыр болар балачага, — дип Шәмсия апа мина карады. Мин, колагымача кызарып, читкә борылдым. Шәмсия апа сүзен дә- зам итте: — Шундый бала-чагалар тик ятмаганда, безгә нигә .вакытны бушка уздырырга. Гомер ике киләмени. — Тормышның бөтен кызыгы ир-ат кочагында дип уйлыйсыңмы әллә? — диде Катифә апа, 'нәфрәтләнгән тавыш белән. — Синеңчә нәрсәдә? Менә үзеңнән .хисап ал, тормышыңның ни кызыгы бар? Катифә апаның күзләре ялтырап китте. Ул, башын югары күтәреп, Шәмсия апага карады. — Тормышымның кызыгы нәрсәдә дисеңме? Син, Шәмсия, сөйләсәм дә аңламассың. Мин үземне беркайчан да ялгыз .хис итмим, аңлыйсыңмы, бәхетсезгә дә санамыйм. Бәхетем — минем балаларым. Ирем шундый уйларымны сизеп куана, мең-мең рәхмәтләр укын кебек. Турылыгыма, күңелем пакьлыгына сөенәм мин, ишетәсеңме, сөенәм! Ә син... Син Шәмсия... — Катифә апаның тавышы кинәт калтыранып китте. Ул, сөйләүдән туктап, читкә борылды. Мин аның агара башлаган чәчләренә, таза иңбашларына сокланып карап тордым. «Ярату... Нинди көчле ул... Еллар... Хәтта алар да сүндерә алмаган. Минем йөрәктә дә Илгизәр шундый урын алса... Юк, юк... Кирәкми... Үз итми ул мине. Андый кешене нигә яратырга... Нигә үзеңне түбәнсетергә...». Тынлыкны бозып, Шәмсия апаның әкрен тавышы ишетелде: — Вәт хыялый. Катифә апа, аның сүзләрен ишетергә теләмәгәндәй, тәрәзәгә таба борылды һәм, аның черек яңагына йөзен куеп, тынып калды. Мин, Шәмсия апаның яңадан сүз башлавыннан курыккандай, ашыгып: — Шәмсия апа, теләсәң кит, өйдә барыбер эшем юк, синең урынга калып торырмын, — дидем. — Әй рәхмәт, Гөлназ. Теге вакытта калганнарыңны да бәхилләтмәдем дә. Берәр бәхилләтермен, яме... Төн буе йөреп чыкма, ят та йокла. Сәлимгәрәй абзый кирәк чакта уятыр, — дип сөйләнә-сөйләнә Шәмсия апа киенергә кереште. Ул чыгып китүгә, Мөнир килеп керде. — Саулармысыз, кызлар! — диде ул көр тавыш белән һәм тирә- якны айкап алды. — Мөдирегез юкмы әллә? Кара син аны, үзе чакыра, үзе качкан. Маһинур, мич алдыннан торып, зәңгәр халатын төймәли-төй мәл и Мөниргә таба атлады: — Рәзинә апаның качышлы уйнарга вакыты юк, Мөнир абый. Фермага игътибар җитми дип гел тукыл киләбез. Бер колагыңнан керә, икенчесеннән чыга. Әнә, бозаулар өенә кереп кара, сайгаклары гел черек. Бер сыер, сайгак сынып, аягын сыдыртты. Бозавын имезергә генә керткән идек. Рәзинә апа күрше бригадага дарулар алырга китте, һәрбер пустяк өчен шунда йөгерәбез. Алла каргаган бригада булдык инде. — Кеше алдында кызартма, Маһинур, — диде Мөнир. — Өйдә колак итемне чәйнәвең дә җиткән. Мин сезгә болай дим: .иртәгәсе көннән ветфельдшер Алексей Степанович сезнең белән занятиеләр үткәрә башлар, бу турыда аның белән сөйләшенгән. Үзегездә аптечка булыр. Даруларга заказ бирелгән. Рәхәтләнеп дәвалый бирегез. Я, килештекме? — Ә сайгаклар? — диде Маһинур, үзсүзләнеп. — Сайгаклармы? — Мөнир безгә карап яңагын ышкып куйды. — һым... Сайгаклар быелга калып торыр. Киләсе елга яңа абзарлар са- .чалмабызмы... 63 — Шул-шул менә, — диде Маһинур, Мөниргә үпкәле карап. Ул арада ишек ачылды һәм бит алмалары алсуланган Рәзинә килеп керде. Ул, кулындагы сумканы -ипләп кенә ниргә буена утыртты да, Мөнир белән баш кагып кына исәнләшеп, чишенергә тотынды. Шул чак күзе мичкә сөялгән Маһинурга төште. —- Маһинур, сез чыкмадыгызмы әллә? —Чыгабыз, Рәзинә. Сахилне көтәм. Саламнан күптән түгел генә кайтты. Ашарга йөгерде. —Син белмәгән яңалыклар бар әле бездә, иптәш лредседатель,— диде Рәзинә карлыккан тавыш белән. — Кичә печән эскертләрен барлап чыктык. Беләсеңме, нишлиләр? Печәнне ташыйлар бит. — Кемнәр? —Кул куеп китмәгәннәр шул... Язга тагын печәнсез калдырмакчы булалар. Биредә киңәштек тә һәр көн дежурство оештырырга булдык. Кичә төне буе Гөлфия белән мин сакладым. Бүген әнә Маһинур белән Сәхил чыга. — Молодцы, 'кызлар!—.диде Мөнир шат тавыш белән. — Мондый булсагыз, күккә чөяргә була сезне. Тик бу эш үзегезгә генә авыр булыр. Барлык комсомоллар белән сөйләшергә кирәк, белдегезме? Давай киен, киттек, бүген үк яшьләрне җыябыз... Мөнир белән Рәзинәгә ияреп, Маһинур белән мин дә урамга чыктык. Каршыга Сәхил очрады.' —Әйдәгез, бераз озата барам, — дидем мин, Маһинур белән Сахилнең икесен ике яктан култыклап. — Авылдан чыкмыйча яту ялыктырган, күкрәк киереп кыр һавасы сулыйсым, -кышкы табигатькә карап сөенәсем килә... Без өчәүләп тайгак чана юлыннан тын гына атлыйбыз. Баш очында кар бөртекләре талгын гына бөтерелә. Юл буендагы көмеш карама агачлары, ботакларын җәел, озатып кала. Төн моңсу да, күңелле дә. — Нигә берегез дә сүләшмисез? — диде Сәхил, безгә карап. — Төн бик матур, хыялга чумдыра торган, — дип җавап кайтарды Маһинур. —Кешенең миендә ниләр барын күрсәтә торган аппаратны кайчан эшләп бетерерләр, — диде Сәхил, күзләрен кыскалый-кыскалый безне үртәп. — Миегезгә арт яктан бер карап алыр идем дә нәрсә уйлаганыгызны үзегезгә үк әйтеп бирер идем. —Әйбәт булыр иде, — дидем -мин көлә-көлә. — Кызларга булган хисләрегезне без дә шунда ук күреп алыр идек. —һи, хис каян килсен аларга, — диде Маһинур, Сәхилгә күз кырыен төшереп. — Мыскылларга дисәң, сезне -куш инде. Без әллә кеше түгелме? — диде Сәхил хәтере калган тавыш белән. — Дөресен әйтсәм, берегез дә егетләр кебек хисләнә, алар кебек хыяллана белмисездер әле. Кайчак күңелдә шундый кичерешләр була, аларны аңласа, таш булып таш эрер иде... Әмма берсен дә бәйнә-бәйнә сөйләп биреп кенә булмый. — Син матурлап сөйләп бирергә тырышып кара, — дидем мин, тукталып. — Икегезне генә калдырам. Кара аны, тату йөреп кайтыгыз... Мин яңадан фермага кайттым, абзарлар тирәсен әйләнгәләп килдем дә өйгә кердем. Катифә апа бер ялгызы утыра иде. Тәбәнәк мич эчендә каен утыны күңелле генә чыртлап яна. Ялкын телләре ялкау гына сикерешә. Катифә апа, мич алдына тезләнгән дә, каралып яткан кисәүләрне кузгаткалый. Кисәү башлары, үзләренә тынгылык бирмәүгә тузынгандай, кисәк кабынып китәләр дә, ялкын мич авызына ургыла. Катифә апа, бу тыйнаксызлыкка хәтере калгандай, мич эченә кырыс кына карап ала, аннары идәнгә аякларын сузып утыра да авыз эченнән генә ниндидер көй шыңшырга керешә. 64 — Катифә апа, әллә бүген китмисеңме? — дидем, аның янына чүгәләп. — Ничек туры килер, — диде ул, тамырлы кул аркаларын сыпыр- галап. — «Алатырым» соңгы көннәрен йөри, мин югында бозаулап кунмасын дим. — Сәлимгәрәй абзый белән миңа гына ышанмыйсыңмы? — II Гөлназ, син әле аңламыйсың. Фермада ничә еллар эшлим инде. Бер генә бозауны да ят кулга бирмәдем, үзем алдым, үзем карадым, үзем үстердем. Шулай итсәң, күңел тынычрак була... Катифә апа үзенең беренче тапкыр фермага килгән вакытларын, ул чактагы кыенлыкларны, сугыш вакытында колхоз малларына жилка белән салам ташып ашатуларын сөйләп алды... Аннары без, бергәләп чыгып, абзар тирәләрендә йөрдек. Өйгә кереп, тагын хәтсез сөйләшеп утырдык. Төн урталары җитәрәк, Катифә апа китте. Ул китүгә ук Маһинур белән Сәхнл кайтып керде. Аларның йөзләре борчулы иде. .Мин аларга сораулы караш ташладым. — Беләсеңме, кемне эләктердек?—диде Маһинур, җанлана төшеп. — Кемне? — дидем мин, түземсезләнеп. — Тыңла, баштан ук сөйлим. Синнән аерылгач, туп-туры болындагы эскертләр янына юнәлдек. Бөтенесен барлап чыктык та ышыграк җиргә утырдык. Көтәбез-көтәбез, шылт иткән тавыш юк. Эчкә суык төшә башлады. Кайтырга гына уйлап тора идек... Сәхил, туңган кулларын уа-уа: — Миңа рәхмәт әйт. Туңдым, кайтыйк, дип бәгыремә төште. Тукта, мин әйтәм, көтик бер,аз. — Туңмады дип беләсеңме! Кырда анда бурам уйный. — Я, сөйләп бетерегез. — Сәхнл бит бүлдерә... Кайтырга дип җыенганда гына кар шыгырдамасынмы. Без шым булдык. Карыйбыз, берәү килә. Килеп җитте бу. Бәләкәй чанасын эскерт янына куйды да печән төяргә кереште. — Ат йөге чаклы төяде. — Аннары бау белән аркылыга бәйләде дә, гыжлый-гыжлый тартып, каршы якка чыга башлады. — Менә шунда артыннан куып җиттек тә икебез ике ягыннан эләктердек. — Кем? — Галиулла абзый... — Әйе, Галиулла абзый, — диде Маһинур, Сәхилнең сүзен кабатлап. — Шундый ачу чыкты, йөзенә төкерәсем килде. Җитмәсә, аякка егылып ялына, җибәрегез бер юлга, башка тимәм, яхшылыгыгызны гомергә онытмам, ди. ■— Шуннан? — Калганын сөйлисе дә килми, — диде Маһинур, кулын селтәп. — Ник исең китте? — диде Сәхил, йөзен чытып. — Әллә без гаеплеме алар эшләгән эшкә. Шул... Печәнен авылга чаклы үзеннән тарттырып алып кайттык. Идарәгә керсәк, берәү дә юк. Без Мөнир абыйны эзләп йөргән арада, тегенең янына кешеләр җыелды. Күрше авыл машинасы килеп туктады. Районнан кайталар икән. Берсе Галиулла абзыйны танып алды да: «Сиңа йомыш бар бит, Галиулла, кызыңның өс- тенә чыккан. Читкә чыгып качканда тотканнар, кереп әйтергә куштылар», дип кычкырды. Галиулла абзый шаккатып торды да кинәт ике куллап башын тотты һәм чайкалып китте. Без егылырга ирек бирмәдек, йөгереп килеп тоттык. Аннары өенә илтеп яткырдык. — Күңелсез хәл, — дидем, борчылып. Бу вакыйганы сөйли башлаганда ук килеп кергән Сәлимгәрәй абзый сүзгә кушылды: — Нигә ал арны кызганырга. Халык малын йотатканда рәхәт булгандыр. Михнәтен дә татып карасыннар... Эх, Галиулла, Галиулла, үскәндә үк шук куллы идең, балаңны да шуңа өйрәткәнсең. Оясында ни булса, очканында шул... Маһинур белән Сәхил киткәч тә, уйга талып озак утырдым. Мансураның бала вакытлары, бергә уйнаган чаклар, зур сары портфелен күтәреп мәктәпкә йөрүләре, аннары зәңгәр сатин күлмәк киеп, кызыл яулык чөеп районга эшкә китүләре — барысы да берәм-берәм күз алдыннан үтте. Ә бер ел да узмады, ул ефәккә уралды, авызында алтын тешләр елтырады. Янында тирә-юньнең чибәр-чибәр егетләре бөтерелергә кереште. Шулар арасыннан^ Илгизәр дә... Юк, мин Мансурадан көнләшми идем. Аның кием-салымнары да мине кызыктырмады. Тик аның ясалма кыланышына, буяулы йөзенә, затлы киемнәренә кызыккан Илгизәргә генә ачуым килә иде. Ничә талкыр аларның икесен бергә күрдем. Шуңа да карамастан, мин Илгизәрне күңелемнән гафу иттем. Сагынуыма түзә алмадым, авылларына бардым... Рәзинә белән клубка барып керүгә үк ул безне күрде. Ләкин күрмәмешкә салышты. Алгы скамьядагы кызлар янына барып утырды да шулар белән шаярырга тотынган булды... Кинодан соң мин аны, артыннан йөгереп барып, көчкә туктаттым. Нинди хурлык! Әмма мин бу минутта да рәнҗетелүемне сиздермәдем, күңел кайтарырлык бер генә сүз дә ычкындырмаска тырыштым. — Илгизәр, сүзем бар иде, — дидем, ягымлы булырга тырышып. — Тыңлыйм, — диде ул, искитмәгән кыяфәт белән генә миңа төбәлеп. — Беркөн килгәнсең икән, — дидем мин, дулкынлануымны көчкә тыеп. — Чыга алмадым, гафу ит. — Нигә... Чыктылар бит. Йомышымны мин әйттем. — Кемгә? — Анысын үзең беләсең. Гөлназ, кеше нервысында уйнау неужели сипа шулай рәхәт. — Мин... Минем беркемнең дә нервысында уйнаганым юк... Җыенганым да юк... — Нигә килдең? Хәлемне белергәме? Менә, псән-саумыи. Шул җитәме? Үз хәлеңне сөйләмәкче булсаң, барын да беләм. Сөйләделәр... Үзем дә күрдем. — Нәрсә күрдең? Син бит аңламыйсың. Син бит тыңларга да теләмисең... — Берегезне тыңладым. Шул җитәр. Бәхетле тормыш телим. Юлыңа аркылы төшмим. Бәхетсез иттең дип киләчәктә миңа рәнҗерлек булмасын. — Ниләр сөйлисең? Нияз белән бутыйсыңмы? Безнең арада серьезный бер генә нәрсә дә юк. — Заманында аңа Илгизәр белән дә серьезный бернәрсә юк дигәнсеңдер. Ул мескен ышанган... — Илгизәр! Ничек оялмыйсың. Менә син нинди. Ә миң юләр! Юләр!.. Мин, шушы сүзләрне әйтә-әйтә, йөгереп китеп бардым. Шуннан бирле Илгизәрне күргәнем юк. Баштарак бик борчылдым. Әмма үземне кулга алырга, аның турында мөмкин кадәр уйламаска тырыштым. Хәзер инде онытылган кебек. Элеккечә өзелеп сагындырмый... ...Кинәт ишек ачылганга сискәнеп, башымны күтәрдем. Бусагада Нияз басып тора иде. — Әллә берүзеңне генә калдырдылармы? — диде ул, тирә-ягына каранып. — Сәлимгәрәй абзый да бар. Тышта йөри микән. — Ишеттеңме, Мансуралы япканнар бит. 5. ,с. ә.- Д 8. 65 66 — Ишеттем лә. — Вот, мескен... Бер дә уйламаганда. DISK кызгандым үзен... Бая Рәзинәне очраттым. Сине фермада дежурда калды дигәч, тукта әле, янына барыйм, мин әйтәм. Бергә-бергә күңелле булыр, вакыт та тиз үтәр. — Иртән эшкә барасың бардыр бит. — Хәзер эш жиңел бит. Ат өстендә генә йөрим. Кырга тирес түгәбез. Чәчү вакытында килеп йөри алмам әле... Син соң арыгансыңдыр бит, — диде Нияз, йөземә төбәп карап. — Теләсәң йокла. Мин Сәлимгәрәй абзый янына чыгам. —' Юк, юк, йокым килми. — Мин әйтәм, килә. Кара-кара, керфекләрең йомылам-йомылам дип тора. Чынлап та, бераз йоклап аласыңмы, Гөлназ? — Нияз, нигә шулай бала кебек кайгыртасың? — Яратам, Гөлназ!—диде Нияз, иңбашыма көчле кулын салып. Бу юлы мин аның кулын алып ташламадым. Бераз шулай утырганнан соң, Ниязның күкрәгенә башымны куеп, йокыга киттем. Көндәлек мәшәкатьләр белән кышның үткәне дә сизелмәде. Җир йөзен ямьгә төреп, җырчы гөрләвекләрен ияртеп, яз килде. Күпме еллар тын гына аккан елга бу язны, шаулап, ярларыннан чыкты һәм кырларны, болыннарны басып китте. Җәй башына аның суы яңадан үз юлына җыелды, әмма быел ул нишләптер киңәя төште, чуерташлар ялтырап яткан сайлыклары кимеде, зәңгәр тугайлары тагын да тирәнәйде. Күпереп үскән вак карама агачлары, бөдрә кәрлә таллар, балан-шомырт куаклары аның ярларын хәтфә яшеллеккә төрде. Болын буйлап боргалап-сыргалап аккан шушы елга ярым боҗра ясап имән, каен агачлыклары арасына кереп югала торган җирдә безнең колхоз быел җәйләү оештырды. Иске такталардан каккалап эшләнгән җәйге йорт, киртә белән әйләндереп алынган озын лапаслар тирәсендә көн-төн тормыш кайный башлады. Мин баштарак тәмле кыр һавасын иснәп туя алмадым, нркеи болыннарга, басуларга карап шатланып бетә алмадым. Каршыдагы күксел томанга уралган эреле-ваклы таулар тезмәсе-артыннан беренче таң нурлары үрмәләп, җир өстен әкрен генә сыйпый-сынпый татлы йокысыннан уятканда, тирәякны сихри моңга күмеп таң сандугачлары сайрап җибәргәндә, кояш тау өстепә .менеп бөтен җирне алсуга манганда, тирә-якларыңа күз ташлыйсың да, үзең генә күрә ала торган гаҗәеп бер матурлык ачылгандай була. Бу гүзәллек сихри бер көчсыман үз эченә тартып ала, шул минутта бөтен барлыгыңны онытасың; йөрәгеңдә моңа кадәр яшеренеп яткан иң изге хисләрең тышка бәреп чыга, күңел рәхәтлеккә күмелә, анда берсеннән-берсе матур тойгылар кабына, һәм үзеңне яхшылыклар гына эшләргә сәләтле, әнә шул матурлыкларны тагын да бизәргә омтылучы гүзәл йөрәкле гаҗәеп бер зат итеп тоя башлыйсың. Тәнгә әллә каян агылып көч керә, яңа көнгә канатланып, дәртләнеп аяк басасың. Беренче таң нурлары күз кысу белән җәйләү хәрәкәткә килә. Лапасның төрле ягыннан чиләк, бидоннар шалтырый, сыерлар мөгерәшэ, су буенда учак төтене, көй килүгә куангандай, шаярып күккә үрли. Күп тә үтми чиләк төбенә беренче сөт тамчылары бәрергә керешә. Урман буенда Сәлимгәрәй абзыйның чыбыркысы шартлый... Сыерларны көтүлеккә чыгарып җибәрүгә, сөтләрне үлчәтеп, бидоннарга салабыз да өй каршындагы киң ябалдашлы имән төбенә куелган өстәл тирәсенә тезелешеп чәй эчәргә утырабыз. G7 Бүген эшләрне бетереп, чәй янына утырышуга, арбасын дыңгырдатадыңгырдата, җирән бия килеп туктады. Арбада, Рәзинә белән рәттән, аякларын салындырып Мөнир утыра иде. Сыер савучылар, аларны гөреп алып, яңалыкларны сораша башладылар. Эш күплектәнме, әллә яз шаукымы тигәнгәме суырылып киткән Рәзинә, тирләгән ат өстендә бөтерелүче әрсез чебеннәргә кулындагы каеп ботагы белән селтәнә-сел- тәнә: — Яңалыкларны әнә председательдән сорагыз, — диде. — Хәлләр безмен өчен бик үк куанычлы түгел, — диде Мөнир, хатынкызларның әле берсенә, әле икенчесенә карый-карый. — Районда, абзарлык түгел, кетәклек тә кирпеч бирә алмыйбыз, диделәр. Шулай да мин өметне өзмәдем, автопоилкалар төяп алып кайттым. Эш кирпечкә терәлеп калды. — Быел тагын абзарсыз калабызмыни? — диештеләр хатын-кызлар, борчылып. — Төрлечә уйлашып карадык, -— диде Мөнир, — Кайберәүләр, киләсе елга салырбыз, диләр. Ә мин кирпечне үзебез сугып карыйк дим. Эшчеләр аптырабрак бер-берсенә караштылар. — Булдыра алырбыз дисеңме?—диде Катифә апа, шөбһәләнеп. Борчулы күзләр Мөниргә текәлде. — Булдыруын булдырырбыз, тик авыр булыр, — диде Мөнир уйланып кына. Сыер савучылар тын калдылар. — Кызлар, әллә тотынып карыйкмы? — диде Рәзинә. — Теләк булганда кулдан килмәслек эш юк, — диде Мөнир, безгә өмет белән карап. — Мин сезнең белән киңәшергә килдем. Кулыбыздан килми дисәгез, тотынмагыз. Булдырырбыз дисәгез, бүген үк эшкә башлыйбыз. Мәктәптән дә ярдәм сорарбыз, авылда да кешеләр табылыр, хәл кадәре булышырлар. — Тотынып карыйк, аллага тапшырып, — диде Катифә апа, батыраеп. — Ятып калганчы, атып кал, диләр. Бәлки барып чыгар. Мөнирнең йөзе ачылып китте: —Әй, .барып чыкса иде, — диде ул, дәртләнеп. — Бер дигән абзарлы булыр идек. Районга ялынып та йөрмәс идек. Киләсе елга да әллә кирпеч бирәләр, әллә юк. — Бик кирәк булгач, тырышырбыз, — диештеләр сыер савучылар. — Сузмыйк алайса, — диде /Мөнир, җанланып. — Мии хәзер авылга кайтам. Кирәк-ярак коралларны хәзерләп, бүген үк китереп җиткерерләр. Рәзинә, атыңны биреп тор инде, берәрсе китереп китәр, — дип Мөнир атны кирегә борып, җәһәт кенә арбага сикереп менде һәм чаптырып китеп тә барды. Моңа кадәр бер якка да катнашмый торган Шәмсия апа телгә килеп: — Ай бу Мөнир, ат кебек эшләтергә исәбе. Кодрәтеннән килсә, машина итәр ие, — диде. Катифә апа, кашларын җыерып: — Ошамаса, эшләмәссең. Күләгәдә ятырсың, — диде. —Өйрәтмә, яме, — диде Шәмсия апа, аңа ачулы карап, — кирпеч сугарга түгел, сыер саварга килдем мин... —Беребез дә кирпеч сугарга дип кермәдек, кирәк булгач эшләргә туры килә, — диде Катифә апа. —Җәфалап суктырырлар да пычакка да ярамас әле. Беләм мии, Мөнир үзен күрсәтергә тели, макталасы килә. Җаһил ул. — И теле, — диде Катифә апа, читкә борылып. — Әйе шул, мии туры әнтәм, шуңа яратмыйлар да, — диде Шәмсия апа, матур коңгырт күзләрен зәһәр кыскалап.— Әнә, ялагайлана белгәч, 5’ 68 син барысына да ярымсың. Шуңадыр инде, печәнгә дә, утынга да аптырамыйсың. Мөнир, йорт та салып бирәбез, дип әйтә ди әле... Катифә апа агарынып китте: •— Я, әйт, кемгә ялагайланам? •—дип кычкырып җибәрде ул, Шәмсия апа алдына җилтерәп килеп. Шәмсия апа күкрәген киереп: — Нигә миңа җикерәсең? Җикереп кемне куркытасың? Я, кемне куркытасын? — дип кычкыра-кычкыра аңа каршы атлады. Елдам Сәхил кичен суга утыртып калдырылган сөтле бидонны яр башына менгереп маташкан җиреннән безнең якка борылып карады да яр астына йөгереп төшеп китте... Көпшәдән атылып чыккан көчле су кинәт китереп бәрүгә, төрлебез төрле тавыш белән чәрелдәшеп, тнрә-якка сибелдек. Хәзер генә төркем янына килеп туктаган Нәсимә генә, кая барырга белмичә, чәбәләнеп су астында калды. — Хатларымны бетердең, — дип кычкырды ул, иңендәге сумкасына ике куллап ябышып. Сәхил, кулындагы насосмы җиргә ыргытты да, шаркылдый-шаркыл- дып, Нәсимә янына килде һәм, аның өс-башыннан су тамчыларын каккалап: — Нәсимәкәй, кара күзкәй, салкын душта коендырганым өчен, әллә берәр кыздан хат бирәсеңме? — диде. — Сиңа дигән кыз мич алдында күмер ашый, — диде Нәсимә, аңа ачулы карап. Сәхил җавап кайтарырга ашыкты: — Исем китә бик. Кая карама — кызлар. Бер күз генә кысыйм, лгобоегызны артымнан йөгертәм. — Йөгерткән ди берәү, тик Сәхил булмаган,—диде алар янына килеп баскай Маһинур, мыскыллы тавыш белән. Сәхил кызарып китте, әмма җавап кайтармады. Ул арада Нәсимә сумкасыннан байлыгын чыгара башлады. һаман да тынычланып җитмәгән Шәмсия апа беләи Катифә апаны татулаштырып маташкан Рәзинә, Нәсимә янына килеп, аның кулыннан район газетасын алды. Әлеге дә баягы тик тормаучан Сәхил, Рәзинә кулындагы газетага үрелеп: — Күрше колхоз сыер савучыларын төшергәннәр, — дип шаулады. — Күрше колхоз кызлары шул, — диде Рәзинә, газета битеннән елмаеп торучы кызларны күргәч. — Уңган кызлар булып чыктылар болар, — диештеләр хатын-кызлар, газета тирәсенә өелешеп. Сәхил, телләрен чыртлата-чыртлата: — Вәт, ут берчәләре, безнең кызларның борыннарына чирткәннәр. Әй, кызлар, рәт чыкмый сездән. Күрше авылның берәр кызын ярәшеп куймый булмас,— дип сөйләнергә керешкән иде, Маһинур, яшькелт күзләрен ялтыратып: .— Ул авылның егетләре сезнең борынга чирткәнгә биш былтыр ла, үзләрен белми сөйләнгән була, — дип җавап кайтаргач, Сәхилмең авызы томаланды. Хатын-кызларның берсе, «ул авыл кызларының сөт ташучы егетләргә исләре китми ди шул, үз егетләре кайсы комбайнчы, кайсы тракторчы», дип тә өстәгәч, Сәхил читкә үк борылып китте. Хатын-кызлар басынкы гына көлешеп алдылар. Почтальон кыз борынын мышкылдатып тартып куйды: — Сез көлешәсез... Аларныц хат ташучыларына чаклы мине үрти, кәҗә фермагызга киттеңме, ди. — И чәкүшкә, анысына кадәр тыгылмаса, — диде Шәмсия апа. 69 —' Тыгылыр шул, тыгылыр,—диде Ка.тифә апа. — Алар сыер башына дүрт йөз литрны куып килгәндә, син өч йөзгә дә җиткерә алмый азаплан әле, — Әй, алар белән җиңешергәме безгә. Миллионер колхоз ла алар. — Ник җиңешмәскә, җиребез бер, көнебез бер, ай-кояшыбыз уртак. — Байлыгыбыз гына уртак түгел, диген. — Анысы да уртак булыр. Түзик бераз. Түзгән түл җыйган. — Түл җыю тавыкка гына файдалы, Катифә апа. Күпме түл җыеп, кайсыбыз күкәй салганы бар. — Һа-Һа-Һа. — Юкка-барга авыз ерганчы, нишләргә кирәген уйлашыр идегез ичмасам. Сүз көрәштерү озакка китүен күргәч, Нәсимә, сумкасыннан «Смена» һәм «Авыл хуҗалыгы» журналларын алып өстәлгә ташлады да, хәтере калган кыяфәт белән әкрен генә китеп барды. Безнең ташбака кебек кыймылдавыбызга ул да үпкәли, башкаларның ничек ачуы килмәсен. Әнә шуларны уйлагач, эчем пошып китте. Киртәгә сөяп куелган көрәкне алдым да аранга кердем. Аны чистартып чыгаргач, су буена юынырга төштем. Тын гына аккан елгага уйга талып карап торганда шаулашкан тавышлар ишетелде. Яр өстенәрәк мендем. Сукмак әрәмәлек эченә борылып кергән җирдә Маһинур белән Сәхил күренде. Алар бер чиләккә икәүләп ябышканнар да һәркайсы аны үзенә тарта. Чиләктәге су, як-якка чайпала-чайпала, аларның аяк асларына түгелә, киемнәренә чәчри. —• Бәйләнмә, дим. Җибәр чиләгемне, — ди Маһинур, еларга җыенган бала шикелле иреннәрен чәмшәйтеп. — Ачуланмасаң җибәрәм, — ди Сәхил ялынган тавыш белән. — Нигә бәйләнәсең миңа? Бар бүтәннәр янына, любой кызны каратасың бит син. — Шаярып кына әйттем лә, Маһинур. Шуңа ачуланалармы? Я инде килешик... — Күрәсем дә килми ичмасам. Җибәр дим чиләгемне! — Кара, Маһинур, кыздырма, юкса... — дип Сәхил чиләкне көч белән тартуга, Маһинур, зәһәрләнеп, — шулаймыни, — дип кычкырды һәм кулын чиләктән кисәк ычкындырды да, сукмак янында аунап ятучы сыңар чиләге белән көянтәсен елт кына эләктереп, яр өстенә йөгерде. Чиләккә чытырдап ябышкан Сәхил бу көтелмәгән хәлдән кинәт артка тайчанды һәм аяк астындагы суга лапылдап утырды. Яр башына баскан килеш, Маһинур бөгеләсыгыла көлә иде. Сәхил сикереп торды да, юеш чалбар төбен сыпыргалыйсыпыргалын, әрәмәлеккә кереп югалды. «Молодец, Маһинур, — дип сөйләндем мин үз-үземә,— шәп акылга утырттың. Икенче, теленә ни килсә, шуны сөйләнмәс». Күп тә үтмәде, Катифә апаның, «Гөлназ», дип кычкырганы ишетелде, шунда ук сукмакта үзе дә күренде. — Әнә, Маһинур, кайтып җиткәч егылып, бөтен суын түккән. Әйдә тиз генә чишмәгә төшеп меникче, көндезге чәйгә су юк, — диде Катифә апа, үзе, җавабымны да көтмичә, бизәкле чиләкләр асылган зәңгәр көянтәне миңа сузды: — Мә, матуры кызларга булсын, мин тегеннән сөт чиләкләрен ала китәрмен... Без су буйлап сузылган тар сукмактан чишмәгә юнәлдек. Кырлар бик матур вакыт. Болын хуш нс бөркеп, күкрәп үсеп килә. Аның өстен тоташ чәчәкләр каплаган — ерактан чуар палас япкандай күренә. Нинди генә чәчәкләр юк анда. Җаның кайсын тели, шундыен җый... Озакламый печәнгә дә төшәрләр. Бу тирәләрне моңга күмеп, чалгы тавышлары яңгырар... Кошлар сайравына кушылып, кызлар җырлашыр... Су буйлары тагып да күңеллеләнер. 70 Көзге кебек ялтырап яткан буадан блредәрәк, бик тирәннән тибеп чыккан чишмә янына килен җиткәч, аның киртләч баскычларыннан снкерә-спкерә түбәнгә төштем дә түгәрәк су чокыры өстепә иелдем. Чокыр эченнән тузгак чәчле түгәрәк йөз, гаҗәпләнеп, мина текәлде. Су өстенә бакыр чүмеч килеп бәрелүгә, ул, вак дулкыннар эчендә бөтерелеп, юкка чыкты... Чиләк әкрен генә тула барды. Кулындагы кыңгырау чәчәкне әйләндерә-әйләндерә чишмә башында басып торучы Катифә апа, ярларын камыш каплаган буа ягына карап: — Без үскәндә бу тирәләр шомыртлык та, карлыганлык ие,— дип куйды. Бераз тынып торды да сүзен дәвам итте. — Элек халык нишләп табигатьнең кадерен белде микән? Ул вакытта да ягарга кирәккәндер, башка нужалары да булгандыр. Шулап да кешеләр агачларга тимәгәннәр. Мөгаен безнең турыда уйлаганнардыр. Без менә саклый алмадык. . Тик кенә дә ятмадык ла, Катифә апа. Әнә югары басуга бер ел эчендә күпме агач утырттык, тимер юл буендагысы нинди шәп. Үсеп җитсеннәр әле, бер дигән урман булырлар. Аннары, күпме чиялекне киртәләп алдык, барысы да безнең эш бит... — Яңаны утырту ярый да, аңа карап, искене кырып бетерергә дигәнме... Беләсеңме, яшь чак сагындыра. Ул чакларда бу тирәләр танымаслык иде, җәйгә чыксак, карлыганнан кайтып керми идек. Ул шомыртны әйткән дә юк, агачына асыла-асыла ашый идек. Какы, көпшәне сөйләп тә тормыйм... Бу тирәләрнең иңен, буен таптаган кешеләр без. Бик күңелле иде шул бала чаклар... Әй, кире кайтарып алырга... Ул арада якында гына моңлы җыр ишетелде: Серле караш белән ннк елмайдың. Хәтерләтеп зәңгәр диңгезне. Эх, ул күзләр, шаян, дәртле күзләр, Нигә шулай төпсез күренде. Илгизәр җырлый!.. Мин тынсыз калдым. Гүя бу җыр минем бөтен барлыгымны суырыл алды да баскан урыныма кадаклап куйды. Катпфә апа исә, айнып, чиләкләренә тотынды. — Әй, Гөлназ, дөньяны онытып торабыз ла... Әйдә, югалтканнардыр безне... Көянтә-чиләкләрне асып, кайтырга чыктык. Каршыбызга менә-менә Илгизәр килеп чыгар төсле тоела иде. Әнә шул очрашудан качарга теләгәндәй, кызу-кызу атлыйм, җыр ишетелгән тирәдән тизрәк ераклашасым килә. Сукмак кырыенда үскән озын үләннәр, шәмәхә, күк чәчәкләр, «карагыз әле, без нинди матур, нигә күз салмыйсыз», дигәндәй аякларга уралалар, балтырга, чиләк төпләренә бәрелеп, сыгылып-сыгылып калалар. Мин өем-өем булып утырган ромашкалар арасыннан, барган шәпкә, берсен өзеп алдым да аның чым ак таҗларын берәм-берәм өзәргә керештем: -— Ярата, яратмый, ярата, яратмый... Катифә апа, елмаеп: —- Шундый кызны да яратмаган егетнең эчендә җаны булмас, юләркәй, — дип куйды. Мин көлеп җибәрдем: — «Ромашка», яратмый, ди. — Чәчәк әйтер ул. Ә син егетеңнән сорап кара. Ни дияр икән. Тик ашыкма. Башта акылыңны уйлат. Ир белән тору — җиде диңгез кичү, дигәннәр борынгылар. Яр сайлауга уйнап карарга ярамый. Акылын- фигылен дә, кешелеген дә сынарга кирәк. Киләчәктә таянырдай кеше булсын... Хәер, син акыллы кыз, өйрәтеп торуның кирәге дә юктыр... Сукмак борылышына җитүгә каршыбызга Илгизәр килеп чыкты. Күпме көннәрдән соң аны беренче күрүем иде. Күзләренә рәхәтләнеп, 71 тутырып карыйсым килеп китте. Ләкин, теләгемне җиңеп, башымны тагын да аскарак идем һәм шул хәлдә узып китәргә дә хәзер идем. Әмма Илгизәр, Катифә апаны үткәреп җибәрде дә, минем юлыма аркылы басты: — Гөлназ, бер генә минутка тукта әле, — диде ул ялварулы тавыш белән. — Ни йомышың бар? — дидем мин, кырыс кына. — Теге вакыт дөрес эшләмәдем, — диде ул, ашыга-ашыга, әйтә алмый калудан курыккандай. — Очрашыйк, аңлашыйк без синең белән. Кайчан килим? — Кирәкми, Илгизәр. —. Яратмыйсың? — Булдыра алмыйм... — дидем мин, китәргә кузгалып. Ни өчен, әйт? — Сорама, Илгизәр! — Алайсаң, Нияз белән йөрүең дөрес? — Әйе... Илгизәр ялт итеп миңа күтәрелеп карады. Бу карашта ачу, үпкә, шул ук вакытта сагыну чагылып узды. Ул башка бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Әрәмәлеккә кереп югалганчы, мин аны күзләрем белән озаттым. Күңелемне тутырып торган монсу бер матурлык юкка чыккандай тоелды. Чалт аяз күктә балкучы тулган аймы, әллә агач яфракларының бер- берсенә бәрелеп лепердәшүләреме йокыны тартып алганнар да хыялга күмгәннәр. Күз алдына .ниләр генә килми, күңел ниләр генә уйламый. Якында гына арба тәгәрмәчләре шыгырдау уйларымны бүлде. Сәхил белән Рәзинә, фурманга түбәләмә печән төяп, болыннан кайтып киләләр иде. Рәзинә, мине күргәч, йөк өстеннән шуышып төште дә яныма килде. — Рәхәтләнеп ял итмичә нишләп утырасың? Таң беленүгә торасың бар. — Йокы килми, әллә нәрсә булды. — Мөнир белән Алексей Степанович минем дә тынычлыкны алып киттеләр, — диде Рәзинә, иңенә асылынып төшкән нечкә коңгырт толымнары белән шаярып. — Әкрен кыймылдыйсыз, диләр. — Хак сүз... Көндез безнең янга Мөнир белән ветфельдшер Алексей Степанович килделәр. — Я, кызлар, безне нәрсә белән шатландырасыз бүген?—дип елмайды Мөнир. — Барысы да пскечә, — диде Рәзинә, җилгә ярылган иреннәрен бөрештереп. — Сыерлар әллә нинди шунда, күпме ашатсаң да, сөтләре һаман бер чама. Картайганнары күп шул, таналар да шактый. Күңел хаклык та нәселле сыерларыбыз юк. — Килер вакыт, гел нәселле сыерлар гына асрый башларбыз,— диде Мөнир. — Шуның өчен тырышабыз да бит. Хәзергә нәселсез сыерларга таянырга туры килә. Тырышканда, минемчә, сыерлар алай сыната торганнардан түгел. — Башка еллар белән чагыштырганда быел сөтләре шактый артты,— диде Катифә апа, җанланып. Димәк, нәселдә генә дә түгел хикмәт, — диде Мөнир, елмаеп. — Авызлары тик тормаса, буш итмиләр, акмаса да тама, — диде Катифә апа. — Быел азыкка аптыратмаска тырышырбыз, анысы. 72 — Аптыратмыйсыз сез, — диде Рәзинә. — Җәйләү янына күпьеллык үлән чәчик, рәхәтләндереп көтү йөртербез дип ни әйттем, ә син бөтен җиргә чөгендер дә кукуруз тутырттырдың. Малларны йөртергә яланнан гайре урын да юк. — Дөрес эшләдем, — диде Мөнир, җилгә тырпайгаи .манган чәчен артка сыпыра-сыпыра. — Ялан тулы печән, шулай була торып үлән чәчеп җир әрәм итикме. Үлән чәчү болыны, кыры, урманы булмаган колхозлар өчен генә ярый ул. Көзен сыерларыгызны чөгендер, кукуруз белән сыйлый башлагач, мина рәхмәт әйтеп бетерә алмассыз әле. — Синең ул культураларыңа бик ышанып бетмим лә мин, — диде Рәзинә борчулы тавыш белән. — Гыймран да ышанмый иде, шуңа күрә атлаган саен әрепләшә идек, инде син калдың, — диде Мөнир, шаян тавыш белән. — Мин әрепләшмим, әйтәм генә, — диде Рәзинә, кызара төшеп. — Юкка хафаланасың, — диде Мөнир, елмаеп. — Әле генә кукуруз җирендә булдык. Менә дигән булып үсәләр. Урман кебек. Рәзинә шатланып елмайды: — Уңыш телим... Әйдәгез безнең байлыкларны да күрегез, — дип ул аларны кирпеч сарае янына алып китте һәм кояшка кибәргә куелган кирпеч өемнәрен күрсәтеп йөри башлады... Рәзинә, баш очындагы агачка үрелеп, яфрак өзеп алды да бөтереп миңа ыргытты һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Әй, шундый матур уйларымнан бүлдең. — Нәрсә уйлый идең? — Сөтне ничек күбрәк савып алу турында... һе-һе-һе. — Әй, туйдым ла шундый уйлардан, — диде Рәзинә, кулын сел- тәп. — Мөнирнең дә, кайчан карама, телендә гел шул сыерлар. Беркөн үзе.чә, әллә сиңа сыер җене кагылдымы, дип чак әйтеп ташламадым. — Эче пошадыр. — Поша, билгеле. Аңлыйм мин аны. Юатасым, тынычландырасым килә үзен. Очраттым исә, йөрәгенә ял булырлык бер ягымлы сүз әйтә алмыйм. Нигә шулай икән, Гөлназ?—Рәзинәнең йөзе уйчан төс алды,— Яшь чагында берәр кеше күңелеңдә йөрми калмый. Йөрәк түреңә кереп оялый да, үзең дә сизмәстән, дөньяда иң кадерле кешеңә әйләнә. Кая барсаң да, нишләсәң дә аны уйлыйсың, үзеңне гел аның янында хис итәсең, иң яшерен серләреңне хыялыңда аның белән уртаклашасың, аны уйлап шатланасың, аны уйлап кайгырасың. Аны иркәләү өчен берсен- нән-берсе матур сүзләр сайлыйсың. Күрештең исә, әнә шул матур сүзләр җилгә оча, мыскылларга җай эзләүчән тәкәббер холык актарылып өскә чыга... Нигә йөрәгеңне ачып биреп булмый икән, Гөлназ? •— Егет бер сүз әйтмәгәндә, кыз, авыз күтәреп, яратам, дип торсынмы? -— Нигә егетләр үз хисләрен белдерәләр? Ә нигә без әйтә алмыйбыз? Тормыш авырлыгын алар белән бергә күтәрәбез. Хокукларыбыз тигез. Мәхәббәт мәсьәләсенә килсәң, аерма җир белән күк арасы. Мин рәхәтләнеп көләргә тотындым: — Хокук тигез диеп, күңелең төшкән егеткә, мине кәләшлеккә ал, дип әйтеп кара. Егетеңнең күзе маңгаена менәр. Каршы очраганда бер чакырым урап уза башлар, өстәвенә, бөтен авылга даныңны таратыр. Бар бит әле шундый типлар. — Әйт, Гөлназ, буыннан-буынга килгән бу алама гадәт нигә бүгенге көнгә кадәр саклана? — Ә сия саклама, Рәзинә. Иске гадәтләргә төкер дә йөрәгеңне сөйгәнеңә ач та бир. — Мин сөйләрмен, ә ул көлсә. — диде Рәзинә, авызым турсайтып. — Куркасың? Алайсаң авызыңа су кабып тик йөр. 73 — Юк, курыкмыйм... Барысын да әйтәчәкмен. Менә күрерсең, — диде Рәзинә, елмаеп. Аннары кисәк урыныннан сикереп торды. — Әйдә керик, безгә дә ял харам булмас. Без өйгә кердек. Бүтәннәр инде рәхәтләнеп йоклыйлар. Мин иң кырый сәндерәдәге урыныма килеп яткач та йокыга китә алмадым. Узгандагы хәтирәләр искә төште. Илгизәр күз алдыма килеп басты... Теге вакытта үзен ничек эре тотты. Ә бүген тавышында ялвару. Үкенәме әллә... Бик соң исенә төшкән... Ниязга хыянәт итә аламмы мин? Гомердә юк. Нияз! Ничек якынайдың син соңгы вакытта. Күпме язгы таңнарны без синең белән бергә аттырдык. Иртәнге сандугач моңнарын күпме бергә тыңладык. Күпме сүзләр сөйләшенде, күпме үпкәләштек, күпме татулаштык. Тәмам .ияләштем мин сиңа. Шулай да, нигә Илгизәрне күргән саен дулкынланам, күңел шатлык белән тула, аны уйлап хыялланган .минутлар ник шул чаклы ләззәтле соң?.. Ниязга атлыгып тору юк, бернинди ярсу дәрт татымыйм. Мөгаен, үз авылыбызда булгангадыр, атлаган саен күреп торгангадыр. Бер-ике ай күрми торсам, бәлки Илгизәрдән битәр сагыныр идем. Сагыныр «идем микән? Сагыныр идем... Юк, сагынмас идем... Сагы... ныр идем... Сүз куешу буенча, бу көнне без йокыдан иртәрәк тордык. Ә авылга куна кайтып киткән Шәмсия апа башка көннәрдәгедән соңрак килде. Берәребез сыерларын вакытында савып бетерә алмаса, ул кешегә булыша торган гадәт урнашкан иде. Бу юлы да, үз сыерларыбызны савып бетергәч, Шәмсия апа сыерларын саварга керештек. Рәзинәнең ачуы чыгып: — Шәмсия апа, соңгы әйтүем, — диде, — тагын бер тапкыр соңга калсаң, фермадан җибәртәм. Шәмсия апа, Рәзинәгә ачулы карап: — Җибәрт, Рәзинә, — диде.—Прсидәтелне синең кубызыңа бии диләр. Тора-бара биеми дә башлар, Телең-тешең үткәндә яратмаган кешеләреңне кудыртып кал... — Оял, Шәмсия, кешеләрдән, авызың нәрсә сөйләгәнен колагың ишетми, — диде Катпфә ала, эшеннән тукталып.— Көн дә авылга кайтып китәсең дә соңга калып киләсең. Әллә башыңнан сыйпарлар дип уйлап йөрисеңме? Рәзинә бераз тын торды да кисәк куллары белән битен каплады һәм су буена таба йөгерде. Мин борчылып аның артыннан киттем. Яр ягына каерылып үскән юан зирек агачына сөялгән Рәзинә, аяк тавышымны ишетеп, башын күтәрде һәм, янына килеп туктауга, кызу-кызу сөйли башлады: — Арабызда бернәрсә дә юк бит, Гөлназ... Нигә шулай көлә ул... Дөрес, ошый Мөнир миңа, ошый гына түгел, яратам... Тик... Аңлыйсыңмы? Мин аның янында кем?’ Чибәр дә түгелмен ичмасам... Бөтенләй тиң түгел... Аннары ул алланган битен агачка куеп тынып калды... Ә елга туктаусыз шаулады, йөгерек дулкыннар, вак ташларга бәре- ләсугыла, туктаусыз алга тәгәрәде. Җырчы кошлар, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, сузып-сузып сайрадылар, яфраклар бертуктаусыз кыштырдаштылар. Табигатькә күз саласың да, анда бөтен нәрсә матур, бөтен нәрсә урынлы. Тик кешеләрнең үз-үзләрен тотышы гына кайчак әнә шул матурлыкка ятышмый. Алар, дөнья мәшәкатеннән исергәннәр дә, бернәрсә дә күрмиләр, кеше күңеленең иң түренә яшеренгән керсез матурлыкны ямьсез сүзләр белән пычраталар... Бер-берсен кыерсыталар, йөрәкнең нечкә кылларына китереп сугып, аны мәңге ялганмаслык итеп өзәргә тырышалар. Нигә болай тормыш! 74 Мөнир сизә микән Рәзинәнең йөрәгендә ниләр кайнаганын? Юктыр... Башы-аягы белән колхоз тормышына чумган бит ул. Миңа бер көяне аның белән бер тарантаста кайтырга туры килде. Алексей Степанович белән иделәр. Юл буе сөйләшеп кайттылар. Калын яллары җилгә тузгыган кара айгыр хәтфәсыман күпереп уңган бодай, арасындагы тузанлы юлдан юырта башлады. Мөнир игеннәр өстенә күз ташлый да: «Монда фәлән тонна тирес түктек, фәлән чаклы ашлама кертелде; хезмәт җилгә китмәгән бит, кара, күпереп уңган», ди. Үз алдына елмаеп бераз тын гына бара да: «Җир түгел болар, алтын, чынлап алтын,— ди. — Беләсезме, бу җирләрне эшкәртә белсәң, берничә ел эчендә миллионер итәләр». — Нигә берничә ел? Тырыш кешегә бер ел да бик җитә, — диде Алексей Степанович, елмаеп. — Анысы тагын да шәбрәк, — дпде Мөнир, аның чырае җитдиләнеп китте. — Беләсезме, .мин нәрсә турында хыялланам? Яшьләрнең һәрберсе культурага омтыла. Минемчә, тиздән салам түбәле элекке өйләргә дә риза булмаячаклар алар. Дөресрәге, хәзер үк риза түгелләр. Башкача яшиселәре килә. Ә менә шәһәрдәгесыман водопроводлы, ванналы, газлы зур-зур йортлар салып, бөтен авылларны бер җиргә күчерсәң, ә? Урамнарны асфальтлыйсың, чәчәкләр утыртасың. Авыл янында алма бакчасы җәелеп ята, ул язын ап-ак чәчәккә күмелә, көзен алсу алмалар өзелеп төшәргә утыра. Ах, ничек шәп!.. Беләсезме, бу бит коммунизм үзе... Ничәмә йөз гектар җир биләп сибелеп яткан йортлар урыны тоташ сөреләчәк, күпме җир мәйданы артачак. Зәңгәр күкләргә нур сибеп авыл хуҗалыгы шәһәре балкыячак. Киләчәк бит бу көннәр, Алексей Степанович, ә? Мөнирнең хыяллануы Алексей Степановичка да күчте. — Шәп фикер, —диде ул кулларын угалап. — һәр йортта радио шаулап торыр, телевизор булыр. Җаның теләгәндә—ике-өч катлы дво- рецта һәр көн кино-театр, концерт, һәр йортның үзендә библиотека, столовой. Уннарча ясле, балалар бакчалары, интернат мәктәпләр... Мөнир, Алексей Степановичның сүзләрен тыңлый-тыңлый, ләззәтләнеп елмайды... Шушы урында уйларымны йорт янында шаулашкан тавышлар бүлдерде. Рәзинә дә, башын күтәреп, шул якка карады. Аннары, тураеп, кул аркасы белән йөзен сыпырып алды да: — Киттек... Тагын нәрсәдер булган, — диде. Без килгәндә хатын-кызлар бидоннар төялгән арба янында кызары- ныпбүртенеп басып торучы Сәхилне төреп алганнар да гөж киләләр иде. Сәхил исә, баскан урынында таптана-таптана, бертуктаусыз: — Бер кружка сөтегез жәлме? — дип мыгырдана. Аның бу сүзләре хатын-кызларны дөрләтеп җибәрә: — Кара-кара, нишләгән ул, татарча әйткәнне аңламый. — Күзен челәйтеп телләшеп тора, — дип төрле яктан кычкырырга керешәләр. Рәзинә төркемгә якынрак килеп: — Нәрсә булды?—дип сорады. — Сепаратка илтәсе сөтне төйи ие, карасак, бер бидонны янтайткан да сөт чумереп ята, — диде Катифә апа. Рәзинәнең йөзе каралып китте. Сәхил, аның кинәт үзгәрүен күргәч, муенын җилкәләре эченә батырды да арткарак чигенде. — Беренче эшеңме, дөресен әйт? —диде Рәзинә, аның өстенә барып. Сәхил башын аска иде. Хатын-кызлар: — Беренче генә буламы соң. — Хәзер тана инде ул, — диештеләр. 75 Рәзинә ачу кайнаган күзләрен Сәхиянең йөзенә терәп: —Бу эшеңне иптәшләр күреп калмаса, безне нинди хәлгә куя идек, беләсеңме?—диде. — Үзең комсомолец! Ну, Сәхил, нишләргә синең белән?.. — Ул, үз соравына җавап эзләгәндәй, безгә карап алды, шунда ук кискен хәрәкәт белән кулын түбән төшерде. — Бар, кит, авылга кайт, Сәхил, комитетка кер, барысын да түкми-чәчми сөйләп бир. Комсомоллар үзләре сине хөкем итсен... Башкалар, «тукта әле, дөрес эшлисеңме», дигәндәй, Рәзинәгә карап куйдылар, әмма берәү дә сүз дәшмәде. Сәхил, башын түбән игән хәлдә, авыр гына борылды да, аякларын сөйрисөйри, су буендагы куаклыкларга кереп югалды. Ул бу минутта кызганыч тоелып китте. Рәзинә моны аңлагандай: —Кызганмагыз, белсен үз гаебен, — диде, аннары җирдәге бидоннарга күз салды да: — Боларны, Гөлназ, син илтеп кайтырсың,-—диде. Без бидоннарны арбага күтәреп утыртырга тотындык. Су эчендә калган бидонны алырга дип төшкәндә, миннән берничә адым алдарак баручы Шәмсия апа кисәк тукталды да, башын куаклыкка таба борып, колакларын шомрайтты, аннары озын чикләвек агачларын аралап эчкә карады. Мин дә, үрелеп, ул караган якка күз салдым, һәм йөрәк сулыгып тибеп куйды. Анда Сәхил белән Маһинур. Чандыр буйлы чая Маһинур! Әмма бу минутта аның чаялыгының эзе дә калмаган. Ул, тезләрен кочаклап унга талып утырган Сәхиянең тыр- паеп торган коңгырт чәчләреннән сыпыра-сыпыра, йөрәк тавышы белән сөйли: —Безнекеләргә ачуың килмәсен. Алар сиңа яхшылык тели. Уйлап кара. Чисталык өчен ничек көрәшәбез? Халатыңда бер тап күрсә, Рәзинә сыерлар янына якын да җибәрми, ал арның имчәген һәр көн җылы су белән юабыз, тиреләрен һәр көн чистартабыз. Безнең сөтне күпм.е нәниләр эчә, күпме авырулар шуның шифасын таба, һәрберебез бидоннан ятып сөт чүмерсәк, теләсә нинди кул белән сыер саусак, ул чагында безгә ни әйтерләр... Син хәзер барысын да аңладың инде, гафу үтен... — Әллә мине монда калыр дип беләсеңме? —диде Сәхил, киреләнеп. Маһинурның тавышы тагын да йомшарды: —Син китсәң, миңа ни ямь кала? Теге вакыт мин бит сиңа юри үпкәләдем. Ә син... Сәхил аны кочагына алды: —Маһинур, мин синең янга көн дә килермен. Әнә болын нинди якын, чалгы тавышлары кырыйда гына яңгырый... Иртәгә үк печән чабарга сорыйм. Дөресен әйткәндә, бу эштән күптән күңелем кайткан иде. Ир-ат эшеме инде. Үзем теләп килгәч, китәргә намусым җитмәде... Син үпкәләмә, яме, сары шөпшәм... Мин кулыма җыеп тоткан вак ботакларны Шәмсия апаның әрсез күзләре алдына төшердем: — Киттек, Шәмсия апа, комачауламыйк, алар сөйләшсеннәр. Күңелне татлы бер канәгатьлек биләп алды. Нинди әйбәт бу Маһинур. Керпе кебек чәнечкеле дә, май аедай назлы да. Ә мин Нияз белән андый түгел. Киреләнергә бик остамын. Нигә мин шулай? ЛАоинан ары ягымлырак булырга кирәк. Эч серемне дә яшермәскә, барысын-барысын уртаклашырга кирәк. Ул бит дөньяда минем бердәнбер якын кешем! Быел җәй әллә нинди генә булды. Шундый матур торган көннәр, печәнгә төшеп берәр атна үтүгә, бозылып китте һәм туктаусыз шыбырдап яңгыр коярга кереште. Атналар буена яуды-яуды да кисәк аязды, орле-оирле айкалучы җилләр катлам-катлам болытларны дөньяның 76 төрле читенә куып таратты да кояш, болыт астыннан чыга алмый ятуына үчеккәндәй, алагаемга кыздырырга кереште. Табигать кипәг үзгәрде: күкрәп үскән яшел үлән кыяклары көйде, кипшенгән агач яфраклары, аска салынып, тынып калды, елга күзгә күренеп саекты. Кыр тутырып очкан кошларга кадәр, кояшның утлы телләреннән агач араларына яшеренеп, күзгә күренмәс булдылар. Ара-тирә җил искәләп куйса гына табигать хәрәкәткә килә: үләннәр чыштырдашып киерелә, куаклар сөенеп шаулаша, яфраклар, лепер-лепер көлешеп, бер-берсенә сарыла. Ләкин күп тә үтми, табигать дөньясы яңадан тирән тынлыкка чума. Әмма эшчеләргә эсселектән зарланырга ара юк. Быел эш тыгызга килде. Күпереп үскән болынны чабып, җыярга да өлгермәделәр, көннәр коры торганлыктан, арыш, бодай өлгереп җитте; уракка төштеләр. Шуның өстенә никадәр силос саласы, салам эскертлисе бар. Тагын әллә никадәр башка эшләр кырык урында кырылып ята. Әйе, бер кеше икегә ярылырлык вакыт иде. Тирәякта кызу эш кайный: алтынсу кырларда комбайннар гөрли, заготзернога икмәк ташучы машиналар юл тутырып әрле-бирле чабыша. Безнең җәйләүдә исә озын лапас астында көнозын бәләкләр тукылдый. Кирпеч өемнәре күз алдында арта бара. Авылда инде ферма бинасының фундаментын сала башладылар. Бәлки берничә айдан анда менә дигән ферма йорты балкып торыр. Бу вакытта инде буыннар сызлаудан йоклый алмый чыккан төннәр, аруталчыгулар барысы да онытылыр, эшебез белән горурлану гына калыр. Кешеләребез хәл алыр, юкса соңгы көннәрдә бөтенләй суырылып калдылар. Әнә күз төпләре каралып калган Маһинур калып эченә тутырылган балчыкны бәләк сабы белән төйгечләде дә киерелгәләп алды һәм сузылып җиргә ятты: — Й, бер-ике генә сәгать черем итеп алырга, ә, кызлар?—диде ул, күзләрен рәхәтләнеп йомып. Тактага бәргәли-бәргәли калыптан кирпеч төшереп маташучы Шәмсия апа аның сүзен эләктереп алды: — Бер-ике көн ял итикме әллә? Бигрәк арытты ла. — Бер-ике сәгать ял итсәк тә ярап торыр пе, — диде кызларның берсе. Оекларын кырыйга салып, йонлач аякларын рәхәтләнеп сузып утырган Катифә апа, зур бәләген шапылдатып калып өстенә төшерде дә: — Чәпчемәгез инде, чыдыйк бераз. Тизрәк бетерсәк, үзебез әчеп лә, акылсызлар, — дип сөйләнеп алды. Маһинур, кечкенә авызын киереп ачып, исни-исни: — Аптыраганнан әйтәм, Катифә апа, — дип куйды. — Инде кайчаннан алып кулдан бәләк төшкәне юк. Катифә апа авыр сулады һәм маңгаендагы эре тир тамчыларын билендәге кара алъяпкычына сөртә-сөртә: — И, яшьләр, — диде, — авырлык күргәнегез юк әле сезнең. Тамагыгыз тук, өстегез бөтен. Менә без кичердек ул заманнарны. Сугыш чоры ие. Иремне фронтка озаттым, берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән калдым. Көн-төн эшлибез, фронт өчен, дибез, ирләребез ач-ялангач сугышмасын, дибез. Үзебезнең тамакка юк, өс-баш тетелеп төшкән. Җитмәсә, балалар, бәгырькәйләрем, туя ризык күрмиләр. Анысына да түзәр йен, көн аралаш ирләребезнең үле хәбәре килеп тора. Бүген кап- сыбызныкына чират икән, дип яңа көнне ут йотып каршы аласың... Әйе, кайгы мине дә читләтеп үтмәде. Менә шундый матур көннәрнең берсендә ул ләгънәт кара язуны миң дә алдым... Бу кайгыны күтәрә алмам дигән ием... Юк, чыдый икән адәм баласы. Чыдый гынамы, әнә шул сине сытып ташларга теләгән кангы-хәсрәт белән задорлашып яшисең икән. Ул, йөрәк итеңне телгәләп бетереп, сине кешелектән чы« 77 тармакчы була, ә син анык үзен сытып үтәргә телисең. Ул, синең күзеңә карап, тешләрен, ыржайткан саен, аңа йодрык селкисең дә, тешеңне ыржайтыр көннәр күп калмады, менә безнекеләр Гитлерыңның бугазына ябышырлар да аның белән бергә син дә дөмегерсең, дисең. Шундый уйлар юаныч бирә, яшәүгә дәрт уята, йокыдан уянганда^й, кайгыңнан айнып китәсең һәм тормышка чытырдап ябышасың... Әйе, ул чактагы азапларны кичермәгәч, белмисез шул. Кичерергә дә язмасын. Рәхәт яшәгез. Әмма кулыгыздан килгәнне эшләүдән иренмәгез... — Ул вакытларны кузгатмыйк инде, берүк, йөрәк әллә нишләп китә, — диде Шәмсия апа да, авыр сулап. Эшчеләр тын калдылар. Тик бәләкләр генә ешрак тукылдый башлады. Көн кызуы һаман сүрелә барды. Талларның күләгәсе минут саен озая барып, елга өстенә сузылды, аннары, аргы яктагы агачлар күләгәсенә кушылып, болынга таба үрмәләде. Сәлперәеп утырган үләннәр, кыякларын күтәреп, талгын җилдә тибрәнергә керештеләр. Үлән араларындагы чуар чәчәкләр, көнгә соңгы тапкыр көлеп, таҗларына төренүгә тузан туздырып кайтучы көтү күренде. Без, мәш килеп, аларны каршы алырга хәзерләндек. Утлыкларга яшел печән салып, аңа тозлы су бөркедек, көндез үк болгатылган апараны, лаканнардан чиләкләр белән чумырып алып, улакларга салдык. Сыерлар азыкка ябырылдылар. Бераздан төрле баштан төрле тавышларга көйләп чиләк төбенә сөт агынтылары бәрелде. Тирә-якка җылы сөт исе таралды, ул борыннарны, тамак төпләрен рәхәтләндереп кытыклады. Сыерларны савып бетереп, сөтләрне тапшыргач, сыер савучылар сөт үлчи торган сарай янындагы агачка кадакланган такта тирәсенә җыелдылар. Анда көнлек савым таблицасы эленгән. Рәзинә аңа кызыл карандаш белән бүгенге саннарны төшерә. Хатын-кызлар, такта янына өелеп, сөйләшәләр. — Карагыз әле, — ди Катифә апа борчылган тавыш белән, — бүген сөт тагын кимегән. Нәрсә булды бу сыерларга? — Аптыраш, билләһи, — ди Рәзинә, үзе язган саннарны кабат күздән кичереп. — Бүген яңа участокта да йөрттек бит югыйсә. — Күрше колхоз көтүчесе дә зарланып торды, ал арда да сөт кимегән,— диде артта трубкасын кабып басып торучы Сәлимгәрәй абзый.— Челлә шулай итә. Маллар рәтләп ашамый. Өстәвенә кигәвеннәр җәфалый. Мин әйтәм, әллә челләдә абзарда тотыйкмы? — Файдасы тиярме соң? —- Ник тимәсен икән, бераз печән хәзерләрбез. Болай көн буе, төн буе көтүдә йөреп арып та бетәләрдер, ял да итәрләр. — Минемчә, Сәлимгәрәй дөрес әйтә, — диде Катифә апа. — Ул әйткәнчә эшләп карыйкмы әллә, сынамак өчен генә. Файдасы тимәсә, туктатырбыз. — Сынап карыйк, алайса. Сәлимгәрәй абзый, Рәзинәгә сеңерле кулын сузып: — Килештек, иртәгәдән башлыйбыз, сүз бер булсын, — диде. Шулчак баядан бирле аранда кайнашкан Маһинур яныбызга килде: — Рәзинә,— диде ул тәшвишле тавыш белән,— сизенүем дөрес бит, теге сыерлар һаман самсырап тора, билләһи дим, авырый алар, зәхмәт ящур башланмагае, Рәзинәнең йөзе үзгәреп китте: •— Әйдәгез, бергәләп карыйк әле,—диде ул борчулы тавыш белән Без аранга кердек. Маһинур күрсәткән сыерлар, чыннан да, шикле иде. Рәзинә: Барыгыз, сыерларыгызны җентекләп карап чыгыгыз, шиклеләре булса, хәзер үк аерып алыгыз, — диде. 78 Берәр сәгатьтән без жиде сыерны аерып алдык. — Менә сиңа чүп өстенә чүмәлә,—диде Рәзинә, хафаланып. — Ветврач килеп тикшергәнче боларны икенче җиргә куарга туры килә... Я, кайсыларыгызга ышанып тапшырабыз. Без, бәхәсләшеп тормый гына, жирәбә салдык. Жирәбә исә Шәмсия апа беләк миңа чыкты. Моңа кәефем китте. Бүген Нияз белән очрашырга сүз куешкан идек. Иртән кирпеч сугып утырганда уйламаганда гына велосипедын выжылдатып яныбызга Нияз килеп туктады. Барыбыз белән дә кул биреп исәнләшеп чыкты да кирпеч өемнәрен урап килде. — Чынлап еласаң сукыр күздән дә яшь чыга диюләре дөрес бит; кара әле, күпме кирпеч суккансыз, җеннәр, — диде ул шатлыклы тавыш белән. Мин, эшемне ташлап, аның янына килдем. — Урак өстендә нишләп болан йөрисең? Әллә берәр хәл бармы? — .Минем шикелле эт каешына ни булсын? —-диде ул, көлемсерәп.— Тимер юл өстендәге арышны урдыра башладык. Ара якынайгач, тукта әле. мин әйтәм, хәлләрен белеп кайтыйм, дим. Комбайнны помощникка гына калдырдым, бик ашыгам... Я, сездә ни хәлләр бар? — Монда әйбәт. Тик авыл сагындыра. — Сез булмагач, авылда күңелсез,—-диде Нияз һәм күз кырые белән генә кирпеч сугучыларга карап алды да, аларга арты белән борылып, минем кулларымнан тотты: — Бүген кич кайт әле, Гөлназ! Бик сагындым... Кино киләсе дигәннәр ие, теләсәң кино карарбыз. — Тырышырмын... Мөгаен бүген Нияз мине көтәдер. Ә мин авыру малларны ерак болынга куам. Шәмсия апа җигүле арбасына кирәк-яраклар төялгән алашаны салмак кына атлата. Күптән май күрмәгән арба көпчәкләре зарланып шыгырдыйлар. Буа ягында бакалар ярыша-ярыша бакылдаша. Баш очында зәңгәр күк гөмбәзе тирбәлә, чуп-чуар булып сибелгән йолдызлар күз кысышып шаяралар. Елга ай нурына рәхәтләнеп коена, талгын төнге җилләр муеннарга сарылып иркәләнә. Барысы да матур, барысы да шат. Тик минем кәеф кенә шәптән түгел. Нияз нәрсә уйлар? Иртәгә җәйләүгә тагын килеп чыкса ярар иде, кызлар аңа барысын да сөйләп бирерләр иде... Арба өстендә Шәмсия апа туктаусыз сукрана, күрәсең аның күңелен дә ниндидер корт кимерә... Икенче көнне безнең янга яңадан сигезләп сыерны китерделәр. Ветврач килеп тикшергәч, аларда чыннан да яшур авыруы булып чыкты. Авылга карантин салдылар... Безне авылга кайтып йөрүдән тыйдылар, шулай ук авылдан да беркемне дә рөхсәтсез чыгармый башладылар. Олы юл буена сакчылар куелды. Фермада сөт савып алу бермә-бер кимеде, күрше колхозны куып җитү, алдынгылар рәтенә басу өмете җилгә очкандай күренде. Мондый хәлдән тизрәк чыгарга кирәк иде. Без авыру малларны бар көчебезне биреп карарга керештек: су артык салкын булмасын дип, аны чылтырап аккан чишмәдән кичтән үк мичкәләргә тутырып куябыз. Сыерларны көн-төн болында тотабыз. Челлә башлангач кына әрәмәлеккә күләгәгә куабыз. Бу вакытта беребез, чалгысын күтәреп, челләдә ашату өчен печән хәзерләргә китә, икенчебез сыерлар янында кала. Ә төнен беребез көтүгә чыга, икенчебез ял итәргә ята. Көн аралаш җәйләүдән берәрсе килеп китә; ул безгә азык-төлек, башка кирәкяраклар китерә, яңалыкларны сөйли. Тор а-бар а шулай яшәүгә тәмам ияләштек. Шәмсия апа хәтта арттырып та җибәрә башлады. Беркөнне ул кичен авылга кайтырга җыенды. 79 «Кайтып йөрмә, авыру таратырсың», дип никадәр үгетләсәм дә, ул минем сүземә колак салмады. Өстәвенә, бу төнне ул көтүгә чыгарга тиеш иде. Тон буена аның өчен көтү көттем. Күңелгә нинди генә шикләр килүен, кыштырдаган тавыш ишетелгән саен йөрәкнең сикереп китүен, таңны көчкә җиткерүем турында сөйләп тормыйм. Ичмасам шундый вакытта Нияз да килеп чыга белми. Кирәкмәгән вакытта килә ул. Беркөнне Шәмсия апа шалашка кереп кенә яткан нде. Сыерлар тыныч кына ашап йөри. Көтмәгәндә мәчебашлы ябалак кычкырып җибәрде. Мин, утырган урынымнан сикереп торып, куышка таба йөгердем. Ләкин шунда ук, үз-үземне орыша-орыша, кире борылдым һәм яңадан баягы урыныма барып утырдым. Утырдым гына, ябалак тагын кычкырды. Бу юлы аптырап калмадым, тавыш килгән якка карап, аңардан да ачырак аваз белән җавап кайтарган идем, таш өемнәре артыннан, көлә-көлә, Нияз күтәрелде. — Ябалак кызына ябалак малаеннан сәлам, — диде ул, кулын бнреп. — Монда сине кем чакырды? — дидем мин, аның кулын алмыйча. — Берәүгә дә килергә ярамаганын беләсең бит. — Шаулама инде. Я Шәмсия апаңны уятырсың. Качып кына килдем. Берәү дә күрмәде. — Берәү дә күрмәдеме? Мин сиңа дезинфекция ясап кайтарам. Әнә чиләктә утырган дару белән башыңнан аягыңа кадәр коендырам хәзер. — Я, я шаярма. Үзеңә дә, сыерларыңа да якын бармам. Читтән генә карап бераз утырырмын да. кайтып китәрмен. — Утыр алайсаң, миңа не жалко... Авылда ни хәлләр? — Нихәл булсын. Карантин. Берәүне дә кертмиләр дә чыгармыйлар да... Көн-төн эш... Төнлә китеп, төнлә кайтабыз. Арышны бетердек. Бодай урдырабыз. Шундый ишелеп уңган, кайбер җирләргә комбайн да җиттек дип сөенеп кенә тора идек. — Терелерләр әле. Куып та җитәрсез, узып та китәрсез... Мин сиңа йомыш белән килгән идем. — Нигә башта ук әйтмәдең? Нинди йомыш? — Бер чакырым җирдән торып әйтә торган түгел шул, кочаклап, сөеп әйтә торган. Яныңа китерсәң, әйтәм. — Килмә, килмә, Нияз. Чынлап әйтәм, дару сибеп җибәрермен. Исе бер айсыз да бетми. — Килмим... йомышымны да әйтмим. — йомышыңны әйт, Нияз! — Белми тор әле, яме. — Ярар, ярар, ялынмыйм... Бар кит алай булса. — Сау бул, бюрократ. — Син ябалак... керерлек түгел. — Әйбәт... Мөнир абыйның бик кәефе килгәндер инде. Әгәр сыерлар да авырмаган булса, ничек шәп буласы икән... Башкалар артыннан куып Шушы китүдән соң Ниязның эз дә басканы юк. Сагынып беттем үзен. Кайчан бетәр бу карантин. Шәмсия апа риза булса, әллә берәр кичне кайтып киләсе инде... Мин төнне шулай хыялланып чыктым, көндез исә эш белән барысын да оныттым. Ә менә Шәмсия апа уйлаганын бер дә онытмый. Кич җитүгә ул яңадан авылга китәргә җыенды. Мин, телем бәйләнгәндәй дәшми генә карап тордым. Ул, сүз катмый гына, болын арасындагы сукмак буйлап авыл ягына төшеп китте, йөрәктә ачу кайный ләкин оернишләр хәл юк. Сыерларны яңадан көтүгә алып чыгып киттем 1өн шундый озак узды. Тулган ай, ничә карасам да, һаман бер урын- дасымаи, агач күләгәләре дә һаман бер үк озынлыкта. Мин таң атуын көттем, ә караңгылык һаман куера барды. Күңелгә әллә нинди шомлы 80 уйлар килә башлады. Мин, бөтенесен дә оныту өчен, әкрен генә җырлап җибәрдем... Ниһаять, тан. билгеләре күренде: ай минут саен нур- сызлана барды, йолдызлар төссезләнеп югалдылар, үләннәр чыкланды. Еракта-еракта офык өстендә беленер-беленмәс кенә яктылык сузылды; ул, алсулана барып, һаман югары үрмәләде, куе караңгылык зәңгәрләнде, чыклы үләннәр агарынып китте. Әле кайчан гына тынлыкка чумган урман уяна башлады... Апыд өстендәге күксел пәрдә, һаман юкара барып, туктаусыз тирбәлде. Дәртләнешеп шыбырдаучы яфраклар өстендә, таң нурларына чагылып, чык бөртекләре елтырады. Ботак арасыннан ниндидер кош пырылдап очып чыкты. Әнә ул, таңга сәлам биргәнсыман, өзеп-өзеп чутылдады; икенчесе шунда ук, аңа кушылып, боргалый-боргалый сызгырып җибәрде. Шул минутта аның тавышын барлык кошлар эләктереп алды һәм бөтен урман җырга күмелде. Яна көн килде, агачларга урала-урала талгын җилләр исте, таң нурлары, шатланышып, чыклы үләннәрне кочты... Кояш чыгыл, бераз күтәрелүгә Шәмсия апа килеп җитте: — Я, нихәлләр бар?—диде ул, ваемсыз гына. — Шәмсия апа, соңгы кайтуың булсын, башка риза булып җибәрәсем юк, — дидем мин, ярсып. Ул, күзләрен алартып, миңа карап алды да: — Миндә ни эшең бар, телим — кайтам, теләмим — юк, мәҗбүри эшләтә торган заман түгел, — диде. — Алайсаң, монда калмыйм. Хәзер үк җәйләүгә китәм. — Алаймы, китми тор. Берүзем калыр дип уйлыйсыңмы? Мин калсам, Рәзинә үч итеп кеше җибәрмәячәк. Беләм мин аны... Бер минут тормыйм... Синнән алда ычкынам... Җыен бала-чагага баш иеп ятарга әле... Ачуны китерсәләр, фермасыннан ук таярмын, карантин дип кача- поса йөреп туйдым, —- дип сөйләнә-сөйләнә Шәмсия апа пыр тузып вак- төякләрен җыярга кереште. Ун-унбиш минуттан ул, култык астына төенчек кыстырып, җәйләү ягына атлый иде. Күңелсезләнмәдем... Күптән сүнгән учакны тергезеп, чәй кайнатырга куйдым һәм, чиләкләремне асып, чишмәдән су ташырга керештем... Төш җитәрәк җәйләүдән ике кыз мине алыштырырга килде. Эшләрне аларга тиз генә тапшырдым да кайтырга чыктым. Мин җәйләүгә кайтып кергәндә хатын-кызлар төшке ашка табын хәзерлиләр иде. Учак янында ярмаланып пешкән бер чиләк бәрәңге пар чәчеп утыра. Ут өстендәге таганда чәйнек лепер-лепер кайный. Маһинур күкрәгенә терәп күмәч кисә. Калганнары ашъяулык өстенә калган нигъмәтләрне тезәләр. Без өстәл тирәсенә утырыштык. Хатын-кызлар мине, кунак шикелле кыстый-кыстый, ашатырга керештеләр, ә үзләре бертуктаусыз соңгы яңалыкларны, фермадагы хәлләрне сөйлиләр. Үзем тыңлыйм, үзем ашыйм, үзем елмаям: дус-ишләр янында менә ничек күңелле икән, аерым яшәп карамагач, аларның кадерен моңарчы бөтенләй белмәгәнмен ләбаса. Күңелгә шундый рәхәт, шул ук вакытта җиңелчә хәлсезлек сизәм, гәүдәм буйлап ләззәтле бер изрәү тарала. Тора-бара кулларым төштәгесыман авырая, минем ихтыярга буйсынмыйча, ниндидер көч аларны аска тарта, күзләрем үзләреннән-үзләре йомыла; мин өстәлгә авуымны тоям, әмма күтәрелергә көч җитми. Тора-бара бар нәрсәне дә онытам... Күпмедер вакыттан соң нидер дыңгырдаган тавышка сискәнеп уяндым. Җәһәт кенә өйгә кергән Рәзинә, атылып чыгып баручы кечкенә генә кара этнең кисәк килеп бәрелүеннән сискәнеп, артка тайчанды. Әмма шунда ук исенә килде һәм, аякларын идәнгә тибеп, кычкырып җибәрде: — Пшал, ләгънәт! Аннары идән буйлап түргә таба тәгәрәүче чиләкне үрелеп алды. — Вәт си-н аны, чәйгә калдырылган сөт иде. Монда кереп бурлан- маса, ярамыйдыр шул, — дип мыгырданды ул. Үзе, шунда ук йомшап, күзләрен майландырып ишектән карап торучы эткә эндәште: — Я, кер, тыгын, сиңа аш бул пандыр. Эт, аның сүзләрен аклагандай, бусаганы сак кына атлап керде дә, Рәзинәгә карый-карый, идән тактасы буйлап агучы сөтне чупырдата башлады. Блокнотына ашыгып-ашыгып нәрсәләрдер язарга керешкән Рәзинә, торып утыруымны күргәч, борчылган тавыш белән: — Бераз ял итсен дигән иек, уяндың дамыни? Ашап утырганда егылып йокыпа киттең. Күтәреп кертеп салганны да сизмәдең, — диде. Шул вакыт күрше сәндерәдән Шәмсия апа баш калкытты: — Сәгать ничә? — дип сорады ул йокылы тавыш белән. — йокла, йокла, Шәмсия апа, — диде Рәзинә, ачулы көлемсерәп.— Торырга иртәрәк әле. Мин, сикереп торып, киенә башладым: — Шәмсия апа белән бергәләп ятып йоклаганбызмыни. Ике ялкау! Рәзинә, НИШЛӘП мине уятмадың? Шәмсия апа, үз исеме чыккач, теләр-теләмәс кенә торып утырды да шешенке күз кабакларын уа-уа: — Бәйләнмә миңа, — диде. — Сыер савудан гаере эш кушмабыз дигәнгә генә калдым. Бөтенләй китәргә ие исәп. — Ялынырга туры килде шул, — диде Рәзинә, гаепле кешесыманрак .чипа туры карамый гына. — Ике кызыбыз сезнең урынга китте. Катифә апаны путевка белән ял йортына җибәрдек. — Шундый эш өстендәме? — Эш өсте дип тормадык инде. Бөтен колхозга бер путевка биргәннәр. Мөнир аны безгә жибәргән. — Катифәнең бәхте бар. Ярый беләме, гел аны күрәләр,— дип сөйләнеп алды Шәмсия апа. — Катифә апа кебек булсаң, сине дә күрерләр, — диде Рәзинә һәм чыгарга борылды. Мин дә аңарга иярдем. — Син, чыннан да, нигә тордың әле?—диде Рәзинә, миңа текәлеп карап. — Күп эшләргә туры килгән ахры, ябыгып киткәнсең... Бар, ичмасам иркенләп йөреп кил. — Кызларга булышам. — Бар, бар, ял .ит, Гөлназ. Күрәсеңме, кызлар да ялга туктаганнар. Хәзер безнең эшләр алай ук тыгыз түгел. Кирпечләрне көн дә алып китеп торалар. Җитәр дә дип сөйләнәләр... Мин кире өйгә кердем дә, мунчала, сабын алып, су буена төштем. Тиз генә чишенеп, суга сикердем һәм, түбәнгә тәгәрәүче кояшның су өстендә чайкалучы нурлары белән куыша-куыша, тугайны .иңләп йөзә башладым. Коенып арыгач, судан чыгып, чәчәкле батист күлмәгемне кидем дә таралып төшкән толымнарымны сыккалап тора идем, каршыма мылт итеп Нияз килеп басты. «Әллә күптән карап торды микән» дигән уй килде башка һәм йөземә кызыллык йөгерде. Нияз, ахыры, уңайсызлануымны сизенде. — Кукуруз урдырырга керешкән идек, тракторның суы бетте,— диде ул кулындагы дегетле чиләкне җиргә утыртып. — Су ташучы килеп жнткәнче, берәр чиләк су алып кайтып сала торыйм дигән нем. €. .С. Ә.* К> 8. 81 82 — Теге тнрәдәрәк елга корыганмы әллә? — Сине күрдем дә янына йөгердем... Күземә күренәсең дип торам. Кайчан кайттың? — Бүген генә... — Сагынып беттем үзеңне, Гөлназ... Менә күрешү шатлыгыннан сиңа бер бүләк, — дип Нияз йомарлаган кулын миңа таба сузды. — Яр карлыгачы! — дип кычкырып җибәрдем мин, аның кулына ябышып. Куркудан хәлсезләнеп, күзләрен йомган кошны сыпыргалап, Нияз: — Ярда оялаганнар, — диде. — Үтеп барганда, каршыга пырылдап очып чыкты да миңа ташланды, атларга ирок бирми. Карасам, сукмакка баласы егылып төшкән икән. Анысын кулыма алган идем, оча-куна мине чукырга кереште... Вәт юләр кош, кулга үзе килеп керде. — Баласы кая? — Оясына куйдым. — Җибәр, Нияз, монысын да. Җә, бир, үзем очыртыйм, — дип мин кошка үрелгән идем, Нияз көлә-көлә кулың югары күтәрде. Аннары, көлүдән кисәк туктады да кошның ялтырап торган кара канатларына, кабарынкы бүрегенә сокланып карый-карый: — _Матур бит, ә? — дип куйды һәм үз-үзенә җавап биреп, — матур- шул, — диде. — Үз матурлыгын аңламый, тузан-туфрак арасында ауный. Шуннан да шәп җир таба алмый, хәсрәт. — Кызык фикер йөртәсең. — Бу кош урынында булсаммы нишләр идем... Яши белер идем. Очар идем, очар идем, сахралар, диңгезләр кичәр идем, дөньяның иң матур җирен эзләп табар идем дә шундый итеп яшәр идем. Эх... — Нияз ашкынулы хәрәкәт белән талпынып кулын күтәрде. Аның кулыннан ычкынган кош, уктай атылып, зәңгәр күккә менде. Яңадан, һава ярып, түбән төште. Иреккә чыгу шатлыгыннан, күз иярмәс тизлек белән бертуктаусыз бөтерелде. Аның очлы канатлары батып баручы кояш нурларында әллә нинди төсмерләргә кереп ялтырады. Мин исә, кулларымны чәбәкли-чәбәкли: — Эх, Нияз, яр карлыгачы булыр идем. Кара, ничек уйнаклый, нинди шашкын, ярсу, — дип эчке бер шатлык белән кычкырып көлеп җибәрдем. Үзем су өстенә иелдем дә кулларын маңгаена куеп һаман әле әлеге кошны күзәтүче Ниязга су чәчрәтә башладым. Нияз, сискәнеп китеп, читкә сикерде, аңнары кисәк миңа таба укталды да ә дигәнче билемнән эләктереп, үзенә таба тартты. Иреннәремдә аның ялкынлы- сулышын тойдым. — Гөлназ, Гөлназым, — дип пышылдады Ниязның дәртле тавышы.— Усалым. Коендырырга уйлаган идеңме? Менә шуның өчен хәзер кирәгеңне бпрәм. — Нияз, шаярма, җибәр, — дидем мин, аның кочагыннан ычкынырга тырышып. Нияз мине күкрәгенә тагын да катырак кысты һәм утлы иреннәре белән сулышымны буып бертуктаусыз үбә-үбә: — Яратам, үлеп яратам, Гөлназым, күңел назым,—-дип пышылдады. Мин, җаен туры китереп, аның кочагыннан ычкындым һәм, кыр кәҗәсе кебек сикергәли-сикергәли, яр өстенә йөгердем. Нияз исә арттан: —- Гөлназ, бик серьезный сүзем бар. Бүген авылга кайт әле, яме... көтәм, — дип кычкырды. Мин борылып аңа кул болгадым да, яр өстеннән үткәй ат галы аша чыгып, урман эченә кердем һәм, яшел үләң өстенә сузылып ятып, күккә карадым. Баш очымда калын имәннәр, нәфис ак каеннар дәртләнеп шаулады. Кошлар талпынып сайрады. «Ак каеннар, көчле имәннәр! с* 83. Шатланыгыз, көлегез, я, тагын да көчлерәк шаулагыз! Чәчәкләр, дәртләнешеп тибрәнегез! Кошлар, ярсып сайрагыз! Котлагыз мине, дусларым... Нияз ярата. Ишетәсезме, Нияз ярата», «...яз ярата», дип яңгырап җавап бирде урман. Миңа бу кызык тоелып китте. «Нияз ярата», дип кычкырдым мин кабат, «...яз ярата», дип җавап бирде урман. Мин әлеге сүзләрне тагын һәм тагын кабатладым. Урман да миңа туктаусыз җавап кайтарды... Җиргә кичке салкынлык төште, авыл ягыннан искән жил көчәя барды. Агачлар көчлерәк шаулашырга тотындылар. Урман артында сыерлар мөгерәве, чыбыркы шартлаткан, эт өргән тавышлар ишетелде. Тиз генә сикереп тордым да, шушы гомер онытылып ятуым өчен үземне тирги-тирги, сукмак-фәлән карап тормый гына җәйләүгә таба йөгердем... Кичке эшләрне бетергәч тә мин киемнәремне алыштырдым һәм сөтле бидоннар тирәсенә җыелышып, Рәзинәнең бүгенге нәтиҗәләрне исәпләп чыгаруын көтеп торучы сыер савучылар янына килдем. — Авылга кайтырга уйлаган идем. Бүгенге нәтиҗәләрне белеп китәсем килә, ничегрәк икән?—дидем мин, Рәзинәнең блокнотына күз ташлап. — Соңгы вакытта сөт ярыйсы артты, сыерлар авырып китмәгән булса, билләһи дим, алдынгылар рәтенә баса идек,—диде Маһинур ма- саючак тавыш беләк. ■— һәй, бигрәк эредән чирттерәсең, — диде Рәзинә, дәфтәреннән аерылмый гына. — Болай арту артумыни. Сразы берәр литрга артса икән ул. — Болай барсак бик шәп инде, — диештеләр хатын-кызлар, дәртләнеп. — Күпне өмет итеп, аздан коры калма, булганына сөен,—дидем Рәзинәгә, елмаеп. —Я, мин киттем, сәлам әйтәсе кешеләрегез юкмы? — йөгер. Сәламе булган кеше кайтып әйтеп килер, — диештеләр хатынкызлар. Өйгә кайтып, өс-башымны алыштырдым да Нияз белән гадәттә очраша торган урынга, түгәрәк алан кырыенда үскән куш имән янына килдем. Кызу эш өсте булгангамы, алан буш. Нияз да юк. Ашыгып килүем өчен үземне эчтән генә әрләп алдым. Шунда башыма «кызык итим, яшереним» дигән уй килде һәм имән артына сыендым. Сыенуым булды, берәү иңнәремнән кысып та алды. Мин кычкырып җибәрдем, Нияз исә көләргә тотынды: — Кара син усалны, миннән качмакчы идеңме? — диде ул, авызын җыеп ала алмый. — Юк, — дидем мин, җитди чырай белән,— сыңар колагың күренеп тора иде. Шуннан тотып тартып чыгармакчы идем. — Шаян үзе, — диде Нияз, мине кочагына алып. Мин аңа сыендым. — Җитмәсә, иркә үзе, — диде Нияз, назлый-назлый. — Мин инде биш былтыр дан монда. Килмәссең дип котым очты. — Сүз биргәч, нишләп килмим. — Мин симе ник чакырдым, беләсеңме? — Белмим шул... Нигә икән?.. — Я, уйлап кара әле. — Сыерларымның хәлен сорашцргадыр. һе-һе-һе. — Көлмә-көлмә, көлсәң әйтмим... Әйтмә. Теге көнне дә ник килгәнеңне әйтмәдең дә, аңа карап бер җирем дә кителмәде. Сер саклау кешенең үзенә начар ди. Йөрәгеңә кату булмасын. һаман шаяртасың... Ә мин бүген төне буе йокламадым. 84 — Ах сине. Кайда булдың, кем янында? Әйт хәзер үк... — Ха-ха-ха... Сине уйладым. Син йокы бирмәдең, Гөлназым, күңел назым. Кил йөрәгемәрәк. Хәзер барысын да әйтәм. Мин... мин ризалыгыңны сорыйм... Гаҗәпләнеп Ниязның күзләренә текәлгәч, ул минем маңгаемнан үбә-үбә: — Әйе, әйе, тормыш юлдашым булырга тәкъдим ясыйм. Ризасың бит? Әйт, ризамы? — диде. — Белмим... Мин уйлармын... — Нәрсәсен уйлыйсың. Киләсе атнага тотабыз да туй ясыйбыз. — Уттай эш өстендәме? — Эш өсте дип... Колхозда әллә эш булмаган вакыт бармы? Сузмыйк, Гөлназ. — Нияз, көзгә кадәр көтик, — дидем .мин, аның чәчләреннән сыйпап. — Юк инде, Гөлназ. — Мин ал айга риза түгел. — Алайсаң яратмыйсың. — Яратмасам йөрмәс идем. — Шулай булгач ник сузарга? Кайчан өйләнешсәк тә барыбер түгелмени? Аңла, Гөлназ, конца да концов, мин ир кеше. Күпме түзәргә мөмкин, — дип сөйләнә-сөйләнә Нияз минем яңакларымнан, керфекләремнән үбәргә кереште. Үзе бертуктаусыз: — Риза бул, Гөлназым, я, ризамы?—дип пышылдады. Мин ризалык бирергә мәҗбүр булдым. Яраткан кешең янында вакыт ничек тиз үтә. Нияз янына килдем генә кебек, ә ярты төн узыл та киткән. Әнә, тәгәрмәчләрен күңелле текердәтә- текердәтә, көлтә-көлтә утла-p сибеп, төнге пассажир поезды төште. Олы юлда туктаусыз дырылдаучы машина тавышлары басылды. Бөтен дөнья йокыга талды... Ниһаять, Нияз белән мин дә кайтырга чыктык. Без, мәһабәт тынлыкны бозмаска тырышкандай, сүзсез генә атлыйбыз... Хәер, сөйләшергә инде сүзләр дә юк; барысы да әйтелгән, барысы да уйланылган — унбиш көннән туй! Нняз мине җәйләүгә кадәр озатып куйды да .кайтып китте. Өйгә кереп, тиз генә чишендем дә одеял астына чумдым. Әмма йокы качкан иде... «Унбиш көннән туй! Кеше язмышы нинди тиз үзгәрә. Ничек булыр икән безнең тормыш? Әйбәт булыр... Яхшы кеше бит ул Нияз, төпле, характеры да әйбәт, бик уенчак та, эшкә дә булган. Әйе, аның белән яшәргә була... Икебез дә яшь, сау-сәламәт, җир җимертеп эшләрбез. Бераздан йорт җиткерербез, юкса, ал арның да йорты тузган, безнеке дә ишелергә тора... Бергәләп уеннарга йөрербез, театрлар куярбыз. Аннан... аннан балаларыбыз булыр... Башта малаебыз...’ Аннары... аннары зәңгәр күзле, җитен чәчле нәп-нәни кызыбыз, һи, кемгә охшап җитен чәчле булсын ди ул... Кара чәчле диген, юләр...» Хыяллар, хыяллар! Сез кешеләргә нинди генә канатлар бирмисез, нинди бәхет диңгезендә тибрәтмисез, ниләр вәгъдә итмисез. Әгәр хыяллар булмаса, кеше нинди күңел байлыгыннан, таулар кузгатырлык ярсу дәрттән, киләчәккә булган матур өметләрдән мәңгелеккә мәхрүм булыр иде. Нәрсәләргә генә дәртләндерми бу хыяллар! Шулар булмаса, миңа эшемнең дә, тормышымның да кызыгы булмас иде, бәлки менә шулай янып ярата да алмас идем. Күпме күңел рәхәте бирә кешегә хыяллар... Ниязга кияүгә чыгарга җыенуымны иртәгесен сыер савучыларга да әйттем. Казык башыннан яңа гына салдырып алган буш бидонны тотып безнең янда басып торучы Шәмсия апаның кулыннан бидоны дөбердәп төшеп китте. Ул чәрелдәп кычкырып җибәрде һәм ике куллап аягына ябышты. Аның аяк йөзенә кан тамчылары чәчрәп чыкты. Хатын-кызлар, 85 шау-гөр килеп, аягын селкә-селкә ыңгырашучы Шәмсия апа тирәсендә кайнаштылар. Үзем өчен шатлыклы хәбәрнең әнә шулай басылып калуыннан кәефем китте. Хатын-кызлар берничә тапкыр бу турыда җентекләп сорашырга теләсәләр дә, мин башка дәшмәдем. Бүген көн салкынча һәм җилле иде. Су өстендә туктаусыз дулкыннар шаяра. Күктә өем-өем болытлар агыла. Төнгә җил тагын да көчәя төште. Гәүдәмдә арыганлык сизеп, иртә яттым. Әмма тән караңгылыгымы, урман шаулавымы үткән хатирәләрне кузгата. Шатлыкка охшаш ярсулы дәрт күңелне җилкетә башлый, ул атлыга, ярсый, давыллана һәм әллә канларга йөгерә... Йоклый алмаслыгыма төшенгәч, торып киендем дә өйдән чыктым. Төн тагын да караңгылана төшкән, болытлар ишәйгән. Күз бәйләнүгә үк калка торган йолдызлар да, ай да юк. Җил генә һаман шаяра. Табигать аның шаянлыгына әле шатланган, әле ачуы килгән авазлар чыгарып гүелди. Ул нәрсәләр сөйли, әллә киләчәкне юрыймы? Бәхет телиме, ачынып елыймы? Нигә еласын ди — көлә... Шатлана ул. Әнә ничек шаулый... У-у-у... Артымда «Гөлназ» дигән тавыш ишетеп, сискәнеп киттем. Ялт итеп борылып карасам, каршымда Шәмсия апа басып тора. Аның чәчләре тузгыган, йөзе агарынган. Ул, иңендәге шәленә төренә-төренә, як-ягына карангалап алды һәм, янымарак килеп, «тыңла, серемне ачам», дип пышылдады, шунда ук, бүлдерүемнән курыккан кебек, ашыгып-ашыгып сөйләп китте: — Гөлназ, аңла, җаным. Сиңа ир булырга лаексыз ул, оятсыз кеше. Балам буласын белгәч, бизде, кабәхәт. Күзәмә күренми. Өйләнешәсегез- не ишеткәч, ачуымнан чәчеңә ябыша яздым. Ярый ходай сабырлык бирде, — ул шулай диде дә сулкылдап елап та җибәрде. — Синең бер гөнаһсыз икәнеңне беләм... Шуңа күрә әрәм булмасын дим, игелек күрсәтә торган бәндә түгел. Акылың булса, барма, җаным... — Алдашасың!—дидем мин, көрмәкләнгән телемне көчкә әйләндереп. — Гөлназ җаным, икмәктер, — диде Шәмсия апа, яшьле күзләрен .миңа текәп. — Кайту белән бәйләнештек, кыш буена өемә куна йөрде... Куып чыгарырга кулым бармады. Мин дә бит кеше, ирек ачасым, баш- каларсыман ир белән яшисем килде... Ияләнеп китеп, өйләнмәсме дип уйладым... — Ул, 'башка сүз әйтә алмый, сулкылдап шәленә капланды. Колакларны ярып күк күкрәде. Агачлар шомлы тавышлар чыгарып чайкалышты, кошлар куркынып чыркылдашты. Ул да булмады, шыбырдап яңгыр коярга тотынды. Эре тамчылар гүяки йокыдан уятты. Кинәт хәрәкәткә килдем һәм, сукмак-фәлән карап тормый, авыл ягына йөгерә башладым. «Тизрәк Нияз янына! Бәлки әле генә ишеткәннәрем берсе дә чын түгелдер. Нияз андый эшкә барамы соң?.. Гаепсез булуын үз теле белән әйтсен... Тынычландырсын, юатсын...». Яңгыр көчәя төште. Баш очында туктаусыз яшен уйнады, колакларны тондырып күк күкрәде. Өсте юылып, тайгакка әйләнгән юл көчемне минут саен суыра барды, йөрәк атылып чыгарга җитешеп типте. Күлмәгемнән шабырдап су акты, әледән-әле таеп егылудан тез капкачлары, уч төпләре әрнеп сызлый башлады. Әмма >мин, актык көчемне җыеп, йөгердем дә йөгердем. Ниһаять, авыл... Ниязлар капкасы... Капкага килеп сөялдем дә ике куллап дөбердәтергә тотындым. Бераздан өялды ишеге шыгырдап ачылды һәм Ниязның: — Кем бар? — дигән йокылы тавышы ишетелде. — Бу мин, Гөлназ... 86 Нияз берәр җитди хәл булуын тавышымнан ун сизде ахры, йөгерә- йөгерә килеп, капка бастырыгын төшерде һәм аны тышка этәреп ачып җибәрде дә. калтыранган кулымнан тотып, эчкәрәк тартты: — Нәрсә булды, Гөлназ? — Нияз! Шәмсия апа белән торуын дөресме? — Ә-ә... Вон нәрсә. Бутый да башладымы?— дпде ул, иреннәрен ачулы кыйшайтып. — Дөресен әйт, Нияз!.. Шәмсия апаның сөйләгәннәре чынмы? — дидем мин, еларга җитешеп. — Гөлназ, бала булма... Аңла, мин ир кеше... Ну, торсам соң. Әллә өйләнешкәч, аның янына барыр, дисеңме? һәй, юктан куркасың!.. һе-һе-һе... Кара, туңып беткәнсең бит, кил, җылытыйм, көнче,— дип кулын сузуга мин аны җан ачуым белән этеп җибәрдем һәм караңгы, тайгак урам буйлап үзебезгә таба йөгердем. Гаҗәпләнеп каршы алган Сәрвәр апаның сорауларына аинан-мон- нан гына җавап бирә-бирә, яңгыр тавышын тыңлап, ян тәрәзә янында озак утырдым. «Әмма нишләп утырам мин? Иртәгә бөтенесе халыкка беленәчәк. Нинди хурлык! Нинди хурлык!.. Нияз, нишләдең син? Барысын да таптадың... Юк, китәргә, хәзер үк китәргә. Кеше күзенә күренмәскә...». Күзгә чалынган әйберләрнеаннан-моннан чемоданга салгала- дым да, аны күтәреп, яңадан караңгы урамга чыктым. Ни булганын белергә тырышып төпченүче Сәрвәр апага, җәйләүгә китешем, дидем. Вакыт күпме икәнен дә белмим, чакырымнарны да санамыйм. Туктаусыз сибәләүче вак яңгыр тамчылары астында кызу-кызу атлыйм. Ә йөрәк әрнеп яна!.. Ниһаять станция! Каршыда куе пар бөркеп пышылдаучы паровоз. Вагоннарга йөгерешүче кешеләр. Мин кассадан Казанга кадәр билет алдым... Биш минут... Аннары мин бу яклардан мәңгегә аерылачакмын. Хушыгыз, дуслар, хушыгыз, туган-үскән яклар! Хуш, кадерле әнкәем кабере!.. Мин ашыгып вагон янына килдем. Шулчак кемдер җиңемә кагылды. Ялт итеп артыма борылдым. Каршымда зур чемодан күтәргән Илгизәр басып тора иде. — Илгизәр! — Гөлназ, кая җыендың?'—диде ул, чемоданыма текәлеп. Күтәрелеп йөземә карагач, үзгәреп китте. — Нәрсә булды? — дип сорады, борчылып. Мин аска карадым. Ул арада поезд ярып кычкыртты. — Әйдә керик, — диде Илгизәр, ашыгып,— анда барысын да сөйләшербез. Читкә тайпылып, аңа юл бирдем: — Юк, мин башка поездга. — Шулай да, кая җыендың? — Якынга гына... Үзең кая китәсең?.. — Казанга, укырга, — диде Илгизәр шат тавыш белән. — Авыл хуҗалыгы институтына кердем бит... Безнекеләр җыелышып озата төшкәннәр иде, көчкә кайтарып җибәрдем үзләрен. Чыланып беткәннәрдер- ме... Гөлназ, сиңа нәрсәдер булган. Яшерәсең... Я әйт, нәрсә булды, нигә шулкадәр борчылдың? — Бер минутта гына сөйләп биреп булмый, Илгизәр. — Барып җитү белән хат салам, Гөлназ. Алайсаң барысын да язарсың, яме... Ул арада поезд кузгалды. — Сәлам әйт, Гөлназ, таиыш-белешләргә,— дип кычкырды Илгизәр, вагон ишегеннән яртылаш сузылып. Мин әле аңа, әле уфылдый-уфылдый шуышучы вагоннарга карап нәүмиз кыяфәт белән басып калдым. Әнә, көпчәкләрен көйгә салып текердәтәтекердәтә, соңгы вагон да үтеп китте. 87 «Нигә утырмадым?.. Әйе, Илгизәрдән, дөресрәге, аның сорашуыннан курыктым. Аңа нәрсә әйтер идем? Кемнән качам дияр идем? Авылдашларданмы?.. Ни өчен мин алардан качарга тиеш, нинди җинаять эшләдем... Ник Нияз качмый? Юк... Юк... Мин китәргә тиеш түгел... Мин гаепсез... Гаепсез бит... Я, әйтегез!» Кемнәндер җавап көткәндәй, күтәрелеп тирә-ягыма карыйм. Ләкин шунда ук, яңгыр тамчыларына аралашып тәгәрәүче күз яшьләремне берәүгә дә күрсәтмәскә теләп, читкә борылам... Хатын-кызлар басма өстендә кер чайкыйлар. Катифә апа кызыклы берәр нәрсә сөйли ахры, барысы да көлешәләр Ә мин, уйга чумып, кызгылт шәмәхә төскә кергән офыкка барып кушылучы тауларга карыйм. Андагы кара урманнарның шавын ишеткәндәй булам. Гүя алар үз кочакларына чакыралар, бергә күңел ачарга өндиләр һәм үзләрен каплаган караңгы пәрдә өстендә тирбәлдерә-тирбәлдерә әллә кайнарга илтергә, хыял дөньясында сиздерергә вәгъдә итәләр. Әх, канатланып очарга иде шул кара урман кочагына, таратырга иде бөтен сагышларны... — Гөлназ,-—ди күршемдә Рәзинә кабаланган тавыш белән, — сөлгеңне агызасың. Мин, йокыдан уянгандай, сискәнеп киттем, төпкә төшеп барган керемне ашыгып тартып алдым да тырышып-тырышып чайкарга керештем. Башкалар да, миңа карап ала-ала, тын гына эшли башладылар... йөрәгемдә нәрсәләр кайнавын беләләр микән алар. Белсәләр, ник бер сүздә дәшмиләр. Нигә ичмасам берәр ничек юатмыйлар? ... Керләрне чайкап бетереп, чиләкләргә тутырдык та җәйләүгә таба кузгалдык. Рәзинә, арткарак калып, минем белән янәшә атлады. — Гөлназ, — диде ул йөрәк тавышы белән, — карап-карап торам да, үзеңне син юкка газаплыйсың. — Синеңчә, мин нишләргә тиеш? — Кызганам мин сине дә, Ниязны да. Кичер Ниязны. Үпкән-коч- каи җилгә очкан, диләр. — Нишләп кызганасың син Ниязны? Шул эшне эшләргә әллә аны кем дә булса мәҗбүр иткәнме? — Яшьлеге белән ялгышкандыр. Дүрт аяклы ат та сөртенә бит. Хәзер үкенәдер, мескен. — Бәлки үкенәдер дә... Миңа да кызганыч. Нишләргә дә белмим... Әйт, Рәзинә... Әгәр синең үз егетең, мәсәлән Мөнир, шулай эшләде ди. Ул чагында нишләр идең? — Мөнир шулай эшләсәме?.. Бернәрсә уйламыйча, атылып чыгар идем. — Их, Рәзинә, син әле аңлап җиткермисең. — Мин аңламыйммы, Гөлназ?.. Яратканда әллә нинди гөнаһларны да кичерәсең, белдеңме. — Кичергән кебек буласыңдыр. Әмма яраланган йөрәк синдә кала. Аны йолкып ыргытып булмый бит... Үз башыңа төшмәгәнгә шулай сөйләшәсең. Менә Мөнир шулай эшләсен иде... — Мөнир алай эшли алмас иде... Гөлназ, тыңлыйсыңмы, бер сер әптәм... Тик син көлмә... Мин Мөниргә яратуымны әйттем. Мин, алың кулларыннан тотып, күзләренә карадым: — Ул нәрсә диде? — Өзеп бернәрсә дә әйтмәде, — диде Рәзинә, аска карап.— Икебез дә, телдән калгандай, берәр минут тик тордык. Шуннан мин түзә алмадым, йөгереп китеп бардым. Бераздан ул артымнан куып җитте дә: «Рәхмәт, Рәзинә, без әле бу турыда ныклап сөйләшербез», диде... Баштарак хурландым... Ә аннары йөрәк тынычланып калды. Бәлки вакытлыча гынадыр, шулай да күңелгә рәхәт... Бүген ’авылга кайтам, бәлки аны тагын күрермен, бәлки тагын берәр нәрсә әйтер!.. Хатын-кызлар кичен авылга кайтырга җыена башладылар. Шәмсия апа да тырышып-тырышып бизәнә. Үзе ябыгып киткән, күз төпләре кара көйгән, йөзе чытык. «Бәлки ул Нияз белән яңадан очрашырга телидер. Бәлки ул Ниязны очратыр да әле, бәлки татуланышып та китәрләр. Уңыш телим... Татуланышсыннар... Әх, әнә шундый уйлар йөрәккә кадала. Уйламаска, барысын-барысын онытырга кирәк! Тынычланырга, ял итәргә’..» Өйдән чыктым да беренче очраган сукмак буйлап күз караган якка киттем. Кая барсам да, нишләсәм дә барыбер иде миңа... Су буйларында озак йөрдем. Ниһаять, арыдым, Нияз белән күп тапкырлар очрашкан урынга, туган буендагы ауган зирек агачы өстенә барып утырдым. Елга ага да ага. Минем кайгым аңа бармы, юкмы — барыбер. Бернәрсә дә күрми дә, уйламый да. Табигатьнең әнә шундый бик матур бер күренеше булсаңмы: я елга, я урман, я тау. Юк, мин бернәрсә дә уйламый, гамьсез ята алмас идем. Менә шундый хәлдә ярсып ярларымнан чыгар идем дә явыз җанлы кешеләрне бөтереп алып, төпкә атар идем. Ялкауларны дулкыннарым белән бәреп егар идем... Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Карасам, эре-эре атлап Нияз килә. «Нишләп йөри ул?.. Аңа миннән ни кирәк?» — Гөлназ, — диде Нияз әкрен тавыш белән,— яныңа килергә ярыйдыр бит? _ ? — Дәшмисең? Их, аңламыйсың, Гөлназ. Үзем дә ү.кенәм. Миңа җиңел дип беләсеңме? Алайсаң ник шундый эшкә бардың? Нияз, арыган кыяфәт белән, минем янга килеп утырды. — Гөлназ, син кыз кеше. Ә мин... без ирләр... Үзең дә беләсең... башка халык... Теләмәсәң дә шулай килеп чыга... Юкса, минме сине- яратмадым. Минме сине төшләремдә күреп саташмадым. Минме сине... ■— Кирәкми, сөйләмә, сөйләмә,—дидем мин, инәлеп. Күзләремә яшь тыгылды. Аның киң күкрәгенә ташланып, кысып кочаклыйсым һәм сулыгып елап җибәрәсем килде. Мин Ниязга таба борылдым. Тагын шундый бер сүз әйтсен, аңа сарылачакмын да йөзен яшем белән юачакмын... Аннары... аннары... Шул минутта якында гына моңлы җыр яңгырады. Зәңгәр күзләр, сагынып сиңа кайттым, Бәхет дәрьясында йезәргә... Мин, хисләремнән айнып, сикереп тордым. «Илгизәр җырлый. Ул кире кайтканмы?» Яңгырлы караңгы төн, Илгизәрнең борчулы йөзе, аны озатканнан соң сулыгыл-сулыгып елавым күз алдыма килде. — Аны уйлыйсыңмы?.. Ташла юк-бар уйларыңны,— диде Нияз, күзләре белән карашымны тотарга тырышып. — Аңла... Ялындырма. Кичер... Үзең дә беләсең, минем төсле сине беркем яратмады. — Юхаланма, Нияз,—дидем мин калтыранган тавыш белән.— Син мине беркайчан да яратмадың... Яратмадың... Юкса,.. — Минме яратмадым,—диде Нияз, дулкынланып. — Яратмасам шулай йөрер идемме? Беткәнме миңа бүтән кызлар... Яратмасам башкалар кулыннан тартып алыр идемме? — Син... син мине тартып алдың? — Тартып алдым. Яратканга тартып алдым, аңлыйсыңмы? Гөлназ артыннан йөрмә, мин аңа әйләнәм, ул ризалык бирде, дидем. Шул сүз 88 89 житте. Беләсең килсә, .мәми авыз ул. Андый кеше яратуның нәрсә икәнен аңлыймы... — Менә нинди кеше икәнсең син, Нияз... Илгизәр белән минем тәж.- рибәсезлегемнән, эчкерсезлектән, кешеләргә ышанудан файдалангансың. Җитмәсә, шуның белән мактанасың... Кит, кит янымнан, күземә күренмә... — Гөлназ! — Нияз, үтенеп сорыйм, кит янымнан... — Гөлназ... — Кит, кит дим... Нияз, миңа әйләнеп карый-карый, әкрен генә китеп барды. Мин исә, кулларым белән башымны учлап, озак утырдым. «Илгизәр минем белән менә нәрсә өчен сөйләшми йөргән. Менә безнең ара нәрсә өчен бозылган... Ниһаять томан тарала башлады. Тик бик соң... бик соң... Их, вакытында аңлаган булсамчы...». Шулай уйланып утырганда әрәмәлектән бер хатын-кыз килеп чыкты. Ул балан тутырылган кәрҗинек иңбашына меңгереп утыртты да минем якка борылды. Мин аны шунда ук танып алдым. — Сәгыйдә! — Гөлназ! — диде ул, шатланып, — нишләп утырасың? — Ял итәм. — һе-һе-һе. Сезгә шулай ял да тиямени. Кирпеч сугасыз дип ишеткән идек. — Сугып бетердек... Инде абзарыбыз салынып бетеп килә. — Председателегез йөрәкле икән. — Йөрәкле дә, тырыш та ул. — Сыерларыгыз терелдеме? — Терелделәр. — Кукурузыгызны күрдем, бигрәк уңган, безне быел узып ук китәрсез инде, — диде Сәгыйдә, күңелсезләнгән кебегрәк. Мин көлеп җибәрдем. — Бәлки узмабыз да. Кешеләр сездә тәҗрибәле, аннан бик үзсүзле диләр. Артыбыздан җиткермибез дисәләр, җиткермәсләр дә. — Алай ук түгелбез лә, Гөлназ, — дип көлде Сәгыйдә. — Илгизәр барында әйбәт кенә бара идек, хәзер, белмәссең, артка тәгәрәвебез дә бар. Эш җитәкчегә бик карый ул. — Аның китүе дөресмени? Әле генә җырлаганы ишетелде. Сәгыйдә көлеп җибәрде: — Магнитофонга язган гына ул. Колхоз идарәсе үткән елны үзебезгә бүләк иткән иде. Илгизәрнең бик күп җырларын язып алдык. Телисеңме, сиңа да уйнатам, әйдә, безгә киттек. Мин кыстатып тормый гына Сәгыйдә артыннан иярдем. Елга аркылы салынган басма аша үтеп, аларның җәйләвенә килеп чыктык. — Безнең кызлар кайсы кая таралышып беткәннәр, Илгизәр юккамы, күңелсезләнәләр, — дип сөйләнә-сөйләнә Сәгыйдә мине тактадан эшләнгән өйгә алып керде. Керүгә үк күзем тәрәзә буендагы өстәл өстенә өелгән китапларга төште. — Илгизәрнең дәреслекләре ул, — диде Сәгыйдә, аларны актара башлавымны күргәч. «Мин уку турында бөтенләй оныттым, ә Илгизәр менә онытмаган, укыган, хәтта институтка керү дәрәҗәсенә барып җиткән. Әнә бит ул нинди», дип уйлап алдым. Сәгыйдә, фикерләремне куәтләгәндәй: — Тырыш егет иде, —дип -куйды. — Чибәрлеге дә бар, тотанаклы да иде. Хәтерлисеңме, канау казыганда без Мансура белән бәхәсләштек? — Бнк яхшы хәтерлим. 90 — Беләсеңме. Илгизәрне мин кисәтеп куйдым, — Сәгыйдә кисәк елмаюдан туктап, ачьшулы төс алды. — Хәзер Мансураны үзем дә кызганам. Бигрәк әрсез иде мескен. Сүземне сүз итәм дйп, төнлә Илгизәрнең кайтканы» саклап юрган бит, әй. — Шуннан? - Илгизәргә ияреп Мөнирләргә Кергән. Озак кына сөйләшеп утырганнар. Илгизәр чоланга чыгып йокларга яткан. Бу аның янына чыгып утырган. Башка бернәрсә дә хәтерләмим, йоклап киткәнмен, ди Илгизәр. — Сезнең, авылыгызга да барып йөрде бугай. — Йөрде инде. Бер тапкыр Илгизәр куып кайтаргандай кайтарган да, башка күренмәде, мескен. Сәгыйдә авыр гына сулап куйды да магнитофонны борып җибәрде һәм бүлмәне тутырып җыр агылды: Зәңгәр күзләр, сагынып сиңа кайттым. Бәхет дәрьясында йөзәргә. Сиңа атлыктым, биек кыяларга басып. Тап йолдызың бергә эзләргә. Бары Илгизәр генә йөрәкләрне тетрәтерлек итеп җырлый ала торган җыр. Мин дулкынланмыйча тыңлый алмый торган җыр! йөрәк ярсып тибәргә кереште. Мин үткән көннәрне сагынып искә төшердем. Тик алар узганнар, мәңге кабатланмаслык булып бик еракта, бик еракта калганнар иде. — Илгизәр үзе чыгарган җыр, — диде Сәгыйдә, яныма утырып.— Кемгә атап чыгарганын беләсеңме? Их син... Үз көең бит. Әйе, әйе, — диде ул, киереп ачылган күзләремә туры карап, — мин күптән сизенә идем... Берәүгә дә әйтмә, көндәлеген укыдым... Синең белән тилерде ул. мескен... Кисәк аның кочагына сыенып, тынып калуымны күргәч, Сәгыйдә сүзеннән туктады да аптырап миңа карады. — Икебез дә гаепле, — дидем мин әрнегән тавыш белән. — Мин аны аңламадым. Ул мине... Дөресрәге, мәхәббәтебез өчен чынлап торып көрәшмәгәнбез. Көрәшү бик, бик кирәк икән... Мин моны хәзер генә аңладым. — Әле дә соң түгел, — диде Сәгыйдә, минем чәчләремнән сыпырасыпыра. — Хәзер күңел башка... Мин инде мәхәббәт турында уйлый да алмам... — Кит, юләр, әллә ипләр сөйлисен, — диде Сәгыйдә, гаҗәпләнеп.— Әллә берәр хәл булдымы? — Юк... Болай гына әйтәм... Ярар, кайтыйм. Сау бул, Сәгыйдә... Илгизәрдән калган дәреслекләрне күтәреп кайтырга чыктым. Шушы берничә сәгать эчендә, ничек кенә булса да укуны дәвам итәргә, дигән ныклы карарга килгән идем мин. Көн суыткан, үләннәрне сыкы сарган, җиңелчә генә томан төшкән... Мин өйгә кереп тормадым. Агач астындагы өстәлгә килеп утырдым да дәреслекләрне актаргаларга, кайбер урыннарны укыштырырга тотындым. Тора-бара уйлар бала вакытларга китте... Илгизәрнең малай чагы күз алдыма килде. Аннан армиягә китүләре, беренче хатлары, кайткач беренче тапкыр очрашулар — барысы берәм-берәм күз алдыннан йөгереп узды. Аннары Нияз белән танышу иокә төште... Эх яшьлек, күңелле дә син, күпме әрнүләр дә китерәсең. Хәер, алар барысы да яратуга бәйләнгәннәр. Яшьлек һәм ярату — мәңге аерылмаслык юлдашлар шул. Ярату яшьлекне, иртә язда бөреләнеп шытып чыккан яшь яфраклар үз агачын бизәгәндәй, ямьгә төрә, кеше күңеленә шатлык китерә. Тиле йөрәк бәхеттән исерә, канатланып күз җитмәслек йолдызларга оча... Минем дә йөрәк шулай тилермәдемени?.. Хәзер исә анда беркем дә юк, бөтенләйгә җансыз кебек. Әгәр гомер буена шулай калса. Әмма мин яратырга телим. Минем яратасым килә... Үземне саф йөрәктән сөйгән кешене яратасым килә... Мин, өстәлгә башымны куеп, йоклап китүемне сизмәгәнмен. Күпмедер вакыттан сон тулып уянып киттем. Инде тан аткан. Әкрен генә томан күтәрелә. Җир өстен ап-ак бәс сарган. Басулар да, болыннар да ак, каршыдагы таулар да ак, тик борыла-сырыла агучы елга гына зәңгәрләнеп ялтырап ята. Берәр айдан инде көз җитәр. Иртән торуга бөтен җирне ап-ак кырау каплар. Әле кайчан гына җәйне атлыгып көтеп алган идем, ул әллә нинди шатлыклар алып килер кебек иде. Кая сон ул киләчәкне чәчәкләргә бизәп хыялланган көннәр? Кайда соң сез, сөю бәхетеннән исереп, керфек какмый уздырган айлы төннәр? Иркен кырлар, сылу каеннар, йомшак җилләр, мине нигә шулай мәхәббәттән исерттегез? Ромашкалар, ромашкалар, нигә шаулап коеласыз? Назлы яфраклар, нигә саргаясыз, җилләр уйнап кына сыйпап үткәндә дә нигә көлә-көлә алар артыннан йөгерәсез? Юлларыгыз кая илтәчәген ник аз гыиа уйламыйсыз? Елга, зәңгәр сулы йөгерек елга, нигә ярларыңа сыеша алмый шаулап акмыйсың? Сөзәк ярлар, нигә тын калдыгыз?.. Чү... Яр аегында берәү, тирәякны чыңгылдатып, көлеп җибәрде. Бар табигать, аның тавышыннан сискәнеп уянгандай, шауларга тотынды. Мин, куакларны аерып, аска карадым. Анда, кайчандыр Илгизәр белән мин үбешкән 11 әм гомер буе бер-беребезгә турылыклы булырга антлар итешкән карт карама астында, Маһинур белән Сәхил бер-берсенә сарылып үбешәләр. Алар нинди бәхетлеләр. Ә мин бәхтемне саклый алмадым, югалттым... Юк, юк... югалтмадым... Айлар, еллар узар. Мин чын мәхәббәтемне табармын. Сандугачлы таңнарны шушы елга ярларында аның белән бергә каршы алырмын. Ә бу кичерешләр тормышыма ләйсән яңгыр булыр... йөрәк, җырла, көл! Мин тормышны яратам, бар нәрсәне шашып яратам! Ишетәсеңме, шат табигать, мин яратам!..