Логотип Казан Утлары
Очерк

Селекционер

Эссе кояш нурлары җирне көйдерә, үләннәр куырылып саргая. Җир өсте су сорап яргалана. Эсседән һичкая яшеренер хәл юк. Кичләрен, кояш баеганнан сон, кайдадыр еракта күк күкрәгән тавышлар да ишетелгән кебек. Еракта яңгыр болытлары да күренгәндәй була. Әмма тәҗрибә станциясе кырларына яңгыр тамчысы таммаганга инде бик күптән. Әйе, 1946 елның җәе коры килде. Шәрәф Вәлиев һәрвакыттагыча кырда. Ул борчыла, дулкынлана. Шулай ук эссе кояш игенне көйдереп бетерер микәнни? Юк, көйдерә алмаска тиеш. Туфрак үзенә кирәк булган бөтен нәрсә белән тәэмин ителде бит. Нәкъ әнә шуңа күрә Шәрәф үзе тәҗрибә эше алып барэ торган кукуруз уңышының яхшы булачагына ышана иде. Кояш һаман саен кыздыра. Яңгырның әсәре дә юк. Күрше авылларда игеннәр көя башлаган иде. Ләкин селекция участогында тук башаклы арыш, бодай һәм кукуруз бирешми, күкрәп үсә. Беркөнне Шәрәфкә үз участогында таныш булмаган бер кеше очрады. Ул башта юл буйлап килде, аннары иген эченә борылып иелде дэ куллары белән бик озаклап туфракны казыды. Ә яңадан аякка баскач, тирә-ягына каранып алды һәм, берничә чәкән өзеп, кесәсенә салды. — Бабай, ни эш бетереп йөрисез? — дип сорады Шәрәф, әлеге кешенең янына килеп. . Аның алдында торган чал чәчле карт эндәшмәде. Ул уйга чумган, тик иреннәре генә селңенә иде. — Кайдан килдегез, бабай? Сезгә монда ни кирәк? —■ дип Шәрәф соравын кабатлады. Карт башын күтәрде дә теләр-теләмәс кенә елмайды. — Курыкма, күрше, — диде ул. — Мин сезнең кукурузларны карарга дип Кече Кабан авылыннан килгән идем. Тәҗрибә станциясе кырларында кояш игеннәрне көйдермәгәнлегенә ышанмаган идем. Әйт әле, улым, ничек булды соң бу? Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе работникларының корылыкка каршы зур фәнни хезмәт куюларында иде. Аларның хезмәте алдында кояш көчсез булып калды. Тәҗрибә станциясе кешеләре уңыш Э 95 ечен авыр хезмәт походын кыш көне үк башладылар. Аларны каты салкыннар да, кар-бураннар да туктата алмады. Шәрәф тә, станциянең барлык фәнни сотрудниклары белән, кулына көрәк тотып кырга чыкты. Кар аз ята торган урыннарга өемнәр, валлар ясалды. Ә яз көне, кояш ул карларны эретә башлагач, яңадай станциядә эшләүче бөтен халык кар сулары тотар өчен кырга ашыкты. Җир ачылгач, аца кибәргә ирек бирмичә, дымны капларга керештеләр. Бөтен кырга сортлы орлык кына чәчелде. Уҗымнар тырмаланды, өстәмә рәвештә тукландыр ы лды. Шәрәф станциядә куллана торган агротехник алымпариы әлеге картка тезеп-тезеп сөйләп бирде, аңа колхоз кырларында кукуруз чәчәргә киңәш итте. Бабай, селекционерга киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп, үз авылына кайтып китте. ...1946 елның февраль айларында Казан дәүләт тәҗрибә станциясенә хәрби кием кигән озын буйлы бер кеше килеп керә. Бу — әле генә сугыштай кайткан югары белемле агроном Шәрәф Вәлиев була. Ул үзенә генә хас булган тырышлык һәм эшкә чын күңелдән бирелгәнлек белән Татарстан шартларында югары уңыш бирә торган кукуруз сортлары чыгару эшенә керешә. Билгеле, бу эштә ул ялгыз гына булмый. Партиянең, хөкүмәтнең өзлексез кайгыртучанлык күрсәтүен, авыл хуҗалыгы органнарының, колхозларның һәм совхозларның авың эшен алкышлап каршыларга әзер торуларын тоеп, белеп тора. Озак еллардан соң ул инде югары уңыш бирә торган яңа сортларны чыгара. Шәрәф Вәлиев, иң яхшы үсемлекләрне берәмләп сайлап алу һәм башка сортлар белән кушылдыру нәтиҗәсендә, Казан-7, Казан-1289, Казан-37, Казан-108, Казан-79 сортларын һәм башка берничә гибрид орлыкларын чыгаруга ирешә. Күп кенә ышанычлы сынаулардан соң яна сортлар, гибридлар колхоз һәм совхоз кырларына күчерелә. Кукурузның Шәрәф чыгарган яңа сортлары үзләрен тулысы белән аклыйлар. Чын совет галиме, новаторы булган бу кеше үзе турында күп сөйләргә яратмый. Ул менә шулай буяусыз, гади сүзләр белән бу эшне яратып каршылаган колхозлар, совхозлар һәм авыл хезмәт ияләре турында, аларның ирешкән уңышлары турында гына сөйли. Ил өчен тырышучы кешеләрнең чын бәясен безнең совет халкы, партиябез һәм хөкүмәтебез бик дөрес билгели. Кукуруз игүдәге зур хезмәтләре өчен Шәрәф Вәлиевкә Россия Федерациясенең атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелә. Әйе, Шәрәф Вәлиев — безнең республика шартларында кукуруз үстерү эшенең галиме, остасы, совет интеллигенциясенең мактаулы вәкиле. Аның турында язу укучыларны бу галим селекционерның үзе белән таныштыру гына түгел, ә бигрәк аның эше, эш тәҗрибәсе белән таныштыру дигән сүз бит. Шактый гыйбрәтле саннардан торган бер мәгълүмат китерик: элекке Беренче Ман районының Тукай исемеңдәге колхозы 1961 елда бөртек өчен 70 гектар кукуруз чәчкән иде. Бу артель шуның 8 гектарына Казан-7 сортын, ә 62 гектарына Воронеж-76 сортын чәчә. Силос өчен игелә торган участокта һәр гектардан 928 центнер яшел масса, ә бөртек өчен чәчелгән участокта гектардан уртача 54 центнер уңыш алына. Шәрәф Вәлиев чыгарган Казан-7 сорты чәчелгән участокта бөртек уңышы тагым да югары булган. Аның һәр гектарыннан 62,5 центнер уңыш чыккан. Бу Воронеж-76 сортыннан алынган уңышка караганда 9,6 центнерга артыграк. Дөрес, 1<азан-7 сортының сабаклары артык озын түгел, ләкин аның һәр үсемлегендә кимендә икешәр чәкән бар... Кабан күле яныннан тауны менгәч тә республика дәүләт тәҗрибә станциясенең кукуруз басуы башланып китә. Аерым участокларда ул шулкадәр үскән: сабакларының биеклеге 2,5—3 метрга җитә. Юлда барган йөк машиналары, басу эченә кергәч, бик тиз күздән югала. Мотор тавышы гына тик анда машина барлыгын белдерә. Яфраклары да 96 аның шактый зур: кояш яктысы җиргә бөтенләй төшми, арыган чакта күләгәдә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Басу буйлап өч кеше йөри. Алар әле бер участокка, әле икенче участокка киләләр, кукуруз сабакларының биеклеген үлчиләр, чәкәннәрнең кабыгын салдырып, бөртекләрнең, ңп дәрәҗәдә өлгергәнлеген тикшерәләр. Алар — тәҗрибә станциясенең директоры, селекционер һәм республика газетасы фотографы. — Бу участокта гектарга ничә центнер яшел масса чыгар, — дип сорый фотограф. —■ 600 центнер. Артыр да бәлки, — ди селекционер. Менә алар кукурузның тәбәнәгрәк булып үскән җиренә килеп чыгалар. Селекционер фотографка бу участокта чәкәннәр күп, рәсемгә төшерергә кирәк, — ди. Ләкин фотограф риза булмый. Газета өчен озын булып үскән кукуруз гына ярый. Шәрәф аларны урман буендагы участокка алып чыга. Биредә кукуруз сабакларының" озынлыгы өч метрга җитә. Ләкин аларның берсендә дә чәкәннәр юк, фотограф плантация кырына озын баскыч китереп куя. Станция директорына югарыга менәргә тәкъдим итә, селекционер баскыч төбендә кала. Фотограф аларны рәсемгә төшереп ала. Икенче көнне бу рәсем республика газеталарында басылып чыга. Моннан өч-дүрт ел элек булган бу хәлне Шәрәф әле хәзер дә онытмый. Әңгәмә барган саен искә төшерә. «Сез, газета работниклары, кукурузның сыйфатын аңлап бетермисез, — дип, ул мыек астыннан гына көлә. — Кукурузның сабагы озын булу гына җитми, чәкәне дә булуы кирәк шул», — ди. Бу юлы без аны кыш көне үзенең лабораториясендә очраттык. Бүлмәдәге кечкенә тартмаларга төрле орлыклар утыртылган. Аларның кайберләре әле яңа гына шытып чыккан, ә кайберләре инде буынга утырган. Шул тартмалар янында берничә хатын-кыз орлыкларны сортларга аерып, яхшыларын бер савытка, зәгыйфьләрен икенче савытка салып баралар. Алар янында Шәрәф Вәлиев тә бар. Шәрәф әле тартмаларга утыртылган орлыкларның ничек шытып чыгуын карый, әле сортларга аерылган орлыкларның сыйфатын тикшерә. Селекция, яңа сорт орлыклар чыгару — ул бик нык эзләнеп, зур түземлелек белән чокчынып башкарыла торган иҗади эш. Селекционер кыш көннәрендә үзенең лабораториясендә сынау-тикшерү һәм өйрәнү эшләре алып барса, җәйгә чыккач, үзенең фәнни эшләрен бөтенләй кырга күчерә. Орлыкларны төрле срокларда чәчүне, туфракнын торышына карап, аңа органик һәм минераль ашламалар кертүне, үсемлекләр карауны, бер сорт белән икенче -сорт орлыкны кушылдыру өчен ясалма серкәләндерү үткәрүне оештыра. Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең һәр лабораториясендә әнә шундый фәнни эш алып барыла. Шәрәф өстәл янында эленеп торган бер бәйләм чәкәннәргә карап алды да: — Болары кукурузның салкынга чыдам сорты, — диде. — Мин аны моннан берничә ел элек бодай белән бер үк вакытта чәчкән идем, гектарга күчереп исәпләгәндә аннан 42 центнер бөртек уңышы чыкты. Быел исә тагын да иртәрәк чәчәргә җыенам. ■— Үткән ел, үзегез беләсез, кукуруз өчен һава шартлары аеруча уңайсыз килде. Явымнар һәм салкыннар күп булу сәбәпле, чәкәннәр өлгермәде. Ләкин табигатьнең бу каршылыклары да селекционерга уңайсызлый алмаган. Ул үткән ел да бик күп чәкән җыеп алган. Ул орлыкларның барысы да чәчәргә яраклы, Аннары ул кукуруз турында тагын бик кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Кукуруз — дөньяда иң күп таралган культураларның берсе. 1 .с. Ә,- № 6. 97 Күп төрле ашамлык әйберләр ител кулланудан башка, аны терлек азыгы ител тә һәм кыйммәтле техник үсемлек итеп тә файдаланалар. Кукурузны дөрес файдаланганда аңардан 150 төрдән артык һәртөрле продукт — крахмал, шикәр, спирт, терлек азыгы, май, резина, кәгазь һәм башка әйберләр әзерләп була. XII гасыр азагында кукурузны Россиянең көньягында, Кырымда, Грузиядә берекче тапкыр чәчә башлаганнар, аннары ул Украинага һәм Кавказга таралган. Илебезнең авыл хуҗалыгында кукуруз Совет властетөзелгәч кенә зур роль уйный башлады. Татарстанда кукуруз игүне беренче тапкыр 1925—1936 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының гомуми игенчелек кафедрасы доценты В. П. Антонов кертергә тырышып караган. Ул тиз өлгерә торган «Кызыл Татарстан» сортын үстереп чыгарган. Бу сорт гектардан 20 центнер һәм аннан да артыграк өлгергән чәкәннәр биргән. Ләкин бу эшне беркем дә дәвам иттермәгән, һәм ул үстергән сорт, производствога кертелмичә, югалып калган. Ватан сугышы елларында бу эш белән беркем дә шөгыльләнмәгән, кукуруз игү бөтенләй планнан төшеп калган. Менә шуның өчен дә Шәрәфкә, селекция эше алып бару белән бергә, кукуруз игү эшен киң җәелдерү буенча Татарстан игенчеләре арасында зур аңлату эшләре дә алып барырга туры килә. Ул бу эштә республика матбугатыннан нык файдалана. Газета-журналларда кукурузны ничек чәчү, ничек карау һәм ничек җыеп алу турында киңәшләр белән чыга. Шәрәф селекционер гына түгел, кукуруз игүгә өндәүче агроном, аны армый-талмый пропагандалаучы агитатор да... Казан ветеринария институтының Актлар залы. Бирегә авыл хуҗалыгы, ветеринария институтлары профессорлары, фән кандидатлары, укытучылары, студентлары, Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең фәннн работниклары җыелган. Трибунада — селекционер Шәрәф- Вәлиев. Ул институтның фәнни советы утырышында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты исеме алу өчен диссертация яклый. Шәрәф күзлекләрен әле киеп, әле салып, өстәл өстендә җыйнак тартмаларга салынган ак, соры төстәге чәкәннәргә карап алды һәм сүзен башлады: — Озын сабаклы соң өлгерә торган сорт Татарстан шартларында чәкән бирми, ә инде үсү өчен уңайлы булган кайбер елларда чәкәннәр булса да, алар еш кына, хәтта сөтсыман өлгереш башлану фазасына да җитә алмый. Ә инде тиз өлгерешле җирле сортларны озын сабаклы Стерлинг сорты белән кушудан алынган гибридлар ел саең сөтсыман яшел масса уңышың күп бирәләр. Кайбер елларда чәкәннәре дә өлгереп җитә. Шул нигездә Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе 1956 елдан башлап тиз өлгерешле җирле гибридлар үстерү эше алып бара... Селекционер Шәрәф Вәлиев, сүзен дәвам итеп, стенага эленгән диаграммадагы саннарга тукталды. Ул саннарда Шәрәф чыгарган сортларның һәм гибридларның инде яхшы нәтиҗә бирүләре турында күрсәтелгән иде. Залда берәү Вәлиевкә шундый сорау бирде: — Трибуна янына тезеп куйган китаплар бар да сезнең хезмәтләрегезме? — Әйе, мин язган хезмәтләр, — диде ул. Шәрәф Вәлиев, селекционер буларак, яңа сортлар чыгару белән бергә кукуруз игүнең агротехникасын яхшырту буенча да эш алып бара. 17 ел эчендә ул 25 тән артык фәнни хезмәт язган. Трибунада оппонент — Казан дәүләт университеты профессоры В. Баранов. Ул Шәрәф Вәлиевнең республикада кукуруз игүне яхшырту һәм аның яна сортларын чыгару өчен күп хезмәт куюы турында сөй- ладе. «Шәрәф Вәлиев авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаеклы», — диде ул. Авыл хуҗалыгы институты профессоры Р. Хесәенов та аның фикерен яклады. Шәрәф Вәлневнең хезмәтләренә профессор А. Студенцов һәм башка галимнәр дә зур бәя бирделәр. Шулай итеп авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ул институт стеналары эчендә бикләнеп язган хезмәтләре өчен түгел, бәлки кырда маңгай тирләрен чыгарып кукуруз плантацияләрендә алып барган фәнни эшләре өчек иреште. Актлар залына җыелган халык Шәрәфкә тагын да зуррак уңышлар теләде