Логотип Казан Утлары
Поэма

ДУСЛАР ҖЫРЫ

 Чуваш халык шагыйре РОССИЯМ МИНЕМ Поэма 1 Буря мглою небо кроет.... А. Пушкин. Р оссияне миңа Пушкин ачты, Җыры аша дәште яктыга... Тәрәзәбез бозга капланганда, һәм чыпталы ишек чак кына Ачылып китү белән өебезгә Бозлы һава кереп тулганда; Төнге буран күмгән морҗабыздан Җил ыжгырып-шыншып торганда — Шулай сизде күңел: җирдә, дидем, Тылсымчы бер оста яшидер; Алмаз кебек чиста җырлар өчен Ак кардан ул сүзләр ясыйдыр... Күз күрмәслек төнге бураннарда Юлчыларның адашып калмавын Теләгәндер, ахры, каравылчы Кагып торды чиркәү чаңнарын. Күңелсез моң очты караңгыда Арасыннан карлы тауларның. Кага иде чаңны туктап-туктап: Аз булгандыр көче беләктә, һәм беразга аннан тынып тора, Шул вакытта минем йөрәктә Әйтерсең лә нидер өзелеп төшә, Тәнем буйлап салкын йөгерә; Бу дөньяда кеше иң-иц көчсез Җан иясе булып күренә. Чаң тавышын тыңлап, әнкәм шунда Бер як читкә куя орчыгын. Тәрәзәгә карап авыр сулый — Газапларын уйлый юлчының: —- Әй, тәңребез! Зинһар бер кешең дә Адашмасын... төне караңгы. Атлар юлдан читкә тайпылмасын, Өзелмәсен камыт баулары... 10» Сукыр лампа пыскып янган өйдә Битен ачып куйган китапта, Карлы юлдан килгән бөр кибитка Көрт эченә күмелә шул чакта. Дилбегәсен кучер тоткан атлар Карны ерып алга ыргыла. Юлаучының фәкать күз алдында Чагылып китә тонык кыр гына. Ә аннан соң барысы юкка чыга, Тыңлый юлчы ямщик җырларын. Моңсу да җыр, шат та... Бара юлчы, Кичеп бара давыл-буранын. Африкалының кайнар каны белән Төньяк бозын эретә алучы Шагыйрь шулай кая ашыккан соң? Хыялларын, дөрләп янучы йөрәген аның нәрсә әсир иткән Киңлегендә чиксез Рәсәйнең? ...Ачык күрдем аның язмышында Бар мәгънәсен җирдә яшәүнең! 2 Я Пушкин просто, не Мусин. Л. Пушкин. Бездән утыз чакрым ераклыкта — Бездна дигән бер зур авылда Ниндидер бер бояр яшәгән, аның Исемен нигә телгә алырга?! Сөйлиләр: ул авыл якындагы Елга .исеме белән аталган һәм, кайчандыр, граф МусинПушкин Имениесе булып саналган. Бу якларда шул сүз, әкият булып, Телдән-телгә күчеп таралган. Ә бер заман Антон Петров дигән Крепостной ир якынтирәне Баш күтәрү өчен оештырган: Йөзләп авыл аңа ияреп, — Хуҗаларга -каршы чыгу өчен Сәнәк-балта ала кулына. — Антон, — диләр, — белә дөреслекме Җир турында, ирек турында! Ул укыган патша манифестын! Җир безнеке! Безгә — урманнар! Хуҗаларга кабат баш имәбез. Ирек килде безгә, туганнар! Шулай диеп ярлы-ябагайлар Ташланалар байлар өстенә. Бу чуалыш патша генералы Апраксинны шомга төшерә: Приказ бирә коралсыз мужикларны Атарга, я турап ташларга. Баш күтәргән барлык крестьяннардан Рәхимсез үч алу башлана. Асалар һәм кыйнал җәзалыйлар, Петров кулга төшә... һәм аны Судсыз-ннсез атып үтерәләр, Гыйбрәт алсын, диеп, калганы. Үтерәләр... ләкин үтерергә Мөмкинме соң халык хыялын?!. Сүндерергә аның өметләрен, Омтылышың аның, уйларын... Томанлы Лондонда бөек Герцен Набат суга «Колокол» битеннән. Росс н я дәге из ү- ертк ы ч л ы к л а р Бөтен Европага ишетелгән. Ерак яңгыраган бу аваз тик Ишетелмәгән безнең авылга. Халкымның бит булмый әлифбасы, Мөмкинлеге язу танырга. «Андун Петрух» ләкин онытылмаган, Буыннардан күчеп буынга. Чын хикәя йөргән безнең якта Кыю рус кешесе турында: «Бер үк төсле түгел Россиядә Кешеләрнең бәхете-байлыгы. Әнә Бездна... Аның кешеләре Бездән күбрәк күрде кайгыны. Уйнап оттырды бояр... Мәсхәрәләп, Эт урынына сатты аларны. Күтәрмәде Андун бу хурлыкны, Язмышына туры карады: Кызганмыйча үзенең гомерен бирде, Башын салды хаклык юлында»... Россиядә шундый хәбәр йөрде Булып узган давыл соңында. 3 Понятна мне времен превратность. А. Пушнин. Безднада мин булдым күп тапкырлар Идел аша ©игә кайтканда. Ул авыл хәзер, Петров хөрмәтенә, Антоновка диеп атала. Крестьяннарның кыю җитәкчесе Яши һаман кешеләр «күплеңдә. Үзенең онытылмаслык батырларын Хөрмәт итә халкым бүген дә. Чуваш халкы үзен күршеләрдән Койма белән аера белмәде. Якташларым чиксез Россияне Аркылыга-буйга иңләде. Идел буендагы шәһәрләрдә Сәүдәгәрләр күче кайнады. Эчемлектән азды күп йөрәкләр, Хыянәт һәм алдау таралды... Ач мужиклар монда төрле яктан Агылдылар, әйе, ул заман... Тарт син, әйдә, бурлак, байлар йөген, Көч — синеке, ашау — хуҗадан!.. һәм Безднадан ерак түгел генә Рус авылы булган биредә. Алпавытын аның Арыстух дип Атаганнар чуваш телендә. Ә русча ул ничек аталгандыр, Хәтрендә юк инде кемнең дә. Бер нәселдән килгән шаян картлар Очрашканда бәйрәм көннәрдә,— Эчемлектәй авыз иткәннән соң Яратканнар көлеп сөйләргә: «Хәзер менә зыян итмәс иде Арыстух кодага кереп чыгарга, һәм бәйрәмне дәвам иттерергә!» Яшьләр исә шунда боларга Гаҗәпсенү катыш караганнар: — Моны, имеш, ничек аңларга? Бояр безгә ничек кода булсын? Картлар җавап биргән аларга: «Моның ничек шулай икәнлеген Төшенмәссез тынлап тормыйча. Без үзебез дә беләбез ул хакта тик Бабайларның сүзе буенча... Безнең әбиебезнең әбисе бит Рус кызы булган һәм бик күптәннән Крепостной семьяда Арыстухка Хезмәт итеп гомер үткәргән, һәркем белән якын аралашкан, Чуваш киемен йөрткән иңендә. Чуваш динен тоткан һәм тотлыкмый Сөйли белгән чуваш телендә»... Россиям минем, серле әкият син, Күпме куәт, күпме көч синдә! Россиянка-әбием өчен рәхмәт, Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Ә кайчандыр минем бабам да бит Илләр гизеп йөргән һаман да. Бик тынг.ысыз кеше булган, ахры. Барып чыккан соңнан Казанга, һәм анда ул озак гомер иткән, Рәхәт яшәгәнме? Кем белә... Тик Казанда чакта рус чибәрен Гашыйк итә алган үзенә. Аның белән кайткан авылына, Кушаматы аның шуннан соң Казанең булып калган: кирәк чакта Казанков дип куйган имзасын. Казанковлар нәселе ишле хәзер — Ярты авыл шулай атала. Туган халкым минем Октябрьда Үзенең иркен, бәхетен тапканда,— Сүз бирдем мин җырда, язмышымда Туган җирнең рухын сакларга. Безнең телдә «Казан» — «Хузан» булгач, Хузаигай дип үземне атадым. Синең алда булган бурычым түләп Бетерә алсам иде, Ватаным! Дела давно минувших дней... А. Пушкин. Әниемне тапкан рус карчыгы, Кем дә белми, нинди булгансың? Ник калмаган икән берәр рәсемен, Соңгы юлга кайдан узгансың? Исемеңне дә хәтта онытканнар... Тумагансың бояр йортында. Син, бер кызы гади игенченең, Яна-яна хәсрәт утында, — Тәрбиячесе булып бай кызының Юлыккансың, диләр, Казанга... Вакыт тимәгәндер үз-үзенне Көзгедән дә хәтта карарга. Күзеңне дә алмый бай кызыннан, Торгансың гел аның кырында. Җитез булгансың спи... эшләгәндә Ут уйнаган ике кулыңда, йөрәгеңә ләкин авыр булган Бай йортының тынчу һавасы. Омтылган ул ирек, азатлыкка, Үз бәхетен килгән табасы. Зәңгәр күзле сылу ашыга-ашыга Толымнарын салып иңенә, — Зур бакчага йөгереп чыккан бер көн һәм менә шул бакча түрендә Очраткан ул тыйнак һәм акыллы, Коңгырт күзле чуваш егетен, һәм өстенә чиккән күлмәк кигән Бу егетнең хисен-өметен Дөрләткәннәр шулчак зәңгәр күзләр, Өстерәгәннәр аны чоңгылга. «Батсам — батармын» дип, шунда егет Карар кылган кыю булырга. Ул көнне син аның тавышында Нәрсә тойдың, нәрсә ишеттең? Күмер кебек кара күзләрендә Нәрсә күрдең—белим ничек мин?! Поездлар да булмый ул вакытта, Пароход та йөзми суларда. Белмим — җәяү, белмим — атка утырып, Юл чыккансыз ләкин шулай да. Казан сезне ерак озатып калган йокымсырап яткан көенә. Нәрсә мәҗбүр иткән яшь чувашны Борылырга җимерек өенә? Ни югалткан соң ул, ни эзләгән Синең белән бергә кайтканда? Кыргый җиргә — кара урман гына Шаулап торган безнең якларга Син нәрсәгә ышанып килдең икән Кара күзле егет артыннан — Зур шәһәрне ташлап гомерлеккә, Мәхрүм калып шулай барсыннан. 109 ...Рус килене... Күпме матур кызлар, Кыю уллар туган аңардан. Шатландырып, гүя, табигатьне Нәселебезнең каны яңарган. Тудырган ул илле яшендә дә һәм йөз елдан артык яшәгән. Балаларын аның таныганнар Коңгырт күздән, соргылт чәчләрдән. Таныганнар, әйе, бик ерактан һәм ул үзе үләр алдыннан Эш сөючән токым калдырып киткән Славян һәм чуваш каныннан. Игенчеләр, оста тимерчеләр, Җырчылар булган безнең нәселдә. Кирәк чакта алар дошман явын Айкаганнар, охшап яшенгә. Әй, рус җанлы изге әбием минем! Зәңгәрлеге синең күзләрнең Күзләремдә бераз тоныкланып Чагылса да — минем йөрәгем Тоеп тибә: һәрбер тамырына Синнән күчкән канның җылысын. Шуңа күрә еллар үткән саең Кайнарлана бара сулышым. Синең тынгы белмәс каның әле дә Әйди мине ерак юлларга: Тормыш ямен күбрәк күрер өчең Күкләрне һәм җирне урарга. Исемсез һәм гади рус карчыгы, Тудыручыбыз күпме буынны, — Бик күптәннән теләп йөрдем сиңа Багышларга йөрәк җырымны. Уйларымнан китмәс истәлегең Сүзләремдә, дидем, җанлансын. Син күңлемә минем шулай ук бит Россия булып кереп калгансың. 5 Под небом Африки моей... А. Пушкин. Минем алда фоторәсем ята — Кояш балкый дуслар йөзендә. Барыбызны да Ташкент таныштырды Мең тугыз йөз илле сигездә. Бу рәсемгә менә шул шәһәрдә Төшкән идек, ә ул көннәрдә — «Африка» һәм «Азия» дигән сүзләр Яңгырады бик күп телләрдә. Рәсемдә без өчәү: тугандашым —■ Татар дустым, әнә, сул кырда. Ә уртада ерак Камеруннан Килгән бер яшь егет утыра. Ул, әйтерсең, кинәт калкып чыкты Трибунага менгән чагында.Аның кайнар речен тыңлаганда Алкыш купты җыелыш залында. Аягүрә басып тәбрикләдек, Зал күкрәде котлау җырыннан. Аның белән бераз сөйләшергә Туры килде миңа соңыннан. Пушкин исеме телгә алынуга Утырганда шулай сөйләшеп, Танышым әйтте: — Аны үз телендә Укый алу сезгә ни бәхет! Ул безгә дә якын кардәш булган, «Африкалы мин» дигән үзеңә. «Анда минем кан», дип континентым Әйтә алыр иде бүген дә. «Горкадагы йорт» дигән китабымны Бүләк иттем негр дустыма. Бераз тынып торгач, «Ленин...» диел Пышылдады миңа ул шунда. Әйе, Ленин, дим мин, һәм дустымның Күзләрендә очкын кабына. Китап битен ачып, Ленин исемен Кабатлый ул тагын-тагык да. Ул да, беләм, безгә кояш нурын Кем бирүен ачык аңлаган. Әй, Россия! Барлык материклар Ышаныч белән сиңа караган. Горурланам, илем, синең белән! һәм алдыңда синең баш иям. Нинди исем миңа кушсалар да, Мин синеке, сөйгән Россиям! Рәшит Гәрәй тәржемәсе.