Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯНЕҢ ИДЕОЛОГИЯ ЭШЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА 1963 ЕЛНЫҢ 18 ИЮНЕНДӘ КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫ ПЛЕНУМЫНДА

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ — КУӘТЛЕ ТӘРБИЯ ЧАРАСЫ! КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш Л. Ф. ИЛЬИЧЕВ докладыннан птәшләр! Партия совет азучыларының, художникларының, композиторларының, театр һәм кино работникларының иҗат эшләренә зур бәя бирә, аларны үзенең турылыклы ярдәмчеләре дип карый. Хәзер, кешеләрне коммунистик тәрбияләү, яңа кеше формалаштыру партиянең үзәк бурычларыннан берсенә әверелгәч, аларның иҗат эшләренең әһәмияте аеруча үсә. Әдәбият һәм сәнгать кеше аңының һәм психикасының нечкә сфералары белән эш итәләр, аларның иң тирән серләренә үтеп керәләр. Алар миллионнарча коммунизм төзүчеләрнең рухи йөзен формалаштыралар. Шунлыктан тулысынча аңлаешлы ки, художество иҗатының эчтәлеге һәм юнәлеше мәсьәләсе гаять зур идеологии һәм политик әһәмият ала. Партиянең художество иҗаты мәсьәләләре буенча чаралары чит илләрдә шактый көчле реакция тудырды. Буржуаз идеологлар совет культурасының «кризисы» турында икейөзлеләнеп, жәлләгәндәй кыланып кына калмыйлар, бәлки, демагогиягә бирелеп, үз өсләренә безнең художество интеллигенциябезне кирәкмәгән яклаучылар ролен алалар. Ләкин, ачык кына әйткәндә, совет интеллигенциясен кемнән якларга кирәк! Чынлыкта алганда безнең дошманнарыбыз нәрсә турында кайгыралар? Алар дөрестән дә социалистик сәнгатьнең уңышлары турында борчылалар микәнни? Юк, аларның ялган тавышлары беркемне дә алдый алмас. Безнең дошманнарыбыз совет культурасының булмаган «крпзисы»на өзгәләнмиләр, алар андый кризиска шатланырлар иде. Аларны башка нәрсә—■ безнең художество интеллигенциябез сафларында таркаулык тууга буш өметләрнең җимерелүе борчый. Аларны партиянең куәтле социалистик сәнгать коралын саф һәм сугышчан әзерлектә тотарга чакыруын илебездәге иҗат көчләренең бердәм яклавы котырындыра. Безнең дошманнарыбыз лагерендагы каушау ударның төз тигәнлеген күрсәтә. И «Совет сәнгатенең кризисы» турындагы әкиятләргә килгәндә, алар бик ахмакларча күренәләр. Чыннан да, барлык буын совет сәнгате осталары иҗат иткән әсәрләр бөтен дөньядагы намуслы кешеләрнең йөрәкләрен яулап алган һәм буйсындырган бервакытта нинди торгынлык яки кризис турында сүз булырга мөмкин. Еш кына Советлар Союзында сәнгатьнең төшенкелеге турында чинаучылар, бер тапкыр безнең иң яхшы театрларыбызның, концерт группал арыбызның чыгышларына эләккәч, безнең иң яхшы әсәрләребезне укыгач, иң яхшы фильмнарыбызны карагач, башка тел белән сөйли башлыйлар. Илебездә художество иҗатының торышына бәя биргәндә, без үз- үзебезне кимсетү белән шөгыльләнергә тиеш түгелбез. Безнең горурланырлык уңышларыбыз бар, безнең бөек социалистик сәнгатебез һәм бөек социалистик әдәбиятыбыз бар. Әдәбият һәм сәнгать алдына партия куя торган таләпләрнең асылы нәрсәдә? Барыннан да элек, сәнгатьнең халык тормышы белән элемтәсен ныгытуда, социалистик реализм сәнгатен, сәнгатьнең ленинчыл партиялелек һәм халыкчанлык принципларын тагын да үстерүдә һәм баетуда. Партия сәнгатьне тормышны танып-белүнең әһәмиятле чарасы дип кенә түгел, бәлки аны үзгәртү факторы дип тә, безгә чит булган буржуаз идеологиягә каршы көрәштә үткен корал дип тә карый. Нәкъ әнә шуңа күрә дә ул әдәбиятта һәм сәнгатьтә булган ялгыш тенденцияләрне, идея аумакайлыкларын тәнкыйть итте. Ул дошманнарыбыз үтеп керә алырлык кечкенә генә ярык булуга да юл куймас. Сез беләсез, кайбер культура эшлеклеләре чит идеяләр йогынтысына бирелделәр, совет сәнгатенең көрәштә яулап алынган һәм тормыш белән тикшерелгән принципларыннан чигенделәр, буржуаз идеология белән янәшә тыныч яшәү позициясенә тәгәрәделәр. Идея тогрыксызлыгы кайбер яшь язучыларның һәм сәнгать работникларының, хәер, яшьләрнең генә түгел, политик җитлекмәгән, ләкин үзләренә бик нык ышанган һәм чиксез масайган язучыларның һәм сәнгать работникларының иҗатында һәм үз-үзләрен тотуларында да зарарлы чагылды. Алар дөньяда социалистик идеология белән буржуаз идеология арасында рәхимсез көрәш .баруны онытканнар. Үзләренең иҗатларында алар партиялелек һәм халыкчанлык принципларыннан чигенделәр, югары гражданлык пафосына каршы үзләренең вак хисләрендә һәм кичерешләрендә казынуны куйдылар. Совет чынбарлыгын сурәтләүдә кайбер язучылар шәхес кулыгына бәйле булган бозуларны совет җәмгыяте үсешенең барлык этапларын-* да партиянең һәм халыкның гаять зур революцион үзгәртеп кору эшчәнлегеннән аера белмәделәр. Кайберәүләр халыкның героик батырлыкларына шатланудан бизенделәр, тормышыбызның якты якларын сурәтләүне чырайларын сытып каршылыйлар. Сәнгать юкка чыгару белән, инкарь итү белән генә көчле, ә социалистик реализмның тормышны раслаучы пафосы, имештер, чынбарлыкны бизәп күрсәтүгә китерә, дип әйтергә маташучы кешеләр дә табыла. Андый сөйләнүләрдә дөреслекнең мыскалы да юк, бөтенесе башлы- аяклы куелган. Социалистик реализмның иң югары критерие, йөрәге — дөньяга коммунистик караш позициясеннән художество образларында чагылдырылган тормыш хакыйкате. Ә коммунизм төзүчеләрнең тормыш хакыйкате— -җир йөзендә иң гуманлы җәмгыять урнаштыру. Аның аерым күренешләрдә кырыс һәм «ачы» булуы ихтимал, ләкин бу — көрәшчеләрнең батыр хакыйкате; ул тормыш кыенлыклары алдында обывательләрчә паника һәм каушау таратмый, бәлки кешеләрнең җаннарын һәм йөрәкләрен ныгыта. Художникның чын 'батырлыгы фактлар һәм фактчыклар эзләп табу- 6 да, коточкыч хәлләр һәм кимчелекләр уйлап чыгаруда һәм бизәүдә түгел, бәлки аның позициясенең гражданлылыгында, югары коммунистик идеалларны эзлекле һәм ко.мпромиссыз урнаштыруда. Индивидуализм һәм фразачылык, тыйнаксызлык, буржуаз дөнья белән идеологии уен уйнау, барлык караңгы һәм соры нәрсәләргә соклану, якты һәм җиңүчән нәрсәләргә рухи сукырлык — алдынгы рус һәм совет әдәбиятының революцион традицияләреннән чигенүдән башка нәрсә түгел. Иҗат итү шатлыгын скептицизм белән алыштырырга, совет кешесен явыз ният белән урта кул кеше итеп күрсәтергә маташулар белән шактый еш очрашырга туры килә. Бер заман әдәбиятта да, кинода да, театр сәхнәләрендә дә рухи ярлы, кызганыч кешеләр, дөньяга карашлары чикләнгән, хисләре һәм кичерешләре примитив булган персонажлар күренә башлады. Ләкин тормышыбызны берьяклы, тенденциоз сурәтләүче әсәрләрне, кечкенә генә «хакыйкатьчек» тәмләп сурәтләнә, ә зур хакыйкать игътибарсыз калдырыла торган әсәрләрне читләтеп үтәргә мөмкинме? Ихтимал, калын журналларда — «Новый мир», «Нева», «Юность» һәм башка журналларда басылган, совет җәмәгатьчелеге тарафыннан салкын каршыланган кайбер әсәрләрне атап күрсәтергә кирәк булгандыр. Ләкин бу турыда нәрсә уйлауларын авторлар һәм редакторлар үзләре әйтсеннәр. Художникка карата партиянең һәм халыкның үскән ышанычы җәмгыять каршында художникның җаваплылыгын үстерүне дә күздә тота. Халык язучылардан һәм художниклардан тормышның бөтен күпьяклылыгын, иҗтимагый һәм әхлакп аңның төрле дәрәҗәсендә торучы кешеләрне сурәтләүче, ләкин дөрес сурәтләүче, чынбарлыгыбызда төп. әһәмиятле булган нәрсәләрне күрсәтүче әсәрләр көтә. Социалистик реализм сәнгатенең төп геройлары — тормышны актив үзгәртүче, алда баручы кешеләр. В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, «илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган» кешеләр. Балалар һәм яшьләр өчен булган сәнгать турында сөйләгәндә уңай геройның тәрбияви роленең әһәмиятен аеруча күрсәтеп үтәргә кирәк. Тормышыбызның югары һәм изге хакыйкатен, совет халкының яңа җәмгыять өчен революцион көрәше героикасын һәм романтикасын матур итеп ачып бирүче әсәрләр генә яшь йөрәкләрдә батырлыкка омтылыш кабыза, үзеңнең бөек Ватаныңа актив һәм нәтиҗәле мәхәббәт хисе тәрбияли, өлкән буыннарның рухландырырлык үрнәге белән мавыктыра ала. Шушыннан инде балалар һәм яшьләр өчен китаплар, пьесалар, кинофильмнар иҗат итүгә, балалар һәм яшьләр нәшриятлары һәм журналлары, театрлары һәм киностудияләре эшенә күбрәк игътибар бирү кирәклеге туа. Без кискен идеология көрәше—бөтендөнья мәйданында киеренке сыйнфый бәрелешләр чорында яшибез. Сәнгать идея бәрелешләре ташкынына тартылды. Ул «йөрәкләр һәм җаннар баррикадаларында» тора. Монда вакытлы килешү һәм татулык, идея ташламалары һәм компромисслар була алмый. Безнең идея домшаинарыбыз үз арсеналларына формализм, абстракционизм, декадентлык кебек коралларны алдылар, алар безнең кырыбызны капитализмның идея селекционерлары чыгарган орлыклардан идеологии чүп үләннәре белән чүпләргә телиләр. Безнең партиябез социализмга чит һәм дошман тенденцияләргә каршы чыга, ике фронтта — формалистик трюкчылыкка каршы да, төссез- леккә һәм һөнәрчелеккә каршы да, коммунизмның боек һәм чын новаторлык сәнгате өчен көрәште һәм киләчәктә дә көрәшәчәк. Идея художество мәсьәләләрендә безнең партиябезнең позициясе мәгълүм. Ул остазыбыз һәм юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин хезмәтләрендә нигезләнде, КПСС Программасында аңлатылды, Н. С. Хрущевның гүзәл чыгышларында конкретлаштырылды һәм үсте- релде. Партия ленинчыл линияне — партиялелек һәм халыкчанлык өчен, идеялелек һәм югары художестволык өчен көрәш линиясен үткәреп килде һәм үткәрәчәк. Сәнгатьтәге формалистик һәм абстрак- цноиистик тенденцияләрне тәнкыйтьләүнең, иҗади торгынлыкка, сәнгатькә җитәкчелек итүдә шәхес культы чорындагы методларны тергезүгә һ. б. китерүе ихтимал дип куркуның бернинди җирлеге юк. Безнең бөтен тормышыбызда, шул исәптән әдәбиятка һәм сәнгатькә җитәкчелек итүдә ленинчыл нормалар, җитәкчелекнең ленинчыл принциплары торгызылды. Әдәбият һәм сәнгать — бөтен партия эшенең, бөтен халык эшенең аерылгысыз өлеше. В. И. Ленинның идеологиядә чит тенденцияләргә каршы нинди нәфрәт белән чыкканлыгын, сәнгатькә җитәкчелек итүдә обывательләрчә селәгәйлеккә һәм либераль маниловчылыкка нинди сарказм белән һөҗүм иткәнлеген исебезгә төшерик. Партия ленинчыл принципларга турылыклы, ул идея мәсьәләләрендә характерсызлыкны һәм җавалсыз- лыкны кискенлек белән читкә алып ташлый. Дөрес позицияләрне яклаучыларга карата идея ягыннан якланмау атмосферасына һәм, киресенчә, безнең идеологиябезгә чит карашларга өндәүчеләрне идея ягыннан җәзасыз калдыру атмосферасы булуга беркайчан да юл куймаска кирәк. Бер заман шәхес культы нәтиҗәләренә каршы көрәш сылтавы белән аерым иҗат работниклары сәнгатькә партия җитәкчелегенең кирәклегенә гомумән шикләнү белдерә, художникның җәмәгать бурычын, әдәбиятның һәм сәнгатьнең тәрбия миссиясен һәртөрле телгә алуга ирония белән карый башладылар. Үз чиратларында кайбер партия һәм совет работниклары да, политик үткенлекләрен югалтып, ачыктан-ачык ялгыш булган тенденцияләр белән килештеләр, ретоградлар һәм консерваторлар дигән дан казанудан куркып, демагоглар алдында шүрләп калдылар. Эш шуңа кадәр барып җитте ки, кайбер оешмаларда хәтта «социалистик реализм», «партиялелек», «халыкчанлык», «идеялелек» дигән сүзләрне әйтүдән дә тартына башладылар. Ялгыш эшләгән, дөрес юлдан тайпылган язучыларны һәм сәнгать эшлеклеләрен партия кискен тәнкыйть итә. Идеология мәсьәләләрендә ташламаларның һәм компромиссларның булуы мөмкин түгел. Ләкин без барыбыз да исебездә тотабыз: сүз совет художниклары турында, кагыйдә буларак, безгә политик якын кешеләр турында бара. Бурыч аларны «биздерүдән» түгел, бәлки аларга үзләренең идея-художество ялгышларын аңлауда, үзләренең талантларын халыкка, коммунизм эшенә хезмәт итүгә тулы күләмдә куюда ярдәм итүдән гыйбарәт. Ялгыш ясаган иҗат работникларын өметсез һәм төзәлә алмаслык кешеләр рәтенә кертү безнең партиябез политикасы рухында булмас иде. Нинди дә булса берьяклы караштан ваз кичәргә, көрәшнең кешеләргә каршы түгел, бәлки кешеләр өчен, начар идеяләргә каршы баруын истә тотарга кирәк. Шул ук вакытта идея аумакайлыкларына һәм бозуларга каршы көрәш — тиздән үтеп китәчәк «вакытлы» кампания днп исәп тотучыларга, әлегә көтеп һәм дәшми утырырга мөмкин дип исәпләүчеләргә без болан дибез: барып чыкмас! Сүз җитди нәрсәләр турында бара, партия кампания алып бармый, бәлки художество иҗатының барлык өлкәләрендә ленинчыл принципларны урнаштыру өчен эзлекле көрәш алып бара, һәм бүген бер генә намуслы совет художнигы да «читтән торып күзәтүче» ролендә чыгарга, үз кабыгына кереп бикләнергә, бигрәк тә үзенең ялгышларында һәм саташуларында киреләнеп торырга, теләктәшлек эзләргә, артта калган һәм җәмгыятькә каршы элементларга мөрәҗәгать итәргә хаклы түгел. Язучы, художник, үзенең, табигате белән үк җәмәгатьче, тормышны колачлап үтүче, йөрәкләрне һәм җаннарны өйрәнүче. Ә бездә шупдый хәл туды ки, язучылар, художниклар, композиторлар, кино эшлеклеләре бер-берләреннән изоляцияләнгән союзларга җыелганнар, һәм телисеңме, теләмисенме тар профессиональ интереслар казанында кайнарга туры килә. Күрәсең, художество интеллигенциясе отрядларының «цехларча» таркаулыгын бетерү һәм барлык иҗат көчләрен иҗат работникларының бердәм союзына берләштерү турында күп кенә культура эшлеклеләренең тәкъдимнәрең якларга кирәк булыр. Художество байлыкларын иҗат итү табигате үзе үк, төп идея-иҗат интересларының бердәмлеге иҗат көчләрен берләштерү кирәклеген китереп чыгара. Андый берләштерү, һичшиксез, сәнгатьне халык тормышына якынайтуга ярдәм итәр. Марттагы очрашудан соң аз гына вакыт үтсә дә, без бүген үк инде иҗат оешмаларының үзләрендә обстановкапың үзгәргәнлеген, әдәбият һәм сәнгать работникларының активлыгы күтәрелгәнлеген күрәбез. Совет культурасы эшлеклеләре художество иҗатындагы ялгыш тенденцияләрне тәнкыйтьләүне бердәм рәвештә һәм чын күңелдән якладылар. Алар моны халкыбызның рухи байлыкларын арттыру турында, совет җәмгыятенең художество культурасын тагын да үстерү турында -партия кайгыртучанлыгының яңа чагылышы дип карадылар. Партиянең илебездә әдәбиятны һәм сәнгатьне тагын да күтәрү турындагы кайгыртучанлыгына безнең иҗат интеллигенциябез эш белән җавап бирә. КПСС Үзәк Комитеты Пленумы алдыннан 100 совет язучысы «Правда» битләрендә үзләренең эшләре һәм иҗат планнары турында сөйләделәр. Бу КПСС Үзәк Комитеты Пленумына, партиябезгә язучыларның коллектив рапорты булды. һич шик юк, язучыларның, композиторларның, художникларның, кино һәм театр эшлеклеләренең өлкәннәре дә, яшьләре дә бөек эпохабызга — коммунизм төзү эпохасына лаеклы яңа әсәрләр иҗат итәрләр.