СӘНГАТЬ, ХАЛЫК, КОММУНИЗМ
Үткән ел ахырында, быелның март аенда партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән үткәрелгән очрашулары илебезнең культура тарихына гаять зур вакыйга булып кереп калачак. Бу очрашулар идеология фронты эшчеләренә җәмгыятебезнең рухи үсеш юнәлешен дөрес аңларга, культура тормышындагы әһәмиятле күренешләрнең мәгънәсенә тирәнтен төшенергә ярдәм иттеләр. Партия халыкны коммунистик рухта тәрбияләүдә әдәбиятның һәм сәнгатьнең гаять зур роле турында яңадан бер кат басым ясап әйтте. Анда художникның халык һәм партия каршында, заманыбыз алдында җаваплы- лыгы турында партияле, чын-чын- лап ленинчыл рухта зур сөйләшү булды. ' Бу очрашулар иҗат интеллигенциясе турында, совет сәнгатенең язмышы, социалистик идеологиянең сафлыгы турында партиябезнең даими кайгыртучанлык күрсәтүен тагын бер кат раслады. Язучылар, художниклар, композиторлар, театр һәм кино эшлеклеләре анда иң актуаль мәсьәләләр буенча үзләренә конкрет җавап таптылар, иҗади эшкә, социалистик реализм сәнгатендә яңа эзләнүләргә һәм яңа ачышларга зур этәргеч алдылар. Мәскәүдәге очрашулар совет художество интеллигенциясенең халык белән, партия белән тыгыз бәйләнешен, аларныц коммунизм төзү хакына иҗат итүне үзләре өчен ик зур максат итеп санауларын тагыв бер кабат ачык күрсәтте. Иптәш Н. С. Хрущевның тирән мәгънәле речендә художество иҗаты бурычлары ачык билгеләнде, үсешнең хәзерге этабында марксизм-ленинизм эстетикасының куп кенә әһәмиятле проблемалары һәрьяклап теоретик яктыртылды; анда әдәбият һәм сәнгать белән җитәкчелек итүдә ленинчыл курс үзенек ачык чагылышын тапты. Кремльдәге очрашу вакытында тикшерелгән мәсьәләләр социалистик культураның, совет әдәбияты һәм сәнгатенең, коммунистлар партиясе Программасы күрсәткән юнәлештә үсеше өчен принципиаль әһәмияткә ия булып торалар. ф Очрашуларда сәнгатьнең бүгенге торышы турында зур сөйләшү булды, илебездә әдәбиятның һәм сәнгатьнең уңышлы үсүе әйтелде, алар- ның үз бурычларын нигездә яхшы башкаруы күрсәтелде. Социалистик реализм принципларына нигезләнгән әдәбият һәм сәнгать художество иҗатының югары биеклекләренә ирештеләр. Бай революцион традицияле әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез бөтен дөньяда дан казанды. Барлык тугандаш совет республикаларында коммунистик рух белән сугарылган югары художестволы сәнгать әсәрләре тудырылды, алар хаклы рәвештә илебез халык Ү 109 ларының горурлыгы булып торалар. Совет власте шартларында Галимҗан Ибраһнмов һәм Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил һәм Фәрит Яруллин, Кәрим Тинчурин һәм Хәлил Әбҗәлилов кебек зур сәнгать осталарын биргән татар халкы да художество иҗаты өлкәсендә зур уңышларга иреште. Г. Бәширов һәм Н. Җиһанов, М. Әмир һәм X. Якупов, Г. Әпсәләмов һәм А. Ключарев, X. Туфан һәм 3. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи һәм С. Хәким, Л. Фәтта- хов һәм Р. Яхин, шулай ук башка хәзерге татар азучыларының, художникларының, композиторларының әсәрләре бер Татарстанда гына түгел, башка тугандаш республикалар хезмәт ияләре арасында да киң танылды. Партиябезнең XX съездыннан соңгы чорда иҗат работникларының уңышлары аеруча зур. КПСС- ның XX, XXII съездлары республикабыз әдәбият һәм сәнгать эшлек- леләре өчен дә яңа якты перспективалар ачтылар. Шәхес культы калдыкларын бетерү, тормышның барлык өлкәләрендә ленинчыл нормаларны яңадан торгызу, социалистик демократиянең тагы да үсеше илебездә художество иҗатының чәчәк атуы өчен иң уңай шартлар тудырды. Партиябезнең тарихи XXII съездыннан соң һәм бигрәк тә хәзер, коммунизм төзүнең бөек Программасын тормышка ашыру өчен көрәш чорында, әдәбият һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә иҗади активлык үскәннән-үсә бара. Язучы- ларыбыз, художникларыбыз, композиторларыбыз хәзерге заман темаларына кыюрак мөрәҗәгать итәләр, үзләренең әсәрләрендә социализмның тулы һәм тәмам җиңеп чыгуы нәтиҗәсендә халык тормышында барлыкка килгән тирән үзгәрешләрне, чыи-чынлап коммунистик яңа сыйфатларны калкурак сурәтлиләр. Алар совет кешесенең бай эчке дөньясын, аның омтылышларын һәм бөек эшләрен тулы ачып биргән бай эчтәлекле һәм югары сәнгатьчә эшләнешле әсәрләр иҗат иттеләр. Сәнгатьтә жанрлар төрлелеге тулырак ачылды, стиль үзенчәлекләре ачыграк күренде, язучыларның, сәнгать эшлеклеләренең иҗади активлыгы нык үсте. Мәсәлән, Татарстан азучыларының 1958 елда булып үткән IV съездыннан соңгы вакыт эчендә генә дә безнең язучылар кырыкка якын роман һәм повесть иҗат иттеләр. Алар арасында татар прозасына күп кенә сыйфат яңалыклары алып килгән М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, И. Гази һ. б. зур күләмле әсәрләре бар. Әгәр бу санга йөзләрчә хикәя һәм очеркларны, уннарча поэмаларны һәм бик күп шигырьләрне, шулай ук драма әсәрләрен өстәсәк — соңгы еллар эчендә татар совет әдәбиятының ни дәрәҗәдә баюын, үсүен ачык күрергә мөмкин. Мондый үсеш һәм баю музыка, сынлы сәнгать, театр сәнгатендә дә нык сизелә. Татарстан язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре, партиянең XXII съезды карарлары һәм КПССның яңа Программасы белән рухланып, зур күләмле яңа әсәрләр яздылар. Г. Бәширов һәм И. Гази романнарының яңа кисәкләрен, М. Мозаффаров- ның һәм А. Леманның симфоник әсәрләрен, Н. Җиһанов, Җ. Фәйзи. Р. Яхин җырларын һәм романсларын, X. Якупов, Л. Фәттахов картиналарын халык яратып кабул итте. Шулай ук графика һәм скульптура буенча да шактый гына кызыклы әсәрләр иҗат ителде. Театрларыбыз да тамашачыларны күп кенә яхшы постановкалар белән шатландырдылар. В. И. Качалов исемендәге зур драма театры сәхнәсендә куелган «Коллегалар» һәм «Давылга табан» спектакльләре, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Дүрт егет», «Хәерле юл» һәм «Дошманнар»ы, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күрсәтелгән «Севастополь вальсы» һәм «Мин хәтерлим гаҗәп минутларны» исемле әсәрләр, Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачылар театрында һәм башка театрларда куелган кайбер спектакльләр әнә шундыйлардан. Сонгы елларда безнең әдәбият һәм сәнгать хезмәт кешеләренә, аларныц тормышына, уй һәм хис 110 ләренә, омтылышларына шактый якынайды. Хезмәт кешеләре, үзләренең. фидакарь эшләре белән коммунизмның материаль-техннк базасын тудыручылар, Ватаныбызның байлыгын һәм данын үстерүче замандашларыбыз язучыларның, композиторларның, художникларның әсәрләрендә көннән-көн үзәк урынны ала баралар. Г. Ахунов «кара алтын» чыгаручылар турында кызыклы роман язды. Моңа язучының даими рәвештә нефтьчеләр арасында яшәве, аларның хезмәтен һәм тормышын, психологиясен, омтылышларың тирәнтен өйрәнүе ярдәм итте. Р. Төхфәтуллин үзенең «йолдызым» повестенда бүгенге колхоз хатынкызларының типик вәкиле—Гөлзифа образын бирде, аның бай эчке дөньясын тирән мәхәббәт белән тасвирлады. Художник Попов республикабыз нефтьчеләренең олы хезмәтен, алардагы ге- роик пафосны калку сурәтләве белән зур тәэсир итү көченә ия булган «Батырлар симфониясе» дип аталган монументаль композициясен язды. «Совет әдәбияты» журналының 2 нче санында шагыйрь Ә. Давыдовның туган шәһәребез Казанның хезмәт иртәсе турында, аның тынгысыз кешеләре турында шигырьләр циклы басылды. Бу шигырьләрдә хезмәтнең олылыгы, аңа нигезләнгән социалистик җәмгыятьнең оптимистик рухы яхшы тасвирлана. Аларны хезмәт симфониясе дип атарга мөмкин. Г. Галиев, А. Расих, Н. Дәүли, Г. Минский, Г. Мөхәммәтшин, М. Шәрифуллин хикәяләре һәм повестьлары укучыларда авыл хезмәт ияләренә карата тирән ихтирам хисе тудыра. Авыл хезмәтчелләренең якты образлары художник X. Якупов әсәрләрендә югары художество гәүдәләнеше таба. Ә Л. Фәттаховның «Партком секретаре иртәсе» картинасында хезмәткә һәм аның батырларына чын-чынлап гашыйк кешенең, тынгысыз партия җитәкчесенең матур образы бирелгән. Соңгы вакытларда республикабыз иҗат эшлеклеләренең үз әсәрләрендә бөек юлбашчыбыз ВладиI мир Ильич Ленин образын тудыруга зур игътибар бирүләре күренә. Бу — безнең өчен аеруча шатлыклы хәл. Быелгы сезонда В. И. Качалов исемеңдәге зур драма театры Р. Ишморатның «Давылга табан» пьесасын куйды. Драматург Р. Ишморат, режиссер А. Простов һәм артист Т. Доронченко зур тәрбияви әһәмияткә ия булган образ — яшь Ульяновның якты, дулкынландыргыч образын иҗат иттеләр. Күренекле шагыйрьләребездә^ Сибгат Хәким үзенең иҗатында даими рәвештә В. И. Ленин образына мөрәҗәгать итә. Ул зур идеяхудожество мәсьәләләрен хәл ИТКӘЙДӘ һәрвакыт бөек юлбашчы белән киңәшә. Аның «Владимир Ильич Ленинга Кокушкино крестьяннарының хаты» исемле поэмасы кергән «Давыл чәчәкләре» җыентыгын республикабыз җәмәгатьчелеге генә түгел, күл миллионлы барлык совет укучылары да зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Сибгат Хәким бу поэмасында Кокушкино крестьяннарының бүгенге тормышында, безнең социалистик чынбарлыкта бөек Ленин идеяләренең ничек чынга ашуын зур поэтик осталык белән сурәтләп бирде. Күптән түгел «Детгиз» нәшрияты шагыйрь М. Ногманның «Яшенле җәй» поэмасын бастырып чыгарды. Анда Владимир Ильичның балалык еллары сурәтләнгән. Бу поэма — гомумән В. И. Ленин тормышының ул чоры турында хәзергә союз күләмендә зур күләмле бердәнбер шигъри әсәр. Аның совет сәнгатендә В. И. Ленин образын тудыру эшенә җитди өлеш булып керәчәгенә шик юк. Бөек Ленин образы татар халык җырларында телдән төшми җырлана. Ул үзенә күптәннән бирле композиторларның да игътибарын җәлеп итеп килә. Аның турында татар композиторлары тарафыннан ижат .ителгән матур-матур җырлар бар. Ләкин бу темага моңа кадәр зур күләмле музыка әсәренең язылганы юк иде әле. Ниһаять, ул барлыкка килде — А. Леман «Ленин» ораториясен иҗат итте. Бу әсәр быел Куйбышев, Ульяновск һәм Казан 111 шәһәрләрендә Ленинмын туган көненә багышлап үткәрелгән Идел буе музыкаль-әдәби фестивале концертларында зур уцыш белән башкарылды, тамашачыларның игътибарын казанды. Художниклар иҗатында да бөек юлбашчы образын сурәтләү төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Мәсәлән, И. Хәлиуллин «В. И. Ленинның беренче кулга алынуы», М. Семенов «1887 елдагы студентлар сходкасы» картиналарын язалар. Татарстанның өлкән художнигы Б. Урманчы «Ленин Кокушкино- да» скульптурасын иҗат итә, Тузов белән Макаров яшь Ульянов-студент образы өстендә эшли. Республикабыз сәнгате киң колач белән үсә, байый һәм тирәнәя бара. Художество иҗатының моңа кадәр әле бездә булмаган яңадан-яна төрләре үсеп чыга. Соңгы елларда республикада иҗат работникларының тагын бер яңа отряды — кино сәнгате хезмәткәрләре барлыкка килде. Казанда киностудия төзелүгә озакламый ике ел тула. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә ул республикабыз тамашачылары арасында шактый популярлык казанып өлгерде. Студия регуляр рәвештә «Кин Иделдә» исемле кино-журнал чыгарып килә. Шулай ук студия чыгарган берничә документаль фильм да җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алды. Татар совет әдәбияты һәм сәнгате ирешкән уңышлар һәркемгә билгеле. Азучыларыбыз, композиторларыбыз, художникларыбыз, театр һәм кино эшлеклеләребез иҗат иткән уңышлы әсәрләрнең барысы да идея коралы итеп кабул ителделәр һәм партия оешмаларының халыкны коммунистик рухта тәрбияләү эшендә киң файдаланылалар. Әмма иҗат работниклары ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә тиеш түгелләр. Чөнки, бердән, канәгать- ләнүчәнлек тойгысы гомумән сәнгать үсешенә һәлакәтле йогынты ясый. Икенчедән, әдәбият һәм сәнгать фронтында әле кимчелекләр дә аз түгел. «...Әдәбият һәм сәнгатьнең уңышларын арттырып күрсәтү һәм язучылар, художниклар, композиторлар, кино һәм театр эшлеклеләре эшендәге җитди кимчелекләрне күрмәү бик зарарлы булыр иде», — диде И. С. Хрущев очрашуда сөйләгән речендә. Партиябезнең бу кисәтүе туры- дантуры безнең иҗат работникларына да карый. Чыннан да республикабызның рухи культурасы үсешендә әле күп кенә кимчелекләр һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Әгәр татар әдәбиятына һәм сәнгатенә партиябезнең XXII съезды һәм •КПССның яңа Программасы куйган таләпләр югарылыгыннан карасак, язучы, художник һәм композиторларның, театр һәм кино эш- леклеләрелең халык алдында әле зур бурычлы булуын күрербез. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә җәмгыятебез тормышында соңгы елларда барлыкка килгән зур үзгәрешләр, миллионнарча совет кешеләренең партия җитәкчелегендә коммунизм өчен алып барган бөек көрәше тиешенчә яктыртылмый. Ә бит коммунистик төзелеш масштаблары чын-чынлап таңга калырлык. Моны күрү өчен әллә кая барасы юк. Безнең республика гына да моңа ачык мисал. Ә менә язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗаты республикабыз хезмәт ияләренең фидакарь эшләренә лаеклымы соң? Әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең торышы турында сүз барганда без бөек эшләргә сәләтле халыкның бөек сәнгатькә лаеклы булуы турында беркайчан да онытмаска тиешбез. Менә шул ноктадан караганда безнең язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗаты халкыбызның югары таләпләренә җавап биреп җиткермәвен күрми мөмкин түгел. Хәзерге татар әдәбияты үзенең тематикасы белән һәм бүгенге тормышның күп төрле якларын чагылдыруы ягыннан, әсәрләрнең фикер тирәнлеге һәм художество сыйфаты җәһәтеннән киң катлау укучылар массасын тулысынча канәгатьләндерә алмый әле. Язучыларның бөтенесе дә беренчел әһәмиятле, актуаль темалар өстендә эшлиләр, координаль проблемалар күтәрәләр дип әйтеп буламы? һич юк. Кайбер әдипләр зур мәсьәләләрне 112 хәл итүдән читләшәләр, үз әсәрләрендә заманыбызның актуаль проблемаларын куярга теләмиләр. Язучылар арасында вак, халкыбызның хәзерге зур эшләре һәм тормышы өчен әһәмияте булмаган яки аз булган икенче дәрәҗәдәге темалар белән мавыгучылар да юк түгел. Бер уңайдан шагыйрьләргә карата да берничә сүз әйтәсе килә. Бездә шагыйрьләр аз түгел, шигырьләр дә аз язылмый. Ләкин укучыларда яхшы поэтик әсәрләргә булган ихтыяҗ да зур бит. Ә безнең поэзия бакчасы гаять бай һәм җитлеккән. Бай бакчадан мул уңыш та сорала. Ләкин КПССның XXII съездыннан соңгы чор эчендә күренекле шигырь осталары зур күләмле берәр әсәр — поэма иҗат иттеләрме соң? Яшь авторларның ике- еч поэмасы (сүз Ә. Маликов, Ә. Баянов, А. Сәләхетдинов әсәрләре турында бара) гына халкыбызның югары пафослы зур поэтик әсәрләргә сусавын баса алмый, билгеле. Ә бит съезддан соңгы вакыт әһәмиятле вакыйгаларга гаять бай булды. Поэзиянең әдәбиятта иң сугышчан, иң оператив, җәмгыятьтә булган зур тарихи вакыйгаларга үз вакытында җавап биреп баручы жанрларның берсе икәнлеге мәгълүм ич! Җәмәгатьчелектә кайбер шагыйрьләр мондый оперативлыкны, сугышчаклыкны югалта башламадылармы икән дигән тәэсир калуы мөмкин. Ә драматургиядә эшләр ничек тора? Бердән, драматургларның аз булуын, сәхнә әсәрләренең җитәрлек күләмдә язылмавын әйтми мөмкин түгел. Бездә ин актив драматурглар Р. Ишморат һәм X. Вахит. X. Вахит сәхнә законнарын яхшы белә, ул күп яза, нәтиҗәле эшли. Соңгы елларда аның тарафыннан язылган өч әсәр («Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?») Академия театры сәхнәсеннән төшмичә бара. Болар бүгенге көн өчен бик кирәкле әсәрләр, тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителделәр һәм яратып каралалар. Алар коммунистик тәрбия эшенә зур өлеш кертәләр. Ләкин сәнгать алдына, бу очракта театр сәнгате алдына, тормыш куя торган проблемалар бик күп һәм җаваплы, аларны һич тә бары тик X. Вахит һәм Р. Ишморат кына хәл итеп бетерә алмыйлар. Монда башка тәҗрибәле драматургларның да катнашы таләп ителә. Аннан соң бездә бер Академия театры гына түгел бит әле. Республикабызның бик күп театрлары бүгенге көн темаларына язылган пьесаларга сусыйлар, алар репертуар кытлыгы кичерә. Ә йөзләрчә үзешчән драматик коллективлар! Алар- да куелып килә торган пьесаларның күбесенә киң колач, иҗади фикерләү көче һәм тирән фәлсәфи гомумиләштерү җитми. Безнең бүгенге тормышыбыз өчен характерлы ин әһәмиятле күренешләр, социалистик чынбарлыкның төп, үзәк мәсьәләләре аларда тиешле, сәнгатьчә чагылыш таба алмый. Икенчедән, драматурларның кайберләре үзләренең пьесаларында театр коллективы алдына (бу очракта сүз Академия театры турында бара) зур идея-иҗат бурычлары куймыйлар. Нәтиҗәдә еш кына ул пьесалар белән эшләү процессында актерлар да, режиссерлар да тиешле рәвештә үсмиләр. Ул спектакльләр алар өчен чын-чынлап иҗат лабораториясе булып әверелми. Гадәттә андый пьесалар өстендә эшләгәндә артист яки режиссер берничә репетициядә үк аның бөтен тирәнлегенә үтеп җиткән, аннан аласын алып бетергән була. Ә артист сәхнәдә уйнаганда, тамашачы белән һәрбер яна очрашуында нишләргә, иҗат хыялын нәрсә белән биләп торырга тиеш була соң? Менә каян килеп чыга схематизм һәм штамп, профессионаллар теле белән әйткәндә, «тамашачыга уйнауэ. Татар Академия театры алдында торган бурычларның — Станиславский традицияләрен дәвам иттерү, яшь буын артистларын тәрбияләү бурычларының — зурлыгын искә алганда югарыда әйтелгән фикернен никадәр әһәмиятле булуы аңлашылса кирәк. Художниклар эшендә дә җитди кимчелекләр бар. Алар иҗатында 1 алегә кадәр вак темаларда казыну, һөнәрчелек үрнәкләре күренә, еш кына чынбарлык күренешләрен фәлсәфи гомумиләштерә алу житии. Соңгы вакытларда кайбер художникларның иҗат активлыгы кимеде, алар үз кулларыннан килгән кадәр эшләмиләр. Татарстан художникларының отряды шактый зур бит. Ләкин соңгы вакытларга кадәр аларның аз өлеше генә тематик картиналар иҗат итү өстендә эшләделәр. Ә күбесе пейзаж лирикасын җырлау, натюрмортлар язу белән мәшгуль иделәр. «Зур Идел», «Советлар Россиясе» күргәзмәләренә хәзерлек уңае белән хәл шактый үзгәрде. Ләкин бу аларның хәле ал да гөл дигән сүз түгел. Кайбер художникларга һаман да тиешле иҗат киеренкелеге җитми. Ә бит бу күргәзмәләр Татарстан художниклары өчең җитди имтихан булачак. Композиторлар адресына да берничә сүз әйтәсе килә. Иң элек музыкаль әсәрләрнең сан ягыннан аз иҗат ителүен күрсәтми мөмкин түгел. Бүгенге көндә заман темасына бер генә операның яки балетның да язылмавы факт ич. Композиторларның төгәлләү алдында торган яки язып бетерелгән опералары да үткән чорга карый. Дөрес, андый әсәрләр дә кирәк. Аларның коммунистик тәрбия эшендәге файдасын берәү дә инкарь итәргә җыенмын. Ул әсәрләр тарихи-револю- цион темага багышланган булсалар бигрәк тә. Ләкин шулай да заман темасына караган, хәзерге музыкаль телдә язылган, югары идея-ху- дожество көченә ия булган музыкаль әсәрләр халыкка тизрәк барып җитәләр, аның йөрәген алар ныграк җилкетәләр, хисләрне тизрәк кузгаталар. Бездә шулай ук симфоник һәм инструменталь әсәрләр, аеруча хор өчен язылган әсәрләр җитәрлек түгел. Эстетик тәрбия өлкәсендә әһәмиятле бурычларның берсе булып халкыбызның хор культурасын үстерү бурычы торган бер вакытта композиторларның бу юнәлештә акрын эшләве бигрәк тә нык борчу тудыра. Кремльдәге очрашуда совет музыкасының хәле турында зур сөйләшү булды. Анда бернинди мәгънәсе булмаган, моңсыз джаз музыкасы, космополитик музыка каты тәнкыйть ителде. Кайбер композиторлар иҗатында очрый торган идея буталчыклыгына һәм формализм күренешләренә СССР композиторлар союзы правленнесенең II пленумында да кискен отпор бирелде. Дөрес, безнең композиторлар арасында формалистлар юк. Ләкин аның каравы алар иҗатында бүтән характердагы кимчелекләр бар. Күп кенә композиторларга киң иҗат колачы җитенкерәми. Аеруча җырчы-композиторларга бер теләк әйтәсе килә. Бөек рус язучысы Н. В. Гоголь «җыр — халыкның рухы», дигән иде. һәм бу чыннан да шулай. Димәк, бүгенге җырлар киң колач белән коммунизм төзүче халкыбызның иң кадерле хисләрен, югары омтылышларын, зур хыялларын чагылдырырга тиешләр. Ләкин композиторлар һәм шагыйрьләр кешеләрнең күңелен күтәрә торган, аларны зур көрәшләргә, хезмәткә дәртләндерердәй, тирән дулкынландырырлык җырларны аз иҗат итәләр. Гражданлык темаларын, олы патриотик хисләрне яктырткан җырлар, халыклар ’дуслыгын һәм интернационализмны хсырлаган әсәрләр җитәрлек язылмый. Бу жанр өлкәсендә эшләүче композиторлар бер нәрсәне онытмаска тиешләр: җыр кешеләрне рухи яктан баетсын, дәртләндерсен һәм рухландырсын, ләкин кеше күңелен төшермәсен. Бу — җырларда бары тик кешенең бәхетле минутлары, шатлыклы чаклары гына чагылырга тиеш дигән сүз түгел. Сәнгатьнең бүтән төрләре һәм жанрларында эшләүче работниклар шикелле үк, җыр язучы композиторлар «да кеше тормышының төрле сфераларын, кеше рухи халәтенең төрле моментларын сурәтләргә хаклылар. Ләкин бер нәрсә аермачык: җыр кешегә теләсә иииди вакытларда ярдәм итәргә, аның рухын ныгытырга, яшәргә, көрәшергә өндәргә тиеш. Матур җырны тыңлаганда һәркем s. .с. ә.- 6. 113 114 нең күңеле шатлык белән тула, кеше үзендә, иҗади күтәренкелек сизә. Үзеңнең дә матуррак, гүзәлрәк буласың килә. Җырда җырланганча, безнең җырлар яшәргә һәм төзергә ярдәм итә. Халкыбыз тирән идеяләр белән сугарылган, көчле хисләрне чагылдыра торган чын музыканы ярата. Заман темасына опералар һәм балетлар иҗат итү, симфоник һәм инструменталь әсәрләр тудыру, массовый җырлар һәм маршлар язу — республикабыз композиторлары алдында торган зур бурыч әнә шуннан гыйбарәт, һәртөрле жанрда иҗат ителгән музыкаль әсәрләр социалистик җәмгыять тудырган яңалыкны чагылдырсын, совет кешеләре тормышындагы нң әһәмиятле, иң мөһим эшләр турында сөйләсен, аларга хезмәттә һәм көрәштә ярдәм итсен, хезмәт ияләрен яңа җиңүләргә, яңа батырлыкларга рухландырсын! «Без рухландыргыч, көрәштә һәм хезмәттә батырлыкка чакыра торган музыка яклы», — диде Н. С. Хрущев үзенең очрашуда сөйләгән речендә. Кремльдәге зур сөйләшү эстетик тәрбия эшен тагын да уңышлырак башкарырга, композиторларның һәм музыкантларның, бөтен музыкаль җәмәгатьчелекнең игътибарын бу өлкәдә хәл ителмәгән мәсьәләләргә юнәлдерергә ярдәм итте. Музыкаль тәрбия өлкәсендә соңгы елларда шактый зур алга китеш булса да, кимчелекләр, хәл кылын- маган мәсьәләләр күп әле. Хәзерге вакытта композиторлар һәм музыкантлар, музыка белгечләре, бөтен музыкаль җәмәгатьчелек алдына социалистик җәмгыятьнең музыкаль байлыгын киң халык массаларына җиткерү бурычы бөтен калкулыгы белән килеп басты. Шул уңай белән безгә музыкаль пропаганданың формалары һәм чаралары хакында да җитди уйларга кирәк. Алар бераз бюрократлаштырылмадымы икән!? Дөрес, соңгы вакытта музыкаль пропаганданың эчтәлеген баета, аны интенсиврак һәм максатка омтылышлырак итеп злып барырга ярдәм итә торган күп кенә яңа формалар барлыкка килде. Тугандаш республикаларның, әдәбият һәм сәнгать атналыклары, музыка бәйрәмнәре һәм әдәби-му- зыкаль фестивальләр, җәмәгатьчелек тәртибендә оештырылган халык консерваторияләре һәм музыка факультетлары, музыкаль культура университетлары — әнә шундыйлар. Әмма музыкаль пропаганданың бер чарасы булган концертлар турында уйланасы бар безгә. Бездә революцион бәйрәмнәрдә, тантаналы кичәләрдә концерт яки берәр спектакль күрсәтү гадәт булып бара. Әмма тематик концертлар, әдәбп-музы- каль монтажлар бөтенләй диярлек оештырылмый. Октябрь, Май бәйрәмнәреңә, В. И. Ленин истәлегенә багышланган, аерым коллективларның хезмәт җиңүләре уңае белән хәзерләнгән махсус әдәби-музы- каль монтажларны тамашачылар җылы кабул итәрләр иде. Аларны булдыру, бердән, сәнгать учреждениеләренең инициативасына бәйләнгән булса, икенчедән, монда, композиторларның шагыйрьләр һәм аерым башкаручылар белән иҗад» хезмәттәшлеге, алдан хәзерлек күрү таләп ителә. Шагыйрьләрнең, драматургларның һәм композиторларның иҗадв ярдәменә Татар дәүләт җыр һам бию ансамбле дә мохтаҗ. Мәгълүи булганча, музыкаль тәрбия эшендз бу коллективка зур бурычлар йөкләнгән. Аның татар сәнгатен үстерүдә, тугандаш халыклар сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләрен республика хезмәт ияләре арасында пропаган-. далауда хезмәте зур. Ләкин соңгы вакытта, халыкның эстетик зәвыклары бик нык үсүе нәтиҗәсендә, ансамбль алдына куелган таләпләрдә бермә-бер артты. Музыкаль пропа- i ганда өлкәсендә алда торган бурычлар аның программасын яңартуны, аны бүгенге көн бурычларына туры китереп төзүне сорый. Бию сәнгатенең торышы да җитди борчылу тудыра. Үзешчән сәнгать коллективларының күбесе ел- дан-ел бер төрле трафарет биюләр башкара. Аларда бернинди яңалык та юк. Ә тамашачылар индебу биюләрне күптән карап туйган. Аларны чын мәгънәсендә сәнгать в* 115 днп тә атап булмый. Соңгы елларда сюжетлы танецлар — яшыюриең дәртле рухларын, нефтьчеләрнең һәм төзүчеләрнең хезмәт пафосын, механизаторларның һәм сыер савучыларның фидакарь эшләрен чагылдырган сюжетлы биюләр — бөтенләй юк диярлек. Геронк чор яңа җыр сораган кебек, үзенә лаеклы, заман тойгысын чагылдырган яңа биюләр дә сорый. Ләкин хореографлар, сәнгать учреждениеләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары җитәкчеләре бу хакта артык борчылмыйлар булса кирәк. Бездә хореография бөтенләй диярлек эшләнелми. Мәскәүдәге очрашуларда күтәрелгән әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — яшь иҗат көчләрен тәрбияләү мәсьәләсе. Моңа Н. С. Хрущев речендә дә зур игътибар бирелгән. Бу аңлашыла да. Чөнки коммунистик җәмгыять сәнгатенең кадрлары бүген тәрбияләнә. Соңгы елларда әдәбиятка һәм сәнгатькә күп кенә иҗади яшьләр килде. Аларның кайберләре инде үзләрен идея-теоретик яктан җитлеккән, проблемалар күтәрү җәһәтеннән кыю булулары, тормыш вакыйгаларыңа үтеп керүләре белән, темпераментлы буларак танытып та өлгерделәр. Яшь язучылар, композиторлар, художниклар тарафыннан тудырылган күп кенә әсәрләрне халык яхшы кабул нтте. Шулай да, практика күрсәткәнчә, яшь иҗат көчләренең кайберләреңә, тормыш тәҗрибәсе, политик чыныгу җитенкерәми. Мәсәлән, күп кенә яшь язучылар әдәбиятка турыдаи-туры мәктәп яки югары уку йорты семьясыннан киләләр һәм шундук профессионал булып әвереләләр. Мондый язучыга институтта гына алган тәэссорат озакка җитми, билгеле, ә аннан соң инде, институт биргән тәэсирләре беткәч, ул бармактан суырып яза башлый. Моңардан котылу өчен аңар яшьтән үк тормышны тирәнтен өйрәнергә, үзенең идея-теоретик дәрәҗәсен күтәрү өстендә ныклап эшләргә, иҗтимагый эштә актив катнашырга кирәк. Яшь талантларны үстерүдә иң әһәмият- лесе—идея тәрбиясе. Таланты һәм сәләте булган һәр яшь язучы, композитор һәм художник иң беренче чиратта чынчынлап идея чыныгуы алырга тиеш. Яшь талантлар белән эшләүдә әле күп кенә кимчелекләр яшәп килә. Яшь язучыларның гомум шәһәр әдәби берләшмәсендә, мәсәлән, шактый гына җитди идея чатаклыклары булып алды. Айдагы кайбер яшь һәм башлап язучы шагыйрьләр иҗатында формалистик тенденцияләр күренгәләде. Әмма вакытында аларга карата тиешле идея бәясе бирелмәде. Татарстан язучылары союзының рус язучылары секциясе бу әдәби берләшмә белән системалы рәвештә җитәкчелек итмәде. Язучылар союзы идарәсе тарафыннан бу кимчелек хәзер төзәтелә. Иҗади алмаш тәрбияләү мәсьәләсе — җитди политик мәсьәлә. Аңа болай җиңелчә караш — идеология эшенә җитди зыян китерергә мөмкин. Бу эштә барлык өлкән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре катнашырга тиеш. Дөньяда кискен идеология көрәше барганын, идея дошманнарының өлкән буын сәнгать работниклары белән яшьләр арасына чөй кагарга, алар арасындагы рухи бердәмлекне какшатырга омтылганын бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Иҗат интеллигенциясе (төрле буын вәкилләре) буржуазиянең бу маташуларына халык тормышы белән элемтәне ныгыту, коммунистлар партиясе тирәсенә тагы да ныграк туплану белән җавап бирергә тиешләр. * • ■ Безгә чорыбызның бөеклегенә, совет халкының коммунистик төзелештә ирешкән уңышларына лаеклы сәнгать әсәрләре кирәк. Коммунистик төзелеш илебездәге барлык халыкларның тыгыз экономик, политик һәм культура хезмәттәшлеге нигезендә бара. Чынбарлыкның чагылышы булгап социалистик сәнгать тә тугандаш халыкларның рухи арсеналындагы иң яхшы элементларны үзенә туплый. 11U Илебез халыкларының көннән- көн ныгый барган экономик хезмәттәшлеге һәм иҗтимагый тормышның һәрьяклап интернацноналла- шуы кешеләрнең көнкүрешендә, психологиясендә, характерында да тирән үзгәрешләр китереп чыгара. Сәнгать осталары үз әсәрләрендә бу үзгәрешләрне тирәктен һәм һәрьяклап тулы чагылдырырга, интернационализмны, халыклар дуслыгын расларга, шуның белән хезмәт ияләрен интернациональ рухта тәрбияләүдә партиябезгә ярдәм күрсәтергә тиешләр. Прогрессив әдәбият, сәнгать, һәрвакыт халыклар дуслыгы, туганлык һәм интернационализм идеяләрен яклап, милләтләрнең үзара рухи якынлашуына этәргеч биреп килде. Н. С. Хрущев, революциягә кадәрге чор рус әдәбиятының интернациональ характеры турында сөйләгәндә, А. М. Горькийның эшчеләр сыйныфына хас булган интернационализмны киң колач белән сурәтләгән «Ана» повестен мисал итеп китерде. Прогрессив татар әдәбияты да интернационализм идеяләре белән нык сугарылган иде. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек зур язучылар бервакытта да тар милли рамкаларда чикләнеп калмадылар, иҗтимагый үсешнең объектив процессын тирәнтен аңлаган интернационалистлар булдылар. Үз әсәрләрендә алар рус һәм татар халыклары арасындагы бөек дуслык хисләрен җырладылар, үткен каләмнәре һәм ялкынлы сүзләре белән туганлык, интернационализм өчен көрәштеләр. Бу эстафетаны алардан һ. Такташ, Ф. Кәрим, К. Нәҗми һәм башка татар совет язучылары кабул итте. Алар иҗатында халыкларның рухи туганлыгы традицияләре үсте, баеды. Бу Ватан сугышы чоры татар әдәбиятында аеруча калку чагыла. Идел буенда дәһшәтле сугышлар барган чакта шагыйрь Г. Кутун үзенең әсәрләрендә фашист илбасарларының котырынкы планнарын чәлпәрәмә китергән зур көчкә — Советлар Союзындагы халыкларның бөек бердәмлеге, дуслыгына дан җырлады. Яки Ф. Кәрим иҗатын искә төшерик. Аның әсәрләрендә халыклар дуслыгы, иптер национализм идеяләре искиткеч көчле гәүдәләнеш таба. Ә Муса Җәлил шигырьләре!.. Әгәр дә без сәнгать халыкларны рухи якынайта, аларны прогресс һәм якты киләчәк өчен көрәшкә туплый, тәрбияли, дибез икән, менә аның гүзәл үрнәге. Татар шагыйренең тоткынлыкта, үлем элмәге кигән хәлдә язган әсәрләрендә барлык прогрессив кешелек дөньясының фашизмга һәм сугышка каршы, коллыкка һәм тираниягә каршы нәфрәт хисләре чагылган. Шагыйрь иҗатының тирән интернациональ характерының, димәк, аның дөнья күләмендә популярлыгының сере менә нәрсәдә. Халкыбызның сөекле композиторлары С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин әсәрләре асылда тирән интернациональ характерда. Татар халык әкияте мотивлары буенча язылган «Шүрәле» балетының республикабызда, илебездә генә түгел, күп кенә бүтән илләрдә дә яратып каралуының сәбәбе шунда: әсәр гәрчә татар тормышы җирлегендә язылган булса да, анда күтәрелгән проблемалар, әсәрнең идеясе руска да, французга да тиз барып җитә, алар күңелендә яңгыраш таба. Н. Җиһанов иҗаты да тирән интернационализм белән сугарылган. Аның «Җәлил» операсы Казанда гына түгел, Советлар Союзының башка күп шәһәрләрендә дә куелды, киң популярлык казанды. Бу операны социалистик Чехословакия- нең башкаласы — Прага тамашачылары да яратып кабул иттеләр. Хәзер, киң колач белән коммунизм төзү чорында, илебезнең барлык республикаларында экономика бердәмлеге ныгыган бер чорда, халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә чагылдыру өчен иң уңай шартлар туды. Милли культураларның үзара йогынтысы, баюы процессы торган саен тизрәк, нәтиҗәлерәк була бара. Социалистик милләтләрвен чәчәк атуы гомум интернациональ нигездә милли культураларның та- 117 гы да ныграк якынаюы белән тыгыз бәйләнгән, ә бу якынаю һәр милләтнең рухи арсеналында иң яхшы казанышларның тулырак ачылуына һәм баюына китерә. һәр халыкның рухи хәзинәсе интернациональ яңгырашлы әсәрләр белән көннән-көи ныграк байый бара. Халыклар арасында культура казанышлары белән үзара алмашу культуралар үсешендә хәзер әһәмиятле бер ихтыяҗга, үсеш стимулына әверелде инде. Безнең шартларда культура багланышлары бик көчәйде һәм форма ягыннан да, эчтәлекләре ягыннан да яңа сыйфатлар белән баеды. Тугандаш республикаларда әдәбият һәм сәнгать атналары үткәрү — моның бер мисалы булып тора. Соңгы вакытларда Татарстанда башкорт, чуваш, мари, казакъ әдәбияты һәм сәнгате атналары, шулай ук Башкортстанда, Чувашстакда, Мари АССРда, Каза- гыстанда татар әдәбияты һәм сәнгате атналары уңыш белән үтте. 1962 елның январенда Татарстанда үткәрелгән рус әдәбияты һәм сәнгате бәйрәме дә культураларыбыз- ның үзара баюына зур йогынты ясады. Милли культураларның үсешенә, аларның үзара баюы мәсьәләсенә партиябез зур әһәмият бирә. Ленин партиясе эзлекле рәвештә халыклар арасында дуслык политикасы алып бара, совет кешеләрен раса дискриминациясе күренешләренә, милли дошманлык күренешләренә кплешмәүчән рухта тәрбияли. Язучыларыбыз һәм сәнгать эшлек.веләребез алдында совет кешеләрен, халыклар дуслыгы, социалистик интернационализм рухында, милләтчелек калдыкларына, искергән реакцион гадәтләргә һәм традицияләргә, алга барырга комачаулый торган һәрнәрсәгә каршы аяусыз көрәш рухында тәрбияләү бурычы тора. Милләтчелек калдыклары, һәртөрле реакцион гореф-гадәтләр һәм искергән традицияләр экономик тормы штагы га караганда кешеләрнең рухи эшчәнлеге өлкәсендә күбрәк чагылучан. Халыкның тарихы, аның үткәйдәге тормышы, милли гадәт һәм традицияләре белән идеология фронты работникларына, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләреиә күбрәк эш итәргә туры килә. Шуңа күрә Ы. С. Хрущевның әдипләрнең әсәрләрендә геройларның үз-үз- ләрен тотышлары милли күзлектән түгел, ә сыйнфый күзлектән чыгын бәяләнергә тиешлеге турындагы күрсәтмәләре безнең иҗади интеллигенциябез өчен зур әһәмияткә ия. Кремльдәге очрашуда үткән заманның чүп савытында төрле милләт вәкилләре арасында булган аерым аңлашылмаучылык фактларында казынучы кешеләр адресына кискен тәнкыйть фикерләре әйтелде. Андый фактлар бездә дә булмады түгел. Аларга татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимовның 1922 елда ук әйткән сүзләрен искә төшерәсе килә. Ул болай дигән иде: «Хәлбуки, бик яхшы аңларга кирәк иде ки, дини, милли аерымлыклар һичкайда, һичбер вакыт кавымнарның үзара дус, тыныч яшәүләренә маннгъ булганы юк. Кайчан ки бер груһ, бер сыйныф үзенең нинди дә булса матди мәнфәгатьләренә ирешергә уйласа, ясалмадан бу дини, милли хисләр заменю ут төртә, шулай итеп, халыкларны һәртөрле милли, дини талашларга мәҗбүр итә» ’. Зур художниклар халыкларның үзара мөнәсәбәтләрендәге тарихның аерым чорында булган аерым күңелсез фактлар тирәсендә казынуны бервакытта да сәнгать принцибына күтәрмәделәр. Коммунистлар партиясе совет сәнгатенең идея сафлыгы һәм сугышча нлыгы турында өзлексез кайгыртучанлык күрсәтә. Кремльдәге очрашуда әдәбиятка, музыкага һәм сәнгатьнең бүтән төрләренә булган чит йогынты, кайбер әдәби әсәрләрдә, кинофильмнарда совет чынбарлыгын тупас бозып сурәтләү фактлары, аерым работникларның иҗат эшендәге җитди хаталар каты тәнкыйть ителде. 1 «Татарстан хәбәрләре», 1922, 31 январь. 118 Дөньяда ике идеология — социалистик һәм буржуаз идеология арасында кискен көрәш барганлыгын, хәзер әдәбият һәм сәнгатьнең идеология фронтының алгы сызыгында булуын художник истән чыгарырга тиеш түгел. Язучылар, художниклар, композиторлар, театр һәм кино эшлекле- ләре кешеләрнең күңелләрен, акылларын яулап алу өчен барган бу бөек көрәштә актив катнашырга, үз әсәрләрендә тулы канлы, калку образлар аша безнең стройның өстенлеген, социалистик җәмгыять кешеләренең бөеклеген сурәтләргә, капиталистик дөньяны, буржуаз идеологиянең төрле маташуларын фаш итәргә тиешләр. Бөек художниклар үз әсәрләрен һәрвакыт көрәш коралы ител санадылар. «Сәнгать,—дип язды Ромен Роллан, — һәркайчан, хәтта ул сугыш кырын ташлап киттем дип раслаган чакта да һәм үзенә «сәнгать сәнгать өчен» дигән беркатлы ярлык тагып кунган вакытта да (бу ялган ярлык!), һәрвакыт үз заманындагы көрәшләрдә катнаша». Сәнгатьтә абстракционизм һәм формализм күренешләре — буржуаз идеологиянең бер чагылышы ул. Абстракцион сәнгать —буржуаз идеологиянең череп таркалуыннан барлыкка килгән агулы продукт, ул капитализмның кризисын, аның рухи банкротлыгын күрсәтеп тора. Бу — коммунистик идеялелек, халыкчанлык һәм чынбарлыкка турылык белән сугарылган социалистик реализм сәнгатенә каршы буржуаз идеология куйган күренеш. Аб- стракционизмның югары идеяле гуманистик сәнгать белән бернинди уртаклыгы юк. Ул чын сәнгатьне кеше аңын томаландыра торган суррогат, идеясезлек, тормышка бәйләнеше булмаган тиле уйдырмалар белән алыштырырга омтыла. Формалистик сәнгатьнең барлык төрләрен капитализм кешеләрнетоманаландыру, аларда кешелек хисләрен, тормышка мәхәббәт хисләрен бетерү, үз көчләренә ышанычны бетерү, кыскасы, алармы тормыштан биздерү әчеп уйлап чыгарган. Формализм — капиталистик идеологиянең кәйсезлеген, буржуазиянең кешеләрне нәрсәгәдер дәртләндерә һәм өнди торган бернинди дә идея тәкъдим итә алмавын күрсәтүче факт. Социалистик сәнгатьтә андый әсәрләргә урын дәгъва итүчеләр үзләрепнән-үзләре идеология өлкәсендә янәшә тыныч яшәү позициясенә тәгәриләр. Социалистик идеологиянең күренекле вәкилләре формализмга һәм абстракционпзмга каршы кискен көрәш алып баодылар. А. М. Горький, мәсәлән, формализмны характерлап, болай дип язган’ иде: «Эксплуататорларның әдәби ялчылары бу «ысул»дан «рухи хәерчелеклә- рен һәм бушлыкларын» каплап тору өчен файдаланалар, анда гариплек, чынбарлыкка дошман булган нәрсәләрнең, фактларның һәм күренешләрнең мәгънәсен бозарга маташулары ачык күренеп тормасын өчен үз фикерләрен яшерү алымын күрәләр. Әмма инде бу сүз сәнгатенә түгел, ә алдау сәнгатенә карый». Яна дөньяның геронк чынбарлыгын сурәтләүче совет сәнгатендә һәм әдәбиятында формалистик боргалануларга урын булмаска тиеш һәм булмас та. Кремльдәге очрашу вакытында сәнгатебезгә абстракцион, формалистик сәнгатьнең идея ягыннан чит булган концепцияләрен өстерәп кертергә маташучылар кискен гаепләнде. Сынлы сәнгатьтә Н. Андронов, Б. Биргер, А. Васнецов, Э. Неизвестный, П. Никонов, А. Полого- вал арның совет сәнгате үсешенең төп юнәлешенә ят булган, ялгыш, формалистик эшләре кискен, принципиаль партияле тәнкыйть уты астына алынды. Партиябезнең ленинчыл Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча политикасы, кайбер художниклар әсәрләрендә чагылган абстракцион һәм формалистик күренешләрне тәнкыйть итү художество интеллигенциябездә, бөтен совет халкында зур канәгатьләнү тудырды. Үз араларында формалистларга һәм абстракцион истл ар га урын бул булмас 119 ка тиешлеген иҗат работникларыбыз бертавыштаи белдерделәр. Өлкән шагыйрьләрдән Хәсән Туфан, язучыларны, сәнгать эшлекле- ләрен формалистик боргалануларга, һәртөрле маймыллануларга, сәнгатьтә стилягалыкка каршы көрәшкә чакырып, болан дип язды: Формализм — «стиль» текәмени, Берни юкмы аның эчендә? Идеологик черек вирус бит ул Иң өр-яңа форма төсендә. Тегеләрнең берәр центы әгәр Төша калса шулар кулына, Боти итеп, талисманнар итеп Тагачаклар аны муенга. Сонгы чиге кайда шундыйларның? Кая илтә «форма» болариы? Ветераннар, илнең олылары, Уйлыйсызмы бераз шуларны?.. Кайбер яшьләргә хас булган мондый формалистик мавыгуларның кайда илтәсең шагыйрь бу шигырендә ачык күрсәтте. Совет җәмәгатьчелегенең формалистларга һәм абстракцпонистлар- га каршы көрәше турында сүз алып барганда, кайберәүләр безнең язучылар, композиторлар, художниклар арасында абстракционистлар да, өлгереп җиткән формалистлар да юк дип белдерү белән генә чикләнү ягын карыйлар. Алар мондый күренешләр белән көрәшнең бу идеология чире белән теге яки бу дәрәҗәдә авырган иҗат союзлары һәм оешмалар эше генә түгел икәнлеген оныталар. Формализм һәм абстракционизм вируслары бик яшәүчән, алар бигрәк тә бу авыруларга каршы иммунитетлары булмаган иҗат работникларына тиз йогалар. Ә мондыйлар бездә дә, аеруча яшьләр арасында, юк түгел. Шуңа күрә бурыч — фактик хәлне пассив теркәп куюда гына түгел, ә актив профилактик эш алып баруда, үз әсәрләрең белән коммунистик идеяләрне раслауда, партиянең идеологии эшенә булышлык итүдә, буржуаз идеологиянең һәртөрле күренешләренә җимергеч удар ясауда. Кешеләрнең күңелләрен һәм акылларын яулап алу өчен бөек көрәш бара. Бу көрәштә, коммунистик тәрбия эшендә, сәнгатьнең һәр яңа әсәре — аткан ук ул, һәм шуңа күрә дә халык өчен, партия өчен ул укның кая атылуы барыбер түгел. Әдәбият һәм сәнгать эшлек- леләре үз коралларыннан бары тик дошман ягына табан гына атарга тиешләр. Формализмның һәм абстракцийнизмныц һәртөрле күренешләренә каршы иң яхшы җавап булып әдәбиятның һәм сәнгатьнең зур әсәрләре хезмәт итә. Художникның бурычы шундый әсәрләр тудыру. Ә ул бу бурычны бары тик үзенең каләмен туктаусыз үткенләп торса гына, социалистик реализм принципларын һәрьяклап ныгытса гына уңышлы үти ала. Социалистик реализм шәхсп теләктән чыгып кына кулланыла торган абстракт тәгъбир түгел. Ул — сәнгатьтә коммунистик идеологиянең, дөньяны аңлатып бирү өчен генә түгел, ә аны үзгәртеп кору өчен хезмәт итә торган идеологиянең гәүдәләнеше. Формалистлар һәм абстракционистлар, үзләрен сәнгатьнең алдынгы вәкилләре дпп исәпләп, еш кына тирән мәгънәле «новаторлык» фразасы астына яшеренәләр, ә социалистик реализм принциплары позициясендә торучыларны консерваторлар дип атыйлар. Кремльдәге очрашуда буржуазия ялчыларының мондый маташулары фаш ителде. Н. С. Хрущев билгеләп үткәнчә, абстракционистларны новатор дип исәпләргә һичнинди нигез юк, шулай ук аларныц формалистик һәм абстракцией боргаланулары халыкка ят һәм аңлаешсыз. Бөек төзү көченә ия булган, барлык иске нәрсәне җимерүче, яңаны торгызучы халык кына чын мәгънәсендә новатор. Ә халыкка ят булган, халык якламый торган бер нәрсә дә алдынгы да. новаторлык та була алмый. Чын новаторлык — әсәрдә яңа художество чаралары аша бүгенге тормыштагы яңа күренешләрнең тирәнлеген һәм көчен сурәтләү, яңа процессларның төп асылын күрү һәм аңлау, аларны бәяләү, киләчәктә үсеш юлларын билгеләү ул. 120 Дөньяга, әйләнә-тирәдәге чынбарлыкка якача караш булганда гына чын новаторлык була. Кешегә яңа горизонтларны күрсәтү, яца кешене бөтен бөеклеге һәм гүзәллеге белән гәүдәләндерү — новаторлыкның чын асылы әнә шунда. Социалистик реализм методы художник алдына яна эзләнүләр өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Социалистик реализм принцибының үзендә новаторлык бар, чөнки социалистик реализмның асылы чынбарлыктагы төп үсеш тенденцияләрен күрсәтүдән, яңалыкка үсәргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Күпмилләтле совет сәнгатендә чын мәгънәсендәге новаторлар бик күп. Ян.а пролетар әдәбиятка нигез салучы М. Горький бөек новатор иде. Маяковский да новатор булды. Станиславскийны без театр сәнгатендә бөек реформатор дип таныйбыз. Ләкин алар бервакытта да форма колы булмадылар. Аларның әсәрләрендәге яңа форма сәнгатьтә яңа, зур идеяләрне, проблемаларны, фикерләрне гомумиләштерү нәтиҗәсе иде. Алар халыкка аңлаешлы сәнгать телендә яздылар. Шулай ук Һади Такташ та чын мәгънәсендә новатор иде. Ул татар шигырь төзелешендә үзенчә бер революцион борылыш ясады. Аның асылын әдәбият белгече X. Госман «Совет әдәбияты»нда басылган бер мәкаләсендә ачып биргән иде. Әмма һ. Такташны берәү дә формалист дип атарга уйлап та карамады. Киресенчә, совет кешеләре, укучылар аны социализм чорының бөек җырчысы, халык уйлаган фикерләрне, хисләрне, омтылышларны гәүдәләндерүче җырчы буларак беләләр. Татар музыкасында Нәҗип Җиһанов ■— шулай ук новатор. Ул татар совет музыкасын яңа баскычка күтәрде. Аның опералары хәзерге үсеш этабында татар халкының музыкаль фикерләвенең чагылышы булып тора. Болардан «Н. Җиһа- нов формалист» дигән нәтиҗә чыгарсаң — көлке булыр иде. Күпмилләтле совет сәнгатенең тарихы шуны күрсәтә: чыи художниклар новаторлык һәм традиция мәсьәләләреңдә халык ягында, аның рухы, фикерләре ягында булдылар. Социалистик реализм алар өчен яңа сәнгать үсешенең олы юлы булды, ә формализм, абстракционизм һ. б. измнар бу юлдан тайпылу, артка чигенү иде. Социалистик реализм, коммунизм чоры сәнгате формализм һәм абстракционизм күренешләренә генә түгел, шулай ук ул натурализмга, канатсыз килеш җиргә, чүп-чар арасына килеп кунуга да түзеп тора алмын. Ә мондыйлар бездә бар әле. Алдыйлар сынлы сәнгатьтә дә, әдәбиятта да, музыкада да очрый. Хәзерге вакытта куркыныч натурализмның үзендә генә түгел, ә анын чын асылын дөрес аңламауда да. Кайберәүләр, натурализм — детальләрне берәмтекләп теркәп бару, табигатьне нәкъ чынбарлыктагыча сурәтләү һ. б. ш. дип аңлыйлар. Мондый бәя яки теоретик наданлык, яки аңлы рәвештә безнең җәмәгатьчелекне натурализмның чын мәгънәсен аңлаудан читләштерергә омтылудан килеп чыккан нәрсә. Ә бит натурализм техник алымнар суммасы түгел, ул, иң элек, философик категория, идеологии позиция. Натурализм шуның белән характерлы: андый позициядә торган художник тормыштагы төп нәрсәне, мөһим нәрсәне аера алмый. Хәзерге натуралистлар өчен художникка, янәсе, тормыштагы һәр күренеш тә әһәмиятле. Димәк, натурализм — сәнгатьне ярлыландыра, аиы раслау башлангычыннан, төп тенденцияләрдән, югары идеяләргә өндәүдән читләштерә. Натурализм — формализмның бер төре ул. Әгәр натурализмның алымнарын һәм системаларын логик дәвамы белән ахырга кадәр үстерсәң, ул, һичшиксез, сәнгатьтә идеясезлеккә, полктикасызлыкка, форма белән мавыгуга китереп чыгарыр иде. Сәнгатьнең бөек эшлеклеләре натурализмга каршы килешмәүчән. кискен көрәш алып бардылар. Совет халкы кешеләрдә югары эстетик зәвыклар тәрбияләүгә комачаулый торган натуралистик әсәрләрне танымый. Бөек юлбашчыбыз В. И. Лепин рәсем сәнгатендә, театрда, музыка- J да формалистик һәм футуристик агымнарга каршы пдс. Ул революциядә җиңеп чыккан халык массалары сәнгатен генә реалистик сәнгать итеп санады. Владимир Ильич Луначарский белән Покровскийга формализмлы һәм футуризмны тамырдан юкка чыгару өчен чара күрү кирәклеге турында берничә тапкыр язды. И. Эренбург үзенең мемуарларында Октябрь бәйрәменә Кызыл мәйданны бизәү мәсьәләсендә Ленин битараф карашта торды дип яза икән, ул яки чынбарлыкны айлы рәвештә боза, яки бу турыда берни дә белми. Ә дөреслектә болан булган: Владимир Ильич Ленин Кызыл мәйданны нинди дә булса снзмнар» рухында бизәүне кискен рәвештә тыя, Покровскийга мәйданны бизәүнең реалистик булуын күзәтеп торуны таләп итеп записка язып җибәрә. Н. С. Хрущев речендә художество иҗаты белән партия җитәкчелеге турындагы В. И. Ленин өйрәтмәләре тагы да үстерелде. Безнең илебездә әдәбият һәм сәнгать җитәкләүче көчтән башка, руль һәм җилкәннән башка яши алмый. Художество иҗатының нәтиҗәләрен формалаштыручы иҗтимагый көч — Коммунистлар партиясе һәм аның Үзәк Комитеты. Партия үзләренең тормышын, иҗатын Ленин партиясе һәм халык белән нык бәйләгән, менә дигән талантлы язучыларны, художникларны, композиторларны, кино һәм театр эшлеклеләрен тәрбияләп үстерде. Партия художество иҗаты белән җитәкчелектә актив рәвештә Ленин политикасын үткәрә, әдәбиятны һәм сәнгатьне В. И. Ленин күрсәткән юлдан, коммунизм төзүче халкыбызга хезмәт итү юлыннан алып бара. Ул сәнгатьтә тормышчан дөреслек, сәнгатьнең идея сафлыгы өчен, иҗатта безгә чит булган йогынтыларга каршы көрәшеп килде, көрәшә һәм көрәшәчәк. I һәр әдәбият һәм сәнгать эшлеклесеинәи ул үз иҗатында ленинчыл партиябез тарафыннан эшкәртелгән партиялелек һәм халыкчанлык принципларын үткәрүне, һәртөрле идея тайпылуларына килешмәучән булуны таләп итә. «Художество иҗаты мәсьәләләрендә, — диде И. С. Хрущев, очрашуда ясаган речендә, — партия Үзәк Комитеты һәркемнән — әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң атказанган эшлеклесеннән дә, иң танылган эшлсклесеннән дә, иҗат эшенә керешеп кенә килә торган яшь работниктан да — партия линиясен тайпылышсыз үткәрүенә ирешергә тырышачак». Партия, безнең җәмгыятебез халыкны рухландыручы, туплаучы, аның көчләрен ныгытучы, бөек максатка юнәлгән адымнарын тизләтүче әсәрләрне генә үзенең идея коралы итеп кабул итә. Ул әдәбият һәм сәнгать работникларының эшләре белән даими кызыксынып тора. Аларның әсәрләренә бәя биргәндә, без бу әсәрләр һәрберебез өчен уртак булган коммунизм төзү эшенә ярдәм итәме, әллә инде халык интересларыннан читкә китәме, аның игътибарын алда торган зур максаттай читкә юнәлтәме — шул күзлектән карай эш итәбез. Халык белән, коммунистлар партиясе белән тыгыз бәйләнеш әдәбиятка һәм сәнгатькә бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Партиябез политикасында, аның гаять зур көндәлек эшендә кешелекнең иң яхшы идеаллары тормышка ашырыла, халыкның төп интереслары чагыла. Бездә халык һәм партия бердәм. Партиябез Программасы — миллионлаган кешеләрнең изге эше. Анда халыкның хыялы, ун-фикерләре, йөрәкләрнең ялкынлы омтылышы тупланган. һәм чын художник, төп максаты халыкка хезмәт итү булган художник, партия киңәшләрен үзенең шәхси гражданлык һәм иҗади интересларының гәүдәләнеше итеп кабул итә. Художникның гражданлык һәм иҗади омтылышлары үзара кушылуы бик табигый. Совет художнигының идеаллары халык идеалларын гәүдәләндерүче партия идеалларына һәрьяклап туры килә. 121 Татар әдәбияты һәм сәнгате хәзер зур күтәренкелек чоры кичерә. КПССнын XXII съезды, илебездә коммунистик җәмгыять төзү Программасы, Мәскәүдәгс очрашулар иҗат работникларына бетмәс-төкәнмәс яка горизонтлар ачтылар. Язучыларның. композиторларның, художникларның, театр һәм кино работникларының изге бурычы — зур идеяле һәм художестволы әсәрләр — халкыбызны коммунистик киләчәккә рухландыручы әсәрләр тудырудан гыйбарәт. «Безнең халкыбызга сугышчан революцион сәнгать кирәк, — диде Н. С. Хрущев. — Совет әдәбияты һәм сәнгате гүзәл художество образларында бөек һәм геронк коммунизм төзү заманын күрсәтергә, безнең тормышыбызда яңа, коммунистик мөнәсәбәтләр урнашуын һәм җиңүен дөрес чагылдырырга тиешләр. Художник уңаймы күрә белергә, безнең чынбарлыгыбызның асылын тәшкил итүче шул уңай нәрсәгә шатланырга, аны якларга һәм шул ук вакытта, әлбәттә, тискәре күренешләрне, тормышта яңаның тууына комачаулаучы нәрсәләрне күрми үтмәскә тиеш».