Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИОН ТАРИХТАН БЕР ИСТӘЛЕК

Астраханьда РСДРПның татар группасы эшләве һәм аның 'башында X. Ямашев, Г. Коләхметов- ларның сафташы — революционер Зариф Садыйковның торуы (конспиратив 'Псевдонимы: «Ибраһим Мо- ратов» һәм «Ванька»), бу группаның татар телендә революцион прокламацияләр бастырып таратуы күптәй -билгеле булса да 4 әлегә кадәр ул прокламацияләрнең берсе дә табылмаган иде. 1961 елның җәендә без, Астраханьда булып, анда яшәүче тарих укытучысы, пенсионер Вәлит ага Алиев белән таныштык. Астраханьдагы революцион хәрәкәтләрнең һәм гомумән өлкәнең тарихын яхшы белгән Вәлит ага, музейга үзе тапшырган бер прокламация турында әйтеп, безгә аның фотокопиясен күрсәтте. Музейдагы оригинал белән танышкач, прокламациянең 1907 елда РСДРПның Астрахань комитеты тарафыннан бастырылып чыгарылган булуы ачыкланды 5 . Эчтәлектән күренгәнчә, бу — прокламациянең соңгы өлеше булып чыкты. Баш өлеше югалган булса кирәк. Өндәмә, күрәсең, кулдап-кулга күчеп, бик күп йөргән һәм шуңа күрә бик нык таушалган, кайбер сүзләре хәтта танымаслык хәлгә килгән. Ләкин аның эчтәлеге хакында шактый тулы фикер йөртергә мөмкин. Бу документ—татар хезмәт ияләре арасындагы революцион хәрәкәтне чагылдыручы фактик бер сәхифә. Өндәмәнең ахырында «Российский социал-демократический 4 Г. Мансуров. Беренче революция елларында татарлар. Мәскәү, 1925. 140—148 битләр. 5 Астрахань край музее, 10603. рабочий партиянең Астраханьдагы .татар группасы», — дип язылган печать басылган. Прокламациянең теле гади һәм аңлаешлы. Дөрес, текстта «улган», «улан», «улса» -кебек формалар да очрый, алар «булса» формасы белән янәшә кулланылалар. Түбәндә прокламациянең күчерелмәсен бирәбез. Анларга җиңел булсын өчен күчермәдә тыныш билгеләре куеп барыла, ләкин орфография, тарихилык принцибыннан чыгып, оригиналдагыча калдырыла. Танылмаган сүзләр һәм җөмләләр урынына күп нокталы җәяләр куелды. зегез дә уйлап караңыз әле! Сезнең сайлаган вәкилләреңез халыкның җирсез ачтан үлгәиене күрә торып та җир сорамасынлармыни? һәм сезнең вәкилләреңез правительствоның халыктан бер тиенләп җыйган акчаны теләсә кая түгүенә разый булып торсынлармынн? Һәм аңарга яңадан заграницадан бурычка акча алырга ярдәм итсенләрмени? Юк, тугайлар, сезнең сайлаган вәкилләреңез алай итәргә хаклары юктыр. Чөнки ал арны самодержавный правительство (...) азарга торган тәхетне (...) артырга, һәм бер уч кына помещик вә байлар файдасына законнар чыгарырга сайламадыңыз, бәлки шул хыянәтче правительствоны бетереп халыкны бөтенләй аның җәбереңдәй котылдырырга, җирле вә ирекле итәргә сайладыңыз, һәм шул сәбәпле сезнең вәкилләреңез, (...) рабочий халыкА ңың сайлаган зәкплләре, үзләренең бурычларын өстләреин(...) төшерделәр. Сезнең сораган нәрсәләреңез өчен Думада правительство берлән көрәштеләр һәм Дума үзе дә шул сәбәпле куаланды. Әмма туганлар! Дума икенче мәртәбә куалаяса да, үзенең эшен эшләп калды—менә инде падишаһ Дума да бирде, »и- шаллаһ халемез җиңеләер дип, өстен генә уйлаган сукыр кешеләрнең күзен ачты. Төп закон вә барлык власть падишаһ кулында булып торганда бертөрле халыкка файдалы Думафәлән дәвам итәчәк тә түгел, һәм һичбер төрле халыкка файдалы закон чыгачак та түгеллекне ачык күрсәтте. Кабакчы падшаһ халыкны караңгылыкта тотыр өчен Думаны ике түгел егерме икс мәртәбә куаласа да, үзенең явыз максудына ирешә алмаячактыр. Чөнки правительствоның таянычы погромщпкчы русслар (монархистлар) берлән гаскәрдер. Гаскәр дә хәзер, бу соңгы вакытларда, хакыйкать хәлне аңлап, халык ягына авыша башлады ( ..........................................................). Күкрәгенә кергән пулялар, падишаһның фахишәләр берлән тулган ( ) әрәм тамак чиновникларның күкрәгенә атылыр көйләр нитте. Бу көнләр (....) артында түгел, (....) тизрәк килеп җитүне правительство үзе дә Думаны куалады. (....) бу көнне каршы алырга хәзерләнмәк, ягъни бөтен рабочий берләшмәк һәркаюмызның бурычыдыр. ( ............................................................ ) бөтен инсаният дошманы улган хәзерге иске тәртипне бетереп, аның урынына гадәләтле, са(...) вә ирекле яңгы тәртипләр кормак барлык сез эшче вә фәкыйрь халыкның бурычыдыр. Менә шул сәбәпле, иптәшләр, (....) бер сәгать вакытны запгъ нтмәенчә, берләшеңез һәм хазерлә- неңез! Бөтен Русиядәге эшче халык () дошманы улан <правнтельствога каршы куйганда — каушап калырлык булмаңыз. Хәзерге дошмапымызның бер сәпать дәвам игүе бөтен гомум милләтнең бер елгы тәрәкъкыйсына зарар китерәдер һәм дә правительство (....) хәйлә вә мәкеренә ышанмагыз! Ягъни ул ничек тә булса вак-вак күтәрелү (...) атырга тырышыр. Чөнки андаек аерым-аерым күтәрелүләр бик күп җәһәтемдәй хәзерге улган правительство (...) чөй файдалыдыр. Әмма правительство өчең нәрсә файдалы улса, халык өчен ул нәрсә файдасыздыр. Шул сәбәпле бөтен эшче вә фәкыйрь халыкның бер җу- лы диңез дулкыны шикелле кузгалганы көтеңез! Беремез бар өчен, барымыз бер өчен улганлыкны хәтереңездән чыгармаңыз! Яшәсен хәзерләнү вә берләшү! Яшәсен бөтен инсаният көткән олуг революция! Бетсен тәрәкъкый дошманы улан самодержавный правительство! Р о ос ий с к и й социал-демократический рабочий партиянең Астраханьдагы татарский .группа.»