НӘБИ ДӘҮЛИ ШИГЫРЬЛӘРЕ
КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ АВЫЛ К үргәнем бар минем диңгезләрне Дулкыннары уйнап торганда. Миңа рәхәт иген кырларында Алсу таңнар балкып туганда. Күпме генә әле җырласам да, Бетмәс кебек җырлар күңелдә. Мин утырам хәзер шигырь язып, Кечкенә генә авыл өендә. Кечкенә генә авыл, нәни өйләр, һәр өйдә бар матур бишекләр. Кичләр саен бишек яннарында Аналарның җырын ишетәм. Минем өчен җирдә нәрсә кыйммәт, Нәрсә гүзәл? — миннән сорагыз. Матурлыкны әгәр яратсагыз, Алтын бизәк эзләп тормагыз. Ефәк кенә, алтын бизәк кенә Матурлыймы кеше тормышын? Бу өйләрдә гомер итүчеләр — Илгә бирә йөрәк җылысын. Кечкенә генә авыл, нәни өйләр, Шунда туган безнең күбебез. Саф күңелдән ишек кагып кына. Аякларны сөртеп керегез. Идәннәрдә палас булмаса да, Булмаса да асыл җиһазлар. Шул кечкенә өйдән — коммунизмда Яши белгән кешеләр чыгалар. Кечкенә генә авыл, нәни өйләр, Каеннары шаулый язларда. Күрәсеңдер, урын тапмаганнар, Карталарга исемен язарга. Кирәк түгел, әйдә, язмасыннар, Борчылма син, күңел, борчылма. 100 Дөньяда бар минем туган авылым, Әтәчләре таңда кычкыра. Кечкенә генә авыл, нәни өйләр, Капка ачып олы юлларга, Озатып калыр үзенең бөркетләрен Галәмне һәм җирне буйларга. САЛАМНАН КРЕПОСТЬ Урак өсте. Халык кырга чыккан. Нәкъ солдатлар кебек фронтта. Ә фронтта һөҗүм башлаганда Ятып кала кемнәр окопта? Гөрли -гөрли әнә болыт килә, Болыт ошый кара сыерга. Көтүчесе утлы чыбыркысын Шартлаттырып суга сыртына. Минут узды, менә тагын болыт, Бусы инде — яллы арслан. Төшәр иде җиргә сикереп кенә, Штык кебек тора арышлар. Халык йөгерә барлык тарафлардан, Менә алда — ындыр табагы. Туган илнең менә шул табакта Меңәр потлы икмәк таулары. Шул табакта бәхете игенченең, Ел буена көткән өмете. Бишекләрдә әле көлеп яткан Балаларның шунда өлеше. Минем дә бит монда бар икмәгем, Бәхетем бар шушы табында. Бу табында ләкин кашык түгел, Кирәк башта көрәк алырга. Беркем дә бит әле чаң сукмады, Дау куптарды нигә бу яңгыр? Күрәсеңдер, йөрәк тибешләре Чаң сугудан көчле булгандыр. Чакырмады беркем рупор белән, Яшен үзе хәбәр китерде. Ракеталар атып торды кебек Атакага сигнал шикелле. Килде кешеләр көрәк, сәнәк алып, Болытларга каршы торырга. Таштан гына түгел, саламнан да Мөмкин икән крепость корырга. Күреп тордым үзем мин ул көнне, Ничек бәхет йортка кергәнен, 101 Яңгыр килде, койды чиләк белән. Тирле йөзен юды кешеләрнең. Гөрли-гөрли болыт китеп барды, Җилкәсенә җилнең утырып. Берәр җирдә ачык авызларны Табар әле, табар ул болыт. КИЛЕР МИКӘН АККОШЛАР -^ккош күле, диләр,— Аккош күле, Аккошлары кайда соң аның? Әллә кошлар оныттылар микән Безнең якның энҗе суларын? Күл буена чыгам иртә-кичен, Йөрәктә бар әле сагышлар. Сагындырып кайткан дуслар кебек Килер микән бире аккошлар? Ә күл ята көмеш табаксыман. Чыгар төсле ташый ярыннан. Яз үзенең кайнар ташкыннарын Шул табакка тутырып калдырган. Чәчәкләрен сипкән тирә-якка, Үләннәрдән палас тукыган. Алкаларын тагып яшь куаклар Түр башына менеп утырган. Туй буласы микән әллә монда, Яшь киленнәр кебек каеннар. Толымнарын сүтеп тарыйлар да, Күл өстенә иелеп карыйлар. Ә наратлар яшь егетләр кебек, Күз яуларын ала буйлары. Тотар иде алар каен кызын, Кочар иде, булса куллары. Килгәннәр дә алар яр буена, Шәүләләрен суга салганнар. Әйтерсең лә күлнең төбендә дә Үсеп тора сихри урманнар. Болытлар да күлдә йөзеп йөри, Ак җилкәннәр кебек тын гына. Көндез кояш, төнлә йолдызлар да Шул күлләргә төшеп коена. Мин дә карыйм күлгә исем китеп, Суларында күрәм йөземне. И, табигать, синең кочагыңда Балаң итеп сизәм үземне. Нинди тынлык, нинди рәхәт монда, Тик йөрәктән китми сагышлар. Сагындырып кайткан дуслар кебек Килер микән бире аккошлар... Бара торгач кинәт туктап калдым, Бар икән лә минем зур кайгым: Күз алдында ятим бала кебек Елап тора шомыртжанкаем. Ул мескенем башын түбән игән, Яфрак саен тама яшьләре. Кем теләми икән бу дөньяда Шомырт белән бергә яшәүне. Кем ул явыз, пичек исеме аның? Талап киткән халык иркәсен. Уйламаган, шомырт яннарында Иртәгә дә гомер нтәсен. Хурлаган ул шулай табигатьне, Мыскыл иткән үзенең анасын: Каеннарның ап-ак тәннәренә Салып киткән пычак ярасын. Әнә анда учак янып тора, Кара көйгән яшел чирәмнәр. Шул чирәмдә әллә чатыр корып, Яшәгәнме йонлы адәмнәр? Кемнең кулы бер дә тартынмыйча Чәчәкләргә чүп-чар ташлаган? Кемдер монда кыргый заманнарны Безнең чорда кабат башлаган... Зарланырга ләкин юк исәбем, Зарланудан файда буламы? Хулиганга каршы яу барганда йодрыкларга кирәк кулларны. Кемнәр саклар жирнең матурлыгын, Без үзебез сакчы булмасак. Без үзебез әгәр табигатьнең Милиционеры булып тормасак...- Күл буена чыгам иртә-кичен, йөрәктә бар әле сагышлар. Сагындырып кайткан дуслар кебек Килер микән бире аккошлар? МАТУР ДОШМАННАР ^эчдкләргә кемнәр гашыйк түгел, Чәчәк белән язлар башлана. Чәчәкләрне мин дә бик яратам, Үсеп торса алар бакчада. J02 103 Ә кырларда күрсәм чәчәкләрне, йөрәгемдә ачу кузгала. Кырда чәчәк ул бит — чүп үләне Нинди генә матур булса да. Алсу да ул, зәңгәр, сары да ул, Көлеп тора йөзен балкытып. «Менә мин дә гүзәл», дигән төсле, Карап кала башын калкытып. Көлә дә ул миңа, елмая да, Ә мин карыйм аңа чирканып. Тамырлары көпшә кебек аның, Имеп ята шуннан җир канын. Кача-поса иген арасында Мең ел инде алар яшиләр. Беләсезме, ярты бәхетебезне Шул караклар урлап ашыйлар. Кем аларны монда чәчеп киткән, Кемгә булыр моның хурлыгы? Үзебезнең кулдан бу җирләргә Төшмәгәнме чүпчар орлыгы? Без гаепле дисәм, авылдашлар, Бу сүзләрем сезгә, охшармы? Без үзебез елы келәтләрдә Асрыйбыз ич шушы дошманны... Басуларга юлдан карап узам, Авылыма кайтып барышлый. Эт эчәге әнә елан кебек Буып алган зифа арышны. Кәтмән алып кешеләр, көрәк алып, Көн узганчы килеп җитегез. Тимер корал көтеп утырмагыз, Бармакларны корал итегез. Кызганмагыз кырда чәчәкләрне, Матур диеп телдән калмагыз. Матур төсле шушы дошманнардан Туган җирне уяу саклагыз! Әнә күрәм тагын сарут үрли, йортыбызга безнең юл тота. Килсә болыт, яуса яңгырларың, Шул сары ут җирне корыта. Адым саен . шайтан таяклары, Кыр буена сукмак салганнар. Әйтерсең лә фашист солдатлары Игеннәрне камап алганнар. Кычкырасы килә, авылдашлар, йөрәгемә тулган ачудан: Шантан җыяр үзенең таякларын Сез бөртекләр чәчкән басудай. Кәтмән алып кешеләр, көрәк алып, Көн узганчы килеп җитегез. Тимер корал көтеп утырмагыз, Бармакларны корал итегез. Кызганмагыз кырда чәчәкләрне, Матур диеп телдән калмагыз. Матур төсле шушы дошманнардан Туган җирне уяу саклагыз! ЕРГАНАК кыңгырау кебек Тургайлар чынлый. Кырларда кояш Учаклар яга. Инде яз килде, Көмеш кар эри, Чылтырап, җырлап Ерганак ага. Ерганак ничек Юлларны таба, Ничек елгага Ул барып җитә? Кар тамчыларын Җыеп ала да, Ташкыннар булып Ага да китә. Тауларың аңа Киртә буламы? Ташларны да ул Казый да үтә. Әйтегез әле, Дусларым, миңа, Кем ерганакны, Кем көчле итә? Чөнки җир — аның Туган бишеге. Җан бирүче дә Кояш бит аңа. Ерак-еракка Юлларны салып, Чылтырапҗырлап Ерганак ага. Ерганак ага, Ә мин сокланам, Ерганак җырлый, Ә мин уйланам: Мин дә бит шушы Ерганаксымаи Тормышым аша Юл эзләп барам. Ерганак төшәр Елга ярына, Елгалар агар Диңгезгә тулып. Кайтырлар алар Туган якларга Ап-ак канатлы Болытлар булып. Болыттан тамар Яңгыр тамчысы, Беренче гөлләр Җирдә туганда. Минем дә шулай Кайтасым килер Яшьлегем узган Язгы юлларга. ТУРГАЙ киткәндә Тургай сайрый инде соңгы җырын, Китәм диеп ерак-еракка. Кырлар инде җиткән икмәк белән Яз җырчысын юлга озата. Без китмибез, безнең монда гомер. Туу, яшәү, үлем шул җирдә. Без яшәрбез салкын бураннарда: Җылы бирә туган ил безгә. ШАГЫЙРЬ ҮЛЕМЕНӘ бүзләре күрмәс булды, Аягы йөрмәс булды. Дөньяны белмәс булды, Йөрәге үлмәс булды. СОРАУ хшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый яхшы сүзне Әйтәсеңме башка кешегә?