Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ә РЕВОЛЮЦИЯ ДӘВАМ ИТӘ БИТ!

Миңа еш кына авылларда булырга туры килә. Тау ягы авылларының берсендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң яңа гына уку йорты мөдире булып эшли башлаган Әхмәт исем ле егет миңа, сер итеп кенә, үзенең зарын сөйләде.Ул 8 март көненә хатын-кызларның ирләр белән бер хокукта булулары, аларның эшчәнлекләре турында доклад сөйләргә алынган икән. Бу турыда шактый материаллар туплаган: 8 мартны бәйрәм итү кайчан килеп чыккан, төрле илләрнең хатын-кызлары үз хокукларын даулап ничек көрәшкәннәр һ. б., һ. б. — барысы турында да ул бер дәфтәргә тырышып-тырышып язган. Ниһаять, доклад сөйләр көн килеп җиткән. Әх.мәт, сәхнәдән җыелган халыкка күз төшереп алган да, трибуна янына басып, дәфтәрен ачып куйган. Чын лекторларга охшарга тырышып, тамагың кырып алган һәм дулкынланадулкынлана язганын укырга керешкән. Ә клуб ишеге ачыла да ябыла икән. Ишекнең торган саен ешрак ачылып-ябылуын Әхмәт ишеткән-ишетүен, әмма ул соңга калучылар шулай аның докладын тыңларга ишектән бер-бер артлы керә, дип уйлаган. Бер заман күтәрелеп залга күз төшерсә, ни күрсен... залда берничә генә кеше калган. Аның хикәясен тыңлап бетергәннән соң, мин аңа болай дидем: —Кеше белән сөйләшкәндә бер-береңнең күзләренә карыйсың бит. Начар кешеләр генә күзләрен яшерәләр. Алар күзләре әшәке уйларын әйтеп бирер дип куркалар. Ә син, агитатор—кешеләрне яхшылыкка өндәүче кеше — халык алдында кәгазьгә текәлеп сөйләгәнсең. Кешеләрнең күзләренә карап сөйләмәгәч, -кем син сөйләгәнне тыңлап утырсын?! —Конспекттан башка сөйләргә ярамый бит, — диде Әхмәт, бераз дәшми торгач. Әйе, ул конспектсыз агитация алып баруны, докладлар сөйләүне күз алдына китерми дә икән. Әхмәт белән бу әңгәмәне мин юкка гына исемә төшермәдем: Хәзер, партиябез Үзәк Комитеты пропаганда һәм агитация эше буенча гаять зур бурычлар куйган бер чорда, һәр агитатор, пропагандист үзенең сафтагы урыны турында кат-кат уйланырга, башкаларны көрәшкә рухландырырлык мисалларны, шулай ук алга барырга комачаулый торган фактларны күреп, аларга анализ ясарга тиеш. Революция елларын, коллыктан азат ителгән халыкларыбызныц яңа тормыш тозү өчен беренче көрәш елларын хәтеребезгә төшерик. Ул утлы еллар бик күп сугышчан, ялкынлы агитаторлар һәм пропагандистлар тудырды. В. И. Ленин чагыштыргысыз пропагандист иде. Ә Урицкий, Киров, Куйбышев, Свердлов?! Төрле милләтләрнең, төрле сыйныфларның меңнәрчә вәкилләре җыелган митингларда, җыелышларда аларның дәртле, гаять зур эмоциональ көчкә ия булган чыгышлары һәрвакыт тыңлаучыларның күңеленә кереп калган. иңа еш кына авылларда булырга туры килә. Тау ягы авылларының берсендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң яңа гына уку йорты мөдире булып эшли башлаган Әхмәт исем 126 Шундый сүзләрне дә ишетергә туры килә: хаклык, янәсе, ул үзе турында үзе сөили, аны матур киемгә киендереп торасы юк. Хаклык ул ялганны ^үзлегеннән дә җиңеп чыга. Бу сүзләр, беренче карашка, бик дөрес кебек. Ләкин һәрвакыт алай түгел шул. Әгәр хаклык үзлегеннән ялганны җиңеп чыга икән — җир йөзендә күптән ялган булмас иде инде. Эш шунда: хаклык өчен көрәшергә кирәк. Кайбер вакыт ялган, йөзен үзгәртеп, бүтән киемгә киенә; аны аера алмасан, — хаклыктан да өстен чыгарырга мөмкин. Дин күпме гасырлар буена ялган 'белән эш итеп килмәде?! Кешелек дөньясы тарихына күз салсаң, ачык күрәсең: бөтен бер тарихи чорлар дәвамында халыклар карагруһ динчеләр хакимлеге астында җәфа чиккән. Әле хәзер дә, космосны яулау чорында, гади совет егетләре, гади совет кызы берничә тәүлек буе Җир шары тирәли космоста очып йөргән вакытта, миллионлаган кешеләр дингә табыналар. Диннең шулкадәр озак яшәвенең сере нәрсәдә сон? Нәкъ әнә, әлеге дә баягы, ялганның төсең үзгәртүендә, хаклыкка охшарга тырышын киенүендә. Хаклык һәм ялган турында мин бер әкият язган идем. Әкият кеше күңеленә үтеп керә һәм аңа бер дә вәгазьсез гади хакыйкатьне аңлатып бирә ала бит ул. Менә ул әкият: ...Ялган белән Хакыйкать исемле ике дус кыз яшәгән, ди. Икесе дә зифа буйлы, нечкә билле, зәңгәр күзле бик чибәр кызлар булган алар. Көннәрдән бер көнне алан уртасында чәчәкләр җыеп йөргән Хакыйкатьне чибәр генә бер яшь егет күрә. Бер күрүдән егет ана чын-чынлап гашыйк була. Егет шул кеннән сон. кыз янына еш килә башлый. Кызның матур күзләренә карап хозурлана, акыллы сүзләренә соклана икән ул. Кыз егеткә чәчәкләрдән таҗ үреп килергә вәгъдә итә. Егет көтә, кыз килә... әмма таҗ үрелмәгән, ди. — Ә таҗың кайда? — дип сорый егет. Кыз елмаеп, җилкәсен генә сикертеп куя. Бер кеннән сон тагын килә кыз һәм таҗ бүләк итеп, егеттән кичә килә алмаганы өчеи гафу үтенә. — Ничек алай? Без кичә очраштык бит,—ди егет. — Юк, ул мин түгел идем, — ди кыз, башын селкеп. — Ул Ялган булган. Без берберебезгә бик охшаган бит. — Икегезне берьюлы күрәсе иде. Юкса сине аннан аера алмам, — ди егет. — Без дус булсак та, бергә йөрмибез шул. Ул кәкре, әйләнгеч сукмаклардан йөри, ә мин бары тик туры юлдан... Ялганны күреп, Хакыйкатьне аңардан аеру өчен егет кәкре сукмаклардан йөрергә керешкән, һәм. ниһаять, Ялганны очраткан. Ул бик ачык төсле кием кия икән, сөйләшүе дорфа һәм кискен, ди. — Син таҗ сораган идең,—ди Ялган егеткә. — Менә ал! һәм ул бик ачык төсле төрле-төрле чәчәкләрдән матур итеп үрелгән таҗны егеткә суза. Ләкин чәчәкләрнең исе юк икән, ди. Егет Хакыйкать янына китеп барган. Ә Ялган әнисе янына йөгергән. Елый-елый әнисеннән сорый, ди, бу: — Әни, әйт инде, нигә егет минем яннан китте ә?—дип. — Сине Хакыйкатьтән аера алган, шуңа киткән,— дип аңлаткан әнисе. — Син Хакыйкать белән бергә йөр, аның гадәтләрен өйрән, аныңча итеп әкрен генә тавыш белән сөйләш, аның кебек гади киен, акыллы булырга тырыш! — Әйем, минем туры юлдан йөрисем килми лә! Түз. Егетне үзеңә караткач, аны да кәкре сукмакка алып керерсең... Шул заманнан бирле Хакыйкать белән Ялган бергә йөриләр, ди. Егет аларны берберсеинән аера алмый икән. Бу вакыйга ни белән беткәндер без аны белмибез. Егет кәкре сукмакка кергәнче эшнең нәрсәдә икәнен аңлап өлгерсә, без бик канәгать... 127 Кайбер агитаторлар: — Хаклык безнең якта, шуңа күрә кешеләрне агитацияләү җиңел,— диләр. Бу дөрес, әлбәттә. Әмма кайвакыт иң зур хакыйкать тә кешеләр аңына барыл җитми. Чөнки агитатор аны бик сүрән аңлата. Шәхес культы заманында «конспект» дигән нәрсә гадәткә керде. Әлбәттә, укыганны хәтердә калдыру ысулы буларак ул бик шәп нәрсә. Ләкин конспект тора-*бара һәр чыгышның, речьнең, хәтта котлауларның даими юлдашы булып әверелде. Бик күбәүләр кәгазьсез, ишеттереп фикер йөртүне оныттылар, ә яшьләр моңа бөтенләй өйрәнмәделәр. Кешеләрне алар белән бергә дулкынланмыйча, алар беләк бергә хакыйкатьне эзләүдә катнашмыйча, үз артыңнан әйдәргә мөмкинме соң?! Кеше характерының иң әйбәт үзенчәлекләреннән берсе — аның ишеткәнен актив, иҗади кабул итүе. Әгәр син язучы булып, укучыны да каләмдәшең дип санамыйсың икән, аңа да фикер йөртергә, бәхәсләшергә, эзләнергә урын калдырмыйча, барын да «чәйнәп» бирәсең икән, ул һичшиксез китапны ябып куячак. Бу — сәнгатьнең законы. Бу закон лекция, әңгәмә, речь тыңлаганда да үз көчен саклый. Пропагандист конспекттан күзен алмыйча укый икән, мондый лекциянең файдалы эш коэффициенты бик түбән була. Менә шуңа күрә дә динчеләр хәтта ялганны яклап та күп кенә кешеләрне үз якларына аударалар, ә агитаторларның -кайберләре, хакыйкатьне якласалар да, максатларына ирешә алмыйлар. Бу турыда ныклап уйларга кирәк. Партиябез идеология эшенең максатлы, иҗади булуын, чакыру төсендә генә түгел, ә үз артыннан массаларны әйдәвен, алып баруын таләп итә. Пропагандист һәм агитатор сәнгате — зур сәнгать, аны 'бик җитди итеп үзләштерергә кирәк. Хәзер дә агитация һәм пропаганда дәртле һәм куәтле, революцион яңгырашлы булсын. Чөнки революция һаман да дәвам итә бит! Бу эштә язучылар да зур ярдәм күрсәтә алалар. Образлы сүз, тирән фикер, психологик деталь, эмоциональ новелла-хикәя, тормыш, халык, заман турында уйланулар — гасыр хакыйкатен, коммунизм хакыйкатен пропагандалауда гаять зур арсенал түгелмени! Мимемчә, идеология пропаганда эше белән халык арасына чыгып киткән бригадаларда, һичшиксез, язучы да, композитор да, художник та булырга тиеш. Алар халыкта фикер генә түгел, хисләр дә уята алалар. Фашизм турындагы лекциядән соң, мәсәлән, түбәндәге әкият-памфлет башкарылса, тыңлаучыга бу бик үтемле булыр иде. ...Борын-борын заманда, каксыдыр бер патшалыкта Караңгы Чырай исемле бер патша үзенең Зилзилә исемле хатыны белән яшәгән, ди. Алар бер-бере белән бик начар торганнар, балалары да булмаган. Балаларны да, чәчәкләрне дә, җырны да яратмыйлар икән. Аксакаллар әйтәләр бит: «Яхшы кеше чәчәкләр күреп, җыр ишетер; балалар күреп, чәчәкләрнең хуш исен сизәр». Ә Караңгы Чырай чәчәкләрне һәм җырларны юк итәргә кушкан, «Балалар күземә күренмәсен», — дигән. Балалар өйләргә, чәчәкләр ишек алларына, җырлар халык күңеленә яшеренгән. Шулай да алар яшәгәннәр. Башкача мөмкин дә түгел бит: балалар булмаса, чәчәкләр корып бетсә, җырлар онытылса — халык та бетә. Алсуланып җәйге таң ату белән, урманнар, кырлар — бар табигать нурда коена. Бу патшалыкта халык арасында шундый сүз киткән; «Тац вакытында Кояш кызы шат күңелле, ачык йөзле Нурбикә күренә, ди. Һәр чык бөртеге, һәр яфрак, һәр җан иясе нртә белән әнә аңа җавап итеп елмая икән. Ә кеше, Кояш кызы Нурбикәне күрсә, яшәреп, матураеп китә, ди. Караңгы Чырай патша белән хатыны Зилзилә, кешеләрнең елмаюларын күреп, ачуларыннан шартларга җиткәннәр. Караңгы 128 Чырай патша Кояш кызы гүзәл Нурбикәне тотып, термага ябарга боерган. Кичке шәфәкъ батканда кешеләр Нурбикәне тагын куреп калганнар. Урманнар, кырлар, җан ияләре, кешеләр белән бик озакка саубуллашкандай, бик моңсу итеп бер елмайган да ул караңгылыкка кереп чумган. Кешеләр йөзендзгс елмаю да кинәт сүнгән. Озакламый шундый хәбәр таралган: «Кояш кызы ачык йөзле Нурбикәне Караңгы Чырай патша төрмәгә яптырган икән. Кешеләр йөзендәге елмаю шуңа сүнгән, ди». Карасалар, чыңлап та шулай. Кешеләр өйләренә бикләнеп кенә елмаялар, көләләр. Чәчәкләр дә бик астында гына үсә, хырлар да юк, балалар дә өйдә генә уйный. Ә патша кара йөзле, усал кешеләрне генә үз итә. Моны күреп халыкның ачуы кабара. Халык бердәм кузгалса, аңа каршы торыр көч бармыни!? Караңгы Чырай патша белән Зилзиләне халык себереп түгә. Болыннарда, кырларда тагын чәчәкләр үсә, җыр яңгырый, балалар шатланышып уйныйлар. Кешеләр кояш кызы Нурбикәгә дан җырлыйлар, аларның күңелләре яхшылык, изгелек белән тула. Ә яхшы кеше чәчәкләр күрен, җыр ишетә, балалар куреп — хуш исле чәчәкләр исен сизә. Караңгы Чырай яклыларның кайберләре башларын селкеп әйтәләр: әкият бу, диләр, бернинди Нурбикә дә юк, ә Караңгы Чырай патша һаман да үз сараенда утыра бирә. Әмма андыйларның үз сакаллары ук моның киресен сөйли,— аларның кайчандыр кап-кара булган сакаллары Нурбикәнең утлы карашыннан хәзер инде шактый кызарган. Нурбикә һәр көнне кояш белән бергә тора да кырлар, басулар, болыннар, урманнар, шәһәрләр, авыллар, шахталар, рудниклар буйлап хезмәт кешеләренең күңелләрен күтәреп йөри. Ә Караңгы Чырай патша сарае тирәсендә ачулы диңгез шаулый... Пропагандист һәм агитаторның бурычы — сүз белән кешенең күңеленә үтеп керү. Моның өчен аңа мөмкинлекләр бар: фәнни коммунизмның бөек идеаллары, партиябез эшенең мәңгелек хакыйкате, һәр көнне, һәр даим дөньякүләм батырлык, фидакарьлек күрсәтүче халкыбызның жанлы тормыш практикасы пропагандист һәм агитатор өчен бетмәс- төкәнмәс материал була ала. Гади тормыш фактында бөек хакыйкатьнең чагылышын күрә белү сәнгатенә генә ия булырга кирәк. Әйләнә- тирәдәге тормыш фактларына өстән генә карамыйча, ә сәнгать осталары кебек шул фактларның философиясен ача алсаң, бу җаваплы һәм мактаулы эшеңдә максатыңа ирешерсең. Мин бер бораулау мастерын белә идем. Рекордлары белән түгел, аварияләре белән танылган иде ул. Берәүләр бу аварияләрне мастерның эшне оештыра белмәвеннән, икенчеләр — бригадага иләс-миләс кешеләр җыелуыннан күрделәр. Аварияләр берсе артыннан икенчесе була торды. Җитмәсә, мастер, эшенең уңышсызлыгына ачынып, «салгалый» да иде. Аннан инде яхшылык көтмәделәр, мастер ярдәмчесе итеп төшерү турында да сүз чыкты. Ә мастер тәмам төшенкелеккә бирелә язды. Бәхетенә каршы, шундый көннәрнең берсендә аның янына тресттан бер инженер килә. — Мин яңа борау уйлап таптым, — ди ул. — Исәпләү шуны күрсәтә: бу борау бик акрын ашалырга тиеш, кысылып калу очраклары да булмас. — Ә минем ул борауда ни эшем бар, — ди мастер. — Шул борауны сынап карыйсы иде. Аңлыйсызмы, «югарыга» белдермичә генә. Анда белдергәнче, чыннан да шулай буласына үземнең ышанасым килә. — Ә сез нигә минем янга килдегез. Димәк, сезнеңчә, минем өчен авария куркыныч түгел, әйеме? Аңа барыбер, дип уйлыйсыз инде... — Юк,— ди инженер, җитди итеп, —мин үземнең хезмәт вазифам буенча сезнең аварияләрне өйрәндем һәм... менә сезгә ышандым. Сез 9. ,с. ә.- № 8. 129 мена дигән мастер, авариядән иң дөрес чыгу юлын кыю һәм тиз табасыз. Ә минем борау сезне уңайсыз хәлгә калдырмас, ышаныгыз... Мастер уйга кала. «Кара син аны, ә? Малай гына үзе. Җыелышларда «мунча кертү» бу кадәр тәэсир итмәгән иде. Күңелгә керә белде бит. Ышанды миңа, трестта бердәнбер кеше ышанды!» Мастер бу сынауны үткәрә. Әгәр дә аның бу эшен белгән булсалар!.. Приказ да юк, рөхсәт тә юк. Яман булыр иде аның хәле... Ул бөтен күңелен биреп эшли, һәркемгә гаять таләпчән була. Кайда ул тәртип- сезлекләр!.. Бөтен күңеле аның, бөтен игътибары җир астында, яңа сынала торган борауда... Аңа ышандылар бит, беренче мәртәбә ышандылар. Аңардан беренче мәртәбә чын, җаваплы эш көтәләр. Ул бу ышанычны акларга тырышыр!.. Бу сынау инженерга шатлык китерми. Борауның тешләре элеккегеләреннән дә тизрәк ашалып бетә. Инженер мастерга рәхмәт әйтә дә, гафу үтенеп, балтасы суга төшкәндәй бик күңелсез генә китеп бара. Ләкин егет бу сынауның җиңү китергәнен үзе дә белмәгәндер. Түбән таба тәгәри башлаган мастер күңелен уятып, ул аңарда үз-үзенә ышаныч тудыра... Яхшы сөйли белсә, агитатор өчен шул җиткән, диләр. Ләкин бу аз. Агитатор тыңлый да белергә тиеш. Ул тормыштагы -күп төрле тавышларны, ритмнарны, аһәңнәрне ишетә белергә тиеш. Без халыктан өйрәнү турында сөйлибез икән, шуны онытмаска тиешбез: халык ул — Иван да, Әхмәт тә, Сидор да. Әгәр кешене игътибар белән тыңласаң, аның акылын да белерсең, шатлыгын да, кайгысын да аңларсың, батырлыкка, фидакарьлеккә омтылуын да тоярсың. Агитатор үзе дә батырлыкка чакыручыларның берсе бит! Коммунизм өчен, планетабызда иң кояшлы, иң кешелекле җәмгыять төзү өчен бөек көрәштә туган яңа кешегә зур игътибарлы мөнәсәбәт кирәк, чөнки кешеләргә карата яхшы мөгамәлә дә, мәхәббәт тә, иң югары интеллект та игътибарлылык аша чагыла бит. Халык — безнең иң акыллы укытучыбыз, остазыбыз — игътибарлылыкның меңнәрчә иң матур үрнәкләрен бирә. Игътибарлы булу өчен нәрсә кирәк? Иң беренче—кешегә мәхәббәт. Безгә мәхәббәт, сөю сүзеннән оялмаска кирәк. Чын мәхәббәт — төчелек түгел, ул — олы хис, тирән хис, кешене көрәшкә, батырлыкка дәртләндерә торган хис. Кешегә мәхәббәт, халыкка мәхәббәт күп буыннарның иң алдынгы вәкилләрен — революционерларны бәхет өчен көрәшкә күтәргән. Коммунистлар партиясенең яңа Программасы кешегә олы мәхәббәт белән сугарылган, партиябезнең тарихы—-хезмәт кешесенә карата мәхәббәт тарихы, аның бәхете өчен көрәш тарихы. Әгәр кешеләргә игътибарсыз, салкын караш фактларын әлегә кадәр очратабыз икән, — димәк, кемдер кешеләрне яратмый, һәм бу «кем- дер»не эшләгән урыныннан алып, аңа җанына ятышлырак эш тәкъдим итәргә кирәк, — ә кешеләрне ярата белү сәләте һәркемдә бар, аңарда да бу сәләт, ниһаять уяныр... ...Палатада авырулар ята. Барысына да операция ясалган. Унбиш студентпрактикант җитәкчеләре — врач Соболева әңгәмәсен тыңлый. Кинәт бер авыру: — Савытны... алып куйсагыз иде, — дип ыңгыраша. Врач, ягымлы гына итеп, бер студент кызга мөрәҗәгать итә: — Авырудан савытны алып куйсагызчы. Санитарканың вакыты юк, операция бүлмәсенең идәнен юа, — ди ул. — Миңа әйтәсезме?—дип сорый, гаҗәпләнеп, кыз. — Әйе, әйе, сез. Савытны санузелга илтеп куегыз! — Мин җыештыручы түгел, — ди кыз, күгәренеп, — мин — студентка. Соболева җитди һәм таләпчән тавыш белән сүзен тагын кабатлый: — Савытны алыгыз! Мин врач булсам да, санитарка бушамаганда, ул эшне башкарырга хурланмыйм, һәм авырулар алдында әрепләшеп- тормагыз. Үзегездә аларга карата игътибар тәрбияләгез!.. — Юк, алмыйм, — ди кыз, һаман үҗәтләнеп. — Чыгып китегез моннан! Соболева, гомерендә беренче тапкыр түземлеген югалтып, шулай кычкыра. Аннан ярым пышылдап тагын кабатлый: — Хәзер үк чыгып китегез!.. — һәм ул, авыру янына килеп, савытны үзе алып куя. Моны барлык авырулар ишетәләр. Бөтен палата тып-тын кала. Ниндидер ачулы тынлык була бу. Әмма эш моның белән генә бетми әле. Палатада ятучы авырулар — бер-берләрен яхшы белүче эшчеләр була. Өч көннән сон яңа гына аякка баскан бер авыру, палатага кереп: ■—■ Туганнар, беләсезме нәрсә, — ди.— Коридор буйлап киләм шулай, врач кабинетының ачык ишегеннән ни күрим... Анисья Петровна елап тора... Авыруларның тора алганнары торып утыра, тора алмаганнары кузгалып куя. — Ә син нәрсә, сорадыңмы сәбәбен? •— Бәлки аңа ярдәм кирәктер. Ул безнең турыда кайгырта бит, ә без... Берничә минуттан, йөри алганнар барысы да җыелып, врач кабинетына керәләр. —- Нәрсә булды, Анисья Петровна? Мондый кайгыртучанлыкны күз алдына да китермәгән врачнын дулкынланудан йөзе кызара. Дулкынлануын яшерергә һәм җитди булырга тырышып: — Нинди яклаучылар булдыгыз әле? Хәзер үк урыннарыгызга ятыгыз! — ди ул. Шулай да эшнең нәрсәдә икәнлеге авыруларга барып җитә. Соболева куып чыгарган студентка — баш технолог кызы икән. Моны ишеткәч, әтисе Сәламәтлек саклау министрлыгына йөгергән. Комиссия килеп, менә инде икенче көн врачны тикшерә, аннан аңлатма бирүен таләп итә икән. Ул төнне авырулар озак йокларга ятмыйлар, киңәшәләр... Иртәгесен комиссия тагын килә. Ә баскычта, кулларын күкрәкләренә куеп, дүрт авыру басып тора. — Үткәрегез! — ди комиссия председателе. — Юк, җибәрмибез, — диләр авырулар. — Бу нинди хулиганлык, хатын-кыз белән дорфа эш итәсезме? Җавап бирерсез... — Сез хатын-кыз түгел, ә юбка кигән циркуляр. Колак салыгыз безгә, без Анисья Петровнаны сезгә караганда яхшырак беләбез һәм сезне бүтән монда кертмибез!.. — Башбаштаклык, без сезнең өстән жалоба бирәбез,—диләр комиссия членнары һәм китеп баралар. Жалоба белән дә баралар. Әмма, аларга: — Авырулар дөрес эшләгәннәр, игътибарлы булганнар, — дигәннәр... Без бүген агитаторлык сәнгате турында сөйлибез. Зур, катлаулы һәм бик кешелекле сәнгать ул. һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт юлда, һәрвакыт фикерне киң эшләтергә, һәрвакыт кешеләргә ачык йөзле булырга кирәк аларга. һәрвакыт тагын шуны да онытмаска кирәк: безнең. бөек революция тәмамланмаган. Ул дәвам итә. һәм шуңа күрә дәрт тә,- йөрәк һәм сүз ялкыны да һәрвакыт кирәк.