Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫР КӨННӘРДӘ

Соңгы көннәрдә мин бераз кәефсезләнеп торам. Нәрсә бу? Картлыкның шулап итеп әкрен генә, сиздерми генә якынлашып килүеме, мине бөгеп алырга, үзенең мәрхәмәтсез канунына буйсындырырга теләвеме, әллә инде язгы һаваның кинәт бозылып китүе, салкынаюы аркасында яраларымның яңадан сызлый башлавымы? Нәрсә генә булмасын, менә атна-ун көн инде, сул аягым белән билем сыкрап, сызлаштыргалап тора, мине я кроватька, я диванга чакыра, җылырак киенеп, төренеп утырырга куша. Дөрес, моның белән генә сызлануларым әллә ни кимеми, шулай да төренеп утыргач,, күңелем бераз тынычлана, әрнүләрем басыла төшкәнсыман була. Менә шундый сәгатьләрнең берендә телефон шалтырады. Оныгым, дәрес әзерләвен ташлап, телефон янына йөгереп барды, трубканы алды, күзләрен зур итеп ачып, тыңлап торганнан соң, миңа карап, яңгыравык тавыш белән әйтте: — Баба, сине горкомнан! Гәрчә мин элек партия эшендә булмасам да, соңгы вакытларда, бигрәк тә пенсиягә чыккач, партиянең шәһәр комитеты миңа төрле җәмәгать эшләре тапшыра, мин аларны кулымнан килгәнчә тырышып, яратып эшлим. Бу эш миңа, элеккеге хезмәт коллективыннан бераз читтә торган, даими эштән бушап калган кешегә рухи көч бирә, күңелемне күтәрә. Ләкин (бүген мин нинди генә эш кушсалар да, авыру сәбәпле, эшли аямаячагымны әйтергә әзер булып, сызлануымнан бераз чалшая төшеп, телефон янына бардым. Телефон трубкасын колагыма куйгач ук минем белән сөйләшүче кешенең әлеге, миңа җәмәгать эшләре бирүче иптәш икәнлеген белдем. Бу юлы ул миңа районга чыгарга, ниндидер бер персональный эшне ачыклау өчен кайбер материаллар алыш кайтырга тәкъдим итте. — Юк, туганкай, беркая да бара алмыйм, — дидем мин аңа. — Сызламаган, авыртмаган җирем юк... һаваның бозылуы тәэсир итә булса кирәк. Күрәсез, көннәр нинди салкын, яңгырлы... Шулай да әйтегез әле, кая барырга иде соң?.. Шомыртбашы авылына? Кайда ул?.. Юк,, юк, анда хәтле барырга врачлар да, карчык та рөхсәт итми... Танышым борчуы өчен гафу үтенде һәм, тизрәк сәламәтләнүемне теләп, телефон трубкасын куйды. Мин яңадан урыныма барып утырдым. Ләкин күңелем нигәдер шәһәр комитетында, әлеге иптәш янында иде. Шуның белән бергә мин, партиянең бу йомышыннан баш тартканга булса кирәк, үземне эшкә яракС 93 ■сыз хәлгә килгән, бөтенләй читкә ташланган кеше кебек хис итеп, моңаеп, боегып калдым. Йөрәгемне нәрсәдер әрнеттереп, чеметеп алды. Картлык шушы микәнни? Шулай киләме икәнни ул? Бераздан күңелемә икенче уйлар килә башлады: «Шомыртбашы?.. Нинди авыл соң ул? Ничектер таныш кебек?.. Нәрсәнедер, кемнедер хәтерләтә...» Ләкин нәрсәне хәтерләтүен, кемне хәтерләтүен һич тә исемә төшерә алмадым. Ахырда карчыгымны чакырдым. Ул кухняда иде. Юеш кулларын алъяпкычы белән сөртә-сөртә кереп, минем янга диванга утырды, яулыгы астыннан бераз чәбәләнеп чыгып торган чәчләрен рәтләде, итәкләрен сыпырып алды һәм, тыңларга ә.зер икәнлеген белдереп, тынып калды. —Мина Кама буендагы бер авылга командировкага барырга тәкъдим итәләр, — дидем мин, ләкин карчыгым пошынып шунда ук сүземне бүлдерде: — Ничек инде ул?!. Авырып торган килеш! — Борчылма, карчык, әйтеп кенә карадылар. Бармыйм. —Барырга соң! Күрмисеңмени көннәрен? Ник бер кояш әсәре булсын! Карчыгымны тынычландырырга тырыштым. — Сүз бару турында түгел. Анысы хәл ителде. Мин синнән менә нәрсә турында сорамакчы булам. Шомыртбашы авылын белмисеңме син? — Юк, — диде карчык,—'белмим. Ишеткәнем юк... Хәер, тукта әле, ничектер ишеткән дә кебек... Белмим тагы. Без икебез дә, нәрсәсе беләндер безгә 'бераз танышсыман булган бу авылны исебезгә төшерергә тырышып, тын калып, уйланып утырдык. Ләкин бертөрле ачык фикергә килә алмадык. Картлыкмы бу, кеше хәтеренең шулай таркалуымы, зәгыйфьләнүеме, әллә, булмаса, бу исем шомыртны, шомырт чәчәкләрен искә төшергәнгә генә шулай таныш тоеламы? Бик ихтимал, чөнки без икебез дә шомырт чәчәкләрен яратабыз. Хәтта шомырт агачлары бакчада, тәрәзәбез каршында үсеп утыра. Яз көннәрендә, май аенда, тәрәзәне ачкан вакытларда чәчәкләре бүлмәгә бәреп керә, хуш исе белән 'бөтен өйне тутыра. Карчыгым чыгып китте. Мин уйланып диванда утырган хәлдә калдым. Берничә минуттан карчыгым елмаеп, соргылт күзләрен чаткыландырып, яңадан килеп керде. — Әй картым, картым, хәтерең ертык иләк кебек икән! — диде. —• Оныткансың бит. Исеңдәме, кырык икенче елны, яраланып кайткач, колхозга уракка барган идегез. Тик шунда гына бу авыл күңелемә кылт итеп килеп төште. «Алсу таң» колхозы бит ул. Мин аны колхоз исеме белән генә хәтеремә төшерә идем. Аннары нигә ул Кама буенда булсын? Камадан әллә кайда еракта бит. Мин урынымнан тордым. Шунда ук телефон янына барып, партиянең шәһәр комитетына шалтыраттым. Трубканы әлеге иптәш алды. — Көннәр җылынганчы көтәргә мөмкинме? — дидем мин аңа. — Әгәр мөмкин икән, бик ашыгыч түгел икән, зинһар, ул авылга мине җибәрегез. — һәм мин, канәгатьләнеп, трубканы куйдым. Карчыгым миңа гаҗәпләнеп, аптырап карап тора иде. Мин аңа аңлатып бирдем. Хәер, аңлатып торуның кирәге дә юк иде. Төшенә иде ул. Шомыртбашы авылымда минем, бер хатын янына барып, аңа башымны иясем, әгәр авыл әдәплелеге сыйдырса, аның кулын үбәсем бар иде. Ни өчен? Ни өчен икәнен миңа үз тәртибе белән ашыкмый гына сөйләп бирергә рөхсәт итегез. 94 ...1942 елның җәендә мин фронттан яраланып кайттым. Яраларым' төзәлгәнче, бераз рәтләнгәнче дип, мине хәрби хезмәттән берничә айга азат иттеләр. Атна-ун көн ял иткәннән соң бер артельгә вакытлыча хезмәткә кереп тордым, ләкин рәтләп эшли алмадым. Директор, әллә' инде миннән котылырга теләде, әллә болан гына, мине бер төркем кешеләр белән колхозга, урып-җыю кампаниясенә җибәрде. — Бар, хәлеңнән килгәнчә эшләрсең, — диде. — Аида сөте, катыгы дигәндәй, әллә ни агыл тормаса да, бераз эләгер. Хәл алырсың, көч җыярсың, — диде. Карышып тормадым. Киттем. Бераз көчең бар икән, кыймылдый аласың икән, кайда булса да эшләргә кирәк. Сугыш фронтта гына түгел, монда да. Каты сугыш. Кансыз сугыш, бөтен егәрлекне, бөтен көчеңне таләп итә торган сугыш. Армиягә икмәк әзерләргә кирәк. Колхозларга булышырга, үскән, өлгергән ашлыкны чәчмп-түкмн җыеп алырга кирәк. Ай, бу җыеп алу дигән сүз! Бу сүзнең мәгънәсен мин, колхозга барып, җиң сызганып эшли башлагач кына аңладым. Аңладым дип әйтү дөрес булып бетмәс. Төшенә башладым. «Алсу таң» колхозы председателе Гарифуллин — күзенә кайчандыр ак төшкән, шуның аркасында сугышка китми калган, 45—50 яшьләрендәге кеше — безне бик күңелсез каршы алды. Миң аның чыраена күз төшерү белән үк сиздем: 'без килгәнгә шатланмый иде ул, ә, киресенчә, борчыла иде. «Сезне ашатырга кирәк бит. Ашатуын ашатырбыз, әмма эшләрсезме икән?» — дип уйлый иде ул. Чөнки миләш капкан чырайлы бу кешенең безнең турыда шуннан да яхшы фикердә булуы мөмкин түгел иде. Аннары мин тагын бернәрсәне ачык төшендем: колхозның хәле авыр, хәтта бик авыр; игеннәре урылып бетмәгән, коела, урылганның барысы да сугылмаган, сугылган кадәресен кабул итү пунктына ташып өлгертә алмыйлар; атлар җитми һәм, барыңнан да бигрәк, ватып-җнмер- теп эшләүче кешеләр юк. һәр эштә хатын-кыз, карт-карчык, бала-чагалар гына. Без үзебезнең кыяфәтебез, кием-салымнарыбыз белән әллә ни эш кешеләре булып күренмәдек булса кирәк. Шулай да председатель безне колхоздагы өч бригадага тигезләп бүлде. Унар кеше туры килдек. Мине шул ун кешенең өлкәне итеп билгеләделәр. Безнең төркемдә миннән башка тагын ике ир кеше бар иде. Калганнары — хатын-кыз. Ирләрнең берсе акрын, авыр хәрәкәтле, саран сүзле, шактый калын тавышлы Мөхәммәтша абзый. Миннән берничә яшь олы булганга, мин аны абзый дип атарга гадәтләнеп киттем. Яшермим, аны күрү белән үк кул селтәдем. Юк, бу кеше эшли торган түгел. Игелек күрсәтмәс. Ә менә икенчесе, безгә ‘караганда шактый яше, Гафият исемлесе, ярыйсы тәэсир калдырды. Әгәр сүзенә ышансаң, тау-таш- ларны актарырга әзер тора, тик авыз тутырып ашатсыннар гына, ашатсалар, барысын да эшләячәк. Эшләр кебек, беләкләре җилле күренә. Менә шундый төркем белән, алдан ук әйтеп куйыйм, миңа бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән иртәгесен эшкә’ керештек. Керештек түгел, булачак ындыр табагы тирәсендә көнозын әйләнгәләп йөрдек: камылдан чистарттык, кырдык, тигезләдек, дыңгычлап таптадык, себердек, кыскасы, сугу урыны әзерләдек. Кич белән председатель килде, эшебезне күреп, башын чайкап торды. by минутта миңа ул авызына миләш кенә түгел, ачуташ та капкандыр кебек тоелды. Шуның нәтиҗәсе булса кирәк, иртәгесен безгә ярдәмгә бер карт белән берничә хатын-кыз бирде. Командамны мин шунда ук карт ихтыярына тапшырдым. Әйдә, ул башлык булсын, күр- 95 сәтсен, өйрәтсен. Ә үзем, аксый-аксый, башкалар белән беррәттән эшләргә булдым. Председателебез, гәрчә миләш капкан кеше булса да, шактый өлгерләрдән икән. Сугу машинасын, аңа кирәк булган басмаларны, сәкене, җилгәргечне һәм тракторны әлеге без әзерләгән ындыр табагына төн белән китереп урнаштырган. Безгә көлтә ташырга да суга башларга гына калган. Мондый авыр елда МТСтан трактор китертә алу зур батырлык иде. Күрәсең, председателебез төшеп калганнардан түгел. Шуңа күрә минем аңа булган карашым бераз үзгәреп, җылынып китте. Гафиятне барабанга куйдылар, ә мин аның янында урак белән көлтә бавы кисеп торырга тиеш. Башкалар миңа астан һәм яннан көлтә биреп торачаклар. Дөрес, көлтә бавы кисеп тору ирләр эше түгел. Шулай да бу эшкә мине куярга кирәк таптылар. Чөнки миңа әле җәрәхәтле аягым белән күп йөрергә һәм авыр күтәрергә ярамый иде. Менә көлтәләрне китереп аудардылар. Трактор, грипп белән авыручы картсымаи, бераз төчкергәләп, пошкыргалап торганнан соң гөрләргә, шауларга кереште. Шкивларга тоташтырылган каеш зырылдый башлады. Күптән тешләрен ыржайтып, тынып торган барабан да, ашарга сорагандай, хәрәкәткә килде. Беренче көлтәләр аның тамагына кереп югалдылар. Гафият чыннан да җилле егетләрдән булып чыкты. Эшне ти?, үзләштерде. Мин әзерләгән көлтәне, җитез генә шудыртып, тартып ала да башы 'белән барабанга тыга, ләкин ул аны, тиз генә бирергә теләмичә, бераз буташтыргалап тора, аннары җибәрә һәм шунда ук кулларын икенче көлтәгә суза. һавада тузан, кибәк болыты. Аста машинадан атылып, өерелеп чыгып торган салам һәм алтын арыш. Анда, шул ук тузан, кибәк болыты арасында, хатын-кызлар кайнаша. Аларның кайберләре яулыкларын күзләренә хәтле төшереп бәйләгәннәр дә кулларындагы агач сәнәкләре белән саламны кагып, селкеп, түшәктәй күпертеп, бер читкә алып ыргыталар, ә кайберләре, көшел агымын көрәкләр, тырмалар белән җилгәргечкә таба этәләр, шудыралар. Җилгәргеч янында олаулар тора. Алар тирәсендә яшүсмер малайлар, кызлар. Чистартылган ашлыкны алар еракка, Кама буена алып китәләр... Без һәр көнне иртәдән алып кичкә кадәр шулай эшлибез. Кояш белән чыгабыз, кояш белән китәбез... Бер читтә, күл буендагы ялгыз өянке төбендә, безнең өчен аш пешә. Көлтәләр бирелми торган минутларда мин аңа күз төшергәләп алам. Гәрчә ул бездән шактый еракта булса да, мин иске калайлардан ук маштырып ясалган кухняны, аның морҗасыннан сыек кына сузылып чыккан зәңгәрсу төтенне ачык күрәм. Хәтта кайвакытларда (яшермим, өзелеп ашыйсы килгән минутларда) кайнар аш исе борыныма килеп бәрелгәнсыман була, авыз суларым килә. Ашны безгә Вәсимә исемле озын буйлы, кара тутлы бер хатын пешерә. Утыз-утыз биш яшьләр чамасындагы бу хатын узган ел, әлеге без эшли торган машинада арыш суккан чакта, барабанга кыстырып, сул кулын имгәткән, шуннан гарипләнеп калган, хәзер авыр эшкә ярамый. Шуңа күрә аны аш пешерергә куйганнар. Ул безне һәркөнне төш вакытында ачык чырай белән каршы ала. эшебезне, хәлебезне сораша, ягымлы сүзләре белән күңелебезне табарга тырыша. Без, өянке күләгәсендәге җәймә янына тезелешеп утырып, ул сосып китергән токмач шулпасын ашыгып-ашыгып ашыйбыз. Дөрес, аш тәмлеләрдән түгел: итсез, майсыз. Ләкин хатынның табын уртасында һәр көнне катыгы була. Теләгән кешеләр катык катып ашыйлар. Бу катыкның без Вәсимәнең үз нәүрәбеннән килгәнен беләбез һәм шуңа күрә, катыкка сузылган саен диярлек, күңелебездән аңа рәхмәтебезне әйтәбез. „ . Сагышлы, моңсу карашлы хатым иде ул. Дөрес, хәзер бөтен кеше сагышлы, бөтен кешенең күңелендә, йөрәгендә искиткеч зур кайгы, борчылу ята. С\тыштагы якыннары, алариың язмышлары өчен дә, ил өчен дә', аның бүгенге хәле һәм киләчәге өчен дә борчыла 'кеше. Әмма бу хатынның сагышы, моңы мичектер башкачарак, көчлерәк шикелле тоела иде миңа. Чөнки аның сагышы йөзенә, күзләренә чыккан иде. Чоны аның бөтен торышыннан, хәрәкәтеннән, хәтта аяк атлавыннан да сизеп була иде. Ләкин, ул, шуңа карамастан, сыгылып төшмәгән, бөгелмәгән, ә, киресенчә, йөрәгендәге авыр кайгы белән көрәшә, аны сиздермәскә тели, кешеләргә ачык йөз күрсәтергә, ал арның хәлләренә керергә, ничек тә тормышларын җиңеләйтергә тырыша. Шулай да ул боларны тирән сагышлы хәлдә эшли. Бу сагыш аның эшен, кешеләргә булган мөнәсәбәтен, хәтта үзен дә ничектер матурлый, нәфисли һәм шигъри бер төскә кертә иде. Менә шул хатын кан минутларда безнең янга табынга килеп утыра, зур карасу күзләре белән безгә, кашыкларыбызның йөрешенә ка- раштыргалап ала. Көнозын авыр эш эшләгән кешеләргә бу ашның җитмәвен, безнең туймавыбызны, табын яныннан ярым ач торып китүебезне белә һәм моның өчен үзен ничектер гаепле сизә. Бер тапкыр без аның бу турыда председатель белән әйткәләшеп алганын да ишеттек, ләкин председательне берничек тә җиңәрлек түгел иде. Аш өчен ул бәрәңге белән арыш оныннан башка бернәрсә дә бирергә теләми иде. Мин дә, иптәшләрнең кушуы буенча, председатель белән бер-пке тапкыр сөйләшеп карадым, ләкин файдасы булмады. — Теләсә н-ишләгез, шуннан артык бернәрсә дә бирә алмыйм, — диде ул, кырт кисеп. — Сез аңларга тиеш: бөтен итне, бөтен сөтне граммына чаклы дәүләткә биреп барабыз. Армиягә кирәк, фронтка кирәк. Председательне дә хаксыз дип әйтеп булмый. Хәзер беренче чиратта фронт интересы, дошманны җиңү интересы. Бөтен нәрсә фронт өчен: Шуннан соң без бу мәсьәләне башка кузгатмаска булдык һәм кулыбыздан килгәнчә тырышып эшләвебездә дәвам иттек. Шулай да кайберәүләр сүзләрендә тормадылар, мыгырдангалап йөрделәр, ике атналап эшләгәннән соң чынлап тавыш куптара башладылар. Барыннан да бигрәк Гафият дулады. Гафият безгә беренче көннәрдә тырыш, эшлекле кеше булып тоелган иде, аңа шактый өмет баглаган идек. Ләкин ул гаҗәп чуар холыклы кеше булып чыкты. Кай көннәрдә ул эшкә бик кызып, җиң сызганып керешә, ашыга, шаулый, кычкыра. Аның тавышына, кешеләрне өндәвенә караганда, тауташларны җимерер дип уйларсың. Шулай ул берничә сәгать дәвам итә, эшли, тырыша, аннары кинәт, чыгымчы ат кебек, тәртәгә тибә башлый, аңа я тегесе, я бусы ярамый, һәм, нәтиҗә- Ди, мин аксак аягым белән аның урынына барып басам, ә ул, кибән янына китеп, сәгатьләр буенча сузылып ята. Аны аннан бернәрсә белән дә. үгет белән дә, орышып та, оялтып та кузгатып булмый. Көе килгәнче ята. 1ик шуннан соң гына ул, урыныннан кузгалып, сәер елмаеп, безнең янга килә, кулына я сәнәк, я көрәк ала һәм ашыкмый гына эшләргә тотына. Нигә алай елмая ул? Кемнән көлә — бездәнме, үзеңнәнме. Аның елмаюына, бераз кыйшайган һәм тартышкалап алган яңакларына карап, кемнән көлүен аңлап булмый, һәрхәлдә ул үземнән узе- иең сәер гадәтеннән көлми торгандыр. Без кул селтәгән Мөхәммәтша абзый исә бөтенләй аның киресе булып чыкты. Ул бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы, көндезге аш вакытыннан башка бер минут та туктап тормыйча, хәтта беркем белән 7. ,С. Ә.* № 7. 97 сөйләшмичә, тырыш кырмыскадай эшли, өзлексез хәрәкәтләнә. Җентекләбрәк карасаң, чыннан да тау-таш актара. Безгә караганда эшкә ул беркадәр иртәрәк чыга. Без ындыр табагы янына барып җиткәндә инде ул, үзенең ике аты белән ике олау көлтә төяп килеп, алармы машина янына аударган һәм яңадан китеп барган була. Бераздан ул тагын әйләнеп кайта, олавың машина янына ук китереп туктата һәм атын, башыннан тотып, текә генә бора. Аннары, арткы күчәр башыннан ике кулы белән тотып, олауны ансат кына әйләндереп сала һәм, кулындагы дилбегәсен кагып җибәреп, арбасын көлтәләр астыннан тарттырып чыгара. Моны ул шундый ансат, шундый җиңел эшли, әйтерсең, ул гомер буе менә шулай көлтә ташыган да олауларын, Алып батырларча әйләндереп, аударып торган. Берничә көй эшләгәннән соң ул, председатель белән сөйләшеп, көлтә ташучы атларның барысын да үз карамагына алды. Олауларның һәркайсына берәр малай утыртты. Үзе, бер яшүсмер белән, басудан көлтә төяп кенә җибәрә башлады. Малайлар, көлтәләре өстенә утырып, җырлый-җырлый кайталар да олауларын мондагы кешеләр белән аударганнан соң, арбаларына аягүрә менеп басалар һәм, дилбегәләрен баш очында болгап, атларын куакуа Мөхәммәтша абзыйлары янына ашыгалар. Бер ат китеп өлгерми, аның урынына икенчесе кайтып җитә. Олаулар агылып кына торалар. Беренче көннәрдә без, көлтә җитмәгәнлектән, еш кына эшебездән туктап тора идек. Машинаның тынып калганын күргәч, ындырдагы бөтен кеше ялга утыра, хәтта көлтә ташучы кайбер малайлар да арбаларына сузылып яталар иде. Хәзер бу тәртипне урнаштыргач, ындыр табагында көлтәләр тау шикелле өелеп тора башлады. Көлтәләрнең күплеге безне дә ашыктыра, тырышыбрак эшләргә мәҗбүр итә. Мөхәммәтша абзыйның болай эшләве председательгә бик ошады, хәтта ул, гаҗәпсенеп, башың чайкап торды: — Кара әле, ничек соң без моны элек шулай эшләмәдек икән? — диде һәм Мөхәммәтша абзыйны мактап алды. Абзыебызның башка эшләргә дә кулы бик ята торган булып чыкты. Мәсәлән, арба ватылса-нитсә, әгәр ул зур ватылу булмаса, Мөхәммәтша абзый ял сәгатьләрендә, кулына балта белән пычкы алып, аны шунда ук төзәтә, каяндыр, кемнеңдер килеп төзәтүен көтеп тормый (ул елны нигәдер колхозның арбалары еш ватыла, аеруча чәкүшкәләр бик югала иде). Кыскасы, бу кеше бер генә минут та тик тормый, нәрсәдер эшли, нәрсәдер төзәтә һәм кемгәдер булыша иде. Гафият белән Мөхәммәтша абзыйның ничек эшләвен күргәннән соң мин кешене бик тиз танып булмавына тагың бер кат ышандым. Болар эштә генә түгел, ашаганда да бер-берсенә охшамый торган кешеләр булып чыктылар. Мөхәммәтша абзый табын янына да, гадәтенчә, ашыкмый гына килеп утыра, тимер кашыкны кулына алып, ашның ләззәтен, тәмен белеп, авызын бераз чапылдата төшеп ашый, ашап бетергәч, шулай ук ашыкмый гына кашыгын ялый, табагы эченә куя һәм, аш пешерүче хатынга рәхмәт әйтеп, аның ашын мактап, урыныннан тора. Хатын, аның мактау сүзләрен ишетеп, уңайсызлана һәм кызара. — Әй Мөхәммәтша абзый, җанкисәгем, әйбере булса, пешерә белер идем мин, — ди һәм тирән көрсенеп куя. — Әйбере юк шул, әйбере. Колхозыбыз бик авыр хәлдә. Сугышка хәтле болай түгел иде ул. Бөтен тирә-якта беренче иде. — Юк, килен, — ди аңа каршы Мөхәммәтша абзый, — әйбере булгач, аны юләр дә пешерә белә. Юктан менә шулай пешерә белергә кирәк. !>8 Без тукталып, алариың сүзләренә колак салабыз, -икесенең дә моны чын күңелдән әйтүенә ышанабыз. Гаҗәп, бу сүзләрне ишеткәннән соц безгә әле генә ашаган аш чыннан да тәмле, ләззәтле булып тоела, без дә хатынга рәхмәтебезне әйтәбез. Гафияткә килсәк, ул — икенче гадәтле кеше. Табын янына да ул, ашыгып, аннан-моннан юынып килеп утыра, табакның иң зурысын санлап ала һәм ашын кашыгы белән болгатырга, андагы әйберләрне барларга керешә. Аннары кабып карый да, чыраен сытып, мәсхәрәле елмая һәм мыгырданып ала: — Тагын итсез! Тагын клейстер! Без аңа карамаска тырышабыз. Карасак, ашыйсыбыз -килми. Менә шул кеше беркөнне, төсем бозып, сәер елмаеп, алдындагы ашын кашыгы белән болгатып торды-торды да, явыз сүгенеп, колхозны хурлап һәм Вәсимәгә дә бер-ике начар сүз әйтеп, калай табакны ашы. кашыгы-ние белән бер читкә, үлән арасына, ыргытты һәм шунда VK кызып, нервланып урыныннан сикереп торды: — Юк, мондый болтушка белән тора алмыйм мин, эшли алмыйм! — диде. — Нәрсә бу?! Ашмы бу? Әллә дуңгызларга бирә торган болганчык СУМЫ? Ипи дигәннәре ипи түгел, ниндидер тачка камыр. Бер карасаң, беләү төсле, икенче карасаң, чорт знает, әллә нәрсә? Юк, мин бо- лай тора алмыйм. Вакытыннан элек тончыгасым килми! — Шул сүзләр белән ул табыннан ике порция чамасы ипине йомарлап алды. Аны да бер читкә, ашы янына ыргыта дип уйлаган идек, юк, ыргытмады, икесен ике кесәсенә тыкты. ?Лин, тавышны зурга җибәрмәскә теләп, Гафиятне тынычландырырга тырыштым: —Тукта әле, Гафият, нигә болай чәбәләнәсең? Без дә шуны ашыйбыз ич, —дидем. — Әле беребезнең дә үлгәне юк. — Теләгән кешеләр ашасыннар, эшләсеннәр! — диде ул, кычкырып һәм бүртенеп. — Әмма мин моны ашый алмыйм. Беләсең килсә, мин диетада торырга тиеш кеше. Диетада! Мин аптырап калдым. Чөнки мин бу кешенең ашказаны күгәргән кадакларны да эшкәртерлек таза икәнен сизә идем. Нәрсә генә ашамасын, берсеннән дә зарланмый, уфтанмый иде. Шулай да мин ана йомшак кына әйттем: — Кара әле, дускай, утыр әле. Менә председатель белән тагын сөйләшеп карарбыз. Бәлки, бераз рәтләр. Маен дигәндәй, итен дигәндәй бпргәләр. Юк, сүзем тәэсир итмәде, хәтта ул аны колагына да элмәде. Ә, киресенчә, ямьшәеп -беткән кепкасын башына элеп, сырмасын иңенә гамьсез генә салды да авылга таба җәһәт-җәһәт атлап китеп барды, артына әйләнеп тә карамады. Бу хәлне барыннан да бигрәк Вәсимә күңеленә авыр алды. Мин аңа күтәрелеп караганда, ул үзенең -кухнясы янында, сагышлы күзләрен зур итеп ачып, тынып, катып калган иде. Бераздан ул әрнүле, кызганыч тавыш белән кычкырып җибәрде. Нигә хурлый ул колхозны?! Нигә сүгә?! Бу каһәр суккан сугыш чыкмаса, ирләребез фронтка китмәсә, шулай ким-хур булыр идекмени без, — диде. Мин аны кычкырып елап җибәрер дип көткән идем. Еламады. Бары чырае гына каралды. Мөхәммәтша абзый урыныннан торды, -кашыгын тоткан килеш аның янына барды: килен -борчылма, аңа карама,— диде үзенең калын, салмак тавышы белән. —Ипи кадерен белми торган нәрсә ул. Төкер син аңа Урынына якадан килеп утыргач, ул, үз-үзенэ әйткәндәй, авыз эченнән мөңрәп куйды: н 7* 99 — Кеше фронтта кан коя. Ә ул... ашаган азыгы тамагына аркылы килгере... Мин Гафият артыннан бармадым, аны кире кайтырга өндәмәдем, үгетләмәдем. Чөнки холкын белә идем. Без төнлә кайтып кергәндә, өйдә аның әйберләре юк иде инде. Димәк, кайтып киткән. Качкан. Иртәгесен мин бу турыда председательгә әйттем. Ләкин ул аңа бер дә гаҗәпләнмәде: — Нишлисең бит, дөньяда төрле кеше бар, — диде һәм шунып белән сүзен бетерде. Ул көнне без тагын да тырышыбрак эшләдек, тагын да күбрәк суктык. Урыны туры килгәндә әйтеп үтим: соңгы көннәрдә председатель безнең эшебездән канәгать иде, ара-тирә мактап та ала, елмая да, хәтта игаярткалый да иде. Йөзендә дә миләш ачысы юк иде. Икенче көнне әбәткә барып, табын янына җыелып утыргач, исебез китте: безгә итле токмач белән майлы ботка әзерләнгән иде. Боткасы хәтта сөттә пешкән. Мөхәммәтша абзый, кашыгын кулга алгач, беравык ашамый торды: — Нәрсә бу, Гафият дулаган өченме? — диде. — Әгәр шуның өчен икән, килен, председательгә әйт: итсез ашка да риза без. Вәсимә, акланырга теләп, кабаланып безнең янга килде: — Юк, юк, нигә аның өчен булсын! Председатель күптән сарык суйдырам дип йөргән иде. Менә суйдырды. Бусы беткәч, тагын суйдырмакчы була. Ашагыз, рәхәтләнеп, туйганчы ашагыз. Колхозыбыз начар дигәч тә, шөкер, ул чаклы ким-хур түгел әле. Бер-ике көннән соң мин председательгә бу хөрмәте өчен рәхмәт әйттем, ләкин ул минем белән сөйләшергә теләмичә, нигәдер иңбашларын гына җыерды, бу турыда җитте, күп сөйләштек инде дигәнсыман китеп барды. Тагын бер-ике атна эшләгәннән соң миңа военкоматтан повестка килде. Комиссиягә чакыралар иде. Фронтларда каты сугышлар барган көннәрдә ни өчен чакырулары билгеле. Мин әйберләремне төенләдем, иптәшләрем белән саубуллаштым һәм, арыш төяп баручы йөкләрнең берсенә утырып, пристаньга киттем. Юл уңаенда Вәсимә белән дә саубуллашырга, аңа ачык йөзе, тәмле ашы өчен рәхмәт әйтергә кердем. Өе юл өстендә иде. Әле иртә, кояш чыгып кына килә. Вәсимә өйдә иде. Мин аны ишек алдында тавык-чебешләр арасында очраттым. Китәсемне белә иде ул. Рәхмәтемне берсүз дә әйтмичә тыңлап торганнан соң ул ишек алдының бер читенә казылган, кабык түбә белән капланган нәүрәбенә таба китте. Күп тә үтмәде, ул аннан шакмаклы тастымалга төргән нәрсәдер алып чыкты һәм аны миңа сузды: — Менә монда бераз ак май белән ит кисәге. Бала-чагаларыгызга күчтәнәч булыр. Мин алырга да, алмаска да белмәдем. Чөнки аның үзенең дә бер- ееннәнберсе кечкенә дүрт баласы оар иде. Аннары иреннән дә күптән хат-хәбәр юк. Кем белә, әллә исән, әллә үлгән. Бу әйберләр аларның үзләренә дә бик кирәк. Шулай да кире кагасым килмәде. Алдым. Кап- чыгымда берничә генә тапкыр кигән гимнастеркам бар иде. Рәхмәтемне әйтә-әйтә шуны чыгардым, хатынга бирдем: - Менә бусы минем бүләк. Кечкенәләрнең берәрсенә бишмәт тектерерсез,— дидем. Хатын моны шатланып, бик зур рәхмәт әйтеп алды. Мин капка төбендәге олауга чыгып утырдым. Атымның дилбегәсен кактым. Хатын изге теләкләр теләп, сагышлы күзләре белән карап, озатып калды. Бераз киткәч, урам башына җитәрәк, борылып карадым. Капка төбендә һаман басып тора иде. Кем белә, бәлки ул үзенең 100 зармада яттым. „ Безне озатканда вокзалга Мөхәммәтша абзый да килде. Алар колхоздан яңа гына кайтканнар икән. Мин андагы хәлләрне, таныш-бе- лешләрне һәм аларның ничек эшләүләрен сорашып та бетермәдем, ул миңа үзе сорау бирде: _ Беләсеңме, Галләм, без кем сарыгын ашаганбыз икән? — диде. — Кемнекен булсын, колхозныкын, билгеле. — Юк шул менә, колхозныкын түгел. Мин аңа гаҗәпләнеп карадым. Башыма ниндидер шомлы уй килеп китте: «Әллә урлап суйганнармы?» Мөхәммәтша абзый аңлатып бирде: — Вәсимә үз сарыгын суйган булган. Менә кемнеке. Ул арада паровоз соңгы тапкыр кычкыртты. Иптәшләр, дәррәү кузгалып, ашыгып, вагон ишегенә сарылдылар. Мин дә, озатырга килүчеләр белән саубуллашып, ишеккә барып тыгылдым. Соңыннан мин, сугышларда йөргәндә, бу вакыйганы күп мәртәбәләр исемә төшердем. Нигәдер ул минем күз алдыма өянке төбендәге кухня белән, аның сыек зәңгәр төтене һәм Вәсимәнең мопсу, сагышлы күз карашы белән аралашып килеп баса иде. Җәй булсын, кыш булсын, ул кухня һаман шулай торадыр, аның зәңгәрсу төтене һаман шулай чыгадыр, җил белән уйныйдыр шикелле тоела иде. Хәтта менә бүген дә, Шомыртбашы авылы искә төшкәч, әлеге кухня, аның зәнгәр- су төтене һәм Вәсимәнең сагышлы карашы яңадан күз алдыма килеп басты. Янгырлар туктап, көннәр җылыткач, мин командировка алып, «Алсу таң» колхозына киттем. Пристаньга хәтле пароходта бардым. Аннан, бәхеткә каршы, колхозның үз машинасы туры килде. ’Ниндидер йөк төяп килгәннәр икән. Мине үз янына, кабинага утырткан шофер, 23—25 яшьләр тирәсендәге яшь, таза егет, сүзчән һәм ачык күңелле булып чыкты. Минем «Алсу таң»га баруымны белгәч, колхозның бүгенге хәле, уңышлары, хәтта җитешсезлекләре турында да бик тәфсыйллап, һич тә иренмичә сөйләп бирде. Моннан ике-өч ел элек алар колхозын дәүләт электросетенә тоташтырганнар икән. Шуннан соң эшләре тагын да яхшырып киткән. Мин, аның сөйләвеннән чыгып, колхозның басуларын, фермаларын, бакчаларын, машина паркын, мәктәпләрен, хәтта бала тудыру йортын да күз алдына ачык итеп китердем. Шулар арасында, күл буенда, ялгыз өянке төбендә, әлеге кухня һаман торадыр, һаман төтенлидер кебек иде. Егет сөйләүдән туктаган арада мин аннан сорадым: Гарифуллин бабай исәнме әле? Теге, бер күзенә ак төшкән карт. Гапсаттар бабайны әйтәсезме? Гөрләтеп йөри әле ул. — һаман шулай миләш капкан төслеме? Егег сүземне аңламады булса кирәк, кулларын рульдә тоткан килеш ^йа борылып карады һәм кайтарып сорады: Ничек инде ул: миләш капкан төсле? моей дә сугышка «итүче бөтен авылдашларын да, капка төбенә шулап ныгып моңсу сагышлы күзләре белән озатып калгандыр. Хатынның күчтәнәче бик ярап куйды. Өйдә биш яшендәге кече кызым ашау җитмәгәплектән каты авырып башлаган икән. Врачлар сөт, яшелчә, ак май ашатырга кушканнар. Алып кайткан майны гына тотарга куштым. Фронтка тиз генә китә алмадым. Комиссия торганнан соң бераз ка аң:, аңа 101 — һаман чытык йөзлеме дип әйтүем. — Юк,— диде егет, башын чайкап куйды, — юк, андый карт түгел ул. Ачык чырайлы кеше. Нигә чытык йөзле булсын икән ул? Киресенчә, шаян карт ул. Мәзәкчән. Кайчак без, яшьләр, анын янына, капка төпләрендәге бүрәнәгә барып утырабыз. Бик кызык нәрсәләр сөйли. Сугыш елларында ул колхоз председателе булып торган. Шундый нәрсәләр сөйли, һич тә ышанасы килми. Берәү булса, ялганлый, борчак сибә, дияр идең. Гапсаттар бабай андый түгел ул. Бик туры, гадел кеше. Ялганлаганны, алдауны бер дә яратмый. Җене сөйми. Менә шундый кеше ул. Нигә ул сезгә чытык йөзле булып күренде икән? Бер дә аңламыйм. Әллә башка кешене әйтәсезме? Мин аңа җавап бирмәдем. Кем белә, бәлки, Гапсаттар абзый сугыш елларында гына шулай миләш капкан төсле, чытык йөзле булгандыр. Бик мөмкин. Чөнки бик авыр еллар, куркынычлы, шомлы еллар иде. — Вәсимә исемле бер хатын бар иде сездә? Исәнме әле ул? Егет бераз уйланып торды: — Кем икән ул? Теге, бер кулы имгәнгән җиңги түгелдер бит? — Әйе, шул. — Исән әле. Исән. Таза. йөри. — Балалары үз янындамы? — Таралышып беттеләр диярлек. Олы кызы гына калды. Инде аның да укырлык балалары бар. Вәсимә җиңгинең Рифгатен белмисезме сез? Иң кече малае? Аның белән бергә унны бетердек без. Бик башлы малай булып чыкты. Хәзер Әлмәттә. Инженер. Хәер, Вәсимә җиңги башка балаларын да укытты. Кеше итте. Күңелемне баядан бирле борчып килгән тагын бер соравым бар иде. Вәсимәнең ире сугыштан кайттымы икән, юкмы икән? Шул турыда сораша башлагач, егет машинаның йөрешен бераз акрынайта төште һәм үзе мина сорау бирде: — Әллә фронтта бергә булган идегезме? — Юк. Болай, ишетеп кенә беләм. — Шулайдыр. Бик зур батырлыклар күрсәткән икән ул анда. Моннан бер ун еллар элек ике ордены килде. Рифгать аларны миңа да күрсәтте. Икесе дә Ватан сугышы ордены. Берсе алтынлы, берсе көмешле. Авыл советы Шомыртбашында түгел, ә күрше авылда икән. Шунда төштем. Председатель һәм партия оешмасы секретаре белән бераз сөйләшкәннән, фикер алышканнан соң мин, чемоданымны фатирда калдырып, бүләкләремне кулыма алдым 'да җәяүләп кенә Шомыртба- шына киттем. Юлым әлеге күл буеннан, өянке яныннан үтә иде. Аның янында туктадым. Күлне казыганнар, тирәнәйткәннәр. Әллә яз булганга, әллә болай, суы ярларына хәтле тулып, мөлдерәмә булып, ялтырап ята. Өянке тагын да үскән, картайган. Шытып килгән яшел яфраклы ботакларын кул өстенә салындырып, әллә суның муллыгына, әллә дөньяның матурлыгына, киңлегенә хәйран булып, тынып калган. Күл тирәләп яшь өянкеләр тезелеп киткән. Аларны моннан ун еллар элек утыртканнар булса кирәк. Инде тармакланып, һавага сузылып үсеп баралар. Өянке төбендә әлеге кухняның булмавы, зәңгәрсу төтеннең күренмәве күңелемә ниндидер, сүз белән аңлатып бирүе мөмкин булмаган бер моңсулык салды. Шул моңсулык ихтыярына бирелеп, урынымнан кузгалмыйча, берничә минут уйланып басып тордым. Аннары, әкрен генә атлап, авылга таба киттем. I алсәп хәл, кузгалып китеп, күлгә, өянкегә аркамны бирү булды, шунда ук әлеге кухня, аның зәңгәрсу төтене күңелемә яңадан барлыкка килде һәм моннан берничә минут элек туган юксыну хисе үзеннән-үзе югала, онытыла башлады. Вәсимәләр өен танырлык түгел иде. Алты почмаклы итеп ..и; и- салганнар. Әллә яңа, әллә яшел түоәле булганга, нигәдер о} өя мина бнк матур булып тоелды. Читтән караганда, ул үзесыманрак оашка өйләрдән нәрсәсе беләкдер аерылып тора иде. Нәрсәсе белән/ Баштарак мин сәбәбенә төшенә алмадым. Тик аңа якынлашкач, аның акка буялып, нечкә яшел сызыклар белән бизәлгән тәрәзә капкачларын күргәч кенә аерманың нәрсәдән гыйбарәт икәнен сиздем. Менә нәрсәдә икән! Шул нечкә сызыклар йортны, башкалардан аерып, бизәп торалар икән. Бәлки, алар гына түгелдер, бәлки, тәрәзә каршында үсеп торган шомыртлар да бизи торгандыр. Хәер, бу авылда кая карама, шунда шомырт, чия һәм башка шуның кебек агачлар үсеп тора. Соңгы көннәрдәге җылылар белән алар яфрак яра, яшелгә төренә башлаганнар. «Менә Шомыртбашы дигән исем каян килә икән», — дип уйладым мин. Тукта әле, кырык икенче елда мин бу шомыртларны, бу чияләрне ничек күрмәдем икән? Юк идеме икән алар? Әллә авыр, хәсрәтле еллар булганга, күзгә чалынмадылармы нкәк? Вәсимә бу юлы да ишек алдында туры килде. Картайган. Чәчләре вакытыннан 'элек агарган. Маңгаен, ияк тирәләрен вак-вак җыерчыклар баскан. Ләкин күзләре һаман зур, тере, кара. Башта ул мине танымады. Күзләрен зур итеп ачып, бераз төсмерләгәнсыман ’карап торды. .Мин ана үземнең кем икәнемне әйттем. Тик шуннан соң гына ул, карчыкларча әдәпле елмаеп: ’ — Галләм абый, сезмени бу?! — дип, шатланып кулын сузды. — Бик үзгәргәнсез. Үзегез әйтмәсәгез, үтерсәгез дә танымас идем. Безнең сөйләшкәнне, хәл-әхвәл сорашканны ишетеп, өйдән олы кызы чыкты. Әгәр мин елларның рәхимсезлеген, кешенең төсенә, битенә, бөтен әгъзаларына һәм хәрәкәтенә үзенең мәрхәмәтсез мөһерен баса икәнен белмәсәм, хәзер генә өйдән килеп чыккан озын буйлы, зур кара күзле бу хатынны Вәсимә дип уйлар идем. Ул әнисенең моннан егерме еллар элек булган күренешен, төсен-битен, буен-сыяын шулкадәр хәтерләтә иде, мин гаҗәпләнүемнән чак кычкырып җибәрмәдем. Тик киемендә, күз карашларында гына аерма бар. Хәер, әнисенең күзләре дә хәзер моңсу һәм сагышлы түгел. Тынычлык, тормышыннан ризалык һәм үз-үзенә ышану бар иде аиың күзләрендә. Әнисе мине кызы белән таныштырды: — Хәтерлисеңме икән, кызым, сугыш елларында безгә бер абый гимнастеркасын биреп калдырган иде. Менә шул кеше була инде бу. Галләм абый. Хәтерләмәгән кая! — дпде кызы Һәм, олылап елмаеп, миңа кулын сузды.— Бик яхшы хәтерлим. Ул гимнастеркадан тегелгән бишмәтне Рифгать әллә ничә ел киде. Без ана бик кызыга идек әле. Без, үткәннәрне искә төшереп, ничектер онытылып, шул ук вакытта бераз уңайсызланып, ишек алды уртасында басып торуыбызда дәвам иттек. Кызы моны күреп, безне өйгә чакырды: Әни, абыйны өйгә алып кер, — диде. — Бик зур кунак бит ул Әй, өйгә чакырырга онытып та җибәргәнмен, — диде Вәсимә. — ез, әйдәгез, рәхим итегез.-һәм үзе, юл -күрсәткәндәй, алдан китте .m?SHTStaPTop6 a eP' hSP “ 3PCa " уллык™ ШУ Л У* Бераздан өстәл өстенә гөрләп торган самовар килде, чынаяклао тәлинкәләр шалтырый башлады. Вәсимә, кызы белән бергә өстәл өсте әзерли һәм моннан егерме ел элек колхозга килеп эшләп киткән кайбе рәүләрнең хәлләрен, исәнлекләрен сораша — Мөхәммәтша абзый исәнме әле? Үлде инде ул. Моннан ике ел элек җирләдек. — Әй, яхшы кеше дә иде соң. Әле дә искә төшерәбез без аны. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең. Ә Гафият ничек? Күргәнегез бармы? — Юк,—дидем мин. — Күргәнем юк. Аны искә төшерәсем килми иде. Бер-ике сәгатьтән соң мин, саубуллашып, китәргә җыендым. Алып ■килгән бүләкләремне Вәсимә алдына куйдым (анда бер күлмәклек, яулык, тагын нәрсәләрдер бар иде) : •— Менә 'болар 'сезгә,—дидем. Вәсимә моңа башлап бик гаҗәпләнде, аннары бүләкләремне алырга теләмәде, карышты: — Әйтегез әле, ни өчен бу? Нигә мондый бүләкләр? Башта мин бу бүләкне ни өчен алып килүемне әйтмәскә булган ■идем. Ләкин ул, һич тә алырга теләмичә, карыша башлагач, әйтмичә булдыра алмадым. — Менә ни өчен, — дидем мин. — Сез шундый авыр елда, үзегез ярым ач, ярым ялангач яшәгән көннәрдә, безгә, әллә каян килгән кешеләргә сарык суеп ашаттыгыз. Иң якын туганыбыз кебек булдыгыз. Аннары миңа никадәр азык биреп җибәрдегез. Әгәр белсәгез иде сез, ул азык белән минем авыру кызым аякка басты, терелде. Карчык белән без моны һич тә оныта алмыйбыз. Бу әйберләр шуларның истәлеге булсын, дидек. Әгәр мин аларны кире алып кайтам икән, карчыгым бик үпкәләячәк. Вәсимә, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, сәламәт кулы белән яулык читен угалап торды да әйтте: — Бик зур бүләк бит бу. Ни белән генә кайтарырбыз икән? — Сез инде аны бик күптән кайтардыгыз. — Аны санамагыз сез. Ул бит сугыш елы иде. Кешеләр җаннарын бирәләр иде ул елларда. Җаннарын... Кинәт аның күзләре яңадан сагышланып, моңсуланып китте. Әллә инде авыр, дәһшәтле елларны яңадан күз алдына китерде, әллә сугышта һәлак булган ирен исенә төшерде, — нәрсә генә булмасын, бу минутта аның күзләре сагышлы һәм моңсу иде. Ләкин бу хәл озак дәвам итмәде, бетте. Икенче сүзгә күчкәч, күзләре тынычланды һәм ул әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәгә янадан шатланып, елмаеп карый башлады. «Сугышны искә төшерү генә дә хатын бәгырен, ана бәгырен нинди телгәли», — дип уйладым мин һәм, андый авыр, канлы, дәһшәтле көннәр илебез өстендә беркайчан да кабатланмаса иде дип теләп, саубуллашып чыгып киттем. Яңадан әлеге күл, әлеге өянке яныннан үттем. Анда кухняның юклыгына, аның морҗасыннан төтен чыгып тормавына чын күңелемнән шатландым.