Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яжалыклары

ЯҢА ҺӘЙКӘЛ ПРОЕКТЛАРЫН КАРАУ Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте җитәкчеләре 17 майда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Фрунзе яры буендагы «Төзелеш» бүлегендә булдылар һәм В, И. Ленин һәйкәле проектлары белән таныштылар. Бөек юлбашчыбызга монумент Мәскәүлең Ленин тауларында куелачак. Павильон, нарның берсендә дүрт проект күрсәтелә. Проектларны карагач, IT. С. Хрущев алар- иын уңай якларын күрсәтеп үтте. Шул ук вакытта ул Коммунистлар партиясен һәм Совет дәүләтен төзүче Владимир Ильич -Ленинның бөек образын иҗат итү буенча гаять зур эш алып барырга кирәклеген әйтте. Никита Сергеевич һәйкәл проектлары авторларыннан: бу зур максатка ирешү өчен берләшеп эшләсәгез яхшырак булмасмы, дип сорады. Скульпторлар һәм архитекторлар Н. С. Хрущевның бу тәкъдименә уңай карауларын белдерделәр. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре совет халкының космосны үзләштерүенә багышланган монумент проекты белән таныштылар. 90 метр биеклектәге бу монумент Тынычлык проспектында, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең баш капкасы янында ясала инде. Шулай ук К. Э. Циолковскийның граниттан эшләнгән 5 метрлы фигурасы күрсәтелде. Ул төзелә торган монументның бер өлеше булачак. СӘНГАТЬЧӘ НӘФИС, ТАРИХИ ДӨРЕС ФИЛЬМ 16 һәм 17 майда Ленин тауларындагы Кабул итүләр йортында «Руслар могҗизасы» кинокартинасын җәмәгатьчелеккә күрсәтү үткәрелде. Яңа фильмда совет халкының бөек җиңүләре, коммунизмның бөеклеге сәнгатьчә нәфис, тарихи дөрес итеп, зур тирәнлек һәм публицистик дәрт белән сурәтләнә.. Германия Демократик Республикасының талантлы киноэшлеклеләре Аннелп һәм Андре Торидайклар эшләгән бу фильм алар- иың туган илендә инде гомуми танылды. Авторларның әйтүенчә картинаның темасын Н. С. Хрущев әйткән. Ике сериядән торучы бу кинокартинаны карарга партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре килде. Бу нәфис фильмның зур тәрбияви әһәмияте бар. Ул төрле буын совет кешеләренең, янәшә торып, яңа җәмгыять төзүләрен күрсәтә. Иҗат итүче совет кешесе тамашачылар алдына бөтен әхлак гүзәллеге һәм рухи байлыгы белән килеп баса. Картинаны карап бетергәннән соң, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л. И. Брежнев Германия Демократик Республикасы гражданнары — кинорежиссерлар Аннели Торндайкны һәм Андре Торндайкны Ленин орденнары белән бүләкләү турындагы Указны игълан итте. Көчле кул чабулар астында Л. И. Брежнев бүләкләнүчеләргә Ленин орденнары тапшыра. Н. С. Хрущев Аннели Торндайкны һәм Андре Торндайкны «Руслар могҗизасы» картинасын иҗат итү һәм лаеклы бүләк белән чын күңелдән тәбрик итте. Ул гүзәл кино әсәре авторларына яңа иҗади уңышлар теләде. МУЗЫКА АТНАЛЫГЫ Казанда, 14 майдан башлап, татар музыкасы атналыгы булып үтте. Ул Татар Дәүләт филармониясенең РСФСРның атказанган артисты Исай Шерман җитәкчелегендәге симфоник оркестры чыгышы белән башланды. Концертта композитор Бату Мөлековның «Хезмәт турында поэмаясы, Казан дәүләт консерваториясе студенты Мирсәет Яруллинның — оркестр һәм скрипка өчен язылган концерты, Александр Ключаревиың Идел буе халыклары темаларына сюитасы башкарылды. РСФСРның атказанган артпеты Василий Жарков композитор Хөснул Вәлнуллинның «Дим буенда» исемле яңа операсыннан Мохтар ариясен җырлады. Соңыннан А. Вәлнуллинның «Көзге җилләр» операсыннан вальс, Фасил Әхмәтов симфониясеннән өченче кисәк уйналды. 138 Атналык вакытында татар совет композиторлары әсәрләре культура кортлары һәм ачык эстрада сәхнәләреннән, шулай ук радио һәм телевидение аша яңгырады. «АФРИКА БАЛЛАДАСЫ» Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында кызыклы спектакль туды, «Африка балладасы» исемле опера сәхнәгә куелды. Әсәрне профессиональ артистлар түгел, ә халык операсының үзешчән артистлары — медицина работникларының культура йорты энтузиастлары башкара. Коллективның художество җитәкчесе, операны сәхнәгә куючы — М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Владимир Степанов. Директоры — Владимир Васильев. Тамашачылар спектакльне бик яратып карадылар. БАШКОРТСТАИ АРТИСТЛАРЫ МӘСКӘҮДӘ Мәскәүдә Кремль театры сәхнәсендә Башкортстан опера һәм балет театры гастрольләре булды. Коллектив 22 майда беренче гастроль спектаклен — Л. Степановның «Торналар җыры» балетын күрсәтте. Моннан тыш кунаклар Мәскәүдә тагын ике спектакль — композитор 3. Исмәгыйлевиек «Кодача» музыкаль комедиясен һәм К- Ка- раевның «Яшен сукмагыннан» балетын күрсәттеләр. Мәскәүлеләр башкорт дуслар сәнгатен зур кызыксыну белән кабул иттеләр. МИНЗӘЛӘ АРТИСТЛАРЫ УЛЬЯНОВСКИДА Минзәлә колхоз-совхоз драма театры Ульяновск өлкәсендә үзенең җәйге гастрольләрен башлады. Театр беренче спектакльләрен өлкәнең Мәләкәс шәһәрендә күрсәтте, Шәһәр халкы күптәннән таныш артистларны җылы каршылады, һәм спектакльләр һәр көнне зур уңыш белән бара. Туфан Миңнуллиявыц «Безнең авыл кешеләре» дигән өч пәрдәлек комедиясен, Ш. Шаһгалиевның «Дуслык һәм мәхәббәт» исемле драмасын тамашачылар аеруча яратып карадылар. Берничә көннән театр Ульяповскига килде. Артистлар, айда бер атна булып, югарыда әйтелгән спектакльләрдән тыш, Г. Хөснуллинның «Икенче яшьлек» комедиясен, Вәли Галимовпың «Кара чәчәкләр» һәм Ш. Зәйнинең «йөрәк давыллары» исемле драмаларын күрсәттеләр. ОЧРАШУЛАР, КИЧӘЛӘР Күптәй түгел Татарстанның X еллыгы исемендәге культура сараенда поэзия һәм сәнгать кичәсе булды. Хезмәт ветераны Ш. В. Гайсин, кичәне ачып, беренче сүзне шагыйрь Хәсән ага Туфанга бирде. Аннан шагыйрь Мөхәммәт Садри нефтьчеләр турындагы шигырен һәм юмористик әсәрләрен укыды. Шагыйрь Ә. Исхакның мәсәлләре дә тыңлаучыдарга бик ошады. М. Хөсәен, Ә Әхмтт җанов та яңа шигырьләрен зур пафос OeiJ» укыдылар. '• Нәфис сүз остасы Айрат Арсланов Габ дулла Тукан шигырьләрен зур осталык белән укыды. Татарстанның атказанган an тнсткасы Әлфия Афзалова татар халык көй лорен һәм һинд җырларын оста башкарды Хәмит Бакировныц кубызда уйнавы да әй- бэт тәэсир калдырды. Культура сараеның художество җитәкчесе Шәүкәт Салахетдинов, һәвәскәр артистлар — эшче Рәис Сабиров һәм Наилә Җәләлетдинова иптәшләрнең чыгышлары да җылы каршыланды. Композиторлар Александр Ключарев Һәм Заһнт Хәбибуллин рояльдә һәм скрипкада Салих Сәйдәшевнсң «Каршылау маршы»» һәм авыл көйләрен уйнадылар. Поэзия һәм сәнгать кичәсе герой-шагыйрьМуса Җәлил турындагы «Тормыш — җыр» һәм «Совет Татарстаны сәнгате» дигән документаль кинофильмнар демонстрация ләү белән тәмамланды. Язучы И. Гази һәм шагыйрь Г. Хуҗиев- 14—19 майда Чнстай шәһәрендә булдылар. Алар «Ленин голы» газетасы редакциясе каршындагы әдәбият түгәрәгенең эше. анда катнашучыларның иҗатлары белән таныштылар. Дамир Вагынзов проза жанрында эшли икән. Берничә хикәясе матбугатта басылып та чыккан. Иптәш И. Гази аның 4 хикәясен һәм әле төгәлләнмәгән кечерәк повестен (барлыгы 4—5 табак чамасы) укып, авторга күп кенә файдалы киңәшләр бирде. Мокардан тыш, Ф. Нуруллин хикәясе, И. Исламов, А. Буланов, X. Гатин, Ә. Ганиев һәм X. Харисова шигырьләре укып тикшерелде. Язучылар Әсгать Ганиевнын. утырышта әйбәт днп табылган «Күңел көр» исемле шигырен «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә алып кайтып тапшырдылар. Әсәр газетаның 24 май санында басылып чыкты. И. Гази һәм Г.. Хуҗиев шәһәрнең 2 номерлы урта мәктәбендә һәм район китапханәсендә әдәбият сөючеләр белән очрашулар уздырдылар. Үзләренең әсәрләрен укыдылар, әдәбият мәсьәләләренә кагылган күп саплы сорауларына җаваплар бирделәр. Ике очрашуда 120 гә якын кеше катнашты. СЕКЦИЯЛӘРДӘ Шагыйрьләр секциясендә «Габдулла Тукай әсәрләрендә художество чаралары» исемле доклад тыңланды. Докладны шагыйрь Ә. Исхак ясады. Фикер алышуда С. Хәким, 3. Мансур. Ә. Юныс, Ә. Давыдов, Г. Латыйп һәм башка иптәшләр катнашты. Алар докладка гаять кызыклы һәм файдалы фәнни эзләнү днп бәя бирделәр һәм аның Тукай мирасын өйрәнүдә әйбәт яңалык икәнен әйттеләр. Драматурглар секциясе утырышында журналист Л. Вәлиевиең «Зәй буенда» исемле пьесасы укып тикшерелде. Әсәр буенча үзләренең тәэсирләре турында Р. Ишморат, X. Вахит, Г. Зэйнәшева, Ш. Ракипов сөйләделәр. Алар авторның шактый кызыклы тормыш материалы тапканлыгын әйтү белән бергә, әсәрдәге композицион һәм стилистик кимчелекләрнең әле зур урын алуын күрсәттеләр, киңәшләр бирделәр. Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясе башлан язучылар әсәрләрен җәмәгатьчелек тәртибендә аерым китап итеп чыгарырга әзерли. Җыентыкны Җәвад Тәрҗеманов, Кыям Миилебаев төзи. Редакторы — X. Камалов, Китапка моңарчы беркайда да аерым китабы чыкмаган авторларның әсәрләре керә. Китапны сатудан җыелган акча тынычлык фондына китәчәк. Сәламәтлеге югалып, түшәктә яткан Фәнис Яруллннны инде укучылар беләләр. Җыентык шушы яшь автор шигырьләре белән башлана. Аннары Казан дәүләт университеты студентларыннан Р. Файзуллин, Р. Миңлегалиев, урта мәктәп укучыларын- нан Р. Әшрәфҗанов, М. Әгъләмоз, Җ. Тәр- җемаиов, 3. Хәнәфиев һәм башка авторлар шигырьләре урнаштырыла. Бишенче июнь көнне балалар әдәбияты секциясе утырышында шул жыетыкка кергән әсәрләр укып тикшерелде. Фикер алышуларда Җ. Тәрҗеманов, Ә. Бикчәнтәева, Г. Гобәй, 3. Туфайлова, Г. Лотфи, Г. Латыйп, К. Миңлебаев, Г. Бакиров, Г. Әдһәмова, Р. Шакиров һәм башкалар катнашты. Алар китапка кертелгән күпчелек әсәрләрнең нигездә уңышлы булуы, балаларга хас хисләрнең яшь авторлар иҗатында турыдан- туры чагылыш тапканлыгы хакында сөйләделәр. Секция, шигырьләрнең иң яхшыларың сайлап, китап нәшриятында бастырып чыгарырга тәкъдим ятта. ТАЛАНТЛАР БӘЙРӘМЕ Казан предприятиеләрендә, югары уку йортларында, мәктәпләрендә һәм учреждениеләрендә үзешчән сәнгать коллективларына смотр үткәрелде. Ул икенче июнь көнне В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Үзәк стадионда шәһәрдәге халык талантлары бәйрәме белән төгәлләнде. 18 сәгатьтә оркестр моңнары астында мотоциклистлар күренде. Алар кызыл флаглар, партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең портретларын алып киләләр. Парад шулай башланып китте. Соңыннан үзешчән сәнгать коллективларының театральләштерелгәи, берләштерелгән концерты булды. Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек, Туганлык, Бәхет! — Бәйрәм әнә шундый девиз астында узды. ЦЕХТА КОНЦЕРТ Казан музыка училищесының симфоник оркестры Казан компрессорлар заводының турбохГашниа цехына барыл концерт бирде. Оркестрга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Әүхәдиев дирижерлык итте. Бетховен, Глинка, Чайковский һәм татар композиторы Мозаффаров әсәрләрен тамашачылар гаять зур рухлану белән тыңладылар. Концертта виолончелист И. Халитов һәм музыка белгече Р. Цербяков та катнаштылар. Завод эшчеләре, инженер-техник работниклары һәм хезмәткәрләре яшь музыкантларны озак алкышладылар һәм аларга яңа иҗади уңышлар теләп озатып калдылар