ШАХТЕРЛAP
к өн кичкә авышты. Сүрәнәя барган кояшның алтынсу-сары нурлары яшеллеккә төренеп утырган шәһәр йортларының түбәләренә кунаклады, ачык тәрәзәләр аша челтәр пәрдәләргә үрелде. Урамнарда тезелеп үскән биек кипарислар белән шаярып уйнаган җил дә тынып калды. Ә якындагы диңгез һаман тынмый. Яр буендагы пляждан ял итүчеләрнең китеп бетүенә офтанган шикелле, ул әледән-әле уфылдап куя. Аның иксезчиксез булып тоелган киңлекләрендә кояш шарлары тәгәри. Алар бер югалалар, бер яңадан пәйда булып, ялтырый башлыйлар. Шул күренешне күзәтеп, шәһәр ягындагы комлы яр буенда бер кеше басып тора: тәбәнәк кенә буйлы, чандыр гәүдәле ул. Сочи кояшында ярыйсы ук кызынырга өлгергән—тәне шактый алсуланган. Менә ул суга керде. Җылы, рәхәт! Шушы рәхәтне озаккарак сузарга теләгәндәй, эчкәрегә табан ашыкмыйча гына атлады. Кабыргаларын су кытыклый башлагач кына, колач салып йөзәргә кереште. Диңгез кочагында озак иркәләнеп, ул яр буена чыкканда, кипарисларның күләгәләре, озынаеп, бик еракка сузылганнар иде инде. Аның ком өстендә яткан ап-ак костюмы да күләгәдә калган иде. Ул тиз-тиз генә киенде дә диңгезгә карап: — Хуш бүгенгә! Иртәгә очрашырбыз!-—дип китеп барды... Ләкин иртәгәсен ул диңгез буена төшә алмады. Чөнки шул кичне ук санаторийның матур корпусы аны көтелмәгән хәбәр белән каршылады. Киң паласлар җәелгән коридор буйлап үз бүлмәсенә узып барганда, санаторий хезмәткәре аңа: ■ — Сезгә телеграмма, иптәш Әхмәдиев, — дип, дүрткә бөкләнгән кәгазь сузды. Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Тәне кызыша башлаганын гына тойды. Куе, киң кара кашлары җыерылып, бергә кушылдылар. Маңгаендагы сызыклар да тирәнәя төште. Башыннан, гүя, миенең бөтен почмакларын айкап, яшен шикелле уй узды: — Нәрсә бу? Моны ничек аңларга? «Бригаданы таратырга телиләр. Нишләргә?» Телеграммадагы дүрт, сүз — дүрт энә төсле йөрәккә кадалгандай булды. Беравыкка диңгез дә, К 107 кипарислар да —■ барысы да онытылды. Тирә-якта гөлт итеп кабынган кичке утларга да игътибар итмәде, санаторий каршындагы паркта йөрүчеләрнең шау-шулы авазларын да ишетмәде ул. Нишләргә? — аның алдында шул сүз язылган телеграмма тора. Нишләргә? — колагы төбендә иптәшләренең шушы сүзе яңгырагандай тоела. Бу сорауга ул бик тиз һәм дөрес җавап табарга тиеш. Югыйсә, күпме көч, никадәр тырышлык салып тупланган бригаданың язмышы кыл өстендә... — Кайтырга кирәк, хәзер үк самолетка! — диде ул үзалдына һәм җавап телеграмма сугарга йөгерде. «Очам, көтегез. Әхмәдиев» дип язылган бланкны телеграммалар кабул итүче кызга биреп, тизрәк тапшыруларын үтенде: — «Молния» итеп, хәзер үк җибәрегез, зинһар... Үзе, .кызның квитанция язып бетерүен дә көтмәстән, бүлмәсенә йөгерде һәм әйберләрен җыйнарга кереште. Берничә минуттан инде ул юлга әзер иде. Чемоданын шартлатып бикләп куярга җыенганда гына бүлмәгә сестра килеп керде. — Нәрсә булды, Җаббар Хаҗиевич, кая җыенасыз?.. Әхмәдиев чемоданын читкәрәк этеп куйды. — Китәргә булдым, күгәрченем. Диңгезегез ошамады, суы тозлы... Сестра каршы төште: — Кая да китмисез, Җаббар Хаҗиевич, — диде ул, кискен итеп. — Китә алмыйсыз. Путевкагызның срогы тулмаган. Ул безнең өчен дә, сезгә дә закон. Әхмәдиев көлеп җавап бирде: — Беләсезме, күгәрченем, бүген м-ин аны срогыннан элек тутырдым. Соңгы минутына кадәр. Сестра бу сүзләрне ничек аңларга да белмәде. Җаббар, бармакларын бөгә-бөгә, санарга тотынды: — Диңгездә туйганчы йөздем — булдымы бер? Комда кызындым — ике. Телеграмма алдым — өч. «Кайтам» дип иптәшләргә телеграмма суктым — дүрт... Шулай шаярта-шаярта, Әхмәдиев сестрага телеграмма кәгазен сузды. Ак халатлы ханым аңа күз төшерде дә: — Берни аңламыйм, — дип куйды. — Миңа аңлашыла, — диде Җаббар. — «Диңгез белән хушлаш. Көтәбез». — Егетләр шулай дигәннәр. Шахтерлар... Алар көткәч, кайтмый булмый... Ярым җитди, ярым шаярып әйтелгән сүзләрдән Әхмәдпевнең ныклы карарга килгәнлеге аңлашыла иде. Сестра сүз көрәштереп тормады: — Ихтыярыгыз, алайса, — диде дә, чыгып китте. Ә Җаббар телефонга ябышты: — Аэропортмы? Әйтегезче зинһар, бүген төнлә Мәскәүгә самолет очамы?.. Көмеш канатлы һава корабы, шәһәр өстендә кыйгачлап бер әйләнде дә, Мәскәү ягына юл алды. Пассажирларның һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде: берәүләр газета-журнал караштырып утыра, икенчеләре яңа танышлары белән гәпләшә... Җаббар берәүгә дә игътибар итмәде. Самолетка утыргач та, кесәсеннән телеграмманы алып, аңа тагын бер кат күз төшерде. «Бригаданы таратырга телиләр» дигән сүзләр аның күңеленең иң нечкә кылларына кагылдылар. — Бөтен тормышым шул бригадада ич, — дип уйлады Җаббар үзалдына. — Бөтен тормышым... 108 Чыннан да шулай нде. Бригаданы туплау, 'бүгенге дәрәҗәгә җиткерү, анын эштә алдынгы булуы өчен күпме көч салынган, никадәр хезмәт куелган. Ашаган белми, тураган белә, диләр, бригада өчен ниләр кичергәнлеген, нәрсәләр эшләгәнен ул үзе генә хәтерли торгандыр, мөгаен. Хәер, шахтерлар да белә. Җаббар һәрвакыт алар белән киңәшеп-уйла- шып эшләде ич. Бригада ныгыган, үскән саен, ул үзе дә күтәрелә барды. Кыскасы, коллективка берегеп үсте: бригада аны күтәрсә, ул бригаданы алга этәрде. Кем иде соң Әхмәдиев? Дим буенда үскән гади авыл малае, сугыш афәте аркасында төпле белем дә, рәтле һөнәр дә үзләштерергә өлгерми балигъ булган татар егете. Донбасс шахталарында ул тормыш мәктәбен узды,’ унга якын һөнәр үзләштерде. Болар барысы да шул бригаданың’күз алдында, аның ярдәме белән эшләнде. Төрлесе булды: борчылуы да, куанычы да, уңышсызлыгы да, җиңүе дә. Гомер итү — Идел кичү, диләр икән — юкка гына түгел: елганы кичкәндә дулкыннар белән көрәшергә туры килә. Җаббарның гомер юлында андый бәрелешләр аз булмады. Бәрелешләрнең дә ниндиләре әле! Иң дәһшәтлеләре. Сугыш кырында ул үлем белән күзгә-күз очрашты. Аннары, иң авырын — әсирлек газабын кичерде. Дошман кулында күргән газаплар искә төшкән саен, ул хәзер дә тешләрен кыса, йодрыкларын йомарлый... Дөрес, болар барысы да артта инде, ләкин аларны оныту мөмкин түгел. Онытырга кирәкми дә. Узган тормышның хәтирәләре сиңа бүгенге яшәү матурлыгын ачыграк тоярга, киләчәк максатыңны күрә белергә өйрәтәләр икән — нигә аларны күңел түрендә сакламаска. Әйе, Җаббар үткәнен яхшы хәтерли. Киләчәге якты буласына да ышана. Менә бүгенгедәй борчулы чакларда ул узган елларны күздән кичерә дә: «Ин авыры артта инде», дип юана. Шул уйдан аның киләчәккә ышанычы ныгый һәм ул тынычлана башлый. Бу юлы да шулай булды. Самолетта утырган килеш, Әхмәдиев беренче тапкыр шахтага төшүен искә алды. Хәтергә нык сеңеп калган: 1945 елның 18 сентябрь иртәсе иде. Шул көнне Җаббар хезмәт иткән төзү батальоны «Капитальная» шахтасына килеп төште. Әхмәдиев электрослесарь һөнәрен үзләштерә башлады. Кызу чак иде. Шахтаны файдалануга тапшыру вакыты якынлашып килгәнлектән, һәр җирдә • ашыгу сизелеп торды. Әхмәдиев тә, баш-аягы белән дигәндәй, эшкә чумды. Шөгыле, мәшәкате күп булган кеше көннәрне санамый. Әхмәдиев та атналар, айлар узуын абайларга өлгерми иде. Шахта, ниһаять, күмер бирә башлады. Электрослесарь һөнәрен бик яхшы үзләштереп өлгергән Җаббарның мәшәкате кимеде. Аны кирәк булганда гына чакырып алалар, шунлыктан ул җир асты юлларына сирәк төшә иде. Җаббар үзен начар хис итә башлады. Үзе әйтмешли, селкенеп йөрү аны бик тиз туйдырды. Ул онытылып эшләргә ярата, ә монда, телефон шалтыравын көтеп, смена буена тик утырырга туры килә. Эч пошудан аптыраган егет, үзлегеннән отбойный чүкеч төзелешен өйрәнергә тотынды. Курсларда да булып кайтты. Ләкин аны лавага җибәрмәделәр. Отбойный чүкеч белән җир катлаулары актару турында хыялланып кына йөрде ул. Ниһаять, түзә алмады, шахта начальнигына керергә булды. Нияте яхшы иде: отбойный чүкеч бирсеннәр, лавада эшләргә җибәрсеннәр — шуны сораячак. Беренче килүендә шахта начальнигы аны кабул итмәде. — Вакыты юк, — дип, Әхмәдиевныц юлын бүлдерде секретарь.— Бушрак чакта керерсез... Икенче тапкыр килде Җаббар. Начальник кабинетына үтүен үтте, әмма рәтле җавап ишетә алмады. — Тапшырылган эшне үтәгез. Сездән башкасын таләп итмибез.— Начальникның соңгы сүзе шул булды. 109 — Ул чагында, «Пролетариата күчәм,— диде Җаббар. Анда кешеләр җитми. -— Сезне кабул итмәсләр,—дип кырт кисте шахта начальнигы. Мин шалтыратып кисәтәчәкмен. Хушыгыз... Әхмәдиев үзенекен итте. Шул ук көнне «Пролетарская - глубокая.» шахтасына килде. Шахта начальнигы Пасальский кабинетта берүзе утыра иде. Кыска буйлы, чандыр гәүдәле егет килеп керүгә, урыныннан торып, ана кул сузды һәм урын күрсәтте: — Утырыгыз. — Рәхмәт, — диде Әхмәдиев.— Мин сезгә үтенеч белән... — Тыңлыйм. — Сезнең шахтага күчәргә телим, Степан Сергеевич, ә кадрлар бүлеге алмаска итә. — Фамилиягез кичек?—дип сорады Пасальский. — Әхмәдиев. Степан Сергеевич елмаеп куйды. Бу фамилия аңа таныш иде. Аның турында әле күптән түгел генә . «Капитальная»дан шалтыратып әйттеләр: — Сезгә Әхмәдиев дигән электрослесарь барачак. Бездән качарга җыена. Бик үзсүзле. Алмаска киңәш итәбез... — Карарбыз, карарбыз, — дип, кинаяле җавап белән чикләнде Пасальский һәм шалтыратучы кешегә бернинди вәгъдә бирмәде. Менә хәзер ул, «Әхмәдиев дигән электрослесарь», аның бүлмәсендә утыра. Пасальский Җаббарны баштанаяк карап чыкты, папирос кабызды һәм Әхмәдиев каршысына килеп утырды. — Я, сөйләгез, «Капитальная»дан ни өчен китәсез? Әхмәдиев сикереп торды. — Эшләргә бирмиләр, Степан Сергеевич. Курсларга җибәреп укыттылар, анысы өчен рәхмәт. Ә отбойный чүкеч биреп, лавада эшләргә җибәрмиләр. Шахта начальнигына кергән идем — сөйләшергә дә теләми. Степан Сергеевич ул чакта Әхмәдиев белән шактый озак гәпләшеп утырды. Барын да бәйнә-бәйнә сорашты. Җаббар да аңа бөтен үткәнен, арттырмыйкиметми, сөйләп бирде. Сугышта булуын, контузия алып әсирлеккә төшүен, коллык газабы кичерүләрен, ниһаять, төзү батальонына кертелүен — барысын да әйтте Җаббар. Пасальский аны бүлдермичә тыңлады. Әхмәдиев тынып калгач кына: — Ярый, чая егет, кадрлар бүлегенә бар. Эшкә алырлар, — дип озатып калды. Өч-дүрт көн үткәч, Әхмәдиев аның белән шахтада очрашты. Сүз иярә сүз чыгып, Җаббар начальникка теләген белдерде: — Степан Сергеевич, мине ремонтчылар бригадасына җибәрсәгезме,— диде ул. — Карап-карап торам да, эч поша: бик акрын кыймылдыйлар. Ремонт тагын бер атнага сузылыр, диләр. Ә чынлап тотынсаң, бер-ике тәүлектә әйләндереп чыгарырга була. Начальник аңа сынап карады: — Ә сез ул эш белән танышмы соң? — Әлифбасын үттем, Степан Сергеевич. Яхшы, алайса, диде Пасальский. —• Барыгыз, ремонтчылар арасында тәҗрибәле кешеләр аз. Өйрәтегез, оештырыгыз. — Җаббарга ул тамырлары бүртеп торган кулын сузды: — Уңыш телим. Бу сөйләшүдән соң, ике тәүлек үтәр-үтмәс, Пасальский янына участок начальнигы рапорт белән килде: Ремонт төгәлләнде, Степан Сергеевич. Ут егет булып чыкты бу Әхмәдиев. Пасальский тиз генә җавап бирмәде. Ул нидер уйлый иде. Аннары кинәт кенә: — Аны бригадир итәргә кирәк булыр, ахрысы. Ничек уйлыйсыз? — дип сорап куйды. Участок начальнигы бу фикерне хуплады... Әхмәдиев бригадасы үзен бик тиз күрсәтте. Аның темп алып, ритмлы эшли башлавы Степан Сергеевичны куандыра иде. Коллектив айдан- айга заданнене арттырып үтәде. Ел ахырында планнан тыш чыгарылган кү.мер эшелоннар белән исәпләнде. Ләкин Җаббар үзе канәгать түгел. Ул борчыла. Моның сәбәбе бар. Шахтага яңа техника килә, ә бригадир аның белән эш итә белми. Шул да булдымы шахтер! «Укырга кирәк», — дип карар итте Җаббар. Ниятенә каршы төшүче булмады. Курсларга җибәрделәр. Тау комбайннарын өйрәнеп, егет шахтага тагын да дәртләнебрәк кайтты. Автобустан төшеп, документларын тапшырырга гына тотынган иде, начальник янына чакырдылар. — Кайттыңмы, бөркет? Икенче лаваны'Кабул ит, — диде аңа Степан Сергеевич. Әхмәдиев шул ук көнне өченче смена белән забойга төште һәм тәүлек буе чыкмады. Берәр нәрсә булмадымы икән дип, борчылып, әледән- әле шалтыратып торучы хатынына көр тавыш белән һаман бер җавапны бирде: — Озакламый кайтырмын, Верочка. Син балаларны кара: Олег дәресләрен әзерләсен... Ә үзе яңадан забойга кереп югала иде. Азмыни монда карыйсы, тикшерәсе нәрсәләр: ныгытмалар ничек куела, проходка алучыларның эше кай тирәдә — барысын да күрергә кирәк. Боларны карап, эшнең тоткарлыксыз баруына ышангач, Җаббар комбайн янына үрмәләде. Монда бригадирны комбайнчы Камиль Гыйльметдинов һәм аның ярдәмчесе каршылады. Икесе дә күңелсез, балталары суга төшкәнмени! — Нигә борыннарыгызны салындырдыгыз, егетләр? — Комбайн кәҗәләнә, — дип җавап бирде Камил икесе өчен дә. Өчәүләп комбайн тирәсендә кайнаша башладылар. Гыйльметдннов- ның өмете зурда икән: — Яңасын алдырасы иде моның, көчлерәген, — дип кабатлап торды. — Алырбыз, — диде Җаббар. — Башта монысы белән эш күрсәтик... Казына торгач, машинага җан керде. Аның тырнаклы барабаны күмер катлавын кимерә башлады. Транспортер хәрәкәткә килде, аның буенча, тоташ агым булып, күмер китте. Әмма Җаббар тыныч түгел иде. Тезләнгән килеш, ялтырап торган металл ныгытмага сөялеп, ул исәпләп утырды. һәр смена күмерне күбрәк чыгарырга омтыла. Яхшы теләк. Тик моның бер нечкә ягы бар. Күмерне күбрәк бирергә тырышып, смена үзеннән сон килүчеләр өчен забойны әзерләми киткән чаклар да була. Я ныгытмаларны куярга «оныталар», я породаны чыгармыйлар. — Болай булмый, — дип уйлады Әхмәдиев. — Бер смена күмерне чыгара, эш хакын мул төшерә. Ә икенчесе забой әзерләргә мәҗбүр була, «кара алтын»га җитә алмый. Мондый очракта эш хакы аз тия. Шактый вакыт уйланып йөргәч, Җаббар тагын шахта начальнигына керде. Пасальский, шахтаның баш инженеры һәм партком секретаре аның тәкъдимнәрен тыңладылар. Бригадир лавада хезмәтне якача оештыру уе белән йөри икән. Аның һәр сүзе үлчәнгән. Ул шахтадагы барлык эшләрне бер бөтен дип күз алдында тота һәм күмер чыгаруны тоташ комплекс итеп күрергә тели. — Хәзер лавада ике бригада эшли, — диде ул. — Берсенең планны ничек үтәве икенчесен кызыксындырмый. Ә безгә гомуми кызыксыну тудырырга кирәк. Моңа комплекслы бригада белән генә ирешергә була. Ш Минемчә, лавада бер генә бригада калдырырга кирәк. Күмерен дә чыгарсын ул, ярдәмче эшләрне дә башкарсын. Ә эш хакын, чыгарылган күмер исәбеннән, бригададагы һәр шахтерга тигез итеп түләү дөрес булыр. Ул чагында һәр кешенең ничек эшләве белән бөтен коллектив кызыксыначак. Шахтерлар ярдәмче эшләргә дә җитди карарга өйрәнерләр.— Әхмәдиев бер мәлгә тынып калды. Аннары сүзен йомгаклап куйды: — Шулай итеп, комплекслы бригада оештырсак, берничә куянны берьюлы атарбыз: хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелер, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре яхшырак, төгәлрәк үтәлер, һәр шахтерның коллектив алдында җаваплылыгы артыр. Минемчә, болар барысы да производствода бик мөһим нәрсәләр... Степан Сергеевич аны сокланып тыңлады. — Рәхмәт, Леня, зур рәхмәт, — диде ул һәм чын күңелдән Әхмәдиев- ның кулын кысты. Аның тәкъдимен төрле яклап тикшерделәр. Шахтерларның күбесе яклады. Карар кыска булды: Әхмәдиев бригадасын комплекслы итеп үзгәртеп корырга һәм аны лавадагы бөтен эшләр өчен җаваплы дип санарга. 1960 ел башында Җаббар Әхмәдиев бригадасы шулай яңача эшләүгә күчте. Донбасс шахталарында оештырылган беренче комплекслы бригада иде бу. Комплекслы эшләүгә күчкәч, Әхмәдиев ялын да, ашауны да онытты. Әйтерсең, аның өчен дөньяда бер генә нәрсә — шахта гына калды. Ул тәүлекләр буе забойдан чыкмады, өч сменада да йөрде. Бригадир һәр урында — конвейер янында да, проходка үтүчеләр арасында да, забойны ныгытучылар тирәсендә дә күренде, һәр шахтерның ничек эшләвен ачыклады. Шул чакта инде кайберәүләргә гомерлек сабак бирерлек хәлләр дә булгалады. Әхмәдиев, көннәрнең берсендә, шахтер лампасын кабызмыйча гына, забойга .килде. Монда Одинаев ТОКЬРМ алырга тиеш тде. — Нигәдер күренми, — дип уйлады бригадир һәм забой түренә үтте. Каяндыр гырлау тавышы ишетелә иде. «йоклый, каһәр», дигән уй узды Җаббарның башыннан. Ул бөтен тавышына кычкырып җибәрде: — Газ!.. йоклап ятучы шахтер, сискәнеп, сикереп торды һәм башы белән забой түшәменә бәрелде. Җаббар шахтер лампасының төймәсенә басты. Яктылык учмасын Одинаевка төбәп: — Ә, синмени бу? йокың туйдымы, якташ, башыңны авырттырмадыңмы, — диде ул ирония белән. Одинаев, лампасын кабызырга да онытып, нәрсәдер мыгырданды. Бригадир аны штрекка алып чыкты: — Бар, йокы капчыгы, стенгазета редакторын эзләп тап та үз телең белән әйт: карикатураңны ясап куйсыннар. Коллективта — бригадирның сүзе закон. Одинаев теләсә-теләмәсә дә аның кушуын үтәргә мәҗбүр булды. Смена җир өстенә чыкканда нарядны йд а «Яшен» эленеп тора иде инде. Анда — Одинаевның забойда йоклап ятуын сурәтләгән карикатура, ә аның астында шигырь: Одинаев — «баһадир» Безнең шахта эшендә. Забойларда гырлый-гырлый Кумер чаба төшендә. Карикатура ясап кына калсалар бер хәл иде әле. Өстәвенә колчек- тив алдына чыгарып бастырдылар. Бер кызарды, бер агарды егетең күзләрен кая яшерергә, кулларын -кая куярга белми, бик озак басып торды. Бик шәпләп борынына борыч сиптеләр... 112 Мондый хәлләр аз булмады. Шулай һәр кеше өчен көрәшеп, яңалыкны урнаштыру өчен ялкынланып йөри торгач, дус һәм бердәм, теләсә нинди эштә дә сынатмаслык тырыш бригада чыныкты. Ул, Макеевкада беренче булып, коммунистик хезмәт коллективы исемен алды. Бу танта; нага икенче шатлык та өстәлде: бригадага Күмер промышленносте эшчеләре профсоюзы өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагы тапшырылды. Ике шатлыклы вакыйганы берләштергән бәйрәмнәрен шахтерлар поселокның җәйге театрында үткәрделәр. Шахта начальнигы, бригаданы зур җиңү белән котлап, Әхмәдиевка байрак тапшырды. Алкышлар яңгырады, оркестр туш уйнады. Әхмәдиев бәйрәм тантанасының түрендә булды, билгеле. Байрак тапшырылгач, Пасальский аңа сүз бирде. Җаббар кыска гына речь сөйләде: — Бригадабызда йөздән артык кеше, — диде ул. — Без, җырда әйтелгәнчә, төрле халыкларның уллары. Ял сәгатьләрендә төрлебез төрле телдә сөйләшәбез, җырлыйбыз. Боджо чегән җырларын суза, Гыйль- метдинов татарча җырлый, ә Петькус — литва халкы җырларын яңгырата. Ләкин шахтада барыбыз да бертөсле — гайрәт белән, ялкынланып эшлибез. Төрле телдә сөйләшүебез комачауламый... Әхмәдиев, беравыкка тынып, фикерләрен туплады һәм, байракны алга табарак сузып, сүзен тәмамлады: — Бригадабыздагы унҗиде милләт уллары исеменнән сезне ышандырам, иптәшләр: зур исемгә тап төшермәбез, байракны кулдан җибәрмәбез... Шул тантанадан соң озак та үтми, бригадир ялга китте. Эш әйбәт бара, борчылырлык нәрсә юк иде. Тыныч күңел белән, рәхәтләнеп кенә ял итәргә, Сочи кояшында кызынырга җыенган иде Җаббар. Ләкин көтмәгәндә аның артыннан ук диярлек Сочига килеп төшкән телеграмма бөтен ниятләрне җилгә очырды. «Бригаданы таратырга телиләр... Ни өчен?..» Самолетта Әхмәдиевның фикерләре һаман шул сорау тирәсендә чуалды. Күпме генә уйласа да, аңа .җавап таба алмады ул... II Икенче көнне Әхмәдиев Макеевкага кайтып җитте. Юл киемнәрен дә салып тормады, шахтага йөгерде. — Я, сөйләгез, егетләр, нәрсә булды? Шахтерлар, төрлесе-төрле яктан, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, эшне аңлатып бирделәр. Вакыйга болай булган: Әхмәдиев ялга киткәннән соң, участок начальнигы бригада членнарын җыеп алган да, кырт кисеп әйткән: — Геологик шартлар буенча бу лавада ике бригаданы эшләтеп булмый. Сезне төрле урыннарга таратырга туры килә. Башка чара юк... Егетләр, барысы бер булып, моңа каршы төшкәннәр. Ныгып җиткән, дуслашып өлгергән коллективтан аерылырга теләүче табылмаган. Ки- ңәшепуйлашып караганнар да, бригадирга хәбәр итәргә булганнар. — Ничек була соң бу, егетләр, — дяде Әхмәдиев. — Аңлашылмый бит. Нарядныйда тынлык урнашты. Кайсыдыр бармаклары белән өстәлдә барабан кага башлаган иде, аны шундук туктаттылар: — Эчне пошырма әле... Аннары, бер почмакта чүгәләп утырган комбайнчы Җәләев күтәрелде: — Болай итик, егетләр, — диде ул. — Леня шахта начальнигына керсен. Сөйләшеп карасын. Участок начальнигы белән без эш чыгара алмадык, ишетергә дә теләми. — Дөрес. Степан Сергеевич аңлар. Шахтер кеше ул, — дип куәтләде аны Куленок.— Бу лавада эшләргә мөмкин булмаса, башкасына күчерсеннәр... ■— Ләкин бөтен бригада белән, — диде казакъ егете Юсупов. — Хокук бирәсез алайса, — дип түгәрәкләде Әхмәдиев. — Степан Сергеевич янына барам. Сез кайтмый торыгыз... Ул ишеккә юнәлде. Шахтерларның берсе шаяртып алды: — Тел ачкычың кесәңдәме, Леня? Җаббар ишекне яртылаш ачкан килеш җавап бирде: ■— Кесәмдә... Начальник кабинетына ул уктай атылып килеп керде. — Безнең бригаданы таратырга телисез икән, Степан Сергеевич. «Вторая — южная» таратылган инде. Моны ничек аңларга? Шахта начальнигы өчен дә көтелмәгән хәбәр булып чыкты бу. Шуңа күрә ул җавап бирергә ашыкмады. — Тынычлан, Леня, әйбәтләп, аңлатып сөйлә,—диде ул. Җаббарның дулкынлануы, борчулы кыяфәте аны шактый гаҗәпләндергән иде. Әмма Степан Сергеевич моны сиздермәде. Икесе дә папирос көйрәтеп җибәрделәр. Әхмәдиев тынычлана төште. Хәлне аңлап алгач, шахта начальнигы телефон трубкасын алды: — Парткомны тоташтырыгыз... Секретарь озак көттермәде. Ул килеп керүгә, Пасальский аңардан: — Әхмәдиев бригадасын кем тарата? Сезгә берәр нәрсә билгелеме?— дип сорады. Партком секретаре да хәбәрдар түгел икән. — Гаҗәп, — дип куйды Степан Сергеевич, — бик гаҗәп. Ә Козак кайда? — Аннары Әхмәдиевкә таба борылды: — Бөркетләрең мондамы? — Биредә. — Алып кер үзләрен. Шахтерлар Пасальский кабинетына тулдылар. Участок начальнигы да табылды. Степан Сергеевич, аны күрүгә, кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән эләктерде: — Аңлатыгыз, иптәш Козак, сезнең участокта нинди башбаштаклык эшләнә? Ни өчен бригаданы тарату юлына бастыгыз? Участок начальнигының бернинди дәлиле дә юк иде. Бригаданы тарат)' турындагы фикере нигезсез булып чыкты. Козак гафу үтенергә кереште: — Мин җиңел юлдан киткәнмен, иптәшләр. Лавада ике бригада өчен эш урыны җитәрлек булмагач, берсен таратырга кирәк дип уйладым. Ялгышканмын... Шахтерлар аны элеп алдылар. Сүзне электрослесарь Бойко башлады: — Күңелеңә авыр алма, иптәш Козак, — диде ул. — Синең бу эшең — чепчи мәгънәсезлек, Шахтер төтене туры чыга, мин күзгә карап әйтүне артыграк күрәм: син, туганкай, азыныбрак киттең, бугай. Килешеп бетми... Бойконы бүлдереп, комбайнчы Косарев сикереп торды: — Сөйләшергә, киңәшергә ярамадымы, иптәш начальник? Безне шахта әлифбасын укымаган кешеләр дип саныйсызмы әллә? Үттек без ул әлифбаны. Теләге булган кешеләргә «А» белән «Б»не аерып бирә алыр идек. — Александр Иванович дөрес әйтә, — дип куәтләде аны забой эшчесе Пищенко. — Безнең бригаданың традицияләре бар. Ә иптәш Козак шулар белән шаярырга теләгән... 8. .с. Э,- № 8. 113 114 Шахтерлар бернәрсәне дә яшермәделәр. Сөйләшү җитди булды. Үз фикерен әйтмәгән кеше калмады диярлек. Ниһаять, партком секретарена да чират җитте. — Сезне тыңлап утыруы да күңелле, иптәшләр,—дип башлады У«1. — Күңелле, чөнки сез үзегезме шахтаның хуҗалары итеп тоясыз. Бу урынлы да. Тик мине бер нәрсә борчый: бригадагызда бөтенесе ал да гөл дип, масая башламадыгызмы икән, дим. Барысы да сагаеп калдылар. Секретарь нәрсә әйтергә тели, нәрсәгә ишарә итә? •— Алай уйласагыз, ялгышасыз, — дип дәвам итте сөйләүче. — Ялгышасыз, чөнки бригадагызда әле дисциплина бозучылар бар, техникага бармак аша караучылар күренгәли. Кемнәр алар дисезме? — Партком секретаре почмакта күзләрен яртылаш йомып утырган шахтерга күз ташлады. — Менә сез, иптәш Одинаев, эчкәнсез. Бүлмәдәгеләр барысы да Одмнаевка таба борылдылар. Әхмәдиев, урыныннан торып, аның янына килде: — Кайчан эчтең? -— Кулинариядә, — дип җавап бирде Одинаев. Яраса, Әхмәдиев аны өзгәләп ташлар иде. Ләкин партком секретаре, кулындагы карандашын өстәлгә суга-суга, тынычланырга өндәде: — Аны коллективта тикшерерсез, иптәшләр. Козак турында исә шуны әйтә алам: партбюрода карарбыз. — Ә бригаданы нишләтәсез? — дип сорады Эдуард Пикарев, секретарь тынып калган арада. — Минемчә, аны таратуның хаҗәте юк, — дип җавап бирде секретарь,— сез ничек уйлыйсыз, Степан Сергеевич? Пасальскияның җавабы шахтерларны канатландырып җибәрде: — Секретарь фикеренә кушылам, — диде шахта начальнигы.— Бригаданы хәзерге хәлендә калдырып, бүтән лава бирергә ният бар.., Ill Яңа лавада эшли башлауга берничә ай үтте. Тырышуга, бернәрсә белән дә исәпләшмичә эшләүгә дә карамастан, күмер аз чыга иде. Аварияләр ешаеп китте. Я транспортер туктап кала, я комбайн ватыла. Мондый чакларда шахтерлар, штректа вак-төяк эшләр башкаралар, анысы да булмаса, забойда тик утыралар. Эч поша. Тәмәке тартырга да ярамый — газ куркынычы бар. Бүген дә бригадир забойга шахтерлар тик утырган чакта килеп керде. — Ни булды, егетләр? — диде ул борчылып, — Әнә, комбайн... — дип кул селтәде шахтерларның берсе. — Күптәнме? — Смена башлангач ук... Соңгы вакытларда сменаларның шулай бушка узуы ешайды. Моңа артык түзеп булмый иде. Җаббар сменадагы шахтерларны җыеп алды. — Нишлибез, егетләр? Әйдәгез, уйлашыйк!.. Тиз генә җавап бирүче табылмады. Штректа тынлык иде. Тик ара- тирә генә забойны ныгыту өчен утыртып куелган баганалар чыңлап куя. Алар искә төшерә: шахтерның башы өстендә миллионнарча тонна авырлыктагы җир катлавы ята. Металл баганалар шул басым авырлыгыннан ыңгырашалар шикелле. — Ну, нишлибез? — дип соравын кабатлады Җаббар. — Беләсезме, Леня... — каяндыр штрек караңгылыгыннан тавыш ишетелде, — бригадага ике лава бирсеннәр. Берсендә авария була калса, икенчесендә күмер чыгарырга мөмкин булыр иде. S’ 115 Җаббар колакларын торгызды. Шахтер лампалары тавыш килгән якка төбәлде. Әмма Пикарезны тану кыен, аның күзләре генә ялтырый иде. — Комплекслы бригада дибез, килешәм, — дип дәвам итте баягы тавыш. — Ләкин хәзергәчә тулы комплекска ирешә алганыбыз юк әле. Менә бер бригада ике лавада эшләсә — тулы, өзлексез комплекс булачак, минемчә... Тәкъдимне бригада хуплады. Тик бу эшнең башы гына иде әле. Инженерлар, шахта начальнигы ничек карар тагын. Алар да коллектив теләгенә каршы төшмәде. Бригадага шул ук төньяк штрекның икенче лавасын бирделәр. Гаҗәп хәл: бер лавада күмер чыгару’ планын зур кыенлыклар белән генә үтәп килгән бригада икесе өчен билгеләнгән за- даниене арттырып үти башлады. Өстәвенә, эш тә җиңелрәк бара иде. Моның сәбәбе һәркемгә аңлашылды: хезмәтне оештыру камилләште, тик торулар бетте. Беренче лавада авария була калса, бригада икенче забойда күмер чыгарды. Икенчесендә эш туктап калса, беренчесендә тынмады. Кыскасы, зарланырлык нәрсә юк иде кебек. Әмма бригада күмерне һаман күбрәк бирергә омтылды. Бу теләк һаман шул комбайнга килеп төртелә иде. Гыйльметдинов: — Комбайн теңкәгә тия бит, Леня. Янасын юллыйсы иде, — дип, бригадирга да, участок начальнигына да тынгы бирмәде. Әхмәдиев үзе дә аңлый иде: комбайн инде искергән, тузган. Күпме тырышсаң да, аның белән әллә ни кырыштырып булмаячак. Тик яңасын каян табарга? Шахта начальнигы да ярдәм итә алмады. — Бездә юк бит алар, Леня, — диде ул. — Трест җитәкчеләре белән сөйләшеп карармын... Ә тресттагы җаваплы кешеләр кулларын гына җәйделәр: — Яна комбайннар юк... Җаббар, ничек тә комбайн табарга карар итеп, төрле урыннарга чаба башлады. Моңа аны берәү дә мәҗбүр итмәде, инде гомерен уздырган машина белән казынып ятарга теләмәгән, бригаданың яхшырак эшләвен теләгән шахтер күңеле түзмәде. Җаббар комбинат җитәкчеләре янына килде. — Комбайн кирәк... — Бездә юк, — дип җавап бирделәр комбинатта. Әхмәдиев совнархоз ишекләрен шакыды. — Керегез! Ни йомыш? — Безгә комбайн бирегез! Совнархозда Җаббарны тыңладылар. Булышырга вәгъдә иттеләр: — Рутченково заводына заказ бирәбез. Булачак. Әхмәдиев Рутченковога юл алды. Шахтер кабинет ишеген ачып кергәндә, завод директоры телефон трубкасына кычкыра иде: — Безнең үз планыбыз бар ич, понимаете... Аны кем тутырыр... Директор белән сөйләшүче кешенең бирешергә исәбе юк иде, ахрысы. Ул шактый озак сөйләде. Минутлар узган саен директорның йомшара баруы сизелә иде. Иң соңыннан ул: — Ярар, эшләрбез,—дип, трубканы телефон аппараты өстенә куйды һәм, Җаббарга ишеттереп, үзалдына сөйләнеп алды: — Теңкәне кортып бетерделәр, понимаешь, совнархоздан шалтыраталар, комбинаттан кыздыралар, түзеп кенә тор. — Исәнмесез, — диде Әхмәдиев. — Мин «Пролетарская — глубокая» шахтасыннан... Директор Җаббарны баштанаяк карап чыкты, аннары коры гына; — Кем сез? — дип сорады. — Әхмәдиев. — Алай икән, — дип сузды директор. — Комбинатны, трестны, COD 116 нархозны — барысын да комбайн турында сөйләргә мәҗбүр иткән егет сез алайса. Утырыгыз. Монда сүз кыска булды. Завод директоры аны тиз ышандырды: — Ишетеп тордыгыз, сезгә кирәкле комбайн турында сүз барды. Мин совнархозга вәгъдә бирдем — комбайн булачак, дидем. Сезгә дә шуны ук әйтәм. — Бик шәп!—диде Җаббар, кулларын уып. — Хәзер сез миңа комбайнны төзүчеләр белән бергә эшләргә рөхсәт итегез. — Анысы нәрсәгә тагын? — Аларга әйтәсе сүзем бар, — диде Әхмәдиев. Машина төзүчеләр белән уртак тел табу аңа кыен булмады. Җаббар тау комбайннарының төзелешен, эштә кайсы урыннары нечкә булуын бик яхшы белә иде. Машина төзүчеләргә ул: — Комбайныгыз әйбәт, тик барабаны бик тиз эштән чыга, — диде. Конструкторлар машинага кайбер үзгәрешләр кертү өстендә эшли башладылар. Эшчеләр исә Әхмәдиев бригадасына дигән комбайнны бик кыска срокта әзерләп бирергә вәгъдә иттеләр. Җаббар үзе завод буйлап чабып йөрде: әле бер цехка килде, әле икенчесенә. Бик тиз аралашып китүчән, җор холыклы Әхмәдиевне эшчеләр яратып та өлгерделәр. Монда ул бөтенләй үз кешегә әверелде. Конструкторлар тау комбайны барабанын камилләштерү өчен сызымнар әзерләп йөргән арада, Җаббар, транспортер чылбырлары җитештерелә торган цех эшчеләре белән сөйләшеп, боҗраларның чыдамсыз булуын әйтте: — Кабат чыныктырырга кирәк аларны, егетләр. Беркайчан шартламаслык булсыннар. Шахтерның сүзенә монда да колак салдылар. Транспортер чылбыры боҗралары икенче кат чыныктыру өчен тапшырылды. Бер атнадан комбайн әзер иде инде. Аны Җаббар үзе сынап карады: — Булган бу! Рәхмәт, дуслар!.. Завод эшчеләре аны озатып калдылар: — Әйбәт эшләгез... — Әйткән сүз — каккан казык, — дип җавап бирде Җаббар. Әхмәдиев шахтага комбайн альт кайткан көн бригада өчен бәйрәм булды. Бригадирны бик озак чөеп йөрттеләр. — Раз, два... раз, два... Бу минутларда ул үзен канатлы кош кебек хис итте. Әйтерсең лә, Җаббар күктә оча. Үзен һавага чөюче дусларына карап елмая-елмая кычкырды: — Җитәр, егетләр, җитәр. Үтерәсез. Ә шахтерлар аны һаман югарырак чөйделәр. Чегән егете Баджо аларны дәртләндереп торды: — Ай да ухнем!.. Комбайнны сүтел, шахтага төшерделәр. Җыю шактый озакка сузылды. Баш инженер, механик, участок начальнигы, Степан Сергеевич — барысы да шунда булдылар. Әхмәдиев ике тәүлек буена шахтадан чыкмады. Комбайн күмер катлавын кимерергә тотынып, транспортер буенча «кара чишмә» ага башлагач кына, бригадир җир өстенә күтәрелде. Өйгә кайтып, бусаганы атлап керүгә кроватька ауды һәм изрәп йокыга китте. Хатыны Вера аны бер тәүлек үткәч кенә уята алды. — Леня дим, Леня! Тор инде, тамак ялгап ал... Җаббар, урыныннан торып, «Беломор» кабызды һәм телефонга үрелде: — Коммутатор... «Северный — 2»не тоташтырыгыз. Кем бу? Эдик, сәлам! Комбайн ничек? Эшли... Ничә «струшка» алдыгыз? Икене. Молодцы! ш Ике лавада да эшләрнең ничек баруын белешкәч кенә, Әхмәдиен табын янына килде: — Агыз чәеңне, Вера. Каты итеп яса!.. Кич иде киде. Җаббар сәгатькә карап алды да улына эндәште: — Телевизорны җибәрче, Олег. Дөньяда ниләр бар икән — тыңлыйк... Олег, кулындагы баянны һәм алдында яткан ноталарны бер читкә куеп, телевизорны борырга тотынды. Донецк соңгы хәбәрләр тапшыра иде. Диктор тавышы Җаббарны сөендереп җибәрде: ...1961 елда ирешкән уңышлары өчен, «Пролетарская — глубокая» шахтасының иптәш Әхмәдиев җитәкчелегендәге бригадасына Украина Ленинчыл коммунистик яшьләр союзы Үзәк Комитетының Почет грамотасы бирелә... Бу беренче бүләк түгел иде, әлбәттә. Ләкин Җаббарга рәхәт булып китте. Димәк, бригаданың эшен күрәләр, аны зурлыйлар. Ул Верага күз кысты: ■— Ишеттеңме? Хатыны сүзсез генә елмайды... IV 1962 ел бригадага яңа дан алып килде. Январь ахырларында Җаббар Әхмәдиевне партиянең Макеевка шәһәр комитеты бюросы утырышына чакырдылар. Ул монда коллективның эше турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Хезмәтне яңача оештыруның өстенлекләрен раслау аңа кыен 'булмады. Бригада тормышындагы дистәләгән мисаллар, планнан тыш чыгарылган эшелон-эшелон күмер — аның шаһитлары шулар булды. Бюрода сүз Әхмәдиев бригадасының эш алымнарын 'башка шахталарга да кертү турында барды. Бюро, махсус карар чыгарып, бригада инициативасын хуплады һәм аңа киң юл ачты. Макеевкадагы күп кенә бүтән шахталарда да комплекслы бригадалар оештырыла башлады. Кечкенә ерганак булып башланган яңалык һаман киңәя, тирәнәя барды. Мәсьәлә партиянең Донецк өлкә комитеты бюросында тикшерелде. Монда Әхмәдиев җитәкчелегендәге коллективның эшенә югары бәя бирелде, тоташ комплекслы эшләүнең өстенлекләре тагын бер кат ачыкланды. Инженерлар һәм белгечэкономистлар, төрле саннар һәм фактлар китереп, эшне яңача оештыруның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә сикереш ясарга мөмкинлек бирүен һәм экономик яктан гаять нәтиҗәле булуын күрсәттеләр. Өлкә Комитеты бюросы карарыннан соң, Донецк совнархозының барлык шахталары яңача — тоташ комплекслы бригадалар белән эшләүгә күчте. Ниһаять, 1962 елның 14 апрелендә Украина Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты бюросы, бу совнархоз предприятиеләрендәге комплекслы бригадаларның эш тәҗрибәсен тикшереп, Әхмәдиевчеләр башлаган хәрәкәтне бөтен республикага җәелдереп җибәрде. Шулай итеп, Җаббар Әхмәдиев бригадасы кабызып җибәргән очкын зур ялкынга — шахталарда югары җнтештерүчән хезмәт өчен көрәш ялкынына әверелде. Украина республикасы хөкүмәте бу тынгысыз коллективның инициативасын югары бәяләде. Күп кенә шахтерлар кыйммәтле бүләкләр алдылар. Коллектив җитәкчесе Җаббар Әхмәдиевкә «Украина ССРның атказанган шахтеры» дигән мактаулы исем бирелде. Шул ук елда аның күкрәген «Шахтер даны» значогы бизәде. Яхшы үрнәк тиз тарала бит. Әхмәдиев бригадасының эш тәҗрибәсе турында үзәк газеталарда язылды, Мәскәү радиосы махсус тапшырулар оештырды. Донбасс шахталарында зур инициатива башлап җибәргән коллективның эш алымнары Чехословакия шахтерларын да кызыксындырган. Макеевкага аларның делегациясе килде. 118 Чехословак дуслар, Әхмәдиев бригадасы тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләрендә дә хезмәтне яңача оештырырга ниятләүләрен әйттеләр. Кунаклар шахтага төштеләр, шахтерларның ничек эшләвен күрү белән генә чикләнмәделәр, үзләре дә отбойный чүкеч алып, тау катламнарын җимерттеләр, комбайнда эшләп карадылар. Совет шахтерларының эше, тормышы белән ныклап танышкач, делегация җитәкчесе Властимил Главинка үз коллективының Әхмәдиев бригадасы белән ярышырга теләвен белдерде. — Серне ачарга туры килә инде, дуслар, — диде ул. — Безнең килүебез дә шуның өчен бит. Әхмәдиевчеләр моны хуплап каршыладылар. Шунда ук социалистик ярыш договоры төзелде. Аны, чехословак дуслар катнашы белән, бригаданың барлык членнары тикшерде. Ярыш шартларын яке як та үзләре билгеләделәр. Договорны участок парторгы язды. — Беренче пункт итеп, хезмәт җитештерүчәнлеген 110 процентка кадәр күтәрергә дигән йөкләмәне язарга тәкъдим итәбез, — диде Әхмәдиев.— Сез ничек карыйсыз? Властимил, делегация составындагы шахтерлар белән киңәшеп алды да, ризалыгын белдерде һәм үзенең тәкъдимен әйтте: — Икенче пункт экономия турында булсын. Без 50 мең кронны янга калдырырга йөкләмә алабыз... Парторг бу пунктларны язып куюга, башка тәкъдимнәр ява башлады. — һәр тонна күмернең үзкыйммәтен 12 тиенгә киметергә... — Бригаданың һәр члены көн саен планнан тыш тонна ярым күмер чыгарсын... Чехословакия шахтерлары бу тәкъдимнәрне хупладылар. — Беләсезме, иптәшләр, — диде аларның берсе, — безнең өчен бик әһәмиятле бер мәсьәлә бар. Аны да ярыш договорына кертергә кирәк, дип саныйм. Властимил Главинка сагая төште: — Нәрсә ул, Яник? — Квалификацияне күтәрү мәсьәләсе. Әйдәгез, болай дип языйк:1 Властимил Главинка бригадасында һәр кеше үзенең квалификациясен күтәрүгә ирешәчәк, алтынчы разрядлы бер генә шахтер да булмас. Властимил, Яникка карап, елмайды: — Мин риза. Языгыз, иптәшләр. Договорга кул куяр минут җиткәч кенә, ул тагын бер фикер белдерде: — Ярыш шартларының үтәлешен тикшерү өчен Әхмәдиевне һәм бригадагызның берничә членын үзебезнең шахтага чакырабыз. Юл расходлары бездән булачак. Сез ризамы? — Соңгы сүзләрне ул Җаббарга мөрәҗәгать итеп әйтте. — Бригада ничек карар тагын, — диде Әхмәдиев тыйнак кына. һәр ике бригаданың шахтерлары беравыздан җавап бирделәр: — Без каршы түгел. — Риза булсагыз, бу пунктны да договорга кертик, — дип, сүзен йомгаклады Властимил... Кунакларны озаткач, шахтада эш тагын да .кыза төште. Чехословакия шахтерлары белән ярыш башлау бригаданы канатландырып җибәргәндәй булды, һәр кеше үзендә зур җаваплылык сизеп эшләде дип әйтү генә аз булыр, рухланып эшләде дияргә кирәктер. Профессиональ осталыкны үстерүгә, белемне арттыруга омтылыш көчәйде. Шахтерлар арасында читтән торып институтларда, кичке мәктәпләрдә укучылар саны артты. Культура университеты занятиеләренә бригаданың барлык членнары йөриләр. Коллективта берничә профессия үзләштермәгән бер генә шахтер да калм-ады. Комплекслы бригада өчен бу бик әһәмиятле: һәр кеше ныгытучы да, отбойный чүкеч белән эшләүче дә, тау комбайнын идарә итүче дә булырга тиеш. Бары шул чакта гына тулы комплекслы эш тәэмин ителә. Бригада моңа иреште. Чехословакиядән шахтерларга килеп торган хатлардан да шундый ук күтәренкелек сизелеп торды. Ярышташлар договор үтәлешен тикшерү вакытына йөкләмәләрен арттырып үтәргә әзерләнәләр, ул көнне түземсезлек белән көтәләр иде. Ниһаять, ул көн килеп житте. Чехословакиядәге Яхимовский руднигының Абертамы шахтасында Җаббарны һәм аның -иптәшләрен бик ачык каршы алдылар. Совет шахтерлары делегациясе анда Беренче Май алдыннан барды һәм бәйрәмне дуслар белән каршылады. Бәйрәм тантанасына җыелган чехословак шахтерларына Җаббар үз бригадасының ярыш шартларын тулысынча үтәве турында сөйләде. Властимил Главинка да үзе җитәкчелек итә торган коллективның договорда язылган йөкләмәләрне арттырып үтәвен белдерде. Сүз ахырында ул совет шахтерларына мөрәҗәгать итте: — Без үзебезне сезнең шәкертләрегез итеп саныйбыз, иптәшләр. Безнең шахталарда совет машиналары эшли. Безнең шахтерлар хезмәтне оештыруда сездән үрнәк алалар, Җаббар Хаҗиевич. Барысы, барысы өчен дә зур рәхмәт, дуслар! Главинка Әхмәдиевнең кулын бик озак кысты. Җаббар бу минутларда чиктән тыш дулкынланган иде. Ул үзен дөньяда иң бәхетле кеше итеп тойды. Дулкынланудан шактый вакыт сүз дә таба алмый торды. — Иптәшләр, — диде ул һәм, фикер очын чуалткандай, тынып калды. — Иптәшләр, сезнең рәхмәтегезне совет эшчеләр сыйныфы исеменә әйтелгән дип кабул итәргә рөхсәт итегез. Ул — зур диңгез, без аның тамчылары гына. Безнең уңышларыбыз — эшчеләр сыйныфының уңышлары... Шуңа күрә, сезгә кушылып, үз исемемнән әйтәсем килә: — Барыбызны да үстергән эшчеләр сыйныфына рәхмәт!.. Болар чын күңелдән әйтелгән сүзләр иде. Чехословак шахтерлары аларны алкышлап каршыладылар. Дусларның кул чабуларында, балкыган йөзләрендә Җаббар аларның Совег иленә мәхәббәтен, совет шахтерларына ихтирамын күрде. Дөрес, ул үзен шундый зур мәхәббәткә, шундый ихтирамга һәм олылауга лаек дип санамый иде. Бу аңлашыла да: нинди бөркет соң үзенең биектә очышын гадәттән тыш нәрсә итеп сизә? Очыш — аның табигый гадәте ич. Чын-чынлап хезмәт сөйгән кеше дә шулай: ул хезмәтенә рухи бер ихтыяҗ итеп карый, эшләгәне өчен үзен мактауны, олылауны көтми. Аны зурлыйлар, хөрмәт итәләр. Ә ил хөрмәтен тоеп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы икән! Макеевка — Казан. 1963