Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЙ БУЛСЫН, МАТУР БУЛСЫН ЯҢА СҮЗЛӘР КИРӘК, БИК КҮП КИРӘК

Тугандаш халыкларның хәзерге әдәбиятындагы җитди яңалыклар, аларның әдәби телендә тасвир чараларының нинди юнәлештә баюы, ничек төрләнүе турында сүз барганда мәрхүм Мохтар ага Ауэзов татар әдәби теленең революциядән соң ифрат дәрәҗәдә үсеп, һәр яктан камилләшеп китүенә соклануын әйткән иде. Чыннан да Бөек Октябрь революциясе милли телләргә элекке шартларда йөз еллар дәвамында да була алмый торган җитди яңалык һәм үзгәрешләр кертте. Октябрь давылы иске дөньядан калган яисә ислам диненә ияреп килеп тә күп еллар үтүгә карамастан безнең туфракта тамыр җибәрә алмыйча һаман да килмешәк булып калган күп кенә сүзләрне очыртып җибәрде. Әмма аларның байтагысының урынын буш калдыру мөмкин түгел иде. Аннан да бигрәк яңа тормышлы чагылдыру, бөтен җәмгыятьне яңа- ча үзгәртеп кору өчен яңа сүзләр, яңа атамалар кирәк булып чыкты. Халыкның революцион дәрте, иҗат көче бөтен ялкыны һәм куәте белән монда да күкрәп узды. Дөрестән дә партиянең милли политикасының тормышка ашырыла башлавы элек изелгән халыклар өчен күптән үк көтеп алынган бәйрәм түгел идемени? Бу бит хөррият— чын ирек үзе иде' инде! Патша заманындагы кебек бер төрледә чикләүләр, кысулар, тыюлар хурлыгын кичермичә, берәүдән дә шикләнмичә, як-ягыңа каранмыйча, күкрәк киереп уз телеңдә сөйләшергә, уз музыкаңны тыңларга, үзеңчә язарга мөмкинлек туган иде бит! Халык моны бөтен күңеле, җаны- тәне белән хуплап каршы алды. Бер яктай революциянең бөек казанышларын беркетү бара, яңа идарә органнары оеша, яңа тәртипләр урнаша, шул ук вакытта культура тармагында да соклангыч яңалыклар калкып чыга, .яңа әдәбият туып килә, .яңа көйләр туа, яңа 'сүзләр ясала башлый. Беренче мөмкинлек ачылу .белән халык, әле генә баш.ка чыккан дәртле яшь хуҗа кебек, үзенең культура хәзинәсен һәрьяклап күздән кичерергә, җитмәгәнне җитештерергә, искене яңартырга, алай да булмый икән, яңаны ясарга кереште. Аз гына вакыт эчендә телгә бик күп интернациональ сүзләр өстәлде. Татар теле үзенең эчке мөмкинлекләрен дә ача башлады. Халыкның меңнәрчә еллар буенча өзлексез үсә, чарлана килгән бик борынгы теле хәзер соклангыч бер җитезлек белән бөтенләй яңарырга, яңа сүзләр исәбенә тагын да баерга, матурланырга тотынды. Менә аларның бер өлеше: башкарма, оешма, берләшмә, кулъязма, беркетмә, кулланма, өскорма, тулай торак, юлбашчы, арадаш, элемтә, элгәр, субүләр, очучы, эшлекле, эшкәртү, хезмәтчел, сиземләү, чарпы- шу, Илгизәр, Илсөяр һ. б. бик күпләр. Саиый башласаң, ихтимал, алар берничә меңгә тулар иде. Т 9. ,с. Ә,’ № 7. 129 Телне -бу рәвешчә яңарту халыкның !һәм аның укымы-шлыл арының революция дәрте белән канатланган куаиычлы иҗат эше иде. Бу бөек үзгәрешләр нәтиҗәсендә әдәби тел, күпчелеккә аңлашылмаган ят сүзләрдәй арынып, чын мәгънәсендә халыкның үзенеке булып әверелде. Шул ук вакытта милли телләргә интернациональ сүзләрнең күпләп керүе -нәтиҗәсендә тугандаш халыклар белән якыннан торып -аралашуга да төпле нигез салынды. Ул елларда хәзерге кебек махсус белем белән коралланган зур галимнәребез бик аз, бары берничә генә кеше иде. Шуңа да карамастан, әдәби телгә багышланган махсус мәкаләләр, сүзлекләр (мәсәлән, хәзер бик кадерлегә әйләнгән «Та- тарча-русча сүзлек»), фәнни хезмәтләр дә байтак кына чыгып калды. Хәтта безнең тарихта беренче мәртәбә татар теленең аңлатмалы тулы сүзлегенең беренче ике томы да шул вакытт.а дөнья күрде (Җәмал Вә- лиди сүзлеге). Әмма бераздан шушы яхшы омтылыш — әдәби телне өзлексез баету, аны һәрвакыт игътибар үзәгендә тоту — сизелерлек дәрәҗәдә акрынайды. (Ихтимал, моңа безнең кыска гына вакыт эчендә берничә әлифба алмаштыруыбыз да сәбәп булгандыр.) Хәлбуки телнең лексик составының үсеше, яңа сүз, яңа атамаларга баюы хәзер элекке вакытларга караганда да җәһәтрәк барырга, бу тармакта иҗат активлыгы кайнап торырга тиеш иде. Чөнки тормыш үзе шуны таләп итә. Бик дөресен генә әйткәндә, хәзерге яңа шартларда әдәбиятның үсешен, аның телгә булган таләбен теге вакытта кереп калган яңа сүзләр генә дә, .гомумән әдәби телнең хәзерге байлыгы гына да канәгатьләндереп җиткерә алмый башлады. Мәгълүм ки, партиянең XX һәм XXII съездларыннан соң, бигрәк тә КПССның яңа Программасы кабул ителү уңае белән, кеше, шәхес - буларак, совет әдәбиятының уртасына менеп басты, кешенең рухи дөньясың тасвирлау төп темаларның берсе итеп алынды. Хәзерге әдәбиятта замандашларыбызның уйтойгыларын, омтылыш һәм хыялларын, мәхәббәтләрен һәм гуманистик хисләрен, шатлыклары белән борчылуларын, -шушы тойгыларның һәм төрле кешелек мөнәсәбәтләренең берберсе белән аралашуын, бәрелешүен һәм башка шундый катлаулы кичерешләрне укучыны дулкынландырырлык тирәнлектә зур осталык белән тасвирларга кирәк. Моның ©чей бик зур сүз -байлыгы кирәк. Юкса хәзер язучы — прозачымы ул яисә шагыйрьме, драматургмы — нечкә хисләр дөньясына, нәфис сәнгать, философия, психология яки педагогика өлкәләренә тирәнрәк керә башладымы, шактый ук кыенлыкларга очрый. Чөнки безнең телдә бу тармакларның сүз составы ул кадәр ук байдан түгел. Кызганычка каршы, кайбер тел галимнәренең һәм .язучыларның элегрәк күрсәткән сәер «тырышлыклары» да әдәби телне баетуга ярдәм -итмәде. Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең хәтерендәдер, сулагай якка кизәнүче кайберәүләр шәхес культының шаукымы астында артык мавыгып китеп, бик кирәкле сүзләрне дә куып чыгарырга ашыктылар. Бүтәннәрне әйткән дә юк, бервакытны хәтта күптән үк халыкның үз сүзенә әйләнгән нәфис, гүзәл, самими, фидакарь, сәнгать кебек сүзләрне куллануда ниндидер бер гаепсыман санала башлаган иде. Хәзерге заман әдәби теленең үсү юнәлеше һәм җитди таләпләре күрсәтә ки, әдәбиятка һәм телгә, гомумән культура мәсьәләләренә карата һәр ягын тирәнтен уйлап җиткермичә, ашык-пошык -һәм берьяклы чаралар зарардан башка берни дә бирә алмый икән. Кыскасы, әдәби телнең үсеше, аның лексик составының .яңа сүзләр яисә халыкның сөйләшү теленнән кергән отышлы сүзләр 'исәбенә баюы матур әдәбиятның гомуми үсешенә караганда сүлпәнрәк бара шикелле. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, хәзер безнең телдә берсен-берсе инкарь итүче ике хәлнең янәшә яшәп килүен күрәбез. Бер яктан, хәзерге заман татар әдәби теленең, элекке белән чагыштырганда, шактый ук бан тел булуы 'һич бәхәссез нәрсә. Шул VK вакытта ул әле өзлексез камилләшә бара. Әмма шул ук телгә кайбер иң гади төшенчәләрне әйтеп бирү өчен дә үз сүзе җитми, нәтиҗәдә ул күрше телләргә «әҗәткә» чыгарга мәҗбүр була. Шундыйлардан, мәсәлән, работник яисә новатор сүзләрен генә алып карыйк. Бу ике сүзнең һәр телдә, һичшиксез, үз тамыры булырга тиеш, чөнки хезмәт, эш булган урында аның булмавы мөмкин түгел. Шуның өстенә алар икесе дә бик гади сүзләр. Бигрәк тә беренчесе. Эш тамырыннан борын заманнан бирле әллә никадәр яңа сүзләр ясала килгән: эшчән, эшлекле, эшкәртү, эшсез, эшем кешесе һ. б. Әмма кирәклеге көн саен, хәтта кайвакыт кечерәге .кенә мәкалә яки хәбәр язган саен сизелеп торса да работник сүзенең татарчасы һаман да ю.к әле. Шуның нәтиҗәсендә кай чакны вакытлы матбугатта, мәсәлән, шундыйрак сәер җөмләләр очратырга туры килә: «Совхоз работниклары арасында производство новаторлары бик аз...» ■Мондый җөмлә куллануны мин мәгълүм дәрәҗәдә камиллекне дәгъва итүче әдәби тел өчен нормаль хәлгә саный алмас идем. Бу, минемчә, әдәби телнең ярлылыгын тү.гел, бәлки безнең ялкаулыгыбызны, ва- емсызлыгыбызны гына күрсәтә. Чөнки без коммунистик хезмәт бригадасы яки коллективы дип һич кыенсынмыйча язабыз, яисә сөйлибез икән, моның шулай булырга тиешлегенә инанып эшлибез. Чөнки бөтен дөнья күләмендә аңлашыла торган интернациональ сүзләр урынына милли телнең үзендә .яңа сүз ясау күп вакыт кирәк тә булып чыкмый. Техника яисә фәннең яңа ачышы белән бергә килеп керүче чит ил сүзләренә карата да шуны ук әйтергә мөмкин (мәсәлән, космос, ракета, атом һ. б.). Әмма работник шикелле 'һәр телдә очрый торган гади бер төшенчәнең үэ сүзе тәга- ен булырга тиештер. Бу принципны, минемчә, кем дә булса уйлап чыгармаган, аны тормыш үзе гамәлгә ашырган. Мәсәлән, бездә ультразвук димиләр, бәлки ультратавыш диләр. Бик дөрес эшлиләр. Чөнки ультраны тәрҗемә итеп тә торасы юк, ә тавыш. сүзе үзебезнең телдә бар. Өстә әйтелгәнчә, байтак гасырлар буе кысылып ятканнан соң күптән түгел генә үз җирлегендә чәчәк, ату хокукы алган һәрбер милли тел -кебек үк, безнең татар әдәби теленең дә үсү мөмкинлекләре, бик зур. Революциядән соңгы кырык биш ел эчендә ул әле чын мәгънәсендә уянып җитеп, үзенең көчен генә сыный, эчке байлыгын барлый һәм аларның кайберләрен генә гамәлгә ашырырга өлгерде. Халыкларның уртак көче, уртак таланты белән, барлыкка киләчәк коммунизмның бөек сәнгатенә берәүне дә, ярлы агай-эне сыйфатында, кубыз якн курай белән генә барып керү канәгатьләндермәс иде. һәр халыкның ул бөек киләчәккә, тугандаш халыклар .ярдәмендә бөтен культурасын югары баскычка менгереп, үзенең «Шүрәле» балеты, «Алтынчәч» ,яки- «Нарспи» операсы, талантлы симфонияләре, бөтен дөньяга таралган- йөзләрчә музыкаль әсәрләре белән горур рәвештә барып керәсе килә. Безнең әдәбиятыбыз һәм әдәби телебез дә шушы ук бөек миссия беләк рухланып яши, нәкъ шул юнәлештә үсә. Әдәби телне өзлексез баету — яңа сүзләр иҗат ‘итү, төрле шивәләрдән һәм .күрше телләрдән яңа сүзләр кертү, безнеңчә, нәкъ әнә шул гомуми максатка хезмәт итәргә тиеш. Бу процесс үзе болай дәвам итәкебек, әмма, өстә әйткәнемчә, берникадәр сүлпәнлек кенә борчый. Әгәр .ялгыш м асам, матбугатта һәм рәсми язмаларда тукталыш (трамвай, троллейбус, автобус тукталышы) сүзе шушы соңгы елларда гына күренә башлады. Шулай ук нурланыш сүзе дә күптән түгел генә туды булса кирәк. Дөрес, башта, бигрәк тә беренче укыганда, мондый яңа' сүзләр берникадәр ятрак ишетелеп, сәеррәк яңгырыйлар. Әмма тора- бара, яңа танышларыңа ияләнгән кебек, аларга да ияләшә төшәсең. Бу ике сүз турында мин уңышлы иҗат ителгәннәр, үзләренең эчтәлекләрен дөрес чагылдыралар диг? әйтер идем. 9* 131 Менә шуның кебек үк работник тибындагы төшенчәләргә дә яңа сүзләр табарга кирәк иде. Әдәби телнең сүз составың (баетырга ярдәм итүче төп чыганакларның иң бае, билгеле, халыкның җанлы сөйләшү теле, төрле шивәләр. Бу 'хәзинәдән дә без 'бик кыюсыз файдаланабыз. Кайбер иптәшләр әдәбиятка сөйләшү теленнән яңа сүз кертүне бик үк өнәп бетермиләр, бу хәл телне чуарлау булмагае, укучыны 'биздермәгәе диләр. Мондый чакта гадәттә рус әдәби телен үрнәк итеп китерәләр. Бу мәсьәләдә бу ике телне тиңләү дөрес булырмы икән? Алар бит үсешнең икесе ике баскычында торалар. Рус әдәби теле сүз составын туплау чорын .күптән үк уздырып, тәмам җитлегеп, бөтендөнья аренасына чыккан, безнең илдә исә ул — халыклар арасында арадашлык хезмәтен үтәүче бөек телләрнең берсе. Татар әдәби теленең исә, өстә әйткәнемчә, сүз составын тулыландыруга әле һаман да бик мохтаҗ чагы. Татар диалектологиясен өйрәнүгә, аны фәнни эшкәртүгә күп хезмәт һәм көч салган филология фәннәре докторы Латыйф Җәләй ага мондый юлның телне баетуда зур урын тотарга тиешлеген кат- кат әйтеп, вакытында конкрет киңәшләр дә биргән, халыкның җанлы сөйләшү теленнән байтак сүзләрне әдәби телгә кертергә тәкъдим иткән иде. Аларның берничәсе (мәсәлән, җегәр яки егәр, җайдак) чыннан да әдәбиятка - керделәр яки .хәзер кереп киләләр. Моннан берникадәр вакыт элек минем тарафтан сөйләшү теленнән алып әдәби әсәргә тоҗым сүзе кертелгән иде. Көз көне 'һава коры һәм аяз вакытта басуларда хасил булып, камылларга, коймаларга һәм агач кәүсәләренә сарыла торган җепсыман бу ак нәрсәне Арча ягында шулай атыйлар. Әмма -күп урында үзенә аерым исеме булганлыктан, аны үрмәкүч пәрәвезенә охшатып, күрәсең, я пәрәвез диләр, я, Тукай районының кайбер авылларындагы кебек, әби җебе дип йөртәләр. Әмма болар берсе дә, 'билгеле, тоҗымның нәкъ үзен әйтеп бирә алмый. Яисә менә мондый мисал. Язучы Гариф Ахунов әле күптән түгел генә, Шөгер ягы халкыннан ишетеп, күл* дәөек сүзен -куллана башлады. Укучыларга билгеле булса кирәк, кечерәк кенә иңкү яки түбән урынга җыелып яткан суның .яки пычракның, ягъни русча әйткәндә лужа- ның, моңа .кадәр безнең әдәби телебездә үзенә аерым атамасы юк иде. Ә менә Шөгер ягында ул бар икән. Әнә шундый 'байлыкны нигә файдаланмаска, нигә әрәм калдырырга? ...Колхозчы агай авыр сулап куя да сугыш вакытындагы кыенлыкларны исенә төшереп уза: — Авыр булды, туган. Тегермән стеналарына кунган онтага кадәр себереп алып ашап бетердек... Онта! Менә тагын бер яңа сүз. Агай тегермән стенасына кунган он тузанын шулай атый. Бәләбәй ягында аны онтак диләр икән. Бу сүз ялгыз түгел. «Та»га беткән бүтән сүзләр дә очраштыргалый. С. Хәким мари кызы Тарлюк турындагы шигырендә болай ди: Ярый ла күңеле Булмаса алмасар. Атнага ннгә бер Көн генә бу базар? Шагыйрьнең әйтүенчә, халык телендәге б.у сөйкемле сүзнең дә тирән мәгънәсе .бар икән. Билгеле бер карарга килә алмыйча озак икеләнеп, әйле-шәйлерәк йөрүне шулай диләр икән. Шунлыктан, 'берничә чибәргә берьюлы күз салгалап, әмма берсен дә чынлап торып сөймичә, шаяртып йөрүче яшьләрне кисәтеп халык шундый җыр да чыгарган: Алмасар булма, жанашым, Насыйп түгел яр өчен... Әгәр дә халык телендәге сүз, менә шушы мисаллардагы кебек, теге яисә бу төшенчәне эчтәлегенә тапкыр китереп нәкъ кирәгенчә әйтеп бирә икән, андыйларны әдәби телгә һич икеләнмичә кертергә кирәк. Мин монда бары берничә мисал гына китердем. Хәзерге әдәби тел бик кирәксенеп, хәтта, мин әйтер идем, юксынып көтеп алырдай, анык үсешен тизләтергә ярдәм .итәрдәй сүзләрме .халыкның җанлы теленнән бик күп табарга мөмкин. Тик алармы эзләргә, табарга, кадерен белеп гомуми максатка хезмәт иттерә белергә генә кирәк. Дәүләт премиясе лауреаты язучы Кави Нәҗми бер мәкаләсендә («Совет әдәбияты», № 5, 1951 ел) болан дип язган ,иде: — «Безгә кимендә йөз егерме’.меңнәр чамасында татар.сүзен белергә, шул запасны барлык чаралар белән тупларга кирәк». Кави Нәҗми телгә бай язучы, һәр сүзнең кадерен, матурлыгын 1һәм көчен белеп, нәкъ үз урынында кулланучы оста әдипләрнең берсе иде. Аның бу акыллы киңәшен, минемчә, хәзер дә онытырга ярамый. Бу уңайдан әдәби тел белән эш итүчеләрне: журналист, язучы, тел галиме, әдәбиятчы, тел (һәм әдәбият укытучыларын мин тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем. Бакчасы күкрәп үссен, игелекле булсын, уңышны мул бирсен өчен бакчачы нинди генә әмәлләр кулланмый! Ул аның әледәиэле туфрагын йомшарта, чүп үләннәреннән арындыра, ашламалар .куллана, зәгыйфь үсемлекләр урынына тазаларын утырта, кирәк чагыида ялгап та җибәрә, сугара, тукландыра, корткычлардан саклый. Матур әдәбиятны 'партиябез халыкны коммунизм рухында тәрбияләргә ярдәм итүче 'иң көчле идеология .коралларының берсе дип атаган икән, шул әдәбиятны бар итүче әдәби телгә дә әнә шундый кайгырту- чан хуҗа күзе белән карарга кирәк. «ГҮЗӘЛ» БАРЫ ТИК ҮЗ аң кагудан башланган бу әңгәмә хәзергә киңәш-табыш белән түгәрәкләнеп торыр шикелле. Бәлки киресенчә кирәк идедер? Ягъни чаңны, бик озакка кадәр чыңлап торырлык итеп, ахырданрак кына кагарга? Ихтимал. Чөнки телгә бәйләнешле мәсьәләләр бик җитдиләр. Билгеле, .берничә кечкенә мәкаләдә генә әллә ни әйтеп булмый. Телнең хәзерге торышы белән язучылар гына түгел, галимнәр дә, журналистлар да, тел һәм әдәбият сөючеләр дә якыннанрак торып кызыксынсалар, бик тә яхшы булыр иде. Бу мәкаләдә, бик тирәнгә кереп китмичә генә, телгә мөнәсәбәт турында берничә сүз әйтәсе килә. «Социалистик Татарстан» газетасында драматургиягә, прозага, бигрәк тә тәрҗемәгә багышланган бәхәс уңае белән әдәби телдәге кимчелекләр турында да күп язылган иде. Ул мәкаләләрдә язучыларның, журналистларның гына түгел, .бәлки каләм белән эш итүче барлык укымышлыларның игътибарын җә- .деп итәрлек бик урынлы һәм җитди УРЫНЫНДА ГЫНА ГҮЗӘЛ киңәшләр, тәкъдимнәр күп кенә әйтелде. Күрәсең, безнең культурабыз, рус әдәбиятындагы кебек, телнең сафлыгын күз карасы кебек саклау, һәр сүзнең кадерең белеп аның дөрес әйтелүенә, матур яңгыравына .ирешү, һәр сүз белән сак 'һәм оста мо- гамәлә итү дәрәҗәсенә менеп җитмәгәндер әле. Тел белән игътибарсыз, ваемсыз эш итүләр, колакны тырный, күңелне рәнҗетә торган наданлык һәм дорфалык үрнәкләре әдәбиятта булсын, төрле чыгышларда булсын, кызганычка каршы, әле- дән-әле очрап тора. Әйтәсе фикерне тирәнрәк .итеп әйтү, күренешләрне күз алдына килеп басардай гәүдәләндереп бирү, яныпкөеп, бөтен көчне куеп, бай тел, оста каләм белән ихлас күңелдән тырышып язу бар, әмма бик артык көч салмыйча, «әйдә, ярар әле...» «фәл.сәфәсе»ннән чыгып, «денем өчен түгел, көнем өчен» генә язгалап ташлау да бар. Халыкның тел байлыгына, чын художникларча, кадерле .иҗат материалы итеп карап, һәр сүзне, затлы асылташ сайлагандай, җентекләп сайлау бар, аларны иң нурлы яклаЧ 133 ры 'белән ялтырап торырлык, иң асыл мәгънәләрен балкытырлык итеп ювелир пөхтәлеге белән тезү бар, әмма шуның белән янәшә үк «тисә— тиенгә, тимәсә — куянга» дигәндәй, аннаи-мониан .гына сызгалап узу да, мең мәртәбә язылган шаблон җөмләләрне, үзеннән берни дә өстәмичә, һәм һич кыенсынмыйча мең дә беренче мәртәбә кабатлау да бар. Беренчеләрен, сәнгать әсәрен карагандагы кебек, эстетик тәм табып, рәхәтләнеп укыйсың, радиодан яисә телевидение студиясеннән тапшырганда ягымлы һәм килешле тавыш белән дөрес 1һәм үтемле итеп укысалар, шулай ук рәхәтләнеп, үзенә күрә бер канәгатьләнү хисе белән тыңлыйсың. Димәк, ан- дыйларның йогынты һәм тәрбия көче дә, һичшиксез, бүтәнчә була. Икенчеләрен укучы һәм тыңлаучы буламы икән?.. Ай-Һай. Андыйлариы, гадәттә, халык, мәҗбүр үк булмаганда, укымый да, тыңламый да. Моңа каршы бәлки: — Бөтен хикмәт талантта бит!— диючеләр дә булыр. Дөрес, талант яисә сәләтнең (шуларга мин тагын акылның да дип өстәр идем) һәр эштә хәлиткеч урын тотуы бик табигый. Әмма, минемчә, хикмәт анда ■гына да түгел. Ак төс белән карадан яки зәңгәр белән актан гына җыелган чәчәк бәйләме дә булуы мөмкин. Билгеле, андый бәйләмгә бер генә күз төшерү дә җитә, аңа бүтән карап торуның кирәге булмый. Әмма әгәр бәйләм бик күп төстәге чәчәкләрдән, анда да билгеле бер зәвык белән җыелса, шуның өстенә, чәчәкләрнең берсе икенчесе янына бер-берсенең төсләрендәге нәфис үзенчәлекләрен тагын да ача- рак төшәрдәй матур итеп тезелсә, менә ул бәйләм инде бөтенләй башка! Андый бәйләм, талантлы рәсемченең яхшы әсәре кебек, эстетик ләззәт бирә ала. Язучының яки журналистның телгә мөнәсәбәтен дә шушы чәчәк бәйләме җыючының хезмәтенә тиңләргә мөмкин. Берәүләргә бер-ике төс тә җитеп кала. Әмма намуслы художник исә моңа гына риза була алмый. Ул языла торган әсәре чын сәнгать әсәредәй бөтен ягы .белән балку дәрәҗәсенә менеп җиткәнче Һич тынычлык таба алмый. Кайбер авторлар яңа әсәрләрен редакциягә тапшыргач: — Тел ягын үзегез рәтләрсез инде...—дип әйтәләр, имеш. Ис китмәле хәл түгелмени?!. Бу бит, әйтик, тегүченең тегеләсе материяне аннан-.моннан гына кискәләп, тегеләй-болай гына күкләп китереп бирүе: — Тегүен үзегез тегәрсез инде...— диюе кебегрәк. Минемчә, андый авторлардан беркайчан да юньле язучы, яисә журналист чыкмый торгандыр. Тел — каләм белән эш итүче (һәркемнең иҗат коралы бит ул. Әгәр дә бер оста үзе эшли торган коралның нинди сыйфатлары, ниндирәк үзенчәлекләре барлыгын, ничек корылып, ничегрәк «атуын» белми, аның көченә, мөмкинлегенә, укучыга нинди йогынты ясаячагына үзе үк ышанмый икән, ул нинди оста булсын да аның эшеннән нинди мәгънә чыксын?!. Язгы чәчү өстендә «Социалистик Татарстан» газетасында Буа районының бер колхозында чәчү агрегатларына алмаш механизаторлар билгеләнми калуы, шуның нәтиҗәсендә тракторның тик торуы турында язылды. Сүз дә юк, бик вакытлы фаш ителгән ваемсызлык. Ләкин мәкаләнең авторы М. Абдуллин иптәш, шуңа йомгак ясап: — «Бу инде чыйкылдап торган хуҗасызлык», — дип әйтеп сала. Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең, диләрме? .Бу да шулайрак. Югыйсә без моңа кадәр бары тик нинди дә булса, җан иясе, мәсәлән, чәүкә яки дуңгыз балалары гына чыйкылдый ала дип белә идек. М. Абдуллин иптәш исә артык остарып китепме, әллә үзенчә бик «хәтәр» сүз әйтәм дипме, ничектер, хәтта хуҗасызлык кебек тәнсез-өнсез, димәк, җансыз бер төшенчәне дә хайван яки кош- ■кортсыман чыйкылдарга мәҗбүр иткән. Бәлки автор чыкылдап торгам дип әйтмәкче булган идедер? Ихтимал. Ләкин ул вакытта да бу сүз барыбер үз урынында булмас иде. Чөнки бу соңгысы ныклык, тазалыкны, әйбернең нәкъ үзенә генә хас аерым сыйфаты булуын белдерә (чыкылдап торган таза имән, чыкылдап торган чн каен һ. б.). Татарстан радпокомитеты Май урталарында балалар өчен балта-пы- чак кебек коралларның кайчан һәм ничек килеп чыгуы турында бер әсәр тапшырды. Борынгы кешеләр андый кораллардан ничек файдаланганнар? Әгәр моны укучы артистның сүзенә ышана калсак, борынгылар үтерелгән хайванның тиресен балта белән салдыра'торган булганнар. Адәм ышанмаслык хәл. Моннан бит ишеткән бар кеше көлә. Бик салдырыр идегез дә, үзегез беләсез, тире бит ул күлмәк тә, бүрек тә түгел. Димәк, аны берничек тә салдырып та булмый. Шуңа күрә аның телдә үз сүзе бар, халык аны тунау дип йөртә. Журналист иптәшләргә аны гына белергә кирәк иде ләбаса. Кайбер татарча тапшырулар тыңлый торгач, күңелдә нидәндер канәгатьсезлек уяна башлавын хис итәсең. Нидән икән, дип сәбәбен ачыкларга керешсәң, бик сәер бер хәлгә юлыгасың. Сөйләүче кеше, һичшиксез, татарча сөйлим дип сөйли. Хәер, ул кадәресенә синдә дә шнк тумый. Чөнки ишетеп торасың ләбаса, укыла торган әйбер татар сүзләреннән оешкан. Әмма эчтәлеге бик әһәмиятле булганлыктан, аңларга омтылып ихлас күңелдән тыңларга теләвенә карамастан, тора торгач үз телеңне үзең аңламыйбашлыйсың, яисә шыксыз, ягымсыз булып яңгырый да гайрәтне чигерә. Чөнки андый язмаларда телнең үзенчәлеген тәшкил итә торган күп төрле законнары, кагыйдәләре, тәртипләре сакланмаган, бу телнең үзенә генә хас, аны камил һәм төзек итә торган эчке кануннары тупас рәвештә бозылган була. Шуның нәтиҗәсендә аерым оер сүз генә, бер ритмик буын гына, я бер җөмлә генә түгел, хәтта бөтен әйбер берьюлы «чыктым аркылы купер»сымаи килешсез. шыксыз булып ишетелә. Шунда гына төшенәсең, бу әйбер әдәби тел белән дә, халыкның җанлы сөйләү теле белән дә түгел, бәлки әле моңарчы явыз кушаматы табылмаган ниндидер чилепешле бер ясалма телдә язылган (яисә тәрҗемә ителгән) икән. Кызганычка каршы, моның үрнәкләре хәзер шактый ук еш очрый. Менә берничә мисал. ■Авыл хуҗалыгына һәм промышленностька багышланган мәкалә һәм очеркларда гадәттә күп төрле саннар китерелә. Бик яхшы, безнең заманда ансыз мөмкин дә түгел. Әмма тыңлаучыга (яки укучыга) аңлашылсын өчен, алармы кешечә язарга, кешечә әйтә дә белергә кирәк бит. Ул як исә бездә күп вакыт бик аксый. Мәсәлән, радио тапшыруларда еш кына тизлек турында сүз барганда 6—8 яки 4—7 километр, авырлыкны белдергәндә 3—5 центнер, 13—15 центнер дип әйтәләр. һава торышы турында сүз барганда диктор, берни булмагандай, II —14 градус яки 17—20 градус җылы (яки салкын) булачак дип куя. Хәлбуки, дикторның үзеннән башка андый саннарны беркем дә болан бозып әйтми. Чөнки безнең тел өчен мондый әйтелеш бөтенләй ят, татар теленең үзенчәлеге болай әйтүне килештерми, сыйдырмый. Безнең телдә, гадәттә, бер-берсенә күрше булган саннарны тына кушып рәттән әйтәләр. Мәсәлән, 2—3, 5—6, 9— 10 диләр. Дистәләргә, йөзләргә киткәч тә шул ук канун хөкем сөрә: 20—30, 70— 80, 3—4 йөз һ. б. Әмма әгәр берәр кеше 60—80 яки 39—49 дип ычкындырса, аңа «бу кеше үзе 39 түгелме икән?» дип сәерсенеп карарлар иде. Өстә үрнәге китерелгән ялгыш әйтелешләрне, теләк булганда, төзәтүе бик ансат. Моның өчен ан- дыйларны, тел кагыйдәләре таләп иткәнчә, фәләннән фәләнгә кадәр яисә башка шундый формада әйтергә генә кирәк. Радиотапшыруларда моны әйтүчеләр тәҗрибәсез яшьләр була торгандыр, күрәсең, вәкаләт, вәкарь, фидакарь сүзләрен күп .вакытны бозып вәкъалат, вакъар, инкъар, фи- дакъар дип укыйлар. Мондый әйтелеш сумасшедший сүзең кам берәүләрнең самашушный диюләре кебек үк ямьсез ишетелә, тыңлаучыда күңелсез тәэсир калдыра. Бел- 135 •мэү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп, диләр. Миллионнарча радио тыңлаучылар каршысына бөтен республика исеменнән чыгып сүз әйтү, һичшиксез, бик җаваплы эш. /Монда инде һәр сүз үз урынында булырга һәм, һичшиксез, дөрес, матур һәм үтемле итеп әйтелергә тиеш була торгандыр. Яки менә икенче төрле бер мисал. Тәрҗемә әсәрләрдә, яисә яшьләр иҗатында еш кына укытучы сүзенең ялгыш мәгънәдә кулланылуын очратырга туры килә. Әйтик, бер хөрмәтле олы кеше турында сүз 'барганда: — Ул минем укытучым иде... Яисә: — Хөрмәтле укытучымны беркайчан да онытасым юк, — дип язалар. Игътибар беләирәк укып карасаң, •сүз монда һич укытучы турында бармый икән. Авторның укытучым дигәне берәр һөнәргә, я булмаса, фәннең, сәнгатьнең берәр төренә өйрәтүче, акыллы киңәшләр биреп, тәрбияләп, гомумән «кеше» итеп тормышка җитәкләп алып чыгучы, атасы кебек хөрмәткә лаеклы кеше, ягъни остаз—наставник булып чыга. Озак еллар заводта эшләп бай тәҗрибә туплаган һәм бик күп яшьләрне тәрбияләп чыгарган карт осталарны, инженерларны, шулай ук сәхнә, музыка осталарын яисә элек заманда яшь буынны революцион - көрәшкә чыныктырып үстергән какшамас ихтыярлы, киң карашлы, зур белемле политик эшлеклеләрне хөрмәтләп гадәттә остаз дип атыйлар иде. Карт большевиклар, мәсәлән, горурлык белән: — Ленин безнең остазыбыз иде,— дип язалар. Остаз сүзе безнең әдәбиятта һәрвакыт шул мәгънәдә йөрде. Хәзер ■инде һәркемгә аңлаешлы тулы мәгънәле һәйбәт сүзне ташлап, аның урынына укытучы сүзен генә куллану телне, күрә торып, ясалма рәвештә ярлыландыру булыр иде. Укытучы сүзебездә, минемчә, үзенең туры мәгънәсендә генә кулланылырга тиеш. Ул үз урынында бик нык утыра һәм мату.р ишетелә. Дөрес кулланмау, төрле якка тарткалап тәмам әлсерәтеп бетерү сәбәпле, соңгы елларда оөтенләи таушалып, укучы каршында абруе югалып күздән төшү дәрәҗәсенә җиткән сүзләрнең тагын берсе, минемчә, «гүзәл» сүзе. Вакытлы матбугатны күзәтә торгач, кайвакыт хәйран каласың. Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, бу сүз нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырылмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, машиналарга ремонт сыйфаты да, сыер савучыларның бармаклары да, традицияләр дә, артистлар иҗаты да, тагын әллә ниләр дә — санап бетергесез. Мисалларын китерик. — «Чөнки әледән-әле очрашып, фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып яшәү биредә гүзәл традициягә әверелгән» (Мин Шабай). — «Үзенең гүзәл иҗаты белән татар театрын үстерүдә... зур хезмәт күрсәткән талантлы артист, режиссер, нәфис сүз остасы... (Риза Ишморат). «Әсәрдә әдәби яктан бик җентекле эшләнгән бүтән образлар, әйтик, КПСС өлкә комитеты инструкторы, хәзер КПСС райкомы секретаре Иван Морозов, яшь егет Шмит, тагын бик гүзәл образларның берсе — Ифрат хатыны Тәнзилә, фәнни работник Ибрай Сабитович, МТСның баш зоотехнигы Шәйхи Хәйруллин һәм башкалар бар» (Галим Рябков). Менә бу мисалларда һич бүтәнне түгел, нәкъ гүзәл сүзен генә куллануның шулкадәр үк котылгысыз кирәклеге бар идеме икән? Иҗат белән традиция янында гүзәл сүзе боларның мәгънәсен тагын да көчәйтүче иң зарури һәм бердәнбер урынлы әйтелә торган сүз түгел, бәлки төптә бизәкләү өчен генә килеп ябышкан купшы сүз генә булып кала түгелме соң? Минемчә, шулай. Гүзәл — матур сүз бит, шуның өсте- нә бик «культурный да», әйдә, матурлый бирсен, янәсе... Әмма традиция янында, миңа калса, яхшы, һәйбәт, кирәкле, файдалы һ. б. шундый сүзләр, һичшиксез, эшлеклерәк тә, көчлерәк тә яңгыраган булыр иде. Сүзнең көче иксез-чиксез. Сүз үте- рә дә ала, терелтә дә ала, диләр. Ләкин кайчан? Кайда? Нинди шартларда? Фәкать үз урынында .булса гына! Бөтен хикмәт тә шунда. Жирдо күпме гүзәллек бар. Күпме жыр һәм күпме дан, — һәммәсен дә, һәммәсен дә Эш кешесе тудырган. (Зыя Мансур. «Эш кешесе»). Беренче карашта «гүзәл» монда үз мәгънәсенә байтак ук якынлаша төшкән дияргә була. Әмма менә монда инде аның нәкъ үз урыны, бу очракта 'һичбер башка сүзне куеп булмый, дип әйтергә мөмкинме? Юк, алай дип кистереп әйтү мөмкин түгел. Бердән, бу урында «гүзәл»гә бик артык гомуми, ул күтәрә алмаслык һәм гомумән берничек тә җыеп ала алмастай таркау бурыч йөкләтелгән. Икенче яктан, бу сүз монда шигырьнең эчтәлеген тарайта. Чөнки «эш кешесе» бит бары гүзәллекне генә, жыр һәм данны гына тудырып калмаган, һич алай түгел. Ул иң башта, иң күп көч салып һәм ■барыннан да элек гүзәллек, жыр һәм данның үзләрен тудыручы төп нигезне, аларның төп чыганакларын тудырган. Димәк, шулай булгач, «гүзәл» сүзе монда да әлеге теге матурлыгы белән мәҗлесне ямьләндерсен өчен генә чакырылган чибәр туташ шикелле, үзенә күрә бер тәти бизәк йомышын гына үтәүче булып калды. Хәзер инде телнең бөек осталары беләк киңәш итешеп карыйк. Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби, Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. (Г. Тукай. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре».) Нинди бөеклек, нинди мәһабәт һәм чиксез манзара! Менә .күрәсез, бу инде бөтенләй башка. Менә кайчан максатка ирештек. Гүзәл сүзе монда нәкъ үзенә хас моңын (көен) тапкан яхшы жыр тексты кебек, үзеннән-үзе «җырлап» тора, алай •гына да түгел, муенсадагы затлы асылташ төсле, бөтен җөмләне нурландырып, балкытып тора. Чөнки Г. Тукай гүзәл сүзен нәкъ үзенең ■асыл мәгънәсендә кулланган, нәкъ үз урынына куйган. Шуның өстенә, бу сүз монда табигатьнең иң матур һәм мәһабәт күренешенең тиңсез бөеклеге фонында бирелгәнлектән, татар халкының чын коммунист рухлы батыр улы Хөсәен Ямашев та үзенең иң .яхшы кешелек сыйфатлары белән боек кеше булып күз алдына килеп баса. Безнең әдәбиятның .мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс нурларыннан менә тагын берсе: Тәнкәең ак, түшкәйләрең киң яраткан, Биткәенең иң очында миң яраткан, Саклар өчен зифа буен яман күздән, Чәчкәйләрен аяк белән тия яраткан! (Дәрдмәнд. «Рәсем».) Шушы дүрт юлны укыйсың да хәйран каласың: без куллана торган гади сүзләр генә түгелдер болар, ниндидер сихри көчкә ия булган тылсымлы сүзләрдер кебек тоела башлый. Күрәсез, бу шигырьдә безне кызыксындырган сүз үзе бөтенләй юк. Әмма шуңа карамастан, асылда бу дүрт юлның эчтәлеге гүзәллеккә багышланган. Хәтта бу шигырь үзенең тышкы ягы, язылышы, ягъни формасы белән дә әдәбиятта гүзәллек үрнәге булып саналырга хаклы дияр идем. Гүзәл — матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Иптәшләренә караганда «гүзәл» үзе берникадәр- аристократрак «табигатьле», нәзберегрәк «холыклы» булу сәбәпле ул матурлыкның иң югарыгы дәрәҗәсе, иң нечкәсе, иң нәфисе һәм камиле белән генә эш итә. 'Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина һ. -б. дип әйту мөмкин түгел. Әгәр инде бу сүз кешенең төсе-битенә карата кулланыла икән, ул кеше чиктән тыш матур, тиңсез соклангыч матур .булырга тиеш. Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың. Матурларның матурыннан матурсың. (Г. Тукай) Күрәсез, Тукай да башта ук гүзәлсең дип раслап куя. Аннан соң инде ул төшенчәне тагын да көчәйтә төшә, шул бер уңайдан аңлатып: та бирә: гүзәл дигәне матурларның матурыннан да матуррак икән. Бу урында Ш. С. Ханбикова ханымның зур пөхтәлек (белән, :сөеп эшләнгән һәм бик вакытлы чыгарылган «Синонимнар сүзлеге»III исемле яхшы китабын телгә алып, теләк рәвешендә берничә сүз әйтәсе килә. Бу китапта матур, гүзәл, чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис, нәзакәтле сүзләре китерелә дә, «нәфис һәм нәзакәтле матурлыкның иң югары дәрәҗәсен бирәләр» диелә. Мин бу соңгы фикергә кушылмас идем. Минемчә, өстә әйткәнчә, матурлыкның иң югарыгы дәрәҗәсен гүзәл сүзе бирә. Миңа калса, нәфис белән нәзакәт сүзләренең икесенең дә фәкать аларның үзләренә генә хас тагын аерым мәгънәләре бар. Сокланырлык гүзәл йөз, күзеңнең явын алырлык гүзәл төс, гүзәл рәсем, гүзәллек мәгънәсендә кулланганда бу сүз нәкъ үз урынында булыр иде шикелле. Күрәсең, гүзәлнең мәгънәсе русча прекрасное сүзе бирә торган мәгънәгә бик якын тора .булса кирәк. Әмма рус телендә бу сүз төп үз урынында гына түгел, бәлки хәтсез киң мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, руста аны һава торышын, кәефнең, сәламәтлекнең, хәл-әхвалнең ничеклеген, әйберләрнең торышын һ. б. аңлатучы сүзләргә сыйфат рәвешендә куллану мөмкин. Бездә шсә, өстә әйтелгәнчә, аның кулланылыш мәйданы алай ук киң түгел. Үз урынында булмаса, ул бездә бик ясалма килеп чыга. Тел •— башта әйткәнемчә, халыкның өзлексез байый һәм иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә һаман үзгәрә, яңара торган чиксез ■бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларыи, моңнарын, сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен, интим хисләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә — йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аңлатып бирә. Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз- тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул бер ук вакытта халыкка да,, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз. Әгәр Габдулла Тукайның кайбер шигырьләре, барыннан да бигрәк «Туган тел», «Туган җиремә» кебекләре, халыкка һәм күп халыкларны берләштергән уртак туган илгә мәхәббәт гимны булып яңгырый икән, шагыйрь туган телнең әнә шул бөек көчен бик тирән аңлаган, аның халыкка һәм туган иленә мәхәббәте чиксез көчле булган дигән сүз. Тел турында әйтәсе . кайбер фикерләремне хәзергә түгәрәкләп тормакчы булам. Әгәр минем бу язганнарым яшь журналист, яшь язучыларга һәм бүтән иптәшләргә әдәби телнең кайбер якларың азмы-күпметирәнрәк аңларга ярдәм итә алса, ■мин -бик шат булачакмын.