Поэзия
С. МАРШАК КӨН БАШЫ Л үрәм мин: төшә тәрәзгә Тонык нур таңга каршы,— Төшкән кебек күк кәгазьгә Яка көннең сызмасы. Караңгыдан чыга калкып, Төнге йокысын ачып: Чыршылар — очы сырланып, Наратлар—туры басып. Селкетә тынлыгын таңның Беренче грузовиклар. Сынап карый тавышларын Шәһәрдәге гудоклар. Төн белән көн очрашуын Кем күрә, — ул дөньяның Күрер яңа, зур эшләрне Ничек көтеп торганын! ДУСЛАРГА ТЕЛӘГЕМ 7елим үсеп, чәчәк атып, Саулыгыгыз ныгуын. Шулар иң-иң мөһим шарты Озак юлга чыгуның. Яңалыклар алып килсен Һәр көннең һәр сәгате. Күклегез — акыллы булсын, Акылыгыз — шәфкатьле. Чын күңелдән телим тагы Иң-иң яхшы уңышлар. Тик иң-иң яхшы уңышлар Җиңел табылмый, дуслар! 121 ҖӘЙНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ кырларны буйлый алар шаулап. Таулар аша тезелеп үтәләр; Вак ташлардан, диңгез җырын тыңлап, Ярлар буйлап үтеп китәләр. Бара алар көньяк бакчаларда, Бара алар төньяк урманда; Мәрҗән тәлгәшләре салкыннарга Сөенә-сөенә янып торганда. Үтә алар шәһәр мәйданнарын, Колхозларның үтә урамын. Яр буенда күрәм мин аларның Перевозлар көтеп торганын. Туктатты бер төркем грузовикны, Тик шатланды шофер моңарга: Ул әзер күк шаулы бу төркемне Мәктәпкә үк илтеп куярга... Ямьләндереп җәйнең соңгы көнен, Бала-чага тула юлларга. Миллион аякларның адымын бүген Планетабыз тиеш тоярга! ТӨНГЕ КҮКРӘҮ •Л*араңгыда яшен атты, күкрәп көчле, Өем-өем утын ишелеп төшкән төсле... Без тоябыз тавышында күкрәүләрнең Ярсу көчен үзебезнең күкрәкләрнең. Без беләбез: бозып төнге күк тынлыгын Үтеп киткән бу күкрәүдә яткан кебек, Чиксез шатлык һәм нәфрәтләр ятканлыгын Үзебезнең күкрәкләрдә яшеренеп! УРМАН КУНАГЫ әһәрнең тирәсеннәнме, Бик ерак урманнанмы,— Мәскәүнең зур мәйданына Килде ул бер заманны. Калдырмыйча, үзе белән Алып килделәр аның Билгесез шул урмандагы Туып-үскән туфрагын. Шаулаган зур юкә иде Килгәндә башкалага Утырып ул дүрт тонналы Зур гына машинага. 122 Пыяла белән төрелгән һәм әллә ннчә катлы Зур бер таш йорт алдында ул Үзенә урып тапты. Тавышны белми иде ул Урманда торган чакта Дус кызларының, сагышлы Шыгырдавыннан башка. Ә монда, яңа урында Тынгы юк аңа төн дә. Туктаусыз утлар йөгерә Портларның түбәсендә. йортларның эчендә дә ут, Фонарьлар балкый күктә. Караңгы кайчан төшәр? — дип, Көтә дә көтә юкә. Күнегерсең, дускай, тиздән Мондагы бер нәрсәгә: Син аңларсың караңгыны Кертмәүләрен Мәскәүгә. Аңларсың эш тукталмавын Бу хезмәт шәһәрендә. Шаулаган диңгездәй аның Тынмавын көн дә, төн дә... Үс, әйдә, кадерле кунак, Ат, әйдә, шаулап, чәчәк, Яшеллек кертеп мәйданга, Күзләргә биреп рәхәт. Тор шунда ясап күләгә, Бастырып җәй эссесен; Тирәңә чәчәкләреңнең Аңкытып баллы исен! ЮЛДА ОЧРАШУ Ь етен нәрсә чәчәк ата юлда, Яз чын җәйгә бара әверелеп. Кызгылт чәчәк сузды нарат шунда Кулы белән миңа үрелеп. Сагыз исе аңкып торган чәчәк, Бик шәп түгел күрер күзгә ул. Мин наратка әйттем: «Ай, нинди шәп!»'— Шатланды күк шундый сүзгә ул. * ^га иде елга борылып-борылып, Җем-җем итеп яшел болында. Туңып хәзер, чак-чак зәңгәр булып, Тынып тора ак кар фонында. 123 Буйсынды ул аннан богауларга... Белеп булмый, инде сулары, Күмелеп дулкынланган ак юрганга, Боз астыннан агып торамы? Күреп була кара төскә кереп, Тал һәм камыш калкып торганын, Бормаларын чак-чак сизелдереп, Кар астында калган елганың. Бәкеләрдә генә кайчак бары Вак дулкыннар куя калтырап һәм шуларда кызыл канатларның Тәңкәләре китә елтырап. •У рман әле йокламаган, Калкып килә якты ай. Кайдадыр агач шыгырдый, Каркылдап карт каргадай. Бар нәрсә тели җырларга. Җырлый аямаучыларга Кала тик бу язгы төнне Шыгырдап каршыларга. Тычкан кебек чаба, коштай оча Өрәңге һәм каен яфрагы. Өзелеп, кайчак түбәләргә куна, Алып китә җилләр аннары. Хәтеренә китерә алмый бакча, Күргән чакта утлы яфрагын. — Шаулап торган язның шул яфракта Япь-яшь килеш күмелеп калганын; Яфракларның, күләгәләп җәйне, Яшькелт нурлар җиргә сипкәнен... Төшерә алмый искә, — ярый әле,— Агачлар да үзенең үткәнен! А еше яза, вакыт боза бара, Боза барлык боза алганны. Тавыш үлгән белән, — уйлап кара,-— Ишетү дә үлеп каламы? Кушылырдай булып тынлык белән, Тоныклана тик ул, беләм мин. Йөрәкләрнең тирән тавышын сизәм Ишетеп түгел, йөрәк белән мин. ^өрлсчә аңларга була, Вакыт —ул шундый нәрсә: Ул шундый эчтәлек ала, Кеше ничек үткәрсә. Туктый ул кайчак кинәттән, Кайчак — тора агылып. Мәгънәсез, буш сәгатьләр һәм Көннәр исәбе булып. Тәүлекләр бер караганда Күренсә дә тигез бар да,— Үлчәп баксаң әгәр дә, Озын була минутлар да, Кып-кыска — сәгатьләр дә. КЫШКЫ УРМАНДА Т уңган ботакларын сузып югары, Зәңгәр күкне себерә нарат урманы. Буран уятмыйдыр кебек урманны, Урман кузгатадыр кебек буранны. СӘГАТЬКӘ ЯЗЫЛГАН ЮЛЛАР £>акыт — кадерле үз вакытында, Вакыт була бик күп һәм бик аз. Ни мәгънә тик бик күп булуында,— Вакыт булмый инде ул, узгач! Л алмый торып шарлавыкка бер адым, Белми әле ташып килүче агым: Нинди биеклектән төшәр хәзер ул?.. Димәк, син дә сикерүгә әзер бул! ТАЛАНТ ҮЛЧӘВЕ Т ал антын үлчи алар язучының Нинди машинада йөрүенә карап: Даһи—йөри шәп «ЗИЛлендә үзенең, Ә «Победа» белән йөри — гади талант. Кем ирешә алмый язу эшендә Әллә нинди зур уңышка, андый кеше Йөри бары үзенең «Москвич»ында Яки җәяү йөри. Әйтик... Чехов төсле. Әхмәт Исхак тәрҗемәләре.