Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРИЖ КОММУНАСЫ

•f.tnap хатирәсен сакла кадерл әп син, Ишет каты басып атлаганны, тарих.' Үткән көрәшләрнең кыен тәҗрибәсен Бүгенге көннәрдә яхшы искә алыйк. — Ике ай үтүгә Коммуна ишелер, Җимерелү көтә аны алда! —■ Диеп версальчеләр бүреләр шикелле Ташландылар шашып кызыл Коммунага. Баш күтәргәннәрне пуля чага бирә. һичкемгә шәфкать юк —■ Бөтенесе үлә. Хатыннары белән, бала-чага белән Утыз мең эшчене кырып салды пуля. Юкка гына әрнеп ялваруың синең, Буржуй ялчылары анымы соң тыңлый. Утыз мең эшчене богаулаган тимер Календониядә сөргеннәрдә чыңлый. Авыр пушкаларның нәфесләре зурлар, Туйдырдылар ләкин алариың барын да. Ә кырык меңне куып китте конвоирлар, Интегерләр алар төрмә подвалында. 121 Җиңелде Коммуна, Бердәм ташкын булып Дворян, буржуйларны тар-мар итәлмичә. Полкларның ярсуы өлгермәде ныгып, Егылды Коммуна, ныгып җитәлмичә. Дворянннар тагын калкыталар башны, Бәйрәм итә алар төлке булып атлап, һәм Галифе үзе сикереп бии башлый Теткәләнгән кызыл байракларны таптап. Изүчеләр калтырый әгәр күрсә безне, һәм күпләре тик бер нәрсә өмет итә: Безнең йодрык — безнең диктатурабызның йомшарып һәм изрәп таркалуын көтә. Сынатмабыз ләкин, алдатмабыз һич тә. Большевистик байрак — безнең изге байрак. Версаль атышының төтеннәре истә, Истә каннар белән юылган чак һәр як. Сугыш болытлары күкне камап килә, Чемберленкаргалар азып оча тагын. Күзлеләргә ләкин тарих сабак бирә, Тарих адымнары — кабатланыр адым. Сугыш булса әгәр, сугыштан сон. килер Париж Коммунасы икенче илләргә, һәм ул бүтән Париж Коммунасы булыр, Җиңәр Лондоннарда, җиңәр Римнарда, җиңәр Берлиннарда. 1928. 122 ҖИҢЕЛМӘС КОРАЛ (Өзек) төрле телдә сөйли торган, Бөтенесе ләкин бер сыйныфка кергән Халыкларның бөек бердәмлеге булыр. Наушниклар ки дә, дөнья халкы, тыңла, Мәскәү белән бергә синең йөрәк типсен. Чик буеның шәһәр, авыллары, сезгә Кызыл Мәскәүләрнең кайнар сүзе җитсен. Бездән ерак илнең булачак солдаты, Пехота булсаң да, шуышса да танкың,— Исеңдә тот: бездә хезмәт халкы төзгән Республикабыз сиңа якыннан да якын! Исеңдә тот, туптан атканны ишетеп, Исеңдә тот, ■буржуй килсә һөҗүм итеп, Исендә тот, дошман янаса кул сузып, Коралыбыз безнең — эшкә ашкан лозунг: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» ■Сафлар көчле бездә, сафлар бердәм, тыгыз. 1928. Зәки Нури тәрҗемәләре. ...А оралыбыз безнең. барлык газдан көчле, Прожектор-күз белән дошман аны күрер. Безнең корал: 123 АЛДАН БАРУЧЫЛАР $акыт елан кебек җитәрлек сөйрәлде, Сукыр тычкан кебек казынды! Удар бригадаларның эшчән көчләре, алга ыргылдырыгыз вакытны! Тормышны яңача итеп кор, ■бәйрәм һәм эш көннәрен тигезлә. Көн артыннан көнне чылбырга тезеп тор, тоташ нык итеп тез, тез, өзмә! Коммунагача — гасырлар түгел, калды тик еллар, — машиналар янына күбрәк -квалификацияле эшче кадрлар, шахтер, токарь, моторчылар кирәк. Вәгъдә итәбез, без — слесарьлар, кисүчеләр, түзәрбез — җилкәгә нинди эш төшмәсен! Без — инициаторлар, без — башлап китүчеләр яңа бишьеллыкта социализм көрәшен. Тракторда, автода, вагонда гөрләп үтик һәр араны бишьеллыкта, һавалы америкалыларны куып җитик, ■куып җитик тә, китик узып та. Төзелештә, чүкүдә, металл кайнауда «бригадалар бөтен көчне салсын, 124 бишьеллык юлыннан барганда, адымлап җыеп, запаста ел калсын. 1929. АЕРЫЛА ФИКЕР Филдән дә зуррак күп бурычларны миллион маңгайлы ил чишә. Ә кырыйда индивидиумнар йөри, аларның аерым фикерләре бар һәмишә. Карагыз, илдә удар бригадалар темпны' көчәйтә, алар чигенмәс, ә индивидиум әйтә: «Мин әле дә калам Үземнең аерым фикерчегемдә». Бишьеллыкны үтәрбез, мартеннар ялкынлатып, биш елда түгел, азракта. Ә индивидиум мыгырдый шул вакыт: «Минем аерым фикер бар бу хакта». Индустриализациягә сибәбез заем яңгырын, Ә индивидиум утыра әкрен генә заем алмыйча, һәм яклый ул үзенең аерым фикерен генә. Колхозлаштырабыз ярлы массаларын, кулак явызлыгын каерып. Ә индивидиум пышылдый тагын; 125 «Ә безнең фикеребез аерым». Өмәләр белән бәрә эшче дөньясы бәрәңге һәм утын кытлыгына. Ә индивидиумнар әйтә — янәсе: «Үз фикеребездә утырыйк әле тын гына». Каршы килмим! Тозлагыз үзегезнең белгәннәрне, бозылмасын өчең башкалар тиюдән, ләкин эшкә бердәм җигелгәннәрне тартмагыз читкә зур юлдан. Безнең өчен түгел искелек сазлыгы, машина белән корытабыз аны, Тәгәрмәчкә таяк тыкмагыз, йөрмәгез ыгы-зыгы, бездә массаларның бер генә бар уйлаганы, бер генә — генераль сызыгы. 1928. ХОДА БӘНДӘСЕ Л*ерде, бащын иде, туктап, күрешәм: «Утырыгыз! — дим. — Ни бирим? Автограф? Китап?» «Юк, •мерси. . Язучы мин». Сез? Язучы? Гафу итегез, мин пижон дип уйладым. 126 Яле, алай, дөрләтегез дәртле марш җырларын. Идеяләр давылы бардыр, бер вагондыр яңалык сездә. Ягез, тыңлыйм барыбер, Ике куллап, шатланып. Ә ул: «Мин прозаик түгел, кулын як-якка изи, — музаларда минем күңел, Сконапель ЛЯ поэзи». Нәфис кенә сыпыра артка көдрәләре ефәген, гүя алтын йонлы тәкә, башлый ул бәэлдәвен. Ай балкый, ди, кыр өстендә, чишмә таудан, ди, ага, «ду-ду», — ди, охшап виолончельгә, «тең-тең» — мандолинага. Чәч чүмәләсе өстендә*-’ дан нуры, маңгайда изгелек яна. Түздем, түздем дә шартладым, өстәл сугып әйттем аңа: «Кыскарак тотыгыз, аңлагыз, шагыйрь булып кыйланмагыз. Ничек карасам да, әфәнде, сез язучы түгел, сез—саз чәчәге. Болытларда йөзәсез сез, кеше хәтле кош кебек. Кенәри токымыннан Сез, мусье, сез чыпчык, мусье, -бибек. Көрәш, хезмәт сынавындамысоң сез алдан баручы? Бездә илгә кем файдалы, шул — шагыйрь, шул — язучы. Тортыгызны алыгызны! Иген олауларына җыр кирәк. Безнең көннәрдә шул язучы: кем марш һәм лозунг бирә!» 1929. Әнвәр Давыдов тәрҗемәләре.-