Логотип Казан Утлары
Поэма

ЯЗЫГЫЗ, ҖИР УЛЛАРЫ!

1 ^инәт кенә башланды да китте, Үз дигәнчә алып бара кыш. Юлларын кар баскан Д^амадышның, Үзе белә микән Мамадыш? Кокушкино кырларында күзгә Ник чалынсын икән бер кураң... Ленин сөрелеп килгән көннән бирле һаман котыра төсле бу буран. Басуларны тигез яптым дипме, Бәйрәм ясый бу кыш, куана? Бара көчкә Казан автобусы Ленин авылы Кокушкинога. Көртләреңә бата-бата чабар, Җитсен генә тизрәк тау менеп. Ул туктамас, ул мәңгелек юлда, Путевкасы аның мәңгелек. Кокушкино ягы — Ленин ягы, Онтыла да йөрәк хәл ала. Ике олы чорның уртасында Нидер йөзә кебек һавада; Төрле аваз анда тетри кебек, Әллә нинди үзенә шигъри як; Үз бәхтеңне кайдан, кайдан гына Эзләмисең икән син, йөрәк. Автобуста яшьләр... Шаяралар һәм әрләшеп шунда алалар. Дулый буран... Юлдан Ленин белән Хәбәрләшеп, гүя, баралар... Дулый буран, дулый... Үттең хәзер Апакайның басу түрен син... Тукта, әле җырламакчы идең Җирнең менә кайсы көнен син? Бу якларга Рәхимәне ВУЗдан Озата килде яшьлек-комсомол. Кышкы эңгер тәрәзәгә эленә, Музейда бер ялгыз калса ул, Битләп-битләп актарырга керешә Өстәлдәге калын китапны; Кешеләр әле өлгермәгән генә Билгеләргә ана тиң хакны: Исме дә юк, бәясе дә аның, Мохтаҗ түгел буяу-төсләргә... Ак битләрен ачып, ул китапны Тарих үзе салган өстәлгә. Кара савыты куйган, каләм куйган. Шуны гына әйткән ул бары: Сез языгыз, языгыз күңелдәгеи, Языгыз, җирнең төрле уллары... Туры, кыек, кәкре-бөкре булып, Тезелгәннәр сүзләр үзләре; Язган мари, татары һәм русы, Каракалпак язган, үзбәге... Эшче кулы... эшче кеше яза; «Хезмәт урным — Ерак Сахалин. Дөреслекне, хакыйкатьне сөям, Турылык шәп... Туры Сафа мин...» Сахалиннан... Белмим, булгандырмы Тагын берәр бүтән йомышы? «Хакыйкать»нең астына өч сызган, Калганында аның — юк эше. Солдат кулы... Солдат бәгыренә Кергән сугыш... «Аның изасын Шактый чиктем, мин шулай да исән...» Салып чыккан үзенең имзасын. Имза гына, адрес-фәләннәр юк... Илгә кайткан, бурыч — үтәлгән... йолдызлары сүнсә, кабызырга Шушы йорттан галәм ут алган. йолдызлары белән тәрәзәдән Галәм үзе карый, карый нык. Бөтенесен таң калдырган нәрсә: Бу йорттагы бөек гадилек... Рәхимәнең дүрт ягы да тып-тын, Ул шомланыр, җилне ул тыңлар Китап битләрендә — халык тавышы. Халык тавышы, гүя, дулкыннар Җиңеп чыккан баһадирга охшап, Иңен кагып заман селкенде;' Егерменче съезд залларыннан Уйлар монда күчкән шул көнне... Әй, нахакка яккан яла авыр, Ел авырга күрә — юл авыр. Ул кыз монда карт бер большевикның һич онытмас үксеп елавын. Аның язган юллары да калган Өзексыман зур бер хөкемнән... Кайда хәзер?.. Тынычланды микән?.. Эзләргә чык үзең хет төннән... Себерә җил: борчулары җирнең, Әйдә, тизрәк барсы күмелсен... Тукта, әле җырламакчы идең Җирнең менә кайсы көнен син? 3 Кеше үзен әзерли дә эчтән, Китерә дә алдан тәртипкә,— Бер уйланып кайтыр өчен килә: Яңгыр диеп тормый, кар дип тә. Атнага бер тигән ялын бүлеп, Хафаланып алдан юл өчен; Кирәк кадәр йөрәгенә төяп, Өй җылысын, семья җылысын,— Агыла кешеләр... Коры суык иде, Үшнә өсте тынган, су тынган. Көтмәгәндә артельләре белән Килде-керде монда сукырлар. Күзләрен зур ачып тынды алар, Арта төште тынлык музейда... Тышта агач шартлый, ә утлары Кабына кинәт алар йөзендә. Капшадылар өстәл, шкафларны, Бу верстак — нинди верстак? Мондагы һәр әйбер үзе сөйли, Ни әйтерсең икән син өстәп? Мондагы һәр әйбер Рәхимәнең Онытканын әйтеп биреште... «Хәзер сине күрдек», — дигән төсле, Сыйпап үтте һәркем бюстны. Сыйпап үтте һәркем... Моның белән Күңеле булмас безнең халыкның. Кокушкино басуларын күрсәт, Ул яраткан үргә алып мен... Төрле-төрле төштәп... Олылар һәм Рәхимәнең үзе ншеләр... Шул күңелнең, әй, кушканын үтәп, Январь суыгында кешеләр Йөри кырда, йөри янып җилдә, Бергә ял ит, бергә ялык син. Моннан аның эзләрен тап, күрсәт, Күрсәт шушы җирне ярып син. Ул яраткан сыртлар... Борынгы юл... Юлдан узган каторжаннарга, Богауларын ерак Уралгача Сөйрәп барган батыр җаннарга Ул караган үрдән, горур тоткан Сыннарына ничек сокланма. Январь кояшының бар җылысы Калган, гүя, тик шул сыртларда... Кешеләр, кешеләр... Артык кырыс ай бу Алар өчен — җирнең январе... Кар яктысы, сүрән бу кояшның Нуры белән тулы җаннары... Күңелләре кар шикелле чиста, Таралалар сүзсез, сүз нигә? Январь төне... Өстәлдә шул китап... һәр почмакта кайгы музейда. Бу кайгыны яшереп калу читен, Хет җиде кат шәлгә төрен син... Тукта, әле җырламакчы идең Җирнең менә кайсы көнен син? 4 Кокушкино һәм Апакай авылы Уртасында бу йорт, бушлыкта. Биш ел инде... Нык бәйләде монда Рәхимәне шушы өч нокта. Биш ел инде — дүрт фасылы белән... Гаҗәпләнә кайчак үзенә: Әйтерсең лә сыер сауган төштән Фермадан ул менгән музейга... Кышкы эңгер тәрәзәгә эленә. Тик берничә адым Үшнәгә. Карга баткан таллар... Аңдый таллар Сирәк керә безнең төшкә дә. Артта совхоз фермалары китә, Рыбхоз анда, төшкәй бар утлар Карда уйный, кар астында күлләр, ^л күлләрдә йоклый карплар... Карлар киртләч, йолдызларга үрел Баскычыннан атлап, әй, карның. 13 Җил ак шәлне, йомшак җылы шәлне Җилкәсенә япкан һәйкәлнең. Ул яшь таллар шәмдәлләргә охшый, Җил сүндергән, гүя, шәмнәрен... Рухын тоя, үзен тоя күңел Монда йөргән бөек шәүләнең... Кышкы эңгер тәрәзәгә эленә, Тирән уйга бата өй тагын. Ул яңадан ача кызыксынып, Ничәнче төн халык китабын. һәр юл — язмыш, дәвернең үз сүзе... Юк, тапмассың син буш, озынын... Яшь аралаш яңгыраган монда Шигыре чечен-ингуш кызының. Таудан төшкән сулар котырып ага, Юар юлын, юар таш-комын. Килгән шагыйрь халкы исеменнән Җиткерергә чиксез шатлыгын. Кайнар хисләр батыр чеченнәрнең Иң йөгерек атын узгандыр. Чиләкләре чылтыраган анда Су алучы хатын-кызларның. Картлар тавышы кинәт килгән аннан, Көлгән тавышы килгән сабыйның. Шулар моңы, шулар бәхте белән Яши фәкать җирдә шагыйрең... Рус кырлары, карлы басулардан Күз алдында Ленин калыккан... Дүрт почмаклы шушы агач өйне Эзләп килгән монда калмыклар. Аларның да рәхмәтләре калган... Сүзләр терелә, сүзләр җанлана; Анда якты хакыйкатьтән койган Халык җаны — олы җан бара... 5 Рәхимәне ашыктыра еллар: Китабыңның эченә кер, диләр. Халык китабыннан кешеләр калка, Язмышлары белән — төрлеләр. «Мин бу йортка улым белән килдем. Күп боектым, юлга аз чыгам. Ник мин әле шушы көнгә тикле Партиядә түгел? Ачынам. Балаларым үсә төшсен, дидем, Мәшәкате, дидем, тормышның 14 Кими төшсен әзрәк... Үзен шулай Гел юатып яши тол мескен. Иптәшләрдән калдым, яшьтәшләрдән... Алар мина юлны арчыган... Ләкин барыбер җиңел түгел һаман, Кайгыларым бетми, ачынам. Ул яшь иде, ул коммунист иде, Сугыш йотты, юллар юк аңа... Мин бу йортка улым белән килдем, Хәсрәтемне монда юарга...» Улы белән бергә атлый юлдан... Ачынулар бетәр, үсәр дәрт. Кулны алар икәү куйсалар да, Ант иткәннәр кебек өчәүләп... Ничек тә күр гомер эчендә бер, Сиңа анда бару ни тора! Әйләнгән йорт бу давыллы чорның Чатындагы барометрга. Кешесенә, заманына никтер Кечкенә дип, үтмә син юлдан; Ул нефтьтән туган шәһәрләрнең Бар пафосын үзенә сыйдырган. Белмәгәнсең серен син бу йортның, Күршесендә яшәп картайдың; Казагыстан далалары сыйган, Сулышы сыйган аңа Алтайның... Январь төне... Өстәлдә шул китап... Ишек алдындагы фонарьлар Үрелә-үрелә басуларга карап, Төн буенча алар янарлар; Төн буенча, әйе, көтәр алар, Рәхимәнең һаман эше бар... Мамадышның олы юлы иртән Алып килер яңа кешеләр. Кешеләрне каршыларга ашык, Ишектән үк көлеп күрен снн. Тукта, әле җырламакчы идең Җирнең менә кайсы көнен снн? 6 Рәхимәгә бик күңелсез кайчак, Ялгызлыкка күнек, түз, өйрән. Яшьлек аны мең төрле юл белән Шәһәрләргә өнди музейдан. Як-ягында мең юл... Китәр иде, 15 Яшьлек белми курку-өркүне, Ләкин аны җибәрмәде моннан Җирнең һаман алда бер көне. Офыкка ук поскан шул серле көн Берөзлексез нидер сөйли кук; Кышның ачы бураннары аша Сагындырып алга сөйри күк... Ачыла бара йөзе... Уята ул Карпларын күлдә Рыбхозның. Зәңгәрләнә йөзе... Каршыларга Кырыена басып кит бозның. Уята ул музей бакчасында Йокысыннан сирень агачын; Болай гына дәшми утырасың, Син күп нәрсә сөйли аласың. йортның иске нигезендә үскән Гомергә яшь, җиңел сиреньнәр Әйтерсең лә музей бакчасында Урын азга күккә сибелгән... Апакайның данлы карт кучерен Уята ул... Хөрмәт казанма: Ульяновны, диләр, шул бит илткән Театрга төнлә Казанга. Билен һаман пута белән буган... Сүз алуы читен кучердан. Еллар аны бер истәлек итеп Узган чордан безгә күчергән... Апакайда скрипкәче Фатих Скрипкәсен инде тузаннан Күптән арындырган, ишетерсез Өч сугышның моңын сез аннан... Ленин турындагы легендалар Җыелалар монда кырлардан; Аларны тик Фатих абзый гына Ычкындырмый тора кыллардан... Картлар йортындагы хәлсез кешеләр Җылынырга чыга нигезгә. Картлык моңсулыгын күңелгә сал, Яшьлегеңне шунда син эзлә. Яшьлек әнә кар атышып уйный, Апакайның, Салкын чишмәнең Урамнары көлә, урамнарның Изүләрен күрәм чишкәнен. Колай совхозының басулары, Легендалар йөргән шул кырлар Уяналар... һәйкәл тирәсендә Тракторлстлар туктар, шоферлар. Җирне шуннан сөреп китәр алар... Ташый сулар, ерып үт алга. Тора Ленин, юллар өзелгән дә Бүленеп калган кебек утрауда. Тора язгы дөнья уртасында, Яшь уҗымнар җирдән сау чыгар. Дәгъвалн җир, шаулый, таләп итә, Болар бар да — язгы шау-шулар... Тора язгы дөнья уртасында, Тора карап сулар киткәнен... Ишелеп килгән төрле тавышларын Тыңлый кебек ул биш кыйтганың. Тора язгы дөнья уртасында, Гаҗәпләнгән никтер, сөенгән... Каршына ук килеп баскан аның Бик күптәнге таныш сиреньнәр... Котлый дөнья туган көне белән... Җирнең тагын мондый урны күк Юктыр бүтән урын, җир шатлыгы Яфраклардан ташый, ургый күк... Бөтен җирдә пышылдыйлар төсле: Син бармыйча калма, бар, улым. Яшьлек җыела монда, табигатьтә Тыгызлана төшә бар урын... Автобуста яшьләр... омтылдырган, Бәхәсләргә керткән — я, нәрсә? Үлчи яшьлек, бөтенесен үлчи Ленин белән басып янәшә. Бу бер сынау, бу үзеңне заман Каршына ук илтеп бастыру; Теләкләрен, ашкынуын үлчи, Җитәрлекме анда ашкыну? Җитәрлекме юлга көч запасы? Җитәрлекме юлга хыялы; Яшьлекне син ачык күрми дисәң, Яктысына җирнең куй аны... Рәхимәгә сәер: ел буена Яна, көя эштә, хәл кыла; Яшәве дә, эшләве дә аның Җирнең шушы көне хакына. Җирнең шул бер көне... Аерып ал син Яфраклардан, җирнең гөленнән; Аерып ал син аны, җитсә көчең, Синең белән минем гомердән... Хөрмәтле йорт... Шунда үтә гомрең, Үз кызы күк сип шул семьяның; Ул йорт — мирас, бөек мирас сиңа, Саклый да бел йортның син ямен... Мамадышның трактыннан читтә, Кырыйдагы йортта яз, кышын Гади бер кыз, татар кызы яши Бик бәхетле санап язмышын. Гел көчәер хәрәкәт бу юлда, Еракка рак атлар ил тагын... Хисап биреп үзенең эшләренә, Язар халык яңа китабын. 1963