Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФОРМАЛИЗМ — АГУЛЫ ҖИМЕШ УЛ

ТАТАР ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЕНЕҢ БУРЖУАЗ ИДЕОЛОГИЯ ЙОГЫНТЫСЫНА КАРШЫ КӨРӘШЕ ТАРИХЫННАН Әдәбият һәм сәнгать коммунизм гөзү дәверендә гомумхалык эшенең аерылмас кисәге булып тора. КПСС Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләренә багышланган Пленумы, партия, хөкүмәт җитәкчеләренең соңгы вакытларда әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулары, матбугат битләрендә барган җанлы әңгәмә — болар барысы да күп санлы совет язучылары, музыкантлары һәм художниклары армиясенең сугышчан көчләренә смотр булды. Совет сәнгатендә социалистик реализм һәм формалистик агым — абстракционизм үзара тыныч яши алалар дигән карашта торучыларга кискен отпор бирелде. Формализм һәм абстракционизмга мөнәсәбәт мәсьәләсе ул — буржуа идеологиясенә мөнәсәбәт мәсьәләсе. Димәк, формализм белән социалистик реализмның үзара тыныч яшәүләрен яклау — марксизмленинизм принципларыннан чигенү дигән сүз. Формализмны новаторлык дип аңлатырга тырышуны берни белән дә аклап булмый. Формализм ул — реакцион буржуаз идеология җимеше. Пролетариат әдәбияты өчен ул яңа дошман түгел. Буржуаз модернизм, «акыл чиге» фразалары, баш әйләндергеч, кеше аңламастан «әсәрләр» белән пролетариат әдәбияты инде үзенең беренче адымнарында ук очрашкан иде. Ул вакытта да партия һәм совет халкы әдәбиятта, сәнгатьтә мондый формалистик бозулар белән мавыгуны кискен тәнкыйтьләп чыктылар. Егерменче елларда татар әдәбиятында калкып чыккан формализм агымнары — турыдан-туры буржуаз идеологиянең яшь пролетариат әдәбиятына аяк чалырга маташуы иде. Бу мәкаләнең төп максаты әнә шундый агымнардан булган футуризм һәм имажинизмлык татар совет әдәбиятыннан ничек итеп куылуын күрсәтү. Безнең әдәбиятыбыз В. И. Ленинның формалистик агымнарга мөкәсәбәтен ачып биргән материалларга бай. Футуристларның «акыл чиге» сүзләре белән оригиналлык күрсәтүенә Ленин һич тә риза булмаган. Ул болай дигән: «Экспрессионизм, футуризм, кубизм һәм башка төрле «измнар- ның» әсәрләрен художество даһилыгының югары күренеше дип исәнләргә минем көчемнән килми. Мнв ал арны аңламыйм. Алар миндә бернинди шатлык хисе тудырмыйлар» Ленинның футуризмга кагылышлы язмалары игълан да ителде. Мәсәлән, Покровскийга адресланган бер кәгазьдә ул футуризмга каршы көрәшү өчен ярдәм сорый «Ышанычлы анти-футур-истлар табып булмасмы икән», дип яза Ленин1 2 . Футуризм агымы татар әдәбя тәнкыйтендә 1914 иче елда ук тел гә алынды. Ф. Сәйфи-Казанлы «футуризм» дигән мәкаләсендә («Йод- 1Ленин здабият турында. Казан, Г951 124 бит. 2 «Коммунист», 1957, № 18, стр. 76-77. 133 дыз» газетасы, 1136 нчы сан) бу агымны «рухи авыру» дип бәяләде. Әйе, социалистик рухтагы әдәбият үзенең туу, формалашу вакытында мондый «кызамык» авыруын кичерде. Революцион энтузиазм, искелекне җимерергә омтылу яшьләр арасында әдәби стильнең яңа формаларын эзләүгә китерде. Билгеле, алариыц максатлары изге иде — алар революциягә намус белән хезмәт итәргә теләделәр һәм үзләре алган юнәлешнең ялгыш икәнлеген аңлагач, дөрес юлга бастылар. Г. Кутуй, К. Нәҗми иҗатларында социалистик реализмга таба борылыш — шуның ачык мисалы. Ул чорда кайбер яшьләр көнбатыш модернизмына да >иярделәр. Шул ук вакытта формаль агымнар мәсьәләсендә кайбер тәнкыйтьчеләр дә ялгыштылар. 1920 елда «Кызыл Шәрык» журналында (2 нче сан) «Футурист Уолт Уитмен» исемле кызыклы бер мәкалә басыла. Автор «Гарби» (Фатих Сәйфинең псевдонимы) биредә футуризмга яңа шартларда тагын бер әйләнеп кайта. Уитмен, Америка Кушма Штатларында гражданнар сугышы бетеп, капитализмның чәчәк атуы чорында индустриаль прогрессны, техниканы мактап җырлый. Ф. Сәй- фи-Казанлы Уитменның әнә шул ягына игътибар итә. Ләкин бу — Уитменның күпкырлы иҗатының бер тармагы гына. Уитмен поэзиясендә буржуаз демократияне, капиталистик тәртипләрне ачы тәнкыйтьләгән күп кенә шигырьләр күрергә мөмкин. Уитмен өчен революциягә, Лннкольнга, Париж Коммунасына багышланган революцион лирика да хас. Ул — киң диапо- зонлы демократ шагыйрь. Уолт Уитмен турында Луначарский, мәсәлән, болай яза: «Яка тормышка керү юлында Уолт Уитмен пәйгамбәрләрчә мәһабәт фигура булып тора һәм ул шул яктан караганда зур игътибарга лаек» ’. Уитмен поэзиядә үз гасырын җырларга тырышкан. Ә ул яшәгән ’ А. В. Луначарский. История Зап. Европ. литры. ч. II, 1930 г., стр. 179. еллар (1819—1892) АКШта тимер юллар, трестлар, гигант завод-фабрикалар төзелгән чорга туры килә. Артта калган Россия алдына да революция нәкъ шундый 3 К. Чуковский. Поэзия грядущей демократии. Петроград. 19Г8 г. 4 Я- Тугендхольд. Французское искусство и его представители, 1911, СПБ, 233 бит. гигантлар төзү бурычын куйды. Бу хакта, һичшиксез, җырларга кирәк иде. «Бу назария, — ди Ф. Сәйфи, — хәзер әдәбият белән шөгыльләнгәннәрнең барысына да таныш назария. Бу — футуризм, ягъни киләчәкне җырлау». Бу мәкаләдә тәнкыйтьче футуризмга мөнәсәбәтен шактый үзгәрткән. Ул иске дәвернең «сә- наигы нәфисәсе яңа кеше» ләргә яраксыз» дигән тезис ташлый һәм футуризмны революцион, прогрессив агым дип карау ягында тора. Ни өчен Уитмен футурист дип аталган? Мәскәү футуристлары революция елларында Уитмен иҗатын бик нык өйрәнделәр. Үткән заман шагыйрьләреннән алар бары тик Уитменны гына таныйлар, үзләре шуңа иярев яза башлыйлар (Виктор Хлебников, Михаил Ларионов һ. б.). 1918. 1919 елларда Уитмен әсәрләре бербер артлы басылып та чыгалар. Шундый җыентыкларның берсендә3 «Уитмен һәм футуристлар» дигән бүлек тә бирелгән. Димәк, Уитмен һәм үзләрен киләчәкне җырлаучылар дип тәкъдим иткән футуристлар арасында ниндидер бер элемтә булуы турында сөйләргә нигез бар. Моннан инде татар тәнкыйтенә «Футурист Уолт Уитмен» дигән мәкаләнең ничек килеп керүен сизү авыр түгел. Техниканың, прогрессның үсүен җырларга чакырып чыгучылар француз шагыйрьләре арасында да бар. Ул шагыйрьләрнең берсе болай дип язды: «Кешеләр пар көчен ачалар, ә без Зөһрә йолдызын җырлыйбыз! Электричествоны ачалар, — ә без Вакх җырларын көйлибез! Бу — абсурд! Вулкан авызын инде ничә мәртәбә тасвирладылар, ә ни өчен соң безгә Крёздагы завод мичек җырламаска!?» 4 . 134 Димәк, яңа революцион поэзия белән Уитмен һ. б. шагыйрьләр поэзиясен бәйли торган җепләр бар икән. Ләкин мәгънәсез сүзләр, акыл чиге фразалары белән жонглерлык итеп, кешене җансыз, машина деталенә әйләндерергә тырышкан футуристлар белән Уитмен арасында уртаклык юк иде һәм Ф. Сәйфинең Уитменны футурист дип күрсәтүе ялгыш булды. Хәер, футуристлар белән Уитмен арасында аерманың никадәр зур икәнен Луначарский шул вакытта ук әйткән иде: «...Уолт Уитмен үзенең «киләчәк поэзиясен» киләчәк көннең бердәм демократиясенең ныклы фундаментында төзегән булса, безнең футуристларның поэзиясе, алар никадәр генә талантлы булмасыннар, ни бүгенге көндә, ни киләчәк җәмгыятьтә бернинди терәк һәм җирлек тапмас» Бу хөкем тарих тарафыннан төгәл рәвештә расланды. Г. Сәгъди дә «Яна әдәби агымнардан футуризм» дигән мәкаләсендә (Безнең юл, 1924 ел, 3 сан) футуризмның тарихи тамырларына, Европада һәм Россиядә барышына күзәтү бирә. Ул футуристларны хәрәкәт, тизлек шагыйрьләре дип атый һәм футуризм, ‘имажинизм агымнарының яңа булуларына басым ясый. «Иҗат вә ибдагъ дигән нәрсәнең яңалык тудырудан гыйбарәт икәнен күп гүзәл сәнгать вә иҗат адәмнәре әйтәләр», — дип яза Г. Сәгъди. Шулай булгач, тәнкыйтьче фикеренчә, болардан уңышлы әсәрләр көтәргә мөмкин икән. Ул гына да түгел, футурист Кутуй, имажинист К. Нәҗминең «буран- лыөермәле» шигырьләре кызык та, анлый алсаң, ләззәтле дә. Кыскасы, Г. Сәгъди формалистик агымнарны яңалык китерүче көчләр дип кабул итә. Бу агымнарга Г. Шәрәфнең мөнәсәбәте кызыклы. Г. Сәгъдинең, яшьләрнең күпчелеге яңа агымнар ягында булгач, безгә дә шулар белән барырга кирәк, дигән фикеренә каршы ул болай ди: — Ат азгыны тайга иярә, яшь тайларны бозарга маташма! 5 6 . Баштарак, Г. Ибраһимов та футуризм, имажинизм агымнарын читкә 5 К- Чуковский. Поэзия грядушы демократии, Петроград. 1918, стр., [48. 6 Г. Шәрәф. Сәгъди һәм Толымбай- ский мәкаләләренә берничә белешмә. Кызыл Татарстан, 1928, Г1 июль саны. 7 Г. һнбәтев. Һади Такташ турында диспут. Татарстан, 1924 . 85 сап. какмый. Кутуйның беренче адымнарын күзәтеп, ул әле аның «аяклары ныгып җитмәгән» дигән нәтиҗәгә килә. Яиа агымнарга укучылар массасы ничек карады соң? Татар җәмәгатьчелеге футуризм, имажинизмны ничек кабул итте? Футуризм белән бер төркем укучы яшьләр бик нык мавыктылар. Кайберләре үзләрен футурист дип игълан итеп, чәч, сакал үстереп, хәтта, урамда яланаяк йөрүгә кадәр барып җиттеләр. Мәсәлән, Салаватов, Ф. Яһудиннарның футуризм стилендә язылган шигырьләре журналларда басылды. Футуристлар аудиторияләрдә чыгышлар ясадылар, шигырьләрен укыдылар. Мәсәлән, 1924 елның апрелендә Казанда, «мәркәз коммунистлар клубында шагыйрь Такташ әсәрләренә әдәби диспут ясала». Диспутны футурист Ризванов доклад белән ачып җибәрә, һәм ул үзенең докладында футуристлар гына революция шагыйрьләре булып калырга тиешләр, дигән фикерне уздыра. Шунда ук Такташ, чыгыш ясап, футуристлардагы ялгыш идеологияне, сайлыкны, талантсызлыкны байтак мисаллар белән күрсәтеп үтә. Хәбәрләрдә «шагыйрьне кат-кат алкышладылар» диде бу. Ләкин имажинист К- Нәжми Нигъмәтинең формализмны кире кагуына ризасызлык белдерде. Нигъмәти әдәби агымнар турындагы төеннәрне чишә алмаган, дип ул матбугатка чыкты һәм бу хезмәткә тискәре мөнәсәбәтен уңае чыккан саен белдергәләп торды. Футуризмның, имажинизмның сыйнфый тамырларың ачуы, алар- ның пролетариат әдәбияты өчен ят күренешләр икәнлеген исбат итүе белән Нигъмәтинең бу хезмәте искиткеч вакытлы һәм әһәмиятле иде. 136 Бу хезмәт дөньяга чыкканнан сон да әле К. Нәжми футуризм белән имажинизмны революцион агымнар дип хисаплады. Шуңа күрә 1927 иче елда да әле ул Кутуйны футуризмга кире кайтырга чакырды. Ләкин бу чорда инде К. Нәжмннең футуризмны аңлавы шактый үзенчәлекле. Кутуй футуризмга татарның Маяковские сыйфатындарак кайтырга тиеш. Бу кайту мәгънәсез шигырьләргә түгел, ә сәнгатьчә эшләнгән шигырьләргә кайту булсын, ди ул 9. Сүзнең мәгънәле яңа стиль тудыру тирәсендә барганын аңлавы кыен түгел. Ләкин һәрбер яңалык футуризм дип аталмый бит. Билгеле, К- Нәҗми биредә терминга гына ябышкан. Шулай да футуризм һәм имажинизмның төп сыйфатын, төп кимчелеген ачып бирү бу елларда күренми әле. Бер генә тәнкыйтьче дә бу агымнарны сәнгатьнең төп объекты булган кешегә мөнәсәбәтләре ягыннан тәнкыйтьләмәде. Тик шунысы бәхәссез: формалистик агымнар һәрвакыт, һәркем тарафыннан хезмәт иясе массаларына аңлаешсыз булулары өчен тәнкыйтьләнделәр. 1923 елда К. Нәжми «татар әдәбиятындагы имажинизмның вакытлы рәвештә бетүен» игълан итсә, Кутуй 1927 елда: «Эзләнәм, ...сүнгән футуризмның яңа тере тамырларын эзлим», — дип белдерде. Имажинист К. Нәҗминең вакытлы чигенүе, Кутуйның футуризм тамырларын эзләнүе формалистик агымнарның әле әдәбияттан бөтенләй китмәгәнен күрсәтә иде. Әдәбиятта бу авыру күренешләр тагын кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк иде соң? Тәнкыйтьче Бурнаш моның өчен әдәбиятта партия җитәкчелеге кирәк дигән җавапны бирә. Димәк, совет әдәбиятын һәртөрле чит агымнардан коткаруда төп көчне Бур- наш партиядә күрә. Бу — әдәбиятта партия җитәкчелегенең никадәр әһәмиятле икәнлегенә бер мисал. Чөнки биредә партиягә иҗат кешесе үзе мөрәҗәгать итә. Формалистик агымнарны тәнкыйтьләү утызынчы елларда да дә- вам итте. Бу елларда пролетариат әдәбияты 9 К- Нәжми. «???». Кызыл Татарстан, 1927 ел, Г2 февраль саны. 10 Ун ел эчендә татар матур әдәбияты. Казан, 1930, 82 бит. турында аерым хезмәтләр, дәреслеккулланмалар һ. б. тикшеренүләр дөньяга чыктылар һәм алариың һәрберсендә дә диярлек футуризм, имажинизм агымнарыңа теге яки бу дәрәҗәдә бәя бирергә омтылулар күренде. Ф. Бурна ш, мәсәлән, футуризмны һәрвакыт кире кагып килде. Ләкин шул ук вакыт кайберәүләр формалистик агымнарны реакцион романтизм, милләтчелек әдәбиятына каршы көрәш мәктәбе итеп күрсәтергә дә тырыштылар. 1929 елда хәтта Нигъмәти дә футуризмның файдалы ягын эзләде. Имажинизмнан, ди ул «сурәт бирүдә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин»10 . Ләкин бу фикернең нигезсезле- ген татар әдәбияты барышы үзе үк күрсәтеп тора иде. Мәсәлән, Г. Ибраһимов, һ. Такташ иҗатлары моны ачык күрсәтәләр. (Дөрес, Такташта да билгеле бер дәрәҗәдә символизм белән мавыгу булмады түгел.) Алар ныклы адымнар белән чынбарлыкны социалистик реализм методы белән тасвирлауга күчә бардылар. Реакцион романтизмны, милләтчелек тенденцияләрен җимерүдә беренче планга футуристларны түгел, нәкъ менә Ибраһммов белән Такташ иҗатын куярга кирәк. Ә ннде имажинистларны образлы сурәтләү ягыннан акларга омтылу,, шулай ук каршылыклы. Чөнки образлылык имажинистларга караганда Такташта тулырак һәм матуррак гәүдәләнде. Кутуйның егерменче еллардагы бөтен иҗатын футуризмга кайтарып калдыру әдәбият тарихында булган хәл. Ләкин моның белән килешү шулай ук бик кыен. Маяковский-футурист һәм Маяковский- шагыйрь булган кебек, Кутуй да мәгънәсез шапырынулардан сон матур гына шигырьләр бирә башлады. Менә футурист Кутуйның шигырьләре: Җыламыйм да уфтанмыйм да Тау тишәмен Ил Ачам! Кычкырам: 137 — А-аа-а... Кычкырам: —■ Ва-а-а... Кояш жигам Hyp Сачам! («Футурист», Безнең, юл, 1923. 6—7 саннар.) Чү... нәләтләр! Мин дә калмыйм... Кыч кы ра м - а кы ра м: — Падхадн! ...Җан-вөҗүт Сатам... Ком һиер! Ашык! Падхадн! («Базарда я(ан сатам», шунда ук.) Боларның анархистик коры кычкырыну икәнлеген һәркем ачык күрә. Ләкин 1927 елда Кутуй поэзиясендә дә кискен борылыш сизелә: ул инде мәгънәсез акыру урынына «дөньяви», эстетика, сәнгать рамкаларына сыя торган, матур гына шигырьләр иҗат итә. Менә аның октябрьның ун еллыгына багышлап язган бер шигыре: Ах. бу бугаз... кам бугазы — Җитәмени? Киң шатлыкка кирәк иде бакыр тавышлар. Ә бу нәрсә? Тавышмыни? Моңа бары Казан гына тоташкан. Ә шатлыгым минем һаман, һаман тышка свйри: — Минем турыда бетеп илгә акыр, ди. Акыр да син, сүзең ыргыт... — Минем бәйрәмемә барлык илне чакыр,—• ди. Бу шигырьне Г. Сәгъди «үткен дулкынлы бер йөрәкнең сыйнфый мөндәриҗәле, мәгънәле һәм тәэсирле бер «акыруы», — дип атый11. 1929 елда бу шигырьнең русчага тәрҗемәсе «Вечерняя Москва» газетасында да басыла. Чыннан да, 23 елдагы «а-ва» кычкырган Кутуй белән 27 елдагы Кутуйны аерып карарга кирәк. Ләкин Г. Сәгъди Кутуйның мондый характердагы шигырьләренә тукталып «футурист каләме монда үзенең куәтсез түгеллегең күрсәтә алган»,— дигән нәтиҗәгә генә килә. Кутуй ничек «үзенең куәтсез түгеллеген күрсәтә алган» соң? Безнең фикеребезчә, нәкъ менә футуризмнан аерылганга күрә. Ләкин Г. Сәгъди аны әле 1927 елда да футурист дип санады. Шулай итеп, укучы массалар ялган модернизм белән шөгыльләнүчеләрне бердәм рәвештә кире какканда, без әле футуризм, имажинизм кебек агымнарга мөнәсәбәттә кайбер тәнкыйтьчеләрнең бераз икеләнгәнен күрәбез. Күпчелек әле һаман бу агымнарны сүз бозу, «айга менү» белән 11 Г. Сәгъди. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. Казан, 1930, 131 бит. 12 Г. И б р а һ и м о в. Татар әдәбияты. (Еллык хисап урынына.) Татарстан, 1924, I—7 сан. мавыкканы өчен генә тикшерде. Футуризм, имажинизм кебек «изм»нарның сәнгатьнең төп объекты булган кеше шәхесен читкә тибәрүен алар телгә алмадылар. Моңа вульгар социологизм атмосферасы комачаулады. Хәтта тәҗрибәле тәнкыйтьче Г. Иб- раһимов та имажинизмны «...башка икълимнән ясалма рәвештә күчереп утыртылганга татар әдәбп бакчасындагы һаваны күтәрә алмый шиңдеме?..» дип ялгышты12 . Урын тапмауның сәбәбе — ясалма рәвештә күчерелүдә түгел, бәлки ул агымнарның җирлеге булмауда, пролетариат әдәбиятының рухына туры килмәүдә. Бер яктан марксистик тәнкыйтьнең үсүе һәм ныгуы, икенче яктан социалистик реализм әдәбиятының тамыр җәюе бу агымнарны кысрыклады. Шуның өстенә аларны укучы массалар да кабул итмәделәр. Без алдарак, Ленинның «ышанычлы антифутурнстлар табу» турындагы күрсәтмәсен искә алган идек. Татар әдәбиятында Такташ нәкъ менә шундый ышанычлы аити- футурист булды. 1924 нче елда «Сулф» оешмасында Такташ иҗаты турында әдәби диспут ясалу һәм аны футуристларның оештыруы очраклы күренеш түгел. Диспутта Такташ белән футуристларның бәрелешүен без шәхси планда гына карый алмыйбыз. Чөнки бу — ике төрле иҗат принцибының бәрелешүе иде. Рус футуристлары В. Маяковский фигурасына ышыкланып әдәбиятта 'монополия урнаштырырга хыяландылар. Имажинистлар С. Есенин исеме белән спекуляция ясадылар. Татар футуристларына да шундый бер фигура кирәк иде. Араларында мондый фигура булмаган футуристлар үзләренең юлларында Такташ белән очраштылар. 1924 нче елда Такташ инде халык тарафыннан танылган, әдәбият мәйданында үзенә бер урын алган талант иде. Пролетариат поэзиясен тудыруда яңа бер агым— социалистик реализм агымының башында торган Такташның футуризм белән көрәшкә ташлануы һәм анда җиңеп чыгуы зарури бер хәл иде. Шуңа күрә, без Такташны татар әдәбиятында «ышанычлы анти- футирист» булган дип һич икеләнми әйтә алабыз. Такташның социалистик реализмга борылыш ясавы, Г. Ибраһпмов- ның реалистик әсәрләре, М. Гафу- риның революцион лирикасы — барысы да формализмга каршы көрәш өчен киң мәйдан булды. Совет строеның ныгуы, интеллигенциянең һәм халыкның революцион аңы үсү әдәбияттагы буржуаз агымнарны нык кысрыклады. Татар совет тәнкыйтьчеләренең бу агымнарның буржуаз тамырларын ачып салган хезмәтләре, сатирик журналларның ялган модернизмны көчле тәнкыйть уты астына алулары, Ф, Бурнаш, С. Фәхри һ. б. журналист, язучыларның формализмга каршы чыгулары татар әдәбиятында социалистик реализмга юлны чистарттылар. 20 нче елларда татар матбугаты, нәшриятлар марксизм-ленинизм нигезләрен пропагандалауга зур әһәмият бирделәр. Формализмга каршы көрәштә бигрәк Партия Үзәк Комитетының 'идеология мәсьәләләре буенча кабул иткән карарларының роле зур булды. Арадан иц әһәмпятлесе 1925 нче елның 18 нче июнендә кабул ителгән «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы» дигән карар иде. Пролетариат әдәбиятының яңа формалашып килү вакытында ук формализмның тиешле отпор алуы — ул пролетариат идеологиясенең җиңүе иде. Бу жмңүнең тарихи әһәмияте искиткеч зур булды — «кызамык» чоры узды. Татар әдәбияты киң юлдан — социалистик реализм юлыннан алга таба китте. Димәк, ялган модернизм совет әдәбияты мәйданында яңа әдәбиятның формалашуы көннәрендә үк урын таба алмаган һәм һнчкайчан тапмас та. Шуңа күрә, инде бүген киң колач белән коммунистик җәмгыять төзегәндә бер төркем әдәбиятчыларның формалистик «шик» белән мавыгулары безгә гаять мәгънәсезлек булып тоела.