Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЯНТӘҢНЕ КУЙ ДА..

. **өянтәңне очар канат итеп, Су алырга килдең тугайга. Чиләкләрең куй да яр буена, Кара әле, Зөһрә, син Айга. Әбиләрдән калган әкият бар: Көянтәле бер кыз — Адашың Ятимлектән качып Җирдән киткән, Салкын Айда калган адашып. ...Караңгы дип торма, йөгер әле, Чәчәкләр җый, Зөһрә, болында, Мин көйләрмен сиңа гүзәл бер җыр «— Канатлы кыз Валя турында. «Зөһрә кебек, качып китмәгән ул, Җирдә ул ирекле кош булган, Күккә менеп бер елмайган икән —- Бар йолдызлар белән дус булган. Аны күргәч сылу Венера да: «Матурлардан матур син», — дигән, Ул елмайгач «сугыш алласы» да — Марс булып Марс чигенгән»... Кемнәр әйтә: «Кызның канаты юк, Кызлар егетләрдән калыша...» Кара, Зөһрә, биек зәңгәр күккә: Анда оча Валя — Валюша! Канатлары юкка Әбиеңнәр Айга карап җырлар көйләгән, . Зөһрә турындагы әкиятне Мин сөйләмәм бүтән, сөйләмәм. Мин үзем дә канатландым әле, Туя алмам мәңге яшәп тә, Җир әйләнеп кайткан Акчарлакны Чәчәккә күм, Зөһрә, чәчәккә... Кара күккә, Зөһрә, серле күккә, Валя, төшкәч, сиңа ни әйтер?.. «Көянтәңне куй да, киттек», дияр, Үз артыннан сине ияртер... ...Караңгы дип торма, йөгер әле, Чәчәк җыйыйк бергә болында. Мин көйләрмен сиңа матур бер җыр; Канатлы кыз Валя турында. 19 июнь, 1963