Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕХАНИЗАТОР СҮЗЕ

Дөресен әйтергә кирәк — абстракциячеләр дигән атаманы ишеткәч, мин аптырап калдым. Чөнки андый сүзне кайчандыр ишеткәнем булса да мәгънәсен белми идем әле. Ниһаять, газета һәм журнал битләрендә күп санлы мәкаләләр чыгу, бигрәк тә Кремльдәге очрашулар һәм КПСС Үзәк Комитеты пленумы минем күземне ачты. Абстракционизм дигән мәгьнәсезлек- кең хәзер асылын аңладым инде, дөресрәге, аның чыннан да мәгънәсезлек икәнлегенә төшендем. Минем дә кеше аңламый торган рәсемнәрнең, күңелне ялыктыра торган көй яки китапларның безгә кирәге юк, дип әйтәсем килә. Әйе, ул нәкъ шулай. Дөрес, буржуаз илләрдәге кебек үзе берни эшләми кеше исәбенә яшәүче, эш- сезлектәи, эчпошудан «җәфа чиккән» аристократлар безнең илдә юк. Ләкин әлеге абстракциячеләр миңа симерүдән ни эшләргә белмәгән әнә шундый аристократларны хәтерләтте. Байлар элек вакыт үткәрү өчен әллә нинди мәгънәсезлек- ләр, кабахәтлекләр, эшләгәннәр бит. Безнең кешеләребез һәркайсы хезмәт постында. Алар үзләре өчен, халык, ил өчен эшлиләр. Мин үземнең туган авылымда күп еллардан бирле комбайнчы булып эшлим. Шушы гади хезмәтем белән кешеләргә файда китерә алуыма чиксез шатланам. Хезмәтең өчен халыктан рәхмәт сүзе ишетүдән дә зуррак шатлык, бәхет юктыр, дип уйлыйм. Чөнки кешеләргә, илгә файда китерә алуыңны аңлыйсың. Ә .абстракциячеләр кеше аңламаслык нәрсәләрен ничек халык өчен иҗат итәбез, дип әйтә алалар икән. Намусы, вөҗданы булган, халык алдында үзен җаваплы, бурычлы сизгән кеше һичкайчан бу сүзне әйтмәс иде. Ул өтек җан формалистларга кискен отпор биреп, туган партиябез бик дөрес эшли. Халыкның рухи азыгы булган сәнгатьне пычратуларга юл кую — тарих алдында, киләчәк буын алдында җинаять эшләү булыр иде. Бездә күңелгә илһам, дәрт, ышаныч, көч өсти торган чын сәнгать әсәрләре чиксез күп. И. И. Шишкинның «Нарат урманында кич», Л. Фәттаховның «Партком секретаре иртәсе», Б. Урманчының «Сепаратор янында», X. Якуповның «Хөкем алдыннан» .һәм авыл хезмәтчелләренә багышланган башка рәсемнәрен, С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, Н. Җпһанов, М. Мозаффаров көйләрен, яки «Онытылмас еллар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Сүнмәс утлар», «йолдызым», «Хәзинә» һ. б. әсәрләрне хәтерлик. Болар чын сәнгать әсәрләре. Без әнә шундый рәсемнәргә сокланып карыйбыз, көйләрне йотлыгып тыңлыйбыз, китапларны онытылып укыйбыз. Әйе, бу әдипләр халык өчен иҗат итәбез, дип горурланып әйтә алалар. Без алардан тагын да гүзәлрәк әсәрләр көтәбез.