Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТАШЛАР

беренче кат очам самолетта, Креслога күмелеп утырам. Йөрәк әллә нишли кай арада —• Куркып уянгандай йокыдан. Аска карыйм: бөдрә ак болытлар, Әйтерсең лә мамык, саф мамык. Бераздан соң төсләр алмашына, Болытлар да күренә алланып. Тайга урманнары артта кала Моңсуланып озаткан шикелле. Әнә шәһәр, әнә күксел таулар, Күреп туймыйм Туган илемне. Тартмаларга охшап күренә өйләр, Тасмалардай сузыла елгалар; Күксел толымнарын салып жилгә Озатып кала биек торбалар. * *айтасы юл ерак. Зур самолет Минем уйлар кебек ашыга. Күңел ташый, сагыну хисләремне Кемгә әйтим икән, кайсына? Миңа күрше берәү бала карый, Әлли-бәлли итеп юата. Бала көйсезләнә, көлә, җылый, Уенчыгын идәнгә ата. ЯКТАШЛАР Юл сызмалары 89 Ана оялгандай аска карый, Ә мин инде түзеп кадалмыйм. Үз уйларым белән ялгыз янып, Сөйләшмичә артык баралмыйм. — Гафу итегез, сеңел, белмисезме, Кайчан җителер икән Казанга? Соравымны биргәч, шунда үзем Җавап көтеп карыйм һаман да. — Хәтсез әле, байтак кайтасы. Безгә дә бит шунда төшәсе. Тагы дүрт-биш сәгать чамасы Болытларны әле кичәсе. — Безнең яклар! Үзегез кайсы район? — Сарманныкы, әллә беләсез? — Шулаймени, безгә күрше район, Төньяктанмы кайтып киләсез? Сүзләр китә безнең җайлы гына, Аның ире миңа кул бирә: — Таныш булыйк, Солтан исемле мин, Сезнең якташ, әйе, шул тирә. Безнең якча сөйли «безкне «бед» дип, Ул ниләрне искә төшерми! Без үскәнбез бер үк суны эчеп, Адәм башы ниләр кичерми... Мин аларга сөйлим тундрада Яшь шәһәрнең балкып үсүен; Салкыннарны артка чигендереп Кешеләрнең һөҗүм итүен. Мин аларга сөйлим алсу нурлар Белән кайнап метал акканын; Котып төнен җиңеп якты утлар, Тормыш таңы анда атканын. * * S ^зын буйлы, киң җилкәле Солтан, Зәңгәр костюм кигән, шат йөзле; Үз хакында сөйли миңа юлда, Аерылып торган дус төсле: — Якташ абый, әле үзебез дә Яңа җирдән кайтып киләбез; Бетмәс байлык икән бу Себердә, Торып калдык шунда менә без. Без килгәндә анда поселокның Эзе дә юк иде, исеме дә; Каралтылар, өйләр, урамнарның Берсе дә юк иде, берсе дә. 90 Гомер-гомер буе йоклап яткан Калдауларда чирәм күтәрдек. Хәзер инде, кая, безнең совхоз Шаулап тора, исен, китәрлек! Безнен дә бар анда үз өебез, Каралтылар яңа, өр-яңа. Үсеп килә менә «егетебез», Тыныч кына булсын дөньялар! Искә төшә, ииктер, яшь чакларым, Сорау бирәм шунда Солтанга: — Кайчан таныштыгыз,-кавыштыгыз, Сөйләп җибәр әле, туганкай. /-^-»улай язын чирәмлекне сөрәм, Төн караңгы, яңгыр сибәли. Әллә кайдан бик куркынган төсле Колагыма тавыш кплгәли. ♦ Туктаттым да шунда тракторны, Тыңлыйм, кайдан килә бу тавыш? Колагыма ярып керә тавыш: >— Энекәем! Әләй! Харап эш!.. Кабызам да кесә фонаремны Тавыш килгән якка юнәлтәм. ■— Ай, акыллым! Әллә ялгышаммы? — Гөлниса ич! Ни бар? — мин әйтәм. Нәрсә булган аңа, ни булган, Нидән болай каты куркынган? Куе чәчләр төтенсыман тузган, Күлмәкләре кызның ертылган... Ашыгып барам, очып борылмага, Гөлнисаны алам култыклап. Көчкә атлый, мескен, хәле беткән, Караштырам артка мин туктап. Тракторга килдек. Көч-хәл белән Кабинага менде Гөлниса. Теле ачылды шунда бичараның. •— Нишләрбез соң, монда килдисә? Ә хәл җыеп алгач, сөенечтән Бер елый да кызый, бер көлә. Җилгә тузган юеш чәчләреннән, Күзләреннән нурлар бөркелә. Күңел тели яхшылыклар аңа, Җылы сүзләр телим әйтергә. Әйтә алмый әллә нишләп калам, Шулай була микән һәркем дә. Кыз сөйләде... 91 ' өлнисакай безнең ул чагында Аш ташучы иде басуга; Кастрюльләр төяп арбасына Ул һәр көнне кырга ашыга. Шушы көнне безнең Гөлнисабыз Кайта икән кырдан кичегеп. Кайта икән әкрен генә көйләп, Тәмле уйлар баштан кичереп. Менә шунда кинәт ат сискәнә, Ә кызыбыз артка караса: Урман яклап килә әллә нәрсә, Үгез хәтле... аю лабаса. Ат дулаган. Чокырлыкка житкәч. Кендек бушап, күчәр ычкынган. Арба калган, кола һаман киткән, Ә Гөлниса шашып кычкырган... Без сөйләшеп шулай утырганда Төнне ярып яктылык күренде. Мотоцикл буган килә юлдан, Бригадир Зимин түгелме? Уен-көлке белми, кырыс адәм, План да эш' аның телендә. Гөлнисаны күргәч, шашты яман, .Нык тиргәде шунда мине дә: — Менә ничек Солтан сабан сөрә, Менә ничек норма тутыра? Управляющийга рапорт язам: «Кызлар белән уйнап утыра». Сезнең аркада бит көн дә, төн дә Йөреп кенә торам басуга.’ Өйдә булмыйм ике көнгә бер дә, Марфа йөри чумып ачуга. Хәтер калды калуын, шулай да Без тегенең сүзен бүлмәдек. Соңыннан түзми ләкин моңарга, Булып узган хәлне сөйләдек. Пичен тагын кырга китәргә, дип, Беткән генә идем киенеп. Җилдәй очып керде Гөлниса, Тар ишектән шунда иелеп. Утырмады, килде каршыма: — һич онытмам сине, Солтан, — ди; Тик үзеңне ныклап белмимсыман, Күзең усал... синнән куркам,— ди. 92 — Чынмы бу суз, миннән куркасың? Утыр әле, утыр, Гөлниса! Нигә болай моңсу була соң, Айлар калкып, «кичләр кердисә? * * $ өн артыннан көннәр үттеләр, Җәйге эссе чаклар җиттеләр. Каерылып уңды игеннәр, Дугасыннан атны күмәрдәй. Алтын дулкын уйнап Себер җире Нурлар чәчте, балкып көлгәндәй. Кырда үтте көннәр сизелмичә. Ару-талу, якташ, белмәдек. Эш чыгамы билләр бөгелмичә — Без китәргә монда килмәдек! уе кара чәчен сыпыра да- Папиросын Солтан кабыза: — Я, алайса сүзне төйним, — ди дә, Дәвам итә үзе тагы да: — Сүзне төйним. Шулай көз җиткәч, Гөлнисага: — Бергә булыйк,—дим. Аңа калса, чигендереп килә: — Язга тикле түзеп торыйк, — ди. Өндәп карыйм кызны, димләп карыйм, һаман суза, инде нишләргә? Үпкәләштек. Нинди юллар табыйм? Ялгыз йөрим айлы кичләрдә. Бер-бер артлы көннәр үтеп торды, Палаткада шулай утырам. Вак-төяк эш минем бар иде. Чемоданны рәтләп тутырам. Шул чак ишек шаку. Кем икән? Ялгышмыймы күзләр: Гөлниса! Минем йөрәк дөп-дөп итеп тибә, Әллә нишлим шуны күрдисәм. Сүз кушмыйча без карашып тордык, Әйтәм аннан кырыс төс белән: •— Озатырга килдең? Вот шәп булды! — Мин китәмен бүген кич белән. Коелды да төште Гөлнисакай, Ышана калды минем сүзләргә. Чемоданга карый, бичаракай. Яшь күренде шомырт күзләрдә. —- Китмә, Солтан, китмә, монда кал, — ди, — Синнән башка мина күңелсез. Миңа әле, дускай, бер хат бар, — ди, — Күзең усал... үзең түземсез... * * * "Тиз аңлаштык кыска сүзләр белән, Якынайды безнең күңелләр. Без караштык дәртле күзләр белән, Иреннәргә тиде иреннәр... Хат дигәне әнисеннән икән, Ризалыгын биреп ул яза: — Канат үсү белән оясыннан Очып китә, — дигән,—’Кыз бала. Шулай бара гомер-гомергә, Бәхет телим сезгә, оланнар. Кунак булып кайтыгыз күрергә, Көтеп тора барлык туганнар. — Сөйләп тормыйм инде мин сезгә Туй итүне, өйгә чыгуны. Төпләнеп калуны яңа жирдә, Тату гына бергә торуны. Сөя башлый Солтан баласын: — Ул дәү инде, түгел кечтеки. «Сыбызгысы»н бирче, анасы, Үчтеки лә, улым, үчтеки! * * * Зәңгәр тасма төсле сузыла Идел, Күнел ташый шатлык хисеннән. Кая барсам, тартты туган жирем, һич чыкмады минем исемнән. Бара торгач, Идел бик киңәя, Су басканмы әллә Казанны? Күренмиләр таллар бу тирәдә, Күреп булмый таныш ярларны. Күреп булмый. Аста су карала, Нинди гаҗәп суның киңлеге! Нинди бәхет яшәү бу заманда, Сәлам сиңа, Казан диңгезе! Нурлы Казан күренә. Зур торбалар Төтеннәрен тузгый җилләргә. Ап-ак йортлар, таныш манаралар, Кайтып життек туган җирләргә! Самолет төшә әкрен-әкрен генә Татлы уйлар йөзә башымда. Туган шәһәр, гүя, кулын бирә, Балкып тора Казан каршыда