Логотип Казан Утлары
Повесть

Без үскәндә

ИКЕНЧЕ КИТАП 7 БҮТӘН ТӨРЛЕ САБАКЛАР удок яңгырый башлау белән без, малайлар, әбәт янчыкларыбызмы тәрәзә төбеннән алыш, түгәрәк .калайларыбызны учка 'кысып, ишеккә килеп тыгылдык. Ә олы кешеләр әсәрләнә калды. Нәфисә апа: — С.менага иртә түгелме сон, әллә өстә берәр нәрсә бар микән? — диде. — Хәере белән... — Әйе. — Күптән булганы юк иде. — Нәрсә, забастовкадыр дисезме? — Шул. Ләкин .баскычтан йөгерә-абына төшкән контор кешесе ишектән керәкерүгә икенче нәрсә хәбәр итте: — Иртәгә эшне бер сәгать алдан башлыйсыз. Хәзер марш кантор алдына!.. Үзе килә, — диде. «Үзе»—Алафузов икән, фабриканың төп хуҗасы. Мәскәүдә тора. Моннан башка тагын әллә ничә шәһәрдә әллә ничә фабриклары бар, ди. Без инде аның турында кеше әйтеп кеше ышанмас нәрсәләр ишеткән идек. Өе кырык бүлмәле диме... Чит илдән осталар китертеп эшләткән, ди. Бала саен асрау, этләренә хәтле асрау тота, ди. Немец иленнән алып кайткан бер эте Зәйнулланың иң яхшы юргасыннан кыйммәтрәк тора, ди. Дачасы артында гына зур елга бар икән. Кичләрен, кәефләнеп алса, бу яр читендәге беседкасына чыгьпп .утыра икән дә, җыелып карап торган малайлар күз алдында пыртманетыннан алтын тәңкәләр алып суга сибә икән. Малаең түгел, агаең кызыкмалы. Икене табып мендең.■—• Г 2* 19 бер крестьян аты бит. Ләкин суы салкын, тирән, җитмәсә, төбе алтын төсле сары ком... Бәхетлеләр меңгә бер... Аның каравы 'бизгәк ләктерү, үпкә шешүләр... Ниһаять, әллә ничә тапкыр чумып, берне таба алмый күгәренеп менгән, җеп өзәрлек җегәрләре калмаган олы мужиклар моның каршына килеп кулларын сузалар: — Артельгә берне генә... Бик өшетте, барин. — Юк, төшеп ал, ха-ха-ха!.. — ди бу һәм пыртманетыннан тагын алтын тәңкәләр алып сибә. Кешеләр, юкларын бар итеп, берәр шешә аракы алып килап эчәләр дә тагын чумалар. Бер тапкыр гомер чумганы булмаган кечерәк кенә бер малай күлмәкыштанын салып ага да бултых елгага. Чыкса, бөтен көшенең күзе дүрт була,— малайның ике кулында ике бишәрлек. — Хәйләсен беләсең?.. Өйрәт әле... Малай өенә элдерә. Артыннан көтүе белән малайлар. Бу әйләнеп килеп тагын бултых, — бу юлы да кулда ике бишәрлек. Алафуз юмартланып китеп, бер уч алтын сибә елгага. Ә ну тагын!.. — Хәзер... Малай табышын тагын өенә кертеп чыга да, елга төбеннән тагын ике бишәрлек учлап менә. Бу ни тамаша... Алафузов малайны беседкасына чакыра. Берне салып бирә шешәдән, малай эчми. Алафуз зур пачка шоколад тоттыра. Тагын берне. — Әйт, ничек син?.. — Ә син кире алмассыңмы, барин? — Тагын шуның хәтлене өстәп бирә.м... — Малайлар белмәсен түлке... — Малай әтиләренең сыер алырга саклап торган акчаларын белгән икән, шуны тел астына салып чума икән. Алафузның колагына шул турыда пышылдый. — Ах, наян!.. Ә сиңа алай ни файда? — Кызык. Күр, малайлар ничек көнләшә... Алафуз тапкырлыгы өчен малайга бер уч алтын биреп кайтарып җибәрә... Ә менә шул Алафуз, эшчегә дигәндә, бер тиен өчен чукына. Әйе, бер тиен өчен. Бер килүендә аңардан, ичмаса бер тиен арттыр, барин, дип сораганнар, көненә бер тиен... Картлар аяк астына тезләнеп ялварганнар. Юк, арттырмаган... Чамасыз бай, чамасыз юмарт, чамасыз саран бу кешене без тизрәк күрергә ашыктык. — Нигә шундый икән ул?—диде Йосыф, аяк йөзеннән бәйләгән бавы өзелү сәбәпле төшеп калган галошын алып кия-кия. Механическийдан чыгып безгә кушылган бер карт: — Без дә гаҗәп күргән идек. Карап баксаң, бер тиен аның өчен куп икән шул ул, энем, — диде. — Чүл. — Түгел икән шул. Ә менә асраулар, этләр — чүп. — Ничек инде?.. — Менә кара. Безнең күкләр аның фабрикларында илле мең бит. Илле мең тиенең биш йөз тәңкә була. Бу бер көнгә шулай. Ә айга? Ә елга? Этләр, асраулар өчен шуның йөздән бере дә китми торгандыр... — И-н... — Ул «и-и» ләрне монда күп ишетерсең әле... Ашыкма, күренми әле. Мә, менә моның белән бәйлә, ату тагын төшеп калыр кәлүшең... Капкадан алып ихатаның түренә хәтле сузылган олы юл киңәйтеп көрәлгән, такыр себерелгән, аерым цехларга керү юллары да киңәйтелгән иде. Кай арада өлгергәннәрдер, без утырткан чыршыларны уенчыклар белән бизәп куйганнар, «пәри утлары» кабызганнар. Кантор кызлары, берничә җөйче кыз чыршыдан чыршыга сузылган җепләргә 20 төрле төстәге кәгазьләр элеп йөриләр иде. Төбенә тикле ачып куйган капканын як-ягыида ике полицейский, алардан әз генә алга чыгь , Чесна ов Густав Германович, тагын инженер басып тора ид ' рәмчә киенгәннәр, шактый суык булуга карамастан, бүрекләре : култык астында Чеснаков башбашы челтәрле озын ак сөлге өстенә куеп, Ү pen пешкән зур бөтен ипи тоткан: ипи өстендә савыт белән тоз. Эшчеләргә анда якын .бармаска, юлның чит-читенә тезелеп п р--р * куштылар. Р «Арткарак!.. Тәртип!.. Тавыш!..» дип зур И °ДР™ полицейский йөгереп узды. Халык бераз гына тынып торды да тагын лиун, бер төн эчендә... — Булмас... _ —Өйдәге хәлне күршедәй сора диме әле. Проховоиның дөл-дөл Вәлиләр килене әтисе янына барган ие, Мәскәүдә дворник ич аның әтисе. Шул ишетеп кайткан. — Значет чалбар төймәсен тагын күчереп тагарга туры килә... — Көт тә тор. Ике мелиун итеп ала ул аны хәзер бездән. — Юк инде, җитте!.. —«Җитте» булса, кәҗә билеты сиңа. И үзең кебек тәти егетләр янына чугункага утыртып, дөрләп янган ут эченә тү-тү-түт!.. — Так что кругум шишнатсыт, Галәү энем... —Молчать, осади назад! — полицейский тагын йодрык күрсәтеп, кешеләрне этеп-төртеп узды. Халык тына төште. Урамда күңелле шөлдер тавышлары ишетелде. «Килә!,.» Чеснаковларга хәтле каушап як-якка тайпылдылар. Менә капканы тутырып, ак күбеккә баткан тройка килеп керде. Кучер, — куе «ара са — Здравие желаю, честной народ! —диде дә сулса аяк астыннан ике куллап алып, безнең өскә прәннек-канфит сипте!.. Аннары кузы чикләвеге, миндаль! Тагын сипте т«, мы бу, чынымы? Анысын уйлап торырга вакыт булмады, — С J түгел, олы кешеләр дә юлга ябырылды. Талаш, этеш-төртеш, кайсы шундук кабып йотты, кайсы, малайга дип, кесәсенә салды. Ә без карда шуышып йөргән хәлдә, кесәне дә онытмадык, авызны да дыңгычлап тутырдык... Ике тоткалы кер кәрзине белән тулы прәннек-канфит бик тиз бушады. Инде юлда чикләвек кабыклары да, канфит, миндаль кә шаулаша башлады: — Ни калган инде ул Алафузга монда, жә. — Әйтмә дә, аннан башка да дело идет, кантор пишет бит. — Значит пишет тә, бик түгел... Картага оттырган, ди ич. Ьер мекаллы, юан кызыл муенлы, иләмсез зур кызыл куллы, карчыга күзле урыс, — керә-керүгә өч дилбегәне берьюлы тартып, атларны лып туктатты. Сырлап эшләнгән зур биек кашевой чанада берәү калыкты. — Шул, үзе! Без инде аны, шундый зур бай булгач, кимендә Самовар бай кебек симездер, корсагы ике өлеш зурдыр дип белгән идек. Ә бу спай гына, чиркәүдә Клим күрсәткән урыс алласы кебек матур гына ир уртасы кеше иде. йөзе көләч, күзләре шундый ягымлы, аның эшчеләр әйткәнчә рәхимсез булуына, эчеп, кутит итеп, карталы уйнап йөрүенә ышанасы килми... Атлар туктауга Чеснаков, ялт килеп җитеп, Алафузга ипи-тозны сузды. Алафуз ипине алып, бер читен чеметеп, тозга манып капты да чанага куйды. Аннары кама бүреген салып, Чеснаковлар белән кул биреп күреште. Кучер әкрен генә дилбегә кагып куюга, әле ярсулары басылып җитмәгән атлар, усал пошкырып, гәүдәләрен ярсу уйнатып безгә таба килә башладылар. Алафузов утырмады. Бүреген баш очына күтәреп, як-ягына каранакарана: менә сиңа кирәк тагын... Уены- , — без генә 21 газьләре генә аунап ята иде. Кучер артка киерелеп дилбегәләрне тартты. Алафузов, атлар туктар-туктамас, кашевой утыргычына менеп басты: — Әйбәт эшлисез, молодцы! Галиҗәнап патша хәзрәтләре сезнең бу эшегезне онытмас, аллаһ тәгалә әҗерең бирер... Сез теккән шинельләрне кигән, сез кискән каешларны буган, сез ясаган ияргә атланган солдатлар арсландай гайрәт белән сугышалар, — дип башлады ул сүзен. Күп сөйләде. Суык Йосыфның галошлары аша гына түгел, минем итекләргә дә үтеп кереп, аякны чеметте. Бөтенесе истә калмаган, Ала- фуз үзенең сүзен «сугыш файдасына тагын бер сәгать артык эшлик!» дип бетерде. — Әй-й, мин тагын бер сәгать ким эшләргә әйтерсең дип торам... Их, Николай Иваныч... Башта нихәлләрегез бар, диярләр син... Бөдрә сакаллы, киң маңгайлы бу кешене мин бер тапкыр Гафур хәлфә белән күреп калган идем. Нәфисә ападан, кем ул, дип сорамый түзмәдем. Нәфисә апа кулымны кысты: «Тыңлап тор...» Бөдрә сакал хуҗаның җавабын көтте. Хуҗа мондый кискен чыгышны көтмәгән, күрәсең, каушый калды. Бөдрә сакал дәвам итте: — Өс-башларыгыз тетелгән икән, авызыгызны ачканда үпкәгез күренә, ул аякларыгызны нихәл өстерәп йөртәсез, дип сорарлар, ул тау- тау күлмәкштанны, тау-тау шинельне ничек тегеп өлгертәсез дип сорарлар, Николай Иваныч... Күңел өчен генә булса да... Инде күзгә-күз очраштылар. Алафузов ачуын эченә яшерде. — Беләм, хәлегезне бик беләм. Ләкин, нишләмәк кирәк, сугыш бит... Менә улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез җиңеп кайтыр, эш хакын арттырырбыз, эш сәгатен киметербез... Бер гаилә кебек чөкердәшеп яшәрбез... — Ээ шул, бер шулай булган ие инде... Япун сугышында... Анысында синең әтиең сугыш бетүгә тоже җәннәт вәгъдә иткән иде... — Кара әле, сеңелем, минем өчен түгел бит, үзеңнең ирең... — Ә минем иремә барыбер... А-як-кулын синең шинельне киеп өздерсә ни дә, кими өздерсә ни... — Безнең ирләребезне кызгана торган булгач, әйт патшага, кайтарсын ул аларны. — Аңла. Сүз изге ватаныбызны саклап калу турында бара. — Патшаны диген, мине диген, заводларымны диген... Оял бераз, барин. Никадәр техника керде. Биш кеше эшен бер кеше эшли, биш өлеш күбрәк эшли, ягъни кесәң биш-ун өлеш күбрәк калыная. Ә эшчегә һаман шымытыр... Моны тагын бөдрә сакал әйтте. Алафузов әле һаман кызмады, аның күзләре һаман матур, хәтта ягымлы иде. Кантор кешесе бөдрә сакалга нидер кычкырмакчы булып бармагын селкергә керешкән иде, аны да тыеп калды. Бары тик: — Кем ул? — дип кенә сорады. Бөдрә сакал алга чыгып басты: — Прохор Гладилин, галиҗәнап. Уникенче елны Лена вакыйгасы уңае белән кузгалган забастовка вакытында төрмәгә бөтереп тыккан идегезме?.. Чыктым менә... Мин аның кичә төрмәдән чыгып, бүген янәдән шунда барып керергә торуын күреп гаҗәпләндәм. Ә ул Алафузга: — Җавап сезне канәгатьләндерәме? —• диде дә, эшчеләргә таба борылып, бүреген салып сүзгә кереште: — Туганнар! «Патша онытмас, алла әҗерен бирер, изге сугыш» бөтенесе дә сабын куыгы, сугыштан соң вәгъдә ителгән җәннәт —шулай ук күз буяу!.. Дөрес, җәннәт булыр, ләкин аны без үзебез ясарбыз. Үз проектыбыз буенча, болардаи башка, боларны себереп түккәч... 22 Ияде монысына түзмәде хужа. «ара ' ыя. лгермп • та₽тып *“* ‘"^*|(ЦЖтЙ5Ц^»« булкагыз *»₽««"»• «г£ ЙМ1 Ы^;^ГпТд“»“''-»Т”еТир»-кы,кИр» халык естенз кило _ «Туры әйткән туганына юрамаган» иулды инде бу. — Тарал! — Үкермәсәнә, су үгезе!.. — Предупреждаю!.. ., ' — Тондырыйммы үзенә шушының белән, ә, тондырыйммы... — Кирәкми. Нәрсә син... Чырр!.. Капкадан атлы казаклар килеп керде. Ярсыган, ачуы кабарган халык ихтыярсыз артка чикте. Менә шуннан кайтканда дуслык бетте безнең Иосыф оелән. Мин, Прохор дәдәне кызганып: — Тәккә харап булды. Тагын өтермән инде аңар, — дидем. Иосыф, хәтсездән генә әйтеп куйды: — Тәккә түгел... : — өч баласы кала, хатыны үлем түшәгендә ди Нәфисә апа, әнисе дә карттыр инде... Иосыф дәшмәде. Мин Гафур хәлфәне Прохор дәдә -белән күргәнемне әйттем: — ...Әллә Гафур хәлфә дә шундый микән? Ә, Иосыф? • Йосыф тагын дәшмәде. — Аңар ни калган инде, жә? — дидем мин. — Ул Гафур хәлфәләрнең йортлары ике катлы ди; бер апасы духтыр... энесе дә зур урында... Иосыф тагын беравык дәшми барды-барды да, хискә бирелеп: — Курыкмады бит. Өтермәнгә эләгәсен белә торып курыкмады, вәт син, ә! — диде. — Курыкмыйм дип, күрәләтә өтәрмәнгә барып керер хәлем юк инде... — Дөрес, шайтан угылы шайтан, — диде артта кемдер. Без икебез дә сискәнеп борылып карадык. Җәмил икән, тыңлап килгән икән. Ул кулын минем җилкәгә салды. Йосыфка: — Ә син тиле, шыр тиле, — диде. Аякта хром итек, муенда мамык шарф, авызда 'папирос, җилкә киң, дәрәҗә зур. Җитмәсә, Кузьканың дусты бит әле... Иосыф аңар ,бер сүз әйтә алмады. Миңа гына шулхәтле ачуландымы, Җәмил өчен дә миңнән үч алуы булдымы, Иосыф миңа беренче тапкыр хуш димәде, икенче көн беренче !апкыр эшкә ялгызы китте. Фабрикта миңа күтәрелеп тә карамады. Ул шундый булгач, мин дә... Ялгышканын күрә торып, син хаклы димәм ич инде аңар.. Ә Нәфисә апа, унбиш кешегә расчет биргәннәр «минем иремә барыбер: аяк-кулын синең шинельне киеп өздерсә ни дә’ кими өздерсә ни...» дигән хатын да эләккән дигәч, өстәвенә бер эшче усаллыкка калгач, булмый шул, егетләр, дип тә торгач, Йосыфка Меиәтерә вәт! дип кычкырып җибәрдем, Бү әлбәттә минем унбиш кешене эштән чыгарганнарына шатлануым түгел иде (ул чакта миналар турында уйламадым). Бу бары тик сүзем өскә чык канга шатлануым гына иде, Ә Иосыф миңа күтәрелеп карады да, җеп 23 елгасы астыннан аягыма кизәнде, ләкин, галошы аягыннан ычкынып китеп, пряжа чылата торган лаканга чалт итеп 'барып төште. Йосыфмы хаклы, минме?—Мин инде ул турыда уйлап тормадым, дуслыгыбызныц өзелгән җебен шуның белән ялгап җибәрергә теләп, галошын лакан төбеннән алып, суын түгеп, хәтта эчен чүбек учмасы белән сөртеп үзенә китереп бирдем. Дуслык җебе ялгангандай булды, ләкин, .күрәсең, төене күренеп тора торган итеп ялганган булган, — әбәткә кергәч (үзебездә .бик тынчу булганлыктан, >без әбәтне качагаркага кереп ашый идек), Сөләйман абый көлеп: — Иһн-и, ахирәт дуслар, ни булды сезгә? — диде. Бәхәснең нәрсәдән чыкканын белгәч, Сөләйман абый җитдиләнеп китте: — М-да-а... Ә сиңа хәлфә абыеңны кайгыртып йөргәндә куркыныч булмадымы .соң? Пасха төнне урыс зиратына кереп күкәй чәлгәндә, төнлә өеңнән качып чыгып, кирпеч сарайларына барып йөргәндә куркыныч булмадымы?.. Ә? Гарәфетдин? — Булды. — Шул ук вакытта күңелең дә булдымы? — Булды. — Соңыннан сөенеп йөрдең, әйеме? Әле дә сөенәсең, әйеме?.. Гладилин да сөенә, Гарәфетдин. Сиңа караганда мең, унбиш мең кәррә артыграк сөенә. Ник унбиш мең? Чөнки ул унбиш мең кеше өчен барып керде төрмәгә. Унбиш мең кешенең мәнфәгате өчен... — Ә Алафуз барыбер үз дигәнен итте, анысын да әйт егеткә, — диде икенче бер качегар, Сөләйман абыйның сүзен гаеп итеп. — Әйе, итте. Ләкин Прохор дәдәнең гамәле бушка китмәде. Унбиш мең кешенең уй-теләген әйтеп бирде. Унбиш мең кеше алдында эшчеләрне яклаучылар, алар өчен утка-суга керергә хәзер торучылар барын күрсәтте. Шунысы мөһим: Алафуз моны аңлады, рабочий аңлады. Әнә ничек күтәреп алды рабочий. Матур җыр кебек: берәү башлады, бүтәннәр кушылды. — Бишенче елны да кушылган идек, бөтен Казан заводлары. Иштек ишәк чумарын... — Вәли агай, Вәли агай... Син бит тумранны, бер сугуда ярылмаса, ике сугасың, өч, дүрт, ун... Ә инде, ярылмый дип ташлап китсәң, суыкта утырасың, — диде Сөләйман абый. Аннан, ярсуын баса төшеп, безне дөрләп янган кызу мич каршына, икебезне ике тезенә утыртты: — Бәлкем әле сез төшенеп тә җитмәссез, үзенеке юклыктан түгел ул Прохор абыегыз. Зур белгеч ул, Гладилинны әйтәм. Ияр күнен аның күк итеп берәү дә мана 'белми, акчаны күп төшерә... Хәер, сез бит үзегез дә үзегез өчен түгел... Хәлфә артыннан йөрүегезне әйтәм... Энем, энем... Бөтенләй бүтән төрле дөнья төзергә йөрүчеләр алар, Гладилин- нар... Бер эшсез булмый, бер хәерче. Патшаны үзең сайлап куясың, солдат-солдат уйнагандагы күк... Синеңчә эшләмәсә, давай төш, Гали, әйдә син утыр, Вәли... Бераз төшенгән кебек булдым. Сүзләреннән кызык таба башладым. Ләкин, күрәләтә төрмәгә... Өч баласын, авыру хатынын, карт әнкәсен калдырып бит әле... Абау... 8 ФАБРИКА БАРАГЫНДА Шиһабетдин бабайның патшага бомба ташлаучылар турында сөйләгәнен, Клим әтисенең бояр утарларын яндырып йөрүләрен күптән онытып бетергән идем инде. Кантор алдындагы вакыйгадан соң, яңа- 21 „„ барысы д» «У’“» «Ү’ „?У’?оХ ЛХаП“әХ вСТеК) ОЧЫП бЯПГЯН бимбяллрынд, СМЙМТЛ ут гөрт^п ... r* I «ятта . 'гс, ™п хебск булды ә СелаАмян абый студстггларкык пятша- га^бомбаны ип пчен ташлаганнарын әйткәч, Клим отисснеи бояр име- ниесен ни өчен яндырганын сөйләп биргәч, минем йөрәгемдә а ^ аР У кай белән, хәлфә абый белән янәшә урын алдылар. Әбәт вакы и. д. качегаркада сөйләнә торган сүзләр, бәхәсләр хәзер безне без оелмә! ш, без күрмәгән яна уеннар кебек кызыксындыра башладылар. Без алар- ны әбәт көткән кебек көтеп ала торган булдык Тик шунсы, сүзләре ги- рәнгә кереп, бәхәсләре зурга китеп барганда безне фабригында бердәнбер сәгатьле кешегә сәгать сорарга ж-ибәрәләр, яки фабрик кибетенә тәмәке алырга чаптыралар, ә без әйләнеп килгәндә бәхәсләре беткән була иде. , Бер тапкыр дөрләп янган мич алдында бәхәс тыңлап, иосыф мине, мин Йосыфны сыйлап әбәт ашап утыра идек, ишек алдында кычкырган, сүгенгән тавышлар ишетелде. — Тагын бер корбан, — диде бер эшче ишектән керә-керүгә. — Нәрсә булды? Без тәрәзәгә килеп ябырылганда ике эшче кемнедер носилкага салып күтәргән, носилканың як-ягыннан тагын берничәсе атлый иде.^ Беркөн кантор алдында тәртип урнаштырып йөргән кызыл полицейский белән сапожный цех мастеры эшчеләрнең бер алларына, бер артларына төшеп, нәрсәгәдер үгетләп йөри иделәр. —Әлбәттә шулай. Әнә хуҗаны алырга тройка килгән. Ул утырып киткәнче туктап торырга әйтәләр. Янәсе хуҗаның кәефе кырылмасын... — диде Сөләйман абый. Без йөгереп чыкканда, полицейский туктап калган, ә мастерны эшчеләр җилтерәтеп канторга таба алып китеп бара, носилкада чыпта астында көл кебек агарынып, бер хәрәкәтсез Егорка ята иде. — Үлгән? — Юк, кулы, — диде Егорканы күтәреп килгән эшчеләрнең берсе.—■ Гудок булды, ә мастер безне һаман эшләтеп маташа.— «Әнә шуны гына, менә моны гына... давай, давай!..» Егорка, болай да жеп өзәр хәле калмаган, чак басып тора иде, түзмәде, әбәт янчыгына үрелә башлады. Мастер, күреп алып, моның кулына!.. Ә бу, бичара, каушавы белән машинага олтан белән бергә кулын китереп тыкты... Бер апа -яулык читен күз төпләренә тидереп алды, иелеп, Егорка- ның өстенә япкан чыптаның читләрен сакланып кына билләренә кыстыргалады. — И бичара, ничек көн .күрә инде бу бала хәзер... .„Чанасына утырып китәргә дип баскычтан җил-җил атлап төшкән Алафузов, Егорканы күреп, «Ах!» дигән булды; иелеп, Егорканың башыннан сыйпаган булды, бумажнигыннан алып өстенә ике кәгазь акча ташлады. Җыелган халык ризасызлык белдереп, шаулаша калды ә үл гзшеьита ереп утырды, толып якасын күтәрде кучер тел кагып куюга тройка, кар бур >мы күтәреп, капкадан Ьргылып чы?ып та кит?е Эшчеләр мастерны җилтерәтеп канторга алып кереп киттеләр ЕгоөA »»a « ЙJ» # ’™’Р ““ булып «** Атна-ун ■«•“ -irs- »лЕ ’SUfSKS v«" «я »«■ — ү» SS* 25 Сәмитләр кияве үзе күреп торган ди бит... — Ә аңар бер эшкәллек бирсәң... Больницадан чыгуын көтеп алып, өйләренә бардык; баракта тора ул хәзер дигәч, фабрик барагына йөгердек. Барак дигәннәре бер ягы җиргә иңеп кергән урам чаклы зур такта каралты икән. Идәне җир. Уртада тар гына юл калдырып, ишектән түргә чаклы ике озын сәке сузылган. Сәкеләр чаршау, кырык- корама киндерләр белән бүленеп беткән. Шул бүлемнәр эчендә эшче кешеләр яши. Без килеп кергән чакта кайсында ашый-эчәләр, 'берсендә бер әби чиркәү сурәтләре алдына тезләнеп идәнгә тикле иелә-иелә чукына иде. Шуның күршесендә генә никах мәҗлесе икән: парлары чыгып торган аш әйләнәли берничә кеше тезелеп утырган, мулла бик моңлы итеп корьән укый. Монысы бай җиһазлы. Кечкенә генә яшел сандыгы, җиз самовары, хәтта көзгеләре күренеп тора. Урын-җиргә дә бай: хәзрәт астында ике мендәр, стена буена көрпәләр, ястыклар өеп куелган. Әнә тегендә, акбур белән сызып кына бүлеп алынган бүлмәдә берсенең авызына кашык белән су салып торалар. Берәү үлә, берәү туа. Чәчәкле күлмәк, ямаулы алъяпкыч белән бүлеп алынган бер бүлмәдә кендек әби бала көтә... Ә урта бер җирдәге зур мич авызында кайсы калай табак- та, кайсы өчаякта аш пешерә. Бер хатын ашын зур гына чүмечтә пешерә, икенчесе, аның чүмече бушаганны көтеп, умач уып тора. Мич әйләнәли эленгән бауларда, мич авызына эленгән киндерәләрдә чабаталар, чабата башмаклар, аякчулар, ыштырлар, тула оеклар кибә... Адашларның «өе» аерым: ишек катындагы янәшә тезелгән берничә яшчектән гыйбарәт икән. Без кергәндә адаш йоклап ята иде. Ярый әле, ач түгел икән. Янында агач җамыяк белән аш. Майлары -катып беткән. Чәе дә суынып, өстен көрән яры каплаган. Чәй кәгазендә эрүсәгән өч- дүрт манпаси. «Түр якта» бите мичтә пешкән длма кебек җыерчыкланган кечкенә генә бер әби калын шәлен җәеп салган да намаз укый. Ә өч-дүрт яшьләрендәге бер кыз бала почмакта, адашның баш очында, бармагын кабып боегып утыра иде. Ябык дигәндә дә ябык. Куллары — ике уклау. Намазны бүлү —гөнаһ. Без шыпырт кына шул кыз балага дәштек. Эндәшмәде. Әби укып бетергәнче дип, бусагага утырып, барак балаларының уйнаганнарын карап тордык. Балаларның бүлмә тарлыкта да, әниләренең әледән-әле әйткәләшеп алуларында да эшләре юк. Чаршау асларыннан, сызык өсләреннән мүкәләп килеп чыгалар, сәкенең очыннан очына мүкәләп үтәләр, идәнгә шыбырдап төшәләр. Идәндә кырыгаяклар чабышып йөри. Кечкенәләр ал ардан курыкмый, җирәнмиләр дә, киресенчә, уенга катнаштыралар. Берничә бәләкәй кыз идәнне сызык белән бүлешеп алганнар, бөҗәкләрне чыра очлары белән шул бүлемнәргә куып кертәләр. Бөҗәк кем бүлемендә озаграк торса, шул бәхетле!.. Ир балаларның уеннары үзгә. Кайдандыр бер бака тотып алганнар да, сыер итеп, сәке аягына бәйләп куйганнар, икенче берсен ат итеп тышаулаганнар һәм, кайдандыр табып алып, эт шөлдере такканнар. Тибенә, тартыша бака, ниһаять, тышавыннан ычкынып, сәке астына кереп шыла. Балалар аны куып керәләр. һәм, бака турында онытып, сандык, әрҗә, яшчек артларында кача-кача уйный башлыйлар. Зурраклары «егерме берне» яра... Карталарын әйбер төрә торган сары калын кәгазьдән ясаганнар, һәркайсының шырпы тартмасында, коннарында (кырыена дегет сыланган калай банкада) кызыл таракан. Бөлгәннәр тараканнарның казан кырыйларына чыкканнарын көтеп Менә тыккан инде. Бульнискә алып киттеләр. Пустуй сүз. Мастерны аклау өчен чыгарганнар... Рәзе адәм баласы үз кулын үзе... — Нәкъ. 26 тора, кайсы-берсе стеналардан кандала чүпләп йөри... Анысының өчесе вЧ’_”С" такмый,- да бите чабатаД ан чыккай ызгыш әнә нинди сугышка әверелеп китте. күяӘ икәя^ичЛ 1 И ^ Шт МаНЛЫК сөреме М0ИДа да вакыт-вакыт үзен сиздереп тораТкән Оет^^ заводфабрика хуҗалары салып Хнль эшләпХХ - Р д' катла^ лы тҮ гел; сине гел пычрак, авыр, ао- чиратында татаг?бяр ■ П\ X ■ “ К " МрӘК ТүЛИ‘ Үз т йХ/Х ^"5 бэ7(,нләй эшкә алмый. Кянмдилирнын егерме-утыэ i «“Рьнмиле ломовое орасында «ер nvc бүчТый’ бэшхз байларда ,-о шул ук хЭд .щ, р сулмый, ...Полиция!.. Кая олакты полиция!.. Әби, намазын очлап, як-ягына сәлам бирүгә без, Йосыф отып алган кызыл тараканнарны, бөлеп уеннан чыккан сипкелле малайга калдырып, адаш янына бара башлаган идек, мич каршында берсе бик зур, берсе кечкенә ике хатын ызгышканны күреп туктап калдык. Кечкенәсенең киптерергә элгән чабатасы зурысының ашына төшкән икән, ызгыш шуннан чыккан .икән: зурысы кечкенәсенең чәченнән тотып йолкый, .кечкенәсе чәбәләнә генә, бернишли алмый, мескеннең жу иләп тавышы да чыкмый иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, кечкенәсенең ире кайтып керде һәм керә* керүгә хатынының дошманын йолкып алып ташлады. Ә анысының ире өйдә бульш чыкты, — бүлмәсеннән сикереп төшеп, моның якасына ябышты: — Убью, гололобый! — Измәңне изәм, кара йөрәк! — диде «гололобый» һәм, такыр башы белән бик оста сөзеп, «кара йөрәк»нең иягенә черкелдәтте. Анысы бар икән әле. Кечкенә хатын — татар, зурысы — 'рус иде. Эшчеләрнең берничәвесе тотып калырга омтылып карады. Ләкин Эшкә йөР нсе булмый, Алафуз ике кәгазь акча Чыкм1шН авчәк» җәннәткә кертсен... — Немец бит ул. Ә немец —кяфер. _ g төрек? Безнең әтиләр төрек сугышына киткәндә синең баоаң тунсе саман Әләксаидр патшага җиңү теләп калган түгелме^соң?.. Гажәп, монысына да кызмады хажи. Шулай да хәлфә аоыины күз чите белән тагын бер бораулап алды. Ә чыгып киткәндә болан диде: _ 1\ср саргай көзгене саф су белән 'пакьлиләр. Керләнгән күңелне пакьли торган шәй — намаз дә корьәи шәрифтер. Муеныңнан шайтанны кагып төшер дә хак юлга бас, Галделбәкер әфәнде, минем теләк шул. сиңа... Хәлфә а'бын бәхәскә йомгак ясады: — Шулай. Дпп хәзер иске, аварга торучы черегәч дивар; Әз генә, уйнап кына бармак’ белән тертсәц авар... Диннең хәзергегә тикле яшәп килүенең төп сәбәбе, әйткәнемчә, бер генә. Халык коръәннең мәгънәсен белми. Ә муллалар аның тайгак урыннарын халыктан яшерә. Бер тапкыр шундый хәл булды... Карале, режиссер әфәнде, безнең «Кисек баш» хатыны килми лә... Алайса яхшы... Бер тапкыр шундый хәл булды. Җеназага чакырганнар иде... Питрәй дус белми торгандыр, бездә хәллерәк мәетне күмгәндә 'бөтен корьәи укырга чакыралар. Унике кешегә бүлеп бирәләр, унике кеше мәет әйләнәли тезелеп утырып, үз өлешенә тигәнне кычкырып укый... .Мин дә шулай мәетнең баш очына тезләнеп утырдым, хәзрәт коръәннең бер кисәген китереп тоттырды. Карасам, «Хатыннар» исемле сүрә. Ә мин аны күңелдән беләм, анда шундый сүзләр бар: «Әй, мөселман, сиңа үз әтиеңнең әнисенә өйләнү хәрам, этнең аерып җибәргән '.хатыннарга, вә үз улың аерган хатыннарга өйләнү ш.улай ук хәрам. Үз әниеңә өйләнү катгый тыела. Абыеңның вә апаңның кызларына өйләнү шулай ук тыела. Апалы-сеңелле ике кызны алырга рөхсәт, апалы-сеңелле өч кызны алырга рөхсәт юк. Дүрттән артык хатын алу зур гөнаһ. Инде дүртне азсынасың икән, әнә, хезмәтче кызларың вә һәм дә кол хатыннарың белән йокла, ләкин берүк кяфирә була күрмәсен!.. Дәхи дә шуны хәтереңнән чыгарма, әй, мөселман! Әгәр дә мәгәр хатыннарыңнан берәрсенең дине камил булмаса, .ягъни аллага ышануы керәле-чыгалырак булса аны аерып, дине камилрәккә өйлән...» Пестә мондый юк... — диде Питрәй. «Әне»се менә канда әле аның. Мнн бит шушы «вәгазь-нәсихәтне» үлгән кешенең колагына тукырга тиеш. Исән чагында ук колагы ишетмәгән 85 яшьлек карчык колагына!.. Алланың рәхмәте белән шул чак янәдән җан керсә, колагы да ишетә башласа, һәм мин укыган сүрәнең in •‘'hr',’ •' ' пүжәли үл дарчык шул сүзләрне тыңлап ятар иде? ‘V алып КУ ЫП чыгарыр иде ул мине. Ахыр чиктә, тың- атнплгЛ «кулһәм кь ’ злары, туган-тумачалары гына белсә дә, шуны ук эшләгән булыр иде. Белмәделәр. Укып бетерүемә бар да елый-елый күл ,п-п1 Мян ДӘ ■ •■■‘•“■'•''•'ПЧ.: ү.-еп еладым. М. (, белә то- Р ' "У1 дәпсез вә әхлаксыз сүзләрне мәет өстендә укыганым өчен, мәетне оятсыз рәвештә мәсхәрә „ткш.ем оЧИ мады>, Алар '“ә 3-1 3* мөгаен, мине дә үзләре кебек корьән сүзләренә эреп, мәетне кызганып елый дип белгәннәрдер, миңа сәдаканы .башкалардан күбрәк итеп бирделәр. Монысы минем вөҗданымны тагын күбрәк әрнетте. Хөрмәтле укучым! Минем кайбер замандашларым, бүген үзләренең бишектән бирле коръәнгә, аллага ышанмаулары турында шапырынырга яраталар. Минемчә, алар ялганлый кебек. Хәлфә абый минем өчен буй җитмәсти бөек кеше иде; Габдулла Тукай, алда әйткәнемчә, фәрештә үк булмаса да, фәрештәләргә тартым зат иде. Ал арның һәрбер сүзе изге, һәр оер гамәле илаһи иде минем өчен. Шулай да ал арның дәһри сүзләре минем иманымны, корьәнгә, күкләргә булган ышануымны бик үк какшата алмадылар. Коръәндә ифрат көчле, ифрат куркынычлы бер ныгытма бар: «Әз генә дә шикләнергә ярамый, ник болай, ник тегеләй түгел дип, фикер йөртергә һич кенә дә ярамый. Шундук син .кяфер. Теге дөньяда урының мәңгелек җәһәннәм төбендә...» Мин әнә шул ныгытманы җимереп чыгарга курка идем. Хәтта орынырга да курка идем. Дөрес, хәлфә абый сөйләгән «Хатыннар» сүрәсе, шулай ук аннан соң очрашуда сөйләгәннәре мине уйланырга мәҗбүр итте. Ләкин әлеге дәһшәтле ныгытма гелән күз алдымда калкып торды. Нурислам хаҗиның тузан сарган, чебен пычраткан көзге турында, хакыйкатьне бозып күрсәтә торган, акны— кара, караны ак итеп күрсәтә торган көзге турында әйткәне колак төбемнән китмәде. Фикер йөртә генә башлыйм, шундук, ах, сул иңбашымдагы фәрештәм сизенгәндер, тимер тышлы гамәл дәфтәремә язып куйгандыр дип тәүбә итәргә керешәм... Еллар үтте, революция булды. Комсомолга кердем. Җыелыштан соң безне, аягүрә бастырып, «Интернационал» җырлаталар иде. Миннән нык кычкыручы юк. Ләкин: ...Никто не даст нам избавленья, Ни бог. нн царь и нн герой... дигән төшкә җиткәч, сагаям, «ни бог» диясе урында ике тапкыр тамак кырып уза идем. Дөрес, ул ныгытманы мин бер заман җимереп чыга алдым. Хәлфә абыйның бөтен әйткәне хак сүз икәнен үз күзем белән күрдем. Ныгытма дигәнем, Тукай әйтмешли, төртсәң аварга торган черек дивар булып чыкты. Ләкин ул көнгә мин инде хәлфә абыйның үзе хәтле, ә бәлкем аннан да күбрәк белгәч ирештем, һәм б.у бик соң, бик соң булды. Ул чак инде мин... Ләкин «ул чак» җитмәгән ич әле. Мин әле һаман шул кечкенә Гарәфетдин. Әнә хәлфә абый, менә җан дустым Йосыф, кәмитчеләр. Алар да чаршау артыннан чыгып, бәхәсне тыңлап торганнар иде, режиссер мәхдүм чакырып алды: — Гримга, җәмәгать, гримга, бакчый әнә халык җыела... Безгә дә эш табылды. Су бөркеп, идәнне себереп чыктык. Уен вакытында сәхнә өстәлендә торырга тиешле лампа куыгын чистартып бирергә әйткәннәр иде, ялгыш төшереп ваттык. Тирә-күршедән сорап-сорап караган идек тә, я юк, ди, я «гөнаһлы булыр хәлем юк...», ди. Берсенең мунчасыннан чәлеп чыгарга туры килде. Аннан кайтып килә идек Зөләйха: — Әти кайтты, абыкаем!.. Әти кайтты!.. Тик Йосыф моңар әллә ни сөенмәде. Хәтта кайтмаска да булган иде ул. Ләкин аның кыек якалы кара сатин күлмәк белән -күн итеккә җыя торган акчасы бар, — «шуны табып алып эчәргә китмәгәе » КУЫКНЫ кертеп бирдек тә, тиз генә әйләнеп килергә исәп тотып, Йосыфларга йеКечерәк вакытта елый башласам, әни мине Сәхәб абзый белән генә куркыта иде: «Анау бүкигә генә чыгарып бирермен...» Шуңар күрәдер- •36 ме Caxrf лблыЛ минем ләтерди тузгып үскән сакзл-мыегы колакларын № чо..е зур КЫЗЫЛ борыны. артка т^^ХшГМ f ләре матур, өстендә без хыял иткән ише кыек якалы күлмәк, иске бу - са да килешле генә пиджак иде. ~ Ул эчәргә сорамады. Тәмәкесен дә тартты микән әле. Бу хәлгә Йосыф кына түгел, -мин дә сөендем. Йосыф, бер тапкыр әтисе исереп егылгач, аракысын яшереп куйган булган икән, шул исенә төшеп, алып керде дә сәке кырыена китереп утыртты: — Бүтән сорамассың түлке. Сәхәбетдин абзый, күңеле болгана башлап, бер читкә борылды: _ Чыгарып тондыр. Мин ант иттем, улым. Бүтән беркайчан да... Ул чәй дә эчеп тормады шикелле, безнең эш турында сорашты, әтиләрне, күрше-күләнне сорады, аннан беренче сүзе Гафур хәлфәгә рәхмәт уку булды. — Өен кайсыгыз белә? — Мин, әти. — Барып кайтмый ярамас... — Иртәгә, әти. — Бүген кирәк, улым. Йосыф Тукан кичәсе өчен уфтанды, мин дә дустымны калдырып хикмәт хикмәтләп йөрергә яхшысынмадым. Без, өчәүләп, Сәхәбетдин абзый көенә атлап, Ягетннгә чыгып кнттек. Бишбалтаның бүтән берәр -яңалык белән шултикле мавыкканын мин хәтерләмим. «Хәлфә кәмите» кешеләрне -шулай җәлеп итте. Яшь-жнлкенчәкне әйткән дә юк, олылар бит... Сакалы биленә җиткән, торганы мәчет юлында. Керүен керми, ә сораша. Аз тынасын әйтеп үтеп китә башласаң, туктата әле: «Җә, җә, шуннан?..» Малаен тыя, ә үзе ястүдән чыгышлый гына, фәлән агай мәчеттә күренмәде, монда түгел микән дип ' кенә сугылып уза. Кайберсе шул сугылудан калып та куя. «Ай-Һай, хәзрәтләр арттырып җибәрми микән, шәригатькә хилаф җире юк кебек ләбаса моның... Тфү, тфү, әйттем исә кайттым...» «Хәлфә кәмитләре» белән бигрәк тә хатын-кыз шашты. Ире сугышка киткән хатыннарның яки әтисе сугышта булып, әнисе юаш кызларның эш көйле... Ә ире өйдә хатыннар улын-кызын эзләгән булып керде. Улы-кызы юклар көтүдән кайтмаган кәҗәсен эзләп керде. «Кайдадыр шушы тирәдә генә күкәй салып йөри» торган тавыгын кереп эзләде. Яки «бигрәк акыллы ие, әрәмнәр генә булды» дигән булып, бөтен ишек алдын бетереп песиен эзләп йөрде. «Син күрмәдеңме, олан?», ди. Үзенең күзе тәрәзәдә... Аның иң кызыгы -бүген булды. Кеше мәктәпкә сыеша алмас булгач, сәхнәне ишегалдына күчергәннәр икән. Ике арба алып кереп мәктәпкә терәп куйганнар, өсләренә сәке такталарын җәйгәннәр, дүрт читенә дүрт тәртә кадап, чаршаулар корганнар; патша -яки патшабикә туган көнне эленә торган флаг сабын очырма тәрәзәсеннән чыгарып, башына утызлы лампа элеп -куйганнар. Кәмитчеләр тәрәзәдән кереп-чы-гып йөрмәле Ьез Ягетнидән әйләнеп - кайтканчы, койма өсләре, агач башлары малайлар белән тулганлыктан, Җәмилләр коймасы буендагы кирпеч ватыклары өстеннән әбер-чеберне өреп төшереп, шунда кунаклаган идек Беә заман койма аша сикереп төшкән тавышка әйләнеп карасам — Шәмгун Күренеп тора, аңар кәмит түгел, башка нәрсә кирәк... Шәмгун былтью уразада ат абзарына качып ашаган, моны бер малай күреп, хәзрәткә җиткергән, хәзрәт Шәмгунны тотып алып камыш таягы сьшганчы апКа сын .каезлаган - Шул әләкчене эзләп кергәндер әле дип уйладык 37 Ләкин Шәмгу-н, кәмитчеләрен күрмәсәләр дә, сүзләрен ишетүгә дә канәгать булып, битләрен яшереп, койма буйларында посып торган хатын- кызлар тирәсендә чуалды. Танып алырга чамалап, кайсыбер хатын-кызга юри тупас бәрелеп үтте. Хатыны юк әле, берәр 'йөри торган чүпрәк башы булып, шуны эзли микәнни?.. Менә бер хатын, Шәмгунның килгәнен күреп, безне кысрыклап, безнең артка кереп кысылды. Димәк, Шәмгун шушы нәмәрсәне эзли... Ә кем икән соң ул?.. Мин, ялгыш кагылып киткән булып, терсәгем белән моның - янбашына төрттем. Ә ул күз читен генә сирпеп, бер үк вакытта ягымлы да, ялварулы да итеп миңа карап куйды. Ни күзем белән күрим, безнең әни дә кими торган сәләмәләр эчендә матур абыстай... Үзе тынын да чыгармый, ә күзләре минем ярдәмемне, ничек булса да качырып калуымны үтенә, җыйнак сылу гәүдәсе дер-дер килә иде. Коткарасым килде. Ләкин мәче баласы түгел бит... Ул арада иснә- нәиснәнә килгән Шәмгун безгә шактый якынайды. Матур абыстай чүгеп тә карады, сузылып ятарга да итенде, ләкин барыбер күзе төшкән кеше күрерлек иде. Менә абыстаем, -безнең арттан чыгып, кешеләргә кысыла-төртелә сәхнә кырыена, караңгыга таба үтә -башлады. Ләкин бу фәкать батучының саламга ябышуы -гына иде, анда аның «яначагы» көн кебек ачык иде. Шулчак, ничек башыма килгәндер дә, ничек кыюлыгым җиткәндер: атылып чыгып, абыстаемны йолкып алдым да: «Кайтмасаң, әтигә язам мин сине, апа-мапа!» дигән булып, Җәмилләр капкасыннан өстерәп алып чыгып киттем. Мәктәп ишек алдына керергә кыймыйча, койма ярыгыннан карап торучылар яныннан тирги-сүгә өстерәп үттем. Төрткәләп урамга чыгарып җибәрә башлагач (монда инде кеше-кара күрми иде), үземне кочып алып үпте. Рәхмәт диде, онытмам, диде, тагын нәрсәләрдер әйтә калды, мин мәктәп ишегалдына ашыктым. Аз гына яңгыр тама башлаган, юкарак киемлеләр лапас асларына, койма буйларына, агач ышыкларына елышкан, ә кәмитчеләрнең .яңгырда эшләре юк иде. Габдулла Тукай булып киенгән мәзин улы :бик матур итеп «Пар ат»ны сөйләде. Ә Бәкер абый чыгып: Мәгәр көннәрдә бер көн әмре трахтнр... — дип шигырь көенә мыегын бөтерә генә башлаган иде, мыегы кубып чыкты. Бәкер абый — гүя бу бик табигый нәрсә иде—төкреге белән ябыш- тыргалап куйды. Ә и.ке-өч авыз сүз әйтүгә янәдән кубып төшкәч, җилем эретүчеләрне тирги-сүгә, тәрәзә-ишектән кереп, җилем белән ябыштырып чыкты һәм сөйләвен дәвам итте. Аның арты бердәнбер түгәрәкче кыз чыгып, «Фөръят» шигырен сөйләргә -генә керешкән иде, әнисе... Ул, капкадан атылып килеп керүенә: — Төш, оятсыз, җир бит, төш, ирдәүкә, төш, иблис токымы,— дия- дия кулындагы табагачы белән кизәнеп килә башлады. Артгарак басып торган тамашачылар аны тотып калырга иттеләр, ә ул сәхнәгә менеп, кызын куып йөри башлады. Чәбәләнүенә карамастан, Бәкер абый әни кешене күтәреп алып, койма аша мәчет ишегалдына төшереп җибәрде. Ә ул янә капкадан әйләнеп кергәндә, кыз инде сөйлисен сөйләп бетергән,^көчле алкышлар астында тәрәзә-ишектән мәктәпкә кереп бара иде. Йосыф «апа-мапа» турында үзем сөйләп биргәнне көтеп торган икән, ике малай чаршауны ике ягыннан тартып ябуга, үпкәли төшеп: — Думыш, мин танымадым, Зөһрә апа түгел ие бит ул...—диде. — Әкрен... Шәмгун үзенең усал күзләре -белән сөзеп, безнең турыдан кабат узып киткәч, Йосыф дәвам итте: — И, бу яһүднең матур абыстайны ник эзләгәнен дә беләм, Хәсия- тулла мулла куып чыгарган бит аны, матур абыстай кудырткан — Ник? _ Төплечә сөйлиләр... Хәзер бу шуның өчен, мөгаен, матур абыстаи- > чөнки к-злак төбемдә матур абыстайның «онытмам» дигәне ид . ггПпЫТМЗМ - НЭРСП .'linin' булды Н-КӘП!'.. Б? турыда MI ....... .. ■ . : ■ I. «елдш. Эшкә барышлы» капка> теплопепнән узып бара идек, «исләнебрәк киткән, ярамаса ташларсыз», дигән булып, кәләпүш хәтле пешкән ит, табадан яна төшкән май күмәче чыгарып бирде. Ә кич белән әни беркөн барып өйләрен юышкан өчен (аның өчен генә ертык яулык та тими) өр-яңа чалбар күтәреп Ярап куйды. Әтинекенең ямау салыр җире дә калмаган иде. Абыстай да хәйләле шул, нигә ул Гарәфетдиигә чалбар бирде икән димәсеннәр өчендер әле,—бер очтай тагын берничә фәкыйрь малайларга искемоскы өләште. «СӨЯЛГӘНСЕҢ ЧАТТА БАГАНАГА...» Кузька, укып бетереп, әтисе янында канторда эшли башлау белән, Җәмилне кучерлектән алдылар. О-о, хәзер Җәмил зур кеше. Фабрикта приемщик булып эшли. Җөйче хатыннар теккәй күлмәк-ыштанны тикшереп кабул итә. Җөйләре килгәнме, балак очларында -киндерәләре бармы, төймәләре нык тагылганмы? Әз генә таеп тапса — штраф! Төзәт! И төзәтәләр. Шуннан соң бу һәрберсенең итәгенә, балак очларына печать сугып чыга, йөзәреи бергә чыпта белән төреп бәйли, аннары пломба сугып, складка илтә. Җөйче хатыннар күрәлмый үзен: «Ө-е, мәхәббәтсез!..» — Җәмилгә карата бу .ип ягымлы сүз. Аның каравы канторда яраталар. Евгений Геннадиевич дип кенә йөриләр кантор урыслары. Ат та җигә әле Җәмил. Ләкин вазифа буенча түгел, кичләрен Кузька гүләйткә чыкканда гына. Аннан кайчак Кузьканы фабрикка алып килгәндә. Ну аты да аты! Биеп кенә тора. Аяклары озын, бәкәле ак, эче юк. Муены -озын, ялы ефәк, алдарак әйтә башлап калганым шушы ат инде. Аны карау безнең өстә. Коендырабыз, кыргычлыйбыз, ялларын тарыйбыз, кайчак җигеп тә бирәбез әле. Көн аралаш абзарын чистартып китәбез. Җәмил үзе ,я папирос төтәтеп печән өстендә ауный яки баганага кырын сөялеп эрбет чикләвеге яра, кухняга кереп, Кузька- ларның пешекче хатыннары тирәсендә чуала. Чәч .көдрә, күзләр .ялт- йолт, үзе гелән кызмача. Өсте-башы күз курын алмалы: яшел атлас күлмәк, бәрхет камзул, елтыр күнле гармун итек; бармакта йөзек, куен кесәсендә җиз чылбырлы чуен сәгать. сез> малай актыклары, тизрәк! — ди Җәмил, сәгатенә карап. Ул моны асрау алдында масаю өчен генә әйтә. Болан чуртыма да ашыга торган түгел. Кузька әнә тәрәзә төбендә юк мыегын кырырга утырды Ат җене кагылгангамы, яхшылыкка яхшылык булсын дипме ни арып кайтсак та, без элек-электән бу атны җәберсенми карый идек, хә- р'п и аЯ .^бер , севү " АтНЬЩ. асты - кайчан карама — куна тактасы, өсте - ФХ- ’ С РУ! ' 1лаР ы мандантам; җизендә, шөлдерләрендә кояш уйный Фаэтонының тәгәрмәч тугымына хәтле тузан әсәре күрмәссең Шулай оулмып ни. Атна элек Җәмил безне Мокрый ватердан коткарды ; I' ’--•■•'-'••■i-’ii -Mi.. ' и .. ,ш.|н , н HI НЧ. 11' м -- '. л Хәзер Гарәфетдин абзагыз (кире' уйла тасы шар гына инде;-.курьер. Бака башлы пшблит бирделәр. Яшел кырый X ™vn козыреклы фуражка. Бишбалтага хайтыпкердЦе - әбсрч $ «Га- 39 рәфетди-н абый, киеп карыйм әле...» Куенда кантор кенәгәсе, кенәгә эчендә кәгазьләр, хатлар. Бүтән заводларга, шәһәрнең әллә кай җирләрендәге канторларга илтәм, Чеснаковныц хатынына 'берәр йомышы булдымы— чап, Гарафетдин!.. Мәләү яратмый. «Ник килдең?., давай, үзем кереп әйтә.м». Ә мин аңар: «Кит голдан!..» Алай гынамы соң. Башкалар күзенә күренмәскә, йомышымны Күк күбәләк аша йомышларга тырышам. Бәлкем бераз күрәсем -килү дә булгандыр, күбрәк — Мәләүиең ачуын китерү өчен. Күбәләк тә, йомышны әнисенә кереп әйтә дә, тагын кайчан киләсез дип, артымнан йөгереп чыга. — Иртәгә. Иртәгә абзар чистартабыз. — Бүген килегез. — Бүген эш юк әле. — Ә мин хәзер абзарга кереп тиресне тузгытып куям да эш була,— ди ул, эшләпә читендәге күк лентасы кебек күзләре белән ялынып. Ул мине бакчаларына өстери. Минем вакыт юк. Хуҗага йомышын йомышлаганымны кайтып әйтергә дә фәлән завод канторына чабарга кирәк. Мим: — Ярый, килермен, — дип чыгып йөгерәм. Аннары сүземдә тормаганыма уңайсызланып йөрим. Шулай да бер көн, юк эшемне бар итеп, Кузькаларга барырга чыккан идем, Җәмил, атын туктатып, фәлән сәгатьтә Яңа бистәдәге фәлән төшкә килергә кушты. — Нәрсәгә? — Килгәч күрерсең... — диде ул гадәтенчә хәйләкәр елмаеп. Аннары: — Матри, авызыңның тишек-тошык җирләре булса, ямау салып чык, — дип, бармак янап китеп барды. Бер тапкыр Җәмил әнисенә кайтып: «Кара, оныта язганмын... иртәгә фәлән апалар мәҗлес уздыра икән, булышырга килсен әле диделәр, зур таба белән кыл иләк, аннары табагач алып килергә әйттеләр»,— ди. Вакыт соң инде. Җил, яңгыр. Ләкин -ахирәт дусты бит — тыңламый булмый. Әнисе бөтен Биш балта 'буенча күтәренеп китә. Дөбердәтеп ачтырып керсә, өйдә бер әбиләре генә. Үзләре Шырдан сабан туена кайтып киткәннәр!.. Бу да берәр шундый мәзәк түгел ‘микән?.. Ләкин карышып торып булмый. Йосыфка да әйтеп тормадым, Пассаж сәгате •сигезне сугып китүгә, Яна бистәнең Җәмил әйткән фәлән урам чатына килеп җиттем. Җәмил фаэтонының фонарьларын яндырып куйган, -көймәсен күтәргән, үзенең кучер әрмәгенә төренеп, бер почмакта йокымсырап утыра иде. Әрмәге белән цилиндрын салып миңа бирде дә: — Матри, ат ташлап йөрмә, тиз киләм,— дип, каядыр китеп югалды. Ка.я икән?.. Әй, миңа димәгәе!.. Беркавымга миңа хәтта күңелле тоелды. Кучер әрмәгең киеп, цилиндрны кыңгыр салып, дилбегәне кучерларча тартып тотып, кузла башында кукраеп утырдым... Күпме вакыт узганын белмим, изрәп утыра торгач, -кузла идәненә авып төшкәнмен. Җәмил тотып йолкыганга уянып киттем. Башта ул: — Фабриктаи чыгартам мин сине, — дип котымны алды. Ә беравык- •тан яхшы ук мәлҗеп алган Кузька фаэтонга кереп утырып, аяк астына егерме тиен көмеш ташлагач, Җәмил миңа тагын: — Матри, авызыңның тишек-тошык җирләре .калган булса!.. — дип йодрык күрсәтте дә дилбегәне какты. — Н-на, милай!.. Кара туры элеп алып китте. хМин, ни дә уйларга 'белми аптырап, карап калдым. Rv хәл атна-ун көн дигәндә тагын кабатланды. Кар> я , < чана җигә башлагач, тагын.. Болан да йокы туймын, тапый Р.ось ф үп ГӘП1! «җизниләрдә булдым, йомычка җыярга 'бардым» дигәннәргә ышанмый Аньҗ каравы Җәмил үзгәрде хәзер «матри»ме болан гына әйтә Кузька да күргәндә: «A-а, шайтан баласы!» дип елмаеп уза. нде ул көмеш тәңкәне ташламый, кулыма тоттыра һәм аркама дустанә сугып Әйбәт ич... Бу бит курьерлыкта урыным мәңгеләште дигән сүз! Ә көмешләре!.. Соңгысында 50 тиен тамды бит!.. Мин алариың бер тиенеп дә тотмый җыеп барам. Әти бик өмет итеп язган, бүген дә шундый бер көмеш тамса... , Ә бүген менә нәрсә «тамды». Җәмил, гадәтенчә, «матри!..» дип янал китеп барура, кузлага басып, .күзәтергә керештем. Күл тә китмәде, Җәмил бер йортның парадный ишегеннән кереп китте. Кузлага төшеп утырдым. Салкын иде ул көнне, буран, суык эчемә төште, мин түгел, ат туңып тыпырчына башлады... !Җитмәсә кылычлы. «Монда ярамый, бар кит!..» Ә икенче килүендә «Участок!..» дип котымны алды. Мин ни булса — ул, атны баганага бәйләп куйдым, чыбыркымны путама кыстырдым да, әрмәк итәкләремә абына-сөртенә, Җәмил кергән парадныйга кереп, өске катка мендем. Анда, укалы кием, ай- йолдызлы хәтфә кәләпүш кигән берәү басыл тора иде. Кертмәде. Әрепләшә башлаган идем, баскычтан очырып төшерде. Мин, зарымны әйтә- әйтә елап, тагын мендем. Укалы кием бу юлы тимәде, башын ишектән тыгып кем беләкдер сөйләште. Озакламый ишектән Җәмил килеп чыкты. Кызмача. Ни күзем белән күрим: бер кулында рюмка. Икенчесе белән олы гына яшьләрдәге бер исерек хатынны кочаклаган. Ул да мине ишек төбен саклаучы кебек очырып төшермәк булган иде, слый-елый шешенеп беткән йөземә, күгәргән иреннәремә, сүземне әйтәлмәс дәрәҗәдә калтыранган гәүдәмә карап торды да исерек хатынны этел җибәрде, мине, иңнәремнән кочып, эчкә алып кереп китте, һә.м пычрак табак-савыт, тәлинкә-кашык белән тулы бик озын өстәлнең ишек каты башына төртеп утыртты. Кухня икән. Плитәсе, җүләр кеше әйтмешли, безнең сәке шае бардыр, плитәдән, аның упкындай а-вызларыннан ыргылып кызу бәрә. Ак кәпәч, ак казаки кигән, янып-пешеп чыккан пешекче, кисмәктәй кастрюльләрнең әле берсен, әле икенчесен ачып, ашын татып карый, зур- зур табаларда чыжылдап яткан каз-үрдәкне озын пычак алып әйләндерә; маңгай тирен сыпырып төшерә дә икенчеләренә чаба иде. Ул да түгел, кухняның аргы бантындагы тәбәнәк киң тәрәзәдән башларын тыккан половойларга берәр төрле аш биреп җибәрә, шул ук вакытта персиян кыяфәтле, очкын күзле, калын кара мыеклы бу усал кеше кишер әрчеп, токмач турап торган, тәлинкә-кашык юып йөргән хатыннарны аты-юлы белән сүгеп ташларга да өлгерә иде. Менә ул утын күтәреп кереп килгән мимем шае, миннән ябык кыз балага шундый каты кычкырды, мин дә куркуымнан сикереп тордым. Ьтыр, утыр, — диде Җәмил һәм персиян кыяфәтлегә дәште.— Сөнгатулла аозый, минем егетме кара, яме? — диде ул Үзе ялт чыгыл та китте. Пешекче, борылып карап, минем кыяфәтемне күргәч, көлеп куйды һәм кешедән калган ашларны: пилмәнен, токмачын, дөге өйрәсен ки- cainn' мии'Л/Хя ТаВЫК сөякл?Рен> барысын бергә бер тирәң тәлинкәгә X КИТереП КуИАЬҺ Ә ул башына 6VPeK каплап, ит балСе 4vV?₽ , m ЧЫГЬ,П КНТүГӘ> табак-савыт юучы апа кастрюльдән ларь?эреп китте У>1Ша КНтереп өстәгәч> ашым җылынып, каткай май- тот^Х%Г н Н т7гелЗДипР ч У ’™арЬ1М шулхәтле күшеккән б.улпан, кашык та тота торган түгел иде. Ә җылытып торсаң, әйтерсең, ашымны алдымнан 4L тартып алалар—тәлинкәмне якынайттым да, чәйнәп тә тормастан. шопырырга керештем. Әлеге апа тагын китереп өстәде. Монысын әйләндереп салганда үзем генә түгел, күзем дә туйган, эчем, шартларга ?китеп, күбенгән, хәтта күз алларым караңгылана башлаган иде. Менә инде «тукның күзе хикмәттә...» Мин, беренче тапкыр шундый моңлы көй ишетеп, половойлар килеп, төрле ашлар алып китә торган тәрәзәдән 'карадым. Гаҗәеп зур зал. Әй якты да инде!.. Түшәмендә, чәчәкле стеналарында әллә ничәшәр шәмле җиз шәмдәлләр. Стена буйларына ^тезеп куелган түгәрәк матур өстәлләрдә лаф мөселманча киенгән бай абзыйлар, прикащиклар. Берән-сәрән 'мәдрәсә шәкертләре һәм студентлар да күренгәли. Күбесенең янында акшарлы кызлар. Энҗеле калфак, үтә күренмәле Юка күлмәк кигәннәр. Шундый бер япь-яшь кыз, Самавар бай шикелле бер байның алдына менеп утырып, муеныннан кочкан... Тар кара чалбар, ак казаки кигән, кара бантик таккан, ай-йолдызлы яшел хәтфә кәләпүшне кыңгыр салган өлгер половойлар, бишкә бөгелеп, өстәл араларыннан гаҗәеп бер осталык белән бәрелми-сугылмый үтеп, ни әйтсәләр дә, эт итеп сүксәләр дә, ягымлы елмаеп, эчемлекләр, төрле ризыклар ташып йөриләр. Нәкъ менә Тукай язган «Мәгәр көннәрдә беркөн әмре трахтир» инде. Кулларын фани җиһаннан селтәгәннәр, авызларында папирос, алларында сыра... Әнә теге өстәлдә мөгаен «минутка пот вә пот динлелек арттырып, «алар динсез, шулай язган китапта» дия- дия, җәдитләрне тетеп сүгүләредер: кулларын болгап, өстәл сугып сөй-, ләшәләр. Зал уртасында, бөтен тавышларны басып, бер егет скрипка уйный, шундый ук бер яшь кыз җырлый: Ишеттем мин кичә берәү җырлый Чын безнеңчә матур милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, Әллә нинди зарлы, моңлы көй... Шундый матур җырлый, ялкыннарын чайкалтып янган шәмнәргә кадәр хәйран калып тыңлыйдыр кебек. Хәтта мәлҗүләре җиткән бай абзыйлар белән акшарлы кызлар да җырлаучыга карап куялар иде. Менә тышкы ишектән завод гудогыдай көр тавыш белән нәрсәдер кычкырып, Алып Закир, аның арты Үгез Михай килеп керде. Тукай кичәсендә .күземә бер чалынып калганнар иде, шуннан бирле күргәнем юк 'иде. Монда ни дип керделәр икән?.. Үгез ишек төбендә туктап тәмәке төрә калды, Алып түргә узды. Мине очырып төшергән ишек сакчысы, аның артыннан кереп, җиңеннән тоткан гына иде, Алып, аны җилкәсеннән күтәреп, тезе беләк артына тибеп, чыгарып җибәрде. Хәзер ул үзенең солдат итекләре, ярты колагы өзелгән колакчыны, киндер бияләе, кызыл путасы һәм куе мыеклары арасыннан кызыл күмере генә күренеп торган тәмәкесе белән беркөнгедән дә куркынычрак кыяфәткә кергән иде. Бар да тынып калды. Ә бу юан аяклары белән килбәтсез атлап килде дә, аптырап, туктап калган җырчы кыз белән скрипкачы егетне берәм-берәм күтәреп үпте. — Әрәм боларга сезнең җыр, әрәм; монда менә нинди кулай,— диде ул «һәм, кул чаба-чаба такмаклап, баскан саен итегеннән эз калдырып, биеп китте: Әйттер, типтер, сиптер, киптер, Дөнья үзебезнеке... — Шулай ич, бай абзый? — диде ул, тәмам коелып төшкән Самовар бай кебек кешегә. — Чык, чык каршыга, кап корсак!.. Бай абзый аңар каршы чыкмады, бар да бер төрле ишекләрнең берсеннән бик мәһабәт кыяфәтле бер хатын килеп чыкты. Гәүдәгә зург түшләре зур; энҗеле ак калфагы озынча булып, очы бер якка салынып: 42 төшкән, яшел хәтфә камзулының итәге белән якасына кама тоткан, аякта биек үкчәле каюлы читек, чулпыларында алтын тәңкәләр, бите тулган ай. Тавышы хаким. Ул. Закир абзыйга игътибар итмәстән, половопларга: — Нәрсә карап торасыз! — дип кычкырды. Тегеләр Алыпны тотарга килә башлады, бу үзе аларга каршы барды һәм бер селтәнүдә икесен әйләндереп салды. Бу вакыт Үгез Михаи тел очы белән тәмәкесен ябыштырып тора иде, — кабызмады, кулларына төкереп оер адым алга атлады. Әһә, болар бөтенесен кырып чыга икән хәзер. Ләкин Михаи кайтып төште. Туктап тәмәкесен кабызды. — Брось, Закирка, нашел во што руки марать,— диде ул,— пошли, браток... Ишек сакчысы ике полицейский ияртеп килеп кергәндә, алар чыгып киткән иде инде. Мәҗлес янә иске төсенә керде. Сыра бутылкалары ачылды пелт- пелт. Касә, рюмкалар зеңгелдәде. Яңгырдан соң ояларыннан чыккан күбәләкләр кебек, акшарлы кызлар килеп чыгып, өстәл араларында очып йөри башлады. Инде бай абзыйларга да җаи кергән нде. Йөзләреннән курку китте. Тураебрак утырдылар. — Түземем чистый чигенә җиткән иде,—дигән булды берсе. — Әгәр тотынсаммы, билләһи дип әйтәм, мин аларны... Ә миң бер абзый кулында пычак күргән чебеш кебек дерелдәгән япь-яшь кызга карадым да каттым. Юк, ялгыш түгел, бу әлеге чирләшкә шахтер кызы Гөлзадә иде. Бай абзый кызның алдына учлап көмеш тәңкә сала, папирос каптырмакчы була, кыз ухшый, бай абзый аның иреннәренә касә белән хәмер китерә, — кыз тагын укшый. — Әйе, мин дә шундый идем, өйрәтәләр алар бай абзыйлар, — диде миңа шулпа өстәгән апа. — Ничек инде?.. Ә әтисе, энесе?.. — Белмим, хәер сорап кергәннәр иде... Бу апа мине тәрәзә катыннан алып китте. Идәндәге бакыр казан алдына урындык куеп утырды да, бәрәңге әрчи-әрчн, миңа үзенең җан тетрәткеч язмышын сөйләргә кереште. Мин аның яфрак төсле сары йөзләренә, бигрәк моңлы караган күз- .ләренә бактым да, аны бүлеп: Апа, Габдулла Тукайның .сине күргәне бармы? — дип сорадым. — Юктыр. Нигә? — Әллә сине күреп язды микән ул димәкче идем — Нәрсәне? «Сөялгәнсең чатта баганага...» дигән шигырьне. Ә, апа?.. Апа аңламады. Мин шигырьне әйтергә керештем. Кухнядагылаә оар да тынып калды. «...Күрәм, ике ирнең селкенәдер, Кайсы татар баен каргыйсың...» — дигән җиргә җиткәндә, апаның күзләренә яшь бәреп чыкты. Ә инде: «Күрдем әле синең зал имеңне, һаман кәеф сарә, типтерә...» — ч "“, ₽“яи“ «ЧТ» бэрәцгеее — Шайтан, марш урыныңа' к»т™шP dSLT " " ■ ''■■■ ' ’ * ат янына чыгып бу 0». ИИМ». 43 3 ҖӘМИЛ СЕРЕ, СЕРЛЕ ТӨРГӘК Иртәгесен көннең көн буе, сораша башлар дип, Йосыфтан качып йөрдем. Ә кич белән түзмәдем, үзем кереп сөйләп бирдем. Пилмән турында сөйләгәндә Йосыф төкереген йотып утырды. Алып Закирларга күчкәч, күзләре очкынланды, Гөлзадә белән теге апага җиткәч, күңелсезләнде Йосыф.Ә сөйләп бетергәч, башын күтәрә төшеп, бик гади генә итеп: — Бер җирен төшереп калдырдың түлке, — диде. Каян белә?.. Анысын уйлап тормастан, «кай җирен?» дип күзләренә карадым. Йосыф миңа ошатып елаган булды: — «йә мальчик кенә бит, полисиский дәдинке, күчеремте, Җәмил бит, ээ-э...» — Аннан көлеп: — Әйтмәгән булдың, шайтан, артыңнан бардым и синең теге йортка кереп киткәнеңне чаттан карап тордым,— диде. — Ха-ха-ха... Ярый, бу юлы дуслык бозылмый калды. Без, шуңар сөенеп, әүмәкләшә башладык. Мич башында булган икән, Сәхәб абзый тавыш бирде: — Алай харап була инде ул Җәмилегез, харап була,—диде Сәхәб абзый, агач аягын мич башыннан сузып идәнне эзләгән хәлдә.— Ә .син, йөрмә, күрше, кач, кач ул тирәдән. Берәр хәйлә тап та кач... Сәхәбетдин абзый сүзендә торды. Кайтканнан бирле бер эчкәне юк. Хәзер аның эш ящигы өстендә теге вакыттагы кебек чәшке, суган, тоз кебекләрне күрмәссең. Берәрсе, иске гадәт буенча, күтәреп килсә, яратмый. Сүгеп җибәрергә дә күп алмый... Зөләйханың да, үзенең дә өстен- башын рәтләде. Кайчандыр сатып эчкән казаннары урынына яңаны алып кайтып куйды. Инде бүрәнәгә җыя. Язга өйләрен сипләмәкче. Элек бер кеше керми-чыкмый иде, эчәргә сорар дип, күзенә күренергә куркалар иде, ә хәзер эштән кайтып керүенә әллә нинди кеше- .ләр килеп җитә. Сөләйман абый белән бик дусланып китте, аннан крушник Бәкер белән. Кайчак Гафур хәлфә белән хәлфә абый да килеп чыга. Кеше килмәгән көнне үзе мәктәпкә барып утыра яки Ягетни, Прхавай якларына чыгып китә. Әле дә ул мич башыннан төшүенә чикмәнен кия-кия док-док ишеккә юнәлде. Мин куркып: — Зинһар инде, Сәхәбетдин абзый. Җәмилләр турында кешегә чыга күрмәсен, — дидем. Ә ул үзенекен кабатлады: — йөрисе булма... күрше итеп әйтүем... Ә икенче көнне, Йосыф аркылы чакыртыл кертеп, киресенчә, йөрергә кушты: — ...Ләкин барасың булганда миңа әйт, әйтми китмә... Бар, күрше, хәзергә шул гына... Мин нәрсә дип тә уйларга белмәдем. Йосыфмы? Ул да иңбашын җыерып куйды. Моңынчы мине бер аючасы гына тарта иде, һәм мин кучер булып дилбегә тотып кузлада утырасы көннәрне бәйрәм көткән кебек көтеп ала идем. (Уен түгел, -илле тиенгә мин фабрикта ике көн йөгерәм.) Хәзер исә ул тиеннәргә Сәхәбетдин абзыйның бер «барма», бер «бар» дигәне өстәлеп, мине тәмам җилкендерде. Ә инде берничә көннән, бүген барам, дип үзенә әйтергә кергәч, Сәхәбетдин абзый, мине каршысына утыртып: — Болай итәрсең... — дип сөйләп киткәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Дөрес, ул үзе гүя миңа мин белмәгән уенны гына өйрәтә иде, — шулай гади итеп сөйләде. Ләкин «үзләре бер дә гади түгел иде шул. — Болай итәрсең,— дип кабатлады ул, агач аягын бәйли-бәйли, ат янында ялгызың калгач, бер -кеше килер дә «Ягетиигә...» дип санкага кһеп пыра башлар, син занят диярсең. Шуннан ул, кулындагы төргә- ген калдырып, үзе торып китәр, ә син төргәкне ал да, кузла астына .шудыр һәм аның турында оныт, төшендеңме, оныт... — Төшендем, Сәхәбетдин абзый. — Кара, санкиең яныннан адым атлыйсы булма, адым... катып үлсәк дә... Төшендеңме? — Төшендем, Сәхәбетдин абзый. — Инде алай-болай була калса, «белмим»нең беләге авыртмый... — Матри!.. — Монысын ул инде урамда әйтте. Челтәр койма аша тыгыз йодрыгын, усал иүзләрен генә күреп калдым. Кучер киемнәрен киеп, әрмәк чабуына абына-сөртенә канюшнидән. чыгып, кузлага менеп утыруыма Кузька болдырдан кәс-кәс төшеп сан- кига атылды. — Трогай!.. Мин тел кактым. Асрау кыз капканы ачарга чак өлгерде, көн буе тик .ятып туйган кара туры элеп алып китте. — Работаешь, князь? — Ырбатам... Кузька әллә минем әйтүемнән, әллә дилбегәне кысып, аяк терәп кукыраеп утыруымнан —көлде. Мин дә. аңар таба -борылып, елмайды.м. Матур, таза, хәрәкәтчән. Көче ташып чыгарга җиткән. Карашларыбыз очрашкач, миңа KVS кы'сты: — Фабрикка бор! Ә-ә! Әйтәм шундый... Маргаритасы янына икән. Маргарита дигәнем — теге-вакыт Җәмил әйткән кыз, I Ы31.1. Искиткеч матур. Фабрик ишек алдында еш күрәм мин анын1 ?АпәХеР аН г Ь ^ЛРТЫк НаН Өе₽еЛеп ЙӨри ’ — «fu-rs бендә. Бу пәрдәсен күтәреп, бер елмаеп караса, атна буена мактанып сөилиләр... Аның матурлыгы турында бер килүендә Алафуз ишетеп кала. «А ну, күрсәтегез әле үзенк» Чеснаков Алафузны каравылчы өенә алып Галауный шунысына төшен... о л Монысына «төшендем» дигәндә, телем көчкә әйләнде. Ә Сәхәбетдин абзый мин анысын на всякий случай гына... дип мине бераз тынычландырды да, инде болай да серле йомышны тагын да серлеләндереп,. Йосыфны каядыр 'чаптырды, миңа исә: — Кузьканы бүген калапа бер үзең алып чыгарсың, — диде. — Ничек инде?.. Син дигәнчә йөрергә ул әллә?.. Ләкин нәкъ шулай булды. Атның астын чистартып, яңа салам җәйдем, кыргычладым, ялларын тарадым, болай да ялык-йолык иде, — сбруйларын ялтыраттым. Кузька асравын 'чыгартып кертте, үзе чыгып керде. Җәмил һаман юк. Мин ат җигеп торганда гына килде Җәмил. Ул нәрсәдәндер курыккан, бик тә әсәрләнгән иде. Адымы салмак. Миңа бөтенләй игътибар, итмәстән, ат белән өй уртасында уйлы-шуйлы басып торды-торды да, кинәт кузгалып, болдырга .менеп китте. Чыкты. Атны күзеннән кичерде, Чөелдереген кыса төште, дугасын утыртыбрак куйды. — Эчердеңме? — Эчердем, Җәмил абый. — Хәзер Кузьма Львович белән китәсең... — Җә. — Матри, карап йөр,—диде һаман да миңа игътибар итмәстән-, һәм, болдырда яланөс, яланбаш елмаеп карап торган асрау хатынга да әйләнеп карамыйча, капкага юнәлде. каравылчы аны. Яшь- Әбәт җиттеме—бөтенесе Үзе шаян керә. Эт оясы кебек кечкенә, эт оясы буп- буш. өстәл урынында ящик, бер урындык, бер бүкән, ике кашык, бер 46 жамыягк. Каравылчы үзе эштә. Урын-җир идәндә. Ләкин кызның зифа буен, чибәрлеген фәкыйрь өй белән өстендәге сәләмәләр генә томалый алмаган... Алафузның күзләре тона. — А ну, киен, барышня!.. Кыз ышанмый тора, Алафуз кабат әйткәч, урын-җире эченнән сәләмәнең дә сәләмәсе кыска бишмәтен өстерәп чыгара. Алафуз аны алып ташлый һәм кызның иңнәренә үзенең ике кат тиреле кеш толыбын сала. — Әй, тройканы!.. Төнлә кайтып кергәч, әтисе кызын танымый тора. Башында сай гына ак тиен бүрек, колак алкаларының зәңгәр кашлары ялык-йолык. Маңгай чәчләрендә көдрә, алтын-сары толым очларында асыл лента. Өстә спай кыска бишмәт, итәгенә, якаларына кама тоткан. Ак атлас күлмәге аяк йөзеннән. Күлмәк итәге астыннан лакированный туфлиләре күренеп тора... Ай дигәндә фабрик ишек алдына әйбәт кенә йорт җиткереп, каравылчыны кызы белән шунда 'күчерәләр. Каравылчының үзен комендант итеп куялар. Айга 6 сумга торган каравылчы 50 сум ала башлый. Кызны Алафуз сөяркә иткән, дип уйлый кеше. Анысын әйтә алмыйм. Ә менә Кузька кызга чынлап торып гашыйк була. Ни белән бетәр,— хатынлыкка алмакчы. Ләкин әтисе, аннан битәр әнисе каршы. ...Бүген исә кыз бигрәк сылу иде. Нәфис, җиңел кулларын җәйдеме — очып китәр кебек... ■Маргаританы өеннән култыклап алып чыгып, үз янына утырткач, Кузька тагын да ачылып китте: — Хатын бар, князь? Баранчук бар? — Ән-й, я сам да бәрәнчүк бит әле. — А хрю-хрю ашашь? — Нит. — Куришь? — Күри-им... Кузька, папирос кабызып, авызыма каптырды. Мәткәң янында юмарт инде син... Кайткан чакта кәефең бозылып хитмәсә, егерме биш тиенне тамызасың да тамызасың, алла теләсә... Шулай йөри торгач, мине ярау күреп, Җәмил 'белән дусланган кебек, дусланып та куймассыңмы әле... Бу ләззәтле хыялым, койрыклы йолдыз кебек, күренүенә юк булды. Хәзер Сәхәбетдин абзыйның серле сүзләре, аның серле «бер кеше»се, ул кешенең миңа әйтәчәк сүзләре, серле төргәге—бөтенесе күз алдымда эленеп тора иде. Җәмил нигә үзе бармады? Аның бармасын Сәхәбетдин абзый ничек белгән? Минем тизрәк шуларны беләсем килде. Бигрәк кызык ич... Ләкин .шулай кызык кына булсын иде ул, шомлы булмасын иде... Ресторанга якынайган саен, шомлануым арта барды. Ресторан каршындагы тонык янган фонарь төбенә килеп туктагач, Кузька белән Маргаританы янымнан җибәрәсем килмәде; алар кереп киткәч, кузладан сикереп төшеп, артларыннан йөгерергә җиттем. Бәлкем, берни булмас әле. Сәхәбетдин абзыйның «бер кешесе», бәлки, бөтенләй килмәс тә?.. Юк, килде... Салкын иде, зыкылы салкын. Болай да тонык янган фонарь әйләнәсендә челтәр пәрдә булып, төшсәм таптыйлар дигән кебек, дәртсез тирбәлеп, йолдыз кар ява. Кешеләрнең иңбашлары, бүрекләре кар гына. Бара-тора атның да өсте, янбашлары агарды. Монда да полицейский мине куарга килде. Ә Кузька кушканча, кем кучеры икәнемне әйткәч, честь бирде дә, кулларын әле алда, әле артта шапылдатып китеп барды. Аннан ирен кырыена папирос кыстырган бер хатын-кыз җимгә килгән ана чуртан кебек иснәнеп узып китте >һәм түгәрәк -витрина янына барып басты. Мин инде ике тапкыр тәмәке төреп тарттым, .икенче тапкыр санки артына чүгеп кечкенәсен чыгып алдым... 47 Утыра-утыра оета башлады. Менә шунда килде Сәхәбетдин абзыйның. "беСтуденгС иде ул. Җиз төймәле кыска зәңгәр пиджак иде аның ©стенда елтыр козыреклы зәңгәр фуражка, соргылт юка чалбар, кара ботинка' Китүенә кара җәймәгә төргән төргәген минем аяк астыма куеп, нәкъ Сәхәбетдин абзый әйткәнчә әйтеп, саикиның япмасын кайтарып кереп утыра башлады, һәм «занят, барин» диюемә, бүтән бер сүз катмыйча китеп, кар пәрдәсе артында күздән югалды. Хәзер укучының: белдем, төргәктә листовкалар, фабрикка алып керәләр дә эшчеләргә тараталар, дип уйлавы мөмкин. Әйе, фабрикта андый хәлләр дә еш булып торды. Берсендә иртән без фабрик ишек алдына килеп кергәндә, стеналар, коймалар эшчеләрне үз хакларын хакларга чакырган листовкалар белән тулган иде. Станокларга да кыстырып киткәннәр, шул ук сүзләрне кызыл тактага ак буяу белән язып, фабрик морҗасына '.менгереп элгәннәр иде. Гудок. Ә эшчеләрнең укуы уку. Бәхәс; «Дөрес!» «Дөрес түгел!..» Полицейскийлар листовкаларны куптарып йөрде. Берсе морҗага элгәнне алырга менә башлаган иде — егылып төште: листовканы менгереп элүче уз артыннан тимер баскычны пги-иги төшкән булган... Шуннан соң полиция тәмам ярсыды. Чыккандагыдан болан тентеп кертә. Шикләнсә, итекләреңә хәтле салдыра, ипиләреңне сындырып карый... Бер көн шул листовкалар турында матур гына сөйләшеп кайтып килә идек, Йосыф кылт нәрсәдер хәтерләп, мине күпер астына алып төшеп, штаныи чишә башлады. Берәр әдәпсезлек эшлиме дисәм, штан бөрмәсенең ике ягыннан ике кәгазь тартып чыгарды да төкерек белән бер-берсенә ялгады. — Листовка! Каян алдың? Йосыф көлде. — Бөтен килеш сыймады. Кайткач, бәрәңге белән ябештерәм дә Зәйнулла байг.а хат итеп салам. Юк, двор капкасына ябыштырып куям... Мин дә башта төргәктә шундый листовкадыр дип уйлап, капшап карадым. Ләкин - кыштырдамый, аннан бик авыр иде. Нәрсә икән?.. «Оныт, төшендеңме, оныт...» Мин, онытырга уйлап, төргәкне тиз генә кузла астына шудырдым. Ләкин онытып булмады. Төргәк инде кыймылдый башлады кебек, кузла капкачын этә кебек, бәреп чыгып, «әйтһә!..» дип кычкырыр кебек.,’. Чыр- чыр сыбызгы сызгыртып, полицейский йөгереп килер, анысы «эләктеңме!..» дип җилкәмнән тотып алыр кебек... Кайтканда да юл буе җаным уч төбемдә булды. Торып басканмын, болан да ак күбеккә баткан кара турының өстендә туктаусыз чыбыркы уйнатам... Ләкин (менә сиңа кирәк булса) дамбаны үтеп, Ягетнигә таба борыла башлавым булды, Кузька: — Өйгә, князь, — диде. Дөрес, болай булгач, фабрик капка төбендәге полицейскийлар белән каравылчы күзеннән үтеп китү куркынычы калмады. Ләкин төргәк фаб- рикка керергә тиештер бит... Коелып төштем. Мин Кузьканың «Ярао XMV'aa iF? ДИГӘНеН өмет ,1теп’ > дигәнен ишетмәмешкә салыштым. Ә Кузька аркама төртеп: дым? Ты ЧТ°’ °глох! ~ дигәнгә> атнь> Ихтыярсыз Игумный ягына бор- ләгчГдәе г^п7пЫ и7Г , аркаЧ ’ ТӨрГӘ! курка чебеше кебек кенә: кечкенә, бетәшкән, гәүдәсе дер-дер, 1ф?и2Эрс кыймылдый, ә сүзе чыкмый. Шулай ла бичара немец моңар СҮЗСоныннанҺ эш^ләр .бу фетнәне Чесиаковлар немецкә нәфрәт уяту өчен юри башлап җибәргән дип сөйләделәр. Әйтә алмыйм. Шунысы теодә калган: фетнә бик тиз бүтән әйләнеш алып, икенче төрле нәтиҗ« китереп чыгарды. Бер эшче немец .якасына .ябышкан баоаины аерып ал- _ Дцыц улын... сугышка кергән көнне үк, — диюгә, лазареттан чыгып яңа эшкә кергән, әле солдат бүреге белән шинелен дә салмаган икенче бер эшче: Ниһаять, рөхсәт алып, и\’пУ / ЭбЬП Б,,и,бялтя 3 кайтып кергәндә инде Йосыфны алып киткәннәр, ә мин зиратка килеп егылганда күмеп бетереп тора иделәр 59 Кайчан да булса, берәр кешегә шулхәтле каным катканы булды микән? Кузьканы күрмәс өчен фабриканы ташларга карар кылдым. Җеназада кеше күп иде. Гомер булмаган хәл: берничә рус, ике студент, Кара эшләпә, хәтта ике-өч марҗа да бар иде. Клим белән Арсений дәдә дә килгән. Сүзләре колагыма -кермәде, алар, мулла-мәзин киткәч, хәлфә абый, Гафур хәлфәләр белән калып, нидер киңәштеләр. Аннан минем белән Зөләйханы, Климне Бишбалта башындагы хәрчәүнигә алып керделәр. Кайтканда мин хәлфә абыйга карарымны әйттем. — Мәгъкуль күрмим,— диде хәлфә абый. Ишетеп калган икән, кызып алган Бәкер абый зур кулын җилкәмә салды: — Аһ орма энде, җани! — диде. — Беткә ачу итеп тунны мичкә ташламыйлар... Әнә үзе чыксын фабриктан... И чыгар да. ә сине аның урынына менгезеп утыртырбыз... Әйе, әйе, ни думый, әйтте диярсең. Әнә анда Петрбурда... Мин фабрикта калдым. Юк, Кузька урынына менеп утыру өчен түгел (анысын мин ул чакта тузга язмаган бер әкият итеп кенә тыңладым), Кузькадан үч алу өчен калдым мин фабрикта. Мин аны чынлап торып үтерергә ант иттем. Поездга таптатып. Төнлә белән рестораннан алып кайтканда. Бишбалта башындагы разъездда шлагбаум бар. анда булмас. Бишбалтадан Ягетнигә таба борылып, поезд юлын аркылы чыккан җирдә шлагбаум юк, шунда әйбәт булыр... Планым бик үк төпле булмаган. Ләкин ул минем үземә искиткеч әйбәт күренде. Кузьканың гадәте шундый: ресторанга кереп, кайтырга вакыт, барин, ди башласаң, «пошел вон!» дип орышып чыгара, үзе шундук арттан чыгып җитә; иртәгесен рәхмәт тә әйтә әле... Мин скорый поездга чамалап, ресторанга кереп чакырып чыгарырга булды?л. Планым шундый иде: поезд күренмәсә, атлатыбрак кайтам, берәр тапкыр тугарып җи- гәм, инде күренсә, поезд юлына җан-фәрманга куып барып керәм... Ә матур, искиткеч акыллы кара турыны һәлакәттән саклап калу өчен пролетканың арт тәгәрмәчләре поезд юлы уртасына керүгә, тиз генә төшеп, чөелдерек бавын ычкындырып менеп утырам. Паровоз килеп бәрелүгә — дилбегә кагам. Ат кисәк тартылып, тәртәдән чыгып китә, бер үк вакыт үзем поезд килгән якка кузладан сикереп төшәм. Көймәле фаэтон эченә чумып, черем итеп утырган Кузьканы поезд фаэтоны белән бергә изеп чыгып китә... Мин вагы-төягенә хәтле үлчәп, алдан хәстәрен күреп куйдым. Камыт бавы ансат шуып чыксын өчен тәртә башындагы сөял кебек кал- кыбрак торган ботакны кара бутылка -китеге белән ышкыладым, каеш белән ышкып шомарттым. Инде Җәмил генә «үзем җигәм» димәсен дә, Кузька «Җәмил беләк барам» димәсен... Башыма башка уй кермәде. Ашаудан калдым. Өйдә- геләр Иосыф кайгысыннан дип белде. Ә Зөһрә апа (күрәсең, бик ябыгып киткәнмен) үзләренә барган саен «үпкәңдә юк микән» дип борчылды. Аңардан чыкмый: мин серемне апама чиштем. Апам елый-елый үгетләде: — Әй аллам, өтермән бит сиңа моның өчен... — Ә мин полицейскийга болай дим, апа: «A-а, ат тугарылгач нишләтим мин... Баринны уята башлаган идем, тибеп төшерде... Аннары яшем дә җитми әле минем ул етермәнгә». Кичен (күрәсең, апа әйткән) хәлфә абый мине үзенең «мәслихәт күрмим»е белән каршы алды. — Балалыгыңа барасың. Төрмәгә яшең җитмәсә, әнә колония дигәннәре бар... 60 Мнн уемнан кайткан күк йөрдем. Ә иртәгесен Җәмил, бүген кич хуҗаны ресторанга илтәсең дигәч, антымны яңарттым. Эштән туры Күзькапарга кайттым. «Актык сәгатьләрең җитте, Кузька тәре!..» Кузъкаларда гадәттә булмаган тавыш иде. Туктаусыз телефон шалтырый Кара, үзе килгән икән, тәрәзәдә Алафузов күренеп китте. Кемнәргәдер кычкыра да кычкыра... Менә тройкада, ике полицейский ияртеп, пристав килеп тоште. Абау, приставтан да зур микәнни, Алафузов аларгада кычкырды... Миңа димәгәе, ник шунда кадалышып бетмисез, миңа Кузька кирәк. Ә ул әнә чарлакта, үз бүлмәсендә кырынып утыра инде... Кара турыны җиктем, канюшнидән кучер киемнәрен алып кидем, көймәле фаэтонның фонарьларын кабызып, болдыр төбенә китереп туктаттым. Менә Кузька да чыкты. Ләкин ул да бүген усал иде. — Тугар, щенок!.. Пошшол вон!.. — диде дә, пиджак якасын күтәреп, кулларын кесәсенә тыгып, каядыр ашыгып чыгып китте. Нәрсә булган? Әллә сизенгәнме? Нүжәли хәлфә абый әйтте икән?.. Нәрсә булганын мин иртә белән белдем. Разносный кнәгәмне кыстырып, иртәнге почтаны таратып кайтып килгәндә Җәмилне, аның яңа помощнигын, Мәрьям апаны, тагын кладовщккны фабрик капкасыннан алып чыгып баралар иде. Дүрт якта дүрт кылычлы, алда-артта атлы казак. Коелдым да төштем. Ә Сөләйман абый бер дә борчылмый, хәтта шат иде. — Җәмил өчен ни тужи, берсе өчен дә... Аларга берни юк,—диде,— «Знант низнаю» аның җавабы... Син шуңар сөен: «кулъяулыклар» окопларга тәки барып җиткән. Күбәвесе. Йосыф мәрхүм коткарып калганнары да. Алафузов шуңар килгән дә ут йотып. Патша үзе чакыр- гып арт сабагын укыткан Алафузның... ҖӘМИЛ МӘЗӘГЕ ТҮГЕЛ БУ Әйе, Җәмил өчен борчылырга кирәк булмаган икән. Передача илтергә барган эшчеләр ишетеп кайтты: допросны следователь Фәйрушин алган, Мәләу әтисе! Башта төлкеләнеп маташкан, аннары куркыткан, кыйиап та караган, ләкин Җәмил чыннан да «знайт низнаю» дигән. Дөрес булса, Җәмил янына Кузька да килеп киткән. Ә ул зрәгә йөрми инде, чыгартып куюы да бик мөмкин әле. Ә менә Йосыф... Я, бөтенесе төш кенә булсын иде дә, уянып китүеңә килеп керсен иде ялтырап: «әйдә, йокы чүлмәге, соңга калабыз ич»,— дип... Ичмаса, Зөләйха... Эштән кайтканымны саклап тора, һаман җиңел әле мескен. Чаттан минем арты абыйсы килеп чыгуны өмет итә — каерылып-каерылып карый. Аннары күзләре чылана. Мин ничек тә аның күңелен табарга тырышам. Получкадан ун тиен яшереп калган идем, көн саен эштән кайтышлый аңа әтәч манпачи яки кызыл билле прәннек алып кайтам... Зөләйха мине үзләренә алып керә. Йосыфның полицейский пулясы тишкән чалбарын юып, бәләкләп, әнисенең шәле Л 3 ?'1 ’ ,ККа Саль1п куиган икән - Алып күрсәтә. Аннары мине зв- jjdTKti өстери Гарәфетдин абый, кәҗә кермәсен, бая да мөҗәвир бәтие . . ер өстснә менгән ие, кудым... Җә кәзең ишәр... Чардуган ясап куйгач керәлми ул, ээ бит, Гарәфетдин абый?., Р У Йосыфның аяк очында яшь каен, баш очында таш. Укып күрсәтимме, Гарәфетдин абый? 61 Зөләйха укый белми, ләкин ятлап алган. Уеп язылган хәрефләр өстендә чыбыктай нечкә бармакларын йөртә-йөртә «укып күрсәтә»: «...Шадыман бул мәркадендә Без онытмабыз сине...» — Абыем җәннәттә хәзер, ээ бит? Матур абыстай әйтте. Зөләйханың күзләре кибә, инде минем чылана. Бөтенесен күреп ятадыр кебек; шаян елмаеп, «ә ант, ә ант, Гарәфетдин?» дип миңа күз кысадыр кебек... Җәмилне уйласам да, мин шулай хыялланам. Ул да тимер рәшәткәләр арасыннан миңа карап торадыр кебек, хәйләкәр елмаеп: «Ә син йөрисең анда, понимаешь, рәхәттә...» диядер кебек. Миңа хәзер бу ике фидакарь иптәшем алдында чын-чынлап оят була башлады. Чын-чынлап аларныкы кебек зур тәвәккәллек сорый торган эш эшлисем килде. Йосыф кебек бозлар өстеннән чабасым, Җәмил кебек «янасым» килде. Кылычлылар уртасында фабрик капкасыннан чыгып барганда озатып калган эшчеләрнең, «нык тор, иптәш!» дип •кычкырганнарын ишетәсем килде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, өйдә дә мактанырлык түгел. Әти туйлар үтү белән шинелен киеп, каешын буып, кокардалы солдат бүреген артка чөеп, «ул Самоварны мин аны!..» дип чыгып киткән булган иде дә, бик тиз кикриге шиңеп кайтты, һаман эшсез. Өстәвенә апалар... Җизнинең балалардан сәдака алмаганын белә идем, жалунме да килми икән; анда-сакда ниндидер журналга язган өчен генә алгалый икән. Мин инде «әллә безнең хәлфә үзе өчен йөриме?» дигәнне яхшы аңлый идем. Аның шундый булуына, бу шундыйның уз җизнәм булуына горурлана идем. Апа да аңлаган, күрәсең, терелеп җитмәгән булуына карамастан, кулында көн-төн эш. Курчак уйнаган сабый бала кук, сөе- нә-сөенә эшләп йөри. Форсат тапса, укырга-язарга өйрәнә. Әни дә апаларның хәленә уфтанмый. Әти күрмәгәндә, я миңа берәр нәрсә тоттырып җибәрә, я үзе алъяпкыч итәге астына кыстырып китә. Ә менә әти!.. Ул башта гыйлем иясе кияүдән үзе өмет итте. Ә хәлен белгәч, «бер катынын да туйдыра алмагач, тфү!» диде. Ә инде хәлфә абыйның апага әтисе рөхсәтеннән башка өйләнгәнең, теге «сезки гыйззәтле вә хөрмәтле Шәрифҗан әфәндегә, безки Таулар .карьясенең указлы имамы...» дип башланган мәктүпне «хәлфә машенник»ның үзе язган шкәнен белгәч, тәмам тузгыды. Башта әнине, аннан, чакырып китереп, апаны!.. Өстәвенә: — Кая бер кызыл башлык бир әле, малай. — Юк бит, әти. — Бир!.. ГАинем шул рәвешчә хыялланып, шуларга борчылып йөргән көннәрем иде. Сәхәбетдин абзый үзләренә чакырып кертте. Ә анда Гафур хәлфә, хәлфә абый, Арсений дәдә, Җәмилне кыйнаган Озын Митра, типографиядә эшләүче Әдһәм абый. Кызыл фонарь төбендә миңа «кулъяулыклар» калдырып киткән студент та шунда. Кием ничек үзгәртми кешене, нәкъ инде Үсиянең бер көнлекчесе. Эт талаган бишмәт, тетелеп беткән салам эшләпә, кыска киң балак, чабата, авызца трубка. Яңа килеп кергән, — чишенеп тора. Бөтенесеннән яшь, ә дәрәҗәсе зур, күрәсең, бөтенесе -ихтирам белән аның авызына карап тора. Студент: — Ә, минемчә, шуңардан зур ярамый да, алай табигый булмас иде, — диде, һәм, борыла төшеп, миңа кул бирде: — Иә, исәнме, иске дус! Кечкенә булса да төш кенә, шулай түгелме? ’ ’ II II Мәркад — кабер. 62 — Шулай... — дидем мпн инде сүзнең үзем турында барганын сизенеп' һәм ялгышмадым. Хәлфә абый кулын җилкәмә салып: ~ Менә абыйларың сиңа бер эш тапшырырга уйлый, каениш,— диде. — Зур эш, ләкин «кулъяулык» кебек үк куркыныч булмаса кирәк... Күзләрем ялтырап китте: — Ә мин куркыныч булса да курыкмыйм... — Ышанам, каениш... — Тәвәккәлләдек, иптәшләр, — диде Гафур хәлфә һәм сәке астыннан багаж итеп чыпта белән терелгән, шикәр җебе белән тегелгән шактый зур тюк өстерәп чыгарды: — Кил әле, энекәш, шуның менә бу башын сүтеп кара әле. «Бу башы» тегелмәгән, еч-дүрт җиреннән кадаклар белән генә эләктереп куелган иде. Кадакларын ычкындырып, чыптасын сүтеп җибәрсәм, тюк дигәнем тимерле яшел сандык булып чыкты, тоткасы да бар. Тотка өстендә тагын бер бау тотка. — Инде ныклап торып тарт шул өстәгесен. Тарткан идем, Гали баба һәм кырык карак әкиятендәге мәгарәгә килеп кергән кебек булдым. Сандыкның эченнән кырык тартмачыныкы кебек төрле вак тартмалар, нннеккершәннәр, исле сабыннар, кесә көзгеләре белән тулы җиңел сандык-яшчек өстерәлеп чыкгы. —Инде анысын урынына шудыр да аскы тоткычны тарт. Алай булмый, утырып, тезләреңне сандыкка терәп, ике куллап... Инде мин моны Җәмилнең йолдыз күрсәтүе кебек берәр мәзәктер әле дияргә җиттем. Ләкин кешеләр бар да җитди, киеренке, хәтта һәрвакыт елмаеп тора торган Арсений дәдәгә тикле шундый иде. Мин, студент өйрәткәнчә, сандыкның аскы тоткасын тарттым. Бу юлы шундый ук чыпта белән төреп, шикәр җебе белән тегелгән шактый зур яшчек килеп чыкты. — Инде эчеңә кулың тыгып тарт. Тарттым. Анда тагын шундый яшчек... Өсләрендә адреслары да бар: Пристань Чебоксар, получатель: Вильданов Мөхә.ммәтзян Гареевич Юк, йолдыз күрсәтми болар. Ләкин нәрсә соң бу? — Авырмы, энекәш? — Җиңел түгел... — йә, инде урыннарына кертеп кара. Юк, этеп керт. Тезләреңне тери төш. Күкрәгең бейән дә эт... Монысын да булдырдым. — Инде сандыкны элеккечә итап төреп, шул кадаклары белән типчеп куй. Монысын да эшләдем. Хәзер шуның бөтенесен баштанаяк кабатлап чык, — диде Гафур хәлфә һәм, куен сәгатен алып, капкачын ачты. — Каушама, шулай да мөмкин кадәр җәһәтрәк эшлә. Башладык. Мин бөтенесен кабатладым. — Дүрт минут... Иә әле тагын бер. Тагын кабатладым. Моладец, энекәш... ә берәр сәгатьтән, яки бераз соң сиңа сандыктан бу ике яшчекне алып, алар урынына икенче яшчекләрне тыгып куярга кирәк булыр. Алар да нәкъ шушындый. Адресы да шундый. Аерма тик шунда: боларның адрес азагында нокта юк, тегеләренең бар. Бутама. Хәзер бар өеңә кереп тор. Әтиләреңә әйт: бүген җизнәңнәрдә кунасың, иртән эшкә шуннан гына китәсең, ә сменадан соң сугыш файдасына эшләргә каласың... Эшең өчен борчылма, Сөләйман абыең конторга кереп, «авырып калганыңны» әйтеп чыгар... Бар, ястүгә азан әйтүгә шыпырт кына зират артына төш... 63 Вәт зур эштер бу!.. Теләгем кабул булды микәнни?.. Ә яшчектә нәрсә бар икән? Кая барабыз икән? Нәрсәгә? Бик беләсем килде. Ләкин сорарга кыймадым. Вакыты җиткәч, үзләре үк әйтер әле. Әтиләргә Гафур хәлфә өйрәткәнчә ялганлап, әбәт янчыгымны алып, зират артына төшкәндә студент белән Гафур хәлфә әлеге сандык өсте- нә тагын эреле-ваклы өч яшчек төяп бәйләнгән кул арбасына сөялеп, тәмәке тартып утыра иделәр. —■ Киттек, шәкерт! Бу вакыт яшь ай Идел аръягындагы Ослан таулары артыннан яңа чыгып килә иде. Без, арбаны тартып, вак күлләр, куаклыклар яныннан үтеп, Үсия дамбасына барып чыктык. Тын. Әллә нигә бер атлы үтә, яки соңга калган Үсия сәүдәгәре... Менә сиңа кирәк булса!.. Болай да серле эшкә сер өстәп, Гафур- хәлфә белән студент йөкне бушаттылар да, юлдан бер чуерташ куптарып алып, шуның белән арбаның күчәрен сугып сындырдылар. Аннары, нечкә генә бау белән бәйләп, тәгәрмәчен яңадан киертеп куйдылар; сандыкны, яшчекләрне янәдән арбага төяделәр. ■— Инде тыңлап тор, — диде, ниһаять, Гафур хәлфә. — Мин Нор- латның кырыктартмачысы Нәгыйм. Син минем энем, ну, әйтик—Гыйльметдин. Без синең белән Казаннан товар алып кайтып киләбез. Ә Филипп абыең — безне Үсиягә илтергә ялланган көнлекче. Хәзер кала яктан бик зур бер яшчек, аннары безнең сандыктагы шикелле ике яшчек төягән бер олау килеп чыгар. Ул яшчекләрдә безнең өчен ут белән су кебек кирәкле әйберләр: типография машинасының йөрәге, үпкәләре һәм башка шундый кадерле әгъзалары... Ә безнең сандык эчендәге яшчекләрдә эшкә яраксыз тимер-томыр. Безнең бурыч: шул яшчекләрне баш на баш алмаштырып алу. Ничек итеп? Яшчекләр өстендә машина частьләрен Чабаксар типографиясенә алып китеп баручы агент белән аның ямщигы. Безгә, әүвәл башлап, «арбасының күчәре шушы йөккә дә түзмәгән» ямщигыбызны сүгеп җибәрергә дә, йөгебезне агент йөге янына төяргә кирәк. «Күчәр сынды. Зинһар, абзыкай, күпме алсаң да ал...» Аннаң агентның кайсы пароход белән кайтасын белербез. Аның белән бер пароходка билет алып, бергә утырып та китәрбез. Ә инде анда кереп урнашкач... Әйе, пароходка кадәр безнең эшләр шома гына барды. Хәтта күңелле булды. Безгә кирәк олау Казак ягыннан килеп чыгуга, без дә әкрен генә кузгалып киттек. Олау куып җитәрәк, Гафур хәлфә: «Арырлык булгач, Казанга килмиләр аны!..» дигән булып, мине, шап иттереп, сандык өстенә утыртты. Күчәр сынып, тәгәрмәч чыкты... Гафур хәлфәнең- агент дигәне — киеменә караганда, гадәти генә бер авыл бае булса кирәк — безне бик өнәп бетермәде, ә ямщик: «күпме алсаң да...»ны ишеткәч, безнең әйберләрне тиз генә арбасына төяп куйды, мине дә йөк өстенә күтәреп утыртты. — Тот, шәкерт, дилбегәне!.. Үсиядә йөкләрне Кавказ-Меркурий пристаненда бушаттык. Агаебыз китеп йөрергә курыкты күрәсең, Гафур хәлфә өчебезгә дә билет алып килде. «Быстрый» пароходының дүртенче классына, тозлы балык, сыра, мичкәләре, он капчыклары арасына урнашып, китеп тә бардык. Биредә Гафур хәлфә агентны ресторанга алып менәргә, шул арада мин яшчекләрне «баш на баш» алмаштырып алырга тиеш идем. Ләкин агент ифрат саран кеше булып чыкты. — Юк, кем, мин андагы ашларны өнәмим, — дигән булды. — Берәр рюмка салырбыз, дуслашу хакына... ■— Юк, кем... Агент, күрәсең, монда да багажын ташлап йөрергә шикләнде. Калай чәйнеге бар икән, миннән кайнар су китертте, капчыгыннан бер> кыерчык ипи белән бер шакмак шикәр чыгарып, чәй эчәргә утырды. 64 —Әйдә, энем Гыйльметдин, без дә монда гына алайса... — Гафур хәлфә буфетка барып, тиз генә бер кызыл башны алып килде. —Тот әле, кардәш, чукынсын, бу дөнья ике килми, күңелемә бик ошадың... — дигән булды ул. Төенчегеннән симез генә ат .казылыгы, хәлвә бер бөтен түгәрәк күмәч тә чыгарып куйгач, чәйнеккә учлап бөртекле чәй дә салгач, агайның теле ачылды. Безнең сәүдәләр турында сорашты. Үзенең толчокта алган әйберләре белән мактанды: —...Менә, туже самый, әз генә киелгән, 40 тиенгә бәреп алдым. Ә кибеттә бер манит тора бит ул. Үзебезнең базарда 80 тиенгә чәпим дә чәпим мин аны... Ә бу чалбарны,— мөгаен урланган булгандыр, — нибары 60 тиенгә алдым. Гафур хәлфә агайны очындыру өчендер инде: — Моны кибеттән 2 сумга да ала алмыйсың,— диде. —Ашыгыч булды ла... Багажем җибәреп, үзем берәр көнгә кал- макчы идем мин, бакчый адресын да яздырып куйган идем, — телсграм: «үзең белән, немедленно...» Шешә бушады, чәйнек бушады, табында ризыкның валчыгы калмады. Ә агайның башына китү түгел, теле дә бәйләнми иде әле. Капчыгын баш астына салып, яшчекләре өстенә бөгәрләнеп ятты, корсагын ■сыйпап бер кикерде, һәм, күзләрен йомып, гырылдый да башлады. Хафага төшкән Гафур хәлфә мине пароход ишек төбенә алып Гафур хәлфә аңар, өзгәләп ташларга җитеп карап торды-торды да, «тфү.» дип куйды. Минем күптән җен ачуларым чыккан иде инде, кабыргасына үкчәм белән китереп типкәнемне үзем дә сизми калдым’ Күптән шул кирәк булган икән!.. Агай, кинәт гырылдавыннан туктап, кабаланып яшчекләрен барлап алды, торып утырып, шатор-шстыр nr,™bIH5 bI к’ ГаФУР хәлфәне уятып, аңар күз-колак булып торырга әйтеп, бәдрәфкә таба китеп барды. 1 биппоарада уйлап чыгарган!.. — Гафур хәлфә миңа сәгатен чыгарып килде. Янда таулар, таулар... Караңгы урман. Кеше барлыкны белдереп, урман эчендәге сирәк-сандырак берәр ут-йолдыз җемелдәп кала. Ай үзе каядыр пароход түбәсендә; шәүләсе пароход дулкынында чумып уйный; бортка якын зәңгәр маяклар, безнең хәлне төшенгән кебек, башларын кылтый-мылтый чайкап калалар. Гафур хәлфә тәмәке кабызып, төтенен эчкә йотып берничә суырды да, ачу белән тәгәрмәч чәчрәткән күбекләргә ташлады. — Без дигәнчә булмады әле бу, энекәш. Сәгать чиректән Козловка, — диде ул, сәгатен ачып карап.'— «йоклап калып», Чабаксарга китеп барсак инде... Бу нәмәрсә анда чәйгә керми калмас... Без дә аңар ияреп керербез. Шул арада икебезнең беребез... Тукта әле, болай итсәк ничек булыр икән... Капчыгын әкрен генә тартып алып, суга тондырабыз. Бер заман агай уянып, разбой сала, мин аның белән «каракны эзләргә» йөгерәм. Син шул арада... Шулай итәргә булдык. Мин сандык өстенә, Гафур хәлфә агай янына, коры идәнгә .ятты һәм .агайның баш астындагы капчыгын әкренләп тартырга кереште. Агай уянмады. Тагын бераз тарткан иде, агай гырылдаудан туктап, күзләрен ачмыйча гына астындагы яшчекләрен кабалап чыкты да, башын капчыгына батыра төшеп, тагын йоклап китте. Гафур хәлфә бераздан капчыкны тагын тартып бакты. Монысында агай йокылы-уяулы йөзтүбән әйләнеп, капчыгын кочып ук ятты һәм тагын бик тиз гырылдый башлады. nikinra vaMCaV 3eH3, 3 СУ М с°Ра - Күпме дисә дә бир, озаграк сатула- fiZL Р Фа™£ хУ җасыныкын урладым диген. Абыеңа әйтәм ди башласа, аягына ябышып ела, «буш бирәм, әйтмә генә» диген... 5. „с. Ә.“ N* 7. 65 Кая аларын төпченеп тору!.. Агаебызның күзләре ачылыр-ачылмас иде, кеп-кечкеиә учымда зур көмеш сәгать күрүгә шар булды. — Сатасың? — Сатам, абый җаным. Сәгать рәтен белә икән агай. Колагына куеп йөрешен тыңлап торды, шытыр-шытыр заводить итте. Капкачын ачып, пәке очын пружинага тидереп алды, бәдрәф түшәмендәге күмер бөртеге кебек кенә кызарып янган лампочкага таба үрелеп, пробасын карады. Хәтта чылбырын учына салып үлчәп торды. — Каян алдың? Мин, Гафур хәлфә өйрәткәнчә, ялганладым. — Абыеңныкы түгелме? — Җирләрем йотсын, кояшның чыраен күрмим, валлаһи, билләһи, таллаһи... Бәхеткә каршы, — саранның сараны икән, — тиенләп сатулашты. Мин илле тиенләп төшәм, ә ул арттырса, биш тиен арттырды... 90 тиенгә килештек. Монысы да ярап куйды: вак акчасы ун тиен тулмады. Ә ул аны туксан тиенгә чыгарырга тырышып кабат санады. — Бирермен мин сиңа, валлаһи, бирермен... — Җә. Игелеген күр, абый-җаным... Минем исәп буенча инде ©ч түгел, ун минут узарга тиеш иде. Ә без килгәндә Гафур хәлфә эшен яңа башкарган, чыптадагы соңгы кадакны кадап тора иде әле. Җәйге таң яңа беленеп килгәндә без, күтәренеп, Козловкада төшеп калдык. Агаебыз озата чыгарга курыкты. Шулай да ул, күрәсең, безнең һәр икебездән бик канәгать иде, — без ярга чыккач, авылының исемен кычкырды. «...Мәчеткә каршы гына, Нәгыйм малай; асты таш, өсте агач... килеп чыксаң, керми китмә...» Пароход көтсәк тизрәк тә, җайлырак та булыр иде. Ләкин безгә хәтле Казан пристанена агент телеграммасы килеп төшүе бик мөмкин... Без, «кая, үзем апкайтам, бераз тозлык-керәчинлек бирерсең»,— дип сарып алган олаучылардан «хәзер үзебезнең ат килә» дигән булып арындык та, әйберләребезне яр читендәге паром артына ташып куйдык. Ә пароход китеп, пристань тынгач, кадерле частьләрне яшчекләр- дән бушатып, өч кисәк итеп, чыпталарга төрдек, ә сандык белән я.ш- чекләрне таш тутырып, Иделгә батырдык. Гафур хәлфә авылга менеп көймәче урыс яллап төште һәм без Идел буйлап Казанга юл алдык. Пароход барында Казан хәтле Казанга нинди тиле көймә яллый инде, җә?.. — Ишкәкче бабайны тәгаен шул сорау кызыксындыргандыр, ә бәлки «озын куллар түгел микән» дигән шөбһәгә дә төшкәндер. Мине< исә бүтән нәрсә: агент агайның, кайчан юлга чыгасын: йөгендә машина частьләре икәнен, яшчекләренең үлчәвен, хәтта адресын Гафур хәлфәләрнең каян белүләре кызыксындыра иде. Җәйге кояш югары күтәрелеп су керергә, капкалап алырга туктагач, Гафур хәлфәдән шул хакта сорадым. Гафур хәлфә, юлда бераз черем иткәләп алырбыз дип, көймә төбенә каен ботаклары түшәп тора иде. Миңа җавабында: — Ә соң пуграфи Әдһәм? — диде. — Аннары Озын Митр и — теге вакытны Җәмилне дөмбәсләгән егет? Ул да типографиядә эшли ич. Кладовщик. Шулар бүләге инде бу. — Ә агай эзли инде безне Норлаттан, эзме, Гафур абый? — Эзләми, — диде Гафур хәлфә елмаеп. — Кайтып җитүенә, безнең нинди кырыктартмачылар икәнне белде ич ул. — Ә нәрсәгә кирәк соң бу нәрсәләр безгә? Кая алып кайтабыз? — Сабыр төбе — сары алтын. Тиздән үзең күрерсең... Әйдә, ятып ял итеп ал бераз. G6 КОЕП ЯҢГЫР ЯВА ИДЕ Бер көн эштән кайтып килсәм, Сәхәбетдин абзыйның өе ишелә башлаган; күршеләр терәү куйгалап, чак тотып калганнар, бер як стенасы буаз бия корсагы кебек бүселеп чыккан иде. Кешеләр, бөтенләй ишелеп төшкәнче, тизрәк игә китерергә киңәш иттеләр. Кайсы бүрәнә,, такта, кайсы кадак-мазар белән ярдәм итәргә булды. -- Ә енпләвен үзебез сипләттерербез, алла теләсә; менә малай да кунакка кайткан әле... Сәхәбетдин абзый күршеләренә рәхмәт әйтеп оетерә алмады. Ә- икенче көн хәлфә абый килеп, аның белән нәрсәдер пышылдашкач, тиз генә хәзрәтләргә кереп чыкты, мәчет картларын күрел сөйләште һәм (мәктәп белән мәчет арасында бер ягы мәктәп, бер ягы мәчет ишек алдына кереп торган яссы түбәле кечкенә генә өй кисәге бар иде, мәчет караучы өе) бөтен әйберен кул арбасына төяп, Зөләйхасын ияртеп, шунда күчеп килде. ' Ул көн дә иртән халык иртә намазга килүгә мәчет капкасын ачып куйды, кич халык ястүдән чыгуга бикләп калды, -идәнен себереп чыкты, ишек алдын, өй түрен себерде, мәчеткә килүчеләрнең аяк киемнәренә күз-колак булды. Җомгадан калмады. — һеэ. Гаҗәп-хәйран, — диде бабай. — Алла күңеленә салгандыр, — диде әби. —Әйе, алган кешегә гыйбрәт алырлык булды инде, булды. Бакмый җәмәгате, Йосыфы... — Бик ярый. Ни әйтсәң дә кабак алдында аунау түгел инде... Шиһабетдин бабай әңгәмәне үзенең «һеэ, гаҗәп-хәйран»ы белән очлады. Ә минем өчен бу бер дә «гаҗәп-хәйран» түгел иде. Листовкалар, «кулъяулыклар» басыла торган яшерен типография . кайдадыр шәһәр читендә икән. Аның саклык өчен тавышын чыгармый торуы мөмкин; фаш ителеп куелуы да бик мөмкин. Шундый чакта эш тукталмасын өчен кечкенә-кечкенә берничә запас типография оештырырга кирәк тапканнар, һәм шул берннчәнең берсен Сәхәбетдин абзый өенә урнаштырырга булганнар. Без «баш на баш» алыштырып алып кайткан машина частьләре шуның өчен икән... Күрәсең, монысы эз югалту өчен кирәк булган, — без көймәдән Үсиядә түгел, Бакалтайны узып, Яна бистә артына җитәрәк кенә төштек. Инде бездән чын-чынлап шикләнгән ишкәкче урыс, түбәнтен менеп килгән бер буксир койрыгына тагылырга чамалап, Идел уртасына кереп -кттте. Без исә ай батканны, Бишбалта йокыга талганны көтеп яттык. Бөтен өйләрдә, һәр ике мәчеттә утлар сүнеп, бистәбез үзенең анда-санда зәгыйфь җемелдәгән фонарьләре белән генә калгач, барганда кул арбасы тартып үткән вак күл буйларыннан үтеп, зират буена килеп чыктык. Ләкин монда безне каршы алган Сәхәбетдин абзый; — Миндә ярамады, егетләр, — диде. — Петрович килгән ис. Җиде юл чаты, ди. Көзгә тикле мәктәп базына урнаштырып торырга булдык... Син бар, ычкын, хәлфә, Гарәфетдин белән үзебез кертеп урнаштырырбыз... Сәхәбетдин абзыииың мәчет караучы өенә күчеп килүе менә нн өчен миңа «гаҗәп-хәйран» булып күренмәде. Ул, мәчеттән бушап торган арада, әүвәлгечә аяк -киемнәре төзәтте.. әзер аңар эшне, җүн ала, әйбәт эшли дип, кайберәүләр Ягетни, Прха- вай якларыннан хәтле китерәләр иде. Килгәндә берәр стопа ак кәгазь алып 'Килделәр, киткәндә мәктәп базында яңа «пешеп» чыккан бевәо төргәк кыстырып киттеләр. н и 67 Хәзер инде минем хыялымда төрмә рәшәткәсеннән күзәтеп яткан Җәмил: «Ә син йөрисең анда, понимаешь!..» димәде, кабере яныннан узган чакта Йосыф та: «Ә ант, Гарәфетдин, ант?..» дип күз кысмады... Оныта язганмын, — Йосыф ул антны Гафур хәлфәгә тәки биргән икән; Гафур хәлфә, Йосыфны күмеп кайткач, миңа бирде: — Ядкәр итеп сакла... Килер бер көн, — халык Йосыфларны зур ихтирам белән искә алыр. һәм. бик мөмкин, сиңа бу мөбарәк документның ничек язылуы, аның авторы турында зур җыелышта, эшчеләр парламентында сөйләргә туры килер. Бик мөмкин,— диде. Мин антны Климгә укып, тәрҗемә итеп күрсәттем. Клим шундук мине зиратка алып китте. Анда, Йосыф кабере өстендә, бармагыннан кан чыгарып, өченче кеше булып антка кул куйды. — Не думай, Йосыф өчен дә эшлибез, менә күрерсең... Антны бер дару шешәсенә бөтереп тыктык та Йосыфның баш очындагы бер кәс астына күмеп калдырдык. Хәзер без шул антны үтибез. Дозорлар без хәзер. Клим көндез, мин кич мәктәп тирәсендә, ә якшәмбе көн икебез дә көннең көн буе шунда. Безнең эш: мәктәп белән мәчет тирәсенә җыелган әбер-чебер- ләрне читкәрәк алып китү. Ат-ат уйнаган булып, кырга алып төшәбез. Кызыксыннар өчен, дилбегәләребезне шөлдермәләр, чуклар белән бизибез. Солдат-солдат уйнаган булып, безнең пумала ясаудан калган таякларны тоттырып (мылтык), билләренә чыра асып (кылыч), разъездга китәбез, су керергә җыеп төшәбез. (Кем суда иң күп тора — аңар бер кузна.) Анысыннан туйсалар, кыз урлаш уйнаган булып, берәр бәләкәй кызны кул арбасына бәйләп салабыз, «егет» аның янына менеп утыра. Пар ат (ике малай) җигелә, калганнары, кияү егете булып, арттан йөгерә... Ә бу вакыт мәктәп базында эш кайный. Зөһрә апа белән җизни күптән шунда. Җизни машинада эшләргә өйрәнә, күрәсең, алдан өйрәтеп куйганнар, — апа үтертеп хәреф җыя... Сәхәбетдин абыйның лампасы тәрәзә төбенә төшкәч (түшәмдә чакта ярамый, анысы «кермә» дигән сүз), пуграфичы Әдһәм абый мәктәпкә кереп китә... Аннары Арсений дәдә, Филипп студент... Сәхәбетдин абзыйның лампасы сүнүгә, Клим белән мин түбән урам малайлары мәктәпкә йөри торган ике бакча арасындагы аралык буенча килеп, арт капкадан кереп, берәр төргәкне күлмәк эченә тыгып чыгабыз да зиратка төшеп ятабыз. Яки Елан тавы артына. Яки тиреслек астына төшеп, «иртән балыкка барырга суалчан казыйбыз». «Эһһем-эһһем...» Менә йөткерүче үзе дә. Авыл агае. Оек-чабатадан. Аркасында ку- тумка. — Белмисезме, кунарга кем кертер икән, базарга дип килгән идем... — Уразманнар дбурына төш. Түбән урамга... Агай, утырып, тәмәке төрә дә, безнең күлмәк инеченнән алып койма астына кыстырып куйган төргәкләрне эләктереп, «түбән урамга» төшеп китә. Яки мәктәптән чыгып бераз китүебезгә безне ломовой куып җитә. — Абый, утырт әле! — Кунакла, төн пәриләре!.. — Син прхавайныкымы әллә, абый? — Ягетни, — ди ломовой. Аннары, солы капчыгына ишарәләп- — Шудыр шунда... Яна-ннтә калсак, җавап әзер: — «Эштән кайтышлый Ягетни күпере төбендә бер студент бирде Үсиягә, Кавказ-Меркурпй пристанена алып төшәргә кушты. Анда салам эшләпәле бер апа килеп алмалы...» — «Ник тыңладыгыз?» 68 — «Илле тиен биргәч... менә акчасы да. Пристаньга төшкәч, салам эшләпәле апа да бирә әле. Кичә икебезгә дә егерме бишәр тиен тамызды...» — «Кичә дә илттегез?» — «Эһе. Өченче көн дә...» — «Ә сез, бу төргәктә нәрсә икәнен беләсезме?!» — «Юк. Кичә авыр иде, бүген җиңел...» Ллда әйткәнемчә, бу — яна-нл гә (калсак. Ләкин безнең белән алай кызыксынучы булмады. Тик менә монысын ни дип әйтергә? Бер тапкыр Сәхәбетдин абзыйга әбинең читеген төзәттерү сылтавы белән килеп керсәм, — Мәләү әтисе. Итеген төзәттерергә килгән. — «Монда әйбәт синең...» — «Әйе. Акмаса да тама дигәндәй, мәхәллә ташламый... Аннары кабер якасына якынайган саен ахирәтне күбрәк уйлыйсың икән...» —«Ярый, ярып. Синең бу эшеңә карт хәзрәт бик сөенгән, мәчет картлары да...» Мәләү әтисе ишек алларын карап чыкты. Мәктәпкә керде. Баскыч төбендә җизни белән тегене-моны сөйләшеп утырды. Иснәнеп йөрүе түгел микән? Бар да сагайды. Көндезләрен Климгә мәктәп тирәсендә бөтенләй чуалмаска әйттеләр. Миндә хәзер мәктәпкә за кытл ы-вакытсыз килеп йөрмәдем. Листовка алып чыгарга кирәк булганда апаларга тәлинкә белән таба ашы күтәреп килдем яки «җизнидән китап алып торырга» кердем. Ә инде көннәрдән бер көн, Мәләү хәлфә абыйга белмәгәнен сорарга килгәч, бар да хафага төште. Шул у-к төнне типография юкка чыкты. Күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр ява иде. Мәчет сараена кертеп, утыннар астына күмделәр без алып кайткан машинаны. Хәрефләрне, кассаны, хәтта буяулар белән безләрне мәчет михрабы астына кертеп яшерделәр. Яоый әле яшерделәр. Иртәгесен без гаиләбез белән җизниләргә кунакка кергән идек. Казанда кодагый абыстай авылдан алып килгән ике тавык пешә, өстәлдә бөтене белән күмәч, бал, май, кош теле, идәндә самовар... Әни, бу көннәрне дә күрәсебез бар икән дип сөенеп, апага булышып йөри. Без, ирләр (әле генә азан әйтте), бабай артына тезелеп намаз укыйбыз... Шулчак ишектән ике полицейский килеп керде: —Гафу ит, господин учитель, төрмәдән кеше качты. Шушы тирәгә кереп киткәнен күреп калганнар... — Беркем дә кермәде. Карагыз соң... Башта очырмага менеп төштеләр, чоланны актардылар, аннары базга. Ә анда бер кап бәрәңге. Почмакларда буяу исен алсын өчен куелган күсе даруы... Җәмилләрне, тагын берничә күрше йортны тентеп чыктылар. Инде эш мәчеткә җиткәч, бөтен Бишбалта купты. Карт хәзрәт, мәчет картлары, бу синең фетнәң дип, җизнине битәрләделәр. Нурислам. хаҗи җизнигә әллә ни күтәрелеп бәрелмәде, киресенчә, полицейскийларга: «Бу башбаштаклыгыгызны мөфти хәзрәтләренә хәбәр итәм», дип, ризасызлык белдерде. Ләкин наянлануы булмады микән, ул үзе дә берәр нәрсә килеп чыгуны өмет итмәде микән, чырае бер дә борчылган кешенеке кебек түгел иде. Кем кулы булды бу? Мәләү дә, әтисе дә алай шикле бернәрсә эшләмәде бит, сорашмадылар да, күрмәделәр дә. Кем булса булды өч- дүрт көннән типография, янәдән мәктәп базына күчеп, эшен дәвам итте Безнең башка сыймады: ’ — Соң тагын килсәләр? — Юк, инде монда килми, — диде Сәхәбетдин абзый. пппДа ХӘ3^ элек “ едэн дә саграк эш иттеләр. Башлап җизни- ■’* " ЧТе* МоңаР б|' к шатланган карт хәзрәт мәктәп ишегенә үз кулы белән йозак салды. Аркылы-торкылы такта кадаклатты Хәт4а 69 тәрәзәләренә дә. Сәхәбетдин абзый бер кәҗә сатып алып кайтты; абзарын артка, мәктәп өйалдына терәп ясады. Өйалдының абзар артындагы бер-ике тактасын куптарып куйды. Безнең кешеләр хәзер мәктәпкә шуннан кереп йөрде. Ә ишек алдына капкадан түгел, мәчет белән ике арадагы койманың купкан . тактасын кыегайтып керделәр. Баз эченә кечкенә баз казып, машинаны, типографиянең бөтен җиһазларын кирәкмәгәндә шунда күмеп тоттылар. Сәхәбетдин абзый алачыгыннан идән астына койма төбе буйлап звонок үткәрелде. Мәктәп ишеге ачкан саен шыгырдап ачылды. Идәне дә баскан саен шыгырдый торган итеп җәелде. Типография эшләгән сәгатьләрдә Сәхәбетдин абзый үзенең алачыгың бикләп алып, тәрәзәсеннән керде дә утын сүндереп, тәрәзәсеннән күзәтеп ятты. Мәктәп каршындагы өйнең капка төбендә бер рус егете белән марҗа кызы «гыйшык сатып» утырды. Ә Клим белән мин тагын да читтәрәк. Янәсе, мунчадан кайтып килә идем дә, менә бу малай очрады... Култык астымда керле күлмәкыштан, сабын-мунчала, юеш себерке. Ә шикле кеше ‘күренмәде, — икебез ике якка. Клим, кычкырып: «Иртәгә томанныйга кил!» Мин, Климнән дә үздырып: «Өем, әти җибәрми!» Кыскасы, полиция типография эшләгән чакта килеп басса да хәлфә абыйлар чыгып шыларга өлгерә ала торган. Без генә түгел, олылар да шулай уйлады. Ләкин уйлаганча булып чыкмады. Көннәрдән бер көн, типографияне мәчет сараена яшергән көндәге кебек күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр ява иде. Егет белән кыз (мәктәп каршында яңгыр астында утырсалар, шик төшәчәк), — шактый читтәге бер корулы капка астына кереп посканнар. Безнең посар урын юк. Суга манып алган кебек булганбыз. Икебез дә дер-дер. Клим миңа әлерәк кенә томанныйда булган вакыйганы сөйли: — Бүген яңа томанный башланды. Шундый җире бар. Патшабикә госпитальгә килеп, бүләк өләшеп йөри. Култык таяклы бер солдат моңар каршы шатланып йөгереп барганда сөртенеп егыла. Патшабикә моны күтәреп торгызып, күкрәгенә медаль кадый. Дулкынланган солдат култык таякларын карават башына бәреп сындыра да үрә катып, моңар честь бирә. Шулчак томанныйчының хатыны, Глафира түтәй, таяк белән тимергә сугып куярга тиеш... Клим тыкрыкта аяк тавышлары ишетеп, чатка хәтле барып, күзәтеп килә: — Исерекләр икән. һәм сүзен дәвам итә: — Ә минем кулда Актырнак. Мин аны икенче бер урында, авылга тавык урларга килгән герман солдатын этләр куып барганда өстерергә тиеш. Ә Актырнак, тиле түгел диген сиң аны, этләрне көтеп тормады, патшабикәнең иңнәрендә яка итеп салган төлке тиресен күрүгә вау-вау! Мин каушавым белән Актырнакның авызын томалый башладым, ә ул тагын да ачыграк итеп өрергә кереште. Халык: ха-ха-ха!.. Кем дә түзеп утыра алмас иде: патшабикә яралы солдатка эт булып өрә кебек булып күренде бит... Экран артына градавай атылып килеп кереп, этемне тартып алды. Ә эт аның кулын!.. И, ычкынып китеп, экрандагы патшабикәгә ташланды. Ни белән беткәндер, — мин тизрәк чыгып шылдым... Мин Климне тынычландырырдай сүзләр эзлим. Клим үзе үк әйтеп куя: — Эт ничек өрмәсен инде. Төлкесе нәкъ тере бит. Башы, колаклары бар, күзләре белән тырнакларына хәтле аермачык күренеп тора... Теге вакыт Йосыфның сумкасыннан «кулъяулыклар» урынына балык белән йомычка чыккач, полицейскийларның Казанка буеннан шы- пырт кына шылганнарын хәтеремә төшереп, Климнең сүзенә куәт бирәм: — һи-н, градавой йома аны, ант йома; ату этне кулыннан ычкындырган өчен аның үзен бинават итәләр ич... 70 Шулай сөйләшеп торганда, һич көтмәгән жирдәи, егет белән кыз посып торган капкага янәшә капкадан, Бәкер абыйлар капкасыннан (!) > жпде-сигез кеше килеп чыкты. Берсе мондый кеше, калганнары кылычлы... Егет, әче итеп, сызгыра башлады. Күрәсең, кулын тотып^ өлгерделәр, — тавышы кинәт киселеп туктады. Егет, Сәхәбетдин аозый ишетсен өчендер инде, тавыш күтәрде: — По какому праву! Я сын потомственного... Без бу вакыт мәчет ишек алдында, Сәхәбетдин абзыйның ян тәрәзәсе төбендә пдек инде. Сәхәбетдин абзый, урам як тәрәзәдән күзен алмаган хәлдә кулын изәп, безгә боерык бирде: — Киләләр. Таегыз!.. Без мәчет аралыгындагы кычытканнар эченә кереп сеңдек. Бу юлы тәгаем белеп килгәннәр икән, мәктәп капкасының бастырыклы икәненә хәтле белгәннәр икән, — орынып та тормадылар, — туп- туры мәчет ишегалдына йөгереп керделәр. Берсе, кечкенә генә, түгәрәк кенәсе, Сәхәбетдин абзый ишегендәге зур йозакны тартып карады, кесә фонаре белән тиз генә алачык эчең капшап чыкты да иптәшләре артыннан тәгәрәде. Монысын да белгәннәр икән: полицейскийлар койманың- купкан тактасын тиз таптылар. Кыегайтып ачтылар да, бер-бер артлы мәктәп ишегалдына үттеләр: берсе болдыр идәненең кылтый-кылтыи бер тактасын куптарып алып, шуның белән дөп-дөп ишекне ватарга кереште, икесе, кылычларын чыгарып, тәрәзәне саклап калды, бүтәннәре (анысын да белеп килгәннәр икән) кәҗә оясы артындагы юл аша мәктәпкә кереп киттеләр. Шомлы дигәндә дә шомлы. Бөтен ишек алдын, хәтта мәктәп эчен яктыртып, яшен яшьни, баш очыннан гына туп арбасы тартып үткән кебек дөбердәп, күк күкри. Безнең тешләр тешкә бәрелә. Шундый дерелдибез, безнең белән бергә иске койма да дерелди. Менә мәчет як тәрәзәсе аша, агач аягын алга сузып, Сәхәбетдин абзый бүселеп килеп чыкты. Клим үкси, мин күптән... —Елама, менә анагыз яламаган нәмәрсәләр... — ди Сәхәбетдин абзый, ә үзенең йөрәге елый, читлектәге арслан кебек таптана. — Звонок бирдем мин, бирдем, муже шылып та өлгергәннәрдер әле... , " ■' зпа?! әйтерсең, ул гаепле, мин ике куллап Сәхәбетдин абзыйның кожанына ябыштым. — Апа дим, Сәхәбетдин абзый?! - Белмим, күрше, муже качып өлгергәндер... Яшек яктысында тагын мәктәп эче яктырып китте һәм анда аякларын салындырып утырган бер кылычлы күренде. Ах, машинаны сакларга куйганнар, кабыргасы бишкә калгыры!.. ~ ә а1Т ! ~ мин> тәмам ЯР СЫП> тактаны кылтайта башладым. Сәхәбетдин абзый мине тотып калды, һәм, янәсе, ул хәбәрдар түгел кай- манпай пЛИ 3 ЫП килеше - ’ бР езект кожаны белән читләре шиңгән’әрек- дә ZJa ХЬ!П ТӨШКӘН КЭра эшләпәсен «исмәктәге суга манып киде дә, койма аша түгел, урам аша, мәктәп ишегалдына керде ,э бу капка» ы? - жуликлар, мактап ишеген W Z . бу‘1ЫП’ яок ‘ да“ Прга узды. - Верар босяк эше оу менә мин хәзер снн»’ — дип тимер очлы таягы г- ш |,-ц. ,и-.п мәктәпкә кереп китте. 1 иеллн кизәнеп Нишләмәкче була ул анда?.. Юк, өлгермәгәннәр икән. Бераздан баз капкачын каерып ачкан тавыш ишетелде. Аттылар. Тагың, тагын... Ә бераздан кылычлылар безнекеләрне алып чыктылар. Берсендә бер өем листовка. Әдһәм абый белән мин белмәгән -берәү студентны култыклаган. Күрәсең, яраланган, өстерәлеп бара, хәлфә абый арттан өстерәлә иде. Яланбаш, күлмәкчән, бер җиңе аерылып төшкән. 71 Бераздан кылычлы белән Сәхәбетдин абзыйның тәмәке кабызганнары күренде. Сәхәбетдин абзый, мөгаен, без күрсен дигәндер, кылычлы ■сөйләгәнгә башын чайкый-чайкый шырпысын янып беткәнче тотып торды, аннан икенчесен кабызып баз өстенә иелде. — Ә апа, апа?! Сәхәбетдин абзый мәктәптән бик тиз чыкты. — Зөһрәҗан анда юк, ычкынып өлгергәндер. Машиналар кузгалмаган... Кылычлы су сорады әле, — диде ул һәм өеннән котелок белән су алып чыкты: — Клим, бар, урамны күзәт, ә син арбаны әзерләп куй; мин тәрәзә чиртүгә әкрен генә ишек төбенә китерерсең. И үзең минем янга... — Нәрсәгә?.. Сәхәбетдин абзый анысын әйтеп тормады, тактаны кылтайтып, янә мәктәпкә кереп китте. Күп тә үтмәде, аның шәүләсе тәрәзәгә килеп сыланды. Мин тәгәрмәчләрне, аннары арбаның үзен ишек алдына өстерәп керттем, һәм, тәгәрмәчләрен киертеп, ишек төбенә китереп куйдым да, мәктәпкә атылып барып кердем. Кылычлы, гүя йоклап кына киткән, — иңе белән партага сөялгән, башы салынып төшкән, утлы тәмәкесе сакалына ябышып көйрәп ята, ә Сәхәбетдин абзый, терсәкләренә уңайсыз таянып, баз эченә төшеп бара, уң кулында үзенең зур чүкече иде. Болай да бөтен гәүдәм дер-дер, тез буыннарыма хәтле калтырана иде, Сәхәбетдин абзый баз эченнән чүкечле кулын изәгәч тә әле аякларымны кузгата алмый тордым. Ниһаять, кылычлыны читләтеп үтеп, баз авызына килдем. Сәхәбетдин абзый мине күтәреп төшерде дә, кылыйлының аякларын өскә күтәртеп салып, баз капкачын ябып куйды, лампа кабызды. Әйе, апа юк, димәк, качырып өлгергәннәр. Баз пран- заран килгән: буяулар түгелеп беткән, чиста кәгазьләр, хәреф бәйли торган җепләр, верстаклар, безләр аунап ята, ә машина белән касса кузгалмаган иде. Хәрефләрне минем күлмәккә бик тиз төреп бәйләдек. Инде, гайка ачкычын эзләп табып, машинаны сүтәргә керешкән генә идек, кече баз капкачын эчтән әкрен генә шакыган тонык тавыш ишетелде. — Зөһрә апа!.. Мин ялгышмадым. Кече баз өстендәге касса өстәлең аударып, шактый калын туфрагын кул белән көрәп, капкачын ачып җибәрсәк, анда, кече баз эчендә, бер кочак листовканы күкрәгенә кысып, икенче кулы белән эчен тотып Зөһрә апа бөгәрләнеп ята иде. Мин ул чакта апамның хәленә төшенмәдем, сикергәндә берәр җирен авырттыргандыр, тагын курыккандыр дип уйладым. Ул мине күргәч, күңел өчен елмаеп куйды. Мин дә елмайдым. Ә Сәхәбетдин абзый гүя бернәрсә булмаган, дөньялар тыныч, шаяртып торган булды: — Йә, яңа фатир нихәл, Зөһрә килен?.. — Рәхимҗан... — Борчылма, килен... Әйдә мен әле... Гарәфетдпн. син бар, апаңны озат... Сабыр, менә бу «кулъяулыклар»ны да тот әле... Мин апамны, листовкаларын куенына төртеп, Җәмилләр ягыннан чыгарып җибәрергә дә үзем тиз генә әйләнеп керергә уйлаган идем. Апа исә гел «җизнәң...» дип өзгәләнде: берәр атлады да эчен тотып бәргәләнде. Үпкәләгәндер, эчеңә ни булды дип сорамадым, гел тизрәк калдырып китәргә итендем. Ул миңа пке куллап ябышты. Ә мин, мәнсез, капкаларыннан кертеп, тәрәзәләрен чирткәч, фатир хуҗалары Васфи әби торып лампаны күтәргәч (нәрсә булганын белсәм, алай тупас кыланмаган булыр идем), көчләп ычкынып, мәктәпкә йөгердем. Сәхәбетдин абзый хәлфә абыйларның машинаны сүтеп кече базга яшергәннәрен бер генә күрмәгән бит — безнең эш тиз барды. Ләкин, 72 сүтеп бетереп торганда гына Клим атылып кереп, башым баз авызына тыкты; — Киләләр... ике атка төялеп... — Кабыргасы бишкә калгыры!.. Мә, энем, чәчә күрмә... Клим хәрефләрне алып чыгып китте. Ә без машина частьләрен Сәхәбетдин абзыйның кожанына төреп алып чыкканда ат аягы тавышлары якын иде инде. Бөтенесен тиз генә арбага салдык та, арт капкадан чыгып шылдык. Клим, кире кереп, капкага бастырык салды, үзе койма аша сикереп төште. Хәзер безнең хәлне секундлар хәл итә Клим йөгереп килеп арбага тотынганда, кылычлылар урам капкасыннан кереп киләләр иде инде. Тыкрыкны үттек. Түбән урамны аркылы чыгып, кырга төштек, ды- рылдатасы гына иде хәзер. Ләкин — Сәхәбетдин абзый... аның көенәрәк барырга туры килде. Ул арттан этә. Түмгәк, сикәлтәләргә очрап, тимер-томыр шылтырый башласа, бөтен гәүдәсе белән арбага каплана. Безнең исәп шундый: машина белән хәрефләрне Харитон агайга, аннан үзебез, Казанка буйлап, шыпырт кына Климнәргә. Ә Сәхәбетдин абзыйга хәзер Казанда калырга ярамый. Ул, Үсиядә көймә юнәтә алса, Идел аръягына яки беренче очраган пароход белән кая туры килде — шунда... Яумый иде инде. Яшен дә күк читен әллә нигә бер нәзек кенә итеп чатнатып ала. Болыт юкара төшкән. Аның артында әз генә, снзелер-си- зелмәс кенә ай төсмерләнә. Без инде Үсия сукмагында. Беләүләнеп каткан шома тигез сукмак суны әз эчкән, бик үк изрәп өлгермәгән. Аяк тая, аның каравы арба үзе тәгәрәп бара. — Утыр, Сәхәбетдин абзый! Мыш-мыш өстерәлеп килгән Сәхәбетдин абзый кыстатып тормады. Ул инде бераз тынычлана төшкән, мәктәптәге кебек дулкынланмый иде. Сүз саен сулышы кабып, Зөләйханы авылга, әбиләренә җибәреп тору турында әйтте, сукмагыбыз зиратка сирпелеп үткәндә сыңар тезенә калкып, .күрәсең, Йосыф мәрхүм белән саубуллашты, һәм, кинәт чүгеп, бик үкенечле итеп: — Яндык, егетләр! — диде. Әйе, борылып карасам, түбән урамнан, чүплек башыннан, алты-җн- де кара шәүлә йөгереп төшеп килә иде. Күргәннәрдер,— белеп киләләр, ләкин, ахрысы төн караңгылыгыннан файдаланып, шыпырт кына^эләктереп алырга чамалыйлар, тавыштыннары юк, свисток та сызгыртмыйлар иде. Зиратка!.. диде ул һәм хәрефләрне безгә төртте. Икенче төргәкне арбадан йолкып алып үзе дә зиратка таба титаклады. Без аны узып йөгердек, киртә астыннан шуышып кереп, беренче очраган кабер артына постык. Сәхәбетдин абзый берничә атлауга егылды Ул торма- .ъ кечкенә малайны аунаткан зур малай кебек төргәген кочкан хәлдә »Т.Г к.ЛӘЛ е тагэР?" “«=• булышырга дип анар таба шуыштУк, ә ул (менә тамаша!) безгә йодрык күрсәтеп’ һ=>.™,ш™ЛГр^^лр“Хды да тергз™ — Их, нигә инде!.. — дидем мин, көрсенеп. лылап ^шба нi.т*'KVГГ/ ДИДЕ и - м • Безнең янга кячса, кылычлылар арбаны күрә, и, монда кереп, цап өчебезне дә!.. Ә нигә шулай чаба? Барыбер тоталар бит. Сәхәбетдин абзый, «яңдык»ны әйтүгә шуышып төшеп, арбаны этәргә кереште, һәм 20—30 адым китүгә юлыбыз зират артына борылып кереп, кылычлылар күзеннән югалуга, арбаны тартып туктатты да безгә зиратка кереп качарга әмер бирде. Тыңламыйрак торганбыз күрәсең, ачуланып, таягы белән кизәнде. 73 — һе... Кылыйлыларны ераграк алып китү өчен. Ату безнең моннан чыгып шылганны күрәләр ич... Ә менә монысы нигә диген син... Әйе, монысы бөтенләй табышмак иде. Сәхәбетдин абзый бераз китүгә, шундый әйбәт юлны ташлап, бүрек-бүрек саз түмгәкләре арасына борылып кереп, томан эчендә зур булып күренгән кечкенә генә күлгә таба китеп барды. — Менә монысы нигә диген син?.. — диде Клим кабат һәм шундук үз соравына үзе үк жавап та бирде: — Белдем,—диде ул, хәрефләрне үзенең бот арасынарак тартып китереп, — полицейскийларга берәрсе безнең өчәү икәнне әйткән, яки үзләре күреп калган. Ә син әнә санап кара хәзер анда, томан эчендә, ничә кеше икәнен... И-и, шулай икән шул. Хәзер кылычлыларга түгел, безгә дә томан эчендәге Сәхәбетдин абзый, арбасы белән бергә кушылып, бер бөтен әйбер булып күренә иде. Арбасы түмгәкләргә бәрелеп дырылдый, тимерләре шылтырый, — өчнең икесе монда кереп калган булу кылыйлыларның башларына килә торган түгел... Дөрес юраганбыз. Сәхәбетдин абзый өч-дүрт йөз адым китүгә, кылыйлылар зират яныннан җил күк узып киттеләр. Бишәү. Берсе свисток чырылдатты: «Стоп!» Ә Сәхәбетдин абзый, «янындагы иптәшләренә» нәрсәдер кычкыра-кычкыра бара бирде. Ни булып бетәр икән? Безнең бик тә күрәсе килә иде. Ләкин хәлфә абыйкәмите түгел бит... Зиратның икенче очы урам башына орыныр- орынмас кына. Хәрефләрне алып, каберләр арасыннан кача-поса үттек тә, киртә астыннан шуышып чыгып, шул урамга кердек һәм көч-хәл бе-_ лән Климнәргә кайтып егылдык. Арсений дәдә узе дә кайдандыр яңа кайтып кергән, янган мич каршында, коры одеялга төренеп, тәмәке тартып утыра; бауга җәеп элгән күлмәкыштаныннан, өс-киемнәреннән сыек пар чыга. Кәтринә түтәй кечкенә ләгәндә аның итекләрен юып тора иде. Арсений дәдә, беренче ике сүзебездән үк төшенеп, Кәтринә түтәйне капка сакларга чыгарыл җибәрде. Үзе, одеялын салып ташлап, юеш киемнәрен баудан йолкып алып кияргә тотынды. — Неужели арабызда предатель бар? — диде Арсений дәдә, безне бүлеп. Ул мәктәп базына мөнәсәбәте булган кешеләрне телгә алды. — Юк, ышанычлы. Ә фәләнне уйларга да кирәк түгел... Ә сез — давай чишен... — Мин апаларга кайтам, Арсений дәдә. — Юк, бүген сиңа анда ярамый, беркая да ярамый, — диде Арсений дәдә һәм үзе, куенына бер сынык икмәк кыстырып, ялт өйдән чыгып китте. 8 КЕМ УЙЛАГАН БИТ АНЫ... Идел буе. Урман—имән урманы. Сулда Казанка тамагы. Аның сөзәк ярларында, язгы ташу белән кереп, ничек эләкте шулай утырып калган саллар; арырак'—Үсия юлы; юл читендә укучыга мәгълүм акбур заводы. Уңда маякчы будкасы; әз генә ары су эченә ерак кертеп салынган биек таш бина — водокачка. Каршыда, Идел аръягында, тау тезмәләре. Текә тау битендә озын морҗасын күккә терәгән зур пар тегермәне; бераз астарак үзенең җиләк-җимеш бакчалары белән дан тоткан Ослан авылы. Ямь-яшел ул, тын, юаш; август кояшының нурларында иркәләнеп черем итә. Без урман буендагы карт имән күләгәсендә үзенең пароходлары, буксир, баржалары, көймә, паромнары белән, кызыл, зәңгәр маяклары, 74 акчарлаклары белон ямьле Иделгә карап, урман чикләвеге ашап ятабыз. Без өчәү. Өченчебез — Җәмил. Чыгардылар аларны. Җәмилнең яна помощннгы белән кладовщик чыннан да бернәрсә белми, ә Җәмил белән Мәрьям апа, Сөләйман абый әйткәнчә, «знайт незнаю...». Мәктәп базы фаш ителгәнмен иртә- гәсено кайттылар. Ләкин яман газаплаганнар үзләрен. Мәрьям апа кайтып егылды да башын күтәрә алмады. Кичә җирләделәр. Җәмилнең яна помощннгы белән кладовщик та эшкә чыкмаган әле. Җәмил эшли инде. Ул да бирешкән иде, хәзер бераз рәтләнеп килә. Беренче көн әбәт вакытында кочегаркага җыелган халыкка күлмәген салып, яна җөйләнеп килгән камчы эзләрен күрсәткәндә күз яшь белән елаучылар Без, малайлар, исә Җәмилне күтәреп кенә йөртмәдек. Элегрәк Йосыф белән мине кашошнидә эшләткәндә Клим бер дә яратмый иде үзен: «Чистый алпавыт булган, тыңламагыз, батрагы түгел лә сез аның...» Хәзер исә Җәмилне үз абыйсы урынына күрде. Гел аңар ярарга тырышып йөрде. Үткән якшәмбедә безнең белән Маркиз утравына балыкка барырга булгач, әнисенә кереп мактанып чыкты. Әнә хәзер дә аның авызына кереп баткан. Җәмилнең безне үз тиңе күреп, төрмә хәлләрен сөйләп утырганына куанган. Яр читендә көймә, аның янында бер., бабай, чалбарын тезләренә тикле сызганган хәлдә, суда торып, балык чирттерә. Ә безнең артта, урман ^эчендә, безнең завод кешеләре табын-табын булып утырганнар, һәркаисы хәл кадәренчә киенгән, хәзинәдә барын алып килгән: учагында ашы пешә, чәе кайный, сыра, әче бал, скрипка, гармун, бер табында хәтта граммофонга хәтле бар... Җәй кергәннән бирле якшәмбе саен шулай бу тын почмакта. Тик бу юлы алай күңелле түгел. Әле һаман һәркемнең телендә мәктәп базы, Мәрьям апа, кулга алынган иптәшләр. л еге төнне, без Климнәргә кайтып яткач, мәктәптә, мәктәп тирәсендәге берничә өйдә тентү булган. Мәктәп белән мәчетнең янәдән астын өскә китергәннәр. Таң алдыннан өч полицейский, басып кереп, Зөһрә апаның котын алган. Апам җаным шуның куркуыннан вакыты җитми бала тапты. — Менә сиңа «майт чисна», менә сиңа «әйдә, дабай!» Тәк и нады мин . -| т җүләргә!.. Күрәләтә торып шул җәһәннәм кисәвенә кыз бирдем оит, күрәләтә торып!.. н - белән м ршы килсәк тә - тыңламады: апаны җилтерәтеп ип гт^ Д а:,ГТ|" Муллага өстерәп кереп, аертып чыкмакчы булган " яра£ ы ’ — шәригать хатын ризалыгыннан башка аера ә ир ризалыгыннан башка аермый икән... Ләкин әти барыбер басылбулды. — ...Барып җитүгә ике надзиратель камерадан алып чыгып бер кан- турга алып керде. Ә анда Фәйрушпн — Мәләү әтисе, битенә пудырлар сөрткән, тәре... куллары кечкенә генә, тырнаклары озын, алсу, бармакларында ахак кашлы алтын йөзек. Тешләре дә алтын. Үзе шундый ягымлы, «Хәерле иртә»,— дип, кул биреп күреште. Исемең? Егет кешеме?.. Ә инде «кулъяулыклар» турында әйтмәсемне төшенгәч!.. Бик үзен якасыннан алып башын стенага чәркелдәтәсе иде, — ишек төбенә ике кылычлы куйган, тәре... Болар бар да ул ясаган бизәкләр... Җәмилнең тавышы хәзер кыю чыга. Забастовкалар вакытында нәрсә булса да әйтми калмый. Алафузныц үзенә тел-теш тидерүдән дә .тартынып тормый малаең... Беркөн эшчеләр яшереп өлгермәсә, китте иде аның башы... Шуннан Сөләйман абый анар сакланып эш итәргә әйтте. Бөтен кеше ярата үзен. Җөйче хатыннар да инде ачу сакламый: «Яшь Гладилин үсә...» Әтигә җитә калды: 75 мады. «Хәлфә көчеген» авылга, «теге мошенник абыстайның» үзенә илтеп ташларга кушты. Апа, нинди күндәм апа, әтигә бервакыт бер каршы сүз әйтмәгән апа, җан ачысы белән әрнеп, «бирмим!» дип бер кычкырды да, баласын кочып, урамга чыгып чапты. Ә әти, казенкага барып бераз күңелен нечкәртеп кайткач, әнине апаларга җибәрде: «Зөһрәҗан- ны иртәгә чәйгә дәшеп кайт... әйдә ярар, майт чисна...» Тентү Әдһәм абыйларга да кергән. Очырма туфрагыннан хәрефләр табып алганнар. Мәктәп базындагы хәрефләрне дә Әдһәм абый юнәткән булып чыга инде алайса... Итек үкчәләренә салып ташыган ди. Үкчәләре төбенә тикле уелган икән; шунда тезеп сала икән дә, юка гына күп белән томалап, кадаклап куя икән... Егет белән кыз дигәнем студентлар булып чыккан. Түбән урам тыкрыгында.тагын шундый икәвесе булган. Аларны да эләктергәннәр. Әлбәттә, Сәхәбетдин абзыйны да... Аның нигә томан эчендәге күлгә таба китүен Клим дөрес юраган шул, — «тагын икегез кайда?» дип тинтерәтеп бетергәннәр үзен. Безнең түбән урам башыннан өчәү төшеп киткәнне урам каравылчысы күреп калган булган. Ярый әле, икебезне танып өлгермәгән. Ә базны каян белгәннәр? Кем чаккан? Урлаган бер гөнаһлы, урлаткан ун гөнаһлы, — әллә кемнәрдән шикләнеп беттеләр. (Кечкенә бистәдә яңа кеше — болай да зур вакыйга.) Соңгы көннәрдә күренгәләп киткән ят кешеләрне хәтердән кичерделәр; андыйлар турында бездән сораштылар. Без, җайлап кына, малайлардан белешеп йөрдек. Сәхәбетдин абзый янына ДАәләү әтисе килеп киткән 'иде -ич,—әлбәттә, күбесе аңардан шикләнде. Ләкин, бар, кагылып кара син аңар!.. Мәктәп каршына такта заводында канторщик булып эшләүче юаш кына бер урыс карты күчеп килгән иде, аңардан аеруча шикләнделәр. Чыннан да, нигә мәктәп каршына? Нигә урыс арасына түгел? Урыс-улакның татар ягына килеп фатир керүе гомумән булган хәл түгел бит. «Берәү дә күрмәдеме, берәүгә дә әйтмәдегезме?» — дип, Клим белән мине дә аз тинтерәтмәделәр. Бер-берсеннән шикләнешеп беттеләр. Фәкать кулга алынганнар гына телгә кермәде. Башлап, «синең ишегалдыннан чыкканнар икән» дип, Бәкер абый белән аңыштылар. Арсений дәдәдән дә шикләнүчеләр булды. Әбәт вакытында качагаркага җыелгач, Сөләйман абый аны яклап әйтә башлаган иде, шушы балыкчы бабай: «Алайса, ни өчен аны кулга алмаганнар, нигә какраз шул көнне базда булмаган ул?..» — диде. «Килгәненә күпме генә, сына мы й-н итми мөкиббән киттек шуңар...» дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Клим гарьләнеп елады. Мин шулай ук ышанмадым. Әле дә ярый, мәктәп базы фаш ителгәннән соң кайтты, — Җәмил исеме дә шуңар күрә генә телгә кермәде. Баз өчең бөтенесеннән күп ул борчылды: «Китегез инде... без анда, төрмәдә... Ә сез .монда шул бер базны да саклый алмагансыз...» Әтисенә хәтле кереп бәйләнеп чыкты инде. Беркөн сменадан кайтышлый әлеге канторщик урысның тәрәзәсенә таш җибәрде бит... — Әйт, ник күчтең син монда?! — Кирәкми, Җәмил абый. —- Какуй, суям әле мин аны. Шуның фетнәсе бу!.. Хәйләсен күр әле син... Мәләүне күреп сөйләшү, аның кылын тартып карау уе белән Кузькаларга барып йөрде. Томанныйга алып керде Мәләүне. Ташаяк ярминкәсенә алып чыкты. Карусель, мороженое... Ә аңардан сүз ала алмагач, безгә бәйләнде: — Сезне дә әйтер идем, ачуым да 1бер килмәгәе!.. Итәк-җиңегезне җыеп йөри белмәгәнсездер әле... Менә хәзер дә ул, учында калган чикләвегең безнең биткә сибеп, сикереп торды да киеменә сарган комны каккалап китеп барды: 76 Монда да авызыгызны ачып калырсыз әле... Нинди күңелле сөйләшеп утырганда бит... Җәберсендек, әлбәттә, ачуыбыз да килде. Ләкин төрмәләрдә утырып, следователь камчысын татып кайткан өлкән иптәшебезне йөрәкләребез гафу итте. Ә митинг вакытында төп башына басып, «туганнар, без барыбыз да социалистлар, монархиягә каршы кешеләр, бергә тупланып, тыныч юл белән хәрәкәт итик..» дип сөйли башлаган ак якалы, кара бантиклы, тәбәнәк салам эшләпәлеме тартып төшереп, төркем эченнән төрткәләп чыгарып җибәргәндә, аңар ихтирамыбыз тагы да көчәйде. Юк, курыкмаганына күрә генә түгел, —• шуның дошманым сүз икәнен белгәненә күрә. Биредә митингларның берсе дә диярлек шпиксыз, полицейскийсыз узмый иде. Бу голы ул-бу булмады. Кешеләр су буйларына, кайсы кая таралды. Митинг вакытында тыныбрак торган җыр, гармун бөтен урманны яңгыратты. Учаклар, табын шавы, табаксавыт тавышлары... Без аның кем икәнен соңыннан гына белдек: Мәскәү большевигы икән. Кичә килгән, бүген китә... Гафур хәлфә, Сөләйман абый, Арсении дәдә, Җәмил һәм тагын берничә кеше аның белән бергә урман эченәрәк кереп югалдылар. Аннан берннчәсе аны Красная горкага, поездга озата китте. Калганнары янәдән яр буена килеп чыктылар. Канәгать, хәтта шат иде алар. — йә, ярар, дөнья сүзе бүгенгә җитеп торсын, иптәшләр, — диде без белмәгән олы яшьләрдәге бер студент, Арсений дәдәне иңеннән кочып.—Телисезме, ул меньшевиклар турында мин сезгә бер анекдот сөйлим?.. Мин аларны уен-көлке, күңел ачулардан ерак тора торганнардыр, уен-көлке аларга килешми дә торгандыр дип белә идем. Ә алар яшьләр белән бергә лапта уйнадылар, чишенеп ташлап комда аунадылар, су керделәр. Гафур хәлфәгә хәтле, «йә, кайсыгыз минем белән аргы якка?..» дип кешеләрне җилкендереп торды-торды да, мәтәлчек атына- атына килеп, башы белән суга чумды. Без (әйтергә онытып торам икән, без биредә дә дозор), чиратлашып, берничә тапкыр су кереп чыккан идек инде. Олылар белән хозур тоелды, — колачлап йөзеп киттек. Биредә тирән, — пароход, буксир, баркаслар ярга якын гына уза, — чалкан ятып, дулкыннарында чайкалдык, койрыкка таккан көймәләренә менеп сикердек. Җәмил, бер баржаның палубасына менеп, такмак әйтә-әйтә биеп, бөтен кешене авызына каратып торды. Матрос юеш пумала алып килә башлагач кына сикереп төште Җәмил. Көн кичкә авышты. Көн үзәгендә бераз шадраланып торган су тынды, Болан халык өйләренә таралып бетте. Ә Гафур хәлфәләрнең бу ял итеп алулары гына булган икән... Без балыкчы бабай белән балык тоттык. Фарватер читенә үк кертеп салган подпускларны кереп карадык, Казанка тамагына куелган подпускларны тикшереп йөрдек, ә алар мәскәү кешесе калдырып киткән гәзитләрне укыдылар. Аннары тагын ,,ез ‘ ә кушылып, балык чистартырга, бәрәңге, суган әрчергә керештеләр. ' ез уха чиләге әйләнәли тезелеп утырганда зур кызыл кояш, таү п.,^1 , Ә ’'1ӘР ен томалап Ү скән к уе урманнар өстен һәм сирәк-мирәк ак болытларны куе кызыл нурга манып, Ослан тавы артына кереп баеган иде нвд ,..р алмашка җиңел генә, юка гына, урак йөзе тикле генә лык җәелә иде ’ К ° Н ь гыштан Идел естенә күзгә күренеп караңгы- күз^увеме1 ^-: ’ ү3ем Иделнед шУ Шы вакытың яратам... Менә тау битен- • --'7 • Ч|’ а ? тлы . яшел - кызыл маяклар кабынды, Ослан «Бүген дә булмас микәнни, шулай итеп?» 77 — «Әйе, Мишкин дә озаклады». — «Димәк, тагын иртәгә калдырырга туры килә...» — «Өметне өзмик әле, иптәшләр». Бу бик мәгънәле әйтешү булган, без исә вакытында аңар игътибар итмәдек. Буксир, баркаслар узды, зур пароход узды. Аргы яктан җигүле атлар, кешеләр төягән ару белмәс Ослан перевозы кузгалды. Тавышы шул ук. Ләкин хәзер ничектер моңлы, җанга ятышлы, үзе бераз тәшвишле дә күк... Көнозын эссе кояш астында көйгән һава суына төште, ком суынды, һава дым тартты. Без икебез дә яланаяк, яланбаш идек. Күлмәкчән. Учакка якынрак елыштык. Күзлекле студент бая ишетмәгәннәргә меки анекдотын сөйли, Гафур хәлфә мандалин чиртеп, әкрен генә көйли иде: «Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылын; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыинан ил җылым...» Ул, хискә бирелеп, бераз тынып торды да, күзлекле студентка хитап итеп — Беләсезме, ятим бер авыл малае. Ә шулкадәр шигърият, көч, иәфасәт, аһәң, демократик идеяләр,— диде. Ул, ахрысы, озын сөйләргә җыена иде, торып утырды, мин дә Клим алдында Тукай белән мактану өчен хәтер капчыгымнан аның шигырьләрен актара башладым. Шулчак акбур заводы ягыннан, Үсия юлын кисеп чыгып, Казанка тамагына таба бер шәүлә килгәнне күреп, бөтенесе тынып калды. — Мишкин?.. — Ул... Шәүлә кулъяулыгын алып сөртенде, беләгенә салып тоткан пиджагын киде. Килә төшкәч, инде без дә таныдык. Бу — Ягетни кешесе, прхавай заводта эшли. Сәхәбетдин абзыйга олтан суктырырга килгәне бар иде. Ул, аръяк яр битендәге саллар арасыннан үтеп, су читенә төште дә Харитон агай көймәсен ишеп, безнең якка чыкты: — Ниһаять... — Йә, нихәл, Мишкин? — Була. Биллиардныйда калды, реванш уйныйлар... Озакламый узарга тиеш. — Кичәге күк өенә кереп калмасмы? — Белештем, калмый. Бөтенесе сагайды. Киеренкеләнде. Гафур хәлфә, караңгы урманга карап, әкрен генә эндәште: — Сезгә вакыт, егетләр! Урманнан (без башта танымый тордык) Үсия босяклары булып киенгән, сакал-мыек ябыштырган, кара эшләпәләрен басып кигән Сөләйман абый белән Бәкер абый килеп чыкты. Кайсысы икәне хәтеремдә сакланмаган, икесенең берсе сыңар күзенә кыеклап кара яулык бәйләгән иде. — Хәерле сәгатьтә! — Аһ орма инде, җаный!.. «Неужели бүген дә...» «Мишкин да озаклады...» «Димәк тагын иртәгә калдырырга туры килә». «Өметне өзмик әле, иптәшләр»... Инде без моның мәгънәле бер әйтешү булганын аңладык. Ә нәрсә? Кем өеиә кереп калмый? Кем кая узарга тиеш? Монысы безнең өчен әлегә сер иде. Бәкер белән Сөләйман абый кая җыена? Нигә шулай киенделәр? Болары да әлегә сер иде әле. Без хәзер тәкатьсезләнеп, шул сернең ачылганын көттек. Кеп-кечкенә башларыбызга •Хитап итеп — сөйләү белән мөрәҗәгать итеп. 71 нинди генә уйлар кереп тулмады. Пристаньга төшүче осрәр өяз баен сакларга чыгалармы әллә, югыйсә? Арсений дәдә Самарада булган ШУНДЫЙ бер вакыйга сөйләгән иде ич: почтаны туктатып оаик акчасын талыйлар да бетеп бистә ярлыларына өләшеп чыгалар... Без, тәкатьсез булып табышмакның чишелгәнен көттек. Ләкин Сөләйман абзыйлар Казанка тамагына төшеп китүгә, башыбызга суккан кебек булды, Арсений дәдә бик катгый итеп: — Рәхмәт сезгә, ‘бар, кантыгыз инде, егетләр, — диде. — Без синең белән, әти... — Клим!.. — Бераз гына, әти... Гафур әфәнде, ә? Без бит... — Ышанам, кадерлем. Тик шулай да... «Путчи сезгә соңыннан әтиең сөйләр... — Әлбәттә... Әниеңә әйтерсең, улым: мин бүген Кәҗә бистәсенә, үз гүрнәчәмә... Арсений дәдәләр сүзе безгә һәрвакыт шәригать кануннары кебек изге иде. Йосыф белән дә, Клим белән дә без аларны һичкаичан бозмадык. Әйткәннән баш тарту, тыйганны эшләү булмады бездә. Күз бәйләш уены түгел бит, — ярамагач, ярамый... Ләкин бу юлы иблис котырыгыңа бирелми түзә алмадык. Кайтып киткән булып бераз бардык та, урман читеңдәге ике буралы сал артына посып, Сөләйман абыйларны күзәтергә керештек. Алар исә, як-ягына тонык утлы тәбәнәк фонарьлар тезелгән Үсия юлын аркылы чыктылар да, акбур заводына таба китеп., караңгылык эчендә күздән югалдылар. Юл — су сипкән күк. Анда-санда бер ломовой, йә берәр җәяүле узды. Чыбыгыннан очкын чәчеп, усал гөжләп Бишбалта ягына ике катлы трамвай узды. Ослам перевозы соңгы рейска беренче свисток биргәндә зур-зур кәрзиннәрен көянтә белән аскан җиләкче марҗалар ашыгып үтеп китте. Менә юлда кузласындагы фонарьларын гөлт итеп яндырган пар атлы фаэтон күренде һәм... акбур заводы турысына житәрәк, караңгылык эченнән ике кеше атылып чыгып (Сөләйман абыйлар!..), берсе атның башыннан эләктереп алды, икенчесе фаэтонга сикереп менде. Минут үтте микән, фаэтон, фонарьларын сүндереп, кире борылды. Сөләйман абыйлар фаэтонда килгән кешене саллар арасына алып төшеп киттеләр. Әйе, хәзер бу — без хыял иткән нәрсәгә бик якын иде. Әсирнең авызына нәрсәдер тыгылган икәнен, күзләре яулык белән бәйләнгән икәнен күргәч, икеләнергә урын калмады. Әлбәттә, таларга! Әйбәт буламы соң бу?.. Ә инде шуннан соң күргәннәргә күзебез, ишеткәннәргә колагыбыз ышанмый торды. Без хәзер бер яктан ни белән бетәчәген белергә теләсәк, икенче яктан кайтып китмәгәнебезгә үкендек: без ул кичне шулкадәр шомлы хәлнең шаһитлары булдык. Менә Сөләйман абыйлар куллары артка каерып бәйләнгән әсирне сал араларыннан су читенә алып төштеләр дә көймәгә төртеп керттеләр, безнең якка таба ишеп килә башладылар. Без әсирне кыяфәте белән киемнәреннән икебез берьюлы таныдык, — бу Мәләү әтисе, следователь Фәйрушин иде!.. . Провокаторның кем икәнен белми калырга ярамый. Бу — закон. Югыйсә аның алдагы көндә тагын да зуррак эшләрне җимереп куюы, тагын да күбрәк кешене чагып ташлавы көн кебек ачык. Шуңар күрә кырык кешедән шикләнеп, кырык гөнаһлы булганнан соң, провокатор турында Фәирушинның үзеннән белешергә булалар. Ничек итеп’ Фәйрушин хәзер бөтен семьясы белән югары Осланда дачада тора Эшкә шуннан иөри. Моны ничә көн рәттән Үсия юлына чыгып саклыйлар ә ул, я караңгы төшкәнче үк узып китә, я шәһәрдә кунып кала. Бүген исә якшәмбе, хатыны белән шәһәргә кунакка чыга, хатыны кайтып китә, ә 79 бу клубта биллиард уйнап кала. Шуннан Мишкин... Сөләйман абыйлар: «Төшик, Һарун әфәнде, перевоз берне генә кычкыртты әле... Без дә Осланга... һава әйбәт, пристаньга тикле бергәләп җәяү атлыйк... Лихачка түләргә оныттыгыз түгелме?.. Зарар юк, мондый чакта була торган хәл... Кызганма, суз тагын бер сары кәгазьне! Бакчый, аты ак күбеккә баткан... Менә шулай... Тот, лихач, һәм, кара аны, без сине күрмәдек, син безне күрмәдең... Хатыным тол, бала-чагам ятим калмасын дисәң, кәничне...» Лихач, бу сәер «караклардан» зыян-зәурәтсез котылганына сөенеп, фонарьларын сүндереп, кирегә элдертә, следователь (инде авызында чүпрәк, сул кабыргада хәнҗәр, уң кабыргада хәнҗәр) бумажнигы белән алтын сәгатен чыгарып бирә башлый. Сөләйман абзыйлар көлешеп куйгач, сизенепме-ничекме, тартышырга итә, ләкин ике кабыргадагы ике хәнҗәр үзләрен әз генә сиздереп куйгач, буйсынмый булдыра алмый... Без бу турыда күп соң белдек. Хәзер исә, Фәйрушинне көймәдән алып чыгып урман читенә, Гафур хәлфәләргә таба алып китүләренә без дә киредән шунда таба шуыштык. Тик шулай да бөтенесен күреп-ише- теп торырлык якын барырга кыймадык без. (Галимнәр, миллион еллар элек яшәгән кешенең җир астыннан табылган барлы-юклы берничә сөягенә карап, аның тулы кыяфәтен ясап күрсәтергә мәҗбүр булган кебек, мин дә бу урында, күренешне тулыландыру өчен, ишетелми калган сүзләрне дә, бик үк күренеп бетмәгән хәрәкәтләрне дә ишеткән-күргән кебек итеп язарга мәҗбүрмен.) Бүтәннәр берникадәр як-якка тайпылды, күзлекле өлкән яшьләрдәге студент следовательне баш иеп каршылады һәм үз янына килергә ишарәләде. Тегесе шулай ук баш иеп куйды һәм студент каршындагы төп башына утырырга итенде. Күзлекле студент аны туктатты: — Ә юк, рольләр алмашынды. Бу юлы, сез түгел, мин следователь, Фәйрушин әфәнде. Следователь да, судья да. Сузмыйча гына әйтеп бирегез. Кем провокатор? Фәйрушин төрмәдә Җәмилләрне газаплагандагы кебек кәперенми, кемнәр кулына тап булганын сизгән. Сыңар күзе белән бөтенесен сөзеп чыкты. Дәшмәде. — Ягез. Фәйрушин тагын дәшмәде. — Көттермәгез. Мәҗбүр итәчәкбез... Үз сүзләрегез белән әйткәндә, судка дөресен сөйләп бирсәгез, җәзагызның җиңеләйтелүе мөмкин. Фәйрушин без белмәгән бер фамилияне әйтте. — Срази ялганнан башладыгыз. Ул кеше мәктәп идән асты турында хәбәрдар түгел. — Булмаса, аңар үз арагыздан берәрегез чишкәндер: бик белеп сөйләде. —• Бу дөресме, Фәйрушин? — Әйе. — Алайса, очная ставка кирәк булачак. — Пожалуйста. — һәм без сезне аңынчы ябып тотарга мәҗбүр булачакбыз. Әйе, ябып... ышанмыйсыз?.. Бик бар безнең андый урын. Фәйрушин дерелдәп куйды һәм: — Мин әйткәннәр сыскной полициягә хәбәр ителәчәкме? — диде. — Гарантирую. Кирәге калмаячак. — Провокатор үз арагызда. — Кем? — Неужели шул җитми? — Кем? — Трубка. 80 Барысы да бер читтә трубка кабызып торган Җәмилгә борылып ка- Р Без үзара көлеп куйдык. Башкалар да көлеште. Сорау алучы студент тавышын бер дә күтәрмичә, ләкин аңлаган аңларлык итеп: _ Мин сезие кисәтеп куям: безнең әкиятләр тыңлап торырга ва Фәйрушип: —Сезнеңчә шулайдыр да бит... — дпп нидер әнтә башлады. Иңде Җәмил түзмәде. Ул: _ Позор!—дип сикереп торды, һәм, өстен сала-сала килеп, әлегә тикле камчы эзләре төсмерләнгән аркасын, күкрәген следовательнең йөзенә төртте: — Монысы гына җитмәгән нде, инде намусымны пычратырга итә Җәмилне көймәдән бәйләп салган сарык бәтие урынына өстерәп алып, җиргә бәрде. Булыр икән кеше дә... Күзлекле студент тыныч иде. Ул Җәмилнең торып басканын көтте, ташлап калдырган күлмәге белән пиджагын алып бирде: —Киен и выкладывай, голубчик. Димәк, сии төрмәдән официаль рәвештә чыкканчы берничә көн элек өеңә кайтып-китеп йөрдең? Мин дөрес аңладыммы? Җәмил башын тагын да ия төште. — Күрәсең, безнең шартлар бик кысан. Сузма, егет. Җәмил тагын дәшмәде. — Фәйрушин әфәнде! Мин бөтенесен... Тик сез мине... Бик дөрес. Җәмил көндезләрен төрмәдә тоткыннар күз алдында булды, бергә ашады, прогулкага чыкты, ә төннәрен безнең бер кеше белән шәһәргә чыгып йөрде... 12 июль көнне таң алдыннан болар наборщик Әдһәмнең мәктәптән чыкканын күреп калганнар. Шул көннән башлап, Җәмилнең эше — мәктәпкә кергән- чыкканны үзенең күгәрчен оясыннан күзәтеп яту булды. — Җәмил! ••• Түзәр хәлем калмады, — диде Җәмил. — Көндез камчысын ЗапЛ пмпУГа ма ” а ' мана кь>иный иде дә, төнлә ике ишек арасына ябып Дтия Ят£ -түгел, утырып, хәтта тезләнеп торырлык та түгел... Атна буена бит. Түздем. Ә инде сөңге очы кебек тимерне күз алдымда агарганчы мичтә кыздырып, шуны корсагыма төртә башлагач... кыт юк, — диде. — Ә мин дөресен әйттем, әфәнде. — Сез оныткан, Җәмил мәктәп базы фаш ителгәннән соң кайтты. сең, кабахәт! Җәмил, үзеи-үзе белешмәс дәрәҗәдә ярсып, итек балтырыннан хәнҗәр тартып алып, следовательгә кизәнде. Следовательнең йөрәгенә хәнҗәр барып кадалырга берничә секунд калды. Ләкин Сөләйман абый: «Нишлисең, тиле!» — дип, Җәмилнең кулына сугып өлгерде, хәнҗәр ярдан тәгәрәп төшеп китте. Җәмил, юашланып, хәнҗәрен алырга төшкәй булды да... (ах, ристан!..) ялт суга сикерде һәм ярга якын гына узып барган буксирга таба йөзеп китте. Бу —Җәмилнең следователь сүзләрен ачык рәвештә икърар итүе түгелме соң? Ләкин безнең һич тә ышанасыбыз килмәде. Моиың бөтенесенә хәлфә абый кәмитен караган кебегрәк кенә карап яттык. Менә Җәмил артыннан суга өс киемнәре белән Бәкер абый сикерде һәм. Җәмилне, буксир артындагы көймә бортына ябышуына куып җитеп, башына көчле сугып миңрәтте дә, җилкәсеннән каптырып алды. Ул арада балыкчы бабай да көймә белән килеп җитте... Сөләйман абзый Җәмил тагын дәшми калырга итенде. Ләкин күзлекле студент бүтән иде инде. Ул шундый каты кычкырды, — Җәмил нишләгәндер без дә калтыранып куйдык. — Әнә ничек. Сине дөрес аңлаган булсам, синең хезмәт «кулъяулыклар »д а н ук башланган? — Әйе. — Дәвам пт... Кызган тимер күргәч, «кулъяулыклар»ны фронтка ничек итеп озатканыңны әйтеп бирдең? Кемнәр белән озатканыңны әйттең, шулаймы? — Башта бер Йосыфны гына. Ышанмадылар. Шуннан Сөләйман абый белән Мәрьям апаны... — Тагын? — Бүтән юк. — Фәйрушин? — Әйе. — Ышандык та ди. Ә соң Мәрьям ханымны ни дип чыгардыгыз, Фәйрушин? һәм Сөләйман агайны ни дип кулга алмыйсыз? — Сөләйманга иртә әле. Алай Җәмил турында шиккә төшәр идегез. Җәмилне чыгарып, Мәрьямне калдырсак, — Җәмилне баш-аягы белән фаш итү булыр иде. Су читеннән дүрт-биш кеше агымга каршы зур көймә тартып үтте. Сорау алу туктап торды. Хәзер безнең алда хәлфә театры түгел, чын чынбарлык иде инде. Без алгарак шуыштык. Көндезен калган соңгы күмерләре көл астында үлем белән тартышып яткан учакка туры килгәнмен икән — тез башьпл көеп, тезем пешкәнгә түзә алмыйча, аягымны тартып алдым. Хәзер мин Җәмилне, түзәргә мөмкин булмаганга әйткән дип, яклау ягында идем. Әлбәттә, ул Сөләйман абыйларны да Фәйрушин кысканга күрә генә әйткән, ә мине кысучы булмагач, әйтмәгән... Бу уемны әйткәч, Клим: — Йосыф берсен дә әйтмәс иде, Йосыф түзәр иде, — диде. — Ә син, Клим? — Мин дә. — йә, түз... Мин күкәй яргагы кебек юка җиңел көлгә төрелгән бер күмер алып, Климнең беләгенә тидерә башладым. Клим кулын тартып алды: — Син бит тиктомалга. Думышь, Йосыф тиктомалга Казанка бозына кергән булыр иде?.. Данко (борын заман шундый бер кеше булган), ул тиктомалга беләгенә тоже утлы күмер төртмәгән; ә зарур булгач, йөрәген йолкып алып, иптәшләренең барыр юлларын яктыртып торган... Клим шундый тыныч сөйләде, мин аның, кирәксә, үзенең дә Йосыф белән Данко батырлыгын кабатлаячагына ышандым, һәм, үзем өчен уңайсызланып куйдым. Көймә бераз киткәч, студент сорау алуын дәвам итте: — Оста эш иткәнсез... Иңде мәктәп базы, Җәмил! — /Миңа сөйләве уңайсыз... — Фәйрушин! — Мин оарысын да... Тик сез мине... «Кулъяулыклар» турында сүз алгач, безгә Җәмилнең кирәге калмаган иде инде, типография түрында эш килеп чыкты. Ягъни типографиянең Бишбалтада икәне аныкланды... — Ничек итеп? Нәкъ шул чакта, көнозын ике арада йөреп арыган Ослан перевозы бүгенгә Үсия белән саубуллашып, көчкә өстерәлеп узып китте. Фәйру- шиннең «безнең мәчет» дигәне дә Гафур хәлфәнең, бот чабып, «ах, энекәш, энекәш!» дигәне генә ишетелеп калды. Ә бу «сөякләр» буенча’гына сүзнең нәрсә турында барганын чамалый алмадым. Хәер, артык тырышмадым да. Ә инде бераз соң бу турыда белгәч... (анысы үз вакыты җиткәч) . 81 „С, 0.“ № /« 82 Ул апада безнең дикъкатьне күзлекле студентның икенче соравы: — һәм Җәмил сезгә ул типографияне табып бирергә булдымы? — дигән соравы җәлеп итте. — Әлбәттә, бушка түгел. — Подлец! Студент Бәкерпең сугарга дип күтәргән кулын тотып калды һәм Җәмилгә дәште: — Идән асты буенча кулга алынганнардан тыш, хуҗаларына тагын кемнәрне саттың? Юк, үзе әйтсен... Җәмил! Җәмил бераз тартынып торды да, без белмәгән ике исемне, аннан ярым тавыш белән Арсений дәдә исемен атады. Клим, күз яшен мина күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. «Кулъяулыклар» буенча әйтмәгәч, монысы өчен генә әйтмәс, миннән аерыл, Климне дә фаш итеп булмый; инде мин бер Зөһрә апа өчен генә борчыла идем. Ә Фәнрушнп дә палардан башканы әйтмәгәч, мин Җәмилгә тәмам ышандым. Ләкин сорау алучы студент ышанмаган икән. Ул әле берсеннән, әле икенчесеннән төпченде. Ниһаять: — Күземә туры кара, провокатор! — дип, Җәмилнең өстенә килде. — Син кимендә тагын бер кешене чаккан! Исеме кирәк түгел, «кулъяулыкларын» озатып йөргәндә үзеңә кочегаркадан су алып кереп биргән кешене. «Минем турыда!..» — Мин куырылып килдем. Ләкин Җәмил: — Юк, әйтмәдем, — диде. Фәйрушин дә шуны раслагач, янә тынычланырга өлгермәдем, студентның нидер соравына каршы, Җәмил: — Үтенәм сездән, хәзер аның бер әһәмияте дә юк, үзенә әйтмәгез, мин аны үземә ярдәмче итәргә уйлаган идем, — диде, — шулай ук аның мәктәп базы буенча иптәшен дә, — дип өстәде. Без генә түгел, бөтенесе аһ итте. — Подлец! — Ә кире каккан булсалар?.. — һәм кагарлар да иде... — Ә мин аларның күтәреп алуларына исәп итмәдем дә. Башлап җибәрү өчен миңа алариың ышанычларын казану да бик җитә иде. Котылдым. Апа да, Клим дә... Ә күзлекле студентның, Арсений дәдә- ләрпең телләренә керүем, минем өчен шулай борчылып сөйләүләре, өстәвенә Җәмилнең «риза булуларына исәп итмәдем дә» диюе мине бөтенләй 'канатландырып җибәрде. Мин хәзер исемемне әйтеп сөйләшмәүләрен кызгандым. Егетләр үзләре кайда соң әле, диюләрен теләдем. Аңлы омтылыш булган дип әйтә алмыйм: тагын Йосыф кебек боз аша йөгерергә, Җәмил кебек «янып», кылычлылар уртасында барырга, озатып калучыларның «Нык тор, иптәш!» дигәннәрен ишетергә теләдем. Ул арада әллә студент, әллә Гафур хәлфә Фәнрушинга: — Ә Арсенийләрне нигә кулга алмадыгыз? — диде. — Тиздән алырга тиеш идек. — Конкретно? — Яңа типографиягез эшли башлагач. — Ә сез аны еллар буена белми йөрсәгез? — Ә Җәмил нигә? — Ул үзе дә белмәсә? Мин барысын да әйтәм... Тик сез мине... Иртәгә Җәмилне «бөркәше митингтагы сүзләре өчен Алафуздан куарга» тиешләр иде. һәм аны иртәгәдән Кәримовлар типографиясендә өйрәнчек урыны көтә иде. — СОҢг — Ул сезгә хәреф ташый. Сез аңы рәхәтләнеп яңа типографиягезгә наборщик итәсез һәм беренче листовка чыгасы төнне... с * 83 Бу хәлләргә таң калып тыңлап торган кешеләр «ах, кабахәтләр», «менә еланнар!..» диештеләр. Бәкер абый, кайсындыр сугып сеңдерер!ә уйлап, кулын күтәрде, кире уйлап, төкереп куйды. Студент соравын дәвам итте: — Син бу турыда белдеңме, Җәмил? — Әйе... — Димәк, сине янәдән Мокрый ватерга куюлары да күз буяу өчен иде? — Без куштык. — Митингтагы речен дә сез кушып сөйләттегез? — Язып бирдек. — Ә мин сине унҗиде яшең тулу белән партиягә тәкъдим итәргә йөрдем. Исемеңне телгә алырга җирәнеч синең, Җәмил. Бер җаныңны саклап калу өчен никадәр кешене харап иттең бит син; үзеңне коткарганда батып үлгән иптәшеңнең әтисен харап иттең. Безнең никадәр эшне җимердең... — Барысы да түзә алмаудан башланды. — Шулай да булды ди. Ә нигә дип дәвам иттең? Болардан ычкындың иде, кайтып безне кисәттең иде, и юк булдың иде... Юк, калын бумажник, кызыл фонарь кызлары, особняк тарткан сине, хаин! Җәмил дәшмәде. Хөкем итүче студент, Сөләйман абый, Клим әтисе, балыкчы бабай, бер читкә тайпылып, киңәшеп алдылар. Шуннан студент Җәмил белән Фәйрушинга торып басарга кушты, һәм, нәкъ судтагыча, ләкин күрми укып китте: — Үч алучылар комитетының суды карар бпрә: халык эше өчен йөрүче бик күп кешеләрнең башына җиткән, Алафузов эшчесе Мәрьям Бәйрәшеваны кыйнап үтергә.ч сыскной полиция следователе Һарун Мөхәммәтъяр угылы Фәйрушннны һәм Бөтеи- россия большевикларының Казан комитетының .. нчы запас типографиясе фаш иткән, шунда эшләүче җиде кешене фаш иткән провокатор Җәмил Гыйният угылы Фәх- рлсламовны үлем җәзасына хөкем итәргә. Карарны кичекмәстән җиренә җиткерергә. Суд рәисе: Ф. Фридин. Членнар: С. Искәндәр ев, Д. Мпшкпн Сәркәтип: Г. Григорьев. Казан шәһәре, 1916 ел, 14 август. Следователь Фәйрушин шашынып кычкыра башлаган иде дә авызына галстугын бөтереп тыктылар. Муенына таш асып, күзенә янәдән яулык бәйләп, ярның текәрәк төшенә, Иделгә йөз белән бастырып куйдылар. Җәмилнең дә күзенә яулык, муенына таш бәйләп Фәйрушин янына китереп бастырдылар. Җәмил борылды. Тезләнде. Без аның эчкә киткән зәгыйфь тавышын ишеттек: — Инде мин үлемнән курыкмыйм. Ләкин мондый дан белән үләсем килми, — диде ул. — Мни үземне аклау өчен бөтен гомеремне... — Ә юк, бер кызган тимердән курыккан кеше... Габделбәкер әфәнде, хөкем карарын җиренә җиткер! — Ышаныгыз... Менә монысын әллә ничек йөрәкне әрнетә, кызгандыра, ышандыра торгап итеп әйтте Җәмил, һәм бу «ышаныгыз», күрәсең, хөкем итүчеләргә дә тәэсир итте. Тынып тордылар, үзара сөйләшеп алдылар Ниһаять, Бәкер абый следовательнең эшләпәсе белән кәкре саплы кара таягын алып калып, үзен ярдан төртеп төшереп җибәрде, ә Җәмилне җилкәсеннән тотып, хөкем итүчеләр алдына бәрде: — Бәхетең бар икән, елан! — Итегеңне сал, казакиең белән күлмәгеңне дә. Ну!.. Җ,әмил аптырый төшеп, каушын-каушый чишенде. Студент аңар үз 84 шиблетләрен, Арсений дәдә пиджагын салып атты, берсе кепкасын ыргытты: — Киен. Ну!.. - ӘЙнде"Гчерту на рога, понял!.. И кайтып күренәсе булма. Син бөтенләй дөньяда юк. Беркемгә хат язма. Вакыты җиткәч, әниеңә үзе әитеобез Әнә Смоленск, Воронеж урамнары дезертир белән тулган. (Гафур хәлфә Фәйрушпнның бумажнигыннан алып, Җәмилгә күпмедер акча төртте.) Элдерт шунда... — Инде бу яхшылыкны да аңламасац... — Бәкер абын зур йодрыгын Җәмилнең борын төбенә китерде: — Упшым, кара аны!.. Әллә безнең Җәмил түгелме син? Сабагымны сорагач: «Мин үзем дә белмим, бытылда шунда, менә болан: ве-ве-ве-ве, ве-ве-ве... Авызыңны тик тотмагач ярый ул, н селкен, менә болаи...» днп мине хәзрәт камчысыннан коткарып калган Җәмил түгелме? Суалчан мәзәге күрсәткән, ыштан балагым аша йолдыз күрсәткән; мәктәп мәзәкләренең башында торган, мәктәп сәхнәсендә: «Күп яттык без мәдрәсәдә, Белзлмәдек бернәрсә дә...» — не сөйләгән Җәмил түгелме? Йосыф белән мине Самовар байдан коткарып калган, безне Алафузга керткән Җәмил түгелме?.. Шундый зур тәвәккәллек белән сугышка «кулъяулыклар» озатып йөргән Җәмил түгелме?.. Ой, нигә гел шундый булып калмадың соң син, Җәмил абый?.. Җәмил безнең яннан йөгер ә-кыз улый узып китте. Кабер якасында торган минутта еламаган Җәмил хәзер елый пде. Ул безне танып алдымы, бүтән кеше дип белдеме: борылып безгә таба килә башлады, һәм Казан ягыннан килгән товарный поезд тавышын ишетеп, кинәт Лагерный станцасына турылап йөгерә башлады. САБАК БУЛСЫН БУ СИҢА Менә инде типографиянең Бишбалтада икәнен каян белүләре турында. иң үкенечлесе турында. Сүзләрен тыңлап кайту теләге белән, без, Гафур хәлфәләрне уздырып җибәрергә уйлап, бер имән төбенә сеңеп ята идек. Күреп алып, орыштылар. Ләкин әле монысы баласы гына булган икән, шуннан Гафур хәлфә ялгызымны алып калып, тагып Фәйрушии белән сөйләшкәндәге кебек итеп, «эх, энекәш, энекәш...» диде. Димәк, миңа бәйле нәрсәдер булган. Ә нәрсә? Үземдә бер дә андыймондый әйбер сизми идем, Гафур хәлфәнең күзләренә бик үк кмпык-. мыича карадым. Гафур хәлфә көттермәде: Норлатиың кырыктартмачысы Нәгыйм энесе булып йөргән төнне ’ tn- . ; шга нәрсә әйткәнеңне хәтерләмисеңме? Үспя дамбасында, мәчет турында? д«, iwin Ku.v итеп исемә төште. Әйе, әйе, йөк өстенә утырып бара идем Х £ ЛФ ЭГӘ: безнең мәчет» дидем. Агай әсәрләнеп боры- •'ч' Ж вакыт Гафур хәлфә минем итәктән тартты һәм кө- "" ЯР М°Н Щ да манаР асы КҮ ККӘ каРаган икән, төнлә күренмн генә, ае да безнең Норлат мәчетенеке шикелледер әле, — диде — бепоп не каоызыикмы, кардәш? Микем төргәне бар». ₽ Р* -- «О-о, трезвон...» 85 Без ул турыда шундук оныттык. Күрәсең, агай да оныткан булган. Ә ишчекләрне өяз типографиясенә алып кайтып ачып җибәрүенә гөлт итеп исенә төшкән агайның. Исенә төшкән һәм... Онытылып тордым дигәнне ишеткәнем бар иде, ышанмый идем... Аңыма килүгә Гафур хәлфәнең озын казакиена ябышып елап җибәрдем. Гафур хәлфә ачуланмый, ләкин кырыс иде. Ул: — Алдагы көнеңә сабак булсын, хәл шундый бит безнең, Гарәфет- дип, цирк түшәмендә турникта уйнаучыларныкы кебек, — диде. — Берең әз генә ялгыш хәрәкәт ясадымы, — бөтенең бергә егылып төшкәнеңне көт тә тор... Бик өзгәләнгәнмен, күрәсең, Гафур хәлфә, бераз йомшый төшеп, башымнан йомшак кына сыйпап: . — Хәерле булсын,—диде.— Биредә русның «нет худа без добра» дигәне туры килә шикелле. Бишбалта аңынчы ук шик астында булган, барыбер кайчан да бер эзгә төшәрләр иде. Кем белә, ул чак бәлкем Арсений дәдәң дә эләгер иде, Зөһрә апаң да, тагын кайберәүләр... Бигрәк шунысы: болай Җәмил фаш ителде, һәм бу хәл безне итәк-җиңнәребезне җыебрак йөрергә өйрәтте. Гафур хәлфә башымнан нихәтле генә сыйпамасын, минем өчен хәзер бер кызык та калмады. Бөтенләй гайрәтем кайтты. Инде мин хикәянең калган кадәресен алдагы кебек итеп тәфсилләп сөйли дә алмам. Ләкин аны бу хәлендә калдырып булмый бит. Димәк, кыска гына итеп булса да очлап куярга кирәк. Икенче көнне үк следователь Фәйрушин белән Җәмилнең хәбәрсез югалуы турында сөйли башладылар. Ә кичкырыи Яңа бистә артыннан Фәйрушинның «дулкын кагып чыгарган» салам эшләпәсе белән кәкре башлы кара таягын, Җәмилнең кепкасын, аннары сырлап эшләнгән агач портсигарын табып алулары килеп ишетелде. Полиция, ач бүре өере кебек, кемгә ташланырга белмәде. Эзәрлекләү, тентүләр китте. Башлап Сөләйман абый белән Арсений дәдәләргә керделәр. Тик бу чакта алардан җилләр искән иде инде. Кеше ничек кенә юрап бетермәде. Ә үч алучыларның хөкем карарын укып белгәч, бер ишесенең коты алынды. Фабрик кешеләре иркен сулыш алды. Шунысы куанычлы: димәк, кайдадыр бүтән бер типография эшли! Карар, листовка булып, басылып чыккан нде. Кешеләр йокыдан торып чыгуга без Бишбалта коймаларын, стена, телеграм баганаларын шул листовкалар белән чуарлап куйдык. Карар нәкъ Җәмилләрне хөкем иткән студент әйткәнчә итеп язылган, азагында эшче халыкны сизгер булырга чакырган: «һәр тиранның, һәр провокаторның гомер юлы шулай чикләнәчәк!» дигән сүзләр зур хәрефләр белән җыелган иде. Судны тиз тоттылар. Атна төшендә хәлфә абыйларны (ни өчендер әле һаман хәлфә абый диясе килә) каторгага алып киттеләр. Барысының да өсләрендә килбәтсез соры кием, башларыңда да шул ук тупас тукымадан тегелгән шапка. Кул-аяклары богаулы. Әдәм мәсхәрәсе, —- ул барыбер кача алмый бит инде, — Сәхәбетдин абзыйның да кул-аякларында богау. Ул иң арттан өстерәлә. Горур, башын югары күтәргән... Бөтенесе шундый, берсенең дә күңеле төшенке түгел, берсендә дә үкенү сизелми. Гаепле кеше кебек түгел, гаепләүче кебек атлап баралар. Без аларны, Себер трактына чыгып, озатып калдык. Алафуз эшчеләре - бик күп, болай халык та күп кенә иде. Ике атналык кечкенәсен күтәреп, Зөһрә апа да килгән. Күрми калудан курыккан димме, — канау читендә өелеп калган калку җиргә менеп баскан. Өстендә туйга тектергән чәчәкле күлмәге. Сулып киткән битен иннеккершән астына яшергән. Ялгышымны әйткәч нишләр... Аңар болай да бик авыр, ә ул сиздермәскә тырыша. — Бир, апа, үзем күтәрим... х4? •**. а " аиыи кулы,,м *•«Kvpra"’ "“’ь ' рь' п А “ яцак' ларына кызыллык бәреп чыкты. __ Зөһрә?.. — диде ул. чиксез шатланып. Апа. анык.әйтеп бетермәгән соравын аңлады. — Әйе, Рәхимҗан... __ Ипме, кызмы, иркәм? _ „„„„„ Апам күз яшьләренә тыгылды. Аның өчен мни җавап пр р ашыктым. — Ир, ир, җизни!.. , А — Каениш!.. Арслан кушыгыз, йәме, Зөһрәҗан, Арслангәрәй. — Рәхимҗан куштык... Ахыр чиктә дулкынланган хәлфә абын, сафтан тайпыла төшеп, богаулы куллары белән баласына үрелде. Ләкин атлы казак шундук, атынып'янбашы белән төрттереп, аны янәдән сафка кертте; бер үк вакытта аягын өзәнгедән ычкындырып, апага тпоеп җибәрде. Апа мөгаен егыла иде, ярый әле Сәхәбетдин абзый тотып калды. Ә студент Филипп, тиз генә борылып килеп, баланы ападан алды да, хәлфә абыйга сузды. Хәлфә абый, — каушавы булдымы, төшереп җибәрермен дип курыктымы,—баласын әкрен генә күкрәгенә кысып, җиргә тезләнде, аның бит алмаларын, юка одеялы аша бөтен җирен үбәргә кереште. Бер үк вакытта (әйбәтрәк күрү өчен күзлеген эзләве булдымы), терсәкләре белән куен кесәләрен капшады. Җәяүле полицейскийларның берсе шундук баланы җизнидән тартып алып, Зөһрә апага китереп төртте. Ә Филиппкә: — Его благородиегә әйтеп, бер-ике ел өстәткәнне көтәсезме әллә?! — дип җикеренде. — Миңа димәгәе, нигә уникене өстәмисез, — диде Филипп. — Сезнең ул елларыгызның әһәмияте калмады, әти кеше, — диде ул һәм, тирән дулкынланып, озата килүчеләргә мөрәҗәгать итеп: — Тиздән, бик тиздән революция, туганнар! — диде дә, «Вставай, проклятием заклейменный»яы башлап җибәрде. — Молчать!.. Ләкин кая ул «молчать...». Тоткыннар бер авыздан күтәреп алды, озын Митри, тагын кемнәрдер кушылды: ...Весь .мир голодных и рабов... Нагайка, мылтык түтәләре... Атлы казаклар, атларын юлга аркылы куеп, озата килүчеләрне тоткыннардан аердылар. — Асади, да-абром прашу!.. Зөһрә апа, элек мине ат тирәсендә күрсә дә коты очкан Зөһрә апа, оаласын күкрәгенә кыскан хәлдә ике ат арасыннан этелә-кысыла алга чыкты: — Рәхимҗан!.. . Ләкин йөгерә алмады, хәле бетеп, чуер ташка тезләнде. Клим белән КЫН ^рХ^±ЛаСЫИ күтәреп алдык> 03Ь1Н МитР и ипләп кенә апаның үзен күтәреп торгызды: — Кирәкми, Зөһрә сеңелем, —диде ул. — Юатып әйтүем түгел ТИЗ ка “ та - Әйткән !!де ДИЯРЕН Тизлән оез ооларныц үзләрен үз чылбырлары белән богаулап “*•“ ■• «үз яшемне күрсәтме ЙЙЖ»‘£# си2й2;“,,ы -~ ,,п' м “ Гафур 1 тагы" 86 — Тиздән, бик тиздән була, энекәш,—диде. — Габдулла абыең аның тиздән икәнен әнә кайчан күргән инде: «Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары. Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмазлары...» Әйе, ялтырады. Тамырларын тирән җибәреп, кармавычлары белән бөтен илне буып яткан хәшәрәтнең муены аска килде. Февраль... Зур көрәшләр аша үтеп, күп корбаннар биреп, бөек Октябрь... Өстебездәге ике башлы кара кошның иләмсез киң канатларын революция кылычы өзгәләп ташлады. Ил өстенә беренче тапкыр кояш елмаеп карады. Нурлы, якты, рәхимле кояш — Октябрь кояшы. Ләкин халык аның нурларында сөяген җылытырга, билен турайтырга өлгермәде, хәшәрәтнең йолкынып бетмәгән кармавычларыннан вак хәшәрәтләр үсеп чыгып, революциягә һөҗүм итте. Дөньяны тетрәткән гражданнар сугышы башланды. Бу көннәрдә Клим белән мин өстә үзебезгә чаклап теккән шинель, башта зур кызыл йолдызлы буденовка, билдә кылыч, җилкәдә карабин, кесәдә өчәү кул куйган ант иде... Ләкин анысы үзе бер дөнья. Аннан без генә түгел, Җәмил бар бит әле, хәлфә абый, Сәхәбетдин абзыйлар, минем сөекле Зөһрә апам, Нурислам хаҗи, аның мәктәбе, матур абыстае. Рамазан мәхдүм, Кузька бар. Кузьканың күбәләктәй җиңел, рус зиратындагы фәрештә сыннары кебек матур сеңелесе бар, минем җан дустым Иосыф сеңелесе Зөләйха бар. Тагын әтисе улы — Мәл әү бар... Хөрмәтле укучым! Әгәр бу кадәресе белән сине әзме-күпме канәгатьләндерә алган булсам, китапны япканда синдә геройларның алдагы язмышлары белән кызыксыну хисләре туса, революция давылында, гражданнар сугышы елларында аларның ни кылганнарын беләсең килсә, мин хикәягә кайчан да бер янәдән әйләнеп кайтырга тиеш 'булырмын. АВТОРДАН Бу хикәянең беренче китабын укып чыккан күп кенә укучылар, аңар карата үзләренең фикерләрен әйтү белән бергә, миңа: Гарәфетдин сез үзегез түгелме, монда язылганнар сезнең үз башыгыздан үткәнме? кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Табигый ки, кайбер укучыларны мондый сорау хәзер дә кызыксындыруы мөмкин. Шуңар күрә бу урында мәсьәләне ачыклап китүне тиеш күрдем. «Без үскәндә» биографик әсәр түгел. Гарәфетдин — җыелма образ. Шулай ук әсәр үзе дә теге яки бу бистәне генә түгел, бәлки, гомумән эшче бистәләрне, капиталистик шартларда туып үскән эшче, вак һөнәрче балаларының тормышын өлешчә чагылдыруны күздә тотып язылды. 1961 — 1962