Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯНЕҢ ИДЕОЛОГИЯ ЭШЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ БУРЫЧЛАРЫ ТУРЫНДА

КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫ СЕКРЕТАРЕ ИПТӘШ Л. Ф. ИЛЬИЧЕВ ДОКЛАДЫ БУЕНЧА КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫ ПЛЕНУМЫ КАРАРЫ 1963 елньщ 21 шонендә кабул ителде Үзәк Комитеты Пленумы совет халкының, ХХИ съезд яч 8 карарларын, КПСС Программасын тормышка ашы1Ж ра барып, материаль җитештерүнең, иҗтимагый һәм рухи тормышның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешкәнлеген канәгатьләнү белән билгеләп үтә. Партия эшчәнлегенең төп йомгагы шунда ки, Совет власте елларында илебездә социализм тулы һәм тәмам җиңде, коммунистик идеалларга һәм югары мораль принципларга ия булган кеше тәрбияләнә, миллионнарча кешеләрнең дөньяга карашы тарихта беренче тапкыр марксизм- ленинизм фәне нигезендә формалаша; совет халкының хәзер конкрет фәнни нигезләнгән коммунизм төзү планы бар. Бу йомгак хезмәт иясе кешелекнең капиталистик коллыкка каршы, коммунистик идеалларның җиңүе өчен тарихи көрәшендә дөрес һәм ышанычлы компас булган марксизм-ленинизмның чын тантанасын гәүдәләндерә. Марксизм-ленинизм тәгълиматын кулланып, илебезнең халыклары властьны үз кулларына алып, социалистик революциянең казанышларын саклап, гасырлар буена килгән артталыкны җиңеп кепә калмадылар, бәлки бик кыска тарихи срокларда җәмгыять тормышының хәлиткеч сферасында — материаль җитештерү сферасында социализмның капитализмга караганда бәхәссез өстенлекләрен исбат та итә алдылар. Хәзер имде промышленность производствосының абсолют күләме буенча да, шулай ук җан башына промышленность продукциясе җитештерү күләме буенча да СССР АКШны узып китәчәк вакыт ерак түгел. Совет халкының коммунистик төзелештә ирешкән хәлиткеч уңышлары, барлык социалистик илләр халыкларының казанышлары бөтендөнья мәйданында сыйнфый көчләрнең сыйфат ягыннан якача урнашуын тудырдылар. Бу шартларда империализм инде социализмны сугыш юлы белән җимерел ташлый алмый, һәм ике системаның экономик ярышында бербер артлы җиңелүләргә дучар була. Хәзер империалистик илләрнең идарәче даирәләре, социализмга каршы көрәшнең бүтән формаларыннан ваз кичмичә, төп исәпләрен социалистик дәүләтләргә карата идеологии диверсияләргә, котырынган антикоммунизмга баглыйлар. Антикоммунизм флагы астында империалистлар социалистик система илләренә карата экономик һәм политик дискриминация үткәрәләр, ашкынып кораллануны шашынып күпертәләр. Алар барлык чаралар белән «идеяләр сугышын» социалистик ил 10 ләргә күчерергә маташалар. Алар, идеологияләрнең янәшә тыныч яшәү лозунгысына яшеренеп, сәнгатьнең «партиясезлеге», «иҗатның абсолют иренлелеге», идеясезлек һәм политикадан читтә тору, «буыннар конфликты» кебек ялган концепцияләрне безнең җәмгыятькә сөйрәп кертергә, идея ягыннан тотрыксыз кешеләрне бозарга маташалар. Идеологияләрнең янәшә тыныч яшәвепә өндәү — марксизм- ленинизмга хыянәт итү, эшчеләр һәм крестьяннар эшенә хыянәт итү ул. Социалистик илләрнең экономик һәм политик куәте үсә, бөтендөнья капитализмының кризисы тирәнәя, бөтендөнья мәйданында сыйнфый көрәш һаман ныграк кискенләшә барган саен массаларны коммунизм өчен көрәшкә туплауда һәм мобилизацияләүдә марксизм-ленинизм идеяләренең роле һаман ныграк арта. Кешене дошман күрүче империалистик идеологиягә каршы килешмәүчән көрәш алып баруны, аның зарарлы йогынтысыннан хезмәт ияләрен саклауны, массаларны бөек коммунизм идеяләренә тагын да ак- тнврак тартуны, марксистик-ленинчыл тәгълиматның сафлыгы турында, аны үстерү һәм баету турында даими кайгыртуны КПСС совет халкы каршында үзенең иң беренче бурычы дип, бөтен дөнья хезмәт ияләре каршында үзенең интернациональ бурычы дип саный. КПСС, тугандаш марксистик-ленинчыл партияләр белән бергәләп, бөтендөнья азатлык хәрәкәтенең мөһим проблемаларын эшләде, буржуаз идеологиягә каршы, шулай ук ревизионизмга, догматизмга һәм сектантлыкка каршы кискен көрәш җәелдерде. СССРда коммунизм төзүнең бөек планын эшләү һәм аны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру совет җәмгыятенең шуннан элекке бөтен үсеше белән, бигрәк тә соңгы ун елда партия тарафыннан тормышка ашырылган бик зур сониаль-экономик чаралар белән әзерләнде. Партия үзенең XX съездында И. В. Сталинның шәхес культы» фаш итеп һәм читкә алып ташлап, партия һәм дәүләт тормышының ленинчыл нормаларын бозуларны, экономикада, политикада һәм идеологиядә субъективизмны һәм догматизмны бетерде, халык массаларының инициативасына һәм активлыгына киң юл ачты. Узган ун ел промышленностьны һәм авыл хуҗалыгың үстерүдә совет халкының бик зур казанышлары, экономиканың барлык тармакларына җитәкчелекне тирән революцион үзгәртеп кору, коммунизм төзүнең төп проблемаларын иҗади эшләү, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү буенча партиянең күп яклы эшчәнлеге белән истәлекле булды. Совет җәмгыятенең бердәмлеге, эшчеләрнең крестьяннар беләи союзы, СССР халыклары дуслыгы тагын да ныгыды, социалистик демократия көчле чәчәк атуга иреште. Дәүләтебезнең актив һәм зирәк ленинчыл тышкы политикасы — тынычлык һәм халыклар арасында дуслык политикасы зур уңышларга иреште. Узган ун елда партиянең теоретик эшчәнлеге аеруча иҗади һәм нәтиҗәле булды. Ул XXII съезд карарларында һәм КПСС Программасында аеруча тулы гәүдәләнде. Җәмгыять үсешенә фәнни җитәкчелекне тормышка ашырып, партия уз эшчәнлегенең барлык этапларында марксизм-леиипизмны иҗади куллануга һәм үстерүгә, идеология эшенә зур игътибар биреп килде һәм бирә, идеятәрбия эшенә җитәкчелекнең эчтәлеген, формаларын һәм методларын һәрвакыт җәмгыять тормышындагы соцналь-экономик үзгәрешләргә, совет халкының иҗади бурычларына туры китерә. Партия коммунистик төзелешнең барлык фронтларында актив һөҗүм алып бара. Идеология фронты— коммунизмның җиңүе өчен көрәштә иң әһәмиятле фронтларның берсе. Илебезнең киң колач белән коммунизм төзү чорына керүе, революцион, милли-азатлык хәрәкәте фронтының киңәюе, бөтендөнья мәйданында буржуаз идеология белән коммунистик идеология арасында көрәшнең кискенләшүе партиянең идеология эшендә яңа этапны бил И гелиләр. Яна кеше — коммунистик җәмгыять гражданины тәрбияләү проблемасы буржуаз идеологиягә каршы, совет кешеләре аңында үткән заман калдыкларына каршы көрәш белән аерылгысыз бәйләнгән. Үткән заман калдыкларын җиңү — ерак киләчәк бурычы түгел, бәлки партиябез кулында, совет һәм җәмәгать оешмалары кулында булган барлык чаралар белән бүген хәл итәргә кирәкле бурыч ул. Хәзерге шартларда партиянең идея-тәрбия эшенең төп бурычы — КПСС Программасын тормышка ашыруны, коммунизмның матерналь- технчк базасын булдыруны, коммунистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр формалаштыруны, яңа кеше тәрбияләүне идеологии яктан тәэмин иту; политик уяулыкны күтәрү, империалистик идеологиягә каршы, кешеләр аңында үткән заман калдыкларына каршы киң һөҗүм алып бару. Массаларны коммунизм рухында тәрбияләүнең нигезе — К- Марксның, Ф. Энгельсның, В. И. Ленинның мәңгелек иҗатлары, КПСС Программасы, партиябез документлары, һәр хезмәт иясепең, һәм беренче чиратта һәр коммунистның, партия Программасында аңлатылган максатларны үзләштерүенә, аларны тормышка ашыру өчен актив көрәшүенә ирешергә кирәк. Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү бурычларын хәл итү өчен совет җәмгыятендә бөтен кирәкле шартлар бар. Ләкин күп кенә партия, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары бу шартлардан һич тә җитәрлек файдаланмыйлар. Идеология эшенең тормыштан аерылганлыгы, формализм, идеология эше нәтиҗәләрен үткәрелгән чараларның саны белән генә бәяләргә омтылу хәзергә кадәр бетерелмәгән әле. Идея-политик эштә күп вакыт хезмәт ияләренең әзерлек дәрәҗәсе, милли һәм яшь составы исәпкә алынмый, эшчеләрнең, колхозчыларның һәм хезмәткәрләрнең шактый катлаулары даими идея йогынтысыннан читтә кала. Күп кенә авыл районнарында массаполитик эш канәгатьләнерлек алып барылмый. Яшьләрне тәрбияләүдә җитди кимчелекләр бар. Байтак республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә хатынкызлар арасында эшләү йомшарган, хатыи-кызларга феодал-байларча караш калдыклары бетерелмәгән. Күп кенә партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары коммунизм тезучеңец мораль кодексы принципларын һәр совет кешесенең үз-үзен тоту нормасы итү өчен көндәлек көрәш алып бармыйлар, кешеләрнең аңында һәм үз-үзләрен тотуында үткән заман калдыкларына каршы кискен һөҗүмгә массаны йомшак туплыйлар. Әрәм тамаклар, комсызлар, караклар, спекулянтлар, бюрократлар — алар безгә дошман идеологиянең һәм моральнең соңгы таянычлары. Аларга каршы рәхимсез көрәш алып барырга, моның өчен.җәмәгать йогынтысының бөтен куәтеннән һәм совет законнарының бөтен көченнән файдаланырга кирәк. Кайбер партия комитетлары хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү мәсьәләләре буенча партия һәм хөкүмәт директиваларын үтәүне йомшак оештыралар һәм аларның үтәлешеп йомшак тикшерәләр, идеология учреждениеләре, иҗат союзлары, издательстволар, газета, журнал, радио, телевидение эшенең эчтәлегенә анализ ясамыйлар, аларның эшен начар координациялиләр, идеология эшендәге җитди кимчелекләр һәм ялгышлар белән килешеп торалар, кадрларны марксистик-ленинчыл чыныктыру мәсьәләләренә карата ваемсызлык күрсәтәләр. Соңгы елларда КПСС авыл хуҗалыгыма, промышленностька һәм төзелешкә партия һәм дәүләт җитәкчелеген камилләштерү буенча күп кенә әһәмиятле чаралар үткәрде. Идеология эшенә җитәкчелекне яхшырту чаралары — бу тирән үзгәрешләрнең логик дәвамы. Коммунистик экономика һәм культура булдыру, яңа кеше тәрбияләү идеология эшенең организацион формаларын тагын да камилләштерүне, массаларга идея-политик йогынты ясауның яңа методларыннан һәм чараларыннан 12 иҗади фай дал atty вы, идеология процессларына партия җитәкчелеген көчәйтүне таләп птоләр. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Пленумы карар бирә: I Партиянең,, дәүләт органнарының, профсоюзларның, комсомолның һәм барлык башка җәмәгать оешмаларының тырышлыкларын идеология эшенең СССР да коммунизм төзү һәм халыкара мәйданда сыйнфый көрәшнең хәзерге этабына туры килә торган түбәндәге төп юнәлешләренә тупларга: хезмәт ияләрендә дөньяга коммунистик караш формалаштыру; совет кешеләренең аңында һәм үз-үзләрен тотуында үткән заман калдыкларын бетерү; хезмәттә коммунизмны актив һәм аңлы төзүчеләр тәрбияләү; халыкның белем дәрәҗәсен һәм культурасын күтәрү; халыкны совет патриотизмы һәм социалистик интернационализм рухында тәрбияләү; антикоммунизмга каршы, буржуаз идеологиянең барлык формаларына каршы кискен көрәш. Совет патриотизмы үзенең асылы белән интернациональ, һәм ул милли чикләнгәнлек тенденцияләренең бернинди формасы белән дә сыеша алмый. СССРда яшәүче барлык халыкларның үзләренең күп милләтле Ватанына мәхәббәте башка социалистик илләр халыкларына, бөтен дөнья хезмәт ияләренә ихтирам һәм туганнарча дуслык хисе белән органик рәвештә бергә кушыла. Совет патриотизмы, социалистик Ватаныбызга, бөек Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә мәхәббәт тәрбияләү — идеология эшенең бик әһәмиятле, беренче чираттагы бурычы. Совет кешеләре үзләренең гүзәл Ватаны белән, үзләренең бөек ленинчыл партиясе белән патриотларча горурланалар. Алар илебездә тудырылган барлык байлыкларның үз куллары белән, халыкның фидакарь хезмәте' белән, зур тырышлыклар һәм киеренке энергия исәбенә тудырылганлыгын тирәнтеп аңлыйлар. Шунлыктан, җәмгыятькә бернәрсә дә бирмәсәләр дә, халык байлыгы табыныннан каерып алучы һәртөрле обывательләр, ялкаулар, комсызлар, әрәм тамаклар аларда ачу тудырмый кала алмыйлар. Совет кешеләре совет гражданы дәрәҗәсен югалтучыларны, халыкның гигант эшләрен, тормышыбыздагы героик күренешләрне күрмәүчеләр- не, хезмәт ияләре өчен кадерле булган, аларның тире һәм каны белән яулап алынган, безнең көчебезне һәм даныбызны тәшкил итүче барлык нәрсәләргә кара ягарга әзер торучыларны аңлый алмыйлар. Совет халкы, безнең партия тормышыбызның якты якларын сурәтләүне сытык чырай белән каршы алучылар белән, тормышыбызның бөек һәм гүзәл хакыйкатен, яңа җәмгыять өчен көрәш героикасын һәм романтикасын сурәтләүче әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә «лакировщик» ярлыгы ябыштыручылар белән килешә алмыйлар. Совет кешеләрен, бигрәк тә яшьләрне коммунистлар партиясепең, эшчеләр сыйныфының һәм хезмәт иясе крестьяннарның данлыклы революцион традицияләре нигезендә, совет халкының бөек батырлыклары белән горурлану, Советлар иле гражданының намусы һәм дәрәҗәсе, социалистик ватаныбызны саклауга һәрвакыт әзер тору рухында тәрбияләү буенча партия һәм бөтен җәмәгатьчелек эшен яхшыртырга кирәк. Пленум партия оешмаларына хезмәт ияләрен социалистик интернационализм рухында тәрбияләү эшен көчәйтергә, социализмның бөек казанышын — Советлар Союзы халыкларының туганнарча дуслыгын ныгытырга, СССР халыклары культураларының бер-берләрен баету 13 ларына актив булышлык итәргә, милләтчелекнең һәртөрле күренешләренә: урынчылыкка, милли өстенлеккә һәм аерымлануга өндәүгә, үткән заманны идеаллаштыруга, реакцион традицияләрне һәм гореф- гадәтләрне мактауга каршы килешмәүчән көрәш алып барырга куша. Милләтчелек үзенең табигате белән социализмга, дөньяга марксистик- ленинчыл карашка, халыклар дуслыгына дошман, ул социалистик милләтләрнең объектив үсеше һәм якынаюы процессына каршы килә. Советлар Союзының, барлык социалистик илләрнең экономик куәте ныгу һәм оборона сәләте үсү, барыннан да элек, ал арның, хуҗалык уңышлары, фән һәм техника казанышлары, изелгән халыкларның колониализмга каршы тиңдәшсез көчле милли-азатлык хәрәкәте, алар- ның күренекле җиңүләргә ирешүе, халыкара коммунистик хәрәкәтнең уңышлары бөтендөнья мәйданында көчләр чагыштырмасын тынычлык һәм социализм файдасына, империализм һәм сугыш көчләре зарарына үзгәрттеләр. КПСС һәм Совет хөкүмәте тайпылышсыз һәм эзлекле төстә ленинчыл политика — социаль стройлары нинди булуга карамастан, дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәве политикасы, тынычлык һәм халыклар арасында дуслык политикасы үткәрәләр. Бу политика, аерым алганда, Советлар Союзының, башка социалистик дәүләтләрнең гомуми һәм тулы коралсызлану өчен, атом коралын тыю һәм аны юк итү өчен актив көрәшендә чагыла. Советлар Союзының һәм башка социалистик дәүләтләрнең тынычлык сөю линиясенә империализм лагере һаман көчәя бара торган ашкынып кораллануны, халыкларны алдау политикасын, агрессия һәм халыкара провокация политикасын каршы куя. КПСС һәм Совет хөкүмәте: хәзерге шартларда сугыш котылгысыз түгел, социалистик дәүләтләрнең берләштерелгән тырышлыклары белән, эшчеләр сыйныфының, крестьяннарның, интеллигенциянең, тынычлык сөюче барлык көчләрнең көрәшен куәтле җәелдерү белән сугышны булдырмый калырга мөмкин, дигән караштан чыгып эш итәләр. Ләкин партия һәм бөтен совет халкы әле империализм яшәгәндә агрессив сугышлар өчен җирлек калуын да исәпкә алмый кала алмыйлар. Империализм политикасының аның аеруча агрессив һәм авантюристик көчләре тарафыннан бөтендөнья атом-төш сугышы башлап җибәрелүгә китерүе мөмкин. Моның белән исәпләшергә кирәк. Шунлыктан халыклардан аеруча югары уяулык таләп ителә. Көтелмәгән хәл алдында калмау өчен, Совет дәүләте илебезнең оборона куәтен тагын да ныгыту, бөтен халыкны, аның батыр Кораллы Көчләрен социалистик Ватаныбызга, бөек коммунизм идеалларына чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләү өчен кирәк булганнарның бөтенесен эшли һәм эшләячәк. Армияне һәм флотны техника белән тәэмин итүне киләчәктә дә барлык чаралар белән көчәйтергә, совет сугышчыларының хәрби осталыгын, сугышчан әзерлеген һәм идея ягыннан чыныгуын, аларның Ватаныбызны саклау буенча үзләренең изге бурычларын һәр моментта үтәүгә әзер торуын камилләштерергә кирәк. Партия, комсомол, профсоюз һәм башка җәмәгать оешмалары, Ватаныбызның иминлеген, Совет Армиясенең һәм Хәрби Диңгез Флотының куәтен ныгыту бөтен халкыбызның иң якын эше икәнен истә тотып, барлык совет кешеләрең данлыклы Советлар Союзы Кораллы Көчләренә мәхәббәт һәм ихтирам рухында тәрбияләргә, совет сугышчылары турында даими игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр. Пленум империализмның идеологии диверсияләренә каршы, аның совет кешеләрен идея һәм мораль яктан коралсызландырырга маташуларына каршы политик уяулыкны күтәрү кирәклегенә партия, дәүләт һәм җәмәгать оешмаларының аерым игътибарын юнәлдерә. 14 Марксизм-ленинизм идеяләренең бөеклегең һәм тантанасын, көчле үсүче социализмның гаять зур казанышларын, гомере беткән’, үлем бизгәге һәм череп таркалу хәлендә булган капиталистик системага караганда аныц һаман ныграк күренә баручы һәм бәхәссез өстенлекләрен ачыграк һәм ышандырырлыграк итеп күрсәтергә кнрәк. Тышкы политик информацияне яхшырак оештырырга һәм чит илләр белән культура элемтәләре тотучы учреждениеләр эшен яхшырак координацияләргә кирәк. һәр сонет кешесендә җәмгыять өчен файдалы хезмәткә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү партиянең, Советларның, профсоюзларның, комсомолның идеология эшенең үзәген тәшкил итәргә тиеш. һәр хезмәт иясендә югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин итү —• бөтенхалык бурычы, коммунизм төзүнең төп шарты булуын ачык аңлау тәрбияләргә; социалистик ярышны киң җәелдерергә, алдынгы тәҗрибәне кертергә, хезмәт геройларына хөрмәт һәм ихтирам тудырырга, хезмәт ияләренең иҗади башлангычына бюрократларча карауга каршы көрәшергә; җәмәгатьчелекнең барлык көчләрен әрәм тамакларга, эчкечеләргә һәм ялкауларга каршы көрәшкә күтәрергә кирәк. Пленум коммунистик хезмәт өчен хәрәкәтне тагын да үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хәрәкәттә югары хезмәт җитештерүчәнлеге өчен, яңа техниканы үзләштерү өчен көрәш, белемнәргә омтылу, кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр, коммунизм төзүченең мораль кодексын тормышка кертү органик рәвештә бергә кушыла. Идея йогынтысының барлык көчләре белән җәмәгать байлыгына коммунистик караш тәрбияләргә, социалистик җәмәгать мплкенә кайбер кешеләрнең чит милек, казна милке дпп карауларын бетерергә, Ватаныбыз байлыкларын арттыруга, югары сыйфатлы продукция эшләп чыгаруга, аның үзкыйммәтен киметүгә омтылыш тәрбияләргә, ху- җасызлыкка һәм әрәмшәрәм итүгә каршы, күз буяу, алынган йөкләмәләрне ихтирам итмәү фактларына каршы килешмәүчән көрәш алып барырга, коммунистик тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерергә кирәк. Совет кешеләрен социализмның һәм коммунизмның төп нигезләреннән берсе булган коллективизм рухында көн саен тәрбияләргә, коллективның тәрбияви ролен барлык чаралар белән күтәрергә кирәк. Партия комитетларына һәм башлангыч партоешмаларга агитация- масса эшенең промышленность предприятиеләре, төзелеш, колхоз, совхоз һәм учреждение коллективларының конкрет бурычлары белән аерылгысыз элемтәсен тәэмин итәргә, формализмны, җайсызлыкны һәм казеищинаны куарга, политик эшне халыкның төрле катлаулары арасында дифференциаль тәртиптә алып барырга, коллективның барлык членнарын иң яхшы хезмәт үрнәкләрендә тәрбияләргә, алдынгы эшчеләр һәм колхозчылар тәҗрибәсең киң җәелдерергә, кешеләр арасында иптәшлек һәм үзара ярдәмләшү хисен үстерергә кушарга. Хезмәт һәм көнкүреш — коммунистик тормыш тәртибенең аерылгысыз состав өлешләре. Пленум барлык партия комитетларына, хезмәт ияләре депутатларының җнрле Советларына, профсоюзларга, комсомолга коммунистик көнкүрешне ныгыту өчен, аның югары культурасы өчен, көнкүрешебездән һәм семья мөнәсәбәтләреннән үткән заманның барлык калдыкларын куу өчен көрәш җәелдерергә куша. Дини хорафатларга каршы нык көрәш алып барырга, фәнни-атеистик эшне киң җәелдерергә. Коммунистик хезмәт өчен хәрәкәтне көнкүрештә коммунистик мөнәсәбәтләр өчен хәрәкәт белән бергә кушарга кирәк. Пленум партия комитетларына һәм партия оешмаларына хезмәт ияләренең көнкүреше мәсьәләләренә, аларның культуралы ялын оештыруга, партия оешмаларының тәрбия эшендә таяныч пунктлары бул- 15 ran культура-а га рту учреждениеләре эшенә игътибарны көчәйтергә куша. Физик тәрбияне, бигрәк тә мәктәптә, совет кешеләренең сәламәтлеген һәм хезмәткә сәләтен саклауның һәм ныгытуның, мораль ныклыгының һәм ихтыяр көченең, сәламәт һәм культуралы ялының әһәмиятле чарасы дип карап, физкультураны көнкүрешкә армый-талмый кертергә. Партия комитетларының һәм совет органнарының игътибарын күп торак пунктларда, бигрәк тә авылларда һәм яңа төзелеш районнарында культура-агарту һәм спорт эшендәге таркаулыкны бетерергә кирәклеккә юнәлдерергә. Бөтен совет халкын коммунистик аңлылык рухында тәрбияләү, барлык совет кешеләрендә дөньяга фәнни-материалистик караш формалаштыру коммунистларның һәм партиясезләрнең марксизм-ленинизм теориясен өйрәнүен барлык чаралар белән үстерүне таләп итә. Марксизм-ленинизм теориясен өйрәнүне тормыш белән аерылгысыз бәйләп алып барырга, алынган белемнәрнең хезмәт ияләренә производствода яхшырак нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итүенә, совет халкы тормышында коммунистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм коммунистик мораль урнаштыруга ярдәм итүенә ирешергә кирәк. Пленум дөньяга коммунистик караш формалаштыруда, халыкны идеяфәнни тәрбияләүдә фәннең ролен күтәрергә кирәк дип саный. Совет фәне белемнәрнең барлык өлкәләрендә бөтендөнья фәнендә алгы позицияләрне алырга тиеш, фән хезмәт ияләрен фәнни-техник иҗатка тартырга тиеш. Совет галимнәренең мактаулы бурычы — белемнәрне массага җиткерү. Иҗтимагый фәннәр работникларының бик әһәмиятле бурычлары коммунизм төзү өчең көрәштә массаларның җайлы практикасын һәм тарихи тәҗрибәсен гомумиләштерү, революцион теорияне кыю рәвештә, иҗади үстерү, аның идея сафлыгы өчен көрәшү; фәннең төп философик, экономик, тарихи, хокук һәм башка проблемалары буенча иҗади дискуссияләр үткәрү. Социализмның коммунизмга үсеп әверелүе, хезмәт җитештерүчәи- леген күтәрү проблемаларын комплекслы өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирергә, халык хуҗалыгын идарә итүне һәм планлаштыруны фәнни оештыру өлкәсендәге эшне активлаштырырга кирәк. Безнең галимнәребез капма-каршы ике бөтендөнья системасының көрәше процессларына, капиталистик стройның җимерелүе, революцион эшчеләр хәрәкәтенең һәм милли азатлык хәрәкәтенең күтәрелүе процессларына тирәнрәк анализ ясарга, социалистик лагерь илләренең бердәмлеген тагын да ныгыту юлларын һәм формаларын, алар үсешенең гомуми закончалыкларын өйрәнергә тиешләр. Эшчеләр сыйныфының һәм барлык хезмәт ияләренең революцион теориясен—маркснзм-леннннзмны үзләштерү иҗтимагый үсеш закончалыкларын, партия политикасын, коммунизмга бару юлларын аңларга, яңа тормышны актив һәм аңлы пжат итүче булырга мөмкинлек бирә. Шунлыктан партиянең идеологии бурычларын уңышлы хәл итү өчен бөтен идеология эшенең хәлиткеч буынын — марксизм-ленинизм пропагандасын оештыруны яхшыртырга, аның шдея дәрәҗәсен күтәрергә һәм массаларның политик белемен күтәрү формаларын камилләштерергә кирәк. Партия коммунистларда һәм партиясезләрдә марксизм-ленинизм тәгълиматын тнрәнтен үзләштерү белән җайлы кызыксынуны тагын да көчәйтүгә аеруча игътибар бирергә кирәк дип саный. Шул ук вакытта партия политик мәгарифне оештыруда администраторлык итүгә һәм формализмга каршы, партия пропагандасында декларативлыкка һәм хәреф ятлаучылыкка кискен төстә каршы чыга. Пленум түбәндәгеләрне күрсәтеп үтә: политик укуда үзлегеңнән белем алу методына урыннарда бәя биреп җиткермәү аның нәтпҗәлелеген киметә, коммунистларның 16 һәм партиясезләрнең идея дәрәҗәсе күтәрелүгә җитди зыян китерә. Игътибар үзәген теорияне үзлегеннән өйрәнүгә күчерергә; пропаганданың тормыштан, коммунистик төзелешнең конкрет бурычларыннан аерылганлыгын тәмам бетерергә кирәк. Политик уку коммунистларның һәм партнясезләрвец әзерлек дәрәҗәсен, эш характерын, интересларын, уку формаларын сайлауда иреклелек принцибын исәпкә алып оештырылырга тиеш. Пленум болай дип саный: җитәкче кадрларның, эшчеләрнең һәм колхозчыларның экономик теорияне даими һәм тирәнтен өйрәнүләре хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, продукциянең үзкыйммәтен киметү, аның сыйфатын яхшырту резервларыннан файдалану өчен көрәштә аларныц активлыгын көчәйтүдә аеруча әһәмиятле, ул — хезмәтне оештыруны камилләштерүнең, производствоны идарә итүдә хезмәт ияләрен катнаштыруны тагын да киңәйтүнең әһәмиятле чарасы. Пленум партия комитетларын политик һәм производство пропагандасының коммунистик хезмәт һәм алдынгы тәҗрибә мәктәпләре, мастерлар мәктәпләре, халык университетлары, лекторийлар кебек массовый формаларын киләчәктә дә үстерергә мәҗбүр итә. Партия комитетларын пропагандист кадрларны сайлап алу һәм тәрбияләү эшен бик нык яхшыртырга, аларга һәрвакыт квалификацияле ярдәм күрсәтергә, аларны эш профильләре буенча специальләштерергә, зарарлы практиканы — пропагандистларга башка җәмәгать эшләрен күп йөкләү практикасын бетерергә, аларныц мактаулы хезмәтен барлык чаралар белән якларга мәҗбүр итәргә. Партиянең идеология кадрларын әзерләүне һәм яңадан әзерләүне яхшырту чаралары үткәрергә кирәк дип табарга. Лекция пропагандасының сыйфатына партия контролен көчәйтү, пропагандистлар белән эшләүне яхшырту максаты белән партиянең өлкә, край, шәһәр комитетларында, колхоз-совхоз производство идарәләренең партия комитетларында, промышленность-производство парткомнарында үз тирәләренә җәмәгатьчелек нигезендә эшләүче штаттан тыш квалификацияле пропагандистларның киң даирәсен берләштерүче зур булмаган штатлы лекторлар группалары булдырырга. Бу эштә Бөтенсоюз «Белем» җәмгыяте оешмаларыннан файдалануга игътибар бирергә. Хәзерге шартларда халыкны коммунистик тәрбияләүдә идеология фронтының удар көчләре — матбугат, радио, кино һәм телевидение аеруча зур әһәмият алалар. Матбугатның, радионың, киноның һәм телевидениенең төп бурычлары дип түбәндәгеләрне санарга: совет кешеләрендә дөньяга марксистикленинчыл караш һәм коммунистик мораль формалаштыру; халык хуҗалыгы планнарын үтәү, хезмәт житештерүчәнлеген күтәрү, производствога партия җитәкчелеген яхшырту буенча партиянең һәм бөтен совет халкының эшен, культура төзелеше проблемаларын системалы һәм тирәнтен яктырту; рухи торгынлыкка, бюрократизмга, әрәм-шәрәм итүләргә, әрәм тамаклыкка һәм башка Начар күренешләргә каршы кискен һәм принципиаль тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть җәелдерү, уңай үрнәкләрне киң тарату. Хуҗалык һәм культура төзелеше мәсьәләләрен төп үзәк газеталарда җитәрлек дәрәҗәдә тулы яктырту мөмкинлеген тәэмин итәрлек чаралар үткәрүне; китаплар чыгаруда ведомствочылыкны һәм урынчыллык- ны бетерүне күздә тотып, үзәк һәм җирле нәшриятлар челтәрен үзгәртел коруны, специальләштерелгән эре нәшриятлар төзүне максатка яраклы дип табарга. КПСС Үзәк Комитеты Пленумы яца кеше тәрбияләүдә, коммунистик культура формалаштыруда әдәбиятны һәм сәнгатьне тагын да үстерүнең гаять зур әһәмиятле булуын күрсәтел үтә. 1 .с. э • м * Пленум иҗат работниклары белән очрашулар вакытында иптәш Н. С. Хрущев чыгышларында бәян ителгән, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә партиябезнең ленинчыл курсын, аларны тагын да үстерү турында партиянең кайгыртучанлыгын чагылдыручы идеяләрне һәм положениеләрне чын күңелдән яхшы дип таба. Художникның коммунизм төзү эпохасындагы гаять зур эшләрне, совет кешесе батырлыкларының бөеклеген ачарга һәм матур образларда гәүдәләндерергә омтылуын чагылдыручы барлык чын кыйммәтле башлангычларны яклау белән бергә, партия һәртөрле идея аумакайлыкларына каршы, идеологияләрнең янәшә тыныч яшәвенә өндәүгә каршы, художество иҗатында формалистик трюклыкка, төссезлеккә һәм кустарьчылыкка каршы, совет сәнгатенең — социалистик реализм сәнгатенең партнялелеге һәм халыкчаилыгы өчен киләчәктә дә ком- промиссыз көрәш алып барачак. Пленум союздаш республикалар компартияләренең Үзәк Комитетларын, партиянең край, өлкә, шәһәр комитетларын иҗат оешмаларында идея-тәрбия эшен активлаштырырга, һәр художникны коммунизм өчен нык идея көрәшчесе, халык алдындагы җаваплылыгын аңлаучы итеп тәрбияләргә, сәнгать эшлеклеләренең халык тормышы белән, коммунистик төзелеш практикасы белән элемтәсен ныгытуга барлык чаралар белән булышлык күрсәтергә мәҗбүр итә. Балалар һәм яшьләр өчен әйбәт әсәрләр иҗат итүне әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең әһәмиятле бурычы дип санарга. Балаларның һәм олы яшьтәге кешеләрнең гомуми белем хәзерлегенә беренче дәрәҗәдә игътибар бирергә; кичке һәм читтән торып укуларны киңәйтергә, халык культура университетларында укуны хупларга, фәннитехник белемнәрне җәелдерергә кирәк. Пленум түбәндәгеләрне күрсәтеп үтә: СССРда мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту һәм халык мәгарифе системасын тагын да үстерү турындагы Закон нигезендә алып барылган эшләр инде зур уңай нәтиҗәләр бирде. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү яхшырды, яшьләрнең производство күнегүләре алырга омтылышы көчәйде, мәктәпне тормышка якынайту эшендә зур адым атланды. Шуның белән бергә, укучыларны производствога өйрәтүнең, һәм профессиональ хәзерләүнең куелышында җитди кимчелекләр бетерелмәгән әле; кайбер хуҗалык, партия һәм совет оешмалары, халык мәгарифе органнары бу әһәмиятле эшкә җавапсыз карыйлар. Шуның нәтиҗәсендә производствога өйрәтү еш кына файдасызга вакыт әрәм итүгә әверелә. Пленум кайбер халык мәгарифе работникларының мәктәпнең бурычын укыту белән генә чикләргә, укыту һәм тәрбия процессының органик бердәмлегең ясалма рәвештә аерырга маташуларын ялгыш дип саный. Пленум игътибарны педагогика фәненең балаларны укыту һәм коммунистик тәрбияләү проблемаларын эшләүдә җитди артта калуына юнәлдерә. Союздаш республикалар Компартияләре Үзәк Комитетларын, партиянең край һәм өлкә комитетларын, халык мәгарифе органнарын мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту турындагы Законны эзлекле һәм тулы үтәүне тәэмин итәргә, укытуны хәзерге фән-техника казанышларына туры китерергә, балаларны дингә каршы һәм эстетик тәрбияләүне яхшыртырга, укучыларга артык күп нагрузка бирүне бетерергә һәм аларның белемнәренең сыйфатын күтәрүгә, укучыларның мәктәпне ташлап китүләрен бетерүгә ирешергә мәҗбүр итәргә. Партия һәм хуҗалык оешмаларыннан, халык мәгарифе органнарыңнан производствога өйрәтүне тамырдан яхшыртуны таләп итәргә. Пленум халыкның культурасын күтәрү өчен көрәштә партиянең ышанычлы таянычы, яңа кеше тәрбияләүдә аның иң якын ярдәмчесе —« AF2AL К1ТАР.ХАНеЗЕ - ЭАИОР 18 халык укытучысы икәнлеген күрсәтеп үтә. Байтак урыннарда укытучы турында, аның ндея-полнтик һәм профессиональ үсеше турында, мате- рналькөнкүреш шартлары турында тиешенчә кангыртучанлык булмау, укытучының югары иҗтимагый роленә бәя биреп җиткермәү партия политикасы белән сыешмый. Югары һәм урта махсус мәктәпнең бурычы — халык хуҗалыгы, фән һәм культура өчен югары квалификацияле белгечләр хәзерләү, аларда дөньяга марксистик-ленинчыл караш һәм коммунистик аңлылык формалаштыру, югары гражданлык сыйфатлары тәрбияләү. Производство практикасын оештыруда булган кимчелекләрне бетерергә, студентларның үзлекләреннән укуларына һәм фәнни эш алып баруларына күбрәк вакыт билгеләргә, укыту программалары һәм дәреслекләр эчтәлегенең фән һәм техниканың хәзерге дәрәҗәсеннән артта калуын бетерергә кирәк. СССР Югары һәм урта махсус белем министрлыгына укыту һәм тәрбияләү системасын һәм методларын тагын да камилләштерүне, югары уку йортларында укучыларда дөньяга коммунистик караш формалаштыруның нигезе булган иҗтимагый фәннәр укытуны яхшыртуны, фәннең һәм техниканың иң яңа казанышларын һәм производствоның алдынгы тәҗрибәсен үзләштерүне, югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшләрен киңәйтүне күздә тота торган тәкъдимнәр эшләргә кушарга. Пленум СССР Госпланы каршындагы Профессиональ-техник белем бирү дәүләт комитетын профессиональ укытудагы зур кимчелекләрне бетерергә, эшче кадрлар хәзерләүнең бөтен системасын халык хуҗалыгы үсешенең хәзерге дәрәҗәсенә туры китерергә, укучылар арасында тәрбия эшен яхшырту буенча кискен чаралар күрергә мәҗбүр итә. Киң колач белән коммунизм төзү чорында партиянең җитәкчелек, роле арта, аның барлык совет кешеләрен коммунистик тәрбияләү өчен җаваплылыгы күтәрелә. Партия комитетлары һәм партоешмалар барлык промышленность предприятиеләрендә, колхозларда һәм совхозларда идея-тәрбия һәм культура-агарту эшенең эчтәлегенә, иҗат оешмалары, фәнни учреждениеләр, халык мәгарифе, культура учреждениеләре эшчәнлегенә тирән- тен төшенергә, оештыру һәм идеология эшенең бердәмлеген тәэмин итәргә тиешләр. Идеология эшенә партия җитәкчелеген оештыруны һәм аның методларын һәм формаларын камилләштерергә кирәк. Идеология эшен тамырдан яхшырту очен кешеләрне коммунистик тәрбияләү, кадрларны идея ягыннан чыныктыру мәсьәләләре беләп түбәннән алып югарыга кадәр партиянең барлык органнарының көндәлек шөгыльләнүе таләп ителә. Пленум КПСС Программасын һәм Уставын тормышка ашыру өчең, кешеләрне коммунистик тәрбияләү өчен, мораль кодекс принципларын тормышка ашыру, һәр совет кешесенең хезмәт һәм политик активлыгын күтәрү өчен башлангыч партоешмаларның ролен һәм жаваплылыгын күтәрүгә аерым игътибар бирә. Пленум партиянең кайбер комитетларының идеология эшендә кампаниячелек һәм декларативлык, канцеляриячә-бюрократлык стилен гаепли. Идеология эшчәнлегендә ленинчыл стильне — үзендә югары дәрәҗәдә принципиальлекне, коммунистик идеялелекне, дошман идеологиягә карата килешмәүчәилекне, революцион теорияне иҗади куллануны һәм үстерүне, теориянең һә.м практиканың бердәмлеген, массаларны ышандыруны һәм аларны коммунистик төзелешнең иң әһәмиятле бурычларын хәл итүгә оештыруны бергә кушучы стильне ныклык белән үстерергә кирәк. КПСС Үзәк Комитеты Пленумы барлык җитәкче работниклардан идеология эшендә һәрвакыт үзләренең катнашуын таләп итә. JAI4A ВМНАВЧАШ зомде 19 Пленум партия, профсоюз, комсомол һәм башка җәмәгать оешмаларым идеология эшендә һәр шәхесне һәм тулаем бөтен коллективны коммунистик идеялелек һәм этика рухында тәрбияләүнең куәтле чарасы булган тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне активрак файдаланырга мәҗбүр итә. Хәзерге шартларда идеология фронтының барлык участокларындагы работникларга таләпләр тагын да ныграк арта. Эшнең уңышын марксизмленинизм теориясен тирәнтен белүче, промышленность һәм авыл хуҗалыгы производствосы экономикасын, культура төзелеше проблемаларын яхшы төшенүче, энергияле һәм массаны оештырырга сәләтле кадрлар хәл итә. Пленум идеология эшендә интеллигенциянең •— укытучыларның, инженер-техник һәм фәнни работникларның, агрономнарның, врачларның, әдәбият, сәнгать, матбугат эшлеклеләренең катнашуына бик зур әһәмият бирә. Партия совет интеллигенциясен совет җәмгыятенең рухи байлыкларын тагын да активрак күбәйтергә, халыкның дөньяга коммунистик карашын формалаштыруда партиябезгә ярдәм итәргә чакыра. Пленум партия комитетларына совет кешеләрен коммунистик тәрбияләү бурычларын хәл итүдә җәмәгатьчелекнең иҗади активлыгын һәм инициативасын киләчәктә дә барлык чаралар белән якларга куша. Пленум түбәндәгеләрне күрсәтеп үтә: җәмәгатьчелек нигезләренең колачы һаман киңәя бару җәмәгать оешмаларына партия җитәкчелеген йомшартуга китермәскә тиеш, киресенчә, ул бу җитәкчелекнең көчәюен, идеология эшендә җәмәгатьчелек инициативасының барлык формаларына партия оешмаларының даими игътибар бирүен таләп итә. Пленум яшьләр арасында идея-тәрбия эшен яхшыртуга, бу мөһим мәсьәләне хәл итүдә Бөтенсоюз Ленинчы Коммунистик Яшьләр Союзының ролен күтәрүгә аеруча зур әһәмият бирә. Яшьләрдә җәмгыятьнең барлык материаль һәм рухи Сайлыкларының чыганагы булган хезмәткә тирән ихтирам, материаль һәм культура Сайлыкларының гомуми хәзинәсеннән өлеш алучы һәр кешенең изге бурычы — бу хәзинә совет кешеләренең хәзерге һәм киләчәк буыннарының ихтыяҗларын һаман күбрәк канәгатьләндерә алсын өчен, аны тулыландыруда актив катнашу икәнлеген аңлау тәрбияләргә кирәк. һәр яшь кешене коммунизм өчен нык һәм батыр көрәшче итеп, илнең иҗтиһатлы хуҗасы, өлкән буыннар яулап алганнарның һәм булдырганнарның бөтенесен тирәнтен ихтирам итүче, үзенең хезмәте белән Ватаныбызның байлыкларын, намусын һәм данын арттыра баручы кеше итеп тәрбияләргә кирәк. Пленум партия комитетларын комсомол оешмаларына җитәкчелекне көчәйтергә, совет яшьләрен коммунистик тәрбияләүдә аларның активлыгын һәм инициативасын үстерергә мәҗбүр итә. Пленум хезмәт ияләрен тәрбияләүдә профсоюзларның ролен тагын да күтәрүне мөһим бурыч дип санын. Профсоюзларның идея-тәрбия. эшен хуҗалык планнарын үтәү өчен, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен көрәшкә, производствоның эшчеләр һәм хезмәткәрләр тормышының конкрет шартларына, аларның культура һәм техник дәрәҗәсен үстерү, җәмгыять эшләрен идарә итүгә хезмәт ияләрен тагын да киңрәк тарту бурычларына аерылгысыз бәйләп алып барырга кирәк. Куль- тура-агарту эшен тагын да көчәйтү — профсоюзларның мөһим бурычы. Профсоюз оешмалары клублар, кызыл почмаклар, китапханәләр эшенә җитәкчелекне яхшыртырга, физик культураны һәм спортны барлык чаралар белән үстерергә тиешләр. Хәзерге шартларда, хезмәт ияләре депутатлары Советлары халыкның бик киң колачлы оешмасына әверелгәч, эшне шулай куярга кирәк ки, Советлар, күп санлы комиссияләргә, шулай ук хезмәт ияләренең үзешчән оешмаларына таянып, һәр шәһәрдә, поселокта, авылда, һәр йортта 8« көндәлек тәрбия, культура-агарту эше үткәрсеннәр. Пленум Советларның башкарма комитетларын тырышлыкны барлык культура учакларын тагын да үстерүгә юнәлдерергә, хезмәт ияләренең культура һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүне үзләренең бик әһәмиятле бурычы дип карарга мәҗбүр итә. Пленум авылда идеология эшен кискен төстә яхшыртырга кирәк дип саный һәм союздаш республикалар компартияләре Үзәк Комитетларын, партиянең барлык комитетларын, министрлыкларны һәм ведомстволарны, хуҗалык оешмаларын авылдагы идеология учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән ныгыту чаралары күрергә, куль- тура-көнкүреш учреждениеләренең торышы һәм эше өчен, совхоз эшчеләренең һәм колхозчыларының, бигрәк тә яшьләрнең политик, гомуми белем һәм профессиональ дәрәҗәсе үсү өчен авыл җирләрендә партия һәм комсомол оешмаларының, колхоз һәм совхоз җитәкчеләренең җаваплылыгын күтәрергә мәҗбүр итә. Пленум союздаш республикалар компартияләре Үзәк Комитетларын, партиянең промышленность, край һәм өлкә комитетларын, шәһәр комитетларын, район комитетларын, промышленность-производство парткомнарын промышленность предприятиеләре коллективларының колхозлар һәм совхозлар коллективлары белән элемтәсен барлык чаралар белән киңәйтергә, шәһәр культура учреждениеләренең авылга ярдәмен көчәйтергә мәҗбүр итә. Идеология эшенең материаль базасын тагын да ныгыту һәм үстерү максаты белән СССР Госпланына, ВСНХга, союздаш республикалар Министрлар Советлары белән бергәләп, 1964—1970 елларга культура төзелеше планы эшләргә, айда барлык материаль-техник средстволар- ны комплекслы үстерүне һәм халык мәгарифе, культура һәм идеология эшенең башка өлкәләре кадрларын хәзерләүне, уку йортларын һәм культура учреждениеләрең территориаль дөрес урнаштыруны күздә тотарга кушарга. 4 КПСС Үзәк Комитеты Пленумы союздаш республикалар компартияләре Үзәк Комитетларын, партиянең край, өлкә, шәһәр комитетларын, партиянең барлык комитетларын һәм башлангыч партоешмаларны шушы карар нигезендә идеология эшенең эчтәлеген, формаларын һәм методларын камилләштерүгә, халыкны коммунистик тәрбияләүдә, коммунизм төзүнең бөек бурычларын хәл итүдә аның тәэсир итү көчен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар эшләргә һәм тормышка ашырырга мәҗбүр итә. ч< Партия алдында, бөтен совет халкы алдында коммунистик төзелешнең бөек бурычлары тора. Партия хезмәт ияләренең революцион энергиясенә дөньяны үзгәртеп коруның куәтле һәм бетмәс-төкәнмәс чыганагы дип карый. Партия оешмаларының халыкта революцион рухны үстерүдән, тормышның барлык өлкәләрендә массаларның иҗаты өчен киң мәйданнар ачудан, һәртөрле консерватизмга һәм торгынлыкка каршы, обывательләрчә ваемсызлыкка каршы, черек буржуаз идеология һәм моральгә каршы килешмәүчәи көрәшүдән дә әһәмиятлерәк бурычлары юк. КПСС Үзәк Комитеты Пленумы барлык партия оешмаларының, барлык идеология фронты работникларының, КПСС Программасын, XXII съезд һәм шушы Пленум карарларын үти барып, идеология эшен тамырдан яхшыртуга ирешәчәкләренә, илебездә коммунизм төзү бурычларын тормышка ашыру, бөек марксистик-ленинчыл тәгълиматның тагын да зуррак җиңүләре хакына халыкның иҗади активлыгын тагып да югарырак күтәрәчәкләренә нык ышаныч белдерә.