Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

Шушы елның. 22—30 июнендә республикабызда казакъ әдәбияты атналыгы булып үтте. Тугандаш халыкларыбызның культура тормышындагы бу зур бәйрәмгә Казаг- станнан күренекле каләм осталары Габиден Мостафнн, Тәхәвн Ахтанов, казакъ һәм татар азучыларының бик күп әсәрләрен русчага тәрҗемә иткән Гайшә Шәрипова, шагыйрьләрдән Сагынгалп Сәитов, Турсун- хан Абдрахманова, Җубан Мулдагалиев, Амонжал Шамкенов, Олжас Сөләйманов һәм Казагстанда яшәүче рус шагыйре Леонид Кривощеков килде. 22 июньдә Казан аэропортында аларны Татарстан АССР Министрлар Советы председателе урынбасары Д. Шакярҗанова, татар язучылары һәм шагыйрьләре Г. Әпсәләмов, А. Шамов, С. Хәким, М. Әмир, Ф. Хөсни, X. Туфан, Г. Гобәй, X. Госман, М. Садри, Г. Хужиев. Н. Арсланов, 3. Нури, Ш. Галиев. И. Юзиев, шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм сәнгать эшлеклеләре каршыладылар. Шул ук көнне кунаклар белән татар язучылары арасында әдәбиятларыбыз турында фикер алышулар башланды. Кичен казакъ дусларыбыз Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 3. Исмагыйловның «Кодача» исемле комедиясен карадылар. 23 июньдә Казагстаннан килгән кадерле кунаклар Аккош күле буенда сабантуй карадылар. Аннан соң «Яшь гвардия» исемендәге пионерлар лагерена юнәлделәр. Биредә аларны пионерлар линейкага тезелеп каршыладылар. Казандаты 50 иче номерлы мәктәп укучысы Т. Карпушина казакъ әдипләрен пионерлар исеменнән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Икенче көнне казакъ туганнарыбыз үзләренең очрашуларын дәвам иттерделәр. Көндез алар язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында татар каләмдәшләре белән очраштылар. Анда пэр ике әдәбият һәм гомумән совет әдәбияты үсешендәге мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү булды. Казаг- стан язучылар союзы правлениесе секретаре Җубан Мулдагалиев казакъ һәм татар халыклары һәм әдәбиятлары арасындагы дуслык җепләре турында сөйләде. Шагыйрә Турсунхан Абдрахманова Казанда алтае- тәэсирләре белән уртаклашты. Талактлы- яшь шагыйрь Олҗас Сөләйманов культура элемтәләренең яшьләр иҗатына унай йогынты ясавын әйтте. Очрашуда катнашучылар Казагстан язучылар союзы җитәкчесе, өлкән язучы Габиден Мостафинның тирга эчтәлекле чыгышып зур игътибар белән тыңладылар. Ул әдәби осталык мәсьәләләренә киң тукталды. Очрашуда татар язучы- ларыннан Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, әдәбият белгече Мөхәммәт Гайнуллин, шагыйрь Мөхәммәт Садри чыгыш ясадылар. Кич белән казакъ каләмдәшләребез шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар. В. И. Ленин исемендәге Үзәк китапханәдә, шәһәр китапханәсендә казакъ язучылары һәм шагыйрьләре катнашында әдәбк кичәләр узды. Бу кичәләрдә кунаклар, татар әдипләре һәм укучылар әдәбият турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. 25 июнь. Бу көнне казакъ дусларыбыз республикабыз башкаласының мактанычы һәм горурлыгы булган чал университетка- килделәр һәм яшь Ульянов лекцияләр тынлап утырган бүлмәне карадылар. Профессор Мансур Абдрахманов аларны университетның үткәне һәм бүгенге тормышы белән- таныштырды. Казакъ дуслар белән җанлы, эчкерсез әңгәмә шактый озак дәвам итте. Кич белән М. Җәлил исемендәге опера һә« балет театры бинасында -казакъ әдәбияты атналыгы ачылу кичәсе уздырылды. Татарстан язучылары союзы правлениесе председателе М. Әмир, тантаналы кичәне ачып, кереш сүз сөйләде. Ул казакъ язучылары- нын безгә килүе КПСС Үзәк Комитеты Пленумы тәмамланган һәм космосны яулауда- яңа уңышларга нрешелгән шатлыклы көннәргә туры килүен әйтте. Аннан соң зал- дагыларны казакъ язучылары белән таныштырды. Котлау рече белән КПССнын Татарстан өлкә комитеты секретаре иптәш М. 3. Тутаев чыкты. Кунаклар исеменнән Казагстан язучылар союзы правлениесе секретаре Җ. Мулдагалиев чыгыш ясады. Казакъ шагыйрьләреннән С. Сәитов, Т. Абдрахманова, Л. Кривощеков, А. Шамкенов. О. Сөләйманов, татар шагыйрьләреннән С. Хәким, 3. Нури һәм Н. Арсланов үзләренең шигырьләрен укыдылар. Дуслык кичәс* 157 татар артистлары һәм һәвәскәрләре тара- •фынная әзерләнгән зур концерт белән тәмамланды. Казакъ әдәбияты атналыгында катнашучылар 26 июньдә Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозында кунакта булдылар. Колхозчылар аларны бик җылы каршыладылар. Партоешма секретаре иптәш •И. Бәйрәмоа казакъ туганнарны авыл хезмәт ияләре исеменнән котлады, ә пионерлар кунакларга чәчәк букетлары бүләк •итте. Бераздан кунаклар терлекчеләр янына киттеләр. Җәйге лагерьда аларны сыер савучылар урап алды. Кызлар үз эшләре турында сөйләделәр, шунда ук концерт та булып алды. Кичке якта Казагстан әдипләрен колхозчылар клубта көтәләр иде. Тантаналы кичәне язучы Гомәр Бәширов ачты һәм казакъ халкы белән татар халкы арасында гасырлар буена яшәп килгән олы дуслыкка тукталды. Казакъ шагыйре Ж. Мулдагалиев Муса Җәлил турында иҗат иткән «Җыр турында җыр» поэмасын укыды. Шагыйрь О. Сөләймановның үз шигырьләрен сәхнә осталарыдай укуы, у.т шигырьләрнең тирән эчтәлекле булуы Һәркс.мнеи күңелендә мәхәббәт уятты. Шагыйрә Т. Абдрахманова шигырьләр генә укып калмады, казакъча һәм татарча җырлар да җырлады. Татар язучыларыннан С. Хәким, Ф. Хөсни, И. Юзнев һ. б. ларның чыгышларын авыл халкы бик яратып тыңлады. Кичәне йомгаклап иптәш И. Бәйрә- мов болай диде: «Татар һәм казакъ язучы- ларынын колхоз тормышын, колхозчыларның фидакарь хезмәтләрен чагылдырган әсәрләрне тагын да күбрәк иҗат итүләрен сорар идек. Ә без авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә тагын да тырышыбрак эшләрбез. Безгә кунакка килүегез өчен зур рәхмәт!» Иртәгесен казакъ язучылары һәм шагыйрьләре Кокушкипога бардылар һәм тирән дулкынлану белән В. И. Ленинның музей-йортын карадылар. Казакъ әдәбияты өшлеклеләре шулай ук Моркваш ял йортында булдылар һәм анда ял итүчеләр белән очраштылар. Казакъ әдәбияты атналыгы 30 июньдә тәмамланды. Шул уңай белән Казанда, В. И. Ленин исемендәге Культура сараенда Дуслык кичәсе булып узды. Кичәдә казакъ дуслар исеменә туганлык хисе белән сугарылган бик күп җылы сүзләр әйтелде. Казакъ әдәбияты атналыгы республикабыз хезмәт ияләренең рухи тормышында гаять зур әһәмиятле вакыйга булды. Атналык вакытында казакъ һәм татар әдипләре эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция вәкилләре белән очраштылар, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турында эшлекле фикер алыштылар. Кунаклар шулай ук телевидение һәм радио аша күп кенә чыгышлар ясадылар. Тугандаш халыклар арасында әдәбият элемтәләрен ныгытудагы зур эшләре һәм Татарстанда үткәрелгән казакъ әдәбияты атналыгында катнашулары өчен Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының !963 ел, 28 июнь указы нигезендә язучы Габиден Мостафнн, шагыйрь Җубан Мулдагалиев, тәнкыйтьче һәм драматург Тәхәви Ахтанов, шагыйрь Сагыигали Сәитоп, шагыйрә Турсувхан Абдрахманова, шагыйрь Амажол Шамкенов, шагыйрь Леонид Кри- вошеков, прозаик һәм тәрҗемәче Гайшә Шәрипова, шагыйрь Олҗас Сөләйманов Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. КПССНЫҢ ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫ ПЛЕНУМЫ 5 июльдә КПСС Өлкә Комитетының VUI пленумы булды. Пленумда катнашучылар партия өлкә комитеты секретаре иптәш Ф. А. Табеевның «КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы йомгаклары һәм хәзерге этапта идеология эшенең бурычлары турында» дигән докладын тыңлап тикшерделәр. Фикер алышуда КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре Р. М. Мусин, Саба производство идарәсенең «Родина» колхозы партоешмасы секретаре П. А. Да- дуков, Казан дәүләт консерваториясе ректоры, Татарстан композиторлар союзы правленнесе председателе Н. Г. Җиһанов, Минзәлә производство идарәсе парткомы секретаре М. Ш. Хөсәенов, Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе А. А. Абдразяков, Мамадыш идарәсенең Иске Комазан авыл клубы мөдире В. В. Галиев, Азнакай промышленность-производство парткомы секретаре И. Г. Җжанов, «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары редакторы Ш. X. Хамма- тов, Чистай производство идарәсе парткомы секретаре Г. Г. Пол Юшенков, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г. Батыев, Татарстан АССР Министрлар Советы янындагы Дәүләт Куркынычсызлыгы комитеты председателе А. X. Бичурин, Татарстан язучылары союзы правленнесе председателе М. М. Эмиров. ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Р. К. Беляев катнашты. Ill ХАЛЫКАРА КИНОФЕСТИВАЛЬ Июль аенда Мәскәүдә III Халыкара кинофестиваль уздырылды. Ул 7 июльдә Кремльнең Съездлар сараенда ачылды. Прогрессив кино сәнгатенең бу бәйрәмендә илледән артык ил һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы катнашты. Җир шарынын барлык почмакларыннан башкалабызга кино эшлеклеләре: артистлар, режиссерлар, драматурглар, операторлар, тәнкыйтьчеләр килде. Фестивальдә 32 нәфис һәм 25 документаль фильм күрсәтелде. Кино эшлеклеләрен фестивальнең оештыру комитеты председателе А. Романов һәм хезмәт ияләре депутатларының Мәокәү шәһәр Советы башкарма комитеты председателе В. Промыслов тәбрик итте. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре, СССР Министрлар Советы Председателе нптәш Н. С. Хрущев фестивальдә катнашучыларга котлау хаты җибәрде. Фестивальнең беренче эш көне анда катнашучылар өчен экскурсияләр белән башланды. Аннары Кремльнең Съездлар сараенда һәм Кино үзәк йортында жюре членнары эшкә керештеләр. Алар фестивальгә җибәрелгән фильмнар арасында 158 нжади ярыш ачтылар. Конкурс «Малайлар» исемле фин фильмын күрсәтү белән башланып китте. Аннан COEI Иранның «Кетү яры», Даниянең.«Сөекле семья» фильмнары күрсәтелде. Куба республикасы фестивальгә Мануэль Октавио 1 омесның «Бер сугышның тарихы» фильмын тәкъдим иткән. Анда революция елларында кубалыларның гомуми укый-яза белү өчен алып барган зур көрәше турында сөйләнелә. Япония кинематографистлары да мәгариф темасына багышланган кинолента алып килгәннәр. 9 июльдә Дания һәм Финляндия делегацияләре «Москва» гостиницасында матбугат конференциясе үткәрделәр. «Дания халкы хәзерге заман совет кино сәнгате белән бик яхшы таныш, — диде делегация җитәкчесе Франц Лихтенберг — «Тын Дон», «Торналар оча», «Дон Кихот» фильмнары бездә аеруча уңыш казандылар. Мәскәү кино конкурсының яхшы оештырылуына югары бәя биреп, Франц Лихтенберг болай диде:—Мәскәү белән якыннан танышырга, мәскәүлеләрнең хезмәтен, тормышын. ялын күрергә безгә бөтен мөмкинлекләр бирелде. Мәскәүдә алган тәэсирләргә килгәндә, Советлар Союзы башкаласы мине таңга калдырды... Финляндиянең «Малайлар» фильмы турындагы сорауларга М. Нисканец үзенең җавабында җиңел тормыш эзләүчеләр философиясен юкка чыгарырлык әсәр иҗат итәргә хыяллануын һәм совет операторы белән бергә картина төшерергә теләвен әйтте. Документаль фильмнар күрсәтелгән Кино йортында Болгариянең «Өмет бәйрәме» фильмын тамашачылар бик яратып карадылар. Бу фильм Алжир халкының азатлык көрәшенә багышланган. Ильф һәм Петров романы материалына нигезләнеп, Куба режиссеры «Унике урындык» исемле фильм эшләгән. Индия делегациясе «Никах даирәсе» фильмын күрсәтте. Фильм яшь укытучы кызның язмышын сурәтли. Ул фильмны режиссер Аджой Кар иҗат иткән. Фестиваль берничә көн дәвам итте һәм анда күп илләрнең фильмнары күрсәтелде. «СЛУЖБА БЫТА» ЖУРНАЛЫ Мәскәүдә «Служба быта» исемле айлык журнал чыга башлады. Аны РСФСР Министрлар Советы янындагы халыкара көнкүреш хезмәте күрсәтү Баш идарәсе, жирле промышленность һәм коммуналь хуҗалык эшчеләре профсоюзы Үзәк Комитеты чыгара. Киң катлау укучыларга исәпләнгән бу журнал битләрендә барлык союздаш республикалардагы көнкүреш предприятиеләренең һә.м оешмаларының алдынгы тәҗрибәсе пропагандалаиа, көнкүреш хезмәте эшчеләрен коммунистик аңлылык рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән материаллар урнаштырыла, хезмәтнең барлык төрләре турында белешмәләр, көнкүреш хезмәтенең төрле тармаклары белгечләренә ярдәмгә консультацияләр бирелә, халык демократиясе илләрендәге көнкүреш хезмәте практикасы яктыртыла. Рәсемнәр белән чыгарыла торган бу. журналдан хикәяләр, очерклар Һәм фельетоннар да укырга мөмкин. Журналның аерым саны 25 тиен һәм аңа теләсә кайсы айдан язылып була. К. С. СТАНИСЛАВСКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДРАМА ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ 3 июльдә Казанга К. С. Станиславский: исемендәге драма театры артистлары кнлде. Алариың спектакльләре М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, шулай ук В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәләрендә барды. Коллективның репертуары бик бай иде. Анда совет авторларының да, рус һәм чит ил классикларының да,, халык демократиясе илләре драматургларының, Көнбатыштагы прогрессив язучыларның әсәрләре дә кертелгән иде. Спектакльләрдә исемнәре бөтен илгә билгеле булган артистлар: РСФСРның атказанган артистлары П. П. Глебов. Е. Л, Леонов, Ю. Н. Малыковский, Н. И. Михайлов, Е. Я. Урбанский, Украина ССРнын атказанган артисты Т. Н. Се.мичева, Латвия ССРнын атказанган артисты Д. А. Ригеи- берг, артистлардан М. Г. Менглет, Л. М. Сатановский, О. П. Бгаи һәм башкалар уйнады. Спектакльләрне декорацияләр белән тәэмин итүдә күренекле художниклардан Б. И. Волков, М. А. Виноградов, А. П. Васильев, С. С. Мендель, И. Г. Сумбаташвилн һ. б. лар катнашты. Театр коллективы шәһәр предприятиеләрендә иҗади очрашулар уздырды. МӘСКӘҮДӘ ТАТАР КОНЦЕРТЛАРЫ Мәскәүнен Горький исемендәге Культура йортында 15 елдан бирле үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә. Аның чыгышларын мәскәүлеләр җылы каршы алалар. Узган айда «Эрмитаж» бакчасында бу сәләтле коллективның отчет концерты булды. Концерт режиссер Җәләлетдинов һәм концертмейстер Дианова тарафыннан бик яхшы әзерләнгән иде. Бауман бакчасының концерт залында профессиональ артистлар чыгыш ясадылар. Анда Татарстанның атказанган артисткасы, Мәскәү консерваториясе аспиранткаем Әлфия Галимова, Марат Әхмәтов, скрипкачы Халидә Әхтә.мова, Мәокэү эстрадасы артистлары Диляра Бикчурина, Зәйтүнә Шарафетдинова һ. б. лар катнашты, ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ 12 июньдә Вахитов исемендәге колхозда Әлмәт язучылары катнашы белән әдәби кичә үткәрелде. Анда драматург С. Каль- метов яңа комедиясеннән өзекләр, шагыйрьләрдән Ә. Маликов, С. Сөләймаиова, яшь һәм башлап язучылардан И. Әхсәнов. Ш. Хисамиев үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Соңыннан фикер алышулар булды. Әлмәттәге нефтьчеләр клубында 18 июньдә үткәрелгән очрашу кичәсе КПСС Үзәк Комитеты пленумының ачылуына багышланды. Кичәдә Г. Ахунов, Ә. Маликов, Әлмәт язучылар союзы бүлегенең рус секциясе членнары И. Винокуров, В. Ларин һ. б. лар катнашты. Алар үзләренең яңа әсәрләрен уку белән бергә, әдәбият һәм тәрбия мәсьәләләренә тукталдылар. St * « Әлмәттә чыга торган «Знамя труда» газетасының редактор урынбасары Юрий Щелыванов Бөек Ватан сугышына артил- леристофнцер буларак катнашкан. Ул күптән түгел «Кто с мечем придет» дигән роман язып тәмамлады. Әсәр Әлмәт язучылар союзы бүлегендә тикшерелде. Тикшерүдә катнашучылардан Г. Ахунов, И. Винокуров, Д. Матвеев, В. Ларин, К. Тарабанов- ский һ. б. иптәшләр авторга романның композиция ягын камилләштерү, образларны үстерү турында файдалы киңәшләр әйттеләр, МАТУР БАШЛАНГЫЧ КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы карарлары иҗат коллективларында зур активлык тудырды. Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентларыннан 140 кеше республикабызның нефть районнарында булдылар. Аларның максаты музыка сәнгатен хезмәт ияләре арасында пропагандалау иде. Хор, симфоник оркестр һәм солистлар Әлмәт, Азнакай, Зәй һәм Алабугада чыгышлар ясадылар. Паркларда, Культура сарайларында һәм ачык мәйданнарда рус классиклары җәүһәрләре, күп милләтле совет музыкасы, шул исәптән татар композиторлары әсәрләре, халык җырлары яңгырады. Бу зур коллективка консерватория ректоры, СССРның халык артисты, күренекле композитор Нәҗип Җиһанен җитәкчелек итте. Концертларда дирижер, профессор И. Шерман, композитор А. Монасыйпов һәм хор дирижеры В. Васильев катнашты. ЯҢА МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ Июнь ахырында Муса Хәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тамашачыларга «Тальян моңы» исемле 3 пәрдәлек музыкаль комедия тәкъдим итте. Әсәриен либреттосы Шамил Бикчурин, музыкасы композитор Әнвәр Бакиров тарафыннан язылган. Комедияне сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Юсупов- куйды. Төп рольләрне РСФСРның һәм ТАССР- ның халык артистлары Ф. Насретдинов, М. Булатова, РСФСРның һәм ТАССРиың атказанган артисты А. Аббасов, ТАССРның атказанган артистлары Г. Сайфуллина, Р. Билалова, В, Галкин, X. Зәбнрова һәм башка иптәшләр башкарды. КОМПОЗИТОР — УКУЧЫЛАРДА КУНАКТА Бөгелмә районының Исергәп мәктәбе укучылары музыканы бик яраталар. Күптән түгел алар танылган композитор Заһид Хәбнбуллинны үзләренә кунакка чакырдылар. Композитор аларга музыка сәнгате_турында сөйләде һәм скрипкада үзенең көйләрен уйнады.