ДУСЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ
Яңа ел мәҗлесенә партком секретаре Госман Җәләл етдинов квартирасына җыелдылар. 1963 ел башланырга инде берничә минут кына калды. Бүлмәдә шау-шу. Дуслар узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясыйлар, кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр, киләчәктә эшләнәчәк эшләр турында сөйләшәләр. Менә кайсыдыр радиоалгычны кабызып җибәрде. Диктор тантаналы тавыш белән КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының котлау сүзләрен укый иде. Өстәл яны тынып калды. Госман ишарә итүгә, оч пар кул шампанский шешәләренә сузылды. Котлауның соңгы сүзләрен кунаклар аяк өсте тыңладылар. Кремль курантлары яңа, 1963 елның башлануын хәбәр итте. Бөкеләр шартлап түшәмгә очты, бокалларга күпереп торган вино тулды. — Дуслар, — диде Госман, бокалып югары күтәреп. — Беренче тостны хәзерге минутларны буровойлардагы, хезмәт вахтасындагы .иптәшләрнең исәнлеге, бәхете өчен күтәрү безнең гадәткә кергән. Шулай булса да мин бу тостны арабызда иң бәхетле кеше Әсәдулла Әсәдул- лаев исәнлеге өчен өчәргә тәкъдим итәм. Аның коллективы -хәзерге минутта нефть эзләүче разведчиклар өчен моңа кадәр буй җитмәс биеклек булып килгән унбиш мең метрдан артып киткән тирәнлекне бораулыйлар. Аның уңышлары өчен күтәрик бу бокалларны. Яңа елда -яңа уңышлар телик аңа... Башкалар үпкәләмәсен — вино җитәрлек, һәр- берегезгә тостлардан өлеш чыгар. — Унбиш мең метр өчен сүзләрең озынрак булды, — диде шаяртып Әсәдулла. — Әйдә, ярар инде, күтәрсәк, күтәрик... Эчеп, бокалларын өстәлгә куйдылар. Барысы да утырышты. — Гаҗәп кеше син, — диде Госман, өстәлнең каршы ягында утырган Әсәдуллага карап. — Озын дисең. Әле рәхмәт әйт, -шагыйрь түгелмен. Югыйсә, ярты сәгать буенча поэма тыңлар идең. Хәтереңдәме, ике семья бер бүлмәдә тордык, баракта. Беренче Майны, Октябрь бәйрәмнәрен кайда каршы ала идең? Әйт әле! Әһә, дәшмисеңме? Алайса син әйт, Мәдинә. — Билгеле инде кайда икәне, — дип сүзгә кушылды Әсәдулланың хатыны. — Шунда инде, буровойда. Кайда булсын тагын!... — Шулай шул... Ә син озын дигән буласың... Я «БУЙ ЖИТМӘС 'биеклек»... Бу юкка гына әйтелгән сүз түгел. Госман Жәләлетдпноз моннан ике сл элек, Әсәдулла 'белән бергә эшләгәндә үк, узе дә бу чикне узып китәргә тырышкан иде. Әмма унбиш мең метрны анык бригадасы да, бүтән бригадалар да бораулап үтә алмады. Каты кабыклы чикләвек иде шул. Аны вату өчен теләк кенә житми, тырыш .хезмәт, зур тәҗрибә, осталык кирәк булды. Боларның барысы да җитәрлек тупланмас борын, бу биеклек, бу чик буй җитмәслек булып кала килде. Әсәдулла Әсәдуллаев 1962 елда үз алдына һәм коллектив алдына бу чикне узып китү бурычын кунды. Октябрь аенда ук инде бригаданың Октябрь революциясенең 45 еллык бәйрәмен еллык планны үтәп каршы алачагы күренеп тора иде. 3 ноябрь көнне, кичтән буровой киткәндә, Әсәдулла бәйрәмгә әзерләнгән өстәл янына еллык планны үтәп кайтачагы турында уйлап шатланды. Хатыны Мәдинәгә дә шул турыда әйтте: — Кайгырма, карчык,— диде, — бу юлы бәйрәмне бергә үткәрербез! — Вәгъдәңдә торсаң әйбәт булыр иде дә бит, — диде Мәдинә, аның юл сумкасына азык-төлек еала-сала.— Мин хәзер үзем генә түгел бит инде. Аны да онытма, — һәм ул кроватьта тавыш-тынсыз гына уйнап яткан улына карап алды. — Бу юлы, һичшиксез, кайтырга тырышам, — диде Әсәдулла һәм, улын күтәреп сөйде дә, сумкасын алып чыгып китте. Разведка буровое. Ул еракта, Ямаш авылы янында ук. Анда барып җитү өчен дүрт сәгать ярым буена көзге пычрак юлда селкенергә кирәк. Күп нәрсә турында уйланыла бу озын юлда. Күбрәк эштәге уңайсызлыклар күңелне борчый. Аның бригадасы соңгы скважинаны бораулап бетергәнгә атнадан артык вакыт үтеп китте, ә яңа урын, бораулау урыны, җиһазлар һаман әзер түгел. Вышка моятажлаучылар тез астына сукты. Җитмәсә, юллар.тәмам боламыкка әверелде, буровой янына хәтта тракторлар да керә алмады бит. Хәер, иң кыены үтте инде. Бүген-нртәгә вышканы монтажлап бетерәләр. Скважинаны бораулый башлыйсы да, бәйрәмгә өйгә кайтасы. Әмма киресенчә дә булуы -мөмкин. Гел алдан уйлаганча гына булып бетми бит... 5 ноябрь көнне Кусков бригадасы бораулау эшенә кереште. Цемент кудыру агрегатын аңардан тартып алып булмый бит инде?1 Әсәдулла бораулаучыларына тик бер нәрсә — агрегат бушаганны көтеп тору гына калды. Юкны оушка аударып тик тору Әсәдулла эше түгел инде ул. Ул Кусков бригадасына юнәлде. Көне буе аларга булышты һәм кичен игр.гат алып каитгы, Егетләр дә тик утырмаганнар: скважинаны зур тизлек белән бораулый башлау эшенә бары да әзер иде. Дуслардан калышырга ярамый, аларны куып җитәргә кирәк! Бораулаучы Павел тмпк?н1 гппВаХТаСЫ Г сәгать зчеВДә норманы бер ярым мәртәбәгә арттырып бораулады. Алдан ук әзерләнеп куелган куе эремә ствол тиоәсен Ц^ентлап ныгыту эшенә тәүлек ярымга У элегрә/башкарырга мХин бирде. Эш әйбәт барды. Инде тәмам, дип уйлагавкараде Әсәдулла өенә китәргә дә җыена башлады, шоферны уятып юлга гына чыгасы калды. Нәкъ шул вакыт, үзенең фара утлары белән көзге төн караңгылыгын ертып, буровой янына >бер машина килеп туктады. — Караңгы төшеп беткәч, кем булыр икән бу? Кабина ишегеннән таныш бораулаучы күренде. — Бәла,—диде ул, машинадан төшкән шәпкә, — буровойны су баса..., — Егетләр тынып калды. Әсәдулла дәшми генә машинага утырды. — Кузгалдык, — диде ул шоферга, акрын гына. Менә Кусков бригадасы буровое. Монда ул күптән түгел генә булган иде. Хәзер аны танырлык түгел. Скважина стволыннан ташкын булып су ыргыла. Буровойның тирә-ягы — күл. — Менә кара инде, — дип каршы алды аны Михаил,— җитмеш метр тирәнлектә җир асты елгасына юлыктык. Өскә бәреп чыкты. Ни эшлибез инде? — Ничек «ни эшлибез?» Цемент кудырабыз. — Ә цемент кайдан алыйк? — Миннән ал әйдә, — диде Әсәдулла.— Бүтән чара юк. — Ә үзегез?.. — Михаил икеләнеп дустының күзләренә карады. — Миндә әлегә барысы да әйбәт. Шулай да бораулауны туктатып торырга туры килер. Әсәдулла «барысы да әйбәт» дисә дә, скважинасының үз-үзең ничек тотарын белми иде әле. Бораулаганда җир астында нинди бәла-каза килеп чыгарып алдан ук шәйләп кую мөмкин түгел шул. Шулай да ул ике дә уйламады, бораулауны туктатырга кушты. Дуслар скважинасын шул хәлендә калдырып булмый бит. Үзе Кусков буровоенда калды, тәүлеккә якын тезгеннән ычкынган табигать стихиясен авызлыкларга дусларына булышты. Аз гына ялга туктаган араларда Мәдинәсе, кечкенә улы Михаил турында уйланды. Әйе, бу юлы да ул сүзендә тора алмады. Алар тагын бәйрәмне үзләре генә каршы алачаклар. Шулай килеп чыкты бит инде, ни эшләсен ул... Дуслар бит... Әсәдулла өенә 8 ноябрьгә каршы төн уртасында гына '.кайтып керде. Җитмәсә, әлегә кадәр аны көткән бәйрәм өстәле янына еллык планны үтәп тә кайтмады. Сый кайгысы да юк иде аңарда. Арыган, бик нык арыган иде ул. Мәдинә Әсәдуллага манма су булган эш киемнәрен салырга ярдәм итте, һәм ул, аякларын көч-хәл белән күтәреп атлап, диванга барып утырды. — йокым би.к килә, карчык, — диде Әсәдулла. — Урын җәйсәң иде. Бик ныклап «мунча кертергә» исәпләгән иде Мәдинә ирен, талчыккан йөзен күргәч, шул сүзләрен ишеткәч, берничә көн җыелып килгән үпкә сүзләре онытылды да китте. — Күреп торам инде, — диде, кайгыртучан тавыш белән, һәм иренең таракка буйсынмас кара чәчләреннән сыйпады... Лениногорскидан йөз километрлар ераклыктагы буровойда хезмәт белән тулы тормыш дәвам итте. Конторадан цемент китерделәр, һәм бер атнадан соң инде еллык план үтәлгән иде. Ноябрь уртасында еллык планның үтәлүе яхшы, бик яхшы инде ул. Ә бит бу 'план башка бригадалар планына караганда ике мең метрга күбрәк. Әсәдулла һәм аның хезмәттәш иптәшләренең максаты моның белән генә чикләнү түгел, яңа елга кадәр «буй җитмәс» булып килгән унбиш мең метрны бораулап үтүгә ирешү иде. 25 декабрьгә тагын бер скважина тапшырылды. «Тапшырылды» дию ансат. Күпме көч, күпме тырышлык, никадәр осталык кирәк булды моның өчен! Узган кыш нәкъ календарь буенча килде. 2 декабрь көнне җир өстен кар каплады, кинәт буран башланды, көн салкынайды. Контора базасыннан шактый ерактагы буровойга барып җитү бик кыенайды. Буровойга таба юлны бульдозер да көч-хәл белән салды. Мондый шартларда бораулауны дәвам итү гаять авыр иде. Гадәттәге шартларда автомашиналар белән буровойга җиһазлар китерүгә 8. .с- ә-* 7- 113 ике көн вакыт китә иде. Хәзер исә моның өчен атнага якын вакыт кирәк. Ә машина йөртүчеләр мондый юлга чыгудан 'бөтенләй 'баш тарттылар. Аларны алай итеп, болан итеп үгетләргә туры килде. Кыскасы, кайбер, бригадаларда бер скважинаны бораулау ике, өч айга сузылды узган кыш Ләкин Әсәдулла бригадасы сынатмады. Менә, ниһаять, бу скважина да тапшырылды. Ләкин әле 15 -мең метрга житү өчен алдагы көннәрдә тагын алты йөз метрга «кын тау токымнарын бораулап үтәргә, кирәк иде. Хәер, бораулауны «нуль»дән башлап китү, бораулаучылар әйтүенчә, авыр эш түгел, каты токымнарга җиткәнче тиз бара. Әмма- киресенчә -килеп чыкты. Скважинаның соңгы метрларын бораулаудан, да кыенрак булды башлап җибәрү. Насосларны беренче сынап караганда ук шул беленде: буровойга су -килми иде. Димәк, су торбасы тишелгән. Аны бер метр тирәнлегендәге кар астыннан эзләп табарга, ямарга кнрәк иде. Авария булган урынны эзләргә бөтен бригада чыкты. Трасса буйлап карны казып торбаның һәр метрын тикшереп чыктылар. Ниһаять, су аккан төш табылды. Трассаның бу урынын кардан чистарту өстенә, туңган туфракны казып, траншеяга салынган торбаны ачарга да, кирәк иде. Балталар, ломнар, кәйләләр эшкә җигелде. Бригада членнары бер-берсен алыштыра-алыштыра туңган җирне казыдылар. Кышкы салкын да, буран да сизелмәде, аркалар тирләп, юешләнде— барысына да эссе иде. һәртөрле авыр эшкә гадәтләнгән бораулаучылар, туң туфракны .казып, траншеяга урнаштырылган торбаны, ниһаять, ачтылар. Сварщик тишелгән урынны ямады, буровойга су ага башлады... 28 декабрьдә бригада яңа скважина -борауларга кереште. Бораулаучы Борис Трушин -вахтасы -яңа ел төнендә әлеге «буй җитмәс -биеклекне узып та китте. 1962 елның соңгы минутларында, Җәләлетдинэв. квартирасында Әсәдулла исәнлегенә тост күтәргәндә, бригада бораулаган метрлар саны 15 068 метр иде. инде. Бу кыен чикне әле бер генә бригада узып китте. Әлбәттә, якын арада, бүтән бригадалар өчен дә 15 мең-метр «буй җитмәс -биеклек» булып, калмас. Ә хәзер бу биеклекне зур ихтыярлы .һәм бер-берсе белән туганнарча дус булган - кешеләрдән торган коллектив .яулап алды. Бу алдан хәзерләнгән рекорд, очраклы казаныш -кына түгел. Әсәдулла моңа разведка скважиналарын бораулауга керешкән .көннәрендә, үк әзерләнә башлады... « £ 1958 ел иде. Әсәдулла үзенең-бергә укыган иптәшләре — Госман Җәләлетдинов, Михаил Кусков белән бергә, Грозный нефть .институтын-, тәмамлап, Леңиногорскига килеп төште. Аларны -контора директоры Иван Игнатьевич Лисов кабул итте. — Коллектив өчен бик кыен -вакытта килеп җиттегез, — диде ул.— Контора эксплуатацион бораулаудан разведкага күчү алдында тора. Күп кенә үзгәрешләр кертергә, өстәмә җайланмалар булдырырга туры килә. Ә сезгә, әгәр разведчиклар булырга телисез икән, өр-яңадан башларга туры киләчәк. Буровойда гади эшче булып эшләрсез... һәрнәрсәне үз кулыгыз белән капшап .карагыз. Шуннан соң инде, рәхим итегез, күрербез: инженермы сез, түгелме. Лисовның бу ^сүзләренә үпкәләргә дә мөмкин иде. Әмма аларны дуслар зур игътибар -белән тыңладылар. Әлбәттә, егетләрнең -буровойларны күргәннәре бар практиканы шунда үттеләр. Ә монда практика- гына түгел, алдагы зур, катлаулы хезмәт юлының башы. — Ә торак урыны ничегрәк соң? Аны да хәзер генә вәгъдә итә алмыйбыз. Ялгыш-масам, инде семьялы булырга да өлгергәнсез шикелле. Хәзергә барактан ике- семьяга бер бүлмә тәкъдим итә алам. Үзегез хәл итегез... 8* нз Дуслар бер-берсенә карап алдылар. Алар инде Татарстанда, зур нефть җирендә калырга үзара күптән килешкәннәр иде. Ә кыенлыклар?.. Юк, кыенлыклар дусларны куркытмады. Әсәдулла бер көннән соң буровойга килде. Аны тәҗрибәле -бораулау мастеры Федор Иванович Перебейнос каршы алды. Алар якташлар булып чыктылар. Федор Иванович та элек Грозныйда эшләгән, берен- челәрдән булып Татарстан нефть чирәмен күтәрергә килгән. Әмма якташларның үзара сөйләшеп торырга вакытлары юк иде. Әсәдулла буровойда эш урынына басты. Яңа торбаны китерергә, корыч канатны җыеп алырга кирәк иде. Кыскасы, аның эше гадәттәге кара эш иде. Ә Әсәдулланың күбрәк бораулаучы янында буласы килә, лебедка тормозы тоткасының калтырануын тоясы, турбина гөрелтесенең тавышын ишетеп торасы килә иде... Озак та үтмәде, инструментны күтәрү башланды: үтмәсләнгән, аны алыштырырга кирәк иде. Менә ул мотор янына бораулаучы белән рәттән басты. Әмма ул сыек балчык эремәсенә буялган торбаларны гына күрә, ә үзе кулындагы ачкычы белән торбаларны ■борып, чыгарып тора. Практика вакытында шушы авыр ачкычны бик оста куллана белүчеләргә кызыккан иде ул, ә хәзер аның битләреннән бөртек-бөртек тир ага, еш-еш сулый, әледән-әле ачкыч тиешле урыннан читкә тайпыла, кыскасы, хәзер аның хәле кеше кызыгырлык түгел иде. Аяклары тәмам авырайды, куллары калтырый башлады, тешен кысып ничек тә түзәргә тырышты. Ә бүтәннәр, тирә-яктагылар, аның булдыксызлыгыннан көлделәр, ул эшли аямаганнарны цирктагы фокусчы осталыгы белән эшләп күрсәттеләр. Оят иде. Әмма тумыштан ук барысын да белеп тумыйлар бит, осталык ул вакыт белән, хезмәт, тырышлык белән бергә-килә, һәм ул тырышты, бар көчен биреп тырышты. Инструментны күтәреп бетергәч, инде смена бетәргә берничә минут кына калганда, аның янына Федор Иванович килеп, хәл белеште: — Ничек, Әсәдулла, тез буыннары бик сыгылмыймы? — Сыгыла,—дип, дөресен әйтте Әсәдулла. — Түз. Берәр атнадан күнегерсең. Моны Әсәдулла үзе дә белә иде. Тик ул мускулларының нык булмавына, авыр эшкә күнекмәгәнлегенә кыенсынды. Инженер Әсәдулла Әсәдуллаевның буровойдагы беренче эш көне шулай үгте. Аннан соң моннан кыенрак көннәр дә булмады түгел, булды, әмма монысы аның бөтен гомеренә истә калды. * * ф Көннәр берсе артыннан берсе үтеп торды. Алар болан караганда гел бер төсле үтә кебек, әмма Әсәдулла өчен .һәр көн яңа нәрсә алып килде. Бер атна да үтмәде, вахтада ул үз кеше иде инде. Барлык эшне дә бүтәннәр ярдәменнән тыш башкара алмаса да, күбесенә инде ул күнекте. Инженер дип тормадылар, аңа бернинди ташлама ясамадылар. Шулай ук инженер икәнлеген онытырга да ирек бирмәделәр һәм, бер ай үткәч, Мирхафиз Ибәтуллин бригадасына бораулаучы ярдәмчесе кирәк булгач, Әсәдулланы искә төшерделәр. Диспетчерлык хезмәте начальнигы Григорий Астафьев белән мастер Перебейнос арасында телефон аша кыска гына сөйләшү булып алды: — Нихәл анда, Федор Иванович, Әсәдулланы берәр баскычка күтәрсәк ничек булыр? Мирхафизга помбур кирәк, булдыра алырмы? — Булдырыр. Егетнең кулы нык күренә. — Әйт алайса, иртәгә кичке сменага аңа чыксын. Смена бетәр алдыннан бу хәбәр Әсәдуллага да ишетелде. — Иртәрәк түгелме соң әле?—дип гаҗәпләнде Әсәдулла. — Юк, — диде Федор Иванович. — Анда син эшкә якынрак булырсың. Институтта алган белемеңне күбрәк файдалана алырсың. Мирхафиз Әсәдулланы ачык йөз белән каршы алды. Коллектив •белән дә УЛ тиз дуслашты. Бигрәк тә бораулаучы Петр Трошихин белән алар ны/дуслашып киттеләр. Петр лебедка тормозы янына яна гына баскан һәм ул һәр эшен бөтен күңелен биреп эшли, бернинди кара эштән куркып тормый иде. һәрвакыт бүрәнәмен, юанрак, авыррак ягында ул Әйе. Әсәдуллага бу егет бик ошады һәм ул да ана ошарга тырышты. Әсәдулла дустының йөзен кызартмады. Ул беренче мәртәбә лебедка тормозы янына да Петр булышлыгы белән басты, буровойда смена хуҗасы булырга да аңардан өйрәнде. Ләкин инженер өчен смена хуҗасы булу гына җитми, аңа буровойдагы һәрнәрсәгә, һәр сменага бөтенесенә хуҗа була белү кирәк. Монысына инде Әсәдулла ярты елдан соң мастер Николай Горшенин бригадасында өйрәнде. Тик Әсәдуллага аның белән озак эшләргә туры килмәде. Аны борау- лаучыалыштыручы итеп күчерделәр. Конторада шундый бораулаучылар да бар. Мондый бораулаучылар авырып «иткән, ялга чыккан оо- раулаучыларны алыштыралар. Гадәттә, «алыштыручылар» итеп нинди дә булса гаебе булганнарны, осталыклары какшый башлаганнарны куялар. Шулай ук үсеп .килүчеләр, яшьләр дә «алыштыручылар» арасында бар. Бу төр бораулаучыларның хезмәт хакы да ким. Чөнки аларга төрле буровойларда,, төрле мастерлар кул астында эшләргә, аварияле буровойларны сафка бастырырга туры килә. Ни генә булмасын, Әсәдулла өчен бу эш осталыкка өйрәнү мәктәбе иде. Әсәдулла авариягә тап булган скважиналарны төзәтеп йөргән арада, аның белән бергә укыган иптәшләре инде мастерлар булып өлгерделәр. Госман Җәләлетдинов, Бакуга китеп барган Дмитрий Тулышов урынына, алдынгы бригаданың мастеры итеп билгеләнде. Озак та үтмәде, Михаил Кусковны да скважиналарны үзләштерү цехына мастер итеп күтәрделәр. Алар белән очрашканда Әсәдулла: — Үсәсез, шайтан алгыры. Оныкларыгызга көнләшәм мин сезнең,— дип шаярта иде. Шаяртып кына түгел, чынлап көнләшерлек, дөресрәге, үпкәләрлек тә иде. Директор аңа әйтсен иде: «Тагын бер ел түз инде, Әсәдулла», — дисен иде. Түзәр иде. Әмма бу турыда әлегә беркем бер сүз әйтмәде. Бәлкем әле аның мастер булырлык тәҗрибәсе дә юктыр... Директор кабинетында өчәүләп утыруларына әле бер ел да үтмәде бит... w • 1959 елны Татарстан нефтьчеләре алдына нефть мәйданнарын киңәйтү, яңа нефть чыганакларын табу бурычы куелды. «Татбурнефть» ■трестының 2 номерлы конторасы «Татиефтьгазразведка» трестының дүртенче конторасы итеп үзгәртелде һәм бөтенләе белән разведка сыйфатында бораулауга күчте. Разведчиклар Лениногорскидан шактый еракта эшлиләр пде. Алар инде оерничә урында нефть чыганакларын һәм ятмаларын да табып өлгерделәр. Көннәр буе буровойдагы барлык эшләр белән җитәкчелек итәргә бер генә мастерга кыен иде. Контора җитәкчеләре 'һәр буровойга икешәр мастер беркетергә булды. Шул уңай белән контора директоры Әсәдулланы, ниһаять, үзенә чакыртты. Нигә чакыртуымны беләсең киләме, — дип суз башлады ул, хәйләкәр елмаеп. Үзең дә сизә торгансыңдыр. Сиңа биргән вәгъдәне үтәвемне белдерергә чакырдым. Анатолий Криушкин бригадасына икенче '.мастер булып барасың. Шатлыгың эчеңә сыймыймы? Күзеңнән күренеп тора. Риза, димәк. Килештек. Әсәдулла директор алдында шатлыгын яшерергә теләмәде. Бу тәкъдимгә чын-чыилап шат иде ул. Криушкин бригадасы конторадагы иң оибәт бригадаларның берсе иде. Аңа Татарстанда беренчеләрдән булып коммунистик хезмәт бригадасы .исеме бирелде. Бу бригадада ЭШПӘУ бәхете аның төшенә дә кермәгән иде. 117 — Ләкин шуны исеңнән чыгарма, — дип сүзен дәвам итте Лисов. — Анатолий белән озак эшләргә туры килмәс. Буровой хуҗасы булырга әзерлән. Андагы кешеләрнең ничек икәнен үзең беләсең—менә дигән. Аларга лаеклы булырга тырыш. Килештекме? ...207 иче буровой, Әсәдулла мастер булып эшләячәк беренче буровой. Язның береиче ае—март җитүгә карамастан, кыш әле бирешергә теләми, үткен җилләре белән битне ялый. Шулай да кояш үзенең җылысын көннәнкөн арттыра бара. Бораулаучылар яна гына зур авариядән -котылдылар. Аннан .котылу бик кыен булды: скважинадан газ бәреп чыга башлаган һәм бораулау торбасына инструмент кысылган иде. Ә аны азат итәргә тырышу берни лә бирмәде. Бригада турбобурны, торбаларның бер өлешен скважинада, калдырып, яңа ствол борауларга мәҗбүр булды. Шушы мәшәкатьләр' аркасында бригада алдынгы урыныннан иң арттагы урынга төште. Менә хәзер, авариядән котылгач (Әсәдулла бик яхшы сизә), бригада членнарының күңелләре ашкынып тора. Алар көчләрен жәлләмичә эшлиләр, алга омтылалар. Әмма алдагы бригадаларны куып җитү бик җиңел эш түгел инде хәзер. Госман Җәләлетдинов бригадасы (Криушкин бригадасы алар белән ярыша) шактый ук алга китеп өлгерде. Әле Әсәдулла һаман аның белән бер ’бүлмәдә яши иде. Кичен чәй эчкәндә Госман: — Артта калдыгыз, брат, — дип шаяртты Әсәдулланы. — Хәзер кая инде сезгә ’безне куып җитү. Синең киң җилкәләрең генә бригадагызга бик ышанычлы терәк була алмас. — Мөмкин, бик мөмкин, — диде Әсәдулла. — Әмма сер итеп кенә әйтим: үзең дә бирешмә. Бездә кешеләр чын эшне көтеп алдылар. Аңладыңмы? — һәм ул урыныннан торып бүл-мә буйлап йөреп килде.— Ә инде миңа килгәндә, бик үк нык терәк булмасам да, шулай ук черек тә түгел. Кулдан килгән кадәр тырышырмын. Аңлыйсыңмы, тырышыр-, мын... — Оһо, — син инде бригаданың патриоты булып өлгергәнсең! Бик әйбәт. Я, алайса, бир бишне... — Алар кулларын кысыштылар. Озак та үтмәде, Әсәдулла, бер төокем бораулаучылар белән -бергә, яңа табылган нефть чыганагын эксплуатациягә тапшыру конференциясендә Госман белән очрашты. Бу вакытта илебез хезмәт ияләре партиябезнең XXII съездын лаеклы каршыларга әзерләнәләр иде. Җәләлетдинов бригадасы съезд алды йөкләмәсе кабул итте. Кунаклар исеменнән конференциядә Криушкин чыгыш ясады. — Сез партиянең XXII съезды ачылу көненә еллык йөкләмәне үтәргә сүз бирдегез. Моңа без бик шат. Без бу датага 11 айлык планны' үтәргә йөкләмә алабыз. Безнең өчен моны чынга ашыру кыен булачак, әлбәттә. Мигә икәнен үзегез беләсез. Ләкин сезнең белән безнең ара-' дагы ераклык кимегәннәи кими бара. Куып җитәрбезме сезне — анысын әле әйтү кыен — шулай да сездән калышмабыз... Криушкинныц соңгы сүзләрен Җәләлетдинов бригадасы членнары кул чабып каршыладылар. Алар -беләләр иде: Криушкин бригадасы членнарының сүзләре эштән аерылмый. Бу юлы да алар сүзләрендә тордылар, йөкләмәләрен бер атнага якын алданрак үтәделәр. Дөрес, ел ахырына кадәр алар Җәләлетдиновбригадасын куып җитә алмадылар. Шулай да борауланган метрлар аермасы бары тик 700 метр гына калды. 1961 нче елның ахырында Анатолий Криушкин контораның технология бүлегенә эшкә алынды. — Менә шулай, Әсәдулла туган, коллективны синең «улга тапшырам,— диде ул. киткәндә. — Кулларың болай нык күренә, махы бирмә! Тәҗрибәле мастерның ышаныч күрсәтүенә Әсәдулла чын күңелдән шатланды. Шулай итеп, Әсәдулла 'буровой хуҗасы булып китте. Шул ук кеннәрдә^Госман Жәләлетдииов та үз бригадасын Михаил Кусковка тапшырды. Аны «Татбурнефть» трестының парткомына секретарь итеп сайлаганнар иде. туп-туры, — тукталып калдык... Әлбәттә, алар эшенә тыгылу Әсәдулланың .вазифасы түгел. Ул-бу килеп чыкса, бүтәннәр скважинасы өчен җавап бирергә туры киләчәк. Бораулау цехы начальнигы бар, баш инженер бар, ниһаять, контора директоры бар. Алар хәл итәргә тиеш бу мәсьәләне. Шулай ук дусларга тискәре җавап бирү дә Әсәдуллага хас нәрсә түгел. Ул Кусков буровоена китте. Скважинада сыеклыкны читкә агыза торган ярыклар томаланып бетүенә ышангач кына, үз буровоена кайтты... Хәзер, бораулаучыларның яки бүтән һөнәр кешеләренең осталыгы үсүе турында сөйләгәндә, яңа техниканы телгә алмый -мөмкин түгел. Скважина бораулауның .безнең илдә инде бер гасырга якын тарихы бар. Ләкин ул соңгы ун ел эчендә гаять зур үсеш алды. Хәтта Әсәдулла Татарстанга килгәч -кенә дә дөнья кадәр яңа техника үзләштерелде. Ул, -бораулаучы булып эшләгәндә, илебездә беренче үзйөрешле разведка буровойларын сынады. Разведчиклар да, эскплуатацион бораулаучылар кебек үк, әзер вышкаларны күчереп йөртә башладылар. Яна урында яңа вышкалар кору бетте. Шулай ук ул беренче автомат ачкычларының да кадерен бик белә. Элек бик кыен иде бит: авыр ачкыч белән торбаларны борып чыгару зур физик көч таләп итә иде. Ә хәзер бораулау ярдәмчесе бу эшне кнопкаларга басып кына башкара. Бал 1962 елның январенда мондый җиңеләйтелгән -буровойны Госман Жәләлетдииов сынап карады, ә инде өч ай үткәч, Әсәдулла Әсәдуллаев бригадасы шул метод белән эшләүгә күчте. Бу методны куллану аркасында контора елга дәүләтнең 50 мең сумнан артык акчасын янга 'калдырды, «I атнефтьгаз разведка» тресты, Лениногорск конторасының бу тәҗрибәсен бүтән контораларга да кертү максаты белән, трестның техник советын җыйды. Кызганычка каршы, бүтән контора вәкилләре бу яңалыкны хупламадылар. Мәшәкатьтән куркыптырмы, бик күпләо әле көтеп тору ягында иде: әллә яхшы, әллә начар булып чыгар, билгесез, янәсе. Аның белән эшли башлап, уңышсызлыкка очрасаң, — план үтәлми калачак... Бу техсоветка Әсәдулла да чакырылган иде. Мондый Ярыш дәвам итте... . «Юмарт күңелле кеше» диләр Әсәдулла турында. Әйе, безнең совет кешесенә эчкерсез юмартлык хас. Бу хис аның тормышын баета, рухын матур итә Ярышып эшләүчеләр арасындагы юмартлык, тәҗриоә УРтак- лашу, берберецә ярдәм итү гадәткә кереп киткән. Әсәдулла беләи Михаил бригадалары арасында да үзара ярдәмләшү бик еш була. Менә, мәсәлән, Михаил буровоенда юдыру сыекчасының читкә агуы нәтиҗәсендә бораулау эше тукталды. Мастер да, аның ярдәмчесе дә буровойда юк иде. Бораулаучы Гумеров Әсәдулла буровоена юнәлде. _ Коткар, — диде ул, күптәнге дустына мөрәҗәгать пткәндәгедәй чык эремәсен әзерләү дә аның күз алдында механикалаштырылды. Кечкенә диаметрлы инструмент куллана башлау бораулау эшендә зур борылыш ясады. Бу меңнәрчә тонна металлны янга калдырырга мөмкинлек бирде. Бораулау инструменты җиңеләйде, һәм башка җайланмаларны йөртү дә уңайланды. Элек буровойда биш дизель эшли иде, хәзер өч дизель дә җитә. Әмма дизель урнаштырыла торган блоклар искечә калды. Моны җиңеләйтү турында иң беренче «Татнефтьгазраз- ведка» трестының дүртенче конторасы коллективы нык уйлана башлады. Трест директоры Иван Игнатьевич Лисов, баш механик Котов, инженер Мусский бу турыда күп баш ваттылар. Уйлана торгач, шундый нәтиҗәгә килделәр: кечкенә диаметр белән бораулаганда ике дизель дә бик җиткән. 119 икеләнүләр аңа ошамады. Ул чыгыш ясарга да әзерләнмәде, ■чөнки бу мәсьәлә аның өчен исбатлап торгысыз ачык иде. Шулай да ул үз сүзен әйтми кала алмады. — Безнең бригада, — диде ул,— ике дизель белән эшләп, инде җиденче скважина бораулауны тәмамлый. Кусков бригадасы да шулкадәр үк бораулады. Бер дә зарланмыйбыз, планны башкалардан ким түгел, ә арттырып үтибез. Нәрсәдән куркасыздыр, аңламыйм. Әлбәттә, өч дизель белән эшләү тынычрак. Ә бу тынычлану дәүләткә бик кыйммәткә төшә бит... — Моның өчен сез премия аласыз,— дип кычкырды кемдер залдан. — Әйе, алдык, — дип сүзен дәвам итте Әсәдулла. — Яхшы эш өчен безнең дәүләт акча кызганмый. Ни өчен карышасыздыр — аңламыйм. Трест җитәкчеләре Лениногорск разведчикларының башлангычын яхшы дип тапты -һәм барлык контораларга да, 8 номерлы борау белән эшләгәндә, шул методка күчәргә тәкъдим ясады. Ләкин, инде моңа шактый вакыт үтсә дә, трест җитәкчеләре хәзергә кадәр бу эшнең торышы белән ныклап кызыксынмыйлар. Әле дә трестның барлык контораларында бу яңа эш алымы тиешенчә кулланылмый.., 4: ** Быел, февраль аенда, Әсәдулла Әсәдуллаевны Мәскәүгә, нефть һәм химия промышленносте эшчеләре союзы Үзәк Комитетының киңәйтелгән утырышына чакырып алдылар. Бу утырышта 1962 елда илебез бораулаучыларының социалистик ярыш йомгаклары тикшерелде. Әсәдулла — утырышларда, киңәшмәләрдә күп булган кеше. Аның турында, ул дәүләтчә уйлый белә торган кеше, диләр. Партиянең Лениногорск шәһәр комитеты члены буларак, 'пленумнарда күп чыгыш ясаганы бар, ул нефтьчеләрнең өлкә киңәшмәләрендә дә күп тапкырлар речь белән чыкты. Ә башкаладагы киңәшмәләргә аның әле катнашканы юк иде. Шулай да ул анда тыныч күңел белән барды. Җидееллыкның дүртенче елында аның җитәкчелегендәге коллектив илебез разведчиклары өчең рекорд булырлык нәтиҗәгә иреште. 1962 елда Әсәдулласв бригадасы 97 мең сум экономия ясады. Бу акчага ике разведка скважинасы борауларга «мөмкин. Әмма Әсәдулла ирешелгәннәр турында түгел, эшкә комачаулый торган нәрсәләр турында уйланды. Әйе, узган ел аның бригадасы 15 мең метр разведка скважинасы бораулады. Ләкин бригада, буровойларны көтеп, 50 көн вакытны әрәмгә уздырды. Бу вакыт эчендә ике мең метр борауларга мөмкин иде. Бораулау бригадаларында яңа вышкалар көтеп нигә шулкадәр вакыт җилгә оча? Вышка монтажлаучылар әллә үз вакытында яңа урында вышкаларны өлгертә алмыймы? Юк, сәбәп анда түгел. Материаль-техник тәэминат үскәннән-үсә барган бораулау темпыннан артта кала. Разведчиклар карамагында һәр урында йөри ала торган машиналар әлегә чаклы җитәрлек түгел. Разведчиклар өчен төп транспорт төре — трактор. Алары да җитенкерәп бетми. Күчү мәшәкатьләре күп вакытны ала. Турбобурларга, дизельләргә, бүтән җиһазларга запас частьлар дә тиешенчә булмый. Болар барысы да бораулау темпына киртә булып торалар, тизлекне арттырырга комачаулыйлар. Утырышта Әсәдуллаев әнә шулар турында сөйләде. Бу утырыштан Әсәдулла күтәренке күңел белән кайтты. Мәскәүдә, бораулау буенча фәнни-тикшеренү институтының сынау заводында ул киләчәк көн буровоен күрде. Эшне күп җиңеләйтәчәк бу уңай буровой, тагын бик күп җиһазлар аңа бик ошады. Иң мөһиме: илебез разведчиклары арасында Әсәдулла бригадасының еллык бораулау нәтиҗәсе рекорд итеп билгеләнде, һәм аңа икенче Бөтенсоюз премиясе бирелде...