Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАКИР ҺАДИ

Ж ■г йөзнең, башында әдә- /К ^ь. бинтка килеп, татар ■** w реалистик прозасы үсе шенә зур гына өлеш керткән талантлы каләм остасы, сизгер педагог Закир Һадиның тууына шушы елның мартында 100 ел тулды. Закир Һади иҗаты татар мәгърифәтчелек әдәбиятыннан критик реализмга үсеш юлында уңышлы бер адым булды. Аның хикәя һәм повестьлары — татар әдәбиятының реалистик юнәлештә үсүен күрсәтүче әсәрләр. Әмма язучы биографиясенең тиешенчә өйрәнелмәгән булуы шактый кыенлыклар тудыра иде. 1950 елга кадәр чыккан дәреслекләрдә, мәсәлән, 3. Һадиның туган авылы дөрес күрсәтелмәгән кебек, үлгән елы урынына да сорау билгесе куелган. Соңгы еллардагы эзләнүләр аның тормыш һәм иҗат юлын ачыклауда кайбер уңышлы нәтиҗәләр бирде. Моңа ирешүдә Закир Һадиның авылдашлары, аны күреп белүчеләр зур ярдәм күрсәттеләр. Хатлардан һәм истәлекләрдән күренгәнчә, язучы үзенең бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә биргән. Без язучының кызлары Наҗия һәм Рансә белән дә бәйләнешкә кердек. Алар әтиләренең кайчан һәм кайда үлүен хәбәр иттеләр. «Әти үлгәндә,— дип яза Наҗия,— миңа 16 яшь, ә сеңелемә 13 яшь иде. Әти 1933 елның 17 нче апрелендә Касыйм шәһәрендә үлде. Мин Мәскәүдә ФЗУ да укый идем, сеңелем әти белән бергә яши иде. Без әтигә охшап, язучы бул-масак та, аның укыту эшен дәвам иттерүчеләр. Минем сеңелем — Рәисә Закировна һадпева, Касыйм татар педучилн- щесын тәмамлап, 1938 нче елдан бирле Зубьчи авылында балалар укыта. Мин, Дагстан пединститутының рус теле факультетын тәмам итеп, рус теле укытучысы булып эшлим...» Хәзер язучының тор'мыш юлын тулысыңча күз алдына китерә алабыз. Журналның бу санында укучыларга Закир Һадиның туган яклары белән бәйләнешен, әдәбп-педагогик эшчәйлеген яктырткан .кайбер истәлекләр тәкъдим итәбез. Z4. ГАЙНУЛЛИН 9 п • Закирның әтисе һадиян Башкортстанныц Кондра районы, ТәмәххиКондра авылында, әнисе Сәхибә шул ук районның Бишкурай авылында туган, һадиян ага Ярәмкәдә 50 елга якын балалар укытты. Авыл кешеләре аңа «абзагай» дип, ә хатыны Сәхибә апага «абыстай» дип эндәшәләр иде. Мин үзем дә һадиян агада укыдым. Ул безгә һәр көнне 2 тапкыр дәрес бирде. Сәхибә апа балалар җыйналганчы, салам ягып, өйне җылытып куя иде. ЗАКИР ҺАДИ 139 Аларның Галимә исемле кызлары Һәм Закир исемле уллары бар иде. Закир -кечкенәдәй үк үткер һәм уяу булды. Ул 22 яшенә кадәр Тымытыкта укыды. Аннан Касыймда, ■Ленинградта һәм- Харьковта укытучы булып эшләде. 1918 елда Харьковтан Ярәмкәгә кайткач, халык аңардан авылда балалар укытырга калуын үтенде. Закир моңа каршы килмәде, һәм шул мәсьәлә белән Бәләбәйгә барып кайтты. Анда ул мәгариф бүлегенә кергән һәм Ярәмкәдә яна мәктәп салу өчен ярдәм сораган. Мәгариф бүлегендә аңа хәзергә ярдәм итү мөмкин түгеллегең әйткәннәр, яңа -мәктәпне авыл хезмәт ияләренең көче белән төзи башларга киңәш иткәннәр. Бераздан ярдәм итәрбез, дип вәгъдә биргәннәр. Ләкин авыл кешеләре, көчебез җитми дип, ул эшкә алынмадылар. Закир Шарай районының Бурсык авылына барып урнашты. 1921—22 елларда кабат Ярәмкәдә яшәде. 1922 елны, милкен сатып, Нижгород ягына чыгып китте. Шунда бераз яшәгәч, Себер ягына күчеп килгән һәм Каен өязендә шактый вакыт укытучы булып эшләгән. Ул Ярәмкә авылына, Мөхәммәтшин Ибәтуллага еш кына хатлар язып торды. Мня Закирдан килгән хатларны укып, аңа җавап яза идем. Хатларында ул, нигездә, тормышы хакында яза иде. Шунсы үкенеч — аның хатларын, кулъязмаларын Ярәмкә авылында беребез дә саклый алмаганбыз. Каен өязеннән ул кабат Харьков ягына кайта һәм үзенең яраткан эшен дәвам иттерә. Закир Һадиның шуннан соңгы гомере турында мәгълүматым юк. Б. ГАФИЯТУЛЛИН, колхозчы Закир абый уртачадан бераз калкурак гәүдәле, ачык чырайлы, үткен күзле, эчкерсез бер кеше иде. Сүзгә бик оста, ләкин сүзне үлчәп кенә һәм юмор белән сөйли иде. 1885 иче елны Мәкәрҗә ярминкәсендә Закир абын Касыймда Кастровлар мәдрәсәсе барлыгын ишетеп кайтты һәм шуннан, озак тормый, Касыймга китте. Кастровлар мәдрәсәсендә дә буталчык схоластикага зур урың бирелгәнлеген күрү аның күңелен шактый сүрелдерә. Ләкин уку программасына җәгърәфия, хисап кебек фәннәрнең дә кертелүен, Истам- булда, Мисырда чыккан кайбер газеталарның алынуын белгәч, аның күңеле бераз үсеп киткәндәй була, һәм ул шунда укырга кала. Бераздан Касыйм шәһәреннән 5—6 километр ераклыкта гына урнашкан «Татар бае авылы»нда «ысулы җәдит» белән укытучы мөгаллимнәр хәзерләү курсы ачыла. Яңалыкка, белемгә омтылучы Закир, мәдрәсәне ташлап, шунда китә. Анда берничә ай белем алгач, Мулты авылына кайтып, балалар укыта башлый. Мулты авылында эшләгән чагында да Закир абый мәдрәсә белән бәйләнешен өзмәде: айга бер-ике тапкыр базарга килгәндә ул һәрвакыт мәдрәсә йортына тукталды. Хәлфәләр һәм шәкертләр: «Закир абый яки Закир агай килде... Нинди дә булса бер күңелле хәл була инде!»—дип каршы алалар иде аны. һәм чынлап та Закир абый аларга яңалык алып килми калмый иде. Закир Һади кыш балалар укытса, җәй, шәһәргә күчеп, үзлегеннән, рус телен өйрәнде. 1894—1895 елларда «Тәрҗеман» газетасына хәбәрләр, мәкаләләр, бернпчәшәр генә юлдан торган шигырьләр яза башлый. 1901 иче елда беренче әсәре «Бәхетле кыз»ын тәмамлап, хәлфә һәм шәкертләргә укыды. Аннан бу пьесасын Оренбургка Фатих Кәрим игә җибәрде. Фатих аны шатланып каршы алганлыгын хәбәр итте, киләчәктә Закир Һадидан яңа әсәрләр көтүен әйтеп язды. Бу вакыйга Закир абыйны канатландырып җибәрде, һәм ул чынчынлап иҗат эшенә кереште. Закир Һади 5904 иче елның азагыннан алып 1906 нчы елның язына хәтле Одесса шәһәрендә укыта. Анда ул рус укытучылары белән аралаша. 1905 нче ел революциясен Закир абый шунда каршы ала... Кара реакция елларында үткәрелгән еврей погромын ул үз күзләре белән күрә һәм, тиңе булмаган ерткычлыкка ачынып, зур повесть яза. Бастырып чыгару өчен Закир Һади бу әсәрен дә Оренбургка җибәрә. Ләкин повестьны кире боралар. Болардан тыш Закир абый Одессада төрле вакытларда иҗат ителгән «Шигырьләр җыентыгын» төзеп бетерде һәм рус-ялон сугышына багышланган шактый зур күләмле поэмасын тәмамлады. 1906 нчы елның җәендә Закир Һади яңадан Касыймга кайтты һәм Мулты авылында балалар укыта башлады. Мултыда очрашкач, Закир абый әсәрләрен бастырып чыгару өчен Казандагы китап нәширләре белән элемтә урнаштырырга уйлавын сөйләгән иде. Шуннан соң без аның белән 1910 нчы елны Касыймда, Мостасв Шакир квартирасында очраштык. Ул вакытта инде Закир абый шактый басынкыланган, күзләрендәге элекке очкыннары югалган иде. Закир абый үзенең тормышы хакында сөйләде. Мин аның әсәрләре белән кызыксындым. Ул аларны Ка* занда Гыйльми Шәрәфкә биреп калдырдым диде һәм бу көнгә кадәр дөньяга чыгарылмый яткырылуларын тирән бер ачыну белән искә алды. , КАЮМ МОСТ АК АЙ, пенсионер.