ЯҢА КИТАПЛАР
Татар язучыларының быел Мәскәүдә, «Советская Россия» нәшриятында рус телендә басылып чыккан хикәяләр җыентыгы әнә шулай атала. Вил Ганиев НОЧНОЙ КОСТЕР (Төнге учак) тарафыннан төзелгән бу җыентык танылган прозаик һәм публицист Фатих Әмирханның «Татар кызы» исемле әсәре белән ачыла. Автор онда Бөек Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар хатынкызларының хокуксызлыгына һәм варварларча изелүенә каршы чыга. Хикәяне татарчага Г. Хантп.мерова тәрҗемә иткән. Язучы Гомәр Галинең А. Бадюгина тәрҗемәсендә бирелгән «Шәригать» хикәясе татар халкының үткәндәге авыр тормышын сурәтләүгә багышланган. Җыентыкта моннан тыш әдәбиятыбызда озак еллар буена эшләп килгән өлкән язучыларыбыздан Кави Нәҗминең «Якты сукмак» (С. Якупов тәрҗемәсе), Гомәр Бәшировның «Кунак егете» (В. Василевский тәрҗемәсе), Афзал Шамовның «Кыз урлау» (С. Сабитова тәрҗемәсе), Габдрахман Әпсәләмовның «Давылда» (К. Горбунов тәрҗемәсең, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни хикәяләр? урнаштырылган. Китапның сүз башында әйтелгәнчә, алар үзләренең әсәрләрендә хезмәткә, батырлыкка, туган җиргә дан җырлыйлар, кешеләр аңында яшәп килгән искелек калдыкларын, куркакларны, җиңел тормыш артыннан куучыларны, әрәм та5!акларны фаш итәләр. Өлкән буын язучылариыд иҗат үрнәкләре белән бер- рәттән, җыентыкка Р. Тех- фәтуллип, Г. Ахунов, Н. Фәттах, Г. Мөхәммәтшан, Ш. Бнкчурин һәм Г. Сабитов кебек яшь прозаикларның 'хикәяләре дә кертелгән. Китай 30.000 данә. Бәясе 30 тиен. Татарстан китап нәшрияты И. С. Тургеневның «Рудин» әсәрен татар телендә бастырып чыгарды. Бу китап XIX гасыр урталарында яшәгән рус дворяннары тормышы турында сөйли. Ул безнең өчен, барыннан да элек, патша Россиясендәге чынбарлыкны дөрес чагылдыруы белән кыйммәтле. Аның белән танышкан укучы эксплуататорлар сыйныфының нәрсә исәбенә бәйрәмчә яшәвен күз алдына тулысынча китерә ала. Реалист язучы ул заманны нәкъ тормыштагыча сурәтли. Әсәрнең төп геройлары: Ласунская, Лежнев, Пига- сов, Липина, Волынцев вакытларының күп өлешен, кунактан-кунакка йөреп, мәҗлесләрдә үткәрәләр, хезмәткә җирәнеп карыйлар. Алар өчен бөтенесен дә крестьяннар эшли. Үзәк персонажларның берсе булган Рудин образы үзенчәлекле. Рудпн — югары сыйныф вәкиле. Ләкин үзенең дөньяга карашы белән башка аристократлардан ул шактый аерылып тора. Рудин чит. илләрдә укып белем алган һәм үзенең белемен, көчен җәмгыятькә файдалы эшкә багышларга тели, шул хакта хыяллана һә.м планнар кора. Әмма адым саен уңышсызлыкка очрый. Чөнки һәр нәрсәне акчага сатып алырга һәм сатарга мөмкин булган заманда җәмгыять интереслары шәхси интереслардан уза алмыйлар. Бары тик байлык турында гына кайгыртучы комсыз дворяннар Рудинны аңламыйлар, аңа ярдәм итмиләр. Рудии, җәмгыятьтә артык кеше булып, кагы- лып-сугылып йөрүдән ары китә алмый. Бүгенге укучыларыбыз- га — коммунистик җәмгыять төзүчеләргә крепостной КОЛH. С. Тургенев РУДИН лык хөкем сөргән иске Россия тормышын гәүдәләндергән китапны уку һәм үткән белән бүгенгене чагыштыру кызыклы булыр. Китапның баясс 29 тиен, тиражы 7000 данә. 153 Боек рус әдибе Л. Н. Толстой — балалар ©чен куп Л. Н. Толстой НӘНИЛӘРГӘ әсәрләр иҗат иткән язучы. Ул әсәрләрнең бер элеше, «Нәниләргә» исемле җыентыкка тупланып, татар теБалаларнын яраткан язучысы, Ленин премиясе лауреаты Корней Чуковскийның шигырьләре, поэмалары, хикәя һәм әкиятләре илебез халыкларының бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Бу әдипнең әсәрләрен татар укучылары да зур кызыксыну белән укыйлар. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты аның «Чебен белә!) үрмәкүч» һәм «Буталчык» исемле шигъри әкиятләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгарды. Татарчага шагыйрь Әнвәр Давыдов тарафыннан тәрҗемә ителгән бу әкиятләрнең икесе дә кече яшьтәге балаларга адресланган. «Чебен белән үрмәкүч» әкиятен укыганнан соң күңелдә: лендә басылып чыкты. Китапка язучының 28 хикәясе һәм .мәсәле кергән. Татарчага Ә. Еники. А. Әхмәт, Ә. Камал, Ф. Басынров, С. Әхмстова һәм Ф. Эмирова тарафыннан тәрҗемә ителгән бу әсәрләрдә автор балаларны хезмәткә, тугрылыкка, гаделлеккә, өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга, иптәшең нинди дә булса бәлагә юлыкканда ана кичекмәстән ярдәм итәргә өнди. Бу фикерләр «Слива төше», «Ипием апам тегәргә ничек өйрәнгән», «Дө- * * * «Чыкты чебен бакчага, Басты көмеш акчага. Акча булса, бар да бар — Алды чебен самовар», — шикелле җыйнак һәм гаКорней Чуковский • ЧЕБЕН БЕЛӘН \ ҮРМӘКҮЧ дн юлларны балалар бер уку яки тыңлау белән отып алачаклар дигән матур уй туа. Балаларга хас телдә ресен әйткән», «Алдакчы», «Ике иптәш» хикәяләрендә һәм «Бүре белән тиен», «Өч калач белән бер кабартма», «Балта белән пычкы», «Бакчачы һәм аның уллары» дн- гәи мәсәлләрдә аеруча калку чагыла. Җыентыкта туган җиргә, табигатькә, игенче хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләргә дә шактый киң урын бирелгән. Китап нәни укучыларыбыз кызыксынып карарлык рәсемнәр белән басылган. Тиражы 40 000 данә. Бәясе 10 тиен. язылган һәм татарчага уңышлы тәрҗемә ителгән мондый юлларны, аерым строфаларны әлеге әсәрдә дә, «Буталчык» әкиятендә дә шактый очратырга мөмкин. Аларда авторның әкият жанры үзенчәлекләрен белеп, аның мөмкинлекләреннән оста файдаланып эш нтүен ачык күрәсең. Җыентыкның тышлыгы һәм һәрбер бите укучының игътибарын үзенә җәлеп итә алырлык рәсемнәр белән бизәлгән. Ул рәсемнәрне художниклардан С. Кульбака һәм В. Канашевич эшләгән. Кятап X. Камалов редакциясендә 30.000 данә тираж белән басылган. Бәясе 5 тиен. «...Кеше нинди генә хәлдә яшәмәсен, күңеле белән гел яктыга таба омтыла ул. Аның голына бсрсеннән-бер- се биегрәк киртәләр куялар. Ә ул аларпы вата, җимерә. Әгәр инде ул шул юлда корбан була икән, аның эзе кала. Аның эзеннән башкалар баралар...» Г. Әпсәләмовның «Миләш» исемле җыентыгындагы «Көмеш шәһәр» хикәясендә әнә шундый юллар бар. Бу сүзләр безнең замандашыбыз сүзләре түгел. Болар — капиталист шахтасында маңгай тирең түккән карт шахтер сүзләре. Әйе, хезмәт кешесе элек- электән ук яктыга, бәхеткә омтылып яшәгән, җирдә гаделлек өчен кан койган. Хәзер инде ул заманнар артта калды. Ләкин тормышны тагын да күркәмрәк, тагын да гүзәлрәк итү өчен кеше бүген дә туктаусыз көрәшә. Г. Әпсәләмовпың яңа җыентыгына коммунистик җәмгыять төзүче ватандашлары- бызныи якты образларын, фидакарь хезмәтләрен сәнгатьчә тасвирлаган хикәяләр тупланган. Күңелдә аеруча җылы хис калдырган әсәрләрнең берсе— «Ташчы хатын» хикәясе. Бу хикәянең төп герое Маһруй апа бөтен гомерен хезмәттә үткәргән. Ул халыкка файда нтә алуына сөенеп, горурланып эшли. Кешеләргә шатлык китерүдән дә зуррак бәхет аның өчен юк. Ләкнн иң кыен чакларда да каушамаган Маһруй апа бюрократлар алдында бөтенләй югалып кала. Менә ул, елый-елый, үзе төзегән шәһәр урамнары буйлап бара. Минем хезмәтемә төкереп карыйлар, дип уйлый ташчы хатын. Бюрократлар, взяткачы- лар ялгышалар. Коллектив Г. Әпсәләмов МИЛӘШ барын да тәртипкә китерә һәм гаделлек тантана итә. Бездә кеше — коллектив белән, коллектив кеше белән көчле — әсәрнең үзәгенә әнә шул фикер салынган. «Аккош күле», «Бәхет», «Әттиләү», «Ах канатым», «Күк кызы» хикәяләрендә дә укучы ташчы хатын кебек үк намуслы, хезмәт сөю- че кешеләрнең матур образлары белән таныша. Г. Әпсәләмовның геройлары «коеп куйган» идеаль геройлар түгел. Аларның һәркансынын үз кимчелекләре бар. Ләкин тырышып үз халкына хезмәт итү — барысына да хас булган уртак бер сыйфат. Җыентыкка кергән әсәрләрнең саны күп булмаса да, анык тематикасы шактый кин. «Аккош күле», «Әттиләү», <Лк канатым» һәм «Күк кызы» хикәяләрендә без саф мәхәббәт, эчкерсез күңел, пакъ тойгы белән яшэу'че егет һәм кызларны очратабыз. Китапта Боек Ватан сугышында корбан булган каһарманнар истәлегенә багышланган «Ярулла солдат легендасы», «Онытырлык түгел», шулай ук бу ген илебез чигендә сакта торучылар тормышын яктырткан «Ив- рәк таш түгел» хикәяләрен дә укырга мөмкин. Китапның бәясе 44 тиен, тиражы 15000 данә. Яшь драматург Шамил Рәкыйповның кыска-кыска скетчлары вакытлы матбугат битләрендә әледән-әлс куренгәләп тора. Шулай ук моңа кадәр аның «Сөю билгесе» дигән пьесасы аерым китап булып та басылган иде. Быел ул «Тынгысыз яшьлек» дип аталган икенче җыентыгын бастырып чыгарды. Анда авторның «Ялкынлы йөрәкләр». «Зөбәрҗәткәй» һәм «Мүкләнгән егет» исемле бер пәрдәлек комедияләре тупланган. «Ялкынлы йөрәкләр» комедиясендә вакыйга трамвайлар паркында бара. Биредә коммунистик хезмәт бригадасы исемен яулап алу өчен бөтен көчен биреп көрәшүче электриклардан Гаяз, Зөбәйдә, ремонтчылар бригадасы бригадиры Шәүкәт, җиңел юл белән акча табарга хыялланучы Исхак һәм үз постыннан явызларча файдаланучы техник контроль бүлеге начальнигы Әминә кебек персонажларның эшләре, хезмәткә, кешеләргә мөнәсәбәтләре тасШамил Рәкыйпов ; 1 тынгысьЬ ЯШЬЛЕК ) вирлана. «Зөбәрҗәткәй» комедиясен Ш. Рәкыйпов колхоз терлекчеләре, атап әйткәндә, дуңгыз үрчетүчеләр тормышын сурәтләүгә багышлаган. Комедиядә терлекчелектә эшләүче Зөбәрҗәт, Маша, ферма каравылчысы Сафи, юк-бар им-томнарга ышанып яшәүче Сәлимә һ. б. персонажлар белән танышасын. «Мүкләнгән егет» пьесасында автор, «мин белемсез килеш тә укымышлы кешеләр кадәр акча эшлим» дип, карчык-корчыкларга төрле догалар язып көн күрүче һәвәскәр художник Галимнең ялгышын фаш итә. Безнең драматургларыбыз тарафыннан үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен бер пәрдәлек пьесалар бик аз языла. Сәхнә сөючеләр һәм тамашачы Шамил Рәкыйпов- ның бу пьесаларын яратып каршылар дип ышанасы килә. «Тыйгысыз яшьлек» җыентыгының тиражы 11000 данә. Бәясе 13 тиен.