Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ ТУРЫНДА РОМАН

Гайшә апа Шәрипованың исеме безнең әдәбиятта күптәннән •билгеле. Ул утызынчы елларда ук татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итеп чыгару буенча зур тырышлык белән эшләде һәм күп кенә проза әсәрләребезне бөтенсоюз укучысына җиткерүгә ярдәм итте. Г. Иб- раһимов, М. Галәү һ. б. ларның романнары, хикәяләре, мәсәлән, рус телендә аның тәрҗемәсендә басылды. Без моңарчы Гайшә апаны нигездә тәрҗемәче буларак белә идек. Күптән түгел Алма-Атада рус телендә аның «Гафур семьясы» VI исемле романы басылып чыкты. Бу — язучының зур күләмле беренче оригиналь әсәре. Гади укучы буларак та, әдәбиятчы буларак та, без әсәрне кызыксыну белән укыдык. Китап Гафур Коләхметовлар семьясына якын торган, кардәшлек бәйләнешләре дә булган кеше тарафыннан язылган. Язучы материалны яхшы белә, иске тормыш картиналарын дөрес һәм җанлы итеп сурәтли. Татар пролетариат әдәбиятының -беренче үрнәкләрен тудырган драматург Гафур Коләхметовның туганнарын, балачагын һәм үсмер елларын чагылдырган, әдипнең нинди шартларда чыныгып үсүен күрсәткән бу роман, кайбер кимчелекләренә дә карамастан, унышлы, яңа бер күренеш дип бәяләнергә хаклы. «Гафур семьясы» романының үзәгендә яшь Гафурның үзе түгел, аның семьясы тора. Романның уңышлы ягы — Гафур семьясы тор- мышып тасвирлауда, шуның аркылы феодальбуржуаз җәмгыять шартларында түбәң һәм урта катлау кешеләренең, һөнәрчеләрнең язмышларын, татар хатын-кызларының социаль һәм дини изүләр эчендә ничек җәфа чигүләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүендә. Билгеле, тематик яктан, элекке семья-көнкүрешне чагылдыру ягыннан, монда әллә ни яңалык та юк кебек. Коллык, караңгылык заманында хезмәт кешеләренең авыр хәле, татар хатын-кыз лары азатлыгы, яшьләрнең белемгә, культурага омтылышы мәсьәләләре яктыртылган әсәрләр безнең әдәбиятта аз түгел (боларны, мәсәлән, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал һ. б. иҗатларында да күрергә .мөмкин). Шулай да Г. Шәрипованың романын без элеккене кабатлау дип исәпләмәс идек. Беренчедән, биредә реаль Коләхметовлар семьясы, булачак революционер һәм язучы Гафур турында сүз бара. Шушы ягы беләп генә дә иңде бу әсәр әдәбиятыбызга яңалык алып килә. Икенчедән, Г. Шәрппова әсәрендә Гафурның атасы, сабын кайнату остасы Юныс, анасы Газизә, аларның кызлары Гамбәр белән Шәмси, кече уллары Гафур һәм эшче Ярулла бабай образлары кебек шактый үзенчәлекле яңа образлар иҗат ителгәннәр. Болар янына тагын тыштай рәхимле булып күренгән, асылда .кара эчле, хәйләкәр Ишми бай (завод хуҗасы), «милли хөрлек», культура турында күп лыгырдаучы, эшлексез, вак җан, морза малае СолтанМәхмүт образларын өстәргә кирәк. Бу образлар җамлы бирелгәннәр, истә калалар. Дөрес, романда традицион образлар, мәсьәләнең традицион куелышы да VI Гайшә Шарипова. «Семья Гафура» (роман). Казахское государственное изд-во ХЖЖеоо?еНЛ 0Й литературы. Алма-Ата, 1962, 224 бит. Г 155 •сизелә. ӘмМа ул әдәби-иҗат бәйләнешләре, чорына хас тарихи чынлык чагылышлары турында сөйли. Роман Коләхметовл арның Казанга күчеп килү вакыйгасы белән башлана. Зур семьялы Юныс Ко- ләхметовның тормышы, тыштан караганда, бик тигез генә бара кебек. Сабын ■кайнату эшенең остасы Юнысны зур байлар беләләр, үзләренә эшкә чакыралар, тау-тау вәгъдәләр бирәләр. Мастер үзе дә, балалары д.а эшли. Ләкин никадәр тырышмасын, тормышы һаман «бәхетле эзгә» төшә алмый. Сәламәтлек өчен зарарлы авыр эш шартлары, үпкә авыруы Юнысның үзен дә, олы улын да .кабергә алып китә... Гафур семьясы нинди булган соң? Романнан күренгәнчә, бу семьяда дуслык, бер-береңне ихтирам итү, хөрлекне ярату, культурага омтылу .хөкем сөргән. Анда прогрессив карашлар өстенлек итә; семья эчендә русча иркен сөйләшәләр, рус культурасына хөрмәт белән карыйлар. Бу — искелеккә, феодалчылык йомыклыгына капма-каршы күренешне, татар тормышындагы яңару тенденцияләрен чагылдыра. Семья башлыгы Юныс абзый иске горефгадәтләрдән, диннән азат булмаса да балаларын яңача тәрбияләргә, укытырга тырыша. Роман белемгә, алдынгы рус культурасына хөрмәт тойгысы белән сугарылган; искелеккә, көнкүрештәге һәм иҗтимагый тормыштагы й ом ы кл ыкка, а р тта - ныкка каршы чыгучы яңа яшь көчләрнең инде өлгереп килүе ышандырырлык итеп бирелгән. Дөрес, актив көрәш беренче планда күренми әле, әмма Пороховой эшчеләре арасында революцион пропаганда эшләре алып барылуын, бу эшкә учительская школада укучы Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов һәм башкаларның торган саен якынрак тартыла баруларын романның соңгы бүлекләрендә без яхшы ук сиз? башлыйбыз. Гафур үзеннән югары- рак класста укучы Хөсәен Ямашев белән дус. Алар рус революционеры А идрейдаи бик- күп нәрсә беләләр. X. Ямашев ярдәме белән Гафур эшчеләргә якынлаша, яшерен җыелышларда катнаша һәм «Коммунистлар манифесты» белән таныша. Шулай да хезмәт ияләренең революцион көрәше ^мәсьәләсе романда тиешенчә ачылып җитмәгән. Автор романның ахырында, нәкъ шул мәсьәләгә кагылганда, ничектер кыюсызрак хәрәкәт итә. Андрей, X. Ямашев образларын сәнгатьчә җанлы итеп, бөтен эчке мәгънәсе, кичерешләре белән ачып бетерми. Хәтта төп образларның берсе булган Гафур да берникадәр тоныклана төшә шикелле. Гафурның рухи дөньясы киңәюен, аңының үсешен кискен каршылыклар эчендә ачып бирү җитенкерәми. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, Гафур образы да, Андрей белән Хөсәен Ямашев образлары да укучыны канәгатьләндереп бетермиләр. Әсәрнең йомшак ягы, барыннан элек, әнә шунда нык сизелә. Билгеле, татар халкының атаклы улы, революционер Хөсәен Ямашев темасы — бик зур тема, үзе үк аерым бер роман язарлык тема. Киләчәктә андый роман да туар, әлбәттә. Без биредә «Гафур семьясы» романы рамкасында бирелгән чак- лысы турында гына әйтәбез һәм моңа авторның игътибарын юнәлтергә телибез. Бу искәрмә романның гомуми кыйммәтен һич тә киметми. Әйткәнебезчә, әсәрнең көче Гафур семьясын тормышчан тасвирлауда. Язучы үз бурычын уңышлы үтәгән, файдалы һәм кирәкле әсәр тудырган. Иске тормыш күренешләре, бигрәк тә төрле һөнәрчеләрнең (сабынчы, итекче, тегүче, чигүче һ. б.) көнкүрешләре, авыр хәлләре, иҗтимагый-рухи изелүләре җанлы образларда гәүдәләндерелгән, милли үзенчәлекле портретлар иҗат ителгән. Язучы безнең әдәбиятта моңарчы әле аз чагылдырылган тормыш сәхифәләрен үзенчә ачып бирә алган. Әгәр дә бу роман татарча басылып чыкса (һичшиксез, ул татарча да чыгарга тиеш), китап киштәләрендә ул хәрәкәтсез ятмаячак. Революционер һәм драматург Гафур Коләхметовның тормышы һәм иҗаты турында без тарихи документлардан, әдәби чыганаклардан белсәк тә, аның туганнары, аның семьясының тормышы тсрында бөтен тулылыгы белән, детальләре белән белми идек әле, дөресрәге — сәнгатьчә ачылган тормыш тарихы юк иде. Бу романда менә шуның матур башлангычы бар. Дөрес, ул — тарпхн әсәр дә, истәлек тә түгел. «Гафур семьясы» романына әдәби әсәр птсп карарга кирәк. Ләкин шунысы бәхәссез ул Коләхметовлар семьясының реаль тормышына, Гафур биографиясенә нигезләнгән. Шуңа күрә аның тари- хп чынлык, дөреслек сыйфатларын, биографик романнарга тартым булу характеры!! да искә алмыйча мөмкин түгел. Нәшрият исеменнән китапка бирелгән аннотациядә нигәдер бу момент бөтенләй искә алынмаган. Турысын әйтергә кирәк, Гайшә апа Шәрпповадан без Гафур Коләхметов тормышына багышланган тарихи роман яки тарихи-био- график роман көтәбез. Моның инде нигезе бар. Гәрчә ул семья-көлкүрешне тасвирлаган роман тибында язылган булса да, югарыда әйтелгән теләкне белдерү/ урынсыз булмас. Алда бит әле романның икенче кисәге, җитлеккән Гафурның актив эшен күрсәткән кисәге язылырга тиеш. Романның ахырында автор Гафурның Татар бистәсендә берничә ел яшәп, тормышның олы, катлаулы юлына яңа гына аяк баса башлавын әйтә: «Аның тормышы әле башлана гына иде...» «Киләчәктә аның юлы кемнәр белән бергә туры килер? Ул киләчәктә күренер. Ә киләчәк инде ерак түгел...» Аң дәрәҗәсе, тормыш тәҗрибәсе ягыннан җитлеккән Гафур образы романның беренче кисәгендә юк әле. Әйткәнебезчә, монда аның балачагы, уку, өйрәнү еллары. Китапның икенче ■кисәгендә төп игътибар революционер һәм әдип Гафур Колэх- метовка, аның якын дусларыннан Хөсәен Ямашев һ. б. ларга бирелер, дип өметләнәбез. Автор каршына мәҗбүри таләп итеп куймыйча, бары тик теләк рәвешендә бер мөһим моментны искәртеп үтәсе килә. Безнең әдәбиятта татар халкының атаклы, тарихи эшлеклеләре, тарихи-революцнон шәхесләре турында әсәрләр күп түгел. Тарпхн роман, тарихи драма1 жанрларында уңышлы гына үрнәкләр булса да, бу жанрлар бездә әле формалашып кына килә. Моңарчы чыккан тарихи-биографик әсәрләрдә- биографик материаллар белән артык мавыгып китеп, халыкның киң иҗтимагый-политнк тормышы, шул чорның хәлиткеч төп проблемалары җитәрлек дәрәҗәдә тулы чагылмыйча калгалый. Әдәбият тарихы фактларыннан күренгәнчә, мондый әсәрләрдә халык һәм шәхес проблемасы куелмый калмый һәм ул проблема органик бәйләнештә, барыннан элек, халыкның тарихи роле, язмышы, революцион көрәше яктылыгында хәл ителә. Моның матур бер үрнәге — М. Ауэзовның «Абай юлы» романы. Ә. Фәйзинең язылып бетмәгән «Тукай» романында да нигездә ул дөрес билгеләнгән. Гайшә апа Шәрипова романының икенче кисәге шул планда эшләнер, дип уйлыйбыз. Гафур Коләх- метовның революционер һәм язучы булып формалашкан чоры гаҗәп зур тарихи вакыйгаларга бай. Россия халыклары тормышында революцион ялкын кабынган чор,. В. И. Ленни сүзе белән әйткәндә, Октябрьга генераль репетиция булган 1905—07 еллар революциясе чоры ул. Менә шул чорны күрсәтү., Гафур белән бергә аның замандашлары Хөсәен Ямашев, Г. Тукай,. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Камалларның образларын иҗат итү.. чорның бөтен әдәби-иҗтимагый атмосферасын бирү гаять тә әһәмиятле һәм кызыклы. Иҗат кешесе өчен монда мәйдан киң. Татар халкының иҗтимагый-әдәби хәрәкәте, халык, талантлары, көрәшчеләре образларын тудыру өлкәсендә «күтәрелмәгән чирәмнәр» бик күп. Тәҗрибәле- олы язучыларыбыз өчен дә, яшь каләмнәр өчен дә бүгенгенең тамырлары сузылган элекке тарих чыганакларында колач җәеп эшләрлек, иҗат азыгы иксез-чиксез. Гайшә апа Шәрипованың бу юлда чын күңелдән бирелеп эшләвең, уңышлы хезмәтләрен котлап каршы алабыз..