Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ ПЛЕНУМЫ ТУРЫНДА

елның 18 июнендә Кремльнең Зур Сараенда КПСС ^3дК Комитетының Пленумы ачылды. Пленумны КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре иптәш Н. С. Хрущев ачты. Пленумның көн тәртибендә «Партиянең идеология эшенең чираттагы бурычлары» дигән мәсьәлә тора. Доклад белән КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш Л. Ф. Ильичев чыкты. Үзәк Комитет Пленумы эшләрендә союздаш республикалар Компартияләре Үзәк Комитетларының идеология мәсьәләләре белән шөгыльләнүче секретарьлары, шулай ук идеология бүлекләре мөдирләре, партиянең Үзәк Комитет составына кермәүче промышленность һәм авыл, край һәм өлкә комитетларының беренче секретарьлары, партиянең промышленность һәм авыл, край һәм өлкә комитетларының идеология мәсьәләләре белән шөгыльләнүче секретарьлары, партиянең округ комитетларының, партиянең кайбер зур промышленность үзәкләренең шәһәр һәм район комитетларының беренче секретарьлары, кайбер промышленность-производство парткомнарының һәм әһәмиятле авыл хуҗалыгы районнарының производство колхозсовхоз идарәләре парткомнарының секретарьлары, зур промышленность, төзелеш, авыл хуҗалыгы партия оешмалары секретарьлары, союздаш республикалар ЛКСМ Үзәк Комитетларының һәм ВЛКСМның күп кенә край һәм өлкә комитетларының беренче секретарьлары, СССР Фәннәр академиясенең, Иҗтимагый Фәннәр академиясенең, Марксизм-ленинизм институтының. Партия югары мәктәбенең, үзәк газеталарның һәм журналларның, радионың һәм телевидениенең, ТАССның, Бөтенсоюз «Белем» җәмгыятенең һәм башка үзәк идеологик учреждениеләрнең һәм оешмаларның җитәкче работниклары, язучылар, художниклар, композиторлар, театр эшлеклеләре союзлары, СССР һәм союздаш республикалар кино работниклары оештыру комитеты вәкилләре; союздаш республикалар Министрлар Советлары председательләренең культура мәсьәләләре белән шөгыльләнүче урынбасарлары, союздаш республикаларның культура, югары һәм урта махсус белем, мәгариф министрлары, СССР һәм РСФСР дәүләт комитетлары председательләре, Фәннәр академияләре президентлары һәм марксизмленинизм институты филиаллары директорлары, союздаш республикаларның партия мәктәпләре директорлары, республика, край һәм өлкә газеталары редакторлары, Союз, республика, край һәм өлкә нәшриятларының директорлары, югары уку йортлары һәм мәктәпләр укытучылары, пропагандистлар, агитаторлар, клуб һәм китапханә работниклары, Кораллы көчләрнең партия-политик работниклары, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы һәм СССР Верховный Советы Президиумы, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы янындагы Партия-дәүләт контроле комитеты аппаратының җаваплы работниклары катнашты.